Логотип Казан Утлары
Шигърият

ДИСБЕ ҖЕБЕ ӨЗЕЛГӘЧТЕН...


Тимерче әтиемә
Балта остасы син менә дигән. Коен куйган маһир тимерче... Безнең капка ябылып тормады: Зыя. атны дагалап бирче!
Тимерче һәм балта осталары Безнең нәсел гомер гомердән. Донья каты.
Бу малай да каты б> лсын диптер. «Чүкегәнсең* мине тимердән...
Дагалале. әти, Доньяны да.
Аяк асты бигрәк бозлавык. Тая-тая, көрәшеп яту әле Кошларда бар ирек, бездә юк...
Бу Мәскәүне дагалале, әти. Кайчакларда таеп киткәли. Авызлыгын кигертте дә, хәзер Алга бар син диеп типка ли..
Йә булмаса, малаеңа тапшыр Чүкеч, сандалларың бир әле.
Аяк асты яман тайгак һаман. Миңа да бер чыгар кирәге...
Зиннур ХӨСНИЯР (1%1) прозаик. *Гаң ата да кич була*. еТлзри кипше язмышлар». чТерсак сугышы» (роман) һ. б китап гар авторы Шигырьлзрс журиалыбы и)а беренче тапкыр басыла Казамда яши
Тормыш җыры
Онытылмый күрешүләр Былбыл кунган бакчада. Өч кенә көн узган кебек. Күпме сулар акса да.
Уалмасын, ватылмасын. Язмыш бәллүр пыяла.
Без пар бөркет кыяда Бу өч көнлек дөньяда.
Без пар бөркет кебек идек Тормыш дигән кыяда.
Үпкәләшеп нәрсә оттык Бу оч көнлек дөньяда?!
Ялгышулар, саташулар, Сабактыр ич сиңа да: Аерылышып ни җимердек Бу оч көнлек дөньяда?!
Ачы сүзләр, кайнар яшьләр, Ә ярату хыялда.
Саклыйк әле мәхәббәтне Бу өч көнлек дөньяда...
Сизәрсең әле
Елмаясың, көләсең син. Нигә сөям димисең? Мәхәббәтең юлга чыккан. Ник каршына килмисең?
Таң сызылгач, тәрәз ачып. Күк йөзләренә кара.
Килер бер көн. сизәр әле. Үпкәләп булмый ярга.
Җанымдагы ут-ялкынны Сизмисең икән, сизмә!
Көлалганда көл инде син. Моңая гына күрмә.
Йөрәккәен ялкын алгач. Үзе дә белер әле. Сердәшенә бик яшерен Сүз итеп сөйләр эле.
Басмалардан чыккан чакта Күләгәң суга иелә.
Әнә килә - көлә-көлә.
Чын сөю үзе килә!..
Көзге аерылышу
Очар кошлар бездән китеп бара. Әллә җитте инде көзләр? Аерылганда нигә шулай моңлы Карый икән синең күзләр?
Моңсу да шул, бигрәк ямансу да Бу җәйләрдән китен барыш... Аерылышу лар-кавышу лар. Шушыдыр ла безнең язмыш...
Мәхәббәткә озын гомер телик. Гаепләмик әле көзне.
Очар кошлар канат сынагандай Язмыш үзе сыный безне.
Моңсу да шул, бигрәк ямансу да Бу җәйләрдән китеп барыш. Аерылулар-кавышулар, Шушыдыр ла безнең язмыш...
Язлар безне кабат якынайтыр Артта калыр монсу көзләр Синең күзләр, кавышуны көтеп. Очар кошлар юлын эзләр...
Монсу да шул, бигрәк ямансу да Бу җәйләрдән китеп барыш.
Очар кошлар кайткан ямьле чакка. Якты язга илтер язмыш!...
Ямансылыйм. җирсием. Җирне ятып нснием.
Үз илләрем булмагачтын Ят җирләрдә нишлием?!
Илгә нигә татар кирәк. Орышка барасы юк.
Үз милләтен яклый торган Дәүләтле каласы юк.
Чит җирләргә чәчелгәннең Монда да рәхәте юк!.. Саклар иде, яклар иде Ханы бар, тәхете юк!...
Балалары таралган да, Җирнең мае таланган.
II кар1ана әти-әнн:
Малай маоҗа апкайткан.
Э кыз үзоәккә барган.
Эдип Әйди ничек түзсен. Сыкранмасын ник җаны! Чыгын киткән сәфәргә ул Эзләргә дип болармы.
Тәүфикъле! ең әйдәгәндер Тышыгыз җан рухыңны.
Тәүфикъ ӘйОигэ
Сине көтеп торган ласа Идегәйләр токымы!..
Дисбе җебе өзелгәчтен Хөрмәләре таралды. Берәмтекләп барлап чыктың Үксез кавем татарны.
Очып-очынып яшәдең Ышанып табасына.
Канат куйдың читтә йөргән һәр татар баласына.
Үзеңне дә язмыш куды Кавемеңне эзләтеп...
(Денсез ясаган хатаны Әйди йөрде төзәтеп.)
Күңел күзең яшьләнгәндер, ымлангандыр күзлегең, өрдең, күрдең, эзләп белдең Милләттәшләр күплеген.
Хәзер күңел сине эзли. Күбәләкләргә карап.
Читтә генә йөрисең күк Кардәшләреңне барлап...