ЕЛАННАР ӘФСЕНЛӘҮЧЕ
Беренче бүлек
Игезәкләр йолдызлыгы
1048 елның 18 маенда шыксыз Газнада хурлыклы әсирлектә фикер иясе, күп газаплар күргән Әбу-Рәйхан Беруни каты авырый башлады. Ул инде үзенен көннәре санаулы икәнен тоя. әмма үзе кабызган гыйлем утын кем дәвам иттерәсең генә белми иде.
Шул ук көнне, тан атканда, Нишапурда чатырлар остасы Ибраһимга олы шатлык килде: хатыны ана малай бүләк итте. Малайга матур һәм җыйнак Әбелфатыйх Гомәр дигән исем куштылар.
Ул туган сәгатьтә Кояш белән Меркурий Игезәкләрнең өченче градусында булып. Меркурийның Жиргә озынлыгы Кояш озынлыгына туры килгәнлектән, ә Юпитер аларга нисбәттә өчпочмак ноктасында торганлыктан, Гомәргә байлык, күп бала, эшендә уңышлар фараз иттеләр. •
Әле балачагында ук Гомәр өлкәннәрне үзенен зирәк акылы һәм. әйтергә кирәк, гаҗәеп зиһене белән шаккатыра.
Хәер, кайдадыр әйтелгәнчә, шаккатырырлык зиһен юләрләрдә дә була.
Ябык, ак чырайлы, киң маңгайлы, оялчан һәм хәлсез була ул Еш авырый. Анын каравы искитмәле үҗәт, хыялый һәм үтә сизгер. Рәнҗетсәләр, бигрәк тә нахакка булса, үз эченә бикләнә. Нык ачуы килгән чакларда, кинәт кызып китеп, үзеннән күпкә зуррак малайларга да ташлана, сүзен өскә чыгару очен кулына эләккән теләсә нәрсә белән кыйный башлый.
Котылу өчен сугыш чукмарын типкәлиләр. таяк белән сугалар, әмма бу да ярдәм итми. Узып баручы берәр олкән кеше килеп аермаса. канга баткан хәлдә, күз яшьләренә тыгылып, сугышуын дәвам иттерә.
Ул барысын да тизрәк белергә, барысы белән дә кызыксынырга ярата. Тышта кар явамы, әллә янгыр коямы—Гомәр җылы мич янында тыныч кына утыра алмый, әтисенен калын чапанын бөркәнә дә сиздермичә генә
Роман кыскартып бирелә. ___________________________________________________________ ________________________________________
Җәүдәт ИЛЬЯСОВ (1929-1983) Узбәкстанда яшз/эн татар язучысы; <Согдиана». -Ук һзм Кояш». «Тылсымлы I/чем» I». 6. китаплар авторы.
тышка чыгып шыла. Бер нәрсә турында да уйламыйча, салкынга һәм янгыр тавышына бирелеп, бакчада юеш, шәрә агачлар арасында иөри Аннары юан кәүсәләр тирәли үскән вак чияләр чытырманлыгына керә дә. остән койган ингырда чыланып, дәшми-тынмый гына сәгатьләр буе шунда утыра
Берни турында да уйламый ул. Шул чагында, кемнеңдер тонык һәм боерулы тавышы булып, күнел түрендә шигъри юллар барлыкка килә Кемнекеләр? Билгесез. Бәлкем, үзенекеләр, кайчан да булса язачак шигырьләредер?
Малайны беркем эзләми, беркем дәшми, өйгә чакырмый Әнисе инде ана кул селтәде.
Жир тетрәсә яки. давыл чыгып, Нишапурдагы черегән агачларны аудара башласа, Гомәр кыргыйларча шашып шатлана. Кискәләп, өйләргә ташып бетергәнче, ауган агачларнын куе яфраклары арасына кереп яшеренә дә яшел энгер эчендә хыяллар дөньясына чума.
—Юләркәй!—дип көлә аннан әти-әнисе.
Башка балалардан сораган кебек, кем буласын килә, дип сорагач, ул. ата- анасын хафага салып: «Сукбай!-»—дип жавал бирә. Анын язуы матур Ул киная белән сөйләгәнне яки әйтеп бетермәгәнне сөйми, бар нәрсәдә—фикерлә, сүздә һәм эштә—төгәллекне ярата. Жан дуслары юк анын Ни өчендер Гомәрне беркем дә яратмый. Хәтта әнисе дә.
Тон урталарына таба китабын кочаклап йоклап киткән улын күреп. Ибраһим «Ул. мөгаен, китап тотып үләр дә»,—ди
Һәм вакыты җиткәч, бу шулай була да.
Җиде яше тулып, мәхәллә мәдрәсәсенә илткәнче үк инде Гомәр укый-нза белә, шунлыктан башкалар белән бергә уку ана кызыксыз була. Ул еш кына дәресләргә керми, тирә-якгагы бакчаларда ялгызы кайгырып йори. Шуна да карамастан, ун яшендә инде грамматиканы, гел белеме теориясен, стилистиканы белә, һиндчә исәпләүгә, алгебра һәм геометриягә күчә
Гомәргә 10 яшь. Хеопса пирамидасына 3880 ел тулды Ашшурбанипалнын язмалары моннан 1670 ел элек юкка чыккан Аристотель 1380 ел элек үлгән Олыгбәк 336 елдан сон туган. 542 елдан сон Джордано Бруноны утта яндырачаклар.
Ун яше тулгач, Гомәр беренче тапкыр Нишалурдан Астрабадка барды Аннан ерак түгел, Баге-Санг дигән авылда әтисе—шактый бай оста Ибраһим жәй көне ял итәр өчен йорт һәм бакча сатып алган иде
— Йөрмәскә иде. вакыты бик хәвефле
—Ходай мәрхәмәтле,—диде Ибраһим. Әмма шулай да. кирәк булса-нитсә дип, биленә кылыч такты, ә үзенен әзмәвердәй оч хезмәтчесен үзләре кебек үк зур күсәкләр белән коралландырды.
—Ходайның кодрәте кин!—дип шатланды Ибраһим юлда Быел чурдад (май ае) искитмәле. Кайбер елларда инде бу вакытта үләннәр коя. агачлар калын тузан белән каплана, селкетсән. үзенне күмәрлек бу ы ») хәзер’ Кон саен кич яшен дә янгыр. көндезен—кояш һава чиста, һәркайда чисталык
Шатлыгы ана файда турыңда да уйларга комачауламады, киресенчә, күңелле һәм эшлекле фикердән анын бу шатлыгы арта тына барды «Жәй янгырты булса, чатыр сорап килүчеләр артачак».—дип уйлады ул
Кәрваннан аерылып, алар Фирузын тавы юлына борылдылар Өсте юешләнгән каты юл кара кыя артына таба су зылган. Һәм ул. әле күтәрелеп, әле аска гөшеп. тыныч кына көй у йный кебек
Гомәр өчен һәр бирмеш кон бәйрәм, ул инде уянгач ук бе тә хәзер нинди дә булса бер тажәсп нәрсә булачак. Кояш чыгачак, кар яки яптыр явачак
Жил булачак. Тәмле кайнар ипи. Китап. Ак гөләп—эсседә аннан шундый рәхәт салкынчалык бөркелә. Сер сөйләшүләр булачак. Нидер булачак! Һәм бу бит инде үзе үк могҗиза!
Бар нәрсәне янгыр юып узган, зәнгәр тау өстендәге һава, ташлар, яфраклар—барысы да ялтырап тора! Әгәр бу мизгелдә Гомәр кичергәннәр могҗиза белән чынга ашса, ул шундук очып китәр иде дә, юл читендәге куакларга кунып, башка кошлар белән бергә чыркылдашыр иде.
—Бүген синен туган көнен,—дип елмайды әнисе.
—Ходай кушып, бөтен тормышын бүгенге бәхетле иртә кебек якты һәм искитмәле булсын, Аллаһынын кодрәте кин!—диде Ибраһим. Һәм. атларны чыбыркылап, олауны туп-туры талаучылар өеренә китереп чыгарды.
