Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЯЗМЫШ ҺӘМ УЗМЫШ


(АРТИСТ ЯЗМАЛАРЫ)
Сезнең: "Нәрсә, Марсель Сәлимҗанов белән бер роль дә эшләмәдеңмени?"— дип әйтүегез ихтимал.
Мин Марсельдә шактый күп рольләр уйнадым, ләкин алар минем өчен ниндидер зур. кызыклы ачышлар
ясый торган образлар түгел иде Аларны мин уйнаганнан спектакльнең язмышы хәл ителми иде. Гадәттә,
мин Шәүкәт абый. Илшат Йомаголов артыннан уйнагач, минем эшләремә әлләни игътибар да бирмиләр
иде Һәм. гомумән, икенче составтагы артистның эшенә хезмәттәшләре дә бәя биреп бетермиләр.
Премьерада уйнау икенче составтагы артистка бик сирәк эләгә. Тукта әле, бу рольдә Әзһәр Шакиров та
уйный бит дип, спектакльне бер караган кайсы тамашачы янадан килеп карасын инде? Мондый хәл бик
сирәк була. Шулай да А. Вампиловнын татарчага “Булмас димә—дөнья бу" дип тәржемә ителгән әсәре
нигезендә куелган спектакльдә—Колошин, Ю Сафи- уллиннын "Идегәй” трагедиясендәге Туктамыш хан
рольләрендә М. Сәлимжанов Шәүкәт Биктимеровны түгел, ә бәлки мине күрсәтергә тырышты. Мондый
хәл, әлбәттә, бик сирәк була. Режиссер, роль биргәндә үк, үзе өчен ин кирәкле артистларга таяна. Икенче
составтагы артист тормышта төрле хәлләр килеп чыгуын истә тотып куела Аннан сон безнең эш бит
"производство”, ягъни үзенә күрә бер завод кебек инде һәр көнне спектакль күрсәтергә кирәк. Телисеңме,
теләмисеңме, кайвакыгга бер рольгә ике артистны билгеләргә туры килә. Шуңа күрә Марсель мине бик
яратып, үзенең спектакленә икенче состав итеп алгандыр дип әйтә алмыйм, аны эш шулай эшләргә
мәжбүр итә иле. Мин уйнамасам да, анын спектакльләре гөрләп барды, театрыбызның ин зур
унышларыннан саналды. Уйлавымча, ул минем сәләтемә артык мохтаж түгел иде шикелле. Аның минем
турыда ни гәҗиттә, ни радио-телевидениедә бер мәртәбә дә җылы сүз әйткәнен ишеткәнем, укыганым
булмады Ә сонгы елларында иптәшләрем хакында якты, тирән мәгънәле, онытылмаслык фикерләр әйтеп
калдырды.
Хәер, мин ул куйган спектакльләрдә баш рольләрне уйнасам, бөек артист булыр идем. Уйнатмады би
г дип, ана рәнжи дә алмыйм. Иптәшләрем белән М. Сәлимжанов турында сөйләшкәндә, алар мина
һәрвакыт "Марсель сине ярагты, роль артыннан роль бирде",— дип. минем күңелемне күтәрергә, Марсель
Хәкимовичка үзләренең хөрмәтләрен күрсәтергә телиләр. Әйдә, шулай булсын, читтән яхшырак күренә
ул. Марсель Сәлимжанов дүрт дистә елга якын театрның баш режиссеры булып торды. Ул театрны шул
дәрәжәгә күтәрде ки, без үзебезнең нинди театр икәнлегебезне Россиядә генә түгел, ә бәлки дөньяның
шактый илләрендә лә таныттык. Монын өчен ничек инде аны хөрмәт белән искә алмаска мөмкин!
Ургылып-ургылын агадыр кар суы.
Ник басылмый икән бу йөрәкнең ярсуы ?
Ләкин барыбер артистнын чын талантын, эчке дөньясын, аның тамашачыга тәэсир итү көчен, серен
аңлый торган, кирәк чакта шуны куллана белгән режиссер
Дәвамы. Башы журналыбызның 2006 ел, 11 санында. 176
гына сина үз язмышын, спектакль язмышын тапшыра. Минем рухи дөньямны анлаган режиссерларның берсе
Гали Хосәенов буллы. Бер вакытны ул эстон язучысы Э Раннетнын "Юлдан язган" әсәре буенча телеспектакль
куйды Мине ләшеп алып уйнатты Беренче мәртәбә телевидениедә шундый зур эш эшләдем Куанычымнан ана:
—Гали абый, мин бит фаҗигале язмышларны уйный торган талантлы артист.— дидем.
