Гасырлар чатында...
Хәзерге сүз сәнгатебез нинди ү кичәлекләре белән жалеп итә. башка чорлардан кайсы яклары белән аерылып тора? "Хәзерге татар әдәбияты" төшенчәсе үткән гасырның соңгы унъеллыгында һәм XXI гасыр башында ижат ителгән әсәрләрне эченә ала дип уйлыйм Туксанынчы еллар башына хас азатлык рухы, шашкын мәйданнар хисе тудырган әдәбиятын йогынтысы киләчәккә ышанычы әле күпмедер күләмдә безнен көннәрдә дә саклана. Шул ук накыгга әдәбиятны чорларга бүлүнең шартлы булуын, алар арасында Кытай стенасы тормавын да онытырга ярамый Бер дәвер сүз сәнгате икенчесеннән шытып чыга, жанлы үсентеләр аша өченчесенә барып тоташа.
Хәзерге татар әдәбияты сәяси вазгыятьләр үзгәрүне, буыннар алышынуны, тет сүт бизәкләре яңаруны кичерә-кичерә яшәвен. үсешен дәвам итә. Аның бай һәм данлы, сөенечле вә фаҗигале үткәне булу һәм катлаулы чорыбыз калкыта килгән мәсьәләләре хәзерге язучыларга кул кушырып, битараф тынычлыкта утырырга ирек бирми Кол Галинең йолдыз кебек балкып, кыя кебек калкып торган "Кыйссаи Йосыф" әсәре. Алтын Урла чоры әдәби ядкарьләре, халыкны уяулыкка чакырып
сискәндереп, байлыкка, хакимлеккә омтылунын милли фажигага алып килүен искә төшереп торган халык ижаты энҗесе—"Идегәй" дастаны—Казан ханлыгы чоры шагыйре, поэма остасы Мөхәммәдьяр нәсихәтләре, халык азатлыгы өчен башын салган Кол Шәрифнен фәлсәфи лирикасы, туры Тукай, көрәшче Гаяз, гыйсъянчы Такташ, самими Туфан, эчкерсез С. Хәким, зыялы Әмирханнар мирасы хәзерге әдәби эзләнүләргә фатиха биреп, дәртләндереп тора.
Хәзерге татар әдәбиятын илгә һәм дөньяга алып чыгу көченә ия өч юнәлеш ачык төсмерләнә. Беренчесе—борынгы һәм урта гасыр әдәби истәлекләренең фәлсәфи-әхлакый эчтәлегенә, сюжет-мотивларына таянып яңа әсәр иҗат итү булса, икенчесе—татар кешесенен ташны тишеп чыккан үлән кебек яшәү дәртен, холкын, фигылен, гомумкешелеккә хас сыйфатларын калкытып куйган әсәрләр һәм өченчесе—әһәмияте буенча греклар җиһанга бүләк иткән олимпия уеннары кимәленә якынлашкан Сабан туе. аның әдәби мөхиткә йогынтысы, шигъри сыны.
XIII гасыр башы шагыйре Кол Гали әсәрен оеткы-өлге итеп алган, каһарман шагыйребез М. Җәлил исемен йөрткән театрда куелган балетның, шул исәптән либретто авторы. Татарстанның халык шагыйре Р. Харисның 2006 елда Россиянен дәүләт премиясенә лаек булуы татар халкының талантын тану да иле. “Идегәй" дастаны Р Харисны шул исемдәге поэма язуга рухландырса. Р Мингалим. Ю. Сафиуллин кебек драматурглар дастан каһарманнарын интеллектуаль югарылыкта сәхнәгә күтәрделәр. Казан ханлыгы чорының олы шәхесләре хәзерге татар әдәбиятының иң уңай каһарманнары дисәк тә зур ялгыш булмастыр. Ә.Рәшитнең “Сөембикә". “Колшәриф". “Мөхәммәдьяр" исемле поэма-трилогиясе. Батулланын “Сөембикә" роман-кыйссасы. Ф Латыйфинын "Хыянәт". М. Хәбибуллиннын "Сөембикә ханбикә һәм Иван Грозный" романнары татар халкының сонгы мөстәкыйль дәүләтенең чәчәк атуын, ни өчен, ни рәвешле юкка чыгуын шактый тулы күз алдына бастыралар, Роберт Әхмәтҗанның “Татар иртәсе" шигыре дә тарихыбызның әрнүле. үкенечле чоры турында:
Әле татар чукындырылмаган.
