Кабат язлар килә
Ашыкмыйча, кабат язлар килә.
Үз кыйммәтен белгән кыз сыман. Иртән чыкмый кояш ялындыра. Җирнең өстен каплый ак томан.
Карлар гына түзми, ап-ак карлар Кара көя юллар чатында... Күгәрченнәр оча гөр-гөр килеп. Тагын жырлап сөю хакында.
Табигатьнең серле, сихри көче Тамчылардан бозлар үптерә. Иңнәреннән мамык шәлен салган Ак каеннар бөре бүрттерә.
Язгы көннәр яшәү яме бирә. Тылсым тулы кояш нуры да...
Бу халәттән, хистән илһамланып. Шигырь туа сөю турында.
Иртәгесен әле, иртәгесен Сайрар кошлар бизәр таннарны. Сандугачлар җырын сузган мәлдә Парлы итәр ялгыз җаннарны.
Язлар белән назлар килә бергә: Бар җиһанны күмә иркәлек. Күтсрәк тутырып алган һавадан да Сафлык, сөю тора бөркелеп.
Яланаяк атлыйм борма юлдан.
Җор яшьлегем бара озатып.
Юл чатыннан ак чәчкәләр өзәм, Кояш көлә миңа күз атып.
Җилдәй җитез, гөлдәй гүзәл чаклар. Үткән гомеркәйнең бер мәле... Ромашкалар кебек сафмы хисләр? Күрәзәчем, агым, әйт әле?
Фалчы чәчәк
Моңнар ярган, серләр сарган юлда, Чуклар гына калган өзелеп. Табышмактай,—«сөя-сөйми», дигән Кичерешләр калган тезелеп...
Фалчы чәчәк туй күлмәге төсле Бәхет нуры сибә йөземә...
Сөюемне, ярсу еллар аша,
Алып барам көмеш көземә.