Логотип Казан Утлары
Публицистика

Бер сорауга—бер җавап


— Былтыргы ел «Әдәбият һәм сәнгать елы» байрагы астында узды. Президентыбыз М. Шәймнев Указы белән 2007 ел исә Хәйрия елы дип игълан ителде. Шушы җәһәттән сез җитәкләгән оешма ниләр эшләде һәм ниләр эшләргә җыена?
Ислам ӘХМӘТҖАНОВ, «ИДЕЛ-ПРЕСС» полиграфия-нәшрият комплексының генераль директоры:
—XX гасырның азагыннан бирле хәйриячелек, химаячелек, иганәчелек белән шөгыльләнәбез дисәк, бу бер лә арттыру булмастыр. Эшебез, язмышыбыз безне шушы игелекләр белән бәйләп тора. Еллар нинди генә
авыр булмасын, без әлеге юнәлештә кулдан килгәнчә кешеләр файдасына, җәмгыять һәм милләт файдасына эшләп торабыз, шөкер.
Минем уйлавымча, дөньяда китаптан да кадерле һәм олы бүләк була алмый Матбугаттан ишетеп-укып белдек ич: олуг юбилее уңаеннан Президентыбыз Минтимер Шәймиевкә Россия Президенты Владимир Путин китап бүләк иткән. Әле нинди китап диген, татар телендә язылган 1775 елгы борынгы китап! Мин бу хәлгә шатландым, ихластан куандым.
Өстәп шунысын да әйтәсе килә: берничә еллар элек ул чактагы премьер-министр Михаил Касьянов үзенең кул астындагы министрларына Яна ел бүләге рәвешендә бер кочак китап бүләк итүен дә укыган бар. Әйе, китаптан да олы бүләк булуы мөмкин түгел.
Әле күптән түгел хезмәтләрен игътибарга алып, хөрмәтләп үзебезнең байтак кына хезмәттәшләргә, якыннарга, туганнарга бүләк төсендә китаплар таратып бирдек. Авыл һәм район китапханәләре фондын тулыландыру хакында да онытмыйбыз. Милләттәшләребез күпләп яши торган төбәкләргә, татар китабына кытлык булган өлкәләргә дә хәлдән килгәнчә бүләк ясыйбыз. Узган елгы Мәскәү сабан туенда Мәскәү татар җәмгыятенә 1000 данә китап тапшырдык. Шулай ук бушлай, бүләк сыйфатында.
Узган ел шулай ук республикабызның Екатеринбургтагы Вәкиллегенә газиз ана телебездә чыккан 700 китап-журналлар юлладык. Укысыннар, шатлансыннар диеп. Туган телебездә телләре ачылсын дип. Арча районының Апаз мәктәбенә, шулай ук Буа районының Норлат авыл китапханәсенә шагыйрьләр Равил Фәйзуллин, Әхмәт Рәшитов катнашында үземнен шәхси китапханәмнән КХЮнән артык китап бүләк иттек. Чын китап бәйрәменә әйләнде бу, берсен-берсе бүлдерә- бүлдерә халык китапка мәдхия укыды. Ни әйтсәң дә авылда әле китап сүзенең кадерен беләләр, шуна инанып кайттык.
Хәзерендә исә Буа үзәк китапханәсенә күпсанлы яна китаплар туплаган көнебез Казакъстандагы татар Вәкиллегенә вәгъдәбез бар иде, истән чыгарган юк, монысын да онытмабыз. Казаннын балалар бакчасына, мәктәпләргә, колониядәге тоткыннарга, хәрби хезмәттәге якташларга тапшырылган дистәләгән китапларны саный китсәм, саллы гына бер исемлек килеп чыгар иде. Әле болар белән генә чикләнергә уйламыйбыз.