Әсәрнен исеме дә—"Юлдан язган" бит. Шуна күрә Март Туйск роле эчке дөньямны ачарга бик нык ярдәм
итге. Телевидениедә артистның кадрда ничек “яшәгәне” бөтен тирәнлеге белән күренә. Репетиция вакытында
Гали абыйнын күзеннән яшьләр ага. Бу мина шул кадәр ярдәм итте ки. әгәр дә мина шул вакытта "йөрәгеңне
алып бир", дисәләр, аны да кызганмас илем. Икебез дә елыйбыз. Тоткарланып торган җаным ачылып китте.
Ничек уйнарга кирәклеген анладым Режиссерның артистны ничек аңлаганын, сина нинди зур ышаныч
күрсәткәнен, синдә булган богсн мөмкинлекләрне ачарга тырышканын беренче тапкыр күрдем Гали абый
Хөсәенов Әлмәт татар дәүләт драма театрында баш режиссер булып эшләгәндә "Юлдан язган" спектаклен
яналан куйды да. мине чакырып. Март Туйск ролендә уйнатты. Әлбәттә, ул театрда эшләсәм, минем язмышым
бөтенләй бүтәнчә булыр иде Әйтергә кирәк. Гали Хөсәенов Әлмәт театрын заманасы өчен бик югары баскычка
күтәрде Казандагы гастрольләре зур уныш белән үтте. Без артистларның ижаг осталыклары үскәнен күреп,
чын күнелдән сокланып, сөенеп карадык Мондый режиссерны—сәнгатьне изге эш итеп караган кешене ничек
сагынып искә алмыйсын!
Чумдым тирән уйларга.
Баскычлар юк чыгарга
Гомеремнең очын илим
Кулларыма урарга
Ф Яруллам.
Артистны кеше дип әйтеп буламы? Әлбәттә, юк. Шуна күрә артист бит инде ул—Кеше түгел. Артистлар
алар балалар, ләкин "каһәр суккан балалар .тип әйтәләр бит Әгәр дә ул режиссерның гаделсезлеген күрсә,
театрны, эшләгән эшен яратмый башлый. Директор һәм режиссер белән көрәшергә анын көче житми,
бердәнбер юл — театрдан китү Минем дә андый чакларым булмады түгел, гик татар академия театрын таштан
кая барасын? Әлмәт белән Минзәләгәме ’ Марсель Салимждновнын мина "Эшеңне эшлә, артыңны кысып, тик
кенә тор. юкны сөйләп йөрмә", дип әйткәне бар иде Мин моны урысчадан тәрҗемә итәм. урысча бик яхшы
ингырый Ә театрны ташлап китү татар артистына гаиләсен ташлап китү белән бер. Безне үзеңне гүгел.
сәнгатьне яратырга өйрәттеләр бит Син үзен беркем дә түгел, ә менә эшләгән эшен—бөек.
Без яшь чакта артистнын талантлы булуын нинди рольләр уйнавына карап кына түгел, ә бәлки
мактаулы исеменә, дәрәҗәсенә карап бәялиләр иде Исеме юк икән бу талантлы артист дип кабул итмиләр,
хезмәт хакы ла шуннан билгеләнә Шуңа күрә исем алу артистнын тон максатына әверелде Шуның өчен
партиягә керделәр, җәмәгать эшләрендә актив катнашырга тырыштылар Исем биргәндә болар кайвакыт
хәлиткеч роль уйнады. Сорыйлар иде "Ул коммунистмы' Җәмәгать эшләре алып барамы? Партиягә, совет
дәүләтенә карашы нинди"
Исемә төште Мәскәүдә партия Үзәк Комитетындагы чыгышымнан соң минем белән тагын шундыйрак
хәл булып алды. Теагрда марксизм- .ениниэм тәгълиматы .урынла дөресләр бара Шунда мина чыгыш ясарга
гуры килде Мин
-Америкада оч йоз мен фермер эшли, алар 300 миллион чамасындагы халыкны туендырып тора
Шуныи өстәвемә 500 миллионга якын бүтән халызаарны ашатып „«тгеп тора дип. бик ялкынлы чыгыш Ясап,
аш фермерщнш мактадым Мин айтөм -Бема I миллион 200 меннаи артык кодчот бар. а ашарга икмакне нит
Иллардан сатып алабыт!-дин. илнен авыл хужашгатш ярп* кдтуын бик ачынып сөйләдем.
