Логотип Казан Утлары
Публицистика

АВЫЛЛАРЫБЫЗ ТАРИХЫ


Айдар авылы
Айлар авылы Зеленодол районында, район үзәге Зеленодол шәһәреннән—45. Төрләмә тимер юл станциясеннән 14. Козловка пристаненнән 26 чакрым ераклыкта урнашкан.
Тарихи чыганакларда, халык авыз ижаты әсәрләрендә Айдар авылы атамасын шактый еш очратырга туры килә.
Айдар авылы, күрәсен, Казан ханлыгы чорында да булган. Ул Е.И Чернышев жыеп чыгарган тарихи исемлектә Ходарова-Айдарова дип бирелгән Д.А.Корсаковның тарихи хезмәтендә дә Айдар авылы искә алына Авылда XVIII йөздә ясак түли торган тагар һәм 43 керәшен татары яшәгән А Артемьсв хезмәтендә (1866) Айдар авылындагы 94 хуҗалыкта 294 ир-ат һәм 307 хатын-кыз яшәгәнлеге күрсәтелә. Бер мәчет эшләгән. 1898 елда Айдар авылында татарлар көн күргәне билгеләнә. 1908 елга авылда 936 кеше яшәгән.
Татар шәҗәрәләрен тикшерүче белгеч, филология фәннәре докторы. Татарстан Фәннәр академиясенең Г Ибраһимов исемендәге Тел. әдәбият һәм сәнгать институты баш гыйльми хезмәткәре Марсель Әхмәтжанов 14 буыннан тора торган Күгәй би шәҗәрәсен беренче тапкыр фәнни әйләнешкә кертте Галим бу шәжәрәнен өч варианты барлыгы гурында яза Күгәй авылыннан табылган 3 Әдиатуллин вариантының гөп нигезе түбәндәгедән гыйбарәт Казан бик -> Күгәй би -> Исәнбулат—Сөләйман -> Акбатыр -> Зәйни -> Әхмәди -> Солтан -> Әмир -> Хәйбулла -> Әдиатулла (1885—1975)-Хатип (1929) -> Рифаг Шәжәрәнен телдән сөйләнгән легендасы бар. 1390 нчы еллар тирәсендә дүрт агай-эне Әрә суы тирәләренә килеп утыра Аларнын өлкәне Күгәй би исемле булып, калганнары Күгеш би, Айдар би һәм Ислам би дип аталганнар Боларнын һәрберсе үз исеме белән авыл нигезләгән Күгәй би—Күгәй авылын. Күгеш би—Күгеш авылын. Айлар би—Айлар авылын. Ислам би—Ислам (Слам) авылын
XX Йөз башында Айлар авылында ике мәхәллә була XVIII йөз ахырында оешкан беренче мәхәлләдә 399 ир-ат. ә икенчесендә 205 ир-ат исәпләнгән
Беренче мәхәллә мәчете 1878 елла төзелә Ана имам-хатиб итеп 1852 елның 4 сентябрендә Шаһиәхмәт Сәгыйтов билгеләнә 1880 елнын 8 мартында аны Гарифулла Шаһиәхмәтов алыштыра (1858 елнын 17 гыйнварында ту тан)
Бүгенге көнлә үзгәртеп төзелгән хәлендә икенче мәхәглә мәчете сакланып калган Яна мөчетнен проекты губерна хакимияте тарафыннан 1901 елнын 4 августында раслана Шул ук елны бу агач мәчет төзелеп бетә 1903 елның 24 июлендә генә икенче мәхалләнсн имам-хатибы итеп Кәлимулла Шаһиәхмәтсв рәсми рәвештә билгеләнә (1865 елнын I февралендә туган)
Авыл атамасы ни анлата сон?
