КЫЗЛАР КҮРСӘМ...
Быелгы жәй әллә ниндиерәк, дорфа дип әйтимме, сәеррәк булды бит, әй. Прәме аптыраш. Йә тота да, иләмсез кыздыра. Йә шунда көтмәгәндә генә күк йөзен болыт баса. Әйтерсен, бөтен күк гөмбәзе
буйлап йөзләгән мичкә тәгәрәтәләр. Даңгыр-доңгыр күк күкрәп, ялт та йолт яшен яшьнәп чиләкләп орып янгыр явып китә. Менә бүген дә иртәдән үк көннен көе-рәте булмады. Тан беленә башлау белән болытлады, теш арасыннан гына кысып яңгыр пыскырга кереште. Бер дә кирәкми иде югыйсә.
Мин юлда әле. Итәгемә прәме ут кабып, Ак Күл станцасына ашыгам. «Жигули»не камчылаганымны килештереп, спидометр шаян күз кыса, йә туксанны, йә йөзне үк күрсәтә. Ашыкмаска, ни—юлга соңлабрак чыктым, каһәр. Үз йорт-жирен белән торганда, өйдә эш бетәмени ул? Бетеп куйса, хатынын шундук яңасын табып тоттыра.
Ак Күл станцасында бик зур кунагым Николай Александрович Жуков төшәчәк. Менә шуны каршы алырга ашыгуым. Мәскәү кунагым, баздан гына алып чыккан салкын сөзмәне агач кашык белән каерып-каерып, мактый- мактый ашарга, ел да бер шулай килеп чыга. Николай гына димә-ә! Бер холыксызлансамы, жүләр!? Дилбегәсе көпчәккә бер чорналсамы? Минем анын белән күргәннәрме? Хәер, үземне дә мактамыйм: киренең киресе! Үжәтлеккә килгәндә мине уздыручылар бармы икән әле дөньяда? Бар бит. бар. Николай миннән дә үзсүзлерәк, тәмам киребеткән Смоленск урысы. Николай Александровичның хатыны Валентина Викторовна безгә карап: «Вы два сапога пара!» дип әйтеп куя да, алай гына микән? Николай миннән күп өлеш үзсүзлерәк. Әмма ул минем әсәрләремне русчага тәржемә кылган кеше, бик кадерле кунагым.
Мәскәүнен «Современник» нәшриятына берничә повестемны кыяр-кыймас кына илтеп тапшыргач, Ходайнын рәхмәте белән, бик жылы гына эчке рецензия язганнар. Кыскасы, юлын юлга тәржемә ителгән повестьларымны ошатканнар! Редактор билгеләгәннәр. Сез язганнар безнен өчен перспективалы, кызыклы. Әйдәгез, аяарны русчага тәржемәләп, кин катлау укучыларга тәкъдим итик, диделәр. Чәчләренә бераз чал керә башлаган, гречанкалар кебек җыйнак һәм зифа буй-сынлы, бик чибәр редактор ханым Софья Ивановна, кулындагы сигаретын читкә куеп:
— Повестьларыгызны мин инде укып та чыктым. Тормышны белеп язылганнар Безнең өчен ин әһәмиятлесе, геройларыгызга кешелекле сыйфатлар хас, персонажларыгыз укучыда симпатия уята. Мондый авторга әйбәт
тәрҗемәче кирәк бит инде.—дип. мина төбәлде.—Минем бик яхшы бер тәржемәчем бар барын. Әгәр ризалашса Анын тәржемә алымнарын сез ошатсагыз, ин әһәмиятлесе, бер-берегезгә карата психологик якынлык сизсәгез, бүгеннән үк эшкә керешегез.
—Ике арада психологик якынлык та кирәкмени? Ул турыда башыма да китермәдем,—дип сорап куйдым. София Ивановна шунда мәгънәле итеп кенә елмайды.
Мәскәү нәшриятлары редакторлары искиткеч югары зәвыкка ия Авторларына гаять ихтирамлылар. Сүз унаенда алар, синнән кайда урнаштыгыз, торган җирегез иплеме, кире юлга акчагыз җитешлеме, булмаса, гариза языгыз, бераз аванс бирербез, дип тә кайгырталар хәтта. Чөнки нәшрият хәтле нәшриятка редактор итеп урамда туңдырма йә сыра сатып торган марҗаларны куймыйлар инде.
Булачак тәржемәчем белән беренче күрешкәндә, дошман тылына «тел» алырга барачак разведчикларча, бер-беребезгә бик озак төбәлешеп, сүзсез сынашып карап тордык. Ул мине безләде, мин аны Шунысы ярады. Николай Александрович белән без яшьтәшләр булып чыктык. Икебез дә тормыш тегермәнендә бодайны байтак тарттырганбыз, шуннан башларыбызга кунган онны бер сыпыруда гына читкә очырышлы түгел
Минем өчен ин отышлысы тагын шул булды, костюм-жиләнне, аяк киемнәрен дә икебез бер размерны киябез икән. Анын өр-яна костюмнарын шифоньердан гына алып киеп, бер араны тәмам кинәндем Кайчакларны: «Нәшриятка призснтациягә үзем киеп барасы костюмымны алып кигәнсен бит!»—дип сукранып та ала. бичарам. Мин бит Алла Пугачева да. Филлип Киркоров та түгел. Мәскәүгә биш чемодан кием-салым төяп килмим Бар булган өс-башым кулымдагы дипломатымда Ә кайвакытларны айдан артык торып кайткан чакларда була. Николайның костюмын угын бушатырга, йә цемент төяргә кимим ләбаса. Юкка сыкрый ул. Кайчакларны «Бу яна гуфлиемне карабрак ки. үкчәсенә баса күрмә!» дип тә мыр-мыр килеп ала Вакчыл инде, түзешле түгел. Мәскәүнен рафинадланган интеллигенты бит Анын кайчакларны бер дә юктан шыншып алуына түзәргә, өйрәнергә кирәк Үзе минем ор-яңа йөнтәс бүрегемне башыннан да төшерми Мин исә башкала буйлап чаңгычы спортсменнар кия торган иске генә йон калфак киеп йөрим. Бүрекне сал. дип тынымны да чыгарганым юк Метрога кергәндә йә чыкканда минем бу матур бүрегемне Николай башыннан Мәскәү жуликлары аямасалар ярый инде дип төннәр буе йокламый ятканны белми ул.