Җимерелмәгән Казан диварлары.
Кол Шәрифне кылыч чапмаган Сөембикә әле үсмер бала...
Кара яла ягып ак дөньяга.
Шаһгали дә денен сатмаган.
Икенче юнәлеш үсешенә Г Исхакыйның “Сөннәтче бабай" хикәясеннән алып хәзерге әдәбиятыбызга чаклы мисаллар бихисап, мәгәр ин отышлысы— Татарстанның халык язучысы Т. Миңнуллинның әлегерәк язылган булса ла һаман заманча яңгыраган. “Әлдермештән Әлмәндәр" фәлсәфи комедиясе дип фаразлыйм. Халкыбызга хас кешелеклелек, ярдәмчеллек, рух сафлыгы кебек күркәм сыйфатларны үзенә туплаган Әлмәндәр карт караңгылык, үлем шәүләсе—Әжәл белән көрәшә-көрәшә. үзенең көр күнеллелеге. юморы белән сокландырып ил буйлап сәяхәт итә.
Ир-егетлек, көчлелек, тазалык, җитезлек һәм гаделлек символы булган Сабан туе образы, батырлар биленә яткан ак сөлгесең җилфердәтеп бик күп әсәрләр рухына үтел керә. "Бәйрәмнәр күп... Сабан туйга житә сирәге!"—дип яза шәрәфле академик Р.Фәйзуллин. горурлыгын, мактанычын яшерә ачмыйча. “Кипкән инеш..." парчасында халык шагыйре әлеге фикеренә ачыклык кертә.
Кипкән инеш тә ташу чакларда бер гөрләп ала!
Халык рухы да Сабантуйларда бер дөрләп ала!
Р Фәизуллиннын “Девиз иде сынатмаска Дөнья сабан туенда'" ("Халәт") юлларын Бөтендөнья татар галимнәре форумына эпиграф итеп атып булыр иде
Әдәбиятыбызның фәлсәфи, әхлакый нигезендә нинди көч ята. таяныч ноктасын нәрсә тәшкил итә? Борынгы һәм Урта гасыр төрки сүз сәнгатенә яшәү куәсен. кодрәтле, илаһи көчне Ислам тәгълиматы иңдерә. Дин табигать батасын физик үлемнән өстен булырга, курыкмаска, язмыш басымына бирешмәскә, чыдап булмастай авыр мизгелләрдә Аллаһка таянырга өйрәтә. Ходайнын бөеклеген, ин олы коч икәнен тану, шигърияттә хакимияткә карата үтенчатекле оппозиция булган, суфичылык фәлсәфәсенең нигезенә ята.
Совет чорында диннән. Ходайдан ваз кичү, дәһрилек, сыйнфыйлык әдәбиятны ярлыландырса да. анын үсешен туктата алмалы Хәзерге чорыбыз укучыга ирештергән унышлы әсәрләрнең фәлсәфи, әхлакый нигезендә дин өйрәтмәсенә, фән. сәнгать казанышларына, зиһен, акыл үсешенә таянган миллилек, халкыбызны инкыйразлан. бетүдән, юкка чыгудан саклап калу өчен көрәш рухы ята. Шул аты хис—тәсбих дисбеседәй дөнья буйлап сибелгән татар халкын берләштерүнең үзәк юнәлеше, әдәбиятта төрле буын, стиль, жанр, агым вәкилләрснен эзләнүләренә юнәлеш бирүче коч Искә төшерә һәм саный китсән. хәзерге татар әләбиитынын мөхтәрәм исемнәргә бай. эчтәлеге буенча күп тармаклы икәнен күрәбез.
