Логотип Казан Утлары
Хикәя

ШАЯН ХИКӘЯЛӘР


Әлү, кодагый, исәнме?...
—Әлү. әлү! Кодагый жаным, синме сон бу?
— Мин идем. Хәлләр ничек, әй?
—Бер көе. Яшең җитмешкә җиткәч, юк икән инде ул.. Ризыкнын тәме, эшемнең рәте юк дигәндәй... Үзен ничек сон?
—Сорама да, кодагый. Аяклар беткән, куллар хәлсез, гәүдә тузган... Көчкә селкенеп йөрим шунда...
—Балалар ничек сон. балалар. Оныкларыбыз үсәме?
—Әй. әйтмә дә инде. Тәгәрәшеп үсеп киләләр. Берсеннән-берсе акыллы, матур Үзем тәрбиялим шул, үзем.
—Кияүнен эшләре барамы, киленеңнән ризамы9
—Ярый инде. Эшләп йөриләр. Алар югында балалар мина кала, өйдәге тавык чүпләп тә бетерә алмаган бөтен эш минем җилкәгә төшә..
—Шулай инде, шулай. Авылда бит телефоннары да юньләп эшләми. Берәрсенә шылтыратыйм дисәң, әллә кемнәргә эләгеп бетәсен. Бездән өч өй аркылы гына торучы Әлфинур бар бит әле Беләсең микән син аны?
—Абау, бер дә ишеткән кешем түгел шул...
— Беркөнне менә шуна шылтыраттым. Озак кына сөйләшә торгач, белдем, кодагый җаным. Әлфинур булмаган икән бит ул!
—Китче! Кем белән сөйләштең соң алайса?
—Күрше авыл кешесе булып чыкты!
—Йә. Рабби!
—Менә шулай, кодагый, бөтенләй өзеп бетергәнче шылтыратып калыйм дидем. Әле сезне җыйганчы да бөтен районны «йөреп» чыктым. Аннары, кияү оныкларны бер-ике атнага безгә торырга китереп китмәс микән дигән идем.
—Нинди оныклар? Сон алар болай да сездә бит инде! Нәрсә сөйлисең, кодагый?
—Сон, өченче көн элек кенә балаларны килен белән икесе илтеп куйдылар бит!
—Абау. Галиябану кодагый?!
—Ниткән Галиябану? Гөлниса бит мин!
—Йә. Ходам! Нинди хәл бу, ә? Телефонны алырга да куркырсың, билләһи
Син инвалид түгелме?
—Туктапе, энем, утыр яныма. Син инвалид түгелме? Алай күзеннен агы белән карама Студент кына әле мин, дисенме? Яшькә карамый ул. менә минем күрше Маратка нибары егерме биш яшь. ә үзе инвалид. Типсә тимер өзәрлек, сукса, атның билен сындырырлык егет, югыйсә. Тик бер дә авыр күтәрергә ярамый бичарага— эче авырта икән Ну үзем берничә тапкыр шаккатып карап торганым бар аштык тулы ике капчыкны ике култык астына гына кыстырып ташый, вәт «инвалид»
Хәлим абзыеңны беләсеңме? Шул көн саен трактор хәтле ике атын берүзе арканга илтә, кичен атып кайта. Тигез җирдә чокыр ясый торган дуамал-зәһәр атларының уртатарына баса да. тегеләргә тирә-якка күз ташларга да ирек бирмичә, йөгерешче тизлеге белән тотып бара. Баксан. икенче группа инвалид икән ул. бахыр! Жәлләп туялмассын үзен: ике кулбашы үтереп сызлый, селкеткән саен чатный.
бил каерылган, умыртка баганасы чалшайган икән мескенкәемнең!
Әнә, күрәсеңме. Сабира гүтән белән Бәшир абыен кайтып килә Болар кода-
кодагыйларына кунакка барганнар Кыр куяны тихтеге белән алдан сикерә-атлаган
Бәшир абзыйнын аяклары тәмам беткәй—икенче группа инвалид икән Аннан
калышмыйм дип йөгерә-атлый кайткан Сабира гүтинсн хагләре бераз ярый—ул
оченче группала гына. Хәлләре мөшкел боларнын: бер өйдә ике инвалид. Ярый але
район үзәгендәге хастаханәдә табибә булып ипләүче кыглары бар Нишләп бетәрләр
иде алайса ике чирле.
Үзен лә инвалидмы сон. дисенме9 Әй. энем, билне каерып, аякны сындырып, бер
кул селкенми башлагач, барган илем райондагы хастаханәгә. Ике көн чират торып,
өченче көнне тәки кердем хирург янына Тегеләй караган буллы. болай тикшерде. Үзе
күзенен чите белән генә минем урындык аркасында эленеп торган чүпрәк сумкамны
күзәтә. Кызларыма дип каймагын-сөтен тутырып килгән сумкам ачылмагач, бу да озак
маташмады «Әй. абзый, синен монда барысы ла тәртиптә Картлык галәмәте генә
бу.*—дигәч, әле дә эшләми торган кулымны икенчесе белән кысып тотып, авылга
кайтып киттем.
Тукта, озак утырылды. кузгалырга кирәк Син лә ашыгасындыр. Ай-ай. билем!
Уф-уф. энем, торгызыш әле Жирдә яткан таягымны гына алып бир. иелеп булмый
Печән кайтырга тиеш иде бүген Шуны күрше инвалид Вахит белән бергәләп
печәнлеккә кертеп булмас микән, кереп чыгыйм але үзенә