Логотип Казан Утлары
Публицистика

КҮҢЕЛЕНДӘ ЯШЕРЕН ГАМЬ БАР ИДЕ


«Ана күңеле дә ирешмәслек еракларга китеп барышым».
Бу юллар безнен белән бик иртә хушлашкан шагыйрь Зиннур Насыйбуллиннын иң сонгы шигыреннән. «Ана күңеле дә ирешмәслек еракларга»—ул. жиргә әкрен генә сыенган көзге яфрак кебек, тын гына, тып-тын гына китеп барды
Гомумән. Зиннур Насыйбуллин тормышта да, иҗат- та да тыйнак, сабыр булды. Әдәбият мәйданына да чәчрәп чыкмады, дан-шөһрәткә дә омтылмады, кем әйтмешли, тәнкыйтьчеләр тәсбих төймәләре урынына әйләндереп йөрткән исемлектә урын алырга ашыкма- ды. Кем сон ул шагыйрь Зиннур Насыйбуллин. дигән сорауга без «Совет Татарстаны язучылары» дигән ки- таптан мондый белешмә таба алабыз:
«Зиннур Сәгыйдулла улы Насыйбуллин 1937 елны Башкортстаннын хәзерге Нуриман районы Кече Тенкәш авылында туа. Җиденче сыйныфны тәмамлагач, колхоз- да төрле эшләрдә эшли 1956-58 елларда армиядә хезмәт итә. Аннан кайткач. Бәләбәй киномеханиклар мәктәбен тәмамлап. 1964 елга кадәр Нуриман районында киноме- ханик хезмәтен башкара, бер үк вакытта төп эшеннән аерылмыйча укып, урта белем ала. 1964-66 елларда ул— Башкорт дәүләт университеты студенты. 1967 елда читтән
торып уку бүлегенә күчеп. Зиннур Насыйбуллин хезмәт эшчәнлеген дәвам иттерә. Башта Башкортстаннын район газеталарында әдәби хезмәткәр, аннары Башкортстан радиосында мөхәррир вазифасын башкара. 1969 елдан сонгы көненә кадәр Татарстан радиосынын әдәби-драматик редакциясендә эшли.
«Тәлгәшләр» исемле беренче шигырьләр җыентыгы 1973 елда басылып чыга» Белешмәгә Зиннурның «Гамьнәр илендә» дигән икенче җыентыгы керергә өлгермәгән. Аны автор үзе дә кулына тотып карарга өлгермәде шул
Минем Зиннур белән беренче очрашуым 1974 елнын июнь ахырында булды. Әле университет белән бөтенләй үк араны өзеп бетермәгән килеш Татарстан радиосынын әдәби-драматик тапшырулар редакциясенә урнашып йөргән көннәрем Редакииянен өлкән мөхәррире Рим Шириязданов дәрәҗәлерәк җиргә күчеп, анын урыны бушап калган икән. Җәйнең ямьле чаклары. Редакциянең икенче хезмәткәре әле яңа гына нәүбәттәге ялына киткән. Әдәбият, музыкаль, яшьләр, балалар бүлекләрен үз эченә алган нәфис тапшырулар редакциясенең баш мөхәррире Рим Кәримовнын да шулай ук ялга, үзенен туган җире—Оренбург яктарына җыенган чагы. Ул июль аенда барачак тапшыруларның планын кулыма тоттырды да: «Кайбер тапшыруларны Рим Шириязданов килеп эшләр, калганнарын үзен оештырырсың, кайткач карарбыз»,—дип, китеп тә барды Шулай игеп, кулыма айлык план тотып, «кайткач карарбыз»ы нәрсә була икән моның, дигән уй белән, эшкә дә урнашып өлгермәгән килеш редакциядә берүзем калдым Хәер, редакция бүлмәсендә тагын бер кеше бар. анын белән мине, музыкаль редакциянең әдәби мөхәррире Зиннур Насыйбуллин. дип таныштырдылар. Ишетеп белсәм дә, моңарчы аны күргәнем юк иде. Төз гәүдәле, Такташныкыча озын, куе. чалара башлаган кара чәчле, акыллы сабыр караш сирпеп торган зәнгәр күзле урта яшьләрдәге кеше бу.
