Логотип Казан Утлары
Публицистика

«ТӘРБИЯИ ӘТФАЛЬ» ЖУРНАЛЫНА ЙӨЗ ЕЛ


«Тәрбияи әтфаль» (балалар тәрбиясе) татар балаларына ан-мәгълүмат биреп,
милли рухта тәрбияләү максатында чыккан беренче балалар журналы.
Бу журнал 1907 елда Мәскәү шәһә-
рендә Мөхәммәтзаһид Шамил мөхәр-
рирлеге һәм наширлегендә. Фатыйх
Әмирхан сәркятиблегендә чыккан
Кызганыч ки. «сабак балаларына махсус
әдәби, фәнни вә рәсемле» журналның
биш саны гына дөнья күреп калган
Мәшһүр дагыстанлы Шамилнең
оныгы Заһид Шамил (1868-1920) белән
Фатыйх Әмирхан 1906 елнын гыйнвар
аенда Петербургта уздырылган Бөтен-
русия мөселманнары съездында очра-
шалар. 3.Шамил үзенең журнал чыгару
нияге барлыгын белдереп. Ф Әмирханны
журналда эшләргә чакыра. Яшь Фагыйх
бу чакыруны теләп кабул итә һәм 1906
елнын октябрендә Мәскәүгә барып
урнаша. Журналнын беренче санын
декабрь аенда чыгару ниятләнсә дә, ул
1907 елнын 1 гыйнварында дөнья күрә.
• Тәрбияи әтфаль» журналының
мәсләге һәм эчтәлегеннән Фатыйх
Әмирхан рухы ачыктан-ачык сизелеп
тора Шулай ук мәкалә-язмаларнын ла күбесе аның каләменнән чыккан.
Беренче санындагы баш мәкаләдән журналнын максат-ниятләре күзаллана:
- Мәктәп, мәктәп вә мәктәп—бу заманыбызның ин әүвәлге вә ин зарур ихтыяжыдыр
Китаплар, китаплар вә китаплар—бу мөмкин кадәр җитди вә тиешенчә ачылырга
кирәк мәсьәләнең икенчеседер. Бармы бездә балалар әдәбияты, хәтта гомумән
нинди дә булса әдәбият0 Менә, балаларның бу хаклы таләпләреннән бер кыйсемене
генә булса да үтәмәк—безнен мәжәлләмезнен (журналыбызның) Вазыйфасы. Без
ата-аналарга ярдәмче вә балаларга мөгаллим вә остаз гына түгел, бәлки анарның
яхшы иптәшләре булырга телимез Без укучыларымызны мәдәниятле халыкларның
әдәбияты белән белешләндерү. тарих вә хәзерге заман хәлләре белән таныштыру,
табигыять хакында мәгълүмат бирү ■» һ б Шул рәвешчә. -Тәрбияи әтфаль» журналы
гыйлем таратуны, татар балазарынын мәгълүмат офыкларын киңәйтүне төп максат
итеп куя һәм ан-белемнен карангылык-наданлыкка каршы көрәштә кайчан ла
булса җиңәчәгенә ышана.
Милли мәгариф өлкәсендә зур хезмәт куйган Исмәгыйль Гаспралы, Галимжан
Баруди кебек күренекле затлар турында журналда язмалар дөнья күргән, шул чорда
бөтен татар-мөселман дөньясында шөһрәт казанган «Мөхәммәдия- мәдрәсәсенең
тарихы һәм эшчәнлеге тәфсилләп яктыртылган. Русия татарларының уку-укыту
хәлләре белән бергә чит илләрдәге мәгариф эшләренең торышыннан да мисаллар
китерелгән.
■ Тәрбияи әтфаль»дә әдәби әсәрләргә дә зур әһәмият бирелгән Анда Андсрсеннан
Ф Әмирхан тәржемә иткән «Мәхәббәтсез үрдәк баласы» әкияте. Нәжип Думавыйнын
балалар өчен шигырьләре һ б дөнья күргән. Каләм ияләреннән мәшһүр Гаяз
Исхакый. Галимәтелбәнат Сөләйманияләрнен тормышлары һәм иҗатларын тасвирлаган мәкаләләр,
күренекле затлардан Әхмәт бай Хөсәенов. галим Д.И Менделеев. Кавказ каһарманы Шамил, госманлы
дәүләтен нигепәгән саттан Госман хан хакындагы язмалар бирелгән
Русиянен шул чактагы ижтимагый-сәяси хәлләре. Дәүләт Думасы, халык вәкилләре-депутатлар
турындагы язмалар да журнатнын игътибар үзәгендә булган «Тәрбияи әтфаль» битләрендә даими рәвештә
аерым шәһәрләрнең (Петербург. Мәскәү. Истанбул. Мәккә. Мәдинә) тарихи, географик, сәяси һәм икътисади
хәлләрен яктырткан мәкаләләр лә дөнья күргән, һәр санында төрле фәннәрдән башлангыч мәгълүмат,
тәжрибә-фокуслар. башваткычлар биреп бару да журнатнын эчтәлеген баеткан
Материалларнын күпчелеге укучы бататарга адресланса да. ул бататар журнаты кысаларында гына
калмыйча, тормышнын төрле: ижтимагый-сәяси һ б мәсьәләләренә кагыла. Мәктәп яшендәге бататар кабул
итү өчен катлаулырак, авыррак өслүбтә язылганнары да бар. Хәлбуки, журнатнын «ата-анатарга ярдәмче
булырга» теләген искә атганда. бу кытыршылыклар аңлашыла Шулай ук ул елларда тагар вакытлы
матбугатының әле яшь һәм беренче адымнарын гына ясаган чоры икәнен онытмаска кирәк.
«Тәрбияи әтфаль» журналы XX гасыр башында чыккан татар тәрбия-тәгълим журналлары арасында
эшләнеше-бизатеше ягыннан беренче урынны били. Ул үз чорының фотосурәтләргә ин бай
журналларыннан. Биш кенә сан чыгып калган «Тәрбияи әтфаль» журналында яхшы сыйфатлы 50 фоторәсем
басылган. Гомумән, 1917 елга кадәр чыккан башка педагогик журналлар белән чагыштырганда, «Тәрбияи
әтфаль» тематик яктан баерак. анын колачлау офыгы да киңрәк.
Журнал чыгунын тоткарлануын аңлатып «Тәрбияи әтфаль» идарәсе үзенен укучыларына башка
газеталар аша матбагадагы тоткарлыклар сәбәпле 6. 7. 8 саннары хәзерләнгән булса да. чыга алмый торуын
хәбәр иткән Ләкин журнал 5 нче саныннан сон бүтән чыкмаган
Кыска вакыт эчендә укучылар тарафыннан шактый яратылып өлгергән бу мавыктыргыч журналнын
кинәт туктавын укучылар авыр кабул иткән Бу уңайдан ачынган Габдулла Тукайнын да «Тәрбияи әтфаль»
дигән махсус шигыре дә мәгълүм
«Тәрбияи әтфаль»нсн тулы эчтәлеге тасвирланган белешмә, башка педагогик журналларның
библиографик күрсәткечләре белән берлектә. 1997 елда басылып чыкты
Ряиф ЧӘРДАНОВ