Айдар авылы исеме Нугай Урдасы татарлары этнонимы «айдар*га мөнәсәбәтле рәвештә барлыкка килгән Авыл янында Иске йорт дип аталган урын бар Айдар авылы элек шушы урынла. Байди ермагы тирәсендә була Бервакыт урманда кемдер куш имән кисә У л имәндә кыргый умарта кортларының оясы булган икән Бал кискән урыннан агып чыгып, шундагы бер чишмәгә агып төшә Авыл кешеләре чишмә суы баллы дип уйлыйлар һәм Айдар авылы халкы шушы -Баллы чишмә-
Дмачы. Һчшы журналның ?006 е.иы в санында
янына, хәзерге урынына күчеп утыра. Бу чишмәнең сере шуннан соң гына ачылган, имеш.
Чынлап та һәр чишмәнең үз дөньясы, үз эчке халәте була. «Чишмә» сүзендә ук табигать куенында бара торган ниндидер тылсымлы күренешләр чагыла сыман. Безнең бабаларыбыз су һәм чишмә-чыганаклар дәрәҗәсен юкка гына ата-ана хакы кадәр дип карамаганнар. Чишмәләр—су башы. Судан башка тормыш юк. Чишмә башларын чистартырга баба-әбиләребез аруланып, чиста киемнәр киенеп барганнар. Торак-авылларны су буйларына, чишмә-кизләү эргәсенә корганнар.
Шушы авыл кешесе Айдар Зариповта саклана торган истәлектә авыл оешу турында түбәндәге вакыйгалар хикәя ителә. Айдар авылының башта кайда утырганы ачык мәгълүм түгел.
«Хәзерге Күгәй авылы юлы белән Бурсык елгасы арасында, Күгәй авылы чигенә якын урында бер кизләү чыккан. Тигез җирдә урыны билгеле булып тора. Элек авыл нәкъ шушы урында урнашкан булган да инде. Ул заманнарда авыл тирә-юне гел урман булган. Безнең көннәргә Нарат асты дигән исеме калган. Су тегермәне артында. Тимеркәй чалуыннан ары Күгәй авылы җирендә Иске зират наратлары бар. Без белгәндә имән буралары да исән иде әле. Безнең Айдар бабай белән Күги би, Күгеш би бертуган, диләр. Кайберәүләр Әрә авылын да безнен Айдар бабабыз белән бертуган шәхес нигезләгән дип әйтәләр.
Бу Иске зират, Иске йорт урынына Айдар бабалар шәһре Болгар тузган вакытларда яки Казандагы сугышлар заманында яудан качып килеп утырганнардыр. Әрәнен суы мул, тирә-юне аулак, болынлык һәм урманлык булган». Бу чыганакта язылганча, Айдар авылы 1721 елда, ягъни беренче ревизия вакытында теркәлгән.
Наҗия Борһанова мәгълүматларына күрә, Айдар авылы халкы күршедәге Күгән. Күгеш. Татар Исламы һәм Тау иле авыллары кешеләре белән июнь башларында күңелле итеп Йуа уйыны җыены үткәргәннәр. __
Авыл халкы хәтерендә «Келәү боткасы» яисә «Йорт боткасы* дип аталган гореф- гадәт, ырым-йолалар белән бәйләнешле ривайәт сакланган. Бу ботка йорт ияләре өчен борайдан пешерелә икән. Ашаганда сөйләшмичә ашыйлар икән.
Элек келәүне, бер капчыкка төрле сөякләр, ат башы сөякләре тутырып, келәтләргә, сарай-абзарларга, чормаларга асканнар. Келәүнен тиюенә ышанганнар. «Келәве көтә» дип, ана атап чат урыннарга акчалар ыргытканнар. Элекке вакытларда келәү асмаган кеше белән «келәвен дә юк синен» дип кычкырыша торган булганнар. Айдар авылында Сәгьдиева Фәгыйлә апанын бүгенге көндә Чувашстан җөмһүриятенең Кармыш авылында яшәүче 18 яшьлек бер туганының күзенә Фәгыйлә апалар бакчасында ботак төртелә. Шул көннәрдән бирле ул «Келәү тотты» дип ышанып яши. Ел саен күзенә ботак кадалган урынга май аенда борынгы бакыр акчалар китереп ташларга тырыша. Келәү дип ташланган акчаны алган кешеләргә келәү зарар эшли дип ышанганнар.
