Логотип Казан Утлары
Шигърият

Көтү

Көтү
Әүвәл көттем: әткәй кайтып керер. Бөтен икмәк булыр кулында.
Әнкәй бүлеп бирер унбер телем. Онытмас ул ятим улын да...
һәм яшәдем көтеп: урамнарда Гүзәл йортлар, юллар калкыр дип. Күз яшьләре, салкын бураннар да Бар да узар, артта калыр дип.
Мин тел көттем: төшәр әле беркөн Иңнәремнән михнәт капчыгым. Учларыма алып ризык иттем Идәндәге икмәк валчыгын...
Көтеп яшим Ходай бир!әненә Шөкер итен, әле дә шат булып: Шигъри юллар булып иңгә шуңа Килеп куна мәллә ак болыт?!
Чылбырын чыңлатып, як-якка Шыгырдап ачыла җил капка. Мимем дә гамьле уй. онытылып. Чылбырдай сузыла яшь чакка.
Хәтерем дисбесен яңарта Тын өйнең күкеле сә1ате. Гашыйклар иленең җәннәте Бу кичтә мәхәббәт ләззәте.
Серме бу, әллә дим гөлләрме— Яшьнәгән яшьлектән бер тотам? Җырмы бу, әллә соң шәрабмы— Изгеләр күленнән бер йотым.
Бер җаным аз кебек тоярга Җылысын бу тәннең, кочакның!
Йөз кочып, йөз кабат кабатлыйм: Син җаным! Син моңым! Син татлым!
Чын бәхет, шатлык ул—мәхәббәт, Сөеклең өчен ул—җан ату...
Гел яшә күңелләр күгендә,
Ләззәтле гүзәл хис —ярату!
МИЗГЕЛЛӘР
Татар аты
Татар Аты— сәхрәләргә мәңге гашыйк— Мәҗнүндер, җанын
язмыш бугазлагач, тән сакларга мәҗбүрдер... Татар Атын хөррият-болын ымсындырып та куя, баш күтәреп кешнәгәндә— тимер авызлык тыя.
Татар Аты очар иде
чәчеп тояк утларын— вата алса бу абзарын, вата алса утарын!
Нигә заман әче көлә, ник һаман алдамакта, ник хөр аваз ишеттерә бу тоткын Аргамакка?
Татар Аты—тышаулы,— хуҗасына охшаулы...
Йөрәгемне йолкып алам:
I азапларым бары аннан... Җиргә утыртам мин аны үссен бер дафнә ку агы Б> лсын халкы өчен көрәшкә күтәрелгән Батыр тажы! Батыр шаны...
Мәрмәрлә, бакырла сакланмам хәтердә... Шуңамы уфтану? Шагыйрьнең хәсрәте күзләре йомылгач, җырлаудан тукталу...
Исә җилләр... Җаннар күккә аша иңрәп-нңрэп...
Лк болытлар бу лып акбүзатлар оча күкләр иңләп...
Катлам-катлам ята килгән-кнткән... Фал китабы елга ярлары.
Вакыт үрли күкләр кыясына, Җнргә түшәп ар1ан җаннарны...
Аккошлардан күлдә каурый. Ат аунаган җирдә ток... Туган илдән аерылганнар тарих өчен авыр йок...
Рухым
күптән күккә ашар иде. кызганмаса мескен җәсәден... Җиде күкләр күкрәп яшьнәгәндә орыла-бәрелә Җирдә яшәдем...