Шунысын да әйтеп китү кирәктер. Николайнын күтәреп мактар яклары чутсыз күп түгел. Алай гынамы?! Колак төбенә бер-бер артлы менеп төшәрлек ачуны китергән, мине күрәләтә үчектергән чаклары да җитәрлек. Нишлисен? Тәржемәчем бит. Бер хәлен юк. түзәргә туры килә
Шунын остенә Николай дустым коточкыч шовинист кеше, бары үз милләтен генә таный, тик аны гына мактый Андый затларны тулырак тасвирлау өчен руслар үзләре «оголтелый». ягъни «шәрәтән* дигән сыйфатны кулланалар. Баштарак мин анын бу сыйфатын сәяси яктан өлгереп житмәгәнлектән күрә идем Алай гына булып чыкмады шул Шовинистик рух белән анын мие балачактан ук агуланган Үз заманынын гу.лып пешкән җимеше. Николай әлеге мәгънәсез принципка бөтен яшәү рәвешен кормакчы Кормый гына торсын әле. «Шалишь, брат. на поворотах будь особо осторожен* — дип мин ана еш кына бармак яныйм Чөнки ике сүзнен береңдә ү зенен минем «старший братым*. ягъни алкән туганым булуын искә төшерә Димәк, һәрнәрсәдә ул мине өйрәтергә, ә мин ул әйткәннәрнең барысына да ләббәйкә китеп: «Ярар, ярар!»—дип торырга, каршысына басып, үрә катырта тиеш.
Мин үзем холкым белән болай күндәм генә зат шикелле. Әмма, милләтләр мәсьәләсенә килгәндәме, урамдагы ата күркәгә кызыл күрсәтмәвен, миңа сүз әйтмәвен хәерле. Николай, зиһенен җыеп. «Старший брат» булуы турында сүз кузгатуга, мин дә аның канына тозны шундук учлап сибәм. Алай гына калмыйча, кан тамырлары буйлап утлы шар булып йөри башлыйм. Чөнки Второсортный» булып яшәргә не согласен. лутчы мин яу кырында җинәм. йә үләм.
Дөрес, Николай дустым үзен миннән күпкә гыйлемрәк саный. Чөнки ул Мәскәүнен Ленин тауларындагы Михайло Ломоносов исемендәге университетны тәмамлаган. Ә мин Казанныкын гына.. Николай фикереңчә. Казан—глубокая провинция. Кешеләре дә өметсез провинциаллар. Юкса, мин дә анда биш ел буена туп тибеп йөрмәдем, шар тәгәрәтмәдем. Дөньяга карашлары буенча безнең профессорларыбыз да Мәскәүнекеннән ким түгел иде. Фәлсәфә профессоры Генрих Брауде Европаның күп университетларыңда танылган галим иде.
Телләрне дә тырышып укыдык. Бөек философ Иммануил Кантнын: «Әгәр кеше чын хакыйкатьне белә торып та. шул хакыйкать белән яшәми икән, бу кеше хакыйкатьнең чын дошманы!» дигән сүзләрен оригиналда, ягъни шартлатып алманча әйтеп биргәч. Николайның да күзләре шар булды.
Николай МГУда укыган елларын еш кына исенә алып, без анда Кытай, испан, әфган, немец, Вьетнам, һинд, Конго егетләре белән бергә укыдык, дип горурланып сөйли. Ә мин башыма гыйлемне бер дигән чуаш. удмурт, урыс, мари, мордва, башкорт егетләре белән бергә тутырдым. Безнең группадан мари егете Геннадий Айплатов соңыннан танылган фәлсәфә докторы булды. Докторлык диссертациясен МГУнын үзенә барып яклады. Арабызда чем- кара тәнле негр егете дә барые. азатлык атавыннан. Фидель Кастроның вәкаләтле вәкиле булгач. Хосе Христаныбыз антрацит таш күмере төсле чем- кара булса да. аны мыскал да җәберләмәдек. Киресенчә. Хосены үзенең Кубасына, бер дигән татар кызы Васфиягә өйләндереп, башлы-күзле итеп озаттык. Мондый хөрмәт турында Мәскәү университетында укыган чит ил егетләренең күбесе хыялланмаганнардыр да әле.
Болар өстенә Николай дустым Максим Горький исемендәге әдәбият институтының икееллык сценаристлар курсын тәмамлаган. Ике сүзнең берендә, мин дөньякүләм танылган кинорежиссер Роман Кармен җитәкләгән семинарга йөрдем, дип куя. Роман Лазаревич белән без кул бирешеп күрешә идек, ди. Андый корифейлар белән аралашу аңа күпме җан азыгы, рухи байлык биргәндер, дөньяга карашын киңәйткәндер! Сокланам мин ана. хәтта бераз гына көнләшәм дә. Аның каравы Николай дустым Тукайның бер шигырен белми. Монысы шулай ук минем башка сыймый. Ничек инде бөек Тукайны белмәскә мөмкин? Ә мин аның «Шүрәлесен» татарча, русча һәм алманча яттан беләм.
Нәкъ Казан артында бардыр, бер авыл Кырлай, диләр.
< Шүрәле»нең кытайчасын да кулга төшергәнием. әмма сүзләрен әйтү кыенрак. Ничава! Кытайлар үз телләрендә әнә ничек матур сөйләшәләр. Мин дә күнегермен. «Шүрәле»не ике миллиардларга җитеп яшәп яткан бөек Кытай халкы телендә сөйләргә дә өйрәнермен. Егетләр сүзе!
Николай Александрович белән мәдәният, вәзгыять, милләтләр язмышы турында бәрелешүләр безнең гадәттә Мәскәүнең мин яшәгән арзанлы гына, әмма бик ипле ВДНХ1 кунакханәсенең бер кешелек номерында бара. Бүген баш күтәрми тәрҗемә өстендә эшлибез, дип күрешәбез югыйсә. Мөгезгә мөгез килеп сөзешә башлау һәрчак юктан гына килеп чыга. Ул башта сакал-
1 ВДНХ Выставка достижений народного хозяйства.
мыегын кырып, матур күлмәк киеп, шома гына тәржемә кылып утырган әсәрдәге «катык» сүзен кислое молоко дип тәржемә итмәкче
Стоп! Стоп! Не спеши, дорогои!
—Кислое молоко кадерле туганым. бердәнберем. Н икалай Александрович. синен Матрена түтәен, кичтән сауган сөтен базга төшерергә оньггып иә иренеп, өи алдында гына калдырган сөт Ул иртәнгә әчегән Кислое молоко менә шул сөт була инде— дим —А катык у нас квасят из топленого молока! Специально. әчеткеч салып. Катык, бигрәк тә салкын сөзмә—мировой ризык! Аны Кутузов та бик яраткан. Дунай буйларында төрекләр белән сугышып йөргәндә, денщигы Прохордан. катык ясата торган булган
—А причем монда тетя Матрена?'—дип Николаи кызып китә.—Не обижайся. какой злой твой язык! Как терпит тебя твоя жена Кадерия-ханум!
Шушы төштә мина кылычымны кынга гына тыгасы да Юк шул. һаман баш өстендә болгыйм.
—Катык—югары сыйфатлы һәм бик шифалы ашамлык Мөселман дөньясында аны белмәгән, татып карамаган зат гомумән юктыр. Ә менә сез. ихтирамга лаек өлкән брагым, белмисез. Әллә белеп тә белергә, танырга теләмисез. Салкын чишмә суына әче катык туглап ясаган әйрән булганда, кока-колаларын бер читтә торсын! Утыз градуслы эсседә, диңгезеңне йотардай булып сусауны момент баса!
