Логотип Казан Утлары
Роман

АКЛАН

ХЫЯЛЫЙ РОМАН
Борынгылар ташка язып калдырган кануннардан читләшү кайчан башлангандыр—төгәлен генә беркем дә белми. Кайберәүләр әйтә, элекке заманда борынгылар сүзеннән чыгу булмаган, читләшү ул әлерәк кенә башланган ди. Мондый чакта гадәттә мака сар Карунга төртеп күрсәтәләр, мака сар Каруннын тетмәсен тетәләр Мака сар Каруннын тетмәсен тетми дә булмый Аклан иленә Карун сар китергән зыянны, талауны, кыланышны берни белән дә чагыштырып булырлык түгел. Тигез таш жәелгөн гуры юллар салдырып, әле анда, әле монда алтынланган биек сарайлар, манаралар утыртып, туктаусыз зур-зур кәмәләр, сугыш кораллары ясатып Карун бөтен илнен җелеген корытты. Үз кешеләре белән, үэ нлтыны-көмеше белән ясатса, билгеле, беркем ана бер сүз әйтмәс иде. рәхмәт әйтеп читтән генә карап торыр иде Юк шул! Мака сар Карун бөтен илне аякка бастырды, көлле кешенең амбарына кулын тыкты, байлыгына кул сузды, ин яманы анын шул булды. Шуңа күрә дә Карун эшләгән барлык эшләр бик күпләргә беренче мәртәбә борынгылар сүзеннән читкә чыгу булып тоелды. Әллә кырык, әллә утыз ел буена ул туктаусыз җир асты сарайлары, амбарлар салдырган. Салым гүләү, ясак җыю исәбенә җыелган, казып алынган, талап алынган, урлап алынган бар байлыгын менә шул җир асты сарайларын, амбарларын бизәүгә тотып барган Сарайлар, амбарлар бизәлгәч исә. калган барлык алтын-көмешне. энҗе-мәрҗәнне, кием- салымнарны шунда тутыра башлаган Карун, имеш, шул дәрәҗәдә саран, кашыш булган—мака сар булса да үзе көтүчеләр, каралар кебек кон лә сыра эчкән, арпа боткасы ашаган, әче алма кимергән һәм биленә таушалып беткән алъяпкыч бәйләгән, шәрә йөргән. Юк. кулында, имеш, алтын башлы шома таягы да булган. Сарлык билгесе. Үзе. имеш, агачтан салынган кечкенә йортта яшәгән, кон дә. имеш, бакчада казынган Хатыны да. имеш, бер генә, балалары күп булган. Янында бернинди кораллы сакчысы булмаган, кая тели шунда гәпи тәпи җәяү йөргән
Чынында ничек булгандыр, ансын инде беркем белми Шулай да. тиле- милерәк булса да. Карунны гел хурлап, гаепләп тә булмый. Борынгылар ташка язын калдырган кануннар арасында «атгын җыймаска*, «җир астына сарайлар сатмаска* дигән бернинди сүз юк Ул язулы ташларны да. башка борынгы язуларны да Тажит ага каг-кат укып карады, ләкин аларда мака сарнын ипләгән ипләрем юкка чыгарырдай берни гапмады Эшләрен атай жинел генә юкка да чыгарып булырлык түгел, чөнки Каруннын җир асты сарайларының, алтын-көмеш тутырылган амбарларнын кайда икәнлеген беркем белми
■\хыры Баюы II) еанда.
Каруннан сон анын урынына килеп киткән мака сарлар да, угры-караклар да әз тырышмаганнар ул жир асты байлыкларынын эзенә төшәргә. Акланнын, туранын казьш каралмаган, актарып каралмаган бер төшен калдырмаганнар, борынгы сарайлар астына, коймалар астына төшкәннәр, кеше күп жыела торган теләсә кайда ишетелә торган һәр яна имеш-мимешкә колак салганнар, иске йорт урыннарын тикшереп чыкканнар.