Вакытлы матбугатта сирәк-мирәк шигырьләре, бер-ике язмасы басылган, ләкин әле шәкертлектән айнып җитмәгән тәҗрибәсез яшь малайнын нинди хатдә калганын ул анлаган, әлбәттә. Ләкин ачык чырай күрсәтергә дә ашыкмады Мин үзем лә беренче күргән кеше белән бик үк жинел танытучылардан түгел. Шуна күрә ике-өч көнебез урык-сурык сораулар алмашып кына үтте Ана дәшеп, сорау бирсәм, ул тәмәкедән саргаеп беткән, музыкантларныкы кебек озын бармаклары белән сигарет көлен пөхтә генә каккалап, җиренә җиткереп аңлата, үзе миннән берни төпченми Башта, булса булыр икән бу дөньяда мондый битараф кеше, дип тә уйлап куйган идем. Соңыннан белдем, гомумән кешеләр белән мөнәсәбәттә ул бик сак, сөйләшүгә хирыс түгел икән Ләкин сүзгә кесәгә кереп тормый, шаяртучыларга да тапкыр җавабы һәрвакыт әзер
Рим Шириязлановнын кендеге чыннан да өзелеп бетмәгән икән, ул килеп бер- ике тапшыру әзерләп кигге. Шул арада без анын белән танышып, хәтта дуслашып га өлгердек. Тумышы белән шулай ук Башкортстаннан булгангамы, әллә шактый еллар буе бер бүлмәдә бергә утыргангамы. Зиннур белән алар үзара ярты сүздән аклашалар иле. Бу ике чын профессионалның эшләгәнен күзәтеп тору, аларнын ижат мохитында турыдан-туры кайнашу үрнәккә мохтаҗ яшь малай өчен үзе бер мәктәп булды Аларга карап үзем дә мөстәкыйль эшкә тартыла башладым Һәм. озак та үтми, мин әзерләгән тапшырулар да эфирда янгырады Әлеге вакыйганы, символик рәвештә генә булса да. без өчәүләп билгеләп тә үттек. Бу Зиннур белән якыннанрак аралаша башлауның беренче алымнары иде
Кайберәүләр белән гомер буе янәшә яшәп тә. чит-ят кеше булып каласын Шөкер, безнең Зиннур белән алай булмады, без. ничектер, дәшмичә дә уртак сүз таба алдык һәм бер ай дигәндә безнең мөнәсәбәтләр шактый дустанә иле инде Шулай булмаса. әлеге үзсүхзе. үз-үзенә бикләнгәнрәк кеше: «Син Ширияздан урынына килгәнсен дип ишеттем, яллагылар чыкканчы таныклыгынны алып куйсан, хәерлерәк булыр».—дияр идемени?! Ул аны болай гына, суз иярә сүз чыгып кына әйткән сымак булды. Ләкин анладым Рим Шириязданои урынында анын мине күрәсе килгән. Дөресен әйтергә кирәк, ул чакта мине хезмәт вазифасыннан бигрәк, тышлыгы чын күннән эшләнгән шул таныклык кызыктыра иде Ул вакытларда радионың абруе да зур иде шул Гап-гади мөхәррир булып раслану өчен генә дә өлкә комитетында әнгәмә үтү кирәк иде бит' Зиннурның сүзләреннән кабынып киттем, ул мәсьәләнең җинел хәл ителә торган юлын өйрәтте Озак уйлап тормастан. кадрлар бүлеге мөдире—беркадәр ваемсыз, таркаурак, ләкин күндәм һәм киң күңелле маржл түтәй янына кердем, тиешле кәгазьләр тутырттым, һәм күп тә үтмәде, түтәебез җитәкчелек утырган икенче катка йөгерде Мине чын радио кешесе игеп таныткан мөһерле рәсми документ шул көнне үк куен кесәмдә күкрәгемне җылыга иде инде Димәк, хезмәт вазифам турында җитәкчелек күптән инде үзара килешкән. Мин. Зиннурның кайгыртучанлыгы белән, сынау срогын да узмыйча, бүлек мөдире вазифасын башкарырга керештем
