Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЯШӘҮ ТАМЫРЫ... ТИРӘНДӘ


Яу дөньяда
Караңгыдан якты кубрж.
Наис Гамбор
Хәзер инде ул безгә рәсемнән генә елмаеп карап тора. Карашы жылы. ягымлы, күзләрендә нур. иман бар Шушы көлемсерәп торган монсу күзләр артында никадәрле гамь, гуманизм,
фәлсәфи фикер, тетрә нүләр—барысын берләш- тереп әйткәндә, тугызын- чы дулкын посып ятка- нын без хәзер генә ныграк анлыйбыз шикелле...
Сүзем—арабыздан иртә китеп барган талантлы каләм иясе, шагыйрь, әдәби тәнкыйтьче Наис Гамбәр турында. Безнен замандашыбыз «иде» ди- яргә ничектер гел бармый, чөнки үзенсн ижагы. шәхесенен үзенчәлеге, кылган гамәлләре белән ул безгә бүген дә замандаш
һәм иртәгә дә замандашыбыз булып ка- лачак.
Төп сүзгә керешкәнче, бу урында үзеннән-үзе ин элек бер чигенеш тә ясап аласы килә. Ниндидер мистика, фатализм бар түгелме—сокгы бер ел эчендә кинәт кенә арабыздан зур талант ияләре китеп барды кайнар-романтик рух лы Зөлфәт исән чагында ук халык шагыйре дип танылган Мөдәррис Әгъләм сүзен-фикерен өздереп әйтә белгән Нияз Акмал Шунысын да әйгик. үз буыннары арасыннан бу исемлекне алдан- рак Наис үзе «башлап» җибәргән иле ләбаса Тормышта да, ижатта да янып- көеп яшәгән әлеге борчулы жаннарнын гамьле кайтавазы безнен тәнебездә вөҗүдебездә кан тамырыдай тибеп, үзен һаман сиздереп тора түгелмени "
Барыбыз ла шулайдыр типография, тагын әллә нинди тылсымты-бихуш
исләр анкып торган яна китапны һәрва- кыт зур дулкынлану белән кулга атасын, ачарга кыимыйчарак ин әүвәле тышлы-
гына багасын Менә кулымда яна ки- тап—Наис Гамбәр «Яшәү тамыры**
Шигырьләр, эссе-хикә- яләр, мәкаләләр дигән сүзләр белән анын өч тармагы титул битләрдә үк ассызыклал куелган.
Әйе. китап «Ши- гырьләр» дигән бүлек белән ачыла (җыентык- ка кереш сүзне шагыйрь Рәдиф Гаташ язган). Кемнәрнедер күздә то- тып. кинаяләп әйтүем түгел: шагыйрьләр,
гадәттә, ике төрле була— берәүләр күп яза. куп китаплар бастыра; икен- челәр исә аз яза, өч-дүрт
китап белән чикләнә Наис—соңгылар җөмләсеннән Шамайрьнен зурлыгы, ижатынын кыйммәте күләм белән түгел, сыйфат ягы белән дә үлчәнә
Китапның «түре»нәрәк узган саен өр- яңа дөнья, шигъри табышлар вә ачыш- лар белән очрашасын Кошлар, кыр- урманнар. яфрак, агымсулар, ай-кояш, ел фасыллары Болар хакында кемнәр күпме генә язмаган да. галәми табигать- не кемнәр генә үзе «күргәнчә* сурәтлә- мәде икән! Шөкер. Наис иҗатында бо- зар бар да—нәкъ анынча күрү-тоемлау, үз дөньясын (һәм җисми, һәм рухи як- тан) тудыру осталыгы белән, күпләр та- тып өлгермәгән өр-яна бер моңсулык ка манып язылган Анын күп кенә ши- гырьләре жаннын күккә ашуы, күнсл- нен гали күзләр күрен бетермәгән мон су матурлык иленә алгысынуы рәис шенләрәк кабул ителә
Наис Гамбәр «Яшәү тамыры* Казан. Гагаргтан китап нәшрияты 2007
Башлар тулы уйлар—кибән кибән, «Очты кщел кошы...» Ник җилкенм? — Хәл җыярга иде бер туктап Шундый дымык, боек иртәләрдэ.
Анын ижаты лирик-фәлсәфи фи-керләр белән сугарылган. Гачәм, жир, дөнья һәм яшәеш турында зурдан куба-рылып уйлана-яза торгач, ул безне үзе «ижат» иткән өр-яңа тәэсоратлар дөнья-сына алып керә, үзенең руханә яшәү рәвешен һәм жанын ачып сала. Чагыш-тыру, метафора, телбизәкләр, көтел-мәгәнчә әйтелгән уй-фикерләр шигырь-ләренең сәнгати ләрәжәсен югары бас-кычка күтәрә. Масштаб, киңлек иң яхшы дигән шигырьләрендә күзгә бәрелеп тора. Гап-гадилектән дә зурга күтәрелә шагыйрь:
Коннар якты монда.