Дөрес, изге тауда ниләр эшләнүен күпләр белеп тә җиткерми. Изге тауда— сарай өстендә сарай, таш амбар өстендә таш амбар дигәндәй. Анда җирнен һәр карышы—изге. Шуна күрә анда тора салып казый да алмыйсын, кирәкмәгәнгә нинди дә булса яңа корылма да кора алмыйсын. Шулай да анда да туктаусыз эш бара. Тура халкына сиздермәскә тырышып әле анда, әле монда тирән-тирән коелар казып карыйлар. Жир асты юллары салалар. Карун байлыгы турындагы имеш-мимешкә ышанмаучылар да булган. Алар әле дә бар. Кайбер сарлар Карун исемен ишетергә дә теләмәгәннәр һәм. буш хыял белән шөгыльләнмичә, ничек тә үзләре нинди дә булса зур эшләр башкарырга һәм шул рәвешчә үз исемнәрен мәңгеләштерергә тырышканнар.
Тажит ата яхшы белгән мака сар Карман да Карун байлыгына кызыкмады, үзең белгән мал кадерлерәк дип исәпләде. Егерме биш ел буена Тажит ата Карман сарнын иң ышанычлы яраны булды, егерме биш ел буена ана турылыклы хезмәт итте. Мака сарнын теләгенә туры китереп ул яна сарайлар, корылмалар салдырды, сугыш кәмәләре ясатты, елгалар, тар үзәннәр аша күперләр күгәреп, тау-ташларны кистереп, туры юллар салдырды Аклан иленең. Аклан утравының көньягыннан төньягына сузылган, чакрым саен таш багана утыртылган туры юлны да Тажит төзүче салдырды. Бу анын да, мака сар Карманнын да үз гомерләрендә соңгы зур эшләре булды. Аклан утравын көньяктан төньякка таба урталай ярып үтәргә тиешле туры юл Актауга җитеп беркадәр жир киткәч тә, төгәлләнмичә тукталып калды. Моннан тугыз ел элек тә, нәкъ бүгенге сыман ул көнне Турадан көтмәгәндә чапкын килеп төште һәм «Мака сар Карман күчте» дигән күңелсез хәбәр әйтте.
Ил башлыгы мака сар күчкән көннән башлап бөтен илдә өч көнгә эш туктатыла, кырык көнгә һәртөрле уен-көлке, күнел ачу тыела иде. Монда да кинәт бөтен нәрсә тынып калды. Урман кисүчеләр урманнан чыктылар, таш кисүчеләр тау арасыннан чыктылар. Таш түшәүчеләр, түшәлмәгән ташларын, коралларын калдырып шулай ук читкәрәк киттеләр, ачыктан-ачык сөенә башладылар. Иртә таннан кичкә кадәр баш күтәрми бил бөккән коллар, каралар гына түгел, кораллы сакчылар, күзәтчеләр дә күңелсез хәбәрдән сон ничектер туарылып, бушанып калгандай булдылар. Күпчелек шулай исенә- акылына килә алмаганда, кайбер усалраклар, яшьрәкләр тизрәк моннан ычкыну ягын карадылар. Соңыннан, тикшереп карагач, утызлап кешенен качып киткәнлеге билгеле булды.
Юл төзүдәге каралар да, сакчылар да тулысыңча Тажит атага буйсыналар иде. Ул үзе турыдан-туры мака сар Карманга гына буйсына иде. Менә хәзер ул юк. Ул инде ерак юлга чыккан. Аны куып җитү, анын белән сөйләшү- анлашу мөмкин түгел. Монарчы ул үзенең сөекле яранын теләсә кемнән, теләсә нинди көтелмәгән хәлдән яклап-саклап килде. Кояш артык кыздырганда ул анын өчен җиләс күләгә булдырды, өстән яңгыр койганда ышанычлы түбә булды. Ачыкканда ул анын тамагын туйдырды, сусаганда су бирде. Инде аны хәзер кем яклар да. кем саклар?
Чапкын авызыннан күнелсез хәбәр ишеткәч тә. Тажит ата иң элек үзе турында, үзенен турадагы ике катлы таш йорты, анда калган җәмәгате, кызлары, балалары, коллары турында уйлады. Аннан да бигрәк ул шул турыда борчылды: Карман сар урынына кемне сайлап куярлар мака сар итеп? Ул. билгеле, бу турыда да белмәде түгел—белде. Моны бөтен ил халкы белеп
ю
торды. Аклан иленен башы булып Карчаннан кечерәк, ләкин калган өч туган арасында өлкәнрәк булган Аланча сака гына кала ала иде Ләкин бозыклыгы, җинел акыллылыгы белән ботен илгә, бөтен тирә-якка даны таралган Аланчаны һич тә Акланнын чака сары итеп күрәсе килми иде.
