БЕРГӘ УЗГАН ЕЛЛАР
Бу—1911 елның җәй башында булды. Мин ул вакытта бер хосусый типографиядә корректор булып эшлим һәм шул ук вакытта рус теленнән укытучы булырга
әзерләнә идем.
Бу елны мин хәзерге Спартак (элекке Әрмәнский) урамының 16 нчы йортында Казан хәрби интендантствосы чиновнигы Спасский квартирасында бер гимназист һәм сәнгать мәктәбенең укучысы белән берлектә аерым бүлмә алып тора идем Бер көнне кич минем эштән кайткан төшемә хуҗанын өй хезмәткәре:
—Сезгә ниндидер бер төргәк калдырып киттеләр.—дип каршылады.
Мин моңа гаҗәпләнеп, кайдан, нинди төргәк китергәннәр дип. бер кәгазь төргәген ачып карасам, ул кайсыдыр типографиядән җибәрелгән корректура булып чыкты. Яхшылап карагач, анын шул елларда әдәбият мәйданына чыккан һәм таныла барган язучы Галимҗан Ибраһимовның беренче әсәре—«Зәки шәкертнең мәдрәсәдән куылуы» дигән хикәясенең корректурасы икәне беленде. Анын бу әсәре 1907—1908 елларда «Әл-Ислах» газетасында Фатих Әмирханның турыдан-туры булышлыгы белән газетаның күп саннарында басылып килгән иде Хәзер исә анын аерым китап итеп басылуы икән. Сораша торгач, ул корректураның миңа килеп эләгүенең сәбәбе дә аңлашылды. Галимҗан Ибраһимов шул ук Әрмәнский урамында 5 нче йортта тора икән Типографиядән җибәрелгән кыз аны габа алмыйча урамда саташып йөргәндә кемдер берәү:
— Менә бу йортта типографиядә эшләүче бер
татар егете тора,—дигәч, төргәкне мина калдырып киткәнлеге беленде Мәсьәлә ачыклангач, мин икенче көнне кич белән Г Ибраһимовны эзләп таптым.
Ишек шакып керсәм, мине уртача буйлы, озын кара чәчен артка таба шомартып тараган, кара мыеклы, конгырт кара күзле, өстенә кара сатин күлмәк киеп, биленә кин каеш бәйләгән, чалбар балакларын күн итек кунычына кертеп кигән, мөлаем кыяфәтле егерме биш яшьләр тирәсендәге егет каршылады Бу—Галимҗан Ибраһимов иде.
Анын бу елларда үзенен тышкы кыяфәтен Максим Горькийга охшатырга тырышканлыгы күпләргә мәгълүм. Минем башыма кылт итеп шул фикер килеп китте.
Г Ибраһимовның ул вакытларда ук инде демократ табигатьле, кунакчыл кеше икәнлеген аны белгән күп кешеләр хәтерли булса кирәк. Ул тиз генә чәй әзерләп
1 1966 елны Татарстан китап нәшриятында •Галимҗан Ибраһимов турында истәлекләр» дигән җыентык дөнья күрде Анын төзүчесе - язучы Афзал Шамов Биредә Афзал ага тарафыннан шул җыентык очен әзерләнеп төрле сәбәпләр буенча керми калган истәлекләр файдаланылды Аларны безгә әдипнең кызы Әлфия Шамова китерде Г. Нбраһимовка багышланган бу с әхифәдә
Әлфия ханым биргән фоторәсемнәр дә файдаланыла Редакция.
