Логотип Казан Утлары
Публицистика

Безнең күргәзмә


Абдулла Алиш
(1908—1944)
Шагыйрь һәм көрәшче Аблулла Алиш 1908 елнын 15 сентябрендә Татарстанның Спас районы Көек авылында крестьян гаиләсендә дөньяга килә. Бабасы—мулла, әтисе «у хуҗалык эшләре белән шөгыльләнгән Әнисе Газизә ! • шигырь һәм бәетләр чыгарырга һәвәс булган Хөр фикерле
хезмәт сөючән гаиләдә кечкенәдән үк зиһенле бата булып үсә. башлангыч (иптидаи) мәктәптә белем ата. Мәдрәсә, совет мәктәбе, педагогия техникумында уку елларыннан сон 1927 елнын җәендә Казанга килә, төрле жанрларда актив иҗат итә башлый
Ижаты: балатарөчен «Дулкыннар» (1934), «Ант» (1935).
«Минем абый» (1940) исемле хикәяләр. «Ана әкиятләре» (1941), «Әкиятләр» («Сказки», 1959) исемле җыентыклар Шулай да А. Алишны балаларның сөекле язучысы дәрәҗәсенә күтәргән жанр—әкиятләр Алар кызыклы итеп, музыкаль янгырашлы. сурәтләү чараларына бай, образлы тел белән язылган Муса Жәлилнен көрәштәше Совет хәрби әсирләренең яшерен оешмасы эшеңдә катнашканы өчен 1944 елнын 25 августында фашист палачлары тарафыннан гильотинада җәзалап үтерелә. 1966 елда ТР Язучылар берлегенең балалар әдәбияты өлкәсендә Алиш исемендәге бүләге булдырылды.
Әдипнең рәсемдәге бюсты туган авылы Көектә урнаштырылган (2001)
сл»*
Гариф Ахунов
(1925—2000)
Танылган әдип һәм җәмәгать эшлсклесе Гариф Ахунов 1925 елнын 18 сентябрендә Татарстанның Арча районы Өчиле авылында крестьян гаиләсендә туа.
Җидееллык белем азганнан сон. Арча педагогия училишесына укырга керә. Ватан сугышы башлану сәбәпле, укуы өзелеп, колхозда эшли 1952 елда Казан дәүләт университетын тәмамлаганнан сон. биш ел буе «Совет әдәбияты» (хәзерге «Казан утлары») журналы редакциясендә әдәби хезмәткәр, җаваплы секретарь вазифаларын башкара 1957 елны. Әлмәт шәһәренә күченеп, ун елдан аргык нефтьчеләр
арасында яши, булачак әсәрләре өчен аларнын тормыш-көнкүрсисшен өйрәнә 1963-68 елларда язучыларның Әлмәт бүлеген житәкли
Төп иҗаты: -Хәзинә» (1963. Свсрдловск киностудиясендә 1977 дә шул исемлә нәфис фильм да төшерелә). «Хуҗалар» (1968) романнары. «Чикләвек төше. (1973) повесте. «Идел кызы» дилогиясе (1978- 1986). М Шолоховның «Тын Дон» романын татарчага тәрҗемә итә
«Казан утлары» журнал ымын баш мөхәррире (1971-74). ТАССР Я тучылар берлеге рәисе (1974 1984). СССР Язучылар союзы идарәсе сәркатибе (1980-85) Татарстанның халык язучысы, республикабызның Г Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты
Альфрет ӘБДРОШИТОВ