Логотип Казан Утлары
Публицистика

Берлекнең яңа әгъзалары


Фәрит Бәширов
Бәширов Фәрит Кәрим улы 1958 елның 30 ноябрендә Арча районы Шекә
авылында туган. Башта үз авылында сигезьеллык мәктәптә, аннары Шушмабаш
урта мәктәбендә белем ала.
1976—1981 елларда Казан дәүләт университетының
тарих-филология факультетында укый. Аннары СССР
Фәннәр Академиясенең Казан филиалы Г Ибраһнмов
исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институты
каршында аспирантура уза. 1989 елда Гали Халит
җитәкчелегендә «Яңа заман татар романы формалашу
(XIX йөз ахыры—XX йөз башы)» дигән темага
кандидатлык диссертациясе яклый. 2002 елда «XX йөз
башы татар прозасының үсеш этаплары» дигән темага
диссертация яклап филология фәннәре докторы дигән
дәрәҗәгә ия була.
1984—2003 елларда Татарстан Фәннәр Академиясе
Г Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать
институтының әдәбият белеме бүлегендә кече фәнни
хезмәткәр, фәнни хезмәткәр, өлкән гыйльми хезмәт-
кәр булып эшли. 2003 елдан Татарстан китап нәшриятында бүлек мөдире, соңрак
«Матбугат йорты» нәшриятында редактор Вазыйфаларын башкара Республикада
чыга торган газета-журналларда фәнни, тәнкыйди мәкаләләр, язмалар белән даими
чыгышлар ясый.
Иҗат эшен төп ике юнәлештә алып бара. Беренче тармак—әдәбият фәне өлкәсе
әдәбият тарихы, әдәби процесс. XIX йознен икенче яртысында һәм XX гасырда
прозанын үсеш этаплары, классик әдипләрнең иҗат портретлары; икенче тармак
әдәби тәнкыйть өлкәсе: бүгенге әдәби-мәдәни хәрәкәт, әдәби жанрларның торышы,
заман язучысының иҗат үзенчәлеге. Нәтиҗәдә ике китабы дөнья күрә: «Сөйлә,
каләм! (Әдәби уйланулар, тәнкыйть мәкаләләре, рецензияләр)» Казан. 2001; «XX
йөз башы татар прозасы»—Казан, 2002.
1988 елда Дубултыда (Латвия Республикасы) уздырылган Ботенроссия
тәнкыйтьчеләр семинарында катнаша.
Әдәби мирасны укучыга кайтаруга үзеннән өлеш кертә. Башлыча, Г. Ибраһи-
мовнын «Адәмнәр», С. Сүнчәләйнен «Күл—күз яше» исемле әсәрләре шундый-
лардан 80 нән артык фәнни хезмәт авторы.
2006 елны Кабул итү комиссиясе карары нигезендә (тәкъдимнамә язучылар.
Ф М. Муснн. М X Вәлиев. Р Ф Харрасова) Язучылар берлеге идарәсе Бәширов
Фәрит Кәрим улын Татарстан Язучылар берлегенә әгъза итеп алды.