Логотип Казан Утлары
Публицистика

Мөһаҗирлектәге татар әдәбияты


Кешене—кеше, милләтне милләт итүдә сүз сәнгатенең, ягъни язма әдәбиятның һәм фольклорның роле искиткеч зур. Чөнки анда күпгасырлык яшәеш тарихы, әби-бабаларыбызның рухи тормышы, кайгы-шатлыклары. теләк-омтылышлары. буыннан-буынга тапшырылып килгән әхлакый байлыгы, тереклек тәҗрибәсе гәүдәләнеш тапкан. Укый белеп укысаң, мәсәлән. Мөхәммәдьяр поэмалары аркылы Казан ханлыгы чорынын тарихи вәзгыятен дә. кешеләренең күңел дөньясын да шактый тулы күзалларга мөмкин. Шәрифинен “Зафәрнамәи вилаяти Казан" язмасы (1550)—Казан ханлыгы һәм Мәскәү мөнәсәбәтләрен ачыклауда, шул чор татарларының басып алучыларга карашын билгеләүдә бәһаләп бетергесез чыганак. Г. Кандалыйның яисә М. Гафуринын шигырь-поэмалары безгә инсаннарның уй- кичерешләре. татарның менталитеты хакында гаҗәеп күп нәрсә сөйли. Милләтне милләт иткән, этник кавемнең асылын тәшкил иткән тел дә бөтен тулылыгы һәм кыйммәте белән бары сүз сәнгатендә генә ачыла. Әдәбият—чын мәгънәсендә укытучы-остаз. хәтер сакчысы, милли барлыкны һәм берлекне тәэмин итүче гаять куәтле чара. Кызганыч, бу билгеле хакыйкатьне соңгы вакытларда, ничектер, оныта башладык. Кайбер акыллыбашлар тарихны өйрәнүдә, халкыбызның үткәнен ачыклауда үзебезнең сүз сәнгатен, тел байлыгын читтә калдырып, таш. чүлмәк китекләрен, читләр биргән мәгълүматларны барысыннан өстен куярга керештеләр. Шунын нәтиҗәсендә Болгар. Хәзәр. Алтын Урда кебек төрки-татар мәмләкәтләренең этник ягы бөтенләй төссезләнеп кала, әйтерсең, аларда безнен әби-бабаларыбыз түгел, ә бөтенләй чит-ят кавемнәр яшәгән. Татар телен белмичә, оригиналь чыганаклар белән эш итмичә халкыбызның рухи мирасын өйрәнүчеләр дә күзгә ташлана.
Мәгълүм ки. төрки-татар әдәбиятының мен елдан артык тарихы бар. Борынгы төрки карынында туып. Хәзәр. Болгар. Кыпчак. Алтын Урда. Казан. Әстерхан. Нугай. Себер. Касыйм мәмләкәтләре чорын кичереп, колониаль изелүнен коточкыч афәтләрен күреп. XX йөз башында гаять зур үсеш алып, ул хәзерге чорга—XXI гасырга килеп җитте. Шушы вакыт эчендә татар әдәбияты искиткеч бай хәзинә туплады. Кол Гали. Котб, Сәйф Сарай. Мөхәммәдьяр. Утыз Имәни. Кандалый. Акмулла. М. Гафури. Г. Исхакый. Г. Тукай. Г Ибраһимов. Дәрдемәнд. Ш Бабич, һ. Такташ. М. Җәлил, X. Туфан һәм башка бик күп әдипләребез теләсә нинди милли әдәбиятны бизәрлек!
Меңьеллык гатар мәдәни мирасын өйрәнү һәм кин катлам укучыларга җиткерү юнәлешендә соңгы ярты гасыр эчендә зур эш башкарылды. Күптомлык фольклор китаплары, алты томлык татар әдәбияты тарихы, күренекле язучыларыбызнын басмалары, дәреслек-хрестоматияләр, уку әсбаплары һәм башкаларнын дөнья күрүе—әнә шундыйлардан. Мин университетта илленче-алтмышынчы елларда белем алдым. Ул вакытта әле Тукайгача чор әдәбияты турында мәкалә-хезмәтләр. әсбаплар бөтенләй диярлек юк иде. Ә хәзер Урта гасыр сүз сәнгатенең күпчелек әсәрләре басылган, алар хакында махсус хезмәтләр, диссертацияләр язылган. Әдәбият тарихынын башка чорлары турында да шушы сүзләрне әйтергә була. Әмма әле
әдәби мирасны барлау һәм өйрәнү өлкәсендә эшләр муеннан. Шактый гына язма истәлекләр, аеруча Октябрь инкыйлабына кадәргеләре шәхси кулларда, архиатарда. төрле фондларда үзләрен тикшерүчеләрне көтеп ята Аерым әдипләребезнен әсәрләре йә бөтенләй нәшер ителмәгән, яисә өзек-көтек кенә басылган Нәшер кылынганнарынын да шактые хәзерге укучыга барып житәрлек түгел.