Фәгыйлә апа сөйләвенә караганда, Айдар авылында келәү аскан кешеләр күп булган әле. Эзләсәң, бәлки, бүген дә очратырга мөмкиндер.
Авыл халкы, әйтерсең лә, табигать белән бергә аерылгысыз берләшеп яши. Авыл янәшәсендә атамаларга лаек урыннар күп.
Айдар авылында композитор Сара Садыйкованын ире Газиз Вәлитов (Айдарский) туып-үскән. Айдарский фамилиясен ул туган авылына нисбәт алган, һәрберсенең тарихына карата халык хәтерендә нинди дә булса ривайәт-истәлек сакланып калган.
Авыл янындагы Шәм күлен Билалетдин бабай болай тасвирлады: «Аның суы бик салкын. Тирә-юне элек тоташ кара урман булган. Аның яныннан узганда шәм яндырып кына үткәннәр. Адаштырган, имеш».
Жиде кыз күленен дә үз тарихы бар Тешләре сызлап үлгән җиле кыз күмелгәнгә күрә күл шундый исем алган Ә менә кайчандыр булган сугышның корбаннары күмелгән урын Үзән дип аталган.
Авыл тирә-юнендә чишмә-кизләү, ерым-ермаклар, чокырлар һәм басу-ышналар байтак.
Әрлән кизләве. Әрлән казыган урында су чыккан, шуның өчен кизләү Әрлән кизләве исемен йөртә.
Гөбе ермагы Чат чокырындагы ермакка су алыр өчен гөбе куйганнар Атама шуна нисбәтән бирелгән
Авыл кырыенда гына чишмә ага. Аны Шәриф чишмәсе дип атыйлар.
Чокырлардан Пати чокыры. Сахалин чокырын атарга мөмкин
Шулай ук авыл янында Аэродром басуы. Урман басуы. Шалкан ышнасы һ. б. бар.
Авылга якын гына урындагы тауны Биектау дип атыйлар Бу урында аерым- аерым ике тау тора. Алып бабай икс аягыннан да чабатасын сатып туганын каккан, шуннан тау хасил булган дип сөйлиләр.
Зираг янында колхознын корт бакчасы бар Корт бакчасында алмагачлар күп Май айларында бакча ап-ак чәчәккә күмелә
Бакчаны узгач бер зиратка килеп чыгасын Хатык аны Керәшен зираты дип атый Электә авыл көчләп чукындырылган булган, ләкин халык зур көч куеп яналан мөселманлыкка кайткан
Авыл элек-электән үк Такмакчы кушаматын йөртә. Халык төрле вакыйгаларга багышлап такмак чыгарырга яраткан
Авыл халкы табигый газдан файдалана, юл күтәртелгән Ал баба станциясенә кадәр маршрут автобусы йөри Мәдәният йорты Айдар белән Күгеш авыллары арасына урнашкан, кибет һәм мәктәп бар
Революциягә кадәр авылда 2 мәчет эшләгән Шуларнын берсендә мәлрәсә урнашкан булган.
Хәзер авылда мәчет салганнар Халык зиратны кннәйткән. тирә-юнен тотып алган.
Авыл зураюга таба йөз тота Ләкин яшьләрнең күбесе шәһәрләргә китеп урнашуны кайгырта. Авылда эш юк.
Айдарский (Вәлитов) Газиз Исхак улы (1898—1933)—актер, режиссер. Ул 1922- 24 елларда Казанда Беренче үрнәк театры артисты (1926 елдан Татар академия театры). 1924—1933 елларда Мәскәү үзәк татар эшче театрының баш режиссеры була.
Арбор (Урбар) авылы
Арбораныды Балтач районында, район үзәге Балтач авылыннан—28, Шәмәрдән тимер юлы станциясеннән 52. Малмыж пристаненнан 48 чакрым ераклыкта урнашкан.