Алар, атларыннан төшеп, тау битеннән юлга килеп тоташкан яшел уйсулыкта төркем булып торалар иде. Кысык күзләрендә—рәхимсезлек, комсызлык һәм миһырбансызлык. Куллары—тимер. Мангайлары—бакыр. Йөрәкләре—таш. Шәфкать көтмә үзләреннән.
—Тукта!—дип кычкырды зур йөнтәс бүрек кигән яшь төрекмән.
Гомере буе ат өстендә йөреп, кәкрәеп беткән аякларында алпан-тилпән атлап, кара һәм кыргый бу кеше туктап калган арба янына акрын гына әмма дәһшәтле кыяфәттә килде Ибраһимның хезмәтчеләре кулындагы күсәкләргә усал караш ташлады. Үзенекеләр ягына борылды (алар унбишләп кеше иде) һәм карлыккан тавыш белән көлә башлады:
—Күрегез әле боларны! Коралланганнар, һа-һа!..—Ул якындарак торган хезмәтчегә акырды:—Кемгә дип әзерләдең инде син бу күсәкне, эттән туган нәрсә'.'! Безнен өчен түгелдер бит, ә? Хәзер тондырам бит шуның белән тинтәк башына!—Ул күсәкне алмакчы булды, әмма башта аптырабрак калган Әхмәт, кызып китеп, читкә сикерде дә күсәкнен очлы башын сөнге кебек итеп төрекмәннең күкрәгенә китереп терәде.
Төрекмән чинап җибәрде. Берникадәр вакыттан сон инде Ибраһимның ин яхшы хезмәтчесе Әхмәт куллары артка каерылып бәйләнгән һәм тезләнгән хәлдә тора иде.
—Син безгә... кизәндең,—дип карлыккан тавыш белән әйтте яшь төрекмән. күкрәген ышкып.—Йөз динар да өч фельс!1 Әҗерен алачаксың син монын!
—Хуҗам!—дип коты очып кычкырды Әхмәт таш булып катып калган Ибраһимга.
—Акырма,—дип мыгырданды талаучы-юлбасар.—Монда мин хуҗа,—Ул озын тар пычак тартып чыгарды һәм, арттан килеп, бармаклары белән Әхмәтнең борыныннан тотты, каты итеп башын югары күтәрде. Әхмәт, тыны бетеп, төкереген йотарга тырышты, бугаз төере чарасыз селкенде.
Коты очкан Гомәр төрекмәннең пычак очы белән кытыклавын күрде.
—Карама!—дип калтыранып пышылдады әнисе.
Малай анын аркасына яшеренде, учлары белән күзләрен каплады. Әмма ишетү һәм сизү әгъзалары ачык иде. Ул кыска гырылдауны, янгыр яугандагы кебек үлән кыштырдавын ишетте, күнел болгаткыч кан исен сизде
—Күрдегезме?—Төрекмән гадәтенчә канлы корычны ялап алды —Йә, ташлагыз утка ахмак күсәкләрегезне!—Ул юеш ботаклар пыскып яткан мескен учакка күрсәтте. Мыскыллы гына елмаеп куйды:—Рәхмәт, утын алып килгәнсез. Юкса юньлерәк учак тергезерлек нәрсәбез юк иде.
Учак тернәкләнеп китте. Усал карашлы төрекмәннәрдә җанланды.
Динар һам фельг акча берәмлекләре
—Арбаны да ватарга туры килер,—диде.—Учак дөрләп янсын өчен. Төшегез. Нәрсәләр ул капчыкларыгызда, шулпа пешерерлек берәр нәрсә бармы?
Гырылдык усал тавыш белән төрекчә сөйли иде ул. әмма Хорасанда төрекләр басып алунын беренче елларында ук анлый башладылар дала телен
—Оят түгелме?—диде Ибраһим тыныч кына, хатыны белән улына арбадан төшәргә булышып
—Нәрсә?—дип дорфа гына сорады юлбасар Кысык кара күзләрендә— аптырау галәмәте. Күрәсен. «оят» һәм «намус» кебек сүпәрне еш ишетергә туры килми иде ана
—Мөселманнарны талау оят түгелме?—Ибраһим үксеп елап җибәрде
-Ә-ә...—Төрекмән бүреген мангаенарак төшереп куйды, муенын кашыды—Мөселманнар...—Һәм шундук анлатып бетерә алмаслык ярсуга күчте — Йөз динар да өч фельс! Ә без кемнәр*’!—Ул кем алдындадыр (бәлкем Ибраһим алдындадыр) акланырга ашыккандай, кызып-кызып һәм тотлыга-тотлыга. сүзләр ташкыны яудыра башлады:—Без... безнен бәхетсез кабиләбез Сәйхун буенда яшәгәндә... ишеткәнен бармы шундый елганы!’ Хаким Жөндә ни өчен дип безгә ябырылды сон? Алла белсен! Ботенебезне талады Терлекләрне куып алып китте Минем сигез мен кардәшемне үтерде Алар кяферләр идемени? Барысы да мөселман иде. авыр туфраклары җннел булсын. Каһәрләргә түгел, кызганырга кирәк безне! Хорасанга качарга туры килде Шуннан? Йоз динар да өч фельс! Бирегә безнен төрекмән каныбы зга сусап тиле солтаныгыз Мәсүд Газнави килеп чыкты Ярый ла безнен булдыклы Тугрылбәгебезаны тар-мар итте. Хәзер инде бөтенесен таларга һәм җимерергә безгә чират җитте. Беләсенме—яраланган юлбарыс өчләтә куркыныч Менә шулай. Әй, капчык һәм чүлмәкләрне җиргә ташлагыз!—дип кычкырды ул үзе кебек үк каракучкыл иозле усал ярдәмчеләренә.
Әниләре мыштым гына үкседе. Ибраһим белән Гомәр агарынып, сүзсез басып тордылар. Баш шаулыИ. аяклар калтырый, ә эчтә--кайнар ачу Әмма юлбасарларның берсе арбадан зур яшел төенчекне җиргә ташлагач. Гомәр түзмәде, ана ташланды
—Кагылма!
—Авыр,—дип гаҗәпләнде торекмән — Ни бар анда ’ Бәлкем алтындыр, ә?
—Алтын?—дип алар янына килде башлыклары һәм төенчекне бушатты Агач гавышы чыгарып, юлга тоныграк юка кирпечләр коелды
— Нәрсә болар?—дип сорады сәер кирпечләрнең алтынга бик үк охшап бетмәвенә кәефе киткән юлбасар.
—Китаплар.
—Кигап?! Ә-ә,— дип исенә төшерде төрекмән — Без аларны Марвәдә күп яндырдык —Иелеп, бәкам тышлы кигапдарнын берсен кулына алып ачты — Исе тәмле! Ә нинди шайтан нәрсәсе сон бу? Таяклар, сызык-мы гык. почмак, түгәрәкләр. Ни турыда бу китап?—Аннары Гомәрлән сорады Женнәр чакыра торг ан сихерләрме?
—Эвклид геометриясе ул.
—Кем соң ул Эвклид. мөселманмы?
-Юк,—диде Гомәр, Әхмәтнен үле гәүдәсенә карамаска тырышып -Ул бик күптән яшәгән, пәйгамбәр туганчы ук але. Византия кешесе булган ул.
—Ә син шул чүп-чарны укыйсынмы*’
-Укыйм. Әмма чүп-чар түгел ул. Дөньяда ин акыллы китапларның берсе
—Әй син, кочек. каһәр төшкере мәҗүси язмасын мактарга ничек җөрьәт итәсең” Утка ташларга кирәк синен алласыз китабынны! Коръән укырга кирәк
Сойхуи Сырларья
—Мин Коръәнне дә укыйм,—диде Гомәр, югалып калмыйча.—Яттан беләм мин аны!
—Бөтен Коръәннеме?—дип аптырап сорады төрекмән —Алдыйсын.
—Мин беркайчан да алдамыйм.
—Алайса, укы аннан ни дә булса.
