Логотип Казан Утлары
Шигърият

Дусларыма


Бөтен дөнья сагыш тулы, Сары сагыш төсе лә,—
Ник агачлар үз сагышын Ташлаган җир өстенә?
Җыйыйм дидем бу сагышны. Сыймады учларыма, Сыймады куш кулыма да, Сыймады кочагыма.
Карлар яуды, ап-ак карлар, Каплады яфракларны.
Сары сагыш өсләренә Кабат ак бәхет яуды...
...Җанга сары сагыш керде, Сарды бу хисләремне. Сагышларым яшьләр булып Каплады күзләремне.
Янар иде йөрәк дөрләп Сагышым учагында— Моң-зарымны уртаклаштым Иң якын дусларыма.
Алар юатты, таратты Булган барлык моң-зарым... Ап-ак бәхеткә тиңлимен Якын дусларым барын.
Мин дөньяны җәй дип кабул итәм
Кайберәүләр сыман, күлмәк киеп Тумасам да мәгәр бу җиргә.
Колач җәеп дәртле июль ае Каршы алган мине бирегә.
Мин яшәүне җәй дип кабул иттем Бу дөньяда җәйдә килгәнмен.
Тәүге тапкыр көлүем дә, бәлки. Кабатлаудыр кояш көлгәнен.
Көзләр юк ул, бу бит бары җәйнең Бер мәл ямансулап алуы.
Кар, салкыннар—җәйнең, усаллашып, Җиргә бераз тәртип салуы.
Усаллыкны да мин җәйдән алдым һәм җитәрлек алдым назларын. Кызганмамын җылым, туңганнарның Эретергә күңел бозларын.
Җәйлә тудым, шуңа күбәләктәй Канатланып очам еш кына. Балачакта тугайлардан җыйган Чәчәк исе сеңгән учыма.
Мин яшәүне җәй дип кабул иттем, Җәй дип кабул итәм кышын да,— Язмыш, рәхимле бул, бәхет эзлән. Күчеп йорми торган кошына...