Логотип Казан Утлары
Публицистика

АНЫҢ «САФ КҮҢЕЛ»Е, «АГЫЙДЕЛ»Е...


Татар әдәбиятының оятын фондына кереп калган «Саф күңел» романы.
«Агыйдел», «Балыкчы ялганнары» повестьлары, «Миңлекамал». «Тормыш җыры»
драмалары һәм күп санлы хикәяләр авторы Мирсәй Әмиргә 6 январьда 100 яшь
тулган булыр иде Әнә шундый үлемсез әсәрләр иҗат итү белән бер рәттән әдип
үтә җаваплы җәмәгать этләре дә алып бара: берничә чакырылыш рәттән РСФСР
Верховный Советы депутаты, РСФСР Верховный Совет Президиумы Председателе
урынбасары. РСФСР Язучылар союзы идарәсе члены булып сайлана, 1937 һәм
1961—1968 елларда республика язучылар оешмасына .җитәкчелек итә.
М. Әмир озак еллар буе көндәлек тә алып бара Түбәндә без укучыларга энә шул
көндәлекнең бер өлешен—1964 елга багышланган язмаларны—тәкъдим итәбез.
Аларда әдипнең тынгысыз тормышы, әһәмиятле уй-фикерләре чагыла.
24/11-64. «Москва» кунакханәсе. №879.
Яна гына килеп кердем: ялт итеп торган кояшлы бүлмә. Тәрәзәсе ишек алдына караган, димәк
тавыштан тыныч, аулак. Күңел күтәрелеп китте дә. ин элек шушы дәфтәрне алып, язып куярга булдым.
Поездда һәм вокзалдан машинада Ахазов Тимофей Аркадьевич белән бергә килдек (ул хатыны белән).
Поездда танковое училише парторгы Сивов Геннадий Яковлевич белән бер купеда килдек. Ул хатыны белән
ялга бара икән—Сухумига.
Иргәгә В. Совет президиумы утырышы, шуна чакырып китерделәр. Бер уңайдан Союз һәм нәшриятлар
белән бәйле кайбер эшләрне дә башкарып кайтасы бар
Кич с. II. Көндез «Сов. писагель» издателъствосынла булдым Кирьянов һәм поэзия бүлеге редакторы
янында булдым (Регисган юк. анын урынына калган Денисов, бугай, бар иде). Алар аркылы 1965 нче ел
планы белән танышкач, издательствоның директоры Ник Вас Лесючевский янына кердем Бик әйбәт
сөйләшеп утырдык. Үэемнен китабымны язып бирдем
1965 нче ел планына М Жәлил, Г Ибраһимов һәм хәзергеләрдән Г. Мөхәммәтиш. И Юзеев, Ә. Давыдов, Г
Афзал җыентыкларын кергү турында сөйләштем, һ. б..
Кичен МХАТ бинасында Малый театр куйган спектакльне карадым Оскар Уайльдның «Веер леди
Уиндермиср» дигән комедиясен уйнадылар Матур гына спектакль. Комедия дип аталса да, нигезендә бик
кочле драма яга Халык күп иде. сатып алырга билет булмагач, администраторга мөрәҗәгать иткән идем,
правительство ложасына билетсыз угырпы.
25/11-64. «Москва». № 819.
Иртәнге 10 нан көндезге 3 кә кадәр президиум утырышында бу иым Һаниен га килеп чыкты. Ул
Москвага якын санаторийда ял итә икән «Чистая туша-ны рәхәтләнеп укып чыктым, диде Укын бетерергә
тагын ничә биг калды икән дип. бер генә тапкыр да карамадым, ди Шулай дип күңелемне күгәрде, рәхмәг
инде
Утырыштан соң магазиннарга кергаләп Йөрдем, шкин Ибраһим Газый кушып җибәрг ән дарудан башка
берни дә алмадым шнкс.глс
Кичен А. С. Пушкин исемендәге драм. театрда Юлиан Семеновның «Петровка, 38» пьесасының
спектаклен карадым Кызыксынып карап утырдым, ләкин тирән эз калдыра алмады, халык бик яратып
йөри булса кирәк. Билет табу кыен иде Администратор рөхсәте белән, өстәмә урындык куеп, түләүсез
урынга гына
утырттылар.