Гомәр, исенә төшереп, күзләрен йомды да көйләп укый башлады. Әмма һәр сүздә тотлыкты һәм аять дөрес яңгырамады. Болай ялгыш укысаң, мәдрәсәдә остаз чыбык белән сыйлар иде. Әмма юлбасар мондый нечкәлекләрдә томана, гарәп телен гомумән белми иде.
—Безненчә ничек була инде бу?
—«Кеше байлыгына күз атма, ул байлык дөнья тереклегенең зиннәте» . Егерменче сүрә, йөз дә утыз беренче аять.
-Э-э...—төрекмәннең мангаена тир бәреп чыкты. Аякларының кинәт хәлсезләнүен тоеп, чүгәләде. Аны ин гажәпләндергәне агарып калган малай укыган аятьнең мәгънәсеннән бигрәк малай үзе. анын кыюлыгы, хәтере һәм зирәклеге иде.
Малайдан чыккан гыйлемлелек яктысы көчсез генә булса да юлбасарның кара күзләрендә чагылды. Һәм, күрәсең, әлеге яктылыкның түзеп тора алмаслык кечкенә генә нуры анын миенә үтеп керде дә анда буталыш тудырды. Анын күнелендә нидер булды, анда нидер чак-чак кына ачылды. Ул сугыша белә. Ул сөнге һөжүмен кире кайтара ала. Әмма сүз һөжүмен ничек жинәргә белми иде.
—Бу китапларның барысын да укыдынмы?
—Укыганнары өйдә калды. Боларын яна башладым гына әле.
—Читенме сон?—дип сорады төрекмән балаларча беркатлылык белән.
—Нәрсә?
—Ни... укырга өйрәнү?
—Бер дә читен түгел.
— Һм... Исемен кем синең?
—Гомәр.
—Ә мин—Ораз. Бәлкем син кайчан да булса бөек кеше булырсың, ә?
—Ходай кушса,—дип ялагайланыбрак әйтте Ибраһим, котылуга булган ин кечкенә генә өметне да кулдан ычкындырмаска тырышып. Анын һәр тамыры менә-менә өзелергә торган кыл сыман киеренке чынлый иде.
—Ходай, Ходай .—дип уйчан гына авыр сулап куйды төрекмән.—Анда ничек әйтелгән дисен әле: «Күз атма»мы? Ул читкәрәк төзеп куелган капчык, төен һәм чүлмәкләргә тонык кына караш ташлады да кинәт, үзендәге нәрсәнедер жинәргә тырышып, әмма җиңә алмыйча, үкереп җибәрде: «Йөрисез шушындый вакытта! Өегездә генә утырсагыз ни булган, йөз динар да өч фельс?! Гомәр дус. әниенне минем чатырга, әтиен белән синең үзеңне һәм куркак хезмәтчеләрегезне базарга озатасы, атларыгызны тартып аласы иде дә Йә, сыпырт әле моннан яхшы чакта! Авырмаган булсам... Алыгыз китапларыгыз белән бу нәрсәләрегезне. Әй!—дип кычкырды ул дусларына.— Бөтенесен кире төягез! Бер капчык ашлыкны алып калыгыз.—Ул Гомәрнен чиста күзләренә карады, күнелсез генә ана күз кысты.—Зур кеше булгач, минем турыда онытма. Хәтерендә тот: Тугрылбәк патша белән бер нәселдән булган кынык кавеменнән Ораз! Ә сезнең,—ул Ибраһим хезмәтчеләренә борылды,—саубуллашу хөрмәтенә арт сабагыгызны укытырга иде дә. Йә, ярый инде. Юкка ашатасын син бу әрәмтамакларны?!—диде ул остага.
—Нишлисен инде, әфәндем! Һөнәрле кешеләр. Тыныч халык.
—Тыныч халык. —Төрекмәннең күз карашы анын биленә төште.— Кылычынны чиш, монда бир. Сина кирәге юк аның.
Күнелсезлекләр күнелсезлекләр белән, тик тау кояшы, һавасы, тач чишмәләрендә коену шулай да Гомәр өчен файдалы булды. Өйгә ул ныгып, үсеп, каралып кайтты Шәһәр шау-шуын, ыгы-зыгысын сагынган иде. әтисеннән тәңкә алып, беренче көнне үк йөрергә чыгып китте Нишапурда кырык мәхәллә бар. бөтенесен дә урап чыгасы килә. Әмма ин элек—базарга!
Инде капкадан кергәндә үк ул сорнайнын чакырулы әче тавышын, барабан дөбердәвен һәм таныш, татлы балдай тавышны ишетте Улмы? Йөрәк еш-еш тибә, баш шаулый башлады. Ялгышуыннан куркып, ул үҗәтлек белән төркем арасына кысылды һәм келәмдә үзенен күптәнге яшерен мәхәббәтен күрде
Иягендәге бәләкәй генә яра—әнә шул күз яшьләрен чыгарганчы әсәрләндерә Гомәрне! Гөлмохтар! Сәйәр жырчы-музыкантлар гаиләсе кызы Әллә көрдләр, әллә сәлжүкләр. ә чыны чегәннәрдер әле. Алар Нишапурга еш килеп чыгалар, базарда тамаша оештыралар: башаркан алга-артка мәтәлчек аталар, бер-берсе аша сикерәләр, аякларын өскә күтәреп, кулларында йөриләр, төрле мәзәк-әкәмәт белән халыкны көлдерәләр, җырлыйлар-бииләр һәм. әлбәттә инде, ал иренле, кара күзле, ачтынсу-кучкыл йөзле Гөлмохтар барысына Карагандада яхшырак җырлый
Тавышы нәкъ менә җиз инде—көчле, ннгыравык Гомәргә ул әкияттәге чибәр булып тоела, бу кызны еш кына төшләрендә күрә Их. анын белән бергә китәсе иде дә. базар-ярминкәләрдә бергә йөреп, кешеләрнең исен китерәсе иде!
—Бәндә нәрсә хакына дустын ташлап китә ала?—дип аларда урнашкан гадәт буенча тамаша сонында үгет-нәсихәтен башлады төркем башлыгы-карт. халыкка мөрәҗәгать итеп. Һәм. бу башваткычка беркемнен дә шундук жавап таба алмаячагын белеп, үзе үк әйтте —Гаилә хакына
Һәм дәвам иттерде:
—Ә гаиләсен? Авылы хакына. Ә авылын? Иле хакына. Ә илен?
—Аллаһы хакына.— дип кычкырды кайсыдыр бер диндары Әмма карт, аны сынап, юри бераз көтеп:
—Үзе хакына!—диде
Тамаша бетте Сакаллы башлык, җиз савыт тотып, үзен әйләндереп алган кешеләр рәтеннән китте Тәнкәләр чыны ишетелде. Гомәр чын күңеленнән үзенекен салды. Ул Гөлмохтардан күзен алмады, әмма тегесе ана хет бер борылып карасын! Ул тәэсирләнгән тамашачыларга илтифатсыз, әитерсен лә, ялгыш, үзе дә сизмәстән, өстеннән бурычын төшерер өчен генә карап елмайды да чатырга кереп югалды.
Гомәрнен тәкатьсез төстә, орлык чүпләргә ашкынган әтәч төсле, чатырга керәсе килде. Һәм түзмәде, ишек урынына калган пәрдәне аз гына ачты Кулларын тезләренә куеп, башын кулларына салып. Гөлмохтар идәндә утыра иде Гомәр катып калды Үз-үзен белештермичә, ул кинәт авыр итеп сулап куйды Гөлмохтар башын күтәрде, сискәнеп китте һәм
—Рой!—дип кычкырып җибәрде
Гомәрнен яланаяклары шундук җирдән күтәрелде Көчле яшь егет, малайның якасыннан алып:
—Ни кирәк сина? Югал!—дип пышылдады
Гомәр биш-алты адым ераклыкка канауга барып төште, кемнеңдер шаркылдап көлүен, кемнеңдер:
Нидер чәлдерергә йөридер, дитәнен ишетте.