Арбор (Урбар) авылы халкы 1873 елның 19 марг датасы белән «Аграрның вопрос и крестьинское движение вТагарии XIX века» (М.-Л.. 1936) дигән тарихи чыганакта үз балаларын урысча укытуга каршы чыгуларына нисбәтән телгә алына
Авыл зыялыларга ла бай булган Шуларнын берсе мелла Үгәын бине Уразмәг әл-Урбари турында Шиһабетдин Мәржани мондый сүзләр яза «Малмыж өязе Урбар авылы әһалиясеннән. Халык арасында яхшы исеме һәм даны таралган кеше иде Мелла исеме белән йөртелеп, галимнәр рәтендә саналса да. мелла булып торган кеше түгел. Мәмләкәт кануннарын, дәүләт тәртипләрен яхшы белүче, тирән акылы белән танылган, дөньясы кии һәм тормышы бай кеше була. Авырлыкка очраган һәр кеше ана киңәшкә килгән. Гомеренең ахырында хаж кылырга кызыгып, берничә бәет язган. Хәзерге көндә сакланып калганы шушы:
һ'ичке.1 инде. и Үтлган.
Айрык сүзне < «агама (айрык—булмастай)
Бервакыт Ташкичү авылында тегермән тоткан Ашыт суын Давыт чишмәсенә кадәр байтак жирсрып китереп, шу I урынга тегермән салучы да шушы зат икәнлеге халык арасында билгеле 1221 (1806) елда Урбарда вафат булган.
Олылар сүзенә караганда. Арбор авылына беренче кешеләр Мәмсә. Кснәр авылларыннан. Бәдөбәй өязеннән. Алатыр якларыннан килгәннәр Урнашырга
урын карап кайткан кешеләр басуларга менәр өчен үре лә бар дип әйткәннәр Күчеп килгән кешеләрнең берничәсе хәзерге Садыйков Гайнаннар йорты урынында яшәгән. Ул вакытта Арборнын тирә-ягы сазлыклы урман булган. Килеп урнашучылар урманны чистартып йортлар төзегәннәр. Арборнын Чепья ягындагы очына килеп утырган удмуртлар соңыннан ислам диненә күчкәннәр. Татарларга кадәр бу тирәдәге Утар елгасы буенда марилар яшәгән. Татарлар мариларны Мешан куаклыгы дип йөртелгән куаклык янына күчереп утыртканнар. Марилар анда шактый озак яшәгәннән сон гына, су булмаганлыктан хәзерге Помасьял авылы тирәсенә күчкәннәр. Арбор халкы Лоб авылы барлыгын елга буенча агып килгән йомычканы күреп кенә белгәннәр дип сөйлиләр. Бу мари авылынын икенче исеме— Мари-Арбор.
Элек Арбор авылы очларынын исеменә нисбәтле рәвештә берничә төрле атап йөртелгән: Арбор. Мөнигәр. Мешан. Бикбулат, һәр очнын үз зираты булган. Бер оч зиратына икенче оч кешеләрен күмү гадәте булмаган. Хәзер авылның бер очы булган Мөнигәр элек үзе аерым авыл, аерым колхоз булып йөргән. Ул Арбор авылыннан соң барлыкка килгән.
Мөнигәр Үтәгән кушаматлы алпавытның патшадан бүләккә алынган жир булган Ул кеше урыс патшасынын ниндидер бик кирәкле хаҗәтен үтәгән. Жир сорагач, патша ана Гоньбалан 500 гектар урман. Малмыжлан 500 гектар болын, Мөнигәрдән 500 гектар жир бүләк иткән. Бу жир—урманнар анын варисларына буыннан-буынга күчеп килгән. Үтәгәннең бер кияве Казанда кунакханә хужасы—мешан була. Мещаннын ятим калган баласы шушы җирләрдә үсә. Хәзер ул җирләр Мешан җире. Мещан куаклыгы дип атала. Соңыннан Мещан җирләренең Карашай нәселенә тиешле бер өлешен сатканнар Октябрь инкыйлабына кадәр бу 300 гектар җир Йөрек авылының Хәмидуллин Гыйззәтулла дигән кешесе кулында була. Арборда ул тегермән дә тоткан. Арбордагы хуҗалык эшләрен Курамьял авылынын Шәм-семөхәммәт исемле кешесе башкарган. Анын Малмыж. Уфа, Төмән һ. б. шәһәрләрдә заводлары булган.