Тынгысызлык һәм янага омтылу рухы милләтпәрнар. татар әдәбиятына дннгез сулышын, төрле кыйтгалар язмышын алып кергән М Юныс ("Шәмдәлләрдә генә утлар яна". "Альбатрос язмышы), техник фәннәр докторы, милли жанлы 3. Зәйнуллин (“Агыйделнен аръягында". "Һаваларда ялгыз торна '), һәр әсәрендә янача ачыла килгән М Әмирханов (“Тәкъдир'Тояк эзе"). 1941-45 еллар сугышын мактанмыйча, ялган пафоска бирелмичә, халык фажигасе итеп сурәтләгән X Камалов ("Безне өйдә көтәләр". “Үлгәннән сон яздым" һ б). психологик анализ осгасы. шагыйрь, драматург һәм прозаик Ә Баян ( Урланган ай". "Кызыл ут"), хикәя жанрына яна рух өргән М Хужин (“Айнын уты сүнгән". ' Ерактагы кыялар"). “Тан жилс". “Бәхетсезләр бәхете" романнары белән явызлыкның, миһер- блнсызлыкнмн ахыр ла барыбер жинеләсен сәнгать чаралары ярдәмендә раслауны үзәккә алган Ф Садриев. шәфкатьлелеккә өндәгән әсәрләрен детектив жанрга караган роман-повестьлары белән тулыландырган М. Мал икона һәм тагын А Хәлим. Р. Хәмид кебек өлкән буын сүз осталарынын аһәнен М Галиев. К Кәримов. Ф Сафин. Д. Салихов кебек прозаикллрьтбызнын. драматург - ларыбызның үзенчә яңгыраган танышлары тулыландыра
Хәзерге гагар әдәбияты тормыш күренешләренә, яшәеш ваклыкларына ерактанрак. тарих, дөнья барышы күзлегеннән карарга өйрәнә, вәгазьчелекне, катып калган традицияләрне кире кагып, калку метафорага, пластик детальгә, шартлылыкка таяна Шул жөмләдән. тарихи үткәнебезне дөрес итеп сурәтләү мөмкинлеге ачылуга, «светофорда яшел ут кабынуга» язучыларыбыз Тукайнын “Без тарихта әзлебез!" дигән бөек жөмләсенсн эчтәлеген. мәгънәсен “ачыклауга", тәфсилләүгә керештеләр.
Гатар тарихына Н Фәттах атаклы "Итил суы ак.г горур" романы белән башлап җибәргән сәяхәтне М .Хәбибуллин (“Кубрат хан". "Шайтан катасы". "Илчегә үлем юк"). В Имамов (“Сәет батыр". "Утлы дала' Казан дастаны"). С Шәмси ( Идел Болгарстаны". "Низаглы йортта"). Зәйдулла ("Тагар гажы") һ б халык тарихына сизгер сүз осталары ләвам иггерделәр. Ерак һәм якын үткәнебездә тулпар аг тарла гәүләдөрен туры тотып утыра алган яугирләребез, асыл затларыбыз күп булган икән Тарих катламнарына үтә һәм ташка, кәгазьгә уелган истәлекләрне күтәрә белү генә кирәк. Татар һәм дөнья фәне үсешенә зур элеш керткән галим гаммәбез язмышы, иждгы игътибарга гаск. Заманында М Госманов мәгърифәт тарнхыбызнын якты йолдызы X Фөезханов турында әдәби-документаль әсәр язып чыккан иде Бу юнәлештә анын М. Гайнуллин. Я Агншев. X Хисмәтуллин кебек әдәбият-гел белгечләре турындагы язмалары фидакарь шәхесләребезгә ихтирам уяталар Бу мнәлеш әле ачылып кыгга килә Киләчәктә Ш Мәржани. И Гаспралы.К Насыйрн. I Исхакый. С Максули. К) Акчура һ б агы шәчссгәребсз турында күләмле
документаль-әдәби романнар (гыйльми эзләнүләр, шигырь-поэмалар) язылыр дип өметләнәбез. Читтә яшәүче кан-кардәшләребез дә игътибардан читтә калмасын иде! Тәүфыйк Әйди башлаган изге гамәлне журналист Хәмзә Бәдретдинов эләктереп аллы, читтә яшәүче асыл затларыбыз турында ике китап бастырып чыгарды, бу юнәлешне язучы Айдар Хәлим дә дәвам иттерә, һәрхәлдә, аерым өзекләре вакытлы матбугатта күренгән, берничә романнан торган “Хунвейбин” әсәре мөһажирләр язмышын сурәтләүнен бер мисалы.