Күз яшьләренә тыгылып, оятка калып кайтты Гомәр өенә
кәмитчеләр! Ахмаклар! Карангы гына төшсен әле, базарга кереп, эт яламас чаты ры гы зны яндырмасам мы?!
Өч көн бармады ул базарга. Кирәкми! Кирәге юк ана тинтәк Гөлмохтарның! Исен киткән икән. Әллә кем, имеш. Әмма дүртенче көнне түзмәде, тагын бер генә тапкыр күрү нияте белән базарга китте. Тик тегеләренең, кем әйтмешли, эзләре суынган иде инде.
—Киттеләр, базакаем. Кичәгенәк. Чатырларын, бөтен нәрсәләрен төяделәр дә—әллүр! Кайгырма, тагын килерләр. Болары булмаса. башкалары.
—Башкалары?..
Һәм бервакыт, иртә язда, ишегалдында нидер эшләп йөргәндә, ачык кече капкадан:
—Ярдәм итегезче!—дигән мескен тавыш ишетте ул. Ертык күлмәк, пычрак озын ыштан кигән (кая матур киемнәре?) Гөлмохтар мескен кыяфәттә капка янында басып тора һәм хәлсез, кызганыч тавыш белән каядыр бушлыкка:
—Бер телем икмәк бирегезче...—дип пышылдый иде.
Гомәр үзен акылдан шашкандай хис итте. Үз-үзен белештермичә аш бүлмәсенә атылып керде. Аллага шөкер, ипиләре күп иде аларның. Әмма, дөньяда ин саран кешеләр Хорасанда яши, дип белми әйтмәгәннәр шул.
—Кемгә ул ипи?—дип кычкырды әнисе.
Гомәр кыз ягына ымлады. Иреннәре дерелдәде. Менә-менә елап җибәрер кебек иде.
—Бирмә! Күбәйделәр алар. Бөтенесен туйдырып бетерә алмассың.
Гөлмохтар авыр сулады һәм яланаяк килеш язгы пычракны ерып китеп барды. Кайдадыр урамда аның:
—Ярдәм итегезче —дигән гаҗәеп тавышы тагын ишетелде.
Ә шулай да, әнисе читкә борылган җайлы вакытны табып, Гомәр кайнар көлчәне куенына кыстырды да урамга атылды. Гөлмохтар куркып калды. Ни кирәк яшел күзле бу малайга? Ходай күрсәтмәсен—букчасын ала күрмәсен тагын Анысын алмаса, тик торганда кыйнап китүе дә бар. Ул мескен букчасын кысыбрак тотты да, янга борылып, курка-курка каранып, тиз-тиз атлап китте.
Ни булган аңа? Ата-анасы кая киткән? Ходай белсен. Алсу иреннәре күгәргән-агарган. Кайчандыр янып торган шат күзләре тоныкланып, гомерлеккә төссезләнеп калган.
Көлчә Гомәрнен күкрәген көйдерә. Ул кулын куенына тыкты. Тик җөрьәт итмәде. Юк! Кыюсызлык туктатты аны. Әйтерсең лә, бөтен кеше күз алдында ниндидер ярамаган бер эш эшләргә теләде. Оялып кына түшеннән ал да суз. Кемгә? Анамы? Мөмкин түгел эш бу. Оятсызлык. Гомәр аны башка бер тапкыр да күрмәде, әмма гомере буе хәтерендә калдырды. Тормыш дигәнең әкренләп ана да кырын карый башлады. Күз яшьләренә тыгылып өенә кайтканда, ул көлчәне башка хәерчегә—мескен бер карчыкка бирде.
Дулкын юеш комга ябырыла да алдагы дулкыннар ясаган бизәкне юкка чыгара һәм үзе үк башка, элеккесенә охшамаган яна бизәк төшерә. Иске ярага ятып, яна яра анын төсен үзгәртә.
Югалтуларны кире кайтарыр чара юк! Һәрберсе йөрәктән үзенекен, кабатланмасны алып китә. Табыш та. югалтуны тулыландырмастан, йөрәктә үз урынын, бәлкем әле мөһимрәк тә урынны ал. Әмма югалту—бөтенләй үк мәхрүм калу түгел. Һәрбер югалту күңелдә эз калдыра. Һәм яна эз, анын өстенә ятып, башка берсен, өченчесен тудыра. Тормыш тәҗрибәсе әнә шулай арта бара.
Бәлхтән яна мөгаллим, шәех Нәзир Мөхәммәт Мансур килде. Тыныч холыклы һәм сүзгә саран, әмма жор телле ул. Искиткеч акыллы. Бүгеннән башлап Гомәргә анын гаҗәеп тирән акылы хәзинәсеннән тарихка күмелгән сөякләрне казып алырга, тел белеме энҗе
кануннары зирәклекләрен эләктереп калырга тырышырга туры киләчәк.
Мәдрәсәдә Гомәргә. әтисенен һонәрен искә алып. Чатырчы дигән кушамат тактылар («хәйям* гарәпчә чатыр дигәнне анлата) Һәм б\ сүз ана бөтен гомеренә берегеп калды.
Улын укытырга акча кызганмыйча. Ибраһим оста ни нәрсәгә ирешергә теләде сон?
Ул аны хокук белгече итәргә теләде.
Ул аны дин белгече итәргә омтылды.
Ул аны мөхтәрәм дин әһелләре арасында күрергә хыялланды
Әмма ул анын астрология белән шөгыльләнүенә дә каршы килмәде Аллам сакласын, йолдыз белгечләре—абруйлы кешеләр. Кайчан да булса Гомәрнен нинди дә булса вилаятнен (патшаныкы турында уйлау да гөнаһ) бай сараена эләгүе ихтимал. Беркемгә билгесез чатырчы, күр дә тор. көнче күршеләренен күз алдында күккә күтәрелер әле Алгебра, геометрияме? Ходаем, үзен ярлыка! Ярый сон. мөгаен, алары да файдалыдыр Мирас турындагы буталчык бәхәсләр. жир кишәрлекләрен бүлү вакытында, салымнарны, бурычларны һәм башка түләүләрне исәпләгәндә, зур биналар һәм каналлар төзегәндә, мөгаен, аларсыз да булмыйдыр Тик. монысы инде анын акылына сыешып бетми, артык томанлылар. Кирәкләре бар иде' Акчан булса, аны алгебрасыз да исәпләп, тотып була. Һәм тагын табигать фәннәре Алары ниемә кирәк инде? Ходаем, үзен ярлыка. Икмәк икмәк инде ул. таш—таш. Шулай да әйтегез әле. зинһар, нишләп шундый мөхтәрәм аталардан шундый тинтәк уллар туа? Гомәр барыннан да бигрәк математика белән, җисемнәрнен ачык һәм яшерен сыйфатлары белән кызыксына
Тарих, хокук, тел белеме?
Их. хөрмәтле әти кеше! Аларны Гомәр көч сарыф итмичә дә үзләштерә. Алар үзләреннән-үзләре аңлашыла. Әйтерсең лә. алар анын миендә туган чагыңда ук булган да, менә хәзер кирәкле китапка күз тошерүен була—шундук хәтердә яңаралар Анын каравы ак таплы гадәти соры ташта күпме сер бар' Яисә я зын шул ташларны гишсп чыккан кечкенә бер үсентедә?! Аз гына уйласаң, әлеге алгебра күпме серләрне ача ала! Соңыннан у.л «Исбатлаулар турында трактатчыңда коры гына болай дип язачак: «Алгебра һәм альмукабала сәнгате—төп асылын абсолют сан һәм үлчәм тәшкил итүче фәнни сәнгать у.л»
Балачагында (балачагында гынамы сон—гомере буе!) Гомәрне алгебранын тышкы ягы. саны түгел, ә эчке, поэтик-сихри асылы жәлеп итте, сихерләде. Аңа ин гади формула да куәтле женнәр көтүен буйсындырырга сәләтле тылсымлы әфсен яки Архимедның Җирне күчәреннән кузгата алырлык таяну ноктасы булып тоелды
Әйе. фән—сәнгать. Сәнгать—фән Аларнын нигезе бер—иждди фикерләү Мәдрәсәдәге кайбер ужым бозаулары кебек аларны капма-каршы кую анын башына да килмәде Геометрия белән дә шул ук хәл.