—Прәме уж белмибез! Безнен Шаболовка кибетләрендә сплошь и рядом саталар бит аны. Син шулай авыз суларыңны корытып мактагач, кичә бер пакег алганыем. Фу. бер дә ошамады, чыгарып түктек.
— И-и, диваналар да инде сез! Кем инде катыкны түгә? Хәер. Мәскәү кибетләрендә сатылган катык ул биг кайнаган сөткә махсус әчетке салып оеткан катык түгел. Бутафория! Эрзац, дускаем. Полражание на оригинал' Подделка. дигг атала ул. Катыкны ясамыйлар, ә оеталар. Ә инде сөзмә дигәнен таг ын да катлаулырак технология белән оеталар
Мөхтәрәм вә бик булган, үтә дә укымышлы тәржемәчем икенче бер әсәремдәге «тастымал» сүзен «салфетка» дип кенә кертмәкче Стогг1 Стоп! «Тастымал» калсын. Боек рус теле. Пушкин. Толстой, Маяковскии. Есенин теле татарның шушы матур сүзе хисабына да баесын «Салфетка» үзе дә рус сүзе түгел бит Җитмәсә, соңгы чорларда боек рус геле алты-җиде катлы сүгенү сүзләре хисабына гына байый түгелме? Согласись со мной. дорогой!
— Безнен боек телебезне «тастымал» сүзе белән генә баетырга калса, белмим, корабны грунтка утыртмагаек,— ди ул. ачы ирония белән елмаеп
Тагын китә тарткалаш. Бер кузгалсын гына. Өстәл артына нинди максат белән утыруыбыз да онытыла. Күп кенә киртәләрне сикереп-сикерсп кенә узабыз да. милләтләр язмышына барып керәбез Минем женем сөймәгән явыз Иванга аның мыскал да тел-теш тидерәсе килми Минем өчен Явыз Грозный— дәүләтчелегебезнен башына җитүче Ә Николай Александрович өчен ул Боек рус дәүләтенә нигез салучы
—Представь себе. дорогой. әгәр сезнең ул зәгыйфь психикалы вәхшиегез ут һәм кылыч белән яулап алмаса. без иңде суверен дәүләт идек Әйтик. Латвия һәм Эстония кебек Һәм мин Казаннан суверен дәүләт гражданины, чит ил кешесе булып сиңа кунакка киләсе идем. Мина карата мөнәсәбәтен дә бөтенләй башка буласы иде!—дим мин мона.
Не эахвати Иван Грозный вас в 1552 году. вы бы всеранно не смогли сохранить свою государственность.
Бик тирәнгә керәбез бугай. Бу бәхәсне шушы төшендә туктату хәерле Юкса минем бу үзсү зле тәржемәчемнен ипи шүрлегенә менеп төшүем бар
Бераздан без кайтып төшәбез. Үз милләтеңне үтереп мактау, күкрәк сугып горурлану белән генә эш бармый Нәшрият бездән кулъязма көтә
Редакторыбыз Софья Ивановна тагын да ашыктыра.
—Әгәр, егетләр, өлгерә алсагыз, кулъязманы шушы кварталда ук производствога җибәрергә булырые. Нәшрият планында бер китаплык кына «окно» бар. Менә шунда сезнең җыентыкны кертәбез дә җибәрәбез. Дерзайте, парни,—ди.
Бер хикәямдәге «колхоз рәисенең Рәисә исемле, дегет чиләге хәтле генә хатыны бөтен авылга хуҗа», дигән фразаны тәрҗемәчем бөтенләй тәрҗемә итәргә теләмәде. Хатын-кыз образын дегет чиләге белән чагыштыруны килештермәде. Как можно сравнивать образы наших женшин, воспетые в поэмах Пушкина, Байрона, Шиллера с ведром с дегтем?—дип карышты.
—Бу бит гади бер деталь генә. Хикәядә образы бик мул тасвирланган.
Николайны бәхәсләшеп жинәрмен димә. Ул шунда ук классикадан мисаллар китерергә кереште. Бу очракта бәлкем ул хаклыдыр да. Ләкин автор мин бит. Әсәрләремне, алардагы образларны, персонажларны мин тудырам, иҗат итәм. Укучыларым алдында да җавабын үзем бирермен.
Кайбер көннәрне тәрҗемә өстендә бүлгәләнми генә эшләү өчен Николайларга куна киләм. Мин ишектә күренү белән анын хатыны, һәрчак мөлаем Валентина Викторовна:
—Бүген бездә яңадан Ледовое побоише на Чудском озере була икән,—дип куя. Кызы, җиде яшьлек Рита белән биш яшьлек улы Игорьне ала да, Мәскәүнен икенче башында ук яшәгән әнисенә куна китә. Смотр ите у меня! Савыт-сабаны кырмагыз!—дип кисәтә дә әле.
Уены-чыны шунда инде. Кайчакларны артык кызып китсәк тә савыт- сабага ук тигән юк анысы. Ялгышлык белән өстәлдән чәй чәшкеләрен төшереп ватканны исәпкә алмаганда.
Бәхәсләшеп тәмам арыгач, төнге өчләрдә, иңбашыннан зур йөк төшергәндәй җинеләеп, без кухня якка чыгабыз. Бәхәсләшкәндә карын тиз ача бит ул. Әвен сугып кайтучылардан болаерак ачыгып, Валентина Викторовнанын суыткычта калдырган кәбестә шулпасын җылытып ашыйбыз.
Безгә бер бүлмәдә куну мөмкин түгел. Аның атмосферасы тискәре электр зарядлары белән шул хәтле тулган ки, ялгыш кына шырпы сызсаң да ут чыгу куркынычы бар. «Әгәр шушы китапны исән-сау тәвәккәлләп чыгара алсак, иске кирза итек төсле кәкрәеп каткан шушы Смоленск урысына бүтән әйләнеп тә бакмас идем. Соңыннан тагын берәр җыентык чыгарырга ниятләсәм дә, Мәскәү хәтле Мәскәүдә тәрҗемәчеләр бетмәс әле. дип әйткән чакларым күп булгандыр. Үҗәт бит. Киренең дә иң тискәресе. Ә Николай исә иртән, берни булмагандай, минем аркадан кага.
Минем номерда кунган чакларны Николай: «Русский—барин! Татарин— кучер!»—ди дә, минем урынга менеп ята. Бер кешелек номерда мендәр дә бер генә. Мин баш астына йодрыгымны салып, идәндә кунам. Кунагымны караваттан куып төшерә алмыйм бит инде. Бу әйтемнең дә чын әйтелеше: «Татарин—барин, русский—кучер» бит. Аптыраш бу тәрҗемәчем белән.