Авылда алпавытлар булмаган, җир дәүләтнеке исәпләнгән. Жирдән файдаланган өчен халык хөкүмәткә имана салымы түләгән. Халык игенчелек белән көн күргән, ә хезмәт кораллары сука белән тырма булган. Авылның 30-35 процент кешесе атсыз крестьяннар булган. Алар хәллерәк авылдашларына ялланып эшләргә мәҗбүр булган. Авылда староста булып Серафим Петрович эшләгән. Чепья авылында хәзер дә аның нәселе яши.
Инкыйлабка кадәр жир ир балаларга гына бирелгән. Үз җирләрен игәргә көчләре җитмәгән ярлы крестьяннар урта һәм бай хәллеләргә хезмәткә ялланганнар.
Авылда, хәзерге Кәтәй урманы буенда, бер хатын салдырган поташ (үсемлек көленнән табыла торган ак селтеле матдә) заводы һәм бәз суга торган фабрика булган Аларда тирә-як авыллардан һәм шул исәптән Арбордан да килеп эшләгәннәр.
Николай патша заманында армиядә 25 ел хезмәт итүчеләрнең саны авылда өчәү. 1904-05 елларда Япон сугышында катнашучылар унбер булган. 1914-17 еллардагы беренче бөтендөнья сугышында авылның ир-егетләре күп катнашкан
Инкыйлабка кадәр авылда укый-яза белүчеләр санаулы гына булган, русча белүчеләр бөтенләй булмаган
Волостька акча алырга яки башка эш белән килүчеләр һәм Арбор халкының күбесе, русча кул куя белүче Габбасов Зәкине 5 әр тиенгә яллап кул куйдырта торган булганнар.
Элек Арбор авылы волость үзәге булган. Аны Вятка губернасы. Малмыж өязе Арбор волосте дип атаганнар. Волость 33 авылны берләштергән. Хәзерге мари, татар авылларының кайберләре Апаз, Пөшәнгәр. Мирҗәм яклары Арбор волостена кергән Волость 1900 елларда оештырылган дип исәпләнә.
1738 елда Арборда мәктәп-мәдрәсә төзелә. Аны Кенә авылыннан Мозафаров дигән бай салдырган. Соңыннан Мөнигәр һәм Чепья очларында да мәктәпләр ачыла Аларда Садыйк, Зариф, Гәрәй муллалар, Фәләхетдин. Йосыф хәлфәләр укыткан. Авылда китапханә яки хастаханә булмый. Яшьләр мунчаларда җыелып кич утыралар,
олылары кунакка киткән өйләрдә аулак өй ясыйлар Берничә врач эшли торган хастаханә күрше авыл Чепьялә генә булган.
1893 елны авылда ачлык була һәм шуннан сон Арбор халкы төрле якларга тарала башлый. 1887—1900 еллар аралыгында авылдагы 300 хуҗалыктан 240 ы гына кала. Халыкнын 20 проиенты бик ярлы, бары тик тавык һәм кахзары гына була. 50 проценты—урта хәлле. 30 проценты тирәсе мул тормышлы була.
Авылда совет хакимияте 1918 елны төзелә Мал мыж өязеннән килеп Арбор волосте идарәсендәге кешеләрне алыштыралар Авылда старосталар бетә. Анын урынына ярлылар комитеты төзелә.
Авылдагы совег хакимиятенен беренче бурычы халыкка белем бирү, аны агарту була Концертлар куела, театрлар уйнала башлый, клуб һәм китапханә ачыла. 1933 елда клуб авыл зираты янына салына. 1949 елда гына ул урамга төшерелеп төзелә Аны Зәкиев Мәгъсүм авыл советы рәисе булып эшләгәндә салалар. Ин беренче клуб мөдире булып Фахлыев Каюм эшли Авылда мәктәп ачылгач беренче укытучы Хәлиуллин Жәват була. Гражданнар сугышы Вятка буена килеп житсә дә. Арборга килеп җитми Бары продотрядлар гына килеп әйбер җыйнап китәләр. Сугышка бик күп ирләр китә һәм күбесе һәлак була.