Кушылган ике дивар—ян һәм арт дивар—һәм ерактагы аз гына чыгып торган керү урынын күргәч, бөтен бина күренешен күз алдына китереп була Әйтерсең, аны үтәли күрәсең. Бөтен дөньяны ачык сызыклар призмасы аша күрде ул. Мәсәлән, бакчаны әйләндереп алган балчык диварның ничек кирәк алай гына сыланган почмагын күрсә, ачуы килә, жаны әрни—почмак түгел, ә ниндидер кәкре-бөкре, шыксыз бер нәрсә Геометрик нәфислекне боза торган һәр нәрсә аңа гарип, күңел кайтаргыч булып тоела, жанын әрнетә
Әмма анда сәнгатьчә тою еиземлелеге дә бар Ул шәрә, кәкре ботаклы, ямьсез булып кәкрәйгән һәм тырнанган агачның диварларның, капка, гөмбәз, манараларның дөрес һәм тигез өслекләренә матур булып кушыла алуларын күрергә сәләтле
Вилаят
Ә инде йолдызларга һәм планеталарга килгәндә, жиде яшьтән үк беренче караудан ук аларнын теләсә кайсысын таба ул.
—Син үзенне алар арасында үз өендәге бакчачы кебек хис итәсең,—диде шәех Нәзир, анын бу эшен хуплап.
Астролябия—искитмәле инструмент! Карышмый һәм төгәл эшли. Аны хатын-кыз уйлап табуына ышанмассың да! Әйе, грек хатыны Ипатия чын мәгънәсендә табигать могҗизасы була. Берүзе мен иргә торырлык! Нәкъ шунын өчен үтермәделәр микән әле аны?!
Сүз дә юк, шәехнен башка сәләтле шәкертләре дә җитәрлек, әмма ул Гомәргә генә ышана. Остаз үзе дә мөселман кануннарын өйрәнергә бик үк атлыгып тормый (бер тапкыр бирелгән бит инде, күпме генә казынма— янаны аз гына да таба алмыйсын), иртәнгә чаклы йолдызларга карап утырырга әзер. Ул Гомәрне астролябия, квадрат белән эшләргә, кояшнын биеклеген билгеләргә, градусларны исәпләп чыгарырга, таблицалар белән эш итәргә өйрәтте. Изге тарих, дин һәм астрология белән шөгыльләнәләр дип исәпләнсәләр дә, математика һәм күк җисемнәре турындагы җитди фәнгә бирелсәләр, сәер мөгаллим белән сәер шәкерт ашау-эчүләрен оныталар. Әйе, исәп-хисап алып барыла торган такталарга сибү өчен юл тузаны аз тотылмады.
Дөрес, йолдызлар буенча фаразлауга да игътибар бирелде. Кайчандыр кирәк булачак! Шушы безнен гасырда ук. Беруни да әйткән бит: «Астроном исеме алу өчен, телисеңме, юкмы, астрологияне дә белергә кирәк»,—дигән.
Мисалга Үгезбозау йолдызлыгыннан кызгылтрак Альдебаран йолдызын алыйк. Үзенен табигате буенча ул Миррихка (Марска) туганрак, тискәре йогынты ясый. Саксызлык күрсәтеп, әлеге мәкерле йолдыз астында туган бичаракай гөнаһ эшләү түгел, як-ягына карамыйча төкерергә дә курыксын! Ә юкса бит ниндидер бер ташландык планетада мәгьнәсез яшәп ятучы ике аяклы бөҗәкләрдә йолдызларның ни эше бар инде?!
Йолдызлы төннәрдә мәдрәсә түбәсендә куркыныч та, кызык та. Күк йөзе кристаллар сибелгән гаять зур кара-зәнгәр пыяланы хәтерләтә. Йолдызлар һәрвакыт хәрәкәтсез Котып йолдыз тирәли сәгать саен сулдан унга, астан өскә, уннан сулга, өстән аска хәрәкәтләнәләр. Үтә күренмәле салкын төпсезлектә югалып калган Гомәр калтырана. Каян һәм кая баралар бу йолдызлар? Ни өчен? Алар артында ниләр бар? Йолдызлар кәкре сызыктан чиксезлеккә таба баралар һәм элеккечә үк якты җемелдиләр. Әмма аларны барыбер тотып булмаганлыктан, йолдызлар турында онытып, Гомәр җирдә кеше башкара торган эшләр белән шөгыльләнергә булды. Моңа аны эчке халәте мәҗбүр итте. Син ничаклы гына укымышлы һәм акыллы булма, хайвани хисләреннән барыбер беркая да китә алмыйсың.
Ундүрт яшендә танымаслык булып үзгәрде ул. Җилкәләре кинәйде, колга кебек озынайды. Ул инде бөтенләй башка Гомәр иде. Түзеп тора алмаслык оятсыз, рәхимсез сугыш чукмары һәм хәтта ахмаклык та бар үзендә. Егет күрше кызларына, бигрәк тә өлкәнрәк хатыннарга, аларнын корсак һәм билләренә күз ата башлады. Битендә кызгылт тимгелләр барлыкка килде.
Эссе көннәрнең берсендә ул, үзенә урын таба алмыйча, әтисенең осгаханәсенә керде. Алачык тәбәнәк, кысан бүлемтекләрдән тора, аларда өлкән яшьтәге ирләр, карчыклар, ә аерым бүлмәләрдә яшь хатыннар һәм кызлар эшли. Биредә буйлы-буйлы, ак. кара, җәй өчен—киҗе-мамыктан көрдләр, гарәп, бәлжүк, чегәннәр өчен—йоннан, күренекле кешеләр өчен хәтта ефәктән чатырлар тегәләр.
Ул нишләптер хатын-кызлар ягына керде. Эшләүчеләр шундук йөзләрен капладылар. Тик егерме җиде яшьләрдәге тол хатын Фәйрүзә генә ачык йөз белән калды. Ул мона хокуклы: әле кыз вакытында,
Анар кебек кызгыл т-алсу йөз. искитмәле кыйгач кара каш. өске иренендә кара ион бөртекләре. Ул, шундук шатланып
—Гомәр!—дип кычкырды — Бездә күптәннән булганын юк тае. Бөтенләй укуга бирелден син! Кара инде, ничек үскәнсен. чын егет булгансың!
Ана кара-конгырт. акыллы күзләре белән карады да. малайнын тиле, комсыз, таләпчән туп-туры карашын күреп, кызарып, башын тае Калын иреннәре дерелдәп, тулы күкрәге селкенеп куйды Күрәсен. иртәдән бирле аякларын бөкләп, иске киез астындагы тигезсез җир идән катылыгын тоеп утыру туйдыргандыр
Булды! Инде алар болай гына аерыла алмыйлар. Нидер көтеп, ул анын тирәсендә чуалды, алар шундук сүзсез килештеләр Фәйрүзәнең куллары калтырый. Зур энә белән бармагына кадады
—Кала хакиме атлас чатыр тегәргә кушкан иде.—диде ул әкрен генә, сәер уйчанлык белән һәм үз-үзен тыңлагандай Аннары ягымлы пышылдауга күчте.—Бүген иртән без аны тегеп бетердек —Аннары кинәт карлыккан тавыш белән:—Күрәсен киләме?—дип сорады —Чоланда ул.
Тәкате калмаган үсмер:
—Тизрәк, тизрәк!—диде.