Зиннур белән безнең араны бер вакыйга аеруча якынайтты Бу болай булды Атна ахыры, яна торган көндәлек эшләр беткән Гамьсез генә утырам шулай ияккә гаянып Өстәл буш Ашымда бары тик чил-чиста кәгазь бите һәм каләм Кул нигәдер ирексезләп каләмгә үрелә һәм кәгазь битендә үзеннән-үзе зур хәрефләр белән «Бүген—җомга* дигән язу пайда була Шушы «ачыш»тан соң тыныч күнел белән коридорга тәмәке тартырга чыгын китәм Ул арада безнен яраткан режиссерыбыз, уен-көлке сөюче, һич тиктормас Госман абый Әхмәтҗан, минем кәеф дулкынына бирелепме. «Бүген җомга» дигәннең астына калын хәрефләр белән «Местком» дигән сүзне сырлый. Битарафлык дәрәҗәсендә бакый сабыр, гамьсе злек дәрәҗәсендә бакый тыныч Зиннурыбызга ул көнне нәрсә булгандыр. Ходай үзе генә белә, ул тога ла шул язуны кеше күрмәгән арада боерыклар тактасына этеп куя Күп тә үтми, кинәт бүлмә ишеге каерылып ачыла да теге кәгазьне селки-селки местком активисты—күрше бүлмәдәге аткан яшьтәге апа атылып керә Мине күрү ана тагын да дөрг-дәрман өстәде булса кирәк, бөтен бүлмәне ярып анын тантаналы зәһәр танышы янгырады: «Бу сезнек генә эш. башка беркемнеке түгел, кара син алармы, кара син аларны. совет мссткомыннан ничек көлатәр. күрсәтермен мин сезгә
ничек көлергә! Фәтхи Фазылҗаныч1 үзендә микән? Хәзер... Хәзер күрсәтәм мин сезгә...». Апабыз минем борын төбендә кәгазьне хәтәр җилфердәтеп, үз сүзләренә буыла-буыла чыгып та китте Артыннан һава гына суырылып, сонгы сүхтәре ишеккә кысылып калды. Җомга көннен икенче яртысы тыныч үтте. Бу начар иде. Димәк, мәсьәләне зурга җибәреп, дүшәмбе көн булачак иртәнге җыелышка калдырганнар...
Дүшәмбе көн «летучка* гадәттәгечә башланды: Фәтхи абый тыныч кына атналык эшкә йомгак ясады. Инде җыелыш бетте, ахрысы, дип жинел сулап куярга әзерләнгәндә генә җитәкчебез дәһшәтле җитди төс чыгарып, ачулы карашын мина төбәде:» «Менә яшь специалистка карагыз әле, эшли башлаганына күпме һәм нәрсә белән шөгыльләнә ул, понимашь»,—дип каяндыр теге кәгазьне тартып чыгарды. Аның тавышы көчәйгәннән-көчәя барды: «Ул нәрсә, кайда, нинди оешмада эшләгәнен аңламый мәллә? Баш мөхәррир нәрсә карый, комсомол секретаре?!.» Мин башны аяк арасына тыгардай булып аска караган килеш, Ходайга тапшырган инде, нәрсә булса шул булыр дип тын да алмыйча утыра бирәм. Зал да тып-тын. Теге апанын «Менә җавап бирсен хәзер»,—дип ысылдаганы гына ишетелә. Әнә шундый гасаби бер мизгелдә аермачык булып Зиннур тавышы яңгырый: «Ул кәгазьне тактага мин элдем». Башымны калкытам. Чалара башлаган чәчләрен сыйпаштырып Зиннур басып тора. Зал өнсез. Фәтхи абзый да өнсез. Мондый хәлне күргәне булмаган, ахрысы. Зиннурга аптырап карап-карап торды да: «Летучка бетте, таралыгыз»,—дип кырт кисте.
Шушы хәлдән сон әле бик озак мин анын алдында үземне ничектер гаепле сизеп йөрдем.
Зиннурны музыкаль редакциянең әдәби хезмәткәре дигән илем бит. Әдәби мөхәррирнең эше беренче карашка әллә ни катлаулы булып тоелмаса да. ул зур әдәби сәләт һәм профессиональ осталык таләп итә торган шактый авыр хезмәт. Гадәти музыкаль программалар, сораулар буенча концертлар, төрле бәйрәмнәргә һәм юбилейларга багышланган тапшырулардан тыш, әле бит аерым язучыларның, композиторларның, һәвәскәр башкаручыларның иҗат эшчәнлеген яктырткан концерт-очерклар, тыңлаучыларның музыкаль белемен күтәрүгә юнәлдерелгән махсус концерт-әңгәмәләр оештырыла иде. Шуның өстенә. музыкаль редакциягә штаттан тыш авторлар да тупланган. Аларның күбесе йә «култык астына скрипка кыстырып туган» халык вәкилләре, йә үзебезнең урыслашкан татар булганга. Зиннурга бик күп кара эш—тәрҗемә белән шөгыльләнергә туры килә иде. Коры академик тел белән язылган, гади кеше аңпамаслык үзенчәлекле терминнар белән шыплап тулган никадәр язма узгандыр анын кулыннан. Чиләнсә-чиләнде. ләкин һәрберсенә җан кертте, күңел сулышын өрде һәм аларны саф татарча яңгыратты.