Бу вакыйгадан бераз вакытлар узгач, М. Сәлимжанов репетициягә килеп керде дә мина ташланды:
—Мин әле генә шәһәр партконференциясендә булдым Безнен театрда партиягә, совет дәүләтенә
каршы бер оешма эшли. Башында артист Шакиров тора. Анын иярчене—Әюпов! Сезнең аркада мине бөтен
партактив каршында мыскыл итеп сүктеләр. Синен аркада театрның нинди дәрәҗәгә төшкәнен ничек
акламыйсын, мин һәрвакыт синен аркада җәфа чигәм!
Шулай итеп, җан ачуы белән бик каты сүкте дә. гомердә лә онытылмаслык итеп кисәтте бу. Ярый әле
театрның директоры Әзһәр Хөсәенов белән партбюро секретаре Шәүкәт абый Биктимеров партконференциядә
чыгыш ясап, андый хәлнең безнен театрда булуы мөмкин түгел, дип яклап чыкканнар. Икенче көнне Гәүһәр
апа Камалова миңа әйтә:
—Райком исеменә “объяснителни записка" яз. Театрда партиягә, совет властена каршы бернинди
оешма да юк. бөтен гаепне үз өстемә алам диген
Мин райком исеменә бик зур үтенеч язып. Гәүһәр апа кушканча эшләдем Наил Әюпов мина караганда
көчлерәк булып чыкты: анардан да яздырып кул куйдырмакчылар иле. "Пошли вы туда!..”—дип, партбюрога
кереп тә тормады
(Минем өстән ул шикаятьне кем язган икән дип. байтак уйландым. Соныннан белдем-белүен,
кәгазьләре дә бар. Тик хәзер исә. исемнәрен фаш итеп, вакланып торасым килми инде.)
Шулай да болар ни өчен искә килеп төште соң әле? Әлбәттә, әлеге вакыйганын үсә торган, дәрәҗәле
исемнәр алырга җыенган баш режиссер язмышына зур зыян китерүе бар иде. Әйтүе генә җиңел! Хәзер дә. ул
заманда да театр өчен бөтен җаваплылык баш режиссер җилкәсенә төшә. Марсель мина сабакны шуңа күрә
нык укытты, гомергә онытылмаслык итеп. Кабатлап әйтәм. кешенең характеры— анын язмышы ул. Артист
бәхете күбәләк кебек бит: ул артист артыннан очып йөрми, без аның артыннан чабарга мәжбүрбез. Инглизләр
әйтә: “Нс будь так скромен—ты еще не настолько велик!”
Минем өчен истәлекле тагын бер зур вакыйга хәтеремә онытылмаслык булып сеңеп калган РСФСРнын
халык артисты исеме бирергә җыендылар Театрыбыз директоры Шамил Зиннурович Закиров мина тиешле
кәгазьләрне тутыртты. Икенче көнне Марсель Сәлимжанов:
—Иртәгә җыелыш үткәрәбез. Сина исем бирергәме-юкмы икәнен коллектив хәл итәчәк,—диде.
Төне буена йокламыйча уйландым: артистка исемне ничек инде җыелышка куеп бирсеннәр ди? Минем
мондый хәлне ишеткәнем дә, күргәнем дә булмады Иртәгә театрга керергәме, кермәскәме дип, күз дә
йоммыйча җәфаланып чыктым
Менә җыелыш башланып китте.
Марсель Сәлимжанов әйтә:
— Иптәшләр. Шакировны званиегә тәкъдим итәләр. Аны бүген сез хәл итәргә тиеш, лаеклымы
ул шул исемгә, әллә юкмы? Хәзер демократия заманы, җитәкчеләрне дә коллектив сайлый. Тартынмагыз,
тәкъдимнәрегезне әйтегез!
Артистлар берәм-берәм торып, мине якладылар, минем гурыда җылы сүзләр әйттеләр. Марсель
Хәкимович бәлкем моны болай ук көтмәгәндер дә Артист Шакиров ул исемгә лаек дип, барысы да бердәм
рәвештә кулларын күтәрделәр.
Җыелыштан әкрен генә, башымны иеп чыгып киттем. Сез минем хәлемне анлыйсыздыр. күз алдыгызга
китерәсездер. Түзмәдем, театрга кире кердем, Марсельне эзләп таптым:
— Берәр артистка исем биргәндә син аны җыелышка куйдынмы? Артистларга исемне
җыелышка куеп бирмиләр! Мондый гаделсезлекне күргәнем дә. ишеткәнем дә булмады. Әгәр коллектив
каршы килгән булса? Юк, мондый гаделсез кешеләр булмый,—дип. бик рәнҗеп әйттем.