Кешелек дөньясы яшәешендә, аерым затларның үз-үзләрен тотышында борынгыдан килгән һәм аңлашылмый торган сәер, серле күренешләр булуы мәгълүм. Янага сизгер сүз осталары да әнә шундый «коллектив ан заманында» туган мифологик катламга, мистикага, тәңречелек фәлсәфәсенә мөрәжәгать итәләр. Әлеге эзләнүләр жимеше буларак Р Фәйзуллиннын “Нюанслар иле" бәйләме. И. Юзеев поэмалары, Сөләйманның җир белән күк эзотерикасын бәйләп сурәтләргә омтылган лирикасы, Зәйдулланың, Г. Моратның шул юнәлештәге шигъри әсәрләре пәида булды. Проза белән драматургиядә мондый тәжрибәләр аеруча Ф Бәйрәмова (“Болын”, “Күл балыгы”, “Алыплар илендә”), Г. Гыйльманов (“Албастылар”). Н Гыйматдинова (“Сихерче". "Кыргый". "Ак торна каргышы"), М Кәбиров (“Сары йорт сере”), 3. Хәким (“Кишер басуы”), М. Гыйләжев ("Бичура”) ижатларында ачык төсмерләнде. Татар әдәбиятының дөнья мәдәниятендә барган үзгәрешләрдән калышмавына, фикерләү дәрәжәсенен шактый үзенчәлекле булуына дәлил булган модернистик эзләнүләр һәм катлаулы шартлылык халыкнын көндәлек мәшәкатьләре, хәзерге хәсрәт-сөенечләре белән яшәгән, реализмга тургры сүз сәнгатебезнең магистраль юлы түгел, әлбәттә.
Модернизм алымнары белән мавыгып алган Ф Бәйрәмова да соңгы елларда үз тарихи яшәү жирендә фаҗигагә юлыккан милләттәшләребез язмышын үзәккә алган "Караболак". Себер ханлыгына багышланган “Күчем хан” романнарында тормышчан һәм реалистик, үтемле сурәтләү чараларына өстеңтек бирә.
Татар әдәбияты шигырьдән башлана, дибез. Милли поэзиябез хәзер дә үз югарылыгын бирми, сыйфат ягыннан дөньянын теләсә кайсы шигърияте белән бәйгегә чыга ала.
Вакыт галижанәпләре соңгы ике елда М.Әгъләм белән Зөлфәт кебек талантлы шагыйрьләребезне арабыздан суырып алса да, шигъри мәйданыбыз бушап калмады. Алтмышынчы елларда шигърияткә язгы ташкын кебек шаулап килеп кергән, эчтәлекне, бигрәк тә сурәтләү чараларын яңарткан, шәкли эзләнүләрдән дә тартынып тормаган Р. Фәйзуллин, Р. Харис, Р Мингалим. Р. Гаташ. Г. Рәхимнәр буыны хәзер дә янадан-яңа әсәрләре белән сокландырудан туктамый.