Менә шулай. Йолдызлар алар җирлә дә бар. Эзли белсән. әлбәттә. Фәйрүзәнең теш эзләре Гомәрнен кулбашында озак төзәлмәде. анын каравы йөрәктә яралар калмады Яратты ул Фәйрүзәне Үзенчә яратты Ана үзенчә тугрылыклы да булды. Ягъни башбирмәс һәм тәкәббер кыяфәттә гомерлеккә ташлап чыгып китте дә. озак та үтми, гаепле кыяфәггә кире килде
Уналты яшендә Гомәр инде чын ир иде. Өстәвенә яхшы табиб, пешекче һәм музыкант. Астрономиянеме? Беләбез аны. Математикамы? Анысына да геш үтә. Көнчыгыш фәлсәфәсе? Таныш ул безгә. Шулай ук Коръән дә. әлбәттә Шактый шигъри ул Коръән. Анын теле ритмлы, көйле, әмма үксүле. күнелне әллә нишләтә. Коръәннең аятьләре ярсулы, куркыта. Гомәр күңеленә шагыйрьләр шагыйре Рудаки шигырьләре, бигрәк тә анын ялкынлы дүртьюллыклары якын
Мәдрәсә шәкертләре каяндыр җәтмә таптылар һәм шәһәр читендәге елгада балык сөзәргә, бер үк вакытта чинар агачы астында мәжлес оештырырга сүз куештылар.
Гомәрне дә үзләре белән барырга күндерделәр Кызыгып, ул алар белән бер-ике тапкыр барган иде инде. Хәтта шәраб та эчте, ә аннары авыру карт кебек ни үле. ни тере йөрде. Анын ашказаны шәрабне кабу л итми Ә бу юлы ул җиңел генә риза булды. Ә ник карышырга'” Бар ла әйбәт -өйдә лә. мәдрәсәдә дә. Саулыгы менә дигән. Ул инде зур. чибәр егет Һәр нна көн аңа уңыш алып килә.
Күңел ачу турыңдагы мавыктыргыч гәп уңаена хуш исте кыяр кетердәтеп, яшьләр төркеме шәһәр капкасына якынлашты. Аларнын күзләрендә иртәләгән җәй күге төсе чагыла иде.
Әмма капка янында Гомәргә кемдер дәште
—Әй, кайда югалып йөрисен син?—Анын янына күрше малае килде Өеңә йөгер, әниенә әллә ни булган анда
—Нәрсә?—Гомәргә эсселе-суыклы булып китте.
Һәм таг ын теге вакытта. Фирүзгән юлында Әхмәт һәлак булгандагы кебек, башы сәер шаулый, аяклары калтырый, җаны әрни башлады Ул өеннән өченче көн үк киткән иде. һәм анын күз алдына яшел үләндәге кы >ыл күлдәвек эчендә хихахайлап көлеп торучы кара шайтан пәнда булды —Акылыннан шашкан бугай. Чәчләрен иолка Битен тырнап бетергән Кулларын тешләгән, күлмәген ерткалаглн. Үзе һаман саен -Икта-дип кычкыра.
—Икта?—дип очкылык тотып сорады Гомәр. Ул әле генә кыяр тешләп капкан иде, авызындагы шул таш кебек әче кисәкне чәйни дә, йота да алмыйча басып торды.—Каян?
—Өенә йөгер, шунда белерсен.
Хуш, чинар астындагы күнелле ял урыны! Гомәр кыяр кисәген юл тузанына ташлады, авызындагы әче тәмне төкерде һәм. дусларына берни дә әйтмичә, хәтта саубуллашып та тормастан. мескен кыяфәттә өенә йөгерде.
Зур ишегалды капкасы янында жыелып торган күршеләрен күрде. Алар зәһәрлек белән пышылдашалар иде Аны күрүгә, тындылар. Мәет озаткандагы кебек. Гомәрнен аркасыннан салкын калтырану йөгереп үтте Кемнеңдер кулында сенлесе акырып елый. Бер ел элек анын сенлесе туды, һәм, Гомәрнен үтенечен искә алып, ана Гөлмохтар дигән исем куштылар. Кыз ана үрелде. Гомәр аны кулына алды, күкрәгенә кысты һәм алпан-тилпән өйгә таба атлады.
—Бәхетсез баш. кая олактын? Күрәсен, чынлап та сукбайга әверелгәнсен бугай син.—Чәче-башы тузган, кара янган, борыны һәм йөзе тырналып беткән, әйтерсен лә. әле генә капка төбендәге төркем кыйнаган. Әнисе аны карангы, усал караш белән каршылады.—Әтиең янына бар, остаханәдә ул. Кызым, кил мина. Кил, балам, курыкма. Мин тынычландым инде.
Ишегалды ат тизәге, печән калдыклары белән пычранып беткән. Мондый хәлнен аларда гомердә дә булганы юк иде. Хорасанлылар—пөхтә халык. Улын күреп. Ибраһим урыныннан торды, аңа таба килә башлады һәм, кыенсынып кына мышкылдап, башын анын иңбашына куйды.
—Әти, ни булды?
Ибраһим якында дәшми-нитми торган эшчеләргә куркып карады.
—Аһ. улыкаем! Гөнаһларыбыз өчен Аллаһы каргады. Остаханәне... иктага алалар.
Гомәр белә: икта—яхшы хезмәте өчен кемнең дә булса берәүнең ха-кимияттән алган бүләге. Иктага гадәттә чәчүлек җирләрен бирәләр, һәм анын хуҗасы—иктидар—элек җәмәгать казнага керткән акчаны яки азык- төлекне үз файдасына ала. Әмма иктага төрле сәүдә һәм һөнәр биналарыннан—мунча. тегермән, базардагы кибеттән, кәрван-сарайлардан, остаханәләрдән һәм хәтта тулы бер каладан яки вилаяттән керә торган керемнәр дә бирелә. Күрсәткән хезмәткә карап.
—Иктадар бит... ул үзе.—Ибраһим куркып тагын тирә-ягына каранды,—ул., үзе теләгәнчә эшли. Безнен иктадар—күрекле сәлҗүк түрәсе. Ничек әле? Рыс... Рысбәк. Иртәнге якта бер төркем башки.. кыю сугышчылары белән килде. Ходаем, ярлыка! Мина камчысы белән сукты. «Өйне бушатыгыз!»—дип таләп итә. Янәсе, карт анасын һәм калада яшәргә теләгән туган-тумачасын безнен йортка кертмәкче. Ә без дүртәүләп остаханә чоланында яшәргә тиеш булабыз.
Гомәр иренен тешләде: менә ничек?! Сократ, Платон һәм Аристотельнен өчесен бергә кушып, алардан өч тапкыр акыллырак булсаң да, йолдызлар турында барысын да белү генә түгел, аларны йөз тапкыр әйләнеп кайтсан да, Веганы үз борыны астында ялтыраган майкасыннан аера белмәгән бер пычрак йолкыш, барыбер өенә бәреп кереп, сине аннан куып чыгарырга хаклы.
—Йә Хода!—дип авыр сулады Ибраһим —Өстәвенә әле ул иртәнгә мен алтын әзерләп куярга куша. Каян алыйм мин аны? Мин кем—бай сәүдәгәрме, йә булмаса кенәзме? Алла кушса, биш йөз динар җыярмын, ә меңне—юк. Аллаһынын рөхсәте бар икән—башымны киссен. Берни эшләп тә булмый, улым, язмыш шундыйдыр инде, түзәргә кирәк.
—Бәлкем әле башынны кистерер өчен түмәр дә әзерләп куярсын?—диде Гомәр, анын куркаклыгына, хайваннарча күндәмлегенә гаҗәпләнеп.— Балтасын да алдан кайрап бирерсең?!
—Шәһәр башлыгына бар, ярдәм сора.
—Бардым инде, улым, бардым!—Баш очындагы элмәккә карагандай. Ибраһим, коты очып, күзләрен акайтты —Баш казый салжүккә минем остаханәне шунын коткысы буенча атаган да инде. Рысбәкнен солтан мөһере сугылган кәгазе бар. Безне әнә шул каһәр суккыры кәгазьгә язганнар Көнчеллек ниләр генә эшләтми?!
—Ничә елга?
-Ун.