Шулай чын хакыйкатьне эзли-эзли без аның белән бик матур китап чыгардык. Сөенечем эчемә сыярлык кына булмады. Егерме биш табак! Йөз илле мен тираж белән. Тиражы йөз меңнән арткач, өчләтә гонорар түләнә! Минем кебек кутырлы борын татар малаеның хыялына сыешлы шатлыкмы, диген?! Америка булып Америкада иң танылган классиклар китапларын күп булса ун мең тираж белән генә чыгаралар. «Нинди иркен минем туган илем!» дип бер дә юкка гына җырламаганбыз икән. СССР иде бит Туган илебез. Халкыбыз ике йөз алтмыш миллионнан артып киткәние түгелме сон? Бу хәтле халыкка, укучыларга китапларны миллионнарча данә белән чыгарсан да, күп түгел. Нинди зур держава күз алдыбызда таркалды, җимерелде дә куйды.
Кузненский мост тукталышында аена бер тапкыр «Яна китаплар* күргәзмәсе була икән. Софья Ивановна безне шунда жибәрде. «Радость» дип исемләнгән җыентыгыбызның тышы да бик матур. Кул куеп, автографлар язып та өлгерә алмалык, өч йөхләп китабыбызны күз ачып өлгергәнче атып бетерделәр Безнен «Радость»ка карага «Литературнос обозрение» журналыңда да бик җылы рецензия булды. Анда авторнын кемлеге, тәржемәченен дә талантлы булуы турында бик матур әйтелгән юллар бар иде.
«Бу кире беткән Смоленск урысына бүтән әйләнеп тә карамас идем*, дигән сүзләр өйгә кайту белән онытыла. Аралашу чорында булган тик яхшы, күнелле мизгелләр генә искә төшә. Озак юанмыим Бер жаена төшкәч, яна әсәрләремнән бер җыентык туплыйм да. Уфа-Мәскәү поездына утырам Мәскәүнен Казан вокзалында мине бик горур кыяфәттә, авызын ерып, колачын жәеп. Жуков әфәндем каршы ала
—Старик. бу юлы озакладын,—дигән була әле — Бик кызыклы тәкъдимнәр булып алды Мин син килгәнне көттем
Мәскәү егетем өстемдәге җиләнемне мактый Үзенә бик килешеп тора дигән була. Теләсәме?! Йомшак теле белән ул сине әсир дә итә ала. шайтан' Ю-ук! Хөрмәтле тәрҗемәчем белән алай талашып кына тормыйбыз Кайчакларны ул һич көтмәгәндә генә: «Ты настояшии талант!* дип куя Мин дә шунда ук: «От такого елышу!* дияргә ашыгам Мин дә бит бәйдәге бурзай кебек һаман «һау да һау!* дип кенә тормам инде
Без бит бөек Чынгызханнын оныклары' Үзебез турында беркайда да, беркайчан да начар тәэсир калдырырга ярамын
Тәржемәчеләремнен унганлыгы. тырышлыгы һәм талантлы булуы аркасында бүген минем китапларым Калининградтан алып Магаданга чаклы чиксез зур географик киңлектәге китапханәләрнең барысында да бар Язучы өчен тагын ни җитмәгән! Лотореяга очраклы рәвештә «Мерседес* отуын бер читтә торсын!
Менә шушылардан сон «киребеткән Смоленск урысы* Николай дустымны бишеккә салып тирбәтсәм дә. кулыма алып, үчти-үчти итсәм дә бер дә артык, бердә күп булмас. Дөресендә шовинист дусты мн ы мин ихлас күңелдән ихтирам итәм. ирләр арасында гына була торган үзенә бер кырыс ярату белән яратам. Беләсезме, тора-бара анын а урасы на мохтаҗлык си ю башладым Күрешмичәрәк торсак сагынам үзен.
Минем чит илләргә йөргәнем юк. Әмма замандашларымнан калышмас өчен, хөрмәтле Сенкевичнын «Вокруг света» тапшыруларын берсен-бер калдырмыйча карап барырга тырышам Мөшөкатьсез-нисеэ. диванга кырын ятып. Төсле телевизордан, кыздырган көнбагыш яра-яра.
«Кругозор* дигән хикмәттә Николай дустымнан, бәлкем, күпкә калыша булырмын Анын каравы ул чалгы тапый белми, әй' Ничек инде чалгы тапый белмәскә мөмкин? Мужик башын белән' Үзе мин авылда үстем дип күкрәк суга. Ә янавычны бөтенләй тота белми Бер җәйне безгә нәкъ печән өстендә кайтканые ул. Барам, барам, дигәч, өмәгә алып бардым Авылда үскән егетем печән дә чаба белми Уттай итеп янап биргән чалгы белән үләнне пәч тә пәч кыйный гына. Мин покоска салган печәннәрне кабартып, җиләк ашап йөрде инде шунда. Күбрәк ике каен күләгәсендә утырды Салкын әйрән шупырды Ике каен күләгәсендә яткан килеш тә үзенекен сөйли.
—Старина. Синең, конечно. Большой театрда булганын юк инде?—ди —Тысячу раз! дим.—Соңгысында синен белән «Руслан и Людмила*да булдык Берсендә «Князь Игорь*не карадык Ул чакта син безгә билетларны дусларын аша правительстненный рәтләргә тапклнысн Бездән сулда рак ирле- хатынлы. чем-кара Тотмы, әллә Ганамы илчесе утырды. Римскии Корсаков татар өммәтеннән булмады микән? Андагы кыпчак биюләре, му зыкасы чын
үзебезчә һәм искитмәле матур.
—Мин бөтенләй башка нәрсә турында әйтмәкче идем,—диде Мәскәү кунагы.—Хәтерендәме, увертюраны башкарыр алдыннан оркестр базындагы скрипкачылар скрипкаларын ничек озак көйлиләр. Залда үзенә бер тантаналы тынлык урнаша. Тамашачыларның күзе әлеге оркестр базында. Менә беренче скрипкада уйнаучы маэстро. Аның исеме дә, уйнау осталыгы да күпләргә таныш. Анын кулындагы скрипкасы да илле-алтмыш мен доллар гына булыр. Бөек маэстро Страдивариның үзе ясаган инструментыдыр әле. Шулай булмыйча сон! Большой театр оркестры бит!
—Йә шуннан?—дип бүлдердем кунагымны.
—Хөрмәтле авторым, мин синең шул хәтле җитдилек, осталык, виртуозлык белән һәм иҗади онытылып чалгы янавыңны, Большой театрнын симфоник оркестрындагы танылган маэстроларның скрипкаларын көйләүләренә охшатам... Ике очракта да алар бер төрлерәк чынлыйлар төсле. Ты хоть кумекаешь, о каких высших ценностях я гутарю?
—Алла-а-а! Әйтеп тә куясын инде бер тора торгач. Как уж тут не кумекать. Ферштею, конечно!
—Шулай да әйт әле, чалгыңны чыңлатканда син нәрсә турында уйлыйсын?
—Берни турында да уйламыйм. Миңа чалгымны ут итәргә кирәк. Чәчкә капсын. Ут булмаса, үләнне аударып булмый.
—Бу турыда минем скрипкачы маэстролардан да сораганым бар. Алар да, берни турында да уйламыйбыз, диләр. Дөнья классикасына кергән әсәрләрне башкарырга җыенабыз бит, монда мыскал да фальш булмаска тиеш, диләр. Согласись, вот настоящая философия нашего бытия!