Әлеге буыннан соңрак килгән X. Әюп, 3. Мансуров, И. Гыйләжев, Р. Вәлиев. Р Миннуллин, Н. Әхмәдиев, Р. Корбан, Р. Низамиев, Мөдәррис Вәлиев. Ә Мәхмудов. тагын да яшьрәкләрдән М. Мирза, Зәйдулла, Г. Морат, М. Закиров, Р. Аймәтләр татар шигъриятенең ныклы йолаларына таянып, поэзиябезгә яңа буяулар, төсмерләр өстиләр, эзләнүләрен төрле юнәлешләрдә алып баралар. Хәзерге татар шигъриятен, анын үсешенә нәзакәтлек, хисси матурлык, нурлы моң алып килгән хатын-кыз шагыйрьләребез иҗатыннан башка күз алдына китерүе кыен. Ф Гыйззәтуллина. Э. Мөэминова. Р Вәлиева, К. Булатова, С. Гәрәева, Л. Шагыирьҗан Э Шәрифуллина. кебек шигърияттә үз сүхләрен әйтеп, рухи дөнья тирәнлегенә тиң сурәтләр таба алган буын янына, һәркайсы үз моны, үз аһәне белән килгән яна исемнәр өстәлә тора. А. Юнысова, Ф Тарханова, Ш. Жиһангирова, Ф. Мөслимова, Ф. Солтан, Р Рахман, Л. Янсуар... Бу исемлеккә югары уку йортларынлагы, урта мәктәпләрдәге шигъри олимпны яулауга ашкынып торган яшь буынны да өстәп булыр иде.
Татарстанның Язучылар берлегендә 300 ләп каләм тибрәтүче әгъза булып санала. Иҗатка омтылып торучы сәләтле яшьләребез байтак булса да, аларнын нигездә Татарстаннан, һәм анда да Саба, Бат ык Бистәсе, Мөслим. Актаныш кебек берүк районнардан гына килүләре борчылуга, шөбһәгә урын калдыра. Илнен башка төбәкләреннән, мөстәкыйльлек алган төрки дәүләтләреннән, татар әдәбиятының ин мул чыганакларыннан берсе—Башкортстаннан—килүче язучылар да аз. Егерменче-кырыгынчы елларда илнен ин ерак почмакларыннан, соңрак татар
әдәбиятының классиклары дәрәҗәсенә күтәрелгән, исемнәре телдән төшмәгән олы татлар килде һ Такташ. М Жәлил. Г Кутуй. Ш Камал. К Нәҗми. Г Әпсәләмов Башкортостаннан татар әдәбияты үсешенә бәяләп бетергесез өлеш керткән VI Әмир. Ф Кәрим, Ә. Еники. Н Фәттах. Татарстанның изге туфрагына сонрак аяк баскан Ә Баян. Нил белән Иллар Юзиевләр. Р Гаташ Фәиз һәм Ләис Зөлкарнөевләр. Г Садә. Р Миннуллиннар милли әдәбиятыбызның якты йолдызлары дәрәҗәсенә күтәрелделәр. Казакьстан утызынчы елларда тагар сүз сәнгатенә икс олы талантны юллый—И Сәлахов һәм Н. Арсланов Икесе дә Күкчәтау шәһәрендә татар мәктәбендә, туган телләрендә белем алалар Хәзерге мөстәкыйль төрки дәүләтләренең берсендә булса да тагар мәктәбе бармы икән? Ә бит татар мәктәбе яшәгәндә генә телебез, милләтебез яшәр, әдәбиятыбызга да яшь көнләр килә торыр Тормыш-яшәеш шартларына бәйле рәвештә дип уйлыйм, талантлы татар егетләре- кызлары “син”нән "һин"гә күчеп, җмнел генә башкорт язучылары булып китеп. Уфада төпләнеп калуны кулайрак күрә башладылар