һәр чор. һәр буын рухи мираска үзенен эчке ихтыяҗларыннан чыгып якын килә, аны үзенчә эшкәртә, анлый һәм аңлата. Бу аеруча җәмгыятьтәге кискен борылышлар вакытында көчле була. ХХ-ХХ1 гасырлар аралыгы—халык, ил, дөнья тормышында көчле үзгәрешләр чоры. Элеккеге кыйммәтләр, мирас кабат, тәнкыйди карала башлады, яна карашлар, концепцияләр туды. Бу хат әдәбиятчылар алдына да житди бурычлар куйды Элекке хезмәтләр генә инде бүгенге укучыны канәгатьләндерми Жәмәгатьчслек. бер яктан, үзебезнен милли традицияләребезне, үзенчәлекләрне дәвам иткән, икенче яктан, рус. дөнья гыйльми, эстетик казанышларын файдаланган янача. заманча тикшеренүләр, мәкалә-китаплар көтә Әмма бу эш шактый авыр бара Тиешле әзерлекле кадрлар җитмәү, матди проблемалар да үзен нык сиздерә. Тупланган материалларны саклау һәм файдалануда да кыенлыклар күп Аеруча Казандагы "Мирасханә"нен язмышы борчу гудыра. Аны тиешле бина белән тәэмин итү—кичектергесез бурыч
Әдәби мирасны тәрҗемә итеп, башка халыкларга җиткерү эше дә бик сүлпән бара. Бу юнәлештә безгә Равил Бохараевтан үрнәк алырга кирәк Анын татар шагыйрьләрен инглиз, рус. венгер һәм кайбер башка телләрдә яңгыратуы чын мәгънәсендә мактауга лаек Бүтән халыкларнын ин матур әдәби үрнәкләрен татарчага тәрҗемә итү дә—бездә ин артта калган өлкә Бу эштә, аеруча әсәрләр сайлауда, читтәге милләпәшләрсбезнен дә катнашуы зарур
Үткән гасырларга күз ташласак, тарихи язмышнын халкыбызга кырыс каравы, кайгы-газапларны кызганмавы ачык күренә. Татарнын. яһүдиләр кебек, бәген дөнья буйлап сибелүе, таралуы да. ин беренче чиратта, матди кыенлыкларга, хокуксызлыкка бәйле Биг беркем лә. кагыйдә буларак, үз иркс белән җитү тормышны, туган җирен. Ватанын калдырып, моһажирлек ютына басмый Бу алымны ясарга аны гадәттән тыш вәзгыят. чарасызлык мәжбүр итә
Тагарлар арасында моһажирлек инде Урта гасырларда ук күзәтелә Мисыр- Сүриигә. Урта һәм Кече Азиягә, мәсәлән, күпләгән кавемдәшләребезнен күчеп китүе мәгълүм Өч гасырга якын Мисыр белән идарә игкән атаклы Мамлүкләр династиясенең дә зур өлеше—Идел-йорттан күчүчеләр Анда төрки-татар телендә бай әдәбият туа. Безгә әле анын тик бик аз өлеше генә мәгълүм. Мисырда мамлүкләр чорыннан калган бай архинларнын. материалларның саклануы билгеле Анарга әле безнең гатар галимнәренең һаман кулы җитми
Татарлар арасында моһажирлек аеруча халкыбыз үз дәүләтчелеген югалткач, колониаль изелү елларында көчәя XX гасырның беренче яртысында ул иң югары дәрәҗәсенә җигә Ике бөтендөнья сугышы, инкыйлаблар, аклар-кызыллар арасындагы көрәш-бәрелешләр, күмәкләштерү, дингә каршы көрәш гатар тормышын тәмам туздырып ташлый Милләттәшләребез, камгак (иерекати-полс) кебек. Евразия киңлекләренә генә түгел, хәтта Америка. Африка. Австралия кыйтгаларына кадәр үк тарала. Шунысы мөһим татар Мөһаҗирләре чит ят җирләрдә булуына карамастан, үзләренең телен, моңын, рухи мирасын, гореф-гадәтләрен сакларга, үстерергә, алдагы буыннарга тапшырырга омтылган Шул максатны күзлә тотып, китаплар язган һәм бастырган, газета-журналлар чыгарган гөрлс мәдәни тәрбияви чаралар уздырган Шунысы мөһим: мөһажир татарлар Идел-йорттан үзләре белән төрле басма һәм кулъязма китаплар да алып киткәннәр, төрле кыенлыклар, киртәләр булуга ла карамастан, тарихи Ватаннарыннан ла аерым басмалар алганнар XX Йөздәге тагар мөһажирлегенен мөһим мәдәни төбәкләре берничә Кытай Япония. Финляндия. Төркия. Алмамия. Полыпа. өлешчә Румыния Ашрла тагар мөселман җәмгыятьләре, курслары, мәктәпләре эшләве, гатар басмаларының дөнья күрүе мәгълүм Токиода. Хельсинкида хәтта татарларның үз нәшриятләре дә эшли Япониядәге "Матбагам ислам и я "дә узган гасырның 20-40 елларында күп санлы китаплар нәшер ителә. Батар арасында Тукайнын биштомлыгы. дини, педагогик
басмалар, күпләгән әдәби әсәрләр бар.