Әйе, эшләр хорти Монда чәченне йолкып, күлмәгенне ертып кына калмассын, ачуыннан йөрәгенә чаклы күкрәгенне ярып ташларсын Икта— вакытлыча бүләк, кулында хакимият барда комсыз иктадар остаханәдән мөмкин булганнын барысын да сыгып калырга тырышачак. Һәм төрле ысупар белән. Ун елда ул табышлы остаханәне бөлгенлеккә төшерәчәк һәм Ибраһимның гаиләсен кабергә кертәчәк.
Гомәр күңелсезләнеп тирә-ягына карады. Эшчеләр күзендә—аптыраш. Ибраһим, әлбәттә, саран хужа, шулай да ул—үз кеше Чит кешедән— сәлжүктән —яхш ы рак.
— Ә Фәйрүзә кая?—дип борчылып сорады Гомәр. аны башкалар ара-сында күрмәгәч.
—Алып китте, иктадар алып китте!—Ибраһим кулын селтәде —Беренче генә көн әле, ә шулай да башланды инде
—Аһ!—Үзенекенә охшамаган ниндидер чыелдык тавыш Гомәрнен аяклары тынламас булды. Кинәт хәле бетеп, ул остаханәбаганасына тотынды һәм. анын тупас ботаг ына башын бәреп, аска таба шуышты Бәрелгән баш чүмеченнән муенга кан ага башлады. Фәйрүзә югалуга, анын өчен нәрсәдер юкка чыкты
—Улым,—диде Ибраһим авыр гына.—мин сине укытыр өчен күп акча тоттым. Хәзер инде син үз-үзенә ярдәм итәргә тиеш Үзенә һәм мина. Хезмәткә керү турында уйларга вакыт түгел микән сина?
Ә Гомәрнен үз кайгысы:
—Ул чоланга без барыбыз да ничек сыярбыз икән ' Фәйрүзә белән ул анда ничә тапкыр булды сон? Юк. ул анда яши алмый
—Чоланда яшәү яшәү түгел инде, әлбәттә,—дип жәлләде анын сүзен Ибраһим —Әниен мыгырдый, сенелен шыншый. Анда ничек укымак һәм язмак кирәк! Менә нәрсә Мәдрәсә хөҗрәсенә күч син Юк. уйлый күрмә, мин сине кумыйм, әмма анда сина унайлырак булачак Бераз акча бирермен, ярты елга алдан түләп куй да яши бир рәхәтләнеп. Әмма безне онытма Ризамы ’
Әйе. Ибраһим аны кумый, әлбәттә. Әмма әтисенен анын белән шулай җиңел аерылышуы рәнҗетә егетне. Шул ук вакытта үзен генә яшәү, үз юлынны башлау да кызыктыра
Оясыннан очып чыгарга әзерләнгән кош баласы кебек куркыныч та. тизрәк канатларны да ныгытасы килә. Алда—тулы бер дөнья
—Рәхмәт!—Гомәрнен күзләре яшьләнде - Риза. Әйбәт булачак бу Әмма син дә мине бәла килгәч сездән кача дип уйлама
-Их. улым! Мин барын да анлыим Мин кем ’ Ярлы һәм томана бер чатырчы Минем кебекләр—дөнья тулы Ә син бөтенләй башка Бүтәннәр кебек түгел Күрәм мин Башыбызга бу бәла килмәсә. чыгара идем мин сине үзеңнең йолдызларына. Әмма хәзер
Алар өстенә нинди зур бәхетсезлек килгәнен урамга чыккач кына тулысынча төшенде ул. Башы катгы анын Ю.лда барганда Гомәр әрем әчесен тойгандай исенә төшерде:
Имансыз бу дөньяга өмет итү Ахмак кешедән акыл көтү
Катран бине Мансур шигыре. Шагыйрь Тәбризне нигезенә кадәр җимергән җир тетрәүне сурәтли. Иминлеге, байлыгы һәм камиллеге ягыннан ана тиң каланы бер офыктан икенчесенә кадәр эзләсәң дә табу мөмкин булмый. Һәркем үзе теләгәнне эшли: берсе Аллага, икенчесе халыкка хезмәт итә. Өченчесе дан артыннан, дүртенчесе байлык артыннан куа. һәм бер мизгелдә җир ярыла, елгалар ярларыннан чыга, түбән урыннар югары күтәрелә, таулар ишелә. Икенче бер кешегә: <• Елама!»—дип әйтерлек бер генә кеше дә калмый.
Ибраһим гаиләсе белән дә Тәбриздә җир тетрәгән кебек хәл булды.
Рухы сынган, канаты каерылган Гомәр кичен шәраб сорап танышларына үзе барды. Күп эчте. Начар йоклады. Иртән үзен кыйналган кебек хис итте.
Ни үле. ни тере хәлендә ул шәех Нәзир янына китте. Ә эчендә, әйтерсең лә. ачык яра. кайнар күмер кебек яндыра. Иске келәмгә утырып, дөресрәге, хәлсез егылып, башын тезләренә куйды һәм. телен көчкә әйләндереп, тотлыга-тотлыга, остазына өйдәге хәлләрне сөйләде. Хәзер ул үз көнен үзе күрергә тиеш.
—Әйе-е!—дип авыр сулады шәех.—Безне игелекле ислам илеңдә тагын ниләр көтә икән0 Улым!—диде ул. хөҗрә буйлап йөренеп.—Син ин жинел фәнне— табигать белемен үзләштердең. Ургача фәнне—математиканы да һәм иң югары фәнне—метафизиканы да. Син бүгенге гыйлемнең барлык өлкәләреннән дә хәбәрдар. Син аларны хәзер кайда файдалана аласын? Мөгаллимлеккә бар. Мәктәптә җиде яшьлек базаларны теләсә кем укырга, язарга, санарга өйрәтә ала. Мин сина хезмәт урыны бирсеннәр дип әйтермен. Баюын байый алмассын. әмма иписез дә утырмассың. Минем кинәшне тот. Дөньялар рәтләнгәнчегә кадәр. Бәлкем.—ул күңелсез генә елмаеп куйды.—кайчан да булса Нишапурнын баш казые булырсың да үзең, теләгәнне иктага алырсың.
— Юк —Гомәр иелгән башын какты. Анын күнеле болгана иде.—Миннән андый кеше чыкмас...
Укытырга? Котылу бу! Әмма кайгы һәм махмыр баскан Гомәр шатлану сәләтен югалткан иде. Бары тик: «Ярар»,—гына диде дә карашын караңгы почмакка текәде. Талчыккан йөзендә—битарафлык, юеш күзләрендә— сүрәнлек, корыган иреннәре әкрен генә нидер пышылдый. Әйтерсең лә. онытылган доганы исенә төшерә.
Ул авыр сулады һәм тонык тавыш белән әйтте:
Шәкерт булдык, остазга чыктык.
Белем алдык, шәкертләр күпме таптык.
—Карале, син бит шагыйрь икәнсен!—дип гаҗәпләнеп әйтте шәех.— Искитмәле. Туктале!—Һәм ул өченче юлны әйтте:
Ирештек нәрсәгә, җирдән яралып?
Гомәр күзләрен дә күтәрмичә, үз-үзен белештерми җавап бирде:
Черергә дип кабаттан җиргә яттык.1
Акрын кыймылдаучы малайлардан көлгән дүртьюллыкларны санамаганда, бу анын беренче шигыре иде.
—Кайгырма!—дип юатты шәех үзенен шәкертен.—Алла боерса, харап булмабыз.—Аннары якын итеп әйтте:—Мин дә шигырьләр язам. Тик аларны яндыра барам. Беркемгә дә укымыйм. Син дә укыма. Безнең заманда шигырь язу—хәтәр эш.
Махмырдан азрак айну өчен берничә көн кирәк булды Гомәргә. Нигә
Робагыйларның кайберләре Н Арсланов тәрҗемәсендә бирелә. (Тәрҗемәче иск )
; Кебаб киптерелгән ит.
дип үз-үзен агуларга иде инде ана'1 Чиркангыч. Ул эти-әнисенен хатен белергә һәм шунда беррәттән сөтле аш һәм киптерелгән кебаб- ашарга дип килде. Файдасы тия, диләр
Ана остаханәгә туп-туры урамнан, икенче капкадан керәсе калган икән. Әмма аяклары гадәт буенча аны зур ишегалдына алып килде Авыр капканын кече капкасын ачып керсә, каршында колаклары һәм койрыгы киселгән сары зур эт тора.