27/11-64. «Москва». №819.
Кичә көндез Үзәк Комитетка кереп Жильпова Нина Павловна белән танышып, сөйләшеп чыктым
Аннары Детгнзда булдым Гатия ханым Кәримова белән татар әдәбиятыннан 1965-ел планына кемнәрне
кертү турында сөйләштек. Аннары ■ Москва»га кайтып ашап чыктым да. РСФСР Язучылары
союзына—Софийская Наберсжная ЗОга—бардым. Анда Мостай Кәрим белән сөйләшеп утырдык. Казаннан
сөйләшеп китү буенча, бу вакытка анда Гомәр Бәширов килергә тиеш иде Ләкин ул килмәде. Мин Шкаев
Василий белән жәйге һәм көзге эшләр планы турында сөйләштем. Август айларында Москвада татар
поэзиясе атналыгы планлаштырыла. Ә көзгә—октябрь азакларында-Казанда РСФСР Язучылар союзының
күчмә секретариатын уздырырга тәкъдим итәләр. Милли романнарга бәйләп, традицияләр һәм аларнын
перспективалары турында сөйләшергә уйланыла. Ул тәкъдимне кабул игәргә һәм эшләргә кирәк булыр.
Кичен арып-талып гостиницага кайтсам, Гомәр килгән, вестибюльдә миңа калдырырга дип записка
язып утыра. Минем бүлмәгә кереп, бер бутылка коньяк янында шактый озак сөйләшеп утырдык.
Бер кызык деталь булып алды: безгә ашарга китергән хатын счет язып бирде. Мин шуны укыр өчен
күхтегемне эзли башладым.
—Әнә бит күзлек, ки шуны'—диде официантка.
Урындык өстендә матур гына кысалы күзлек яга икән. Димәк Гомәрнеке. Ул, әлбәттә, минекеннән дә
«яшерәк» күзлек кими инде. Алып күземә кидем дә, счетны укыдым. Күзлек бик яхшы күрсәтте. Ә буфетчы
хатын нигәдер серле генә көлеп тора, Гомәр дә нәрсәдәндер көлүен яшереп читкә борылды. Игътибар
итмәдем, исәпне өздем Буфетчы чыгып киткәч, Гомәр әйтте: теге күзлекнең пыяласы юк имеш. Ул
пыяласыз кыса гына икән. Мин аны белмичә алып кигәнмен һәм ин гаҗәбе: шуны кигәч күзем яхшы күрде,
әйе, күзлексез килеш бөтенләй аера алмаган цифрларны бик ачык күрдем Шулай ук внушение көче
картлык дальнозоркостын ла җинәргә мөмкин микәнни?! Рәхәтләнеп көлештек. Әйе, кеше сөйләсә,
ышанмас идек, ләкин факт! Шулай булды...
Бүген РСФСР я тучыларының секретариат утырышында булдым. Мусрспов, Баруздин. Петрусь
Бровка. Наган Рыбак. Константин Федин. Чаковский, Грибачев һәм башкаларның доклад һәм чыгышларын
тынладым. Молдагалиев белән Мостай Кәрим дә сөйләделәр. Сүз төрле милләт язучылары арасында үзара
дуслык бәйләнеше, әдәбиятләрнен бер-берсенә йогынтысы турында, шул эшне ничек яхшырту
турыларында барды, әйтерлек якалыклар юк.
- Дружба народов» журналы кешеләре белән сөйләштем. Г. Гулиа, В. П. Лука- шеничларны күрдем,
сөйләштем. Аларга мин үземнен китабымны жибәргән идем, алганнар, рәхмәт әйттеләр.
Иртәгә Совет Мирага һәм Гослитиздатка кереп чыгасым бар. Кичен Казанга кайтып китәм. билет
кесәдә.