Октябрь революциясеннән сон да әле һаман сука белән сөрү, кул белән чәчү була. Ашлык аз күләмдә җитештерелә. 1927 елда авылдагы 11 хуҗалык колхозга берләшә һәм алар Өншенәр буена күчеп утыралар Колхознын 10 аты. 5 сарыгы, эш кораллары һәм шул тирәдә жирс дә булган. 1930 елда азар авылга кайтазар һәм калган хуҗалыклар белән кушылалар, атларны һәм имана җирләрен берләштерәләр. Колхоз 3 бригадага бүленә, һәр бригаданын 15 аты була. Шулай ук 150-200 баш дуңгыз да асрыйлар.
1924 елда Әкбәров Әкбәр. Гарипов Зариф. Гайсин Йосыф беренчсләрдән булып партиягә керәләр. Авылда партия эше җанланып китә. Ячейканың сәркатибе булып Әкбәрсв Әкбәр эшли. Комсомол оешмасы 1927 елда төзелә. Секретарь Мөхәммәтшин Салих була.
1944 елны колхоз 4 өлешкә бүленә «Партизан». «Социализм». «Днепр». «Татарстан». 1950 елда алар иналан берләштерелә һәм колхоз «Татарстаннын 30 еллыгы» дип Йөртелә башлый 1964 елда колхоз күршедәге «Трул» колхозы белән кушыла.
Бәген ил халкы белән бергә Арбор халкы өчен дә Ваган сугышы җитди сынау була Сугышның беренче көннәреннән үк ир-атлар фронтка китә. Авыл хуҗалыгындаг ы тормыш йөген тарту хатын-кыз. бала-чага, картлар җилкәсенә төшә 1942 елда авылда җидееллык мәктәп ачыла. Сугышта авылнын 113 кешесе башын сала. Кире әйләнеп кайтучыларның саны 93 кеше була
Дәһшәтле сугыш еллары артта кала. Ләкин җимереклек, ачлык-ялангачлык, ятимлек шактый дәвам итә әле
Югарыда әйтелгәнчә. Арборда төзелгән «Татарстаннын 30 еллыгы* исемле колхоз күршедәге «Труд* белән кушыла «Труд*кл Чспья. Тагашур. Иске Челья. Янгырчы. Улисьял. Мельничный авыллары кергән 1964 елла бу исемлеккә Арбор авызы да өстәлә. Авылда бары бригада гына кала. 1972 елда «Труд» рәисе итеп Зәкиев Билсур сайлана. 1979 елнын 5 маенда Арбор «Труд-тан аерыза һәм «Ударник» казхозы булып үзбашка яши башлый Б илсур Зәкиев «Ударник* колхозына рәис итеп күчерелә
Арборда бригада йорты, сигезьеллык мәктәп, кечкенә кибет, клуб биналары гына була Акрынлап бирелә төзелеш җәелеп китә Шифалы яңгырдан сон барлыкка килгән гөмбәләрдәй берәм-берәм кибег. идарә үзәге гараж, тегермән, амбарлар, сөт комбинаты, почта, медпункт, урта мәктәп, балалар бакчасы, китапханә биналары калкып чыга. Авыл үсә. яна йортлар төзелә Хуҗалыкта укыган яшь белгечләр эшли башлый. «Ударник* колхозы район буенча беренче урыннарны алгаласа да. гомумән, урта сафларда бара
Хәзерге вакытта авылда халыкка яшәү өчен унай шартлар булдырылган Юлларга асфальт түшәлгән, өйларнен барысына ла газ кертелгән Халык сарай тутырып мал-туар асрый
Биредә бүген 167 хуҗалык исәпләнә, аларда 656 кеше яши. Колхозда эшләүчеләр саны 200 дән артык. Авылда мәктәп, балалар бакчасы, мәдәният йорты, кибет гөрләп эшли.
Авылнын исеме каян барлыкка килгән?
