Логотип Казан Утлары
Шигърият

СОҢГЫ ЕЛЛАР ДӘФТӘРЕННӘН


Җиткән вакыт...
Дөрес булмас уфтанулар гел-гел генә.
Байтак булды шат көннәрем бу гомердә!
...Шулай да үзгә бер моңсулык кичләрдә.
Ил-йортның ни бәясе —кылган эшләргә? Гомерем булса, алда янә нишләргә?.. Күрәсең, җиткән вакыт Табигатькә сыенырга. Аллаһының рәхмәтенә сыгынырга.
Диңгез кабырчыгы
Өстәлемдә диңгез кабырчыгы.
Колагыма куйсам—шавы бар!
Тыңлап, ишетеп, аңлый алсаң аны, күңелеңә кагыла дулкыннар.
Үзен-үзе кат-кат төргән бер таш.
Бер могҗиза инде дөресе дә!
...Бу дөньяда шулай йомыла-йомыла, кабырчыкка әйләнерсең дә!
,ТТ1^)'8гЬ1
ДШигърият
Дәүләтсез халыкның хәтере җелек кебек суырылган...
Үзаңы—тездән түбән.
Гбрурлык-дан—онытылган...
Гавәмнең кумирлары да үзенә таманкай:
берәр сукбай шагыйрь, йә үзешчән «боек» җырчы, йә берәр шамакай...
Равил ФӘЙЗУЛЛИН (1943) — Татарстанның халык шагыйре; алты томлык «Стһанча әсәрләр* һәм төрле телләрдә басылган кцпсанлы китаплар авторы. Казанда яши
Аскет
(Студент шагыйрь)
Кап-кара тон килә! Ишектә кынгыраМ
Ул-ак күлмәктән... Ишетми.. '
Шома, тыгыз мускуллардан Тынлыкка инәлеп
дәрт ташый күкрәктә! көтә ул берәүне-
_ Күктән иңәчәк
Бер котү хур кызлары Шигъри Мәлне!
килә җәннәттән!
Яхшы...
(Тынычлану, килешү, әзерләнү)
Хәзер миңа кайда да яхшы... Авыздан теш төшкән. Кулымнан әш төшкән...
Хәзер миңа кайда да яхшы... Язмыйча чарам юк.
Каләмдә карам юк...
Хәзер миңа кайда да яхшы... Дөнья диләр гөрли!
Э мин бит ишетмим...
Тирле җирләр<)ә чәчелгән башгары ку 1ынг)а гомер кичүче туксан ншмек карт авызыннан
Хәзер миңа кайда да яхшы... Дәрт юк, дәрман юк...
Әҗәлдән фәрман юк...
Хәзер миңа кайда ла яхшы... Җанымда аваз бар.
Кальбемлә намаз бар!
...Хәзер миңа кайда .та яхшы... Суда бүрткән ярма да яхшы. Күктә очкан кар1а ла яхшы...
Мәдхия ахмакка!
Мораторий әхлакка!
Ярты Илеңне сатып ала миллиард җыйган бер «маңка!»
Кемдер әйтә:
шул кадәрле урлый алгач
бу ла алмый у л маңка!
Сәлам демократка!
Сандугач сайрар ул! аталанасы бар!
Яшь кеше сояр ул! хаталанасы бар...
Яшәү инстинкт. Мәхәббәт фасады. ... Бу мнагелдә күнме яңа җан ясалды!..
Теләк яздым такмаклап...
Мәчетләр иман нурын гел тарата торган булсын! Юллар—озаткан яшьләрне кайтара торган булсын!
Зиратлар зурайса да, авыл кечерәймәсен. Сабантуе сөлгеләре сандыкта черемәсен.
Киштәләрдә шешә түгел, китаплар тулып торсын! Өлкәннәрнең урыннары түрнең башьшда булсын!
Сөрелмичә, чәчелмичә кырлар кыргыйланмасын.
Алмалар пешеп аллансын, умарталар баллансын.
Яңа гаилә корган ирләр киң буралар бурасын.
Яшь киленнәр, чират торып, чишмәләрдән су алсын!
Ишле парталары белән мәктәпләр гөрләп торсын. Кичләрен татар көйләре урамнарны тутырсын.
...Якташларга теләкләрне дәвам да итеп була. Булмастай теләкләр түгел, морадка җитеп була.
Иман булса, берлек булса еракка китеп була!