Кунагымның, ике каен күләгәсендәге фәлсәфи ачышларын тагын да киңәйтергә исәбе бар. Ләкин ике каен төбе минем Мәскәүдәге «ВДНХ» кунакханәсендәге номерым да, Николай дустымнын Шаболовкадагы фатиры да түгел. Карагай тавы артыннан, бик усал кыяфәттә, кәләпүш хәтле генә болыт калыкты. Килеп чиләкләп коя башласа, бөтен тырышканны юкка чыгарачак. Кипкән печәннең бер өлешен әнә теге баштан «КамАЗ»га төйи дә башладылар. Анын да кулына сәнәк тоттырдым.
Гаҗәп тә бер кеше ул минем тәрҗемәчем. Кайчакларны мине һич көтмәгән уңайсыз хәлләргә дә куя. Берчакны шулай «Дневник красавины Гюльчиры» дигән повесть өстендә килешеп кенә эшләп утырганда, каләмен шып читкә куеп:
—Добрый из добрых, почтенный из почтеннейших, благородный из благороднейших, талантливый из талантливейших мой автор, мине бер бик чибәр татар кызы белән таныштыр әле. Үтенеп сорыйм, димәссеңме! Мин аптырашта, хәтта тотлыгып калдым. —Кайсы гына әсәреңне алсак та, «Безнен татар кызлары тегеләй, безнен татар кызлары болай, аларга тин гүзәлләр жир йөзендә юк!—дип язасың. Боларны тәрҗемә кыла-кыла минем кулларым талды. Шушы сүзләреңнең дөреслеген чынбарлыкта расла. Таныштыр мине берәр нечкә билле, кара кашлы Әлфия, Сания, Нәфисә белән. Вәт булырсын чын дус! Юкса ты уже сколько лет соловья кормишь лишь баснями.
—Ни сөйлисен син, картлач! Хатынын, ике балан бар
—Булса сон! Алар белән мин ниндидер усал ният белән танышырга җыенмыйм. Дус булып, аралашып йөрү өчен. Сезнен культурага, матур гореф- гадәтләрегезгә якынаю, өйрәнү максатыннан. Валентина Викторовнанын ике бала белән башы каткан. Иртән тора да Игорьны балалар бакчасына, Ританы махсус инглиз мәктәбенә илтә. Аннары эшкә йөгерә. Ә без ул чибәркәй белән әдәбият әһелләренең Александр Фадеев исемендәге Үзәк Йортына истәлекле очрашуларга, кичәләргә, тусовкаларга, призентацияләргә генә йөрербез.
Сул күзен бераз кыса төшеп:
—Кем белә-ә-ә. — дип сузды ул.—Сезнен дин буенча хәтта дүрт хатын алырга да мөмкин икән бит Мин моны бик хуплыйм. Нинди катлаулы проблеманың нинди гадел чишелеше! Ин борынгы заманнардан бирле гел сугышлар чыгып торган, ирләр кырылган. Жәмгыятьтә парсыз, яклаучысыз күпме хатын-кыз заты! Алар нишләргә тиеш'.’ Аларнын да итәк тутырып балалар үстерәсе киләдер. Ә яшьли тол калган хатыннарның җирләрен кем сөрер, малларын кем көтәр? Су үтә башласа, искергән түбәләрен кем ябар? Кешелек жәмгыягенен гаять катлаулы проблемасы сезнен динегездә бик гадел һәм акыл белән хәл кылынган Кулыннан килсә, асрый алсан, дүрт хатын ал. Ятимнәрне бәхетле ит. парсызларга пар бул. Ә хатыннар дүртесенә бер ир белән торсалар да. барысы да ипиле-ашлы. Жирләре сөрелгән, ашлыклары сугылган, үзләре ир канаты астында. Жиде төн уртасында, исереп килеп, аларнын тәрәзәсен берәү дә чиртми «Аня. открой! Это я. Гришка'*. дип кирза итеге белән анын ишегенә берәү дә типми
—Уйлама да! Мәскәү буйлап сина татар кыпары эзләп йөрисем генә калган икән. Булмаганны!—дип бүлдердем үзен —Чык та үзен таныш, бик теләсәң. Ун миллионлап халык яшәгән Мәскәүдә—һәр унынчысы тагар Теләсә кайсы кибетенә кер дә кассирына барып сүз каг Касса артында утырган ханыммы, туташмы, һичшиксез татар кызы булачак. Әнә. Патрис Лумумба исемендәге (хәзер ул «Дружба наролов* дип атала бугай) университетка барып чык. Безнен Казан кызлары анда да бик күбәү укыйлар Араларында бер күрүдә зиһененне чажлатып эретерлек чибәрләр бар —Үзен булышмыйсын инде алайса... Шулай дип нәтижә ясыйк -Ике аягымнын берсен дә атламыйм. Ләкин бер талпыну белән дә хәл ителә торган мәсьәләдән трагедия ясамыйк әле. мсье Николь.
Тирән ихтирам итү һәм бик рәхмәтле булу йөзеннән бүген мин синен статусыңны, ягъни дәрәжәнне тулы бер башка күтәрәм Заманында безнен татарлар арасында бик популяр булган «Тылмач* дигән сүз ошыймы сина'* Моннан сон мин сина да боек Тылмач дип эндәшә башларга ниятлим —Тылмач? О-о. матур сүз бу.
Алай гынамы?! Тирән мәгънәле һәм акыл, зиһен үткерлегенә ишарәли торган сүз. Безнең халкыбызны, вокзалда йок ташучылар, базарда ит чабучылар итеп кенә түгел, ә беренче чиратта бик зирәк акыллы дипломатлар, илчеләр итеп бәяли торган сүз—«Тылмач». Между прочим, әле Урта гасыр башларыннан ук безнен татар тылмачлары Русь дәүләтен ныгытуга бәяләп бетерә алмаслык олеш керткәннәр. Кирәксә, мисаллар да китерә алам Казан татарларыннан Агиш Гряэной 1668 нче елда Русь плтшасынын Торкиядә һәм Кырымда илчесе булган. Анын туганы Агиш Федор патша йомышлары белән Англиягә һәм Голландиягә йөргән. Әле 1510 нчы елны ук чукынып. Русь патшасына хезмәткә ялланган Григорий Иванович Алашеннын уллары Александр һәм Даниил Адашевлар Мәскәүнен танылган хәрбиләре һәм дипломатлары булганнар. Дииломат-тылмач. дворянин Алтышев патша Петр I не Персиягә походы вакытында озата барган. Аннары Персиядә һәм Кырымда илче булып торган. Өч туган Барсук. Руслан. Арыслан Әминевлөр боек князь Семен Гордыинын (әле 1349 нче еллардан башлап. Алтын Урда да) илчеләре булганнар Бәлкем шушы кадәресе дә җигәр? Теләсен, дустым, мин сина тагын йөз фамилия китерәм. Сүзне тагын да зурга сузмыйча, шуны гына әйтәсем килә без татарлар сезгә үзебез «өлкән брат* түгелме икән, дим Мондый сүнәрдәй соң тылмач дустымның жилгә арты белән баскан күркәнекедәй йоннары кабара.