15/У-64. Москва, гостиница «Минск». № 836.
Бу • Минск» дигән гостиницаның яна ачылган көненә туры килдек. Бу бүлмәгә мин беренче башлап
керүче булдым. Күрше бүлмәдә (837 дә) Жиһанов Нәжип Өченчебез Тутаев Мөнәвәр—ул 523 енчедә.
Без ЦК каршындагы идеология комиссиясе җыйган киңәшмәгә килдек, чакырып аллылар. Хөкүмәт
җитәкчеләре белән әдәбият-сәнгать эшлеклеләре арасында булган мәгълүм очрашулардан соң узган
елдан артык вакытка йомгак ясау һәм шул унай белән алда торган проблемаларны хәл кылу теләгеннән
чыгып оештырылган кинәшмә бу. ЦКнын кинозал бүлмәсе тулы халык, 500 дән артык кеше бар
Бүген иртән 10 ла кинәшмәне Ильичев ачып җибәрде Аннары ижат оешмалары вәкилләреннән Георгий
Марков (Союз писателей), Пырьев (кино). Белашова (художники). Хренников (Композиторлар союзы)
иптәшләрнен докладларын тынлалык
Пренияларда Б Полевой. Черкасов. Неизвестный. Аксенов. А. Сурков һәм тагын берничә кеше
сөйләделәр. Иртәгә лавамы була.
Әле генә Казан белән—Фәүзия белән—сөйләштем. Ятам С. 12. 10.
29/У-64. Киев.
26 майла иртән килеп төштек (Гомәр Бәширов белән икәү) Бирелә 27 нче майдан башлап 2 нче июньгә
каләр Шевченко көннәре үткәрелә. 27 сендә СССР Язучылары союзы белән Украина Язучылары союэынын
берләштерелгән пленумы утырышы ачылды. Мондый тантаналы утырышка хас булганча барлык Союзный
республикаларның һәм берничә автономияле республикаларның вәкилләре чыгышлар ясадылар Бездән
Гомәр Бәширов чыкты.
Шунысы характерлы: һәрбер халык вәкиле Тарас Григорьевичны үз шагыйре итеп тануын әйтә, һәм
чынлап та гажәп бер лаһи булган ул Шевченко: бик күп шәһәрләрне, халыкларны күргән, ләкин күреп кенә
калмаган, аларга үзенчә бәя биреп, аларга нинди мөнәсәбәттә булуын, кыска гына формада булса да. әйтеп,
әйтеп кенә түгел, язып калдыра алган Ә анын әйткән сүзләре, биргән бәяләре безнен бүгенге карашларга бик
яптәш килеп тора
Күрәсең, чын мәгънәсендә үз халкымын мәнфәгате өчен янып яшәгән кеше һәрвакыт дөрес сүз генә яза
һәм ул дөреслек озын гомерле дә була.
Шевченко турында бик күп чыгышлар тыңлаганнан сон. үземнсн аны аз белгәнлегемне аңладым, әйе,
җитәрлек белмим икән. Мотлак укырга кирәк
Пленум 28 ендә ябылды. 29 ынла Берләшкән Милләтләр Оешмасынын культура бүлеге җыйган Форум
башланды, монда инде күбрәк чит илләрдән килгән вәкилләр сөйли, һиндстан. Канада. Италия. Германия.
Франция Польша. Румыния вәкилләре сөйләде. Америка художнигы Рокуэл Кентны тынлалык
Үзсбсзнекеләрлән Борис Полевой әйбәт кенә чыгыш ясады Беренче доклад Украина язучысы Новиченконыкы
иде
Кичә Ленин премияләре комиссиясенең утырышы булды: Олесь Гончарга 1%3 нче ел буенча, «Тронка*
дигән китабы очен бирелгән премияне тапшыру церемониясе булды. Бик күңелле, кызыклы тантана.