Бер каләмдәшкә
Сүзең—алтын. Әйткәннәрең— ташка чокып язарлык! Уйма-өтерге табылмый, киткән бездән базарлык!..
Кем ишетсен? Мөнбәр түгел, баскан төшең—бер түмгәк.
Әле кемдер әйтеп куя:
«Чё говорит ул имгәк?»
А. Хәлимгә
Орып атты өстенә килгән гайбәтләрнең әрҗәсен!
Булган данына өстәде хаҗилык дәрәҗәсен!
Ни исемле фәрештә бар?..
Кем багар да, кем бәһалар асыл җәүһәр бөртеген? Кулъяулыгым чиста микән күз яшеңне сөртергә?
Кем язмышы кемнәрдә!..
Нинди йөкләр өйгән язмыш Синең нәфис иңнәргә?
Ни исемле фәрештә бар Синең белән тиңләргә?
Юаныч
Гавәм дигәненә ышана алмыйм. Дус дигәннәре дә бер бизәр...
...Барсы онытса да.
Аккош күлендәге берәр черки «Ул яшәде!» диеп безелдәр.
Күзләр шактый уйсалар да. яз дәртен тоялар!
...Җил канатына сыенган яңгырдан яшәреп яшьләнгән кыялар.
Борынгы карталарга карагач...
Бер якта Боек Кытай диварлары! Янәшәдә Боек Тартарня!...
...Бәлки, Дума канун чыгарыр әле Берәр Урыс бугазы турында.
Тыелып торган дәрт- бүселеп ташыр буа.
Бәламе ул, баламы барыбер туа.
Аерым Кеше хокукы! демократия шул диләр.
Халык-милләтләр кырыла! Акаеп... « күрмиләр».
Ялгызлык
Яшьаек ЯМШЫЛ1 -бер уен Картын нь’ыиы.-ы ике чын
Авыру халәт... Йокысызлык... Шешенгән күз алмасы...
...Хәзер бүтәннәр язсыннар Ялгызлык Елъязмасын!..
Бу дөньяда бар микән ул бер хәсрәте булмаган?
Андый кеше йә ул мәрхүм, яисә әле тумаган!
Замана
Юньле кеше килеп җылына да алмый... Юк! Бу—без яккан учак түгел!
Хатирәләр белән яшәр көн килсә дә. мескен булып яшәр чак түгел!
Сак булыгыз, гамьсез Гулливерлар. Лилипутлар килә Шигырьгә.
Ш. Маннур
Җыйнак фидакарьләр, сак булыгыз!
«Нечкә билләр»
корсаклылар килә мәйданга!
...Габаритларыңча нәфселәре: хакимлеккә, малга һәм данга...
Бер мизгел ялвару
Шахтага эләккән кошчык күк халәттә мин. Караңгы...
Күңелем әзрәк яктырмасмы?— бер елмаеп кара әле!
И, Туган тел!...
Сырхау телдә язам. Илһам кача. Үзем дә, имеш, авыру икән...
Моң көче белән минекенә тиңдәш Тагын берәр тел җирдә бар микән?
Дәүләт, имеш. Дәү үләт!..
Гаурәтеңне түгел. Дәүләтеңне күрсәт' Дәүләт дигәне булмаса да.
«эшлеклеләре» очрый.
Ил-Дәүләт рухын әлегә Шигырь һәм Моң асрый.
Кавыша алу—үзе бөек җиңү! Кушылыплар алу—үзе бер яшәү1!
...Тик шунысы бар: Ут белән Су берсен берсе бетерешә!..
Җаннарның тәхете Күктәме? Безгә аңлашылмас сер белән Җиргә атылалар йолдызлар!
...Ләхетләре яктырып аладыр ул Кеше дигән бөекләрнең—
Жаннарының күләгәсе.
Күзәнәкләр көн дә кими... җиңеләя барабыз.
Уй-исәпләр арта бара...
Авырая барабыз.
Ал, дин уйлан, артка карап без каядыр барабыз.
Бәлки, тагын бер кат янып булыр...
Күмерчеләр утынны томалап янОырашр
Эчтән янам. Ялкынланып янсам, тиз булыр ул көлгә чыгулар!..
Ил гамендә янгач, ни дисәң да, түэеп була. Кирәк чыдарга!
Көлгә әйләнеп бетсәм, мин бит кабат әверелә алмам күмергә.
Бәлки, тагын бер кат янып булыр безсез без булачак гомердә?..