Логотип Казан Утлары
Шигърият

АТЛАР ЧАБА


Гомер аты алга чаба, дисең, Әйтәм... җанда атлар кешнәве... Чөелдерек кадәр җнтолмичә. Айдан, кешнәп, җиргә төшкәне...
Гомер аты алга чаба, дисең. Күлләреңдә, җирле, сагышы... Атны кире бору сүзләре бар,
Син туктатып кара язмышны!
Гомер аты алга чаба, дисең. Минем атым чаба алдарак!
Син юыртмый гына барып кара. Туктап хәл ал анда-сандарак.
Гомер «аты» алга чаба, дисең, Атсыз да ул яхшы элдерә!
Эшне бүлеп йокыларга ят син: Таң атармы дигән уй килә.
Кон җигәрме мине тагын диеп Иртәгесен яңа эшләргә,
Ятабыз без, әйе. атлар кебек һәм кешнибез булыр төштә дә.
...Айга күпме генә җитәлмичә Өзелерме гомер үзе дә Татлы хыял кебек? Кайсыгызда Шул хыялны сузу сүзе бар?!
Рифа РАХМАН шч/ыйрз: 4Керфекле тарлзхир». 4Сиңа*. *.Чинг иилч» һ 6 китаплар авторы. Казанда яши
Үр арты үр
Үр артында үрләр бардыр ла ул.
Яр киткәнен коткән яр бардыр. Офыкларда бездән качкан кояш Аргы якта туган бер таңдыр.
Үр артында үрләр бардыр ла ул... Шуңа ымсындырган тон бардыр. Төндә сиңа кайтмый калган ярың Чит кочакта аткан бер таңдыр...
Яр киткәнен көткән ярлар китте. Аларның да көтеп гомре үтте... Офыкларга миннән качкан кояш Кабат туар кебек үсендертте.
Үр артында үрләр бар икән лә.
Яр артында ярлар бар икән.
Үрдән үргә күчә бара кояш...
Бөтен сөю иле тар икән.
Ул үрләрнең бармы бер-бер чиге. Ул ярларның бармы соңгысы?
Бер кич миннән качып киткән кояш Инде кемгә бирә җылысын?
Инде кемгә ялган вәгъдәләрне Биреп уза, мәңге китмәс күк? ...Гомеремнең коне кыска иде, Гомеремнең төне үтмәс күк...
Хәтерсезлек
Минем яшьтә хәтерсезлек Сыядырмы кысага?
Җуела кадерле көннәр. Җуелмас тоелса да...
Җуела тән газаплары: Урын киң җанныкына.
Яшәрмен моннан ары мин— Сине яратып кына.
Уйлармын моннан ары мин Сине—сагынып кына... Картаям. Сөю сыямы Картаю кысасына?
Еламыйм
Китәсең. Еламыйм. Сагышлы Сурәтем исеңдә калмасын. Буранда, челләдә адашкан Болыт күк килмәссең ашшн соң.
Килмәссең бөтенләй. Елмайган Ирнемә: сагындым, димәссең. Аларда наз гына. Керфектән Җаныма тәгәри бар яшем.
...Китәсең. Еламыйм. Озатмыйм. Миңа бит гомерлек пар кирәк. Сннең ул парың бар. Ярың (!) бар. Борыл бер. янына житәрәк.
Кара бер артына, кул сузсаң. Җитәрсең шикелле миңа да. Челләдә адашкан болытлар Кайвакыт яумыйча югала...
Челләдә адашкан болытлар Агалар гаепле шикелле.
Китәсең. Еламыйм. Үзең дә Йөзеңнән сагышны сөрт инде!
Төсне яклау
Болыннарның сары яктысында Балачакның татлы төсе бар... Сары төс тик картлык билгесеме? (һәрнәрсәнең таңы, киче бар...)
Сары төс бар кояш өсләрендә. Чәчәкләргә баткан җәйләрдә. Йөрәгемне саклап, кич ятканда Сыек кына эчкәй чәйләрдә.
Әбиемнең матур әкиятендә. Чәчүргечтә башка үрелгән... Балачакта төснең сарысы да Бәхетнеке диеп күрелгән.
Картлык төсе диеп санамыйча. Сагыш төсе диеп юрамый Яшәгәнбез сары төсләрне без. Яшәгәнбез берни уйламый...
Әти күлмәгенең сап-сарысы Якын булган безнең күңелгә. Бәрәңгенең агы, сарылары Күмеп куелган бит күмергә.
Кыр1а чыккач, яккан учакларның Көткәнбез без көлгә калганын. Бәрәңгенең учак көлләрендә Күмер төсле булып янганын.
Шул кырларның камыл яктысында Балачакның калган төсләре... Сары төс ул картлык кына түгел. (Төснең дә бар таңы, кичләре!)
Арышларның сары дулкынында Балачакның якты төсе бар.
Без у чларда уган башакларның Икмәкләрдән килгән көче бар.