Киев искиткеч матур, тозек. чиста шәһәр икән Бу коннәрдә ул бигрәк тә матур ботен урамнарында
диярлек чәчәккә күмелгән каштаннар күкрәп утыра Минем каштан агачларын монарчы да күп күргәнем бар
иде. ләкин чәчәк агкан чагын күргәнем юк иде әле. Күргәч «Чәчәк аткан чагын күргәнен булмаса. минем
каштан агачын күргәнем бар дин йөрмә икән!» дигән фикергә килдем, һәм бу бик кызыклы хакыйкать. Чәчәк
аткан чагы, әлбәттә, анын берничә көнгә генә бара Ә шул берничә көн анын бер еллык гомере очен иң
характерлы чагы. Бу бит бик күп нәрсәгә карата шулай, һәр әйбернең типик ягы бик кыска вакытта гына
чагыла дисән дә дөрес булыр
З/Х-64. Москва, гост. «Украина». № 1121.
Москвага—татар әдәбияты көннәре уздырырга килдек Группала \ Туфан. С. Хәким. Ф Хөсни. Хатип
Госман. Ә Исхак. I Ачунов. Н Дә үл и. Т Нури. С .ГАИЛӘ Сөләймаиова. Рөстәм Кутуй. Рафаэль Моегафин. Гамил
Афзал иптәшләр Москвада яшәүче Ә. Ерикәй дә кушыла Җитәкчесе—М. Әмир
Октябрьнең 1ендә килеп төштек. Москва язучыларыннан күп кенә иптәшләр вокзалга килгән иде.
чәчәкләр белән каршы аллылар Агар арасында Николам Чуковский. Ильин. Белла Ахмадуглина. Михаил
Львов һ. 6 берничә язучы, үзебемкн татарлар, студентлар бар иде Шул ук көнне кич Трехгорная
Мануфактурадагы ипчеләр лворснында (Ленин исемендә) беренче кичәбез бутлы 00 чам.кы кеше бар иле Зур
күпчелек татарлар булды Кичә икс телдә барды ( гәкигг тәрҗемә итеп түгел) Русча чыгышларыбыз да.
татарчалары да тыңлаучылар тарафыннан
яхшы кабул ителде. Артистлардан Эмиль Жәләлетдинов. Венера Шярипова. Әхтәмова Халидә (скрипка)
чыгышлары әйбәт булды.
2 сендә Язучыларның Үзәк Клубында атналыкны официаль ачу кичәсе булды.
Кичәне Николай Чуковский ачты. Мин кереш сүзсоиләдем. Программаны монда да Рафаэль
Мостафин алып барды. Ул рус телендә бик иркен һәм оста сөйли, бик культуралы итеп алып бара бел ә.
Гомумән бу яшь тәнкыйтьче-әдәбиятчы миңа бик ошый. Шушындый яшьләребез күбрәк булса бик шәп
булыр иде. аз шул. Хәтта Мостафин кебеге бер генә, үзе генә дияргә мөмкин
Язучылар йортының зур тамаша заты тулы иде Монда да күпчелек татарлар иде Кичә ике телдә
барды. Татар телендә укылган шигырьләр аеруча яхшы каршы атындылар Хәсән Туфанны берничә кат
чыгардылар, шулай ук С. Хәким, Ә Исхак шигырьләре дә бик әйбәт кабул ителде.
Шул көнне (2/Х-дә) көндез «Лит. Россия» редакциясендә очрашу булды. Бу очрашу бик житди,
эшлекле төстә һәм иптәшләрчә жылы рухта барды Редактор Конст Иванович Поздняев, аның урынбасары
Григ. Самойлович Куклис бездә аеруча яхшы тәэсир калдырдылар Безнең иптәшләрдән Хатип
Госмановның чыгышын редакция кешеләре бик яраттылар. Ул гатар әдәбиятының зур һәм бай тарихы
турында кыска һәм ачык итеп, чыннан да кешене кызыксындырырлык итеп әйтә алды Дөресен әйткәндә,
безнең әдәбиятыбыз тарихы турында монарчы берни ишетмәгән рус иптәшләр өчен генә түгел, безнең
үзебез өчен дә ул чыгышны тыңлау бик әйбәт булды. Атналыкка Хатип Госманны алып килүебез, анын
шушы чыгышы өчен генә булса да, бик дөрес булган. Редакция кешеләре ул күтәргән мәсьәлә белән
кызыксындылар. Аларда шушы уңай белән татар әдәбиятының тарихына кагылышлы материаллар
оештыру идеясы туды, башка халык әдәбиятларына карата да бу турыда житди уйларга кирәк дигән
фикергә килделәр.