Инде яна җыр текстларына килсәк, монысы үзе бер тема. Ул заманнарда жыр яздыру студиясенең гөрләп эшләгән чаклары әле. Көне-төне редакция бүлмәсендә, студиядә җырчылар, композиторлар, музыкантлар, шагыйрьләр кайнаша, өхтексез эш бара, ижат хөкем сөрә. Жыр текстларын карап чыгу, тиешле шигъри кәмальгә* 2 китерү Зиннурга йөкләнгән. Монда Зиннур тагын алыштыргысыз кеше. Эшләсә, ул эшне җиренә җиктереп эшли, текстларына Зиннур кул тидергән авторларның рәхмәт әйтмичә киткәне юк. Җене килсә, беркая ярамаган жыр текстын да өр- янадан язып бирә. Анын бу йомшак ягыннан оста файдаланучылар да табыла, әлбәттә.
«Нигә болай әллә кемнәр өчен күпме көчеңне һәм вакытыңны әрәм итәсең?»,— диючеләргә ул: «Көе әйбәт бит, әйдә тусын яңа бер жүнле жыр. миннән булсын яхшылык».—дия торган иде. Ә белгән кеше белә: әзер көйгә җыр тексты язу бер дә җинел эш түгел. Анын үз кагыйдәләре бар. Темасы бер хәл, текстны музыкага яткыру, үлчәмнәрне туры китерү, сүхтәрнен мантыйкый басымын музыкаль басымга тәңгәлләштерү—болар барсы текст язучыдан зур сәләт тә, тәҗрибә дә сорый.
Ә Зиннурда тегесе дә, бусы да хәттин ашкан иде. Шуңадыр, Казан белән Уфа арасында оештырыла торган алмаш концертларны да, аеруча җаваплы
Ф Фазылҗанов—ул елларда Татарстан радиосы башлыгы
2 Кәмаль—камиллек
программаларны да гел Зиннурга тапшыра килделәр Бүтәннәр әзерләгән шунлыйрак тапшырулар булса, алар да анын күз уныннан үтмичә калмый. Ул. оста рәссам кебек, бәләкәй генә тозәтмә-үзгәрешләр кертеп жөмләнен аһәнен көчәйтә, әйтәсе фикерне тагы да ачыклап-аныклап фәлсәфи төсмерләр, аны мәгънәви бизәкләр белән баета белә иде.
Зиннурның зур әдәби сәләткә ия кеше булуына ул безнен әдәби редакциядә эшли башлагач тагын бер кат инандым. Нәрсә генә язмасын, коеп кына куя иде Ин оста каләм иясе дә тел-теш тидерерлек түгел. Әдәби редакциядә эшләгәндә сирәк-мирәк булса да шигырьләр язды, радио очен әдәби тәржематәр ясады. Ул ара-тирә эшләнгән тәржемәләр лә. әгәр бергә тупласан. күләме белән уртача бер җыентыктан һич ким булмас иде. Әллә тәржемәне житди эшкә санамагангамы, әллә гел өелергә торган кәгазь тауларыннан туйгангамы, ул аларны саклауны да. матбугатта бастыруны да кирәк тапмады. Ә атар арасында шактый кызыклылары да бар иде Мәсәлән. Рәсүл Гамзатнын «Минем Дагыстаным» китабыннан кайбер бүлекләр, торле халык вәкилләренең үз туган телләре хакындагы шигырьләре Дөрес, кайбер тәрҗемәләре радио фондында ате дә саклана. Киләчәктә баткн кемгәдер кирәк булыр дип. хәтердә калганнарын искәртеп үтәм Чынгыз Айтматовның «Гасырга сузылган көн» әсәреннән озек. Рөстәм Кугуй хикәяләре һәм шигырьләре. Чиләбелә яшәп ижат итүче язучы Рөстәм Ватисвнен «Хәмәт һәм Коромцсв» повестеннан өзек, казакъ язучысы Аман Соспасвнын «Сары эт» хикәясе
Зиннурнын 1987 елны басылган «Гамьнәр илендә» дигән китабын янә укып чыктым, һәм өр-яңа кигап укыган кебек булдым Алдагы битләрдә урнашкан берничә шигырен санамаганда, андагы шигырьләр бүген дә заманча янгырыи. бүген дә үзләренең эстетик кыйммәтен югалтмаган. Хәзер инде ышанып әйтергә буладыр— Зиннур вакыт сынавын узган шагыйрьләрдән'
