Логотип Казан Утлары
Публицистика

Берлекнең яңа әгъзалары


Илшат Вәлиуллин
Илшат Әхәт улы Вәлиуллин (Илшат Вәлиулла) 1967
елны Яшел Үзән районының Олы Ачасыр авылында туа.
Урта мәктәпне тәмамлагач Казан университетының
филология факультетының татар теле һәм әдәбияты
бүлегенә укырга керә.
1985—1988 елларда Тын океан Хәрби Диңгез
Флотында
хезмәт итә.
Армиядән кайткач университетта укуын читтән торып
уку бүлегендә дәвам итә һәм тәмамлый.
Бер үк вакытта башка профессияләрне дә үзләштерә
һәм төрле эшләрдә (заводларда, сәүдә өлкәсендә,
төзелешләрдә һ. б.) эшли.
1984-85 елларда шигырьләре белән сәхнәләрдә, әдәби
радиотапшыруда чыгыш ясый. Студентларның «Әллүки*
әдәби түгәрәге эшендә актив катнаша. Армия сафларында хезмәт иткәндә әдәби
стенгазета эшчәнлегенә үзеннән өлеш кертә.
«Татар декадансы» дигән беренче әдәби мәкаләсе «Татар Иле» газетасында
(1994
ел) һәм «Идел» яшьләр журналында (1995 ел) басыла.
Шул чордан башлап Илшат Вәлиуллин (Вәлиулла) үзенен мәкаләләре белән
«Яшел Үзән». «Шәһри Казан», «Ватаным Татарстан». «Татарстан яшьләре»
газеталарында һәм «Казан утлары», «Идел» журналларында басылып килә.
Анын үз әдәби иҗатына багышланган мәкаләләр «Звезда Поволжья» газетасы,
«Казан утлары» журналы битләрендә урын алды.
2004 елны Илшат Вәлиуллиннын (Вәлиулланың) эсселәр, әдәби тәнкыйть
мәкаләләрен туплаган «Мәңгелек Бәхет эзләреннән» дигән тәүге китабы дөнья
күрде.
2006 елда исә әдәби тәнкыйтьченең «Һәр шагыйрь—бер дәрья» дигән икенче
китабы басылып чыкты. Бу китабында автор барыннан да элек татар әдәбиятының
бүгенге әйдәп баручы шагыйрьләре Р Фәйзуллин, Р. Гаташ, Р Әхмәтжан,
Л. Шагыйрьжан турында сүз алып бара, алар ижатына хас әдәбн-фәлсәфи
үзенчәлекләрне ачарга омтыла.
Кабул итү комиссиясе карары нигезендә (тәкъдимнамә язучылар—Рәдиф Гаташ,
Рифат Сверигин. Газинур Морат) Татарстан Язучылар берлеге идарәсе Вәлиуллин
Илшат Әхәт улын (Илшат Вәлиулла) Язучылар берлегенә әгъза итеп кабул итте.