Әдәби портретлар турында, рядовой әсәрләрдән шедеврларны аеру кирәклеге турыларында
сөйләнелде.
Безнен өчен бик нык искә алынырга тиеш булганы: үзебезнен иҗатыбызны һәм үзебез турындагы
материалларны «Лит. Россия» битләреңдә күбрәк күрүгә ирешү өчен үз тарафыбыздан өзлексез
инициатива һәм активлык кирәклеге турында әйтелде Хәзергә исә бездә үз тарафыбыздан активлык
житми. Хәтта сораган әйберләрне дә бирмибез. Бу турыда Михаил Львов бик кистереп әйтте
Кичә—4/Х—якшәмбе көн бер хәрби частьтә очрашу булды Кичә күңелле генә узды. Соныннан
оештыручылар белән бергә чәй янында сөйләшеп утырдык. Рус иптәшләрдән Василий Журавлев. Борис
Дубровин килгәннәр иде
26/Х-64. Клязьма. Санаторий Верховного Сов. РСФСР «Клязьма».
Фәүзия белән икәү 23/X дә килеп төштек. Казаннан 20 ендә кич чыгып киткән идек. 21-22 ләрендә
Москвада булдык. Фәүзиягә күлмәк заказать иттек, иртәгә аны примеркага алып барасы бар.
Фәүзия сонгы көннәрдә үзен бик начар хис итә иде Минем белән бергә санаторийга килергә дә бик
нык икеләнеп килде. Соңгы көнгә кадәр билет алмый йөрдек. Шул үт капчыгындагы ташы борчый (үзе
шуннан күрә инде; башка берәр кизү эләгеп хәле начарланса да шунардан дип уйлый торгандыр инде).
Мин анын ай-ваена карамаска тырыштым: Казанда калса ана тынычлык булмас, хуже булыр дип уйладым
Якыннарыбыз да шулай дип кинәш бирделәр, һәм дөрес тә булды, дип уйлыйм. Дөрес, ул монда да
авыргалый, һәрхәлдә Казандагыдан яхшырак. Ичмасам, андагы кебек хәлсезләнеп ятмый, Йөри, ашый,
эчә. Покой бар. диета бар Эче авыртса, грелка куеп, йоклап ала да, тагын торып китә.
«Клязьма» дигән санаторийда мин беренче тапкыр. Бик бай санаторий түгел икән, тору бер корпуста,
дәвалану—икенчедә, ашау-эчү—өченчедә, әлелән-әле киенергә дә чишенергә туры килә.
Үземнең хәл ярыйсы. Сонгы айларда бик нык арганлык хис итә илем. Монда килгәннән бирле
йокыдан айный алмыйм Төнлә дә яхшы йоклыйм, көндез лә.
9/Х1-64. Клязьма.
Килгәнебезгә 15 кон узып та киткән икән. 30 ынла Всрх Сов РСФСРнын президиум утырышы булды.
Шунда бардым Фәүзия лә ул көнне Москвада үзенен хатын-кыз эшләре белән йөрде Күлмәк тегәргә заказ
биргән иле. шунын примеркасында булган, магазиннарда йөргән Мин көне буена диярлек президиум
утырышында булып, кайтышлый кәжүнни машинага Фәүзияне утыртып алып кайтып киттем.