Зиннурнын 197.3 елда дөнья күргән «Тәлгәш» җыентыгы анын кулына бик сонарып. үз сүзләре белән әйтсәк «шатлыкларга инде күнегеп, ияләшеп беткәч*, 36 яшендә керле һәм шагыйрьне «илһам өстәп яна ижат үрләрен яуларга рухландыра» алмады Мин анын белән эшли башлаганда ул инде актив ижлгтан читләшә бара иде Аннары, шигырь уты сүнеп бстмәсә дә. язу-сызу эше белән шөгыльләнергә анын аргык мөмкинлеге дә юк иде Көн дәвамында—бимазалы радио лие. Кичен—эшчеләр тулай торагындагы дүрт кешелек шау-шулы кысан бүлмә. Түземсезлек белән көтеп алынган ял көннәрендә исә ул Добъяз районында укытучылык иткән хатыны һәм сабый кызы янына ашыга. Кызын бик ярата иде Зиннур Кызы дигәндә анын йөзе җанланып китә, күзләре нурлана, хәрәкәтләренә дәрт керә. Фатир да ана шулай ук бик соңлап, кырыкнын аргы ягына чыккач дөнья гаме инде битарафлана, шигырьгә күнеле сүрелә башлагач бирелде
Зиннур бик яшьләй тормыш арбасына җигелә, буынлашлары күргән бөтен авырлыкларны, мичнәг-нужаларны үз җилкәсендә татый Йокы хисабына булса да. күңелендә бөреләнгән уй-хисләрен яшереп кенә кәгазь битләренә төшерә һәм аларны кайчан булса да басылган килеш күрергә хыяллана Ә басыла торган бердәнбер урын—район газетасы Ул да чәчү һәм урып-җыю турындагы сводкалар тирес түгү, дуңгызларның көнлек артымы турында язмалар, тәржемәләнгән материаллар белән тулган. Ә шигырьгә урын » Бу җирлә Зиннурнын каләмдәше һәм күпмедер вакыт хезмәттәше дә булган Әхмәт Рәшит язмасына мөрәҗәгать итик «Ә шигырьгә урын сонгы чиратта иде Анда да идеологик нигезе нык булса гына Тема көн калагына суга торган булса, матбугатка үтә аласын, булмаса юк Менә шул хакыйкать тора-бара аңга сснә дә ижат кешесенен психологиясен үзгәртеп, аны идеология колына әверелдерә иде Шагыйрь дустым язганнарны каблт-кабат укып карыйм Ленин һәйкәле. «Интернационал» жыры. Баку комиссарлары, матросовчылар. Армиягә китүче яшьләр турында шигырьләр Тематик чир Зиннурга да кагылмыйча үтмәде. Ләкин шул әсәрләрнең янәшәсендә үк үзәкләрне өзәрдәй «Кара шәле килә сөйрәлеп» дигән шигыре, башка шигырьләр Тулаем алганда Зиннур үз шигъриятендә ихлас булырга тырышты, башкалар кебек халтурага бирелмәде, арзанлы дан артыннан кумады...»
Әйе, Әхмәт Рәшит әйткәнчә, Зиннур үз иҗатында ихлас һәм эчкерсез иде. «Хушлашканда», «Үзгәрдең син», «Канаган канатны җилкетеп» кебек шигырьләрне эчке бер тетрәнүсез, әрнүсез язып булмый ул.
Зиннур традицион калыпта һәм шушы калыпның чиксез мөмкинлекләре барлыгына инанып ижат итте. Үзенен табынган шагыйре Хәсән Туфан кебек, формага караганда, ул күбрәк шигырьнен эчтәлегенә, мәгънәви янгырашына. аһәңлелегенә игътибар бирде. Туган телнең бөтен нечкәлекләрен яхшы тойган кеше буларак, ул анын чиксез хәзинәсеннән мөмкин кадәр кинрәк файдаланырга тырышты, нәтиҗәдә үзе дә ана телен баетырлык канатлы сүзләр дәрәҗәсендәге шигъри юллар тудырды.
Акчарлаклар, энэ. ял итсә дә,
Дулкыннарга кунып ял итә
(«Уйлый идем...»)
Тик яшәми канатлылар,
Канатсыз тормыш белән.
(«Канаган канатны җилкетеп...»)
.Юксынуы җиңел түгел икән Үз яныңда булган кешене.