Мөһажирлектә чыккан татарча газета-журналлар саны өч дистәдән артып китә. Болардан бигрәк тә берничәсе мәдәни-тарихи яктан игътибарга лаек. “Яна милли юл” (әүвәл ул “Милли юл” исеме белән чыга)—1928—1939 елларда басылган журнал. Барлыгы—136 сан. Нигездә, Берлиндә нәшер ителә. Берничә саны Варшауда дөнья күрә. Баш мөхәррире—Г. Исхакый. “Милли Байрак”—1935—1945 елларда Мукдендә нәшер ителгән атналык газета. Ул да Гаяз Исхакый тарафыннан нигезләнә. Төп хезмәткәрләре—профессор Надир Дәүләтнең әти-әниләре Рокыя һәм Ибраһим Дәүләткилделәр. “Яна япун мөхбире” (баштагы исеме—“Япун мөхбире"). Бу айлык журнал узган гасырнын 30-40 елларында Токиода нәшер ителә. Анын җитәкчесе— Токио имамы Габделхәй Корбангали. "Азат Ватан" мәҗмугасы 1952-53 елларда Мюнхендә татар һәм рус телләрендә басыла. Аны Алманиядәге "Татар-башкорт милли тәшкилияте” чыгара. Тәүге җитәкчесе—мәшһүр Тамурбәк Дәүләтшин (1904— 1983) Бу затнын 1974 елда Лондонда нәшер ителгән “Советский Татарстан Теория и практика национальной политики» китабы заманында Советлар берлегендә сенсация тудырган иде. "Кагап”—Төркиядә 1970—1980 елларда өч айга бер чыккан журнал. Барлыгы—23 сан. Төрек һәм татар телләрендәге бу мәҗмуганы әзерләүдә Әхмәт Тимер, Надир Дәүләт, Әмрулла Агый һәм башка билгеле милләшләребез катнаша.
Татарча газета-журналларнын иң күп чыккан урыннары—Финляндия, Кытай. Суоми илендә: “Мәгърифәт" (газета. 1925), “Шималь очкынлары" (мәҗмуга, 1943— 1977), "Ак юл” (газета, 1967—1974). “Тавыш" (газета. 1967), “Ислам мәхәлләсе” (Мәҗмуга, 1956-1951) һ. б. Кытайда: «Ерак Шәрык” (1920-22). “Азад Шәрык" (1923). "Шәкердләр таңы” (1934-1935). “Шәрык авазы" (1939-40). “Чаткы" (1932-33) һ. б. газета-журналлар Боларнын барысы диярлек гарәп графикасында.
Мөһаҗирлектәге вакытлы матбугат һәм әдәбият үзара тыгыз бәйләнешле, алар үзара керешеп киткән. Ни өчен? Чөнки газета-журналларда эшләүчеләрнең шактые әдәби иҗат белән дә шөгыльләнә. Бу—бер. Икенчедән, читтәге татар әдипләренең әсәрләре күбрәк газета-журналларда басыла. Аерым китап рәвешендә нәшер кылу очраклары чагыштырмача сирәк.