алды һәм без—беренче очрашкан кешеләр—шактый вакыт төрле темаларга сөйләшеп утырдык. Күбрәк ул сөйләде, мин сораулар гына биргәләп утырдым Бу вакытларда инде анын башлыча «Йолдыз» газетасында байтак кына мәкалазәре чыгып өлгергән, татар әдәбиятының барышы турында еллык отчетлары басыла башлаган, татар сарыфы (морфология), татар нәхүе (синтаксис) һәм дәреслекләре чыккан, шуна күрә анын фикер ягыннан шактый үскән, мәгълүматы ла байтак кин икәнлеге һәр сүзеннән аңлашыла иде Минем Габдулла Тукай һәм Фатих Әмирхан иҗатлары турында биргән сорауларыма да ул кыскачарак кына, ләкин унаи жавап бирде, чөнки бу чакта але бу язучыларга карата унаи позициядә тора иде
Менә шушы күрешүдән сон мина Г Ибраһимов белән тагын да очрашкаларга гуры килде. Кайчакларда урамда очрашып сөйләшеп йөрүләр лә булгалады Бу елны ул һәрвакызта башына котелок (каты кара эшләпә), өстенә соры калын чикмән киеп йөрде Моннан сонгы елларда инде
материаль ягы яхшыра бару белән кием дә үзгәрә барды; жәен. күбесенчә, эшләпә, өстене накидка (җиңсез пальто), кышын—гади пальто һәм бүрек кия. аякта һәрвакытта күн итек була, йөргәндә ул вак-вак атлап тиз йөри, гәүдәсен төз тота иде
Революциягә кадәр анын белән тагын бер озаклап сөйләшеп утыруым исемдә калган 1913 елла, анын «Ан* журналында секретарь чагында булды. Бу чакта ул хәзерге КуЙбышев мәйданы ягыннан килеп. Щапон урамына кергәннән сон тау уртасына кадәр менгәч, ун кул якта урамнан ук агач баскыч белән менеп керслә торган оч катлы 4 нче номерлы йортнын икенче катында, дүрт тәрәзәле якты бүлмәдә тора иле Бу юлы без ана язучы М Гали белән барып чыктык Татар әдәбиятының үсеше, яшь көчләрнең туып күтәрелеп килүе. «Ан» журналынын бу өлкәдә зур эшчәнлек күрсәтүе турында шактый озакка сузылган сөйләшү алып барылды Без китәргә җыенгач кына Г Ибрпһимовнын якын дусларыннан берсе булган Шәһит Әхмәдиев килеп калды
Олеге күрешүдән сон Г Ибраһимов озак
та тормыйча. Казаннан китзе Колчак тылында йөреп кайтканнан сон. ул ян.нан Казанга килә.
Бу вакытта мин «Кызыл Армия* газетасында секретарь булып эшлим I* > пгын очрашабыз. Ул редакциягә еш кына кил газ и Бу чорда ул әдәби әсәр ыр тудырудан бигрәк публицистика белән шөгыльләнә, революпиннсн барышына, сонет шартларында милли культураның үсешенә карата «Кызыл Армия». «Эшче», һәм .Эш. газеталарында әһәмиятле мәкаләләр бастырып килә Шуныи белән бергә әдәби әсәртәр язуны да бөтенләй читтә калдырмый беркадәр алкы, үткәч I Ибраһимов белән бер очрашуыбызда ул гостиница тормышыннан туйганлыгын (бу вакытта ул .Бристть.да шра иле), коя булса и квартирага чыгарга геләвен белдерде һәм миннән шул чанга сорашкалап каравымны үтенде Мин у г чакта
тытерте Зәйни Солтанов урачы. 12 нче йортта профессор Газиз Гобәйду и......... ...
....................да юра идем, шул ук ойдо торак мәйданнарына ордер бирүче район
оешмасы да урнашкан иде Шуннан сорап карарга булдым Ыр ике ............... ..... .... Г
Ибраһимов исеменә ордер аллым, һом у, итекне Шиһап Мэр*. ................... ...
<Кәәш Наеыйрн урамы. 10) бер квартирага күчте Хәзер бет татын «кын күрше тир булдык Атна-ун кон үткәч, мин ивылдан \ат алдым Хохртс буа районы Аксу авылында укытучы секс гем анырый нкән. кантын китертә кирәк Галимҗан авы тта
Уңда Шәһит Әхшдшш (1424 1927) спа/Юа ТАССР Мәгариф иинштры) 1928ел Ята
кайтасымны белгәч:
—Көннәр салкын тора, юл ерак, өстен юка, әнә минем доханы киеп кайт,— лиле. Анын Уфадан алып килгән бу дохасы эче-тышы мехтан, кин, иркен һәм гаять җылы иде. Аны кигәч, салкынның нәрсә икәнен дә белмичә, авылдан бик әйбәт йөреп кайттым.