Әдәби әсәрне язуы укучыга җиткерүдән җинелрәк дип зарлансак та. халык күңеле тирәнлекләрен ипләгән талантлы әсәрнен басылмыйча калтаны юктыр Базар мөнәсәбәтләренә бирешмичә, хөкүмәт ярдәмендә Казанда Татарстан китап нәшрияты һәм "Мәгариф" нәшрияты заманча эшләп, азучыларыбыз мәнфәгатьләрен канәгатьләндереп киләләр Шулар белән беррәттән химаячеләр исәбенә дистәләгән нәшриятлар китап чыгарып ята. Сыйфат дәрәҗәләре төрле булуы аңлашыла Татарстан китап нәшрияты халык язучылары, шагыйрьләре Т Миннуллин. X Камалон, 111 Галиев. Ә. Баянов. Р Фәйзу.ллин. Р Харис. Р Миннуллимнармын күптомлыкларын затлы бизәлеш, яхшы кәгазьдә бастырып мәктәп китапханәләренә таратлы "Тере классикларыбыз" иҗаты, олы рухи хәзинәбез чигтә яшәүче милләттәшләребезгә лә барып җитсә, укучылары табылыр иле әле "Мәгариф" нәшрия1ынын "Балачак әдипләре "Хәзинә". “Милли әдәбият китапханәсе” кебек даими чыгып килгән серияләре әдәби башлыгыбыз белән таныштыруга, ал арны саклауга хезмәт итә Рухи байлыкны күрсәтә, күрә белү дә— һәр милләтнең балигълыгы, өлгергәнлеге билгесе
Гомер бакый бер-берсенең җылысын тоеп, һәрдаим аралашып, мөгаллимнәре, әдәби ачышлары белән уртаклашып, яшәгән төрки халыклар хәзер лингезләге кораблар кебек бер-берееннән ераклаша баралар. 1917 ел түнтәрелешенә кадәр торки халыкларның мәдәни һәм мәгърифәт н Мәккәсе булып Казан шәһәре торды Хәзер үзенә бәйле булмаган сәбәпләр аркасында онын бу олы миссиясе югала бара Торки телле галимнәрне совет чорында “Тюркология" журналы да очраштырып, берләштереп килде Хәзер аның турындагы мәгълүматны белгечләрдән генә алырга мөмкин. Ил, дөнья буйлап таралган татар галимнәрен ничек, ни рәвешле нкынай1ми була? Бәлки. Татарстан Фәннәр академиясе яисә Казан дәүләт университеты карамагында (яки икесе бергә) Югары аттестация комиссиясендә теркәлгән (ВАК) журнал чыгару турында уйлашырга кирәктер? Тагар, инглиз, рус телләрендә нәшер ителгән андый басма татар галимнәрен әзерләшеп, тел. әдәбият, тарих, фәлсәфә (нигездә гуманитар юнәлешле) кебек фәннәр яңалыкларын биреп барыр иле
Ниһаять. Татарстан Фәннәр академиясенең знинклопелия институты карамагында татар азучыларының энциклопедиясен төзүче бүлек ачу ихтыяҗы көн тәртибенә куелырга тиешле мәсьәләләрнең берсе дип саныйм Жәмәгать эше тәртибендә хәтта Тукай энциклопедиясен дә шешле югарылыкта, билгеләнгән вакытка башкарып чыга алмыйбыз. Бу изге эшкә алынган филология фәннәре докторы 3. Рәмиен хәзер ярга ташланган балык кебек бәргәләнсә дә. күпме генә тырышса да, бер үзе генә Тукай рухы алдындагы бурычыбызны үти алмаячак Ә бит юбилейлары уңае белән уздырылган фәнни конференцияләрдә Г Исхакый. Г Ибраһимов. М Жәлил энциклопедияләрен булдыру кирәклеге дә искәртелде III Мәржани. К Ндсыйри кебек шәхесләр хакында ла уйланырга вакыттыр
Безгә милләтебезне кечерәйтүче, мыскыллаучы алымнардан һәм коллык психологиясеннән арынып, үзебезне боек халык баласы итеп тоярга өйрәнергә кирәк Бу лөиьяла һәммә кеше кебек үк. һәр халык та үэснен батырлыгын.
өстенлеген күрсәтергә тырыша жяр йөзендә мәртәбәле урын даулый .—дип язуы белән М. Галиев хаклы. Ә әдәбият ул—үткәндәге бөеклекне, хәзерге халәтне күрсәтүнең иң үтемле чарасы Чыннан да. һәр милләтнең сау-сәламәт булуын, үз киләчәгенә өмет, үсә килгән буынга ышаныч белән каравын анын күнел көзгесе— әдәбиятының—дәрәҗәсе буенча чамаларга, мөмкин.