Авыл иңкү урында урнашкан. Авылнын сул ягыннан гау булса, каршы яктан да үргә күтәрелергә кирәк. Олылар сөйләвенә караганда, шуна да авыл «үре бар», ягъни Урбар дип атала. Соңыннан ул Арбор дип йөртелә башлый. Арбор (Урбар)— саф татар авылы. Драматург Мирхәйдәр Фәйзи күршедәге Шода авылында яшәгәндә язган истәлекләрендә: «...без Урбарнын Түнтәр юлыннан пар атларда җилдереп менеп киттек. Гөрләп үскән игеннәр ат дугасын күмәләр иде...»,—дип авылны матур әдәбиятка кертеп калдырган.
Арбор авылы табигатьнең гүзәл бер почмагына утырган. Тирә-ягы калын урманнар. Тау битләреннән, урман аланнарыннан челтер-челтер чишмәләр ага. Һәр урманның, болынның, елга-инешнен, чишмә-кизләүнен. саз-күтернең үз исеме бар.
Кәтәй урманы. Авылда борынгыдан яши торган бер нәселне кәтәйнекеләр дип йөртәләр. Күрәсең, бу урман аларнын борынгы бабаларыныкы булгандыр. Урманда, ел да сабан туенын икенче көнендә «Урман сабан туе» үткәрелә, һәр гаилә туган- тумачасы, кунаклары белән көне буе табигать кочагында ял итә. Урмандагы челтерәп агучы чишмә дә Кәтәй чишмәсе дип йөртелә.
Фәхри урманы һәм Фәхри чишмәсе. Фәхри исемле кеше чишмә казыган һәм анын тирә-юненә агачлар утырткан. Агачлар үсеп, шактый зур урман барлыкка килгән.
Кара каенлык. Бу каенлык читтән генә түгел, эченә керсәң дә шомлы, караеп тора.
Озын каенлык.
Әкәй каенлыгы. Бик салкын буранлы бер кышкы көндә бу каенлыкта күрше мари авылы хатыны өшеп үлгән дип сөйлиләр. Мари хатын-кызларын татарлар әкәй, ирләрен чирмеш дип йөртәләр.
Мулла куаклыгы. Бу агачларны элек авыл мулласы утырткан.
Садыйк посадкасы. Садыйк Мөхәммәтшин бригадир булып эшләгәндә, анын җитәкчелегендә утыртылган каенлык.
Авыл тирә-юнендә тагын Тазлар чишмәсе, Габит чишмәсе, Кызыл яр чишмәсе, Утар чишмәсе, Чандыралы чишмәсе, Яңгырчы елгасы, Мөнигәр суы, Атау суы, Шәми (Шәмсемөхәммәт исеменнән) суы кебек су-елгалар бар.
Басулар: Тау басу, Аръяк басу. Зират басу, Каенсар як басу, Фәхри елгасы кыры, Пыштып башындагы күл (җир исеме) һ. б. Юллар: Түнтәр юлы, Субашы юлы, Чепья юлы, Куныр юлы һ. б.
Арбор авылы урамы исемнәре үзенчәлекле. Авылда элек 4 мәхәллә булу сәбәпле (Арбор, Мөнигәр. Мешан. Бикбулат), урам исемнәре дә нәкъ шулай атап йөртелгән. Хәзерге вакытта авыл Түбән оч белән Югары очка бүленеп йөри. Аерым урамнары Бүре тыкрыгы. Мөнигәр. Көл тыкрыгы. Озын тыкрыгы. Кыска тыкрык. Яшьләр очы, Комгансызлар тыкрыгы. Зыя тыкрыгы дип йөртелә.
