Безнең календарь
Сәхаб Урайскийның тууына 90 ел
Татар әдәбиятында үхтәренен лирик шигырьләре-жырлары белән матур эз калдырган шагыйрьләр байтак. Шуларнын берсе—Сәхаб Урайский. Үз чорының җырчы шагыйрен жыр-мон яратучылар «Син кайтмадың», «Өй артында шомыртым», «Яз килде» һ. б. халыкчан жырлары аша танып беләләр иде. Иясенең вафатына инде байтак еллар узса да ул җырлар әле дә яши, яратып җырлана, яратып тынланыла.
Дөрес, яшьлеге инкыйлап чорларына туры килгән егетнең башлангыч чор иҗатын нигездә комсомол яшьләр темасына язылган язмалар алып тора. «Давыллар аша поэмасы», «Сәрвиназ», «Исемегез җырда яңгырасын» шигырьләре шуның ачык мисалы.
1907 елның 21 декабрендә Самара губернасының Мәләкәс өязе (хәзерге Ульяновск өлкәсенең Иске Майна районы) Иске Кызылсу авылында ярлы крестьян гаиләсендә туа ул. Яшьли ятим калу, ярлылык сәбәпле башлангыч белемне үз вакытында алырга да мөмкин булмый аңа Белемгә тартылу С. Урайскиины Самара шәһәрендәге татар-башкорт педагогия техникумына алып килә (1927-30). Аны тәмамлагач, ике ел Урта Идел буе татар совет-партия мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укыта. Татар әдәбияты укыту белән берлектә анын үзенең дә күңелендә әдәби эшкә тартылу, тагын да ныграк әдәби мохитгә кайныйсы килү теләге көчәя бара, ул Самара шәһәрендә татар телендә чыгып килүче «Колхозчы» исемле өлкә газетасына әдәби хезмәткәр булып эшкә күчә (1932-38). Әдәбият өлкәсендә белемен арттыру максатыннан СССР Язучылар союзы һәм комсомолның Үзәк Комитеты каршында ачылган әдәби курсларда укып кайта (1934-36).
1938 елда Сәхаб Урайский Казанга килә һәм «Яшь сталинчы» (хәзерге «Татарстан яшьләре») газетасына эшкә урнаша. Ул чор кешеләренең күбесенеке кебек 1941- 45 еллар С. Урайский тормышында да армия, дәһшәтле сугыш афәтләре, орден- медальләр белән бәйле. Армиядән кайткач та С. Урайский әдәби эшчәнлегеннән туктамый, шул газетада озак еллар эшләгәннән соң Татарстан китап нәшриятының яшьләр-балалар әдәбияты редакциясендә редактор була.
С. Урайский әдәбиятның башка тармакларында да үзенең каләмен тутыктырмый. Хезмәт кешеләренең фидакарьлеген тасвирлаган очерк-язмалары, иҗатташ дусларының әсәрләренә карата язган мәкалә-рецензияләре. тәрҗемә әсәрләре белән дә матбугатта еш күренә. Шулай ук балалар әдәбияты да анын игътибарыннан читтә калмый. Балалар өчен язылган «Пионерлар җыры» (X. Вәлиуллин муз.), «Укырга» (С. Сәйдәшев муз.) һ. б. жырлары белән нәниләрне сөендерә.
Үзенең илле еллык гомеренең яртысыннан артыгын әдәбиятка багышлаган Сәхаб Урайский 1957 елның 15 февралендә вафат була. 1939 елдан СССР Язучылар берлеге әгъзасы.
Сәет Шәкүровның тууына 80 ел
Сәет Шәкүров татар драматургиясенә бай тормыш тәҗрибәсе белән килә. Тумышы белән Балык Бистәсе районыннан булган егетнен беренче әсәрләрендә ук ясир. авыл кешеләре тормышы зур урын алып тора Хәер, туган елы да бит дәһшәтле еллар (1917 елнын 14 декабре), аннан сонгы үзгәрешләр ан-белем. тормышка караш формалашуында зур этәргеч булгандыр
Авылда укытучы гаиләсендә туган Сәет урта белемне Казанда ала. 1934—1938 елларда исә театр техникумында укый Армиягә алынганчы Сәет Шәкүров. алган белеменә тугры калып. 1942 елга кадәр төрле театрларда актерлык хезмәтен башкара Аннан армия—1943 елнын җәенә кадәр Ленинград хәрби ветеринария училищесында укый Сугышка җибәрелеп, башыннан ахырына кадәр катнаша, нык кына контузия ала. сугышта күрсәткән батырлыклары өчен Кызыл Йолдыз орденына һәм медальләргә лаек була
1946 елда сугыштан кайткач та С' Шәкүров актерлык хезмәтен ташламый, төрле театрларда, шул исәптән Г Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында да уйный. 1959—1964 елларда исә Казан шәһәрендәге Мәдәният сарайларынын үтешчән сәнгать коллективларында җитәкче вазифасын башкара. Г. Камал театрынын баш администраторы, 1975 елдан алып пенсиягә чыкканчы (1979) Республика күчмә театрынын директоры булып эшли
Сәет Шәкүровнын әдәби иҗат эшчәнлеге сугышка кадәр ук башлана Беренче ижат тәҗрибәләреннән булган «Орденлы Касыйм» пьесасы 1938 елла күмәк җыентыкта дөнья күрә. Ул шулай ук проза жанрын да чит итми Ни сәбәпледер, Сәет Шәкүров озак вакытлар ижат итүдән гуктап тора. «Тормыш бусагасында» исемле драмасы бары тик егерме елдан сон гына дөньяга туа һәм 1958 елда Минзалә театры сәхнәсендә куелып, тамашачылар тарафыннан яратып кабул ителә
1960 елларда инде Сәет Шәкүров танылып килүче драматург булып формалаша Илебезнен төрле геатр сәхнәләрендә әсәрләре зур уңыш белән бара Шулардан бигрәк тә «Зөһрә йолдыз». «Карт гашыйк». «Уракчы кыз». «Мәхәббәт газабы». Тагар дәүләт академия театрыңда куелган «Туган туфрак*. «Тол хатыннар, тат кызлар» пьесалары тамашачыларның яратып карый торган спектакльләренә әйләнә
Сәет Шәкүров аеруча трагедия жанрын үз игә. Үзе дә тәҗрибәле акгер һәм театрда күп еллар эшләгән кеше буларак, теагрнын эчке дөньясын яхшы тоемлый Анын сәхнә әсәрләрен артистлар телән, яратып уйныйлар Ул заман сулышын тирән гоеп. тормышны яхшы белеп ижат итә Фашизм алып килгән бәхстссзлекләрне үз күзләре белән күреп, сугышның эчендә үзе булып кайтканга фаҗшаләрне бөтен тулылыгы белән әсәрләрендә яктырга ала Авторга бигрәк тә «Туган туфрак» пьесасы танылу алып килә. Пьесада кешеләр язмышы, аларның киләчәккә, матурлыкка омтылуы омтимистик рухта сурәтләнгән Ул гатар драматургиясендә туган илгә, туган туфракка мәхәббәг тәрбияләүче җитди әсәр буларак урын ала
Татар театр сәнгатен үстерүдәге хезмәтләре өчен С Шәкүров 1970 елла Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре дигән мактаулы исемгә таск була Ул- 1970 елдан СССР Язучылар берлеге әгъзасы 1989 елда вафат була