Мака сар Карман илнен көньягыннан төньягына туры таш юлны тикмәгә генә салдырмады, билгеле. Аклан утравынын ин төньяк төбәгендә, кәмаләр туктап тору өчен җайлы. яр буе булган Саба авылы янында ул моңарчы күз күрмәгән, колак ишетмәгән эшләр башлап җибәрергә исәпләде. Саба авылы янында ул кимендә ике-өч мен кешелек яна тура корырга, шунда ук яр буендагы кыяларны кисеп, сугыш кәмәләре өчен иркен куыш ясатырга булды. Алай-болай дингез юлбасарлары яисә анда ерактагы күршеләр көтмәгәндә килеп басмасыннар өчен, төньяктагы яр буйларында җитәрлек кадәр көч тотарга кирәк иде. Монарчы бср-ике мәртәбә төньяктан акаилар. шул ук Саба янында төшеп, яр буен талап киткәннәр иле инде Мака сар Карманнын юл салдыруын күпчелек игенчеләр, терлекчеләр якламаса да. анын кирәклеген аксөякләр аңламый булдыра алмадылар. Илне саклау өчен сугыш кәмәләре дә. тауга уеп ясалган гау куышлары да. яна тура да. туры юл да—барысы да. әлбәттә, кирәк иде. Ләкин икенче төрле фикер йөртүчеләрдә бар иле Шулай фикер йөртүчеләр арасында Акланнын дин башлыгы пир ага Мәнзүм лә бар иде Ул. билгеле, мака сар теләгенә дә каршы килә азмады, ул шулай ук Аклан илендә туры юллар сатуга да каршы түгел иде Ул бары туры юлнын Актау капкасына тия язып, якыннан гына узып китүенә каршы иде. Тигез юл салынса ботен илдән монда ярлы-ябагай агылыр. Актау тормышында кирәкмәгән борчулар башланыр дип курыкты ул. Анын исәсонгы көннәрен тыныч кына зекер әйтеп, келәү әйтеп, һәр туар көнне азкышлап тыныч кына уздырасы килә иле. Тажит төзүче Мәнзүм атанын борчуларын, куркуларын бик яхшы анлады. Шуна күрә ул анын үзе белән сөйләшеп карамакчы, юлнын ил өчен бик кирәк булуын анлатмакчы булды. Ләкин ул чакта анын белән бернинди яхшылап сөйләшү була алмады Пир ага Мәнзүм аны. мака сарнын ышанычлы иранын, куштанын, казын тыңларга да теләмәде. Шулай да әйтте
— Ил кайгысын мин генә кайгыртам икән дип ялгыша күрмә—Ил кайгысын без дә кайгыртабыз. Төнне Кара кыяда янган утны күрәсеңме? Күрсән. шул—ул ут безнен Акланнын сере Анын серен белергә, аны сүндерергә, кыяны җимерергә тырышып каручылар әз булмаган. Туры юлыгызны дингез ярына илтеп чыгарсагыз, дингез ягыннан да тагын ут белән кызыксынучылар килеп чыкмас дип кем әйтә ала?
—Анда, дингез буенда көчле сак булачак, изге ага.—диде ул чакта төзүче Таҗит пир ала Мәнзүмгә.—Угрыдан куркып юллар салдырмыйча да булмый, изге ата.—дип тә өстәде ул.
Ул чакта алар арасындагы сөйләшү шунын белән туктатып катлы Икенче мәртәбә Таҗит төзүче пир ага Мәнзүм белән башкачарак шартларда сөйләште. Чапкын турадан күңелсез хәбәр атып килгәч, ул кинәшергә дип гуры Мәнзүм ата янына юнәлде. Бу дөньяда хәзер анын үзеннән һәм Мәнзүм агадан башка киңәшерлек беркеме юк иде. Кеше үлеменә сөенергә ярамаганлыгын белсә дә. яна хәбәрне әйткәч Мән зүм атанын йөзендә сөенеч сыман бер нәрсә чагылып калды. Ул хәгга ишетелерлек итеп җинел сулап куйды һәм тиз арада кыяфәтен үзгәртеп, кайгырган булып.