Инде килеп, сезнең «Казан утлары» журналы белән берлектә, безнен
комлекснын матди ярдәме белән Гөлзадә Бәирәчованын «Әле кайчан гына • дигән шигырьләр җыентыгын нәшер иттек. Мин моны яшьләр һәм башлап язучыларнын ижатын халыкка җиткерүдәге игелекле бер башлангыч дип саныйм
Бу җәһәттән шундый бер вакыйга да искә төшә Моннан бер-ике ел элек бүлмәбезгә олпат гәүдәле, гөрелдәп чыккан тавышлы бер агай килеп керде дә —Зинһар, ярдәм итә күрегез!—дип сүз башлады Гозере шул икән' унсигез яшьлек кызы шигырьләр яза. байтак кына конкурсларда жинеп тә чыккан, күпме генә ишекләрне шакып карасалар да китабын бастыруда ярдәм итүче юк икән
Шулай итеп, безнен шәфкатебез ярдәмендә. Александра Кашнна дигән кызнын «Кочевница сердца. » (рус телендә) дигән беренче шигъри җыентыгы дөньяга аваз салды.
Мондый игелекле эшләрне 1999 елларда ук башлавыбызны әйтер идем Ул чакларда әле хәйрия-иганәчелек дигән хәрәкәт бөтенләй диярлек күренми иле Мохтаҗларга ярдәм дигәндә иркенләп сөйләшеп булмый иде 2000 елда. Уфада яшәгән күренекле шагыйрь Әнгам Атнабаевнын саллы китабын 15 мен тираж белән дөньяга чыгардык, бу беренче карлыгач иде. Аны тарату, тәкъдир итүдә дә көчебезне кызганмадык.
Хәзер үтенеч белән килүчеләр күп, үҗәтләр дә байтак Хәйрия булгач, олырак гамәлләр, зуррак эшләр башкарасы иде. әлбәттә. Безнен тарафтан гына түгел, бу юнәлештә башкалар да кул кушырып утырмасын иде. дип әйтәсе килә. Уйлап карасак, республикабызда күп нәрсәләр эшләнә Байларыбыз, хәтле кешеләр халык, җәмгыять тормышына йоз белән борыла башлады Куанып сөйләр мисаллар байтак Шул ук вакытта заманында Шамов салып калдырган шифаханә яисә Апанаен. Юнысов. Рәмиев һәм Хөсәеневләрнен данлы мәдрәсәләр тотуы искә төшә Дәрдемәнднен татар типографиясе ачып. Оренбургта китап бастыруы, ин абруйлы саналган «Шура» журналын һәм «Вакыт» газетасын нәшер итүе лә тарихта мәгълүм ич. Менә шундый саллы гамәл кылучылар бүген дә күбрәк табылса иде ул Әйтик. «Бәхетле* компаниясенең аз керемле кешеләр өчен башкалабызда оч социать ашханә ачканнарына ничек инде сокланмыйсын'
Туфан Миннуллиннын бер әйткәне һич исемнән чыкмый: «Бай гына бер кешегә, әйдәле. сәләтле татар балалары өчен махсус бер мәктәп, татар лицее ачыйк әле. дигән идем, тәкъдимем һавада эленеп калды».—ди Гыйбрәтле мисал'
Бервакыт мина Уссури юлбарысларын саклау фонды төзибез дип тә килделәр Андый юлбарысларга ярдәм итәргә кирәкме сон безгә'* Бигрәк тә Татарстанмын үзенең киек һәм кош-кортларына экологик афәт янап торганда Туган тслебезнен язмышы, киләчәге зур сорау астында торганда. Минемчә, безгә хәзер менә шуларны яклый белү кыйммәтрәк.
Былтыр безнен комбинатка 35 яшь тулды'
Без базар шартларында югалып калмадык, дәрәҗәбезне төшермәдек Киресенчә, колачыбыз кинәя бара, инде бөтенроссия базарына ныклап үтеп кердек «ИДЕЛ- ПРЕСС* нәшриятының машинасы кон саен меңләгән китаплар, газета һәм журналлар бастырып чыгара. Узган ел 322 миллион сумлык товар җитештердек Шушында тукталыйк Экономика-икътисаг. кемдер әйтмешли, инде бүтән тема, бүтән тарих
«