Ну, кеше бударак ул барыбер әйбәт егег Менә шуны каршы алырга баруым але Бер кайтуында. Мәскәүдән бик зур язучы килә дигәч. кПССнын
шәһәр комитетыннан мина көне буена «Волга» бирделәр. Кунагыма бик иркенләп районыбызны, авылларны, ындыр табакларын, чишмә буйларын, мәчет-зиратларыбызны, яшәү, көн-күрешләребезне күрсәтеп йөрдем. Татар катыгының, сөзмәнен. авыл каймагының, әйрәннен нәрсә икәнен күрсәттем. Әйткәнемчә, Николай бит ул рафинадланган интеллигент. Ә андыйларны үзегез беләсез, һәрнәрсәдә гаеп табарга, бер дә урынсызга зарланырга гына торалар. Беркөнне мин аны өч мәчетле, ике таш клублы, өч катлы мәктәпле, өч китапханәле, өч мен йортлы Тау асты Бәркәтәгә алып бардым. Моннан нәкъ бер атналар гына элек бездә бик көчле янгырлар явып узган иде. Нәкъ авылга кергәндә генә Коры инеш аша күперне ташу алып киткән. Күпердән бераз гына читгәрәк. трактор салган юл аша үтмәк булдык. Гел асфальт юлдан гына йөрергә күнеккән горком шоферының әллә тәжрибәсе, әллә кыюлыгы җитмәде, машина арт көпчәкләре белән сазга утырды. Кара «Волга» фыр да фыр килә, ни алга, ни артка бара алмый. Югыйсә алай озак та утырмадык. Шул тирәдә уйнап йөргән малайлар тиз этеп чыгардылар. Әмма мсье Николаебыз, гадәтенчә дәшми калмады.
—Күрәсеңме, урта гасыр бет монда! Шушы күперне дә рәтләп куймаганнар. Салгач, салгач аны капитальный итеп салырга иде. Екатерина Пнче салдырган күперләрдән үрнәк алырга кирәк. Анын күперләре бүген дә исән. Сезнен халык беспечныйрак,—дип колак төбендә шыңшый башлады.
Мәскәүдә булсак, мин ана җавапны астына сиярлек итеп бирер идем дә, монда ярамый. Кунагым бет. Әмма мин дә гел авызыма су кабып тормам әле. Жае гына чыксын, әче кикерүен китерми калмам.
«Кызлар күрсәм, кызамын, ун кулымны сузамын» дип укучым күңеленә башта ук коткы салып куюым хак. Әлегә исә Николай кунагымны каршы алырга Ак Күл станцасына ашыгам. Карабаш чатына житәрәк, юл уртасында туктап калган бер иномаркага юлыктым. Әллә бензины беткәнме? Иномарканын ике ягына икесен бер кашык су белән кабып йотардай ике чибәр кыз чыгып басканнар да, яулык болгап туктавымны сорыйлар. Бик ашыксам да ничек инде туктамаска? Кызлар күрсәм...
Машинамны сүндерми генә яннарына килдем.
—Нәрсә булды?—дип тә сорый алмадым. Чөнки абау да чибәрләр! Сүз катырга телен тотлыгырлык. Хан кызларын бер читтә торсын. Кашлары яна гына явып үткән янгырдан сон калыккан салават күпере. Үзләреннән бер тын алу белән һушыңны жуйдырырлык, затлы француз хушбуе исе килә. Боларнын гүзәллегеннән әсир калуымны жинеп, аларга сүз ката алмый торганда кызларның берсе, минем яктагысы, саф татарчалап:
—Чибәр абзыкаем, Хак Тәгалә сезне безгә үзе юлыктырды. Зинһар ташлап китә күрмәгез.—диде —Әллә инде безнен тирәдәге бар халыкны мур кырган. Кайчаннан бирле көтәбез, яныбыздан хет ник бер велосипедчы узсын. Ярады. Ходай сезне бирде,—дип кызларның икенчесе дә безнен янга килеп басты. Монысы үзенә килешле кыска җиңле ак кофта кигән, шәмәхә вельвет джинсадан.
—Жәмилә! Су буенда, басма өстендә керләр чайкый сай жирдә,— дип кулын сузды.—Ә менә бу принцесса минем апам—Камилә.
Мин үземне Нияз дип таныштырдым.
Өр-яна япун машинасы бу. Ин югары класслысы. Нилектән генә сүнде икән сон? Сәбәбен белер өчен чит илдән килгән белгеч булырга кирәк
Инде капотын ачкач, бөтен жире электроникага корылган бу затлы машинаның әле бер, әле икенче чыбыкларын тарткалап карыйм. И-их, шайтан алгыры, шушы минутта мин беренче класслы автомеханик булсам сон! Кулым тию белән бу чибәркәйләрнен машинасын дерт итеп кабызып җибәрсәм. Бу фирештәләр алдында минем дәрәжә ничек үскән булырые.
— Юк шул. Чибәркәйләрем, машинагызнын нидән сүнүен ачыклый алмалым. Гаеп итә күрмәгез инде, зинһар,—дидем БУЛДЫксызлыгымны яшерүдән ни файда?
— Нияз абый! Кадерлебез, мәрхәмәтле кеше икәнегез йөзегезгә чыккан. Син безне жиде юл чатында ташлап китә күрмә инде. Әлмәткә хәтле генә булса ла буксирга ала күр. дип. икесе бер авыздан ялвардылар. Мондый фирештәләр сораганда, карышып буламы сон? Минем «Ноль четверкам* бу гигант машина янында малай гына. Алай да кырмыска кебек көчле ул. Тигез юлдан «КамАЗ*ынны да үргә өстерәр Ни дисән дә туксан ат көче бар бит анарда.
Ул арада кызлар багажникларыннан матур итеп үргән сары капрон аркан алдылар. Кич кырын бу ике бичара туташны җиле юл чатында ташлап китү шулай ук егетлек түгел Тактым боларны Аллага тапшырып, атбәггә. Ипле генә итеп, газга да чама белән генә басып, кузгалып киттек. Әлмәт ерак жир түгел, әнә сөзәк үрне генә менеп төшәсе Хәзер кайтып җитәрбез. Тизлекне егерме-утыздан арттырмый, жайга гына барабыз. Юлнын байтак өлеше тимер- юл белән рәтлән, параллель чаба. Бераздан безне бер пассажир поезды куып җитте Шул үзе. мин каршыларга тиешле Мәскәү-Уфа поезды. Кунагым нәкъ менә шушы поездда килә инде. Әнә. сигезенче вагон тәрәзәсеннән бер ак баш карап бара. Николаи түгелме икән? Безнен як табигате белән хозурланып кайта булса кирәк. «Тайота* тагып чыккан «Жигулине» күрсә дә. мине күрми инде ул.