Томаны да
Үтә кцренмәле, сөт томан;
Куперен тора ястык болытлары Килиманджаро карлары сыман.
Алдарак моңсулык дигән идек. Ләкин лирик геройның үзгә бу халәтен бары оптимистик моңсулык дип бәяләү дөрес булыр. Елау, зарлану, сыктау түгел, дөнья күргән зирәк, олпат ир-егетләрчә күнелнен эчкәргече белән моңаю Көтелмәгән яна төсмер ачыш-образлар кайчак күңелне сискәндереп куя:
ҖиремI Табанычның эзен яшерегез — Тик катагыз аны яшел чирәм белән.
Шәрыкъ ашгыйрьләре йогынтысын үз иткән Наис еллар агышына. Вакыт мотивларына ла еш мөрәжәгать итә. Иң мөһиме—уйланып үзенең шәхесенә, за-ман һәм кеше гомеренә бәйләп аңла-тырга омтыла:
Тонге сулар ага. төнге сулар...
Килер бер кон. Вакыт чаңы сугар. — Кцкрәк елгасыннан аккан еллар Кайтмас, кайтмас... Тынгы бирми шулар.
Галимә Алсу Шәмсутова хаклы бил-геләп үткәнчә, «Вакытны шагыйрь тыш-тан гына тасвирламый, вакыт анын йөрәге-күңеле аша ага, лирик герой аны үтәли хис итә» («Шәһри Казан», 31 ав-густ, 2007).
Шагыйрьнең мәхәббәт дөньясы да шактый үзенчәлекле. Әйтер идем, сәер
мәхәббәт: үзе сөя, үзе кача; үзе сагына, үзе ераклаша; үзе кырыс, үзе нечкә жаилы; үзе горур, үзе. Анын күңелендәге тирбәнешләрне, тартыш һәм сөю газапларын тагын әллә ничаклы «үзе»ләр белән билгеләп булыр иде. Хисләр па-литрасындагы төсләрнен күплегеннәндер бу. күрәсен. Лирик герой үзенең са- гыну-сагыш мотивларын шәрәләндереп, маңгайга бәреп түгел, кинаяле образ- метафораларга төреп әйтә;
Бушка, бәлкем, сөю-янулар?!
Поезд киткән инде... юллар ябык, — Алда яна кызыл сечафор
Әйтергә яраса, китапта жегәрле ши-гырьләр урын ачтан Афоризм булырдай жөмләдәрнен һәр сүзе үз урынында: «Тормышның һәрбер кичәсе—мен дә бер кичә!» Сер түгел ич. кайбер авторларның шигырендәге сүзләрне, юлы белән генә түгел, күплеты белән алып ташлаганда да әсәргә әллә ни зыян килми. Н Гамбәрнең юлчысы да, сихри атаулар артында «гүзәл балкышлар күреп», моннан мен еллар элек (!) сәфәргә чыккан икән Шагыйрь тормышыбыздагы мәңгелек категорияләрдән саналган Яшәү белән Үлем темасын да читләтеп узмый, ләкин тормышта өмет һәм яктылыкның «барыбер күбрәк» икәнлеген раслый, матурлыкка дан җырлый.
Бу шигъриятнең нигезен, ныклыгын, тамырларын кереш сүзендә Рәдиф Га- таш бик тә төгәл әйтеп биргән: «Наис Гамбәр фәлсәфи шагыйрьләр мәктәбен үз күрде Иң мөһиме—үз классик ша-гыйрьләребез. милли классикларыбыз йогынтысы: Тукай. Дәрдмәнд. Туфан мәктәбе, замандашлары Зөлфәт. Әгьпәм шигърияте ирешкәннәргә таяну, алар замандашы булу шатлыгы »
Бу юлларга өстәп, шунысын да әйтәсе килә: Зөлфәт белән Әгъләмнең иҗатларына никадәр мөкиббән булса да. шигърияттә Наис аларны кабатламады! Нечкә тоемлы фәлсәфи лирикасы белән ул безнең әдәбиятта үзенчә танылды, үз сукмагыннан атлады.
Китапның икенче бүлеге исә язучы-ның эссе-хикәяләре белән ачыла. Наи- сның әле яхшы прозаик та икәнлеген күпләр күрми-сизми калган булгандыр.