Авылдан милләтебез мәдәниятенә өлеш керткән шәхесләр дә чыккан. Шундыйларның берсе Гарифҗан Садыйк улы Мөхәммәтшин. Ул—район хакимияте башлыгы урынбасары булып эшләде. Гарифҗан Мөхәммәтшин шагыйрь буларак танылды. Анын «Керим әле урманнарга». «Аулак өй», «Унсигез яшем чагы» һ. б. шигырьләренә җырлар язылган һәм алар һәркемгә таныш. Анын иҗат һәм мон чишмәсе Арбор авылында тибеп чыккан Арбор урманнары, чишмә-кизләүләре, ур-таулары. басу-кырлары, аулак өйләре, кешеләре аның шигырь юлларына күчә. Гарифҗан Мөхәммәтшин шигырьләрен укыганда күз алдына туган як үзенең бөтен яме. матурлыгы белән килеп баса. Хәзерге көндә шагыйрь Балтачта яши һәм эшли. Аның берничә шигырь җыентыгы басылып чыккан. Арбор суына багышлап язган шигырендә мондый юллар бар:
Син һаман агасың икән.
Уйчан, моңсу Урбарым.
Син. гүя газиз җаныма
Тынгы бирмәс уйларым.
Уйларым тынар беркөнне—
Йөрәк тынар иң элек Тик син генә тынма шулай,
Син бакый бул—мәңгелек'
Авылдан яшь талантлар да канатланып китәргә тора Руфия Билсур кызы Зәкиева Казан дәүләт педагогика университетының татар теле һәм әдәбияты факультетын тәмамлады Анын бәхетле балачагы, онытылмас мәктәп еллары Арбор авылы белән бәйле. Ул да шигырьләр укырга һәм язарга ярата Анын да туган авылы Урбарга багышланган шигыре бар
Китәр юлларыма җәйчә җәеп.
Озатсаң да мине, авылым.
Мин ышанам барыбер ачып кайтыр Синнән алып киткән юлларын Син онытма өзелеп сөйгән балаң,
Еракларда сагынып яшәвен Авылым ягына искән .җилләргә дә Сәлач әйтегез дип дәшәмен
Туган җирдән кадер лерәк җир юк Бу хакыйкать күптән учианган Кот. авылым, барыбер бер кайтырмын Яшьлегемдә киткән юллардан
Руфия киләчәктә, бәлки, коеп куйган шагыйрә булыр һәм туган авылы анын шигырьләре белән горурланыр
«Безнең авыл® дип тә. «безнең мәктәп® дип тә горурлана Арбор халкы «Безнең зират® дип тә горурлана торган бу халыкка рәхмәт дими ни диясен'’
Арбор халкының житәкчеләренен тагын бер үзенчәлекле ягы—алар эшләгән кешенең, хезмәт әһелләренең кадерен беләләр Бу авылда лаеклы ялга чыгучы барлык кешене авыл бәйрәме ясап олылаулары күнелне сөендерә Замана Арбор халкын үзгәртә алмаган Алар һаман бер йодрык булып дустанә рәвештә лоньн көтәләр.
Быел, ягъни 2007 елда лаеклы ялга китүчеләрне авыл күләмендә бәйрәм ясап, матур итеп кичә оештырып озатуның исеме «һәр кешедә бер матурлык яши- дип аталды Кичәдә һәр кешенең, тырыш чезмәг куйган алтын йөрәкле эшчаннәрнен уңай яклары, хезмәт сөюдән тәм табып яшәүләре калку итеп күрсәтелде. Лаеклы ялга китүчеләр арасында Тәлгат Низамов. Гөлбостан Гарнпова. Гөл зал а Юлдашсва. Зәнфирө Габделхәсва Мотыйгулла Гатиятуллин. Дамир Ниымов. Нурлыгаян Гозөерова. Әкълимә Хәбибуллина бар иде Яраткан эшеннән, бергә эшләгән иптәшләреңнән аерылу кебек моңсу вакыйганы авыл хакимияте һәм халкы кешелекле тантанага, онытылмас хатирәгә әверелдерә белә Чөнки «күңел булмак бер калжа. күңел калмак та бер калжа® бит Мондый кичәне оештыручыларның, кеше лаеклы ялга чыккач та азе гаиләсенә, авылдашларына, дусларына кирәклекләрен тагын бер тапкыр калку игеп күрсәтә белүләре гаҗәпләндерә һәм сокландыр! Мондый вәзгыятьтән һәр авызга һәм һәр оешмага үрнәк алу кирзк Арборлылар менә нинди мәгънәлелек үрнәге'
Дәвачы каләсе саннарда