Әлмәтнен бу башында ук, олы юлдан йөз метрлар гына читтә, тәүлек буена эшли торган СТО (Станция технического обелуживания) бар икән Өсләренә зәнгәр төстәге бик чиста комбинезоннар кигән, атлет гәүдәле ике егет, «Тайота”ны ремонтка бик теләп алдылар Алмаска! Мондый «тачканы* сафка бастырудан аларга да табыш мулдан керәчәк.
Камилә шунда мина борылып —Нияз абый, машина монда калгач, өебезгә ничек кайтабыз инде? Шушы биек үкчәле «лодочкаларыбыз* да. жимерек- ватык асфальттан, бөтен Әлмәтне икегә ярып, аксап-туксапмы? Эшләребез бөтенләйгә кәкәйләнеп китте бит әле
Каршыма Жәмилә килеп басты Кара карлыгач канатыдай сызылып киткән кашларыннан анын йөзендә аерым бер горур гүзәллек. Теләгән кешесен үзенә буйсындыру көче өстиләр төсле
Кызлар-р' Үтерәсез сез мине-е-е! Пычаксыз суясыз бит.—дип ыңгырашудан гайре нишлим? Боларны монда ташлап га китеп булмый бит Илтергә кирәк. Әй-й. нәрсә ул хәтле өзгәләнәм сон9 Николай килеп төшсә, авызына имездек капкан нарасый түгел әле. Килеп житмәсәм, көтәр бераз. Юлда ни булмас? Минем машинам ватылырга, йә юлда мине ГАИ хезмәткәрләре тоткарларга мөмкин. Станциядә чак кына көтсә дә бүсере төшмәс.
Жәмилә әйтмешли, аяз көнне башыма төшкән бу баләләрне илтә киттем шул. Әлмәтнен аеруча бай түрәләре, ягъни нефть корольләре, шаһлары, генераллары яши торган аулак бистәсендәге. Яна барокко стиле белән. Торкиядән махсус китерткән кызыл кирпечтән салынган, ике катлы особняк каршында туктадык
Ярар. Чибәркәйләрем, сау булдык! Шушы кыска гына вакыт эчендә сезнең белән аралашуым, сонгы вакытларда минем тормышымда булган ин кадерле хатирәләрнең берсе булып исемдә калачак Сау булдык, матуркайларым!—дип машинамны кирегә бора башладым Шул чак - Гражданин Нияз абый, именем закона вы арестованы' -дип батар мине икесе ике яктан эләктереп алдылар.—Сау булыгыз, имеш' Нинди сүт ул? Берәр чәшке искитмәле хуш-исле Шри Ланка чәеме. Бразилия кофесымы эчмичә.
сезгә свободу век не видать, это Вам я говорю!—дип Жәмилә жинемнән эләктерде. Бу кызый энә күзеннән дә бернинди тоткарлыксыз узар, валлаһи! Һай. үткен күренә.
Ике кулымнан тотып ишегалдына, өйгә үк өстерәделәр. Капканы ачып керүгә:
—Апаларым нинди арестантны тотканнар? Минем дә ярдәмем кирәкмиме7— дип каршыбызга тана тикле сенбернар килеп җитте. Камиләнен:—»Пиночет*>! Үз урынына!—әмеренә буйсынып, дәшми-тынмый гына үз оясы янына барып ятты.
Мәр-мәр шома баскычлардан, туп-туры икенче катка күтәрелдек. Зиннәтле, әмма бик нечкә зәвык белән бизәлгән, иркен залга кердек.
—Бә-а-а! Яши белүчеләр дә бар икән ошбу дөньяда! Кая эләктем мин? Һиндстан шаһы йә төрек солтанынын сарае түгелме бу? Ялгышып килеп кермәдекме?
Бер араны шулай исемне җыя алмый торган арада, кызлар өстәл яптылар. Төрек чинарыннанмы, әллә Буковина наратыннанмы ясалган, көзгедәй шома әлеге өстәлгә алар затлыдан затлы бик күп ризык-нигьмәтләр чыгарып
тезделәр.
—Нияз абый, син бүген безнен ин якын кешебез. Энә өстендә утыргандай боргаланмагыз. Нәкъ үз өегездәгечә булыгыз,—дип елмая Камилә — Борчылмагыз, билгеле бер шартларда гына, билгеле бер вакыткача гына безнен тарафтан арестованный сез. Ә шәрабнен ниндиен тотасыз? Беренче класслы виски бар, шотландиянен үзеннән кайткан. Әллә француз коньягымы? Безнен әти боз кисәге салып, виски тотарга ярата. Әлбәттә, вак-вак кына кофе йоткалап.
Кызлар үзләренә грузин виносы «Кабернэ» куйдылар. Ә мин, хужанын үзе төслерәк, кашык очына гына боз кисәге эләктереп, бер рюмка вискидан авыз иттем. Шә-әп нәрсә, каһәр! Боз кисәге белән. Бу нигезнен хуҗасы да төпле кеше булырга тиеш. Дөньяда яшәүнең тәмен белә.
Камилә шоколад кисәге сындырып капты. Йөзенә чак кына елмаю билгесе йөгерде:
—Көн артыннан көн уздырып, менә шушы әтиебез әйтмешли. Таш өндә әкрен генә картаеп ятмыш инде без.
Камилә каршы як стенада, матур рам эчендә, ап-ак чәчле, тулы йөзле бер ир һәм сөйкемле генә бер ханым төшкән фотоларга ымлады.
—Тагын берәр атнадан кайтып та җитәрләр инде. Әтине сорап дүрт-биш җирдән факслар килде.
—Сездә, кызлар, алайса аулак өй икән бит,—дидем.
—Менә шул аулак өйдән тәмам туеп, гараждан машина алып, кичке яктарак тугай-болыннарны айкап кайтыйк дип чыккан идек инде без.
Бу Чибәркәйләр искитмәле кунакчыл җаннар булып чыктылар. Әйтерсен. без бер-беребезне күптән беләбез. Бүлмәдә тартынусыз-нисез, күнелле атмосфера урнашты. Аларнын эчкерсез кунакчыллыгы аркасында инде. Бәллүр рюмка да шундый зәхмәт бит ул. Берәрне тотып куйгач, монарчы чыраен сыткандай тоелган дөнья да, ин мажор төсмерләр ала. Әллә каян гына сөйләр сүзләре дә табыла. Кайгы-хәсрәтләрен дә шундук тарала. Мин дә Николай дустымны каршы аласымны бөтенләй оныттым.
ГАИ егетләре мине космик кораб белән дә куып җитәчәк түгелләр. Үзебез дә бит алай ике-өч рюмкадан гына тәмам мәлҗерәп төшүчеләрдән түгел идек. Монарчы...
— И-и, кызлар! Сезнен белән очраштырган өчен язмышка ихлас рәхмәтлемен. Сездә зур кунак булдым,—дип урынымнан күтәрелдем.—Мина кузгалырга вакыт. Күптән, күптән...