— Барыбызда шунда барачакбыз,—диде —Мака сар Карманнын илгә-көнгә бик күп изгелеге тиде Изге жаны авырлыксыз күккә ашсын. Агабы»катына барып ирешсен, төмән еллар йолдыз булып адашканнарга юл күрсәтеп балкып торсын,—диде
Капка төбенә килеп җиткән юл эшенен туктатып калуына ул чын күңелдән
сөенеч белдерде. Соныннан башын иебрәк, нидер әйтергә әзерләнеп торган Тажиткә күтәрелеп карады да, ничектер көтмәгәндә әйтеп куйды:
—Синен эшләр шәптән түгел, улым—диде.
—Ник?—диде Тажит төзүче, бик авырлык белән.
—Ник икәнен син үзен дә беләсен,—диде пир ата Мәнзүм.—Белмәгән булсан, минем янга килеп тормас иден.
—Мин бәлки саубуллашырга килгәнмендер,—диде Тажит, туры сүздән читләшергә тырышып.
—Юк, сиңа саубуллашырга ярамый, сиңа монда келәүлектә калырга кирәк,— диде пир ата.—Анда кайтсан сине...
—Минем бер языгым да юк!—диде Тажит, үз-үзен яклагандай итеп.
—Синен языклы булуың кирәкми дә,—диде пир ата. Аланча сака мака сар булса. Карман сака яклы һәркемне йә илдән сөрәчәк, яисә базар уртасында башын чаптырачак. Син аны да беләсен.
—Беләм! Ләкин минем анда йортым, жәмәгатем, балаларым. Мин аларны күрергә тиеш.
Пир ата Мәнзүм башка сүз озайтып тормады. Ул аны капкага кадәр озата килде.
-Алай-болай Кайчан килсән дә синен өчен капка ачык булыр,—диде ул.
Туктатылган эшне, туктаган, туарылган караларны һәм сакчыларны үзенен булышчысы карамагына калдырып Тажит төзүче турага кайтып китте. Өендә аны дүрт күз белән көтеп торганнар. Бик нык кайгырып, борчылып көтеп торганнар. Ул кайтып кергәч, барысының да йөзе ачылып китте. Жәмәгате җылый-жылый муенына килеп сарылды, чыр-чу килеп, әти-әти! дип балалары урап алды, күрше бүлмәдән кызлар, асраулар, каралар йөгерешеп чыкты Исән икән әле! Исән икән!—диде жәмәгате бер үк сүзне кабатлап.—Хәзер инде үлсәк тә, калсак та бергә,—диде. Әйе, ул кайткан көнне өйдә чын- чынлап бәйрәм булды—тәмлерәк, ятрак ашлар пеште, кешеләрнең сөйләшүендә, үзара мөнәсәбәтендә көн дә булмый торган бер күтәренкелек хөкем сөрде. Шул ук вакытта алар кайгы көненең бетеп җитмәвен дә тоймый, аңламый булдыра алмадылар—ул көннәрдә урамнарда кычкырып көлгән, сөйләшкән тавышлар ишетелмәде. Турада, бистәдә бары ниндидер тотып, аерып булмый торган чүелдек кенә тирбәнеп торды да, диңгез ягында су кошларының чыелдык, кыска тавышлары гына ишетелеп-ишетелеп китте.
Ул көннәр Тажит атаның хәтерендә шулайрак уелып калган. Аннан сон шунысы да истә: үз йортында, үзенең икенче катында, аулак бүлмәсендә берне куну белән, икенче көнне яңа хәбәр килеп җитте: мака сар итеп Аланча саканы билгеләгәннәр!
—Уяндыгызмы? Торыгыз, тор!—дип кычкырды әниләре инәлеп яшь аралаш, бар көченә сөякчел куллары белән бүлмә ишеген шакылдатып.
Беренче булып урыныннан Нәфисә сикереп торды, аны-моны аңлашмыйча, өстенә дә киенмичә, ишеккә ташланды.
— Ни булган, әни, ни булган, ут чыкканмы әллә?!—диде йокылы тавыш белән куркып та, ачуланып та.