(«Үзгәрдең син»)
Аз язса да, бер уйлаганда, Зиннур бәхетле шагыйрь иде. Ул халык әле шигъри сүзнең бәясен белгән чорда яшәде. Шагыйрьнең «Гамьнәр илендә» дигән икенче җыентыгы да, беренчесе кебек, чыгуга ук таралып бетте, көтеп алган укучыларын тапты.
Хәзер уйлап утырам, Зиннур белән 12 ел чамасы бергә эшләгәнбез. Шул елларда ин аралашкан кешесе дә мин булганмын. Безнен эш урыны гына түгел, яшәгән җирләребез дә тора-бара бер тирәдәрәк булып чыкты. Ләкин бик озак бергә эшләп тә. кайвакыт хәтта ял вакытларын да бергә үткәрсәк тә, барыбер Зиннурның эчке һәм тышкы дөньясын яхшы белә идем дип әйтә алмыйм.
Авылда туып үскән, шунда тәрбия алган табигать баласының күңеле зур шәһәрнең шартлы тормышына, бигрәк тә кешеләрнең ясалма мөнәсәбәтенә күнегеп тә, ияләшеп тә бетмәгән, күрәсең. Зиннур күбрәк үз эченә бикләнебрәк яшәде, анын ниндидер кешеләргә сиздерергә теләмәгән «көзге арты дөньясы» бар иде. Ул дөньяга Зиннур беркемне дә, хәтта иң якын кешеләрен дә кертергә теләмәде. Миңа калса, Зиннурда анын күңелен ирексезләп, бимазалап торган бер борчу, гамь бар иде. Ул аны даими сызландырып торды кебек. Нинди борчу икәнлеге сер булып калды. Ни генә булмасын, Зиннур беркайчан да вакланмады, чәбәләнмәде, үз дәрәҗәсен белеп яшәде. Анда тышка бәреп, ташып тормаган эчке бер горурлык бар иде. Зиннурга кайвакыт «синдәге сәләт башкаларга бирелсә, алар нәрсә генә эшләмәс иде»,—диючеләр дә булды. Жавап урынына ул иннәрен җыерып көлемсерәп кенә куяр иде.
Зиннур белән без бергә эшләгән, бергә аралашкан еллар, хәзергечә әйтсәк, торгынлык вакытына, тормыш ашыкмыйча гына үз җаена ага биргән чорга туры килде. Кешеләр дә ул вакытта Ходай биргән юклы-барлы кыска гомерен бүгенгедәй ут капкандай чабып-иөгереп үтми иде. Жәй айлары, кичкырын без Зиннур белән Казансу буенда йөзьяшәр тирәкләрнең дулкын юып шомарткан карт тамырларында утыргалыйбыз. Подлужный урамы әле элеккечә, шул килеш, вакыт гүя ки монда туктап тора—җыйнак йортлар агачлар күләгәсенә ышыкланган, хәрәкәт юк. шәһәр шау-шуы килеп җитми. Өстә, зәңгәр күктә каядыр еракта калган балачак иленнән йөзеп килгән ак болыт кисәкләре тирбәлә. Кичке эңгердә ярлары белән хушлашып, тын гына Казансу ага. Кичке шәфәкъ хозурында ашыкмыйча гына суга коелган аксыл-саргылт яфракларның әйлән-бәйлән уйнавын күзәтәбез. Шәраб ачыла, әкрен генә телләр чишелә, сүз иярә сүз чыга. Нәрсә турында гына сөйләшеп
бетермәгәнбездер андый чакларда. Зиннур балачагын искә ала. Башкортстаннын табигатен мактый. Сахалинда хезмәт итүләрен. Бүздәк районы газетасында
эшләгәндә иптәшләре белән сал ясап. Караидел буйлап сәяхәткә чыгуларын, шәхси тормышы турында сөйләнергә яратмаса да. туган ягында беренче хатыны янында
калган малайларын хәтерендә янарта.
«Их. Сак-Сок темасына бер либретто язарга иле.— дип көрсенү катыш хыял- ланып ала. —Бер уйласан. бу әле аерым кешеләр яз- мышы гына түгел, гомумән татар халкынын. торки ха- лыкларның уртак язмышы да*.—дип өстәп куя.