Санагориига килер алдыннан 10 көн чамасы элек Ник. Гр-вич Игнатов янында булган илем. Соңгы
елларда Татарстаннан тыш өл кат әрдә яшәүче татар авылларында (сүз бернинди рус белән аралашмаган
татар авыллары турында бара» балаларны 1 нче класстан ук турыдан-туры рус телендә укытуга күчү
күренешләре бар Шул турыда мина зарланучылар булуы һәм үземнен лә мондый практиканы дөрес түгел
дип санавым турында Игнатовка әйткән илем. Игнатов минем карашыма кушылды һәм бу эшне тикшереп,
төзәтү чаралары билгеләүне В. Советмын ив.отделом по вопросам еоветовка иптәш Сгаровойтов Ник.
Георгиевичка тапшырган иде Мин ана, Старовойтовка. үз исемемнән кыскача гына заяатение язып, минем
исемемә килгән материалларны да җибәргән илем (X. Госман. К Газый. И Гыильфанов үзләренә килгән
хатларны, үзләре күргән фактларны язып биргәннәр иде) Президиум утырышы барган көнне
Старовойтовны күреп сөйләштем (дөресе, ул үзе мине күреп сөйләште) Минем заявленис буенча
тикшерү-танышу лиләре башланган, чынлап та күп кенә урыннарда бу мәсьәлә буенча Ленин милли
политикасын бозулар бар икән Тиешле чара күрү турында Игнатов хат языр. диде Афанасснконын (РСФСР
мәгариф министры) бу [урыла бер янлыш приказы булган икән ди. шуны тапканнар. Чынлап та. бу ифрат
вакытсыз әшәке күренешне төзәтү буенча бер файдалы нәтиҗәгә ирешеп булса, бик зур эш булыр иде
Сгаровойтов әйтте, Казанга киткәнче обязательно кереп белешеп чыгарсын, лиле
Мәскәүдә яшәүче тагар эшчеләре арасында минем «Саф күңел* романы буенча укучылар конференциясе
уздырырга теләүчеләр бар икән. 17 ноябрьдә уздырырбы з дип ризалык бирдем. Казанга кайтышлый
тукталырбыз, дип уйлыйм
Санаторийда ялны врач таләп иткән тәртиптә генә атып барып булмый (заман Москвага баргалап
торырга туры килә.
Эчне пошыра, хәтта иманны какшата торган бер хәл Москвада кешегә яшәү өчен кирәк шартлар артыгы
белән тудырылган азык-төлек, торак, транспорт, культура хезмәте күрсәтү мәсьәләләре Ә шушыннан безнен
Казанга кайтып карасаң—коточкыч контраст. Ит-май һаман юк. булса да базардан мен азап белән эзләп табу,
чираг тору остенә. 3-4 хакын түләп алырга туры килә. Хәтта адәм рәтле эчемлек тә юк бит
Ә Казан белән чагыштырганда—авыл шулай
♦ Кем дисез бу фетнәле эшләр башы’-, дигән сорауга сонгы вакытта җавап табылып тора: прожектер,
самодур Хрушев. лиләр Ул кешене бик капыл һәм бик җинел генә урыныннан алып ташладылар. 18 нче
октябрьдә бугай ҮК КПССнын пленумы буллы. шунда аны. Сочида гамьсез генә ял итеп яткан җиреннән
чакыртып кайтарганнар ла. әйткәннәр җитте, отставкага китүне сорап заявленис бир. юк исә алып
ташлыйбыз дигәннәр. Бик күп кирәкмәс перестройкалар белән мавыгуы, сонгы ике ел эчендә коллектив
белән исәпләшмичә, ипиен язмышына баглы катлаулы мәсьәләләрне үз башына гына хәл кылуы, тормышка
ашмас хыяллар белән мавыгуы, илнен экономикасын, хуж&лык-идарә эшләрен чыгырыннан чыгаруы
турында әйткәннәр.
