Логотип Казан Утлары
Хикәя

ШАЯН ХИКӘЯЛӘР


Үз кеше
Эштән кайтып килешли Закиржанны кечкенә генә бер эт тешләде.
Эт димәсән, хәтере калыр, бияләй хәтле генә чәнгелдек бер нәрсә инде
шунда. Чеметеп алган кебек кенә бу тешләүгә Закиржан игътибар
итмәде. Әмма иртән гөбедәй шешеп чыккан балтырын күргәч, шүрли
калды.
—Хәзер үк бүлнискә йөгер!—диде ана. пошаманга төшкән хатыны.
Кичен кунакка барасын исендә тоткан Закиржан нәкъ шулай
эшләде дә.
Чакырылган җиргә парлашып килеп кергәндә мәҗлес әле
башланып кына килә иде Кунаклар башта, гадәт буенча, хөкүмәтне
сүгеп алдылар. Бераз «пар» чыгаргач, ирләр әкренләп машина, бензин
бәяләренә, хатын- кызлар яраткан сериалларга күчте. Шулай матур
гына күнел ачканда кемдер Закиржаннын бөтенләй эчми утыруын
шәйләп алды.
—Син нәрсә. Закиржан,—диде габын хуҗасы тавышын калынайта
төшеп.— Ураза тотмыйсындыр бит? Давай, кеше кәефен бозып утырма
монда, тот рюмкаңны!
Бөтен күзләрнең үзенә текәлгәнен күргәч. Закиржан читенсенеп
китте, анын маңгаена бөрчек-бөрчек тир бәреп чыкты.
— Ни бит. ярамый,—диде ул. уңайсызлануыннан урындыгында
боргаланып.
—Әкият сатма! Ничек инде ул ярамый? Миндә кан басымы,
бажайнын, әнә. язва—ярамый дип тормыйбыз. Рас җыелганбыз икән,
эчәбез!
Мона кадәрле мәҗлесләрдә кыстаганны да кәгеп тормыйча шайтан
суын ялт итеп каплап куя торган Закиржаннын бу юлы фәрештәгә
түнеп утыруы шактый гына кызып өлгергән кунакларга бер дә
ошамады. Колактан-колакка чыш-пыш китте:
—Без аракы эчәбез, ә ул мыек астыннан мыскыллап көлеп
утыра,—диде берсе, кашын-күзен жыерып.
—Эчүен ташлап, машинага акча жыимакчыдыр ул,—диде икенчесе,
тешләрен шыгырдатып.
—Юк. юк, алай түгел, кәттиж салырга йөри ул,—диде өченчесе,
күзләреннән хәтәр очкыннар чәчеп.
—Пычагым да белмисез! Ана кәттиж дә. машина да кирәкми, акча
жыеп. яшь хатынга өйләнмәкче ул,—диде дүртенчесе, астыртын
елмаеп.
Сонгы сүзгә Закиржаннын хатыны чыдамады.
—Эч тизрәк, бирән!—диде ул терсәге белән иренен кабыргасына
төртеп.
—Кем чакырган аны?—дип нәфрәтләнде бер исерек
тавыш.—Чыгып китсен! Утырмыйбыз анын белән!
Ахыр чиктә Закиржан тамагына утырган төерен көч-хәл белән
йотып җибәрде дә, түземлеге бетеп, сикереп торды.
—Их. сез! Урамда эт тешләгәч врач уколдан сон кырык көн аракы
кунакларын үтереп кыстый башлады. Мәжлес ате генә игътибар
үтәгендә булган Закирҗанны бөтенләй онытты. Шулай да салмыш
күршесе, күз кысып —Маладис. безнен кеше икәнсен!—дип. аркасыннан
катып куйды.