Сүз дә юк. минем өчен академия театры артистлары мәрхәмәтле, кешелекле булдылар, мин моны
гомеремдә дә онытмаячакмын. Артистларның мина булган хөрмәте, ярдәме беренче мәртәбә генә түгел. Г.
Тукай бүләгенә тәкъдим иткәндә дә җитәкчебез түгел, ә алар күтәреп чыктылар. Аларнмн кин күнелле,
мәрхәмәтле
булуына ничек сөенмисен! Әйе. бергә эшләгән иптәшләреннен хөрмәте—ин зур бәхет! Картлык шундый
әйбер ул: син тормышны һаман яратасын, ә ул инде—юк. Тормышка жинел карарга кирәк дип. тикмәгә генә
әйтмиләр ич. Бергә катгән. шаярган кешене онытырга мөмкин, ә менә синен белән бергә утырып елаган
кешене гомергә оныта алмыйсын. Шулай инле. эшли белгәннәр эшли, белмәгәне өйрәтә. Үз акылын булмаса.
кешенеке белән яшәп булмый
Ә мин Ходайга ятарам Бир канат'
Бир коч. Тәңрем - кул болгарга соң кабат
Р Гаташ.
Рәхмәт инде Ходай Тәгаләгә: Гали абый Хөсәенов телевидениедән китеп баргач, андагы баш режиссер
Әхтәм Зарипов белән ургак тел табып, театрда уйнатмаган рольләрне телевидениедә эшләргә туры килде Ул
вакытта Бразилия сериаглары юк. бәген халык тагар телевидениесен карый Театрда ата алмаган
лан-шөһрәтне бер көндә казанасын, чөнки сине берьюлы меннәрчә тамашачы карын иде Популяр артист
менә шунда туа инде ул. Иптәшләремне урамда танымаган кеше юк! Безне һәркем белә! Артист өчен бу да
куанычлы бәхет Телевидениедә шундый эшләр була: менә инде ничәмә-ничә еллар узган, ә
телеспектакльләрнен кайберләре әле дә рухи кыйммәтләрен, сыйфатларын югалтып бетермәгәннәр Күр
инле. нинди әсәрләр эшләнгән дип, еш кына сөенеп тә куясын Әйе. әгәр жанынны биреп эшләсәң, чын хезмәт
барыбер тиз генә юкка чыкмый
Минем бер бәхетсезлегсм бар: мин сәнгатьтә гаделлек эзләдем, ә тормышта булмаган гаделлек теагрга
каян килсен? Аннан сон бит әле ул мин аңлаган, мин күргән, мин бәя биргән гаделлек. Бәлки мин үз эшләремә
ихлас, риясыз бәя бирә алмый ла торганмындыр. Гадәттә без үз-үэебезне һәрвакыт яхшы итеп күрсәтергә
тырышабыз. Бу хәл мина да кагыла. Әйткәнемчә, тормыш—тормыш инде, тормыш- анамны ормыш диләр ич
Ә шулай да мин бергә укыган иптәшләрем белән һәрвакыт чын күңелемнән горурландым Алар 50 елга
якын академия театры сәхнәсен үз кулларында тоттылар, адардан башка татар театрынын 100 еллыгын күз
алдына китерүе мөмкин дә түгел.
Бәхетне бит була табып кына.
Биреп булмый әҗәткә
И.Гыйләҗев.
Артист вакытында туарга, вакытында үләргә тиеш. Әгәр халык күиелснә ямы йолдыз булып кереп
каласы килсә. Кайвакыт шулай була артист озак е.мар сәхнәдән төшмичә уйнап килә Ләкин син аны күргәч,
бик кызганып куясын нишләп инде сәхнәдә интегеп йөри, үзенен дәрәжәсен төшереп*
Момын мәгънәсе нәрсәдә сон? Күрәсем, сәхнәдә һәр артистмын ү з вакыты бар Анын шундыйлары
була: картаеп, авырып, тормышта көчкә генә атлап йөриләр Ә менә сәхнәгә чыккач, бөтенләй икенче кешегә
әйләнәләр Атармын уйнаганын каравы күнелгә чиксез рәхәтлек бирә, жанынтынычлана Кар., инле. нинди
талант .ы артист биг. дип сөенеп куясын, аның картлыгы ла. авыруы ла онытыла Мондыйлар гаять сирәк
була шул . „ . ...
Артистмын гомере зур рольләр көтеп уза Нәкъ балыкчы кебек Шуна күрә > 1 ү> гомеренең угын
киткәнлеген сизмичә лә кала Миндә нибары Бернәрсә дә эшли алмадым", -дигән тойгы гына калды.
.Ахыры киләсе сайда