Дөрес, булды, чорт попутал. дияргә мәҗбүр булпж. Минемчә, бу хәл бик вакытлы һәм бик әйбәт булды
Юк исә. ул артык иркен кылана баш гагач га. анын җитәкчелегендә яшәү, ничектер, лихач шофер
машинасына утырып бару кебек хәтәр иде Ул сине коммунизмга алып барам, ди Ләкин коммунизм юлының
нинди катлаулы борылышлар, нинди 1скә үрләр белән тулы булуын исәпкә алмыйча, баш әйләндергеч
дуамал тизлек белән очырта, кая. нинди кыяга китереп бәрә бу. яки нинди упкынга дип. җаныңны уч гәбендә
хис игеп барасын
Ул авыл һәм шәһәр идарәләрен икегә аеру ни пычагыма кирәк иле? Ул 11 еллык
мәктәпләр, балаларны уку яшендә көчләп производствога җибәрүләр ни пычагыма кирәк иде? Шул
үзгәрешләрне кертү өчен ничә миллиард халык акчасы әрәм ителде.
Икенче культка әйләнгән иде кеше. Дөнья каршында тагын бер тапкыр адәм көлкесенә калу алдына
килеп баскан идек. Ярый әле. Үзәк Комитетта акыллы, көчле ихтыярлы, тәвәккәл кешеләр бар икән.
Октябрьнең 47 еллыгына багышланган тантаналы утырышта Брежнев ясаган доклад әйбәт. Тик шул
нигездә һәр коммунист үзен ирләрчә батыр йөрәкле итеп тоталса, уен. убеждениесын вакытында
бернидән курыкмыйча әйтә алса бик яхшы булыр иде. Үземә бурыч куям: шулай булырга тырышырга
кирәк. Шулай булырга мешайт итүче көч булса да (миндә дип әйтүем) куркаклык булмас, ялкаулык булыр,
яки просто энергия җитмәү. Чөнки үз уйларыңны яшермичә әйтү өчен коры җүләр батырлык (ягъни
тормышынны яки положениеңны югалтудан курыкмау) кына түгел, апарны нигезләп әйтә белер өчен
тырышлык, хезмәт сөю дә кирәк. Ә безгә хәзер үз уенны (ягъни коммунист буларак) курыкмый, яшерми
әйтү өчен зәмин бар, чөнки аны тыңлаучылар бар.
Тик менә бюрократларга, культсыз яки алласыз яши алмаучы фанатик карьеристларга,
подхалимнарга юл куймаска кирәк: иң куркыныч кешеләр, революциянең, коммунизмның башын
ашаучылар булса, шулар булыр Капиталистның, империалистның үзенең генә моңа көче җитми хәзер.
Эх, язарга иде хәзер! Житди, рус әйтмешли, сногсшибательный әсәрләр язарга иде! Картайылмады
микән? Үземә калса, әле яшьлегем житәрлек кебек.
20/Х1-64. Казан.
Клязьмадан кичә кайтып төштек. Кайтышлый Москвада бер кич кундык. Старовойтовның эш
урынында чагын туры китерә алмадым. Моннан шалтыратып карарга кирәк булыр.
Казанга кайтып төшкәч, эшләрнең күплеген һәм ашыгычлыгын күреп, башларым әйләнеп китте. А.
Гомәр больницада ята. Мостафинны отпускка җибәрдем. Ноябрьга билгеләнгән яшьләр семинары
үткәрелмәгән. Нефть районнарына 3 бригада чыгарылырга тиеш.
Декабрьнең 17 сендә РСФСР Верх. Сов. сессиясе.
Январь башында съезд алды җыелышы.
Январьның 15 ендә Ш. Маннурга 60.
Февральдә РСФСР язучылары съезды. Ел азагы—хуҗалык һәм финанс эшләре.. Әй, ник язып торам
соң, вакыт әрәм итеп.
14/ХН-64. Москва. Гостиница «Москва». № 1063.
Бүген килеп урнаштым Бүген үк РСФСР Язучылары союзында автономияле республикалардан килгән
язучылар вәкилләре катнашы белән съезд алды киңәшмәсе булды.
Соболев кереш сүз әйтте. Башкалар үз теләкләрен, фикерләрен чыгып әйттеләр. Мин дә сөйләдем.