Ярый әле Гомәр кулына юан кызыл таяк тоткан иде (хәзер бит ул мөгаллим, җитдирәк күренергә тиеш), юкса ишегалдына тулган бүре аулаучы зур гәүдате дала этләреннән котыла алмаган булыр иде
Шунда ук корылган киез тирмәдән явыз чырайлы, кысык күзле кешеләр кычкыра-кычкыра йөгереп чыга башлады. Ходаем! Ул бит монда ят кеше Үзенен туган йортында ят. Гомәр урам аша остаханәгә кереп китәргә чак өлгерде Куып җитсәләр, кыйнарлар яки үтерерләр үк иде
Остаханәнен кече ишегалдына биналар арасындагы тар аралык иттә Шуна күрә Гомәрне беркем дә күрмәде Ул диварга аркасы белән терәлде, башын аска иде. Эчкәннән сон әле ныгып җитмәгән гәүдәсе тирләп чыкты. Ятып хәл аласы килде.
—Гомәр.
Анын алдында—кем уйлаган—Фәйрүзә!..
—Син?—дип гаҗәпләнеп сорады Гомәр
—Күргәненчә—мин — Хырылдыклы түбән, ят тавыш — Ахириләремне башкаларны да... күрергә дин килдем
Гомәр сәерсенеп Фәйрүзәгә карап торды Өстендә шәһәр казые хатыннарыныкы кебек (Гомәр бервакыт базарда күргән иде адарны) кыйммәтле атлас күлмәк. Шулай ук һинд хушбуй исләре анкып тора. Менә ничек үләргә кешене эре гүрәнен кәнизәге булу!
Фәйрүзә ябыккан—йөзе дә, инсәләре дә. Ә таз сөякләре кинәеп киткән кебек. Ак яңагында (элек кызгылт иде)—зур мин. Каян килгән ул—Гомәр аны хәтерләми. Буянган, хәсис, матурланырга тырышкан Күп үбешкән иреннәрендә—тиле көлемсерәү Үпкате колемсерәү. Әмма ин әшәкесе—күзләр Аларда башка ир рәхәгенен серләрен белгән хатыннын өстенлеге. лонья1а мыскыллы карашы чагыла.
—Үтерәм!
Коньяк кешеләрендә була торган кара көнчеллек күкрәктә икмәк пешерә торган мичтәге ялкын кебек дорләп, кайнар төтен белән бергә Гомәрнен башына китереп сукты, күзләрен томалады һәм иреннәрен очкан кол кебек күгелҗем күбек белән каплады. Ул котырынып таягы белән кизәнде.
Шундук ялварулы пышылдау ишетелде:
—Сук, кадерлем. кыйна! Һәм алып кит мине кая да булса, яшер Син уйлама., канәгать булып кыланам гына мин Бөтенесенә үч итеп, үз-үземә үч итеп Оят мина, оят Миннән бөтенесе йөз чөерә Ә ни гаебем бар минем’
Кая алып китсен ул аны. кая яшерсен "
— Күземнән югал!—диде Гомәр коры гына һәм. әти-әнисен дә күрмичә, китеп барды
Фәйрүзә анын артыннан тавышсыз-нисез тенә елап калды Г лейлеме сон ул анын алдында? Әлбәттә. Ә ни өчен? Үзе теләп түгел бит Шулай килеп чыкты Ә ни өчен болай түгел, шулай килеп чыкты сон’ Мона кем гаепле?
Бу ломья гел табышмак, бер чара юк.
Хакимнәр фикерен аңларлык чара юк.
Шәраб эч—пәйла булсын җирдә җәннәт,
Ә үлгәч—йә ксрәсен анда, йә юк.
Төнлә ул күнелләре күтәренке дуслары белән тагын күп итеп шәраб эчте. Шәраб күп азык сорамый, зәһәрлекне баса һәм тиз кызып китүче кешеләр өчен файдалы.
Тыныч тормыш әнә шулай юкка чыкты. Әмма кипкән күл сазлыгының тозлы ләменә күкрәк турыннан кереп батсаң, тагын да тирәнрәк түгелдер монда, дип уйлама. Бервакыт (Гомәр инде дүртенче елын укыта) мәдрәсәнең иркен ишегалдыннан үтеп барганда, ул биредә дин белемен укытучы ике галим белән очрашты.
Кулын күкрәгенә куеп, тиешенчә баш иеп, ул алар яныннан тыйнак кынаугеп китте һәм үз артыңда:
—Иә Хода! Бездә математиклар, табиб, табигать фәне белгечләре чебеннәр кебек күбәйде,—дигәнне ишетте.
Почмакка борылып, Гомәр диварга сыенды да игътибар белән тынлый
башлады.
—Барлык шәкертләр алар ягына күчте,—дип авыр сулады икенчесе.— Икмәк, май, инжир алып киләләр. Ә без мескеннәрдә беркемнең бернинди эше юк. Яшьләр изге китаптан йөз чөерде. Йолдызлар, саннар бир син аларга.—Бераз дәшми торгач, зәһәрлек белән дәвам иттерде:—Ә бит мөселман илендә яшибез.
Гомәр бу сөйләшүне Нәзиргә җиткерде.
—Яхшылыкка түгел бу!—Зур тәҗрибәле шәехнең йөзе караңгыланды.— Акыл тынычлыкны ярата һәм ул мәрхәмәтле. Томаналык исә сугыш тели һәм мәрхәмәтсез. Акыл үзенен асылы белән игелекле һәм үзен фәкать үзенең барлыгы белән генә раслый. Томаналык исә—сукыр. Рәхимсез вә шәфкатьсезлектән гайре тагын ни белән раслый ала ул үзен? Син түбәгә башка менмә. Астролябияңне әтиен остаханәсенә илтеп, яхшылап яшереп куй. Математика буенча китапларыңны, шулай ук Беруни һәм аеруча Әбугалисина китапларын да яшер. Актарыначаклар. Хөҗрәдә Коръәнне, кануннар җыелмасын, шуның ишеләрне калдыр. Үзең беләсен...
—Беләм.
—һәм бер генә намазны да калдырма.
Бәлки шушы чара саклап калгандыр әле Гомәр белән шәех Нәзирнен гомерен. Берничә көн үтүгә, мәдрәсәгә сәлҗүк башкисәрләре бәреп керде. Аларны бирегә кыйммәтле, алтын белән чигелгән, даладагыча тоз-тир исенә баткан иләмсез зур гәүдәле, симез җайдак алып килде. Ул сугышчылар арасында тау аюы сыртланнар көтүендә күренеп торган кебек аерылып тора иде.
—Рысбәк!—дип кычкырды сугышчылардан берәү.—Бөтенесен дә алыйкмы?
—Бөтенесен дә түгел, ахмак!—диде карлыккан башлык —Әйттеләр бит: дин белгечләренә тимәскә. Исемлек—баш шәехтә. Кемне алырга кирәклеген ул әйтер.
Рысбәк? Гомәр юан төрекмәнгә дошман итеп карады. Менә ул—талаучы һәм... көндәш. Һе!
Гаҗәп, нигә кирәк икән кешегә бу кадәр май? Симез тәкә, симез үгез— анысы яхшы. Аларнын кыйммәте һәм бәһасе дә симезлектә. Ә бу ирдә— колач җитмәс корсак, искитмәле арт сан... тьфү, карарга чирканыч! Дөя үркәчләрендәге кебек запасмы? Шулай булса икән! Кичкә кадәр ашарга бирми кара син ана—акырып үлә башлаячак, мәхлук. Вакытлар үтү белән, суалчаннарга азык булыр өчен шушы кадәр май тупларга кеше хезмәтенең күпме җимешен эшкәртергә кирәк булды икән—бу хакта хәтта уйларга да куркыныч.
Дәвамы киләсе саннарда