Әлбәттә инде, агымсулар үткәннәрне дә хәтергә төшерә, узган гомерләрне лә искәртә, яшәеш, фани
белән бакыйлык турында да уйландыра. Кайсыдыр бер язучыны җирләгәннән сон шул карт тирәкләр төбендә утырганда: «Ничек кенә авыр, мәшәкатьле
булмасын, мин үземне туган туфракта жмрләтер идем Туган туфракта җирләнер
Рәсемдә (сулдан уңга) Рөстәм Акъегет. Рави.1 Кәримов. Зиннур Насыйбу.сшн. Рәкыйп / а^нрарон (арттагы рәт). Нәсимә Охиәтҗатта һәм Эльза I обәйдмшна.
идем*,—диде.
Зиннурның ял йортларында ял итеп ятуын, җылы якларга яки иҗат йоргларына баруын хәтерләмим. Һәр елны нәүбәггәге ялын алыр иде дә, шул көнне үк өлкән яшьтәге әги-әнисе янына Башкортстанга кайгып китәр иде Печән чабып, лапас - кураларнм карап, капка-коймаларны сипләп, үзенчә ял итеп, җиләсләнеп, күнсл күтәренкелеге белән кире Казанга килер иле 1985 елнын җәй башында шушы максат белән ул янә туган ягына юл тотты. Кире кайтуы болан хәтердә калган Мин дүшәмбе көннәрне була торган җыелышка сонга калмыйм дип эш бүлмәсенә кергәндә Зиннур үз өстәле артында утыра иле инде «һәй. Зиннур ла эшкә чыккан, яшибез икән болай булгач!*—дип. чын күңелдән сөенеп ана кулларымны суздым
Зиннур тыйнак кына исәнләште, аннары гаепле кеше сыман елмаеп, кәефсез генә «Авырыйм әле мин. Рөстәм, авылда да бернәрсә кыралмадым әти әнигә бернинди ярдәмем тимәде, гел сырхаулап ягарга туры килде»,—диде Аннары, минем: «И. андый чаклар була инде ул*.—дигәнрәк сүзләремә игътибар итмичә «Сине генә көтеп утырам, мин Сәгыйтев янында булдым, рәхмәт ана. ниндидер таныш табибына шылтыратты, хәзер шунын янына барышым Ярар, алегә хуш*.—диде дә. чыгып китге. Аның бу чыгып китүе, кызганыч ки. «агегә* булмады, шул китүдән радиога инде ул кире әйләнеп кайта алмады
Бср-икс ай 15 нчс хастаханәдә ятты Чыгардылар. Мин хәлен бел таләп йөрдем Ничә кермә, ул аш бүлмәсенең тәрәзәсеннән урамга карап утыра Бер кулы белән ияген учлаган, икенче кулы ин арзанлы һәм ин каты «Астра* сигареты кабын капшый (ул чакта барыбыз да шул «Астра.ны көйрәтә идек» Элек кызыл шәрабтан баш тартмаган кеше, аннан тыела төште, ә менә тәмәкедән аерыла алмады, күп тартты, берөзлексез тартты
Анык янына бер килгәндә, әбиләр чуагы башланган мәл. җылы, матур көзге кон иде Зиннурның ла кәефе күтәренке Ул мине күрүгә үк «Рөстәм, бер чыкканда безмен кибеттә коньяк күргән идем, үземнең халем юк. бетмәсә. шуны алып кер әле. бәлки, мин дә әзрәк готын куярмын*, -диде Өстал янында шактый сөйләшеп
СогыАгсв I ,*үфнк1> Камар улы ул чакта Татарстан радиосының яна жнтлкчгсс
утырдык. Шунда ул тәмәке төтененә буылып: «Булдыра алсан, тәмәкене ташла, мин дә елларны кире кайтарып булса, тартмаган да, тотмаган да булыр идем»,— дип, көрсенеп куйды. Элек юкса үгет-нәсихәт бирә торган кеше түгел иде Зиннур. Адәм баласы үз башына төшмичә, беркайчан да кеше ялгышыннан гыйбрәт алачак түгелен ул яхшы андый иде.