Г Ибраһимов әдип тә, тәнкыйтьче дә, тарихчы да, педагог та, тел галиме дә иде Шулай ук орфография мәсьәләсе белән дә җитди шөгыльләнде. Шундый бер вакыйга хәтеремдә калган. 1920 елнын көзендә (сентябрьдә булса кирәк), Татарстан республикасы Совнаркомы рәисе Сәетгалиев җитәкчелегендә хәзерге Щапов урамы 41 йортта (Машкин йорты) татар теле орфографиясе буенча киңәшмә үткәрелде Бу чорда татар әдәби телендә сузык авазларны алты яки ун итеп санап, бу ике агым вәкилләре арасында көрәш бара иде. Республика күләмендә шул агымнарның кайсын рәсмиләштереп, эшкә ашыру мәсьәләсен хәл итү өчен барган бу киңәшмәдә алты сузык ягындагылар белән ун сузык ягындагыларның докладлары тыңланды. Алты сузыкны яклап, доклад белән Г Ибраһимов чыкты һәм киңәшмәдән соң алты сузыклы орфографияне кабул итү турында Татарстан хөкүмәтенең декреты чыгарылды.
Бу киңәшмәдә тагын бер эпизод исемдә калган: мәсьәләне коммунистлар һәм партиясезләр катнашы белән гомуми утырышта озак тикшергәннән соң, мәсьәлә аерым рәвештә комфракциягә куелачак булды. Г. Ибраһимов төп докладчыларның берсе буларак комфракциядә калырга теләвен белдергәч, ТатЦИКның беренче рәисе карт коммунист Борһан Мансуров иптәш:
—Юк инде, Галимҗан ага, комфракциягә коммунистлар гына катнаша ала, менә Коммунистлар партиясенә кергәч, фракциягә катнаша алырсыз, диде.
Шуннан ике ай чамасы үткәч, шул ук 1920 елнын декабрендә, Г Ибраһимов иптәш Коммунистлар партиясенә керде. Татарстан Өлкә Комитеты һәм партия Үзәк Комитеты анын революция башыннан бирле болшевикларга теләктәш булып һәм Компартия линиясен үткәреп килүен искә алып, аның партия стажын 1917 елдан исәпләргә карар бирделәр.
1925—1927 елларда Г. Ибраһимов Татарстан мәгариф комиссариаты янындагы гыйльми үзәк рәисе булып эшләве белән бергә В И Ленин әсәрләрен татарчага тәрҗемә итү эшенә дә җитәкчелек итте. Бу вакытта (1923-24 еллар) ул хәзерге Ленин урамы, 21 нче йортта тора иде Шул чорда Ленин әсәрләрен тәрҗемә итү комиссиясенең бер утырышында булган эпизод исемдә калган. Сүз мәкаль һәм әйтемнәрне тәрҗемә итү турында барды. Утырышны алып баручы Галимҗан Ибраһимов:
— Мин үзем, егетләр, мәкальләрне тәрҗемә итү ягында тормыйм. Мәкальләр ул, күбесенчә, һәр телнең үзенчәлегенә бәйләнешле була. Шуңа күрә тәрҗемә уңышлы чыкмый. Сирәк очракта гына әйбәт килеп чыгуы мөмкин Ә менә бу «львиная доля» сүзләрен—«арслан өлеше» дип тәрҗемә итүгә килгәндә (сүз шул турыда бара иде), минемчә, болай ярамый. Чөнки татарчада бу мәгънәне бирә торган мәкаль юк,—диде.
Менә шул рәвешле Г Ибраһимов тәрҗемә өлкәсендә һәрбер үзенчәлекле мәсьәләгә зур игътибар бирә иде.
1926 ел башында, мин нәшрият һәм матбугат комбинатының редколлегиясе секретаре эшенә күчкәч, Г Ибраһимов белән тагын да ешрак аралаша башладык, чөнки бу редколлегиянең рәисе Сафа Борһан булса да, мәгариф комиссариаты вәкиле буларак, әлеге коллегиядә член саналган Г Ибраһимов бу өлкәдәге зур тәҗрибәсе һәм авторитеты белән нәшрият планнарын төзүдә һәм башка төп мәсьәләләрне хәл итүдә үзәк рольне уйнап килде. Бу вакытларда анын мина телефон шалтыратмаган көне аз булгандыр. Шулай ук ара-тирә анын өенә дә барып чыккаларга туры килгәләде. Мәгълүм булганча, бу елларда (1925—1927) ул хәзерге Комлев урамы, 33 нче йортта гаиләсе белән яшәде һәм исәнлеге начарлана башлагач, шул квартирасыннан Кырымга күчеп китте Аны озак вакытка Казаннан аерган ерак сәфәргә озатучылар арасында бу юлларны язучы да бар иде.