Издательство һәм комитет печати белән багьлы буларак эчне пошырган хәлләр турында сөйләдем.
Мәктәпләргә карата милли политикабызны бозу фактлары барлыгын әйттем. Чыгышымны хупладылар.
Утырышта Комитет печати кешесе Карелин да булган икән. Ул минем тәнкыйтемә аңлатма бирергә
тырышты. Соңыннан мине комитетка килергә, бергәләп аңлашырга чакырды. Барырга кирәк булыр.
16/Х11-64. «Москва» гостиницасы. 1039 номерга күчтем.
Кичә көнем «Сов. писатель» нәшриятында, аннары РСФСР Язучылар союзында үтте.
Нәшриятның баш редакторы Карпова Валентина Михайловна белән сөйләштем Без тәкъдим иткән
әйберләрне бик игътибар белән кабул итәләр. Ин әһәмиятлесе— яхшы әсәрләр язу өстенә, аларны рус
телендә чыгару өчен үзебезнең тарафтан да бик тынгысыз кеше булырга кирәк икән. Бүген мин
Гослитиздатта, аннары «Сов. Россия» нәшриятында булдым. Һәркайсы белән сөйләшү шул нәтиҗәгә
китерә.
Мин. председатель буларак, бу мәсьәләдә монарчы ничек эш итәргә кирәклеген аңламаганмын икән Хәзер
эш бераз алга китәр дип уйлыйм.
19/Х11-64. .Москва*. № 1039. Кич.
17. 18 ендә 4 нче сессия булды (Верх. Сов. РСФСР нын 6 нчы чакырылыш) Татарстаннан Министрлар
Советы председателенең беренче урынбасары Мартынов чыгыш ясады
«План развития народного хозяйства в 1965 году. турында госплан начальнигы Герасимовнын доклады
һәм Бюджетның (63 нче ел) ничек үтәлеше Һәм 65 нче елга ничек билгеләнүе турында Фадеев (министр
финансов) доклады тыңланды
Бүген с. 1 гә кадәр президиум утырышында булдым
Утырыш алдыннан РСФСР Министрлар Советы председателенең культура мәсьәләләре буенча
урынбасары Кочемасов Вячеслав Иванович янында булдым «Совет әдәбияты »н ы н штатын һәм хезмәт
хакларын арттыру мәсьәләсе белән булдым Язуыбызны алып калды. ЦК белән кинәшеп эшләнә бу эш. лнде
Издательство мәсьәләләре турында сөйләштем Күп томлы әсәрләр һәм классикларны баса алмавыбыз
турында әйттем
Нигезләп, язып бирегез, диде
Тукай премиясен янадан тергезү турында мәсьәлә кузгаттым Правитсльствогыз исеменнән
ходагайство кертегез, мин яклыйм, диде
Тагар мәктәпләрен административ төстә рус теленә күчерү фактлары гурынла Верх. Сов-ка биргән
хатлар буенча язып җибәргәннәр Мәсьәләне тикшерү очен Мәгариф министрына биргәннәр (Афанасенкога).
шуннан сон Совминда тикшерәчәкбез, диде. Ул да. бу эш ата-аналар соравы буенча эшләнә, димәкче Мин
әйттем. Татарстаннан читтә яшәүче авыллардагы татарлар үзтәренен ана телләреннән бизгәннәр икән, бу
әле аларнын коммунизмга үсеп җиткәнлекләрен күрсәтми Димәк ул җирләрдә ана теленә карага
лискриминапия бар. ана телендә бернинди культура чаралары ла күрелми, дигән сүз дип аюаттым
Карарбыз, тикшерербез, дин калды
Үзенә «Чистая душа» китабымны бүләк иттем Хуп күреп алды, рәхмәт әйтеп калды, мотлак укыйм,
диде.
Бу коннәрлә шуны белдем зуррак начальство тирәсендә ешрак булырга, республикабызның
культурасына кагылышлы мәсьәләләрне кыюрак куярга кирәк икән Һәм беэнен хәзер шундый кешеләребез
юк диярлек икән