—Нинди сүз сөйлисез! Бу хәлдә без сине бер кая җибәрмибез Нәрсә, күрәләтә торып авариягә юлыгасыгыз киләме? Безнен аркадамы0 Якты дөньядан, матур тормыштан туйдыгызмы? Адым да атлатмыйбыз' Төрле вак- төяк комплекслардан без инде күптән арынган шәхесләр, кадерле Нияз абый Тартынып-нитеп тормагыз Әнә диван Урынны тотабыз да өчебезгә бергә жәям. Сыярбыз. Жәеп җибәргәч, футбол кыры кадәр була ул,— диде Камилә, аяк өсте баскан килеш кенә кофе йота-йота
Иртүк уянып мыштым гына чыгып ычкынырга җыенган идем, кая ул. Кыхзар да минем арттан ук торып бастылар Шундук чәй дә өлгерттеләр Кигәр алдыннан Камиләнен җитди сүзе дә бар иде.
—Әйткәнием бит инде, безнен Жәмилә дә Парнас колы. Әниемнен бер туган сенлесс Зөһрә апанын кызы ул Берничә калын дәфтәр шигырьләре, үткер эпиграммалары бар. Русча яза. Берәүгә дә күрсәтми. Берәр журналга да салып карамый. Бер белмәгән чиновниклар кулына тапшырып, көлкегә калганчы, берәр күренекле язучы белән танышып, шигырьләремне ана күрсәтеп карыйсым килә. ди. Ул кунагыгыз белән дә таныштырсагыз, без сезгә Урал тавы кадәр рәхмәтле булыр идек. Бу момкинме?
—Баш өсте, Чибәркәйләрем! Менә адресым, менә өй телефоным Иртәгә үк килеп тә чыга аласыз.
Машинаңны кабыз да выждырт үзебезнең Актүбәгә! Кайткач ни буласы, ниләр күрәсем күз алдымда. Хәтта вак-төяк детальләре белән Жиигәгез мине капка төбендә каршылаячак. Уклау тотып. Холкын яхшы беләм мин анын, иолдызымнын.
—Моргларга, милицияләргә, селәгәенне агызып караган барча күрше-тирә тол хатыннарга да шалтыратып чыктым, карт чучка, кайда йорден?—дип каршы алды ул мине бу юлы да. Мондый чакны ситуацияне үз кулына алырга кирәк. Юкса беттем диген
—Ә Мәскәү кунагым. Николай? Килеп җиттеме сон?
— Кире китә алмаган шул Сине көткән көткән дә. такси яллаган. Синен белән_бер-бер хәл булгандыр дип. бик борчылып килеп керде «Бер дә борчылма. Николай Александрович, пычагым да булмагандыр Юлда берәр кыска итәккә юлыккандыр*.—дип тынычландырдым Шулай түгел диген, ялганчы! Бик күңелле каршы алдын инде олы кунагынны Анын урынында үзем булсаммы!?
—Беләм, беләм, сандугачым, кара кашым, карлыгачым,—дидем —Кире киткән булырыен.
—Ике дә уйлап тормасыем.
— И-и, әнисе, матуркаем, бик зурга жибәрмик сәнә,—дидем дә атылып өйгә кердем. Керсәм, Николаем алдына тастымал сатып, кашык белән каерып каерып, сөзмә ашап утыра Анын бераз гына үпкәсен сиздереп, профессорларча карашына:
- Мсье Николай, дорогой, үтәдем заказыңны Берәр чибәр генә татар кызы белән таныштыр дигәниен. Хәгга шигырь яза торганын таптым Шунын артыннан йөрдем,—дидем.
Кочаклашып күрештек, әлбәттә Бер-беребезне ихтирам итүебез, бераз күрешми торсак, сагыныша башлавыбыз хак бит Ике чынаяк чәй эчтекме икән, телефон шылтырады. Трубкада Камилә таш тавышы
- Мәскәү кунаг ыгы з исән-сау килеп җиткәнме0 Кәефләре ничек? Үзләре бик тыйнак, җитмәсә бик оялчан ике татар кызы белән танышырга исәбе юкмы олуг кунагыгызның? Ойтик. менә, үз ягыбыздан безнен теләгебез ихлас бик зурдан Шушы минутта ук рәхим итегез Ишек-капкабыз сезнен өчен төбенәчә ачык.
-Камилә гугаш. кызкаем, бодай зурлап чакыруыгыздан баш тартырлык.
аны кире кагарлык потенциаль көч юк бездә, Бүген үк өлгермәсәк, иртәгә килеп чыгарбыз. Жәмиләкәй дә алай дулкынланмасын, борчылмасын. Өйрәнчек шигырьләрен бергәләп укып карарбыз. Кирәксә, киңәшләр дә әйтербез. Ин яхшыларын бәлкем «Юность» журналына сайлап алырбыз. Зур әдәбиятка берәү дә тып итеп кенә килеп басмый. Парнасны йөгәнләп, анын сыртына ияр салганчы күп шагыйрьләргә бик вак күзәнәкле иләк аша узарга туры килә. Көтегез. Килеп чыгарбыз. Менә кунагым Николай Александрович та бик дәртләнеп, барабыз, барабыз, чакырган җиргә нигә бармаска дип тора.
Ә Николайны танырлык түгел. Ике кулын югары күтәргән. «Берәр татар кызы белән таныштыр», дип мин сиңа уйнап кына әйткәнием бит, ә син шуна чынлап ышандыңмы? Кит инде? Что ты наделал? Татар кызларыннан түгел, мин үзебезнең рус кызларыннан да, шайтан бисмилладан өреккән төсле, котым алынып качам.
—Ләкин сыкрарга сон шул инде. Мин, җанымны кырыкка ярып, ана бер дигән кызлар ташым. Ә ул задний хут бирмәкче. Не выйдет, дускаем. Барабыз. Галстугыңның ин матурын так. Мыек очларыңны да тигезлә. Кызларның берсе, Жәмилә исемле чибәре, шигырьләр дә, поэмалар да яза. Әйдә, барып тыңлап карыйк. Яна Анна Ахматова ачарбыз. Белла Ахмадуллинага татарлар арасында алмаш үсми, дисәң, нык ялгышасың. Бар алар бездә, бар. Табарга гына кирәк, акылың, исеменне җигеп, күтәреп җибәрәсе генә бар,—дип үгетлим кунагымны. Безгә дә кирәк чакта кыю була белергә бик вакыт, дип тылмачыма акыл бирәм.—Ә кызлары! Кызлары! Күрсәң үзләрен, шунда ук һушын китәр. Просто во!—дип баш бармагымны күрсәтәм.
Николай йөзенә тирән бер сер чыгарып, башын кашып алды. Көзге алдына басып, чәчен төзәтте. Чемоданыннан ак күлмәк чыгарды.
—Әдәбиятыбыз өчен яңа Анна Ахматовалар, Белла Ахмадуллиналарны ачарга булганда, мин амбразурага капланырга да әзер,—дип әкрен генә җыена башлады...