Мөһажирлектә XX йөздә иҗат иткән татар әдипләренең саны шактый: Хөсәен Габдүш (1901 — 1944), Сания Гыйффәт (1899—1957), Хәсән Хәмидулла (1900—1988). Шаһвәли Келәүле (Илдәр) (1900—1970), Минһаҗ Исмәгыйли (1910—1995). Гәүһәр Туганай, Исфәндияр Иштай, Әхмәд Ләбиб Каран, Садрый Хамил, ГайсәХәкимжан, Наилә Бинарк, Мансур Арсланбәк һ. б. Әлбәттә, боларнын талант дәрәҗәләре, язганнарының сыйфаты төрлечә. Әмма бу мөхтәрәм затларның мөһажирлек шартларында да туган телебезне, әдәбиятыбызны яратулары, үзләренең уй- кичерешләрен кәгазьгә төшереп калдырулары, милләтебез турында яну-көюләре үзе үк фидакарьлек.
Узган гасырнын беренче яртысында һәм урталарында чит мәмләкәтләрдә яшәп иҗат иткән татар әдипләренең иң күренеклесе, җитәкчесе, остазы,—әлбәттә, Гаяз Исхакый. Юкка гына Әхмәд Ләбиб Каран аның хакында бу юлларны язмаган:
Гаяз Исхакый—татарнын бер олуг инсаныдыр.
Татар әдәбиятынын тажлы бер хаканыдыр.
Г. Исхакыйнын куәтле йогынтысы татар сүз сәнгатендә, публицистикада гына түгел, сәясәттә, фәндә, мәдәнияттә һәм гомумән татар рухи тормышынын башка тармакларында да тирән эз калдырган. Бу бөек затнын эшчәнлеге хакында уйланып, икенче бер мөһаҗир шагыйрь Минһаҗ Исмәгыйли үзенең бер парчасында болай ди:
Гаяз ага. син бит безгә кояш идең.
Синең юлың ак юл. бәхет юлы иде
Шуңа күрә курыкмадың дошманнардан.
Чөнки син бит батыр татар улы идең!
Күкрәк киереп син атладың алга таба.
Татарларың курыкмый хәзер алга бара.
Бер көн килер. Идел-Урал азат булыр.
Шуны көтә, шуны көтә халкың алда
Тиздән Г Исхакыйнын тууына 130 ел тула. Моны без бөтен татар дөньясында зур вакыйга рәвешендә билгеләп китәргә бурычлы
Мөһаҗир.тектәге татар язма әдәбияты төрле төрләрдә һәм жанрларда, чәчмә, тезмә, драма, роман, повесть, хикәя, сәяхәтнамә, очерк, комедия, сатира, җыр. дастан, поэма, ода-мәдхия, робагый, марш һ.б.
Идея-тематикасы да шактый бай һәм күпкырлы тарих, хәзерге заман, дөнья хәлләре, сәясәт, мәхәббәт, әхлак, халыкларның үзара мөнәсәбәтләре һ.б. Әмма үзәктә—татар язмышы, анын үткәне, бүгенгесе, киләчәге, дөнья кавемнәре арасындагы урыны Милләт, ил язмышы—һәр автормын бәгырендә, җанында. Финляндиядә гомер кичергән Хәсән Хәмидулла үзенен Куанычым" шигырендә бодай яза:
Саим мин бик татарлыкны татар булып үлим Раббым Сүгм бер пине эшләү берлә мин гомремдә тәм тапты»
Күченмәк юк бу фикеремдән. оялмый» һич татарлыктан.
Үкенмим, сакласын Аллам мине андый начар лыктан
Коләм мәсхәрле күз берлән, татарлыкны —яшергәндәй.
Итәм нәфрәт эчем берлән, коләм мин инде ул мән дән
Татар бу лгач татармын мин. шсңардан бәхтиярмын <3а.
Көләрмен һәм татар бәхтенә. хәсрәткә җылармын да
Мөһаҗир шагыйрьләрне кайчандыр боек, дәүләтле булган татарнын бүгенге хокуксызлыгы. теленең, мәдәниятенең кысылуы гаять борчый Алар халыкны бердәм, әхлаклы, иманлы булырга чакыра, үз укучыларында киләчәккә, азат тормышка омег, ышаныч тәрбияләргә омтылалар
Сания Гыйффәт
Алга, туган, алга' Җиңгәнгәчә.
Ил юлында тиңсез тартышка'
Бергә, туган, бергә' Үлгәнгәчә.
