Логотип Казан Утлары
Шигърият

Бизмән

Бизмән
Бер ягында - Фәрештәм бар. Бер ягында — Шайтаным... Таганнарда атынган күк Утыралар чайкалып Бизмәнемдә...
Язын алам: — Пышылдарга Йә, кайсыгызда чират?!
Син, Шайтаным, әрсез дә соң, Син, Фәрештәм, бик тыйнак.
Холкыгыздан таныйм сезне. Аерамын ерактан.
Син, Шайтаным, ышандырып, Пышылдыйсың, колакка.
Син, Фәрештәм, бик сак кына Орынасын йөрәккә.
Тотып алсаң шул мизгелне, Туа изге теләкләр.
Рәхәтләнеп атынасыз — Шуны гел тоя йөрәк.
Үземне раслар өченме Бу бизмән — миңа кирәк?!
Халәт
Бу җырым — илче ул;
Яныңа
Җанны нлтә торган Сукмак ул:
Күзләрең нурында коенып, Бусагаңа җитеп Туктар ул.
Тыелгысыз рәхәт тойгыдан
Күкләрем каршында тезләнер.
Хәрефләрмени бу? —
Йөрәкнең
Атлап килгән
Вак-вак
Эзләре.
Фәйрүзә ИСМӘГЫЙЛОВА шагыйре/; «Җанымда яз рәсеме» исемле китап авторы Азнакай районында яши.
Суырылып кереп китте җан Хисләр дулкынына ымсынды. Алыштырмас идем бернигә Шушы галап, шушы тылсымны.
Әсир төшкән чакта сөюдә. Илчем аша кат-кат киленер. Иң ләззәтле кичерештер бу. Күңел
Иң моңлы Моң Иледер.
Ышанычны югалту тиз... Сакла. Тәңрем!
Бер кон җитә.
Ә кабат аклау өченгә. Еллар... бәлки, гомер китә...
Шайтанмы өметсез?
Булыр сиңа шайтан өметсез! Өмет итә кешелектән күптән: Адәмнең гел түбән тәгәрәнен һәм чыгуын тәмам кешелектән!
Килешәсеңме син дә: Хушлашу җиңел түгел... Ефәк тукыма кебек Сыпылып китте күңел.
Күрешүләр булган күк. Саубуллашу- табигый.
Теләсәк тә үзгәртеп Булмый тормыш агымын.
Тик. белсәң, сыкрый күңел Бу халәт сиңә таныш Конләй өмет балкыса.
ТОН буЛЫП ОЙЫЙ С .НЫ111
Чүп үлән
Кайчак салкын караштан Бер тереләм. бер үләм... Э син кыраудан соң да Яшәрәсең, чү н үлән!
Гәпнең тисә җиргә. Яфрагың, гүя. канат. Тамырдан Йолкыгач га Яңарасың син кабат.
һич сер түгел: рухымда Кабыну бар. сүнүләр.