мөгаен. Беренче язмада (аска, җәяләр эчендә, «Әйтелгән васыять» дигән өстәмә сүзләр дә язылган) автор кабык арбада ничек үсүе, тәрбия сәгатьләре бирүче әткәсе гурында ничек җылы итеп, яратып, горурланып яза. Әйтерсен. автор туган телебездәге телбизәкләрдән парча чигә, Мөслим ягынчарак сүзләрне дә отышлы итеп әсәр тукымасына кертеп җибәрә.
Ат җигеп гаилә белән печәнгә төшү, беренче покосны чыгулар, әбәд вакытында мәтрүшкәле чәй. чуен казанда пешкән итле шулпа белән сыйланулар дисенме— болар бар да талантлы прозаик кулы белән язылган. Сәнгатьчә оста тасвирлауларга бай булган, яраткан әдипләремнән Г Ибраһимовнын «Табигать балалары». М Мәһдисвнен «Бәхилләшү* дигән әсәрләре ирексезләп хәтергә килде.
Икәүдән-икәү генә калган вакытларда гали бер жир кешесе—әтисенең әйткән сүзләрен генә кара син
—...Эшне ярат, намуслы бул. кеше өлешенә кермә, беркайчан да тәкәбберләнмә, иманынны сатма.
Тормышта, гомеренең яшәп калган өлешендә Наис. миңа калса, әтисенен «әйтелгән васыятен» тулысынча үтәде шикелле. Кыскасы, ул «Лев Николаевич үлгән елны туган һәм нәкъ анын яшендә дөньядан китеп барган» әтисенә үзенә күрә бер шигъри-әдәби һәйкәл салып өлгергән.
Әдәбият сөючеләрдән кем генә Әмирхан ага Еникинең «Матурлык» хи-кәясен белми-хәтерләми икән! Шакка-тамын: кешенең төсе-кыяфәге түгел, күңел матурлыгы мең кат кыйммәгрәк дигән фикри сюжетлары да бер үк; әмма Наис. кабатланудан курыкмыйча, нәкъ менә шушы темага, нәкъ менә шундый рак өслүбтәге хәлләргә «Ма-ту-у-у!!!* дигән эссе язарга җөрьәт иткән
Рәссам Илдар Әхмәдиев турындагы язма да кызыклы, үзенчәлекле итеп язылган. Бактың исә. оста рәссам булу осгенә, Илдар—Кремль биләмәсендәге Сөембикә манарасына беренчеләрдән булып Ай куйган егет икән! Моның «серен» белер очен. ин яхшысы, язманы укучы үзе укып карарга тиештер
Китапның ярты олешен диярлек биләп торган өченче бүлек, әйткәне
безчә. «Мәкалатәр» дип атала. Дөресрә-ге—тирән эчтәлекле, шигъри тел-стиль ягыннан аерылып торган фәһемле әдәби тәнкыйть мәкалатәре. иҗат портретлары, китап күзәтүләр.
Кыска гына бу мәкаләдә андагы бар-лык язмаларны шәрехләү, күздән кичерү мөмкин түгел, билгеле. Шуна күрә ав-торның каләменә, җылы һәм таләпчән карашын «эләккән» әдипләр, шәхесләрнең тулы булмаган исемлеген санап китү белән чикләнәм Р. Даутов. Р Фәизул- лин. Роб. Әхмәтжанов. Зөлфәт. М. Әгьләмов. Ф Гыйльми. М Хәсәнов. Т. Галимуллин. М. Вәлиев-Баржылы. Г Садә. М Гази. Акъегет. Р Батулла. Ф Әмәк. сынчы Ә. Фәтхетдинов. нәфис сүз остасы А Арсланов. композитор М Мозаффаров һ б
Шулай да... шулай да катачы, язы-лышы ягыннан ин саллы һәм төпле ике язманы аерым билгеләми мөмкин түгел болар «Учак җылысы» < Рәис Даутов ту-рында) һәм «Башны сапларга салып. • (Равил Фәйзу.ыин иҗагы гурында)
Рәис Даутовнын (мәрхүм) кем икән-леген аңлатып торунын хаҗәте юк Шәхсән, мин үзем шунысын гына әйтеп китә алам, ул әдәбиятка, ижат эшенә бик җдваплы карый иле. Анын менә шушы сыйфатын Наис. хезмәттәше һәм фикердәше буларак, ныклы мисап-уйланулар аша анлатып бирә белгән. Мәкаләдәге соңгы юллар аеруча истә ката «Анын учагы һәрвакыт тере, учак урыны һәрвакыт җылы Чөнки учагын ул кешеләр, хатык күңеленнән сирпелгән очкыннардан кабызып җибәргән»
Равил Фәйзуллин дигән шәхесне, анын күпкырлы ижат дөньясын ачып бетерү мөмкин түгелдер, ахрысы, дигән уй-фикергә килгән идем мин берчакны Яшь. яна типтагы тәнкыйтьче Илшат Валиуллнн үзенең «һәр шагыйрь—бер дәрья» дигән китабында шушы серле пәрдәнең ин эчкәре почмакларын күтәреп ачкан иде безгә Бактын исә Наис дигән егетебез бу өлкәдә әллә каи чан «беренче* пионер булган икән! (1993). Сүзенең башында «Шигъри дөньялар эзлим!» дип чан кага да. рухы һәм каләме белән тәмам тугарылып, ул шагыйрь иҗатына дәлилле, әтрафлы тирән анализ ясый, үзе очен дә. безнең өчен дә яна дөньялар ача
Менә бит ничек Р Фәйзудлиннын
үзе белән дә, анын ижат дөньясы белән дә булачак язучыны, әдәбиятчыны 1965 елда ук укытучысы Рәдиф Гаташ таныш-тырган икән... (Бу кыйссаны сөйләп чыгасым килми, укучы үзе укып таныш-са иде дигән теләктә калам).