Ирек очен изге тартышка'
Исфәндияр Ишгай
Кайда гына булма, аерылма син Үз динеңдәй, милли юлыңда»
Милли байрагыңны кзгары тот, һич төшермә аны кулыңдан
Минһаҗ Исмәгыйли
Илебезгә якты нурын чәчәр Зөһрә йолдыз—Казан каласы Хуҗа булыр тагы уз иленә Изелеп килгән татар баласы
Туган җирне, туган илне. Ватанны сагыну, җирсү тойгылары мөһажирлек әдәбиятының бөтен тукымасын сугарган Хәсән Хәмидулла күңелендәге сагыну сагыш хисләрен басар өчен искән җилләргә мөрәҗәгать итә
Ни бәхет, җил кайтса илгә, сөйләсә миндән сәлам.
Ойтсә анда мин аларны нинди куп саъзнып калам
Сания Гыйффәтнен "Сагынганда” шигыре дә бик тәэсирле.
Ил йөзен күрсәм бераз,
Шат булыр идем, бәлки Мин дә мин дә. мин дә, аһ.
Җан алыр идем, бәлки.
Сагындым дияр идем.
Туфрагын үбәр идем.
Кочаклап коча-коча.
Күз яшем түгәр идем.
Кайгылы ил ташларын
Сыйпап җуатыр идем.
Җылы, уз кочагында
Назланып ятыр идем.
Туган илне, туган халыкны сагыну хисләре еш кына Казан, Сөембикә. Тукай образлары аркылы бирелә. Алар, ничектер, татарнын бер символы рәвешендә күзаллана. Шаһвәли Келәүле, мәсәлән. Тукайны «ил йолдызы» дип атый:
Ил йолдызы сүнмәс, якты янар.
Ил догасы белән бизәлер.
Шигыреңнән халык азык табар,
Яктылыкта мәңге тирбәлер.
Тукайның исеме, рәсеме, әсәрләре читтәге һәр татар басмасында диярлек күзгә ташлана.
Минһаж Исмәгыйли өчен Казан—тагар халкының кыйбласы.
...Казан, Казан—
Син бит безгә кыйбла.
Син бит мәркәз татар халкына.
Күптән инде сине ташласам да.
һаман йөрәк сиңа талпына.
Татар мөһажирлек әдәбиятында, аеруча публицистикасында, большевиклар сәясәтен тәнкыйтьләү, Советлар режимының тискәре якларын да күрсәтү көчле Бу ягы белән ул илдәге шул чор әдәбиятыннан шактый аерылып тора Миллилек, мөселман әхлаклылыгы. иманлылык, төркичелек, милли азатлык, бәйсезлек идеяләрен үзәккә кую мөһажирлек әдәбияты өчен хас. Ул үзенең рухы, тел-стиле белән шактый дәрәжәдә XX йөз башы әдәби традицияләрен дәвам итә. үстерә. Әмма чит илләрдәге татар әдәбияты, гәрчә үзенчәлекләре булса ла. Ватандагы сүз сәнгате белән гомумән табигый бәйләнешле. Алар икесе ике нәрсә түгел, ә бер бөтеннен кисәкләре.
Фән, бүгенге тормыш, милли барлык рухи мирасны, шул исәптән мөһажирлектәге байлыкны да мөмкин кадәр тулырак, объектив барлауны, өйрәнүне таләп итә. Кызганыч ки, гыйльми тикшеренүләрдә әле һаман әнә шул тулылык, бөтенлек җитми. Г Исхакыйнын, башка мөһажир әдипләрнең иҗаты совет чоры татар әдәби процессын өйрәнүдә файдаланылмый диярлек.
Сонгы ике дистә елда мөһажирлектәге татар әдәбиятын һәм матбугатын барлау, өйрәнү, халыкка кабат кайтару юнәлешендә шактый эш башкарылды. Бу өлкәдә Әбрар Кәримуллин, Илбарис Надиров, Миркасыйм Госманов, Надир Дәүләт, Мәхмүт Таһир, Тәүфыйк Әйди, Лена Гайнанова, Әхмәт Сәхапов, Ибраһим Нуруллин, Резедә Ганиева, Искәндәр Гыйлажев, Фәридә Гаффарова, Флүн Мусин, Окан Таһир, Наилә Бинарк, Рөстәм Гайнетдинов, Римзил Вәлиев, Илсур Мансуров һәм
башкаларның зшчәнлеге игътибарга лаек Хәзер Төркиялә яшәүче яшь Галимәләребез Чулпан Зариф-Четин. Илсөяр Рәмиевалар да моһажирлек мәдәниятен барлауда, тикшерүдә уңышлы гына алымнар ясыйлар Без фәкыйрегез дә читтәге татарларны өйрәнү белән 20 елга якын шөгыльләнеп килә Шүнын нәтиҗәләре 67 мәкаләдә, дүрт китапта (Гаяз Исхакыйнын чөһажирлектәге ижаты К Таткитнәшр., 2004 —368 б . Чит илләрдәге татар әдәбияты —К Мәгариф. 2007 —399 б..) бәян ителгән.