Шактый сөйләшеп утырдык. Зиннурның савыгырга өмете бик зур иде әле. Сүз ахырында: «Бу табибларны да әйтер идем инде. Синен бер чирен дә юк, организмың хәлсезләнгән, күбрәк витаминлы азык ашарга, сөт эчәргә кирәк, диләр. Бөтенесен аларча эшлим, инде ничә ай үтте, яхшыга бернинди үзгәреш юк, киресенчә, хәл начарланганнан-начарлана бара, ичмасам, дарулар да бирмиләр».—дип бераз зарлангандай да итте. Шуннан сон Зиннурның хәле белән даими кызыксынып торган җигәкчесебез Тәүфикъ Сәгыйтев аны РКБга урнаштыру жаен тапты. Күпмедер ятып чыкты, ләкин анда да Зиннурга ярдәм итә алмадылар. Ул сызганнан-сыза барды Кара көзләр җитеп, декабрь башланды, карлар яуды. Әҗәл ана хөкем чыгарып яткан көннәр... Мин анын янына бодай да еш керәм, ләкин беләм, ул минем татын да ешрак керүемне тели. Эштән кайтышлый юлым анын тәрәзәсе каршыннан үтә. Баипса юл да бар, ләкин болай турырак. Кичә генә хәлен белгән идем, бүген инде кермәсәм дә ярый дип өен узып китәм. Белмим, бу дөньяда чыннан да нәрсәдер бар. ахры Анын карашы аркамны тишә. Сизәм, бөтен жаным-тәнем белән тоям. Зиннур мине күргән, таныган, инде хәзер өметсез карашы белән кышкы кичнен караңгылыгында югала барган шәүләмне озата. Ниндидер көч мине кире бора. Ишек төбендә сагалап торган диярсең, кынгырау төймәсенә басу белән Зиннур күренә. Сүзсез генә бер-ике сигарет көйрәтәбез.
Хәлләре авыр булса да, Зиннурның бәләкәй генә юанычы бар—өстеннән бер йөк төште. Татын ел, ел ярымнан дөнья күрәчәк «Гамьнәр илендә» китабының кулъязмасы яңабаштан бер каралып. Равил Фәйзуллиннын төпле кереш сүзе белән Татарстан китап нәшриятына тапшырылды. Китап чыгачагына инде хәзер борчылмаска да була.
Зиннурга чын күңелдән сәламәтлек теләп, анын хәлен белешеп торучылар байтак булды Хәлен белешүчеләр генә түгел, хәленә керүчеләр дә юк түгел иде. Шундыйларның берсе Татарстан китап нәшриятының баш мөхәррире, язучы Фәрваз Миңнуллин. Бер көнне ул мине үзенә дәшеп алды да: «Зиннурның бу китабы 1987 елда тына басылып чыгачак. Әгәр дә анарчы анын белән берәр хәл була калса, гаиләсенә китапка тиешле гонорарның нибары 25 проценты тына эләгәчәк. Ләкин бер хут бар, әгәр дә ул уз кулы белән, «Дәвалану өчен акча кирәк булу сәбәпле, гонорарны тулысынча алдан түләвегезне үтенәм» дигән гариза язса, директор белән сөйләшүне мин үз өстемә алам, озакка сузма»,—диде. Бу сөйләшү декабрьнең уртазарында булды. Гаризаны ничек яздырырга? Турыдан-туры. гариза яз. дип әйтеп булмый. Зиннур бик сак акыллы, кеше, дөресен шунда ук төшенәчәк. Бер яхшырак шәраб алдым да. Зиннур янына киттем. Ишектән керү белән: «Зиннур, сөенечле хәбәр бар Әле яна тына Фәрваз абыйны күрдем. Нәшриятның быелга бирелгән бераз акчасы файдаланмыйча калган, аны Яна елга хәтле сарыф итеп бетерергә кирәк икән Зиннур кебек жүнле кешеләрнең хәленә кереп, китапка тиешле гонорарны алдан ук тулысынча түләп кую мөмкинлеге бар, ди, тиз генә гариза язарга кушты, шуңа ашыгыч килүем»,—дидем. Зиннур уйга калды, бүген каләм тотарлык хәлем юк, дип карады. Мин чын-чынлап ачуландым үзен. Гариза язылмаган хәлдә, безнең ул чактагы хезмәт хакы белән исәпләгәндә, ике ел эшләмичә яшәрлек акча юкка чыга бит. Зиннур ул чакта нәрсә уйлагандыр, әйтүе кыен, ләкин гариза язылды.
Ә күп тә үтми, яңа елга кереп, ябалак-ябалак карлар ява башлаганда без Зиннурны соңгы юлга озаттык. Ул Самосырово зиратында җирләнде. Жәсәден җир куенына иңдергәндә, анын Казансу буенда агымсуларга карап пышылдаган сүзләрен ишеткәндәй булдым: «Юк. мин туган туфракта җирләнер идем!»
Җил исеп куйды.
Ярлары белән хушлашып Казансу сулары ага да ага. Алар ярлары белән генә хушлашмый, безнең белән дә хушлаша икән.