Оятсызлар! Шул гомер йоклап яталармы?!—диде карт ана, күрәсен килененең шәрәлеген өнәмичә. Ачудан ул хәтта төкереп куйды.
Тажит ул көнне юри эндәшми ятты. Эндәшмәсә дә, күз кырые белән генә ярым ачык ишек төбендәге тамашаны күзәтмичә булдыра алмады. Нәфисәнең озын кара чәчләре полтыранган, бер өлеше алдына, бер өлеше артына салынып төшкән, үзе чытырдатып бер кулы белән ишекнен җиз тоткасына тотынган, икенче кулы белән ишек яңагына тотынган. Арттан ул шундый сылу, күркәм. Бар җире төгәл, йомры. Нишләп алар затын алла шулай йомры да, тулы да, нәфис тә итеп яраткандыр, нишләп ир кеше генә
тупас та каты гынадыр Яшьрәк чагында Тажит гел шул турыда уйлана иде Үче төчегән, салган сарайларга, манараларга, койма-капкаларга да ул һәрвакыт хатын-кычга хас күркәмлек, төгәллек бирергә тырыша һәм шул чагында һәрвакыт үченен жәмәгатен. үченен яна буй җиткереп килгән Лиясен күч алдына китерә торган иде. Әнисенен тупаслыгын, әрсегтеген исә ул беркайчан андый алмады. Менә шушылай тан тишегеннән улынын. килененен ятак бүлмәсенә бәреп керүен гомумән күрәлмады Ләкин ул конне. ул иртәдә Тажит бернигә кысылмыйча тавыш-тынсыз һаман ята бирде—шул кадәр сагынып яратышудан сон, дөньяда инде барлык ямьсез нәрсәләр беткәндер сыман тоела иде.
Ләкин алай ук булмаган икән шул. Жебегән. булдыксыз улынын әле һаман тыныч ятуына үч иткән сыман, карт ана. килененен яшь тәнен этеп- төртеп җибәреп, чәрелдәп бүлмәгә үк басып керде һәм бар нәрсәнен ямен, тәмен җибәреп:
—Аланча мака сар булган!—дип кычкырып җибәрде
Шуннан сон бөтен нәрсә баш-аяк килде. Бәхетле ирнен күз аллары томаланып калды, җылы, татлы ятагы-ние белән, жиз тоткалы ишекләре, шәрә Нәфисәсе һәм карга тавышыдай ямьсез, бозык тавышлы анасы белән мәтәлеп, буталып ул каядыр упкынга ыргытылгандай булды.
—Алар килеп алып киткәнче, төялергә, китәргә кирәк'—диде әнисе.
—Кая ' Ник?—диде Тажит. ниһаять урыныннан торып
—Кая булсын—ил читенә!—дип кычкырды карт ана —Кая булса да барыбер түгелмени?! Кәмәче белән сөйләштем, ул риза, кирәк булса ун кәмә дә бирә алам. диде.
—Чынлап сөйлисенме син. әни?—диде Тажит. нәрсә турында сүз барганын яна төшенә башлап.—Көпә-көндезме, хәзер үкме? Кем чыгарсын безне турадан? Бүген, кайгы көнендәме?!
— Кон булмаса. тон бар'—диде әнисе.
—Уйлап карармын, -диде Тажит. әнисенен тизрәк бүлмәдән чыгып китүен теләп.
