Логотип Казан Утлары
Шигърият

БЕЗНЕҢ НӘСЕЛ СЫНМАС, СЫНАТМАС...


Кирәк...
Кайчак аяк чалмасыннар өчен,
Кирәк көчең, кирәк куәтең: Көрәшләрдә җиңгән яхшы аңлый Гаделлекнең чыл-чын кыйммәтен.
Хисләреңдә ялгыз янмас өчен,
Кирәк дуслар, сердәш-танышың: Авырлыгын кичергәннәр белә Ишек какмый кергән сагышның.
Картлыгыңда бер үкенмәс өчен,
Кирәк намус, кирәк гакылың...
Шулай яшәгәннәр генә белә Бәяләрен яшәү хакының!
Кайчакларда
Кайчагында, белмим, ни өчендер Күктән төшкән бәхет кадерле.
Әллә инде үзе сайлап алып,
Ходай бирә мондый әмерне.
Кайчагында, Кич тә көтмәгәндә Барыр юлың кала өзелеп.
Торган кебек була шул чакларда Алда бәхетсезлек тезелеп.
Кайчакларда, үзең тоймаганда Күктән бәхет төшә ишелеп.
Нигә күктән? Җирдә туганбыз бит, Шуннан чыкканбыз бит тишелеп?
Вазыйх ФАТЫЙХОВ (1958) -шагыйрь; * Яшерен Сөю», *Кцз тимәсен кцзләрецэ», * Яфрак кцләгәсе» һ. 6. китаплар авторы. Балык Бистәсендә яши
Әле ярый, кайчак, көтмәгәндә Бәхет төшә, төшә күкләрдән!
Шул бәхеткә килеп сыенасын.
Җирдә чикне узьт киткәндә.
Яшьлек шаяруы
Җепшек карлар ата идем снна. Яратып һәм һәрчак үз итеп...
Тоя идең бугай тимәсен дә.
Куя идең серле күз сирпеп.
Ә мин ата идем алларына.
Озата кала иде карларым.
Тоя идем җылы н>рларыңны.
Син дә сизә иден мин барын...
һаман язын, җепшек кардан атлап. Ки ләм яшьлек үткән урамга:
Карлар атам... Әмма сиңа тияр Карларымны йоткан бу раннар...
Гомерләр үтә икән ул...
Кем баласы, кемнеке син? днеп. Җелекләргә үтте карт-коры.
Ничек инде белмисез ди. мин бит Рәхиләнең бердәнбер улы?
Мыек чыккач, егет булгач та әле Тилмерттеләр мине карт-коры...
Танымыйсыз әллә. Вазыйх бнт мин Бай Сәлахи мулла оньпы!
...Авыл урамнарын әйләнгәлим.
Иик күренсен берәр карт-коры?.. Бала-чага исәнләшеп уза.
Сорап калам: «Син соң кем улы?!*.
Хушлашканчы белмәссез дә кебек Җаным көчен, тәнем халәтен:
Мин яшимен меңнәр уе белән... Ходай әйтә: бу бнт сәләтең!
Ә мин риза меңнәр җаны хакына Үз җанымны бүләк итәргә Офыклардан тик кайтаваз килер: .Алыштырма җаның бүтәнгә!
Без килдек тә китеп барабыздыр. Бер күргәннәр безне онытмас! Үлгәндә дә у чларымнан тамар Холкым-каным. гомер үч тотмас!
Бер учымда язмыш. Сөю, Бер учымда иҗатым: Учларымны Сезгә ачам. Бүләк итәм җыр-атым.
Бер учымда үткәннәрем. Бер учымда үтәсем:
Сезгә ачам учларымны. Килә уртак итәсем.
Учларымда, куш учымда Шатлыгым, сагышларым. Мин бәхетле, үз иткәнгә Шигърият язмышларын...
Бер учымда гомер юлым. Бер учымда дәвамым. Чын бәхетнең ни икәнен Яши-яши аңладым,
Туган якта аңладым.
Уйламагыз әле. без көчсез дип. Әйтер сүзләр безнең алда әле. Безнең атлар чабышларга әзер: Бер минутлык кына ялда әле...
Кузгалырбыз, тузаннарда калыр Бер тиенгә тормас язмышлар. Ярый әле димен. бу, дөньяда Акыл көчен сынар ярыш бар!
Мин көрәшәм әле. көчем җитәр. Безнең нәсел сынмас, сынатмас. Башын горур ияр игәндә дә. Дәрәҗәсен ләкин югалтмас!