Илдәге һәм чит мәмләкәтләрдәге галимнәребез, зыялыларыбыз тырышлыгы ярдәмендә Төркиядән, Ал ман иядән. Финляндиядән мөһаҗир татарларга мөнәсәбәтле шактый гына материаллар Татарстанның архивларына, китапханәләренә кайтты. Акрынлык белән булса да бөек Исхакыйнын 15 томлыгы чыгып килә. Анын ижаты. күпкырлы эшчәнлеге дистәләгән докторлык һәм кандидатлык диссертацияләрендә, монографияләрдә яктыртылды Садрый Максудын. Сания Гыйффәт. Хөсәен Габдүш язмаларының да зур өлеше бүгенге укучыларга мәгълүм Әнвәр Мәхмүд һәм Али Нәдрәтләр Румыниядәге татар әдәбиятын ныклап өйрәнәләр, аларнмн берничә монографиясе, жыентыгы дөнья күрде "Яна милли юл». «Катап» кебек журналлар хакында да күзаллауларыбыз киңәя бара. Әмма әле мөһажирлектәге татар әдәбиятын. матб>гатын ачыклауда, илгә кайтаруда, тикшерүдә башкарыласы эшләр гадәттән тыш күп Читтәге күп кенә газета-журналларнын эчтәлеген без әле юньләп белмибез Атар исә күбрәк аерым кулларда саклана. Хәсән Хәмидулланың тау кадәр китаплары, язмалары 1икшеренүчедәрне көтеп ята Япония. Кыгаи. Төркия. Ал мания. Ватикан. Финляндия. Польша архивларында, китапханәләрендә татарга мөнәсәбәтле материалларның саклануы билгеле. Аларны ачыклауда без. ин беренче чиратта, чит мәмләкәтләрдә яшәүче милләттәшләребезгә өмет баглыйбыз Әгәр дә без вакытны сузып, хәзерге форсатны файдалана алмасак. кыйммәтле язмалар шәхси кулларда таралып, тәмам юкка чыгарга да мөмкин Моһажзтр милләттәшләребездә алар үзләре тудырган ядкарьләрдән тыш. гомумән элеккеге мәдәни мираска мөнәсәбәтле ис тәлекләр дә теге яки бу күләмдә бар
Милләттәшләребез ерак чит илләрдә генә түгел, элеккеге союздаш республикаларда да. Россиянен төрле регионнарында да яши Атар да татар мирасын (тулыландыруга билгеле бер өлеш кертәләр Мәсәлән. Казакъстанда. Кыргызстанда сонгы вакытларда гына татарча көндәлек басмалар, дистәләгән китаплар чыкты. Украинада «Дуслык» журналы басыла Харьковта яшәүче милләттәшебез Салих Шакир углы Жамалиев үзенең берничә китабын татар, украин, рус телләрендә бастырып чыгарды Башкортостан. Төмән. Пермь, Ижевск. Санкт-Петербург. Әстерхан һб төбәкләрдә дә татарча, татарга мөнәсәбәтле көндәлек басмалар, китаплар нәшер ителә Боларны Татарстанның Милли китапханәсенә туплап бару, гыйльми өйрәнү, пропагандалау-кичектергесез бурыч Татарга мөнәсәбәтле һәр факт, һәр мәгълүмат, аеруча милли телебездәге язмалар гыйльми тикшеренүләрдән читтә калырга тиеш түгел Бары шунда гына без халкыбыз тарихын, анын рухи байлыгын чагыштырмача тулы, бөтен итеп күз алдына китерә алырбыз.
Мәдәни мирас—безнең әби-бабаларыбыз менәр ел буена туплаган кыйммәтле хәзинә, рухи терәк. Шуны өйрәнеп зиһенебезнең хәзинәсе итсәк, безнен алга баруыбыз, тазярнын сакланышы һәм үсеше лә шулкадәр нәтиҗәлерәк булыр