Шәһәр һәм авыл эротикасы
Шәһәргә бәрәнге сатарга баргач. Ногман гомерендә беренче тапкыр
тере эротика күрде. Бик ялварып сорагач, шәһәрдә яшәүме авылдашы
ресторанга алып барган иде. шунда күрде ул бу оятсызлыкны Дөрес.
Ногманнын анын ишене видиктан да караганы бар иде Әмма түшәмгә
үрелгән колга тирәсендә бөтерелүче озын сыйраклы сары чәчбинен күз
алдында чишенүен карал утыруы икенче төрлерәк икән Ногман хәтта
анын чишенгәндә дәртләнеп мышнавына тикле ишетеп торды.
Кинәт анын күз алдына авылда акча көтеп калган хатыны Фирүзә
килеп басты. Менә ул зур галушларын лаштыр-лоштыр өстерәп, лапас
тәрәзәсеннән бакча якка тирес атып ята. «-Дөрес яшәмибез без».—дип
уйлады, күнеле нечкәреп, кәефе кырылган Ногман, алдындагы фужерга
мөлдерәмә тутырып аракы салганда. «Нәрсә дөрес түгел?*—дип сорасан.
ул. мөгаен, моны аңлатып бирә алмаган булыр иде Хәер, нәрсә аңлатып
торырга? Дөрес түгел—вчү!
Иргән авылга кайтып яхшылап чутлагач, бәрәнге акчасынын
шактый юкарган булуы ачыкланды
— Шәһәрдә бәрәшс арзан,—дип акланды Ногман күзен дә йоммыйча
—Әкият сатма! Әнә кеше ирләре меңәрләп эшли, син генә күзенне
тондырып йөргәч тә...
Хатыны тарафыннан мондый кырыслыкны көтмәгән ир авыр сулап
куйды Кичен йокларга яткач ул нидер өметләнеп, Фирүзәсенә елышты
—Кит, оятсыз! Синнән сасы адикалун исе килә.-дип. Фирүзә стенага
борылып ятты. Әмма шәһәрдә эротика күрен кайткан ирнен бирешергә
исәбе юк иде. Ногманның кулы әкрен генә хатынының шәрә җилкәсе
тирәсенә шуышты. Фирүзә бер селтәүдә иренен йонлы кулын читкәрәк
алып ыргытты —Карале, әи! Ничәмә кон шәһәрдә типтереп йөргәч
хатын кирәк булган мона! Акча белән кайтса әле бер хәл иде Малайнын
Сабанту йга кроссовка. кызның туфли сораганын белми
Мондый каршылыкны көтмәгән Ногман, үпкәләп, тынын калды Бер
кызган шәптән Фирүзәсе әйтәсен әйтеп катырта ашыкты:
—Аракы чөмерергә булдыра, үзе сыерны үгезгә алып барырга
кирәклеген дә оныткан. Кысыр калса газга, утка каян алып түләрбез’
Хатынның йомшак беләген сыйпый башлаган Ногман ачуыннан
тешләрен
шыгырдатты.
— Башында бер генә уй! Кешедән оят! Капка баганасы урам якка
кыйшайган, ой түбәсе буялмаган, мунча ишелергә тора, лапас эче
тирескә баткан...
Хатынынын чәпчүенә чыдар әмәле калмаган Ногман ынгырашып
торып утырды. Аннан сикереп торды да җәһәт кенә киенеп ишегалдына
атылды Шабыр тиргә батып лапастан тирес атканда ул үгез сораган
сыерны, хөкүмәтне, бурычын гүли алмыйча таркалган колхо змын
рәисен, кыйшайган калка баганасын, ишелергә торган мунчаны агы юлы
балан сүгеп, счимк очына элеп чөйде. Арып-талып өйгә кергәндә рәтләп
өстснә лә япмаган Фирүзә мыш-мыш килеп, таралып йоклап яга иде
Ногман зззз генә юрган астына чумды. Анын кытыршы кулларыннан
килгән таныш тирес исен си зеи. фирүзә иренен янагыннан чупылдатып алды