Р Фәйзуллин иҗатындагы рухи һәм иҗади үсеш-үзгәрешләр юлына, текә борылышлар ясау, кирәк чакта кирәкле ориентирларны сайлау, хәтта мәхәббәт дигән олуг дөньяда эволюцион үзгәреш ясауларны каләмдәшебез Наис, күзәтүчән һәм оста психолог буларак, бик тә үтемле итеп бәя биргән. Сүземне кыскартып, ике генә җөмләне мисалга китереп узам:
«Фәйзуллин шигърияте минем өчен жанга ныклык, иманга нур өсти торган шигърият булды дип әйтер идем».
«Тормышта балалык, иҗатында өйрәнчеклек чоры булды микән аның? Шикләнәм. Чөнки ул егерме яшендә хәзерге илле яшьлек Фәйзуялиннан җитдирәк, хәтта прагматиграк булып тоела мина».
Бу мәкаләдән тагын шунысы да ачыклана төшә: Наис шигърияткә, туган телебезгә изге бер нәрсә итеп караган икән...
Студент елларыннан ук бергә кай-нашып яшәгәнгә күрә, мин Марсель Галиевне хәйран яхшы беләм дип йөри идем. Минем өчен Наис аны өр-янадан «ачты». «Бер бүлмәдә яшәдек...» дигән сүзләре М. Гали, Ф. Гыйльми. Акъегет турындагы мәкаләләрендә юкка гына әйтелмәгәндер. Наис студент чакларында. Татарстан китап нәшрияты һәм « Казан утлары» журналында эшләгән елларында да танылган әдипләр, күркәм шәхесләр, татар халкының зыялы улла
ры белән һәрвакыт якыннан аралашып яшәде.
Күренекле шагыйрь Роберт Әхмәт- җановка бер генә җөмлә белән менә ничек итеп «үтергеч» характеристика бирә ул: тормышта жәяүле күбәләк булып та, шигърияттә шонкар булу бәхете теләсә кемгә эләкми...
Кыскасы, алып гәүдәле, карап то-рышка гади бер егеткә охшап торган Наис Гамбәрнен олы гамьнәр белән яшәүче борчулы жан икәнлеген аңлап бетермәдек, ахрысы, дигән тәэсир калды. «Гамбәр—гамьле егет икәнсең...» дип вакытында әйтә белмәгәнбез. Ул трибу-наларга чәчрәп чыкмады, орден-ме- дальләр сорап кешене аптыратмады.
Наис Гамбәрнең «Яшәү тамыры» дигән китабы белән танышып чыкканнан соң күкләрем биегәеп, уй-фикерлә- рем тирәнәеп, күңел күзләрем кинәттән җетеләнеп китте шикелле
Бу китапның бер дә кимчелеге юк- мени соң, дип сорарга мөмкинннәр. Мин боларны эзләмәдем дә. танмадым да. Яна китап белән танышу сөенечен уртаклашасым килде. Бары шул
«Яшәүдән соң яшәү бармы?»—дип сорый шагыйрь бер шигырендә. «Бар-дыр...» дип жавап та бирә. Әйе, анын го-мере иҗатында, замандашларының хәтерендә кабатлана.
Яшәү тамыры, чыннан да, бар икән ул! Бу—балачакка, туган җиренә, әти- әниенә, туган теленә, кояшка һәм ке-шеләргә тартылу. Тамыры тирәнгә китмәгән үләннәрне җил аударып, та-мыры җиргә нык берекмәгән агачларны өермә куптарып ала. Табигатькә дә, тормышта да тирәнлек кирәк.
Яшәү тамыры—тирәндә.