Ул чыннан да уйлады, тедәр-теләмәс кенә уйлады Ул иртәдә аш нишләптер бернинди кайшрыр нәрсә юк сыманрак тоелды Йокыдан торгач, анын тизрәк балаларын, асрауларын, караларын күрәсе, өиараны чыгып карыйсы, кайбер нәрсәләрне карап беләсе килә иде. Шулай иренеп кенә таш сукмактан урам як капкага таба кител барганда тышта, урамда якыннан гына узып китеп баручы арба танышы ишетелде. Пар ат җигелгән җинел арба туп-туры аларнын капкасы янында туктап калды һәм Тажит төзүче эчке яктан капкага килеп җиткәндә, тышкы яктан да кемдер килеп житгс һәм түземсезләнеп, бар көченә шакылдатырга тотышты Хужа кеше, аны-моны уйларга өлгермичә, ашыгып барып капканы ачты һәм картлысында сарай йомышчысы Бабулны күреп аптырап китте. Ул чакта да Ьабул кыскарак бунты һәм га ы. карап торышка җитез, тынгысыз бер кеше иде. Өстенә ул сугышчы ирләрнеке кебек бизәкле, кыска һәм жиисез күн күкрәкчә кигән, аягында шулай ук кызыл күннән тегелгән жинсл башмак. Ун кулында кыска саплы жизсөнге. билендә—хәнжәр Озын, кара чәчләре толымлап үрелгән, майланган—елкылдап тора
Хәзер дә ул әнә чәчләрен матурлап үргән, майлаган. Ләкин чәчләре инде сирәкләнә төшкән, төсе лә карга канатыдай чем-кара түгел, арада чал кергән бөртекләр күренгәли Шулай :та төсе-кыяфәте, әйтерсентамчы .ы үзгәрмәгән— үз-үзсннән канәгать, үз-ү генә ышанган, үзен батыр да. кыю да итеп күрсәтергә тырыша Хәер, җентекләбрәк карасам, хәзер инде анда арыганлык, таушалганлык та күренә Күз төпләре шешенке, бит тиресе сәлперәшәнрәк Күрөсен, күп эчә. рәтләп йокламый
Әйе. геге көнне Ьабул хәзергегә караганда да кыюрак, багыррак иде бугай
и
Шулай булмыйча! Моннан тугыз ел элек кем генә шулай булмады икән?! Масаюы да, тәкәбберлеге дә баштан ашкан иде бугай.
Ярым ачык капкада күзгә-күз очрашкач, Бабул кычкырып:
—Бу йортта Таҗит төзүче торамы?—диде. Бабул анын Тажит икәнлеген дә, бу йортта торганлыгын да бик яхшы белергә тиеш иде, чөнки алар берберсең ишетеп тә, күреп тә беләләр, еш кына очрашып бер-ике сүз сөйләшеп тә алалар иде.
—Мин ул... Тажит... әллә таны мадын?—диде Тажит, аптырагандай итеп.
Бабул хужа кешене этеп-төртеп дигәндәй ачык капкадан эчкәрәк үгге һәм һәрбер сүзен ап-ачык итеп:
—Сине мака сар Аланча үз катына чакыра. Әйдә, киттек!—диде.
—Хәзер үкме?!—диде Тажит каушап.
—Хәзер үк!—диде Бабул, кистереп.
—Ни... ыы мин әле ашамаган-эчмәгән, юынмаган да,—диде Тажит карышкандай итеп, ни әйтергә дә белмичә.
—Ашарсында, эчәрсендә... баргач!—диде Бабул, кырт кисеп.
—Туктале, нишләп болай кисәк кенә?—диде Тажит —Мака сар катына болай бару килешми ич—киемнәремне алыштырыйм.
—Бар, тиз бул,—диде түземсез Бабул, ләкин Тажит борылып китә башлаган иде, шундук анын артыннан иярде.
Тажит өйгә кереп тиз генә киемнәрен алыштырды, үзен чорнап алган, мыс-мыс җылаша, кайгырыша башлаган хатын-кызларга, балаларына юатыл бер-ике сүз әйтеп-әйтеп алды. Шул чакны ул буй җитеп килгән Лиясен күреп алды. Күңеленнән генә «Нинди чибәр булып килә! Яшь чактагы Нәфисә—суйган да каплаган» дип уйларга да өлгерде, яратып ул кызынын аркасыннан сөйде. Лиянең күзләрендә яшь бөртеге күренеп китте.
Каяндыр биш яшьлек улы килеп чыкты, «Әти!» дип шундук аягына сарылды. Улын кулына күтәрергә туры килде. Ул чактагы улы нәкъ бүгенге Бәләкәч сыман иде. Улын капкага кадәр күтәреп барырга туры килде—муеныннан ул ике куллап шундый нык итеп тоткан иде, җылатмыйча, күнелен кырмыйча аны һич аерырлык түгел иде. Капкадан чыкканда улын көчкә Нәфисәгә бирә алды. Шулай итеп аерылды ул улыннан, Нәфисәдән. Лиядән—барлык якын, кадерле кешеләреннән, йортыннан-жиреннән. Шуннан сонмы? Шуннан сон тиз арада алтын манаралары, биек таш корылмалары белән ерактан ук күзнен явын алып, берәүләрдә сөенеч, берәүләрдә көенеч тойгысы өстәп торган Изге тауга, мака сарлар һәм аларның якыннары гына яши торган сарайларга алып бардылар. Кайгы көне әле яна башланса да, кайгы көнендә нинди дә булса эш эшләү язык саналса да, тәхеткә утыруының беренче көнендә үк күптән килгән изге тәртипләрне бозып, мака сар Аланча анын белән эш турында, бары эш турында гына сөйләште.
Таш коймалар, сулы божралар белән әйләндереп алынган түгәрәк туранын уртасындагы изге турага алар булдыра алган кадәр турыдан бардылар, булдыра алган кадәр тизрәк бардылар. Кичләрен, көндезләрен җәяүлеләр, атлылар өзлексез йөреп торган таш урамнарда урам себерүче каралардан башка, җирән ишәккә атланып каяндыр кайтып килүче чурадан һәм биек таш капкалар, таш күперләр янындагы кораллы торгаклардан башка беркем очрамады. Таш урамнар, таш күперләр кызу чапкан ат-арбалар тавышыннан гүләп торды. Сонгы берничә аен башкаладан читтә урман-таулар арасында уздырганга Тажит туган йортын, җәмәгатен, балаларын гына түгел, туган турасын да сагынган иде. Биек таш күперләргә, куе яшел агачлар арасында күмелеп утырган матур таш йортлар, сарайларга, яр буйлары ташка төрелгән су остенә— бөтен тирә-якка ул беренче мәртәбә күргән сыман, тансыклап карап барды. Шул ук вакытта ана ул боларны сонгы кат күрә сыман да тоелды. Шуңа
күрә ул аеруча матур тоелган күренешләргә, таш. агач һәм жиз-бакыр катнашкан корылмаларга аеруча җентекләп һәм сокланып каралы Анын билгеле ««соңгы кат» дигән фикергә ышанасы килмәде. Ләкин тук. симез атларнын туктаусыз чабуына, тәгәрмәчләрнең туктаусыз дөбердәвенә һәм күз алдындагы күренешләрнең туктаусыз үзгәреп торуына ышанмаска мөмкин булмаган кебек, бүген менә хәзер тиздән, озакламый язмышта кинәт ниндидер үзгәреш булу мөмкинлегенә дә ышанмыйча булмый иде
Юл буена аны билгесезлек һәм шомлану тойгысы газаплады Ник алып баралар аны изге тауга? Нишләп шулай ашыгыч рәвештә ’ Мәрхүм Карманны җирләүдә, төрбәгә урнаштыруда берәр төрле кинәш-табыш кирәк булганмы, әллә бөтенләй башка нәрсәме? Карман жирләнеләчәк төрбә күптән әзер— эчке-тышкы бизәкләре ясалган, алтын-көмеш саркатибы шулай ук күптән әзер. Аны инде төзәтеп тә. яхшыртып та. баетып та булмый Әллә сон яна мака сар мәрхүмнен гәүдәсен үзе төзеткән төрбәгә куймыйча, тиз арада яна төрбә, яна саркатип ясатырга ниятләнә микән? Булмас димә. Әллә нинди көтелмәгән нәрсәләр уйлап табарга мөмкин ул.
И зге тауга алар шау-шу куптармыйча, тавыш чыгармыйча, атларын атлатып кына менделәр. Аларга күп санлы алтын-көмеш бизәкле биек, авыр капкалар жинел генә ике якка ачыла торды, ябыла торды. Шомартылган таш аралаш шакмаклап җиз-бакыр җәелгән юлларнын ике ягына тезелгән эре сөякле таза, тук сакчылар тавыш-тынсыз озатып калдылар. Болдырда, ишек катында, биек баскычлар янында алармы шулай ук тавыш-тынсыз һәм бераз гына йокылары ачылып җитмәгән тук. чибәр ирләр, 'зтын-кызлар каршы алып, озатып калдылар. Анда ишек төбе бүлмәләрендә, аралыкларда, баскыч төпләрендә— һәркайда муллык, байлык һәм изгелек бөркелеп тора. Анда ниндидер ят жинел исләр килә, идәндә, түшәмдә, эстинәдә бизәкле, затлы ташлар, алтын-комешләр ялт-йолт килә. Анда кызлар, асраулар барысы да яшь. барысы да күзнен явын алырлык чибәр. Алар ягымлы һәм алар матур итеп көлә, елмая беләләр. Хәтта бөтен илдә кайгы көне булганда да көлә-елмая беләләр. Бәлки алар шуна да ул көнне ныграк көлгән-елмайганнардыр әле
Аланча саканын эчәргә, күнел ачарга, яшьләр белән төрле тамашалар корырга яратуын белмәг ән кеше юк. Төне буе шау-шу килеп, утлар яндырып, җырлап колеп изге тау тирәли кәмәләрдә йөрү дисенме, гимнас өйләрендә таза яшьләрнең үзара көрәшләрен, ат чабышлары, йодрык сугышлары оештыру дисенме—аннан берни калмый, бернидән тайчынмый Үзе иөри. үзе оештыр.! һәм үзе катнаша Яшьрәк чагында ул хәтта җырлаган-биегән һәм ким кызлар кебек әр1әндә уйнаган дип сөйлиләр Аннан сон анын турында шунысын да сөйлиләр: төне буе күнел ача. төшкә кадәр йоклый диләр
Сакадан кинәт мака сарга—ил башына әверелгәч кенә /Аланча көндәлек гадәтләрен тиз генә үзгәртә алмаган, азрысы Ак. кызыл, кара ташларны матур итеп аралаштырып төзелгән, тышкы ягыннан да. эчке ягыннан да алтын-көмеш һәм фил сөякләре белән араландырып бизәлгән кечерәк бер бүлмәгә җиткәч, пышылдап кына сөйләшә торган асраулар ана бераз көтеп торырга куштылар. Ул күрсәтелгән урында туктап калды, көтә башлады. Ана шактый көтәргә гуры килде. Карлыкканрак тавышы белән, пышылдабрак сөйләшә юрган, күз төпләре салыныбрак торган «кара» узып барышлый гына сөйләнгән кебек «торды!» диде дә. китеп тә барды Анысы күздән югалырга өлгермәде, икенчесе килеп: «коена!»диде. Икенче хезмәтче китеп бераз торгач, якындагы биек терәкләр арасындагы аралыктан өченче хезмәтче килеп чыкты. Монысы яшьрәк, җитезрәк иде. 1әкин монысының да йозс йокылы-уяулырак иде
-Мака сар сине үз янына чакыра.—диде яшьрәк, җитезрәк хезмәтче һәм үз артыннан барырга ишарәләп, баш какты
Таҗит төзүче хезмәтче артыннан иярле. Мака сарнын коену бүлмәсенең ишеге ачык килеш калган иде. Коену бүлмәсеннән үтә нәфис һәм хуш исле май исе килеп бәрелде. Мондый ят исле майны да, үсемлекләрне дә бик ерактан, жир читеннән, көньяк-көнчыгыш яктагы дингез буендагы Дарчин иленнән китертәләр. Мондый хуш исле майларда бары тик мака сарлар да, анын хатыннары гына коена ала. Коену бүлмәсеннән шакмаклы таш идәнгә майлы аяк эзе чыккан һәм тоташ ак. кара ташлардан аралаштырып салынган баскыч буйлап, югарыга, икенче катка менеп киткән иде. Ярым шәрә бер- ике ир, кулларына чүпрәк тотып, майлы тапларны сөртеп азапланалар иде. Яшь, җитез хезмәтче белән Тажит, идән сөртүче ирләргә дә. майлы аяк эзләренә дә якын килмәскә тырышып, читтәнрәк бардылар. Кин баскычтан югары менгәч, Тажитнен борынына жинел. тәмле аш исләре килеп бәрелде. Хезмәтче туры аны мака сарнын аш бүлмәсенә алып керде. Бай җиһазланган биек, иркен бүлмәдә ашаучылар күп түгел иде. Ләкин ашаучыларның барысы да ирләр һәм барысы да Аланчанын ин якын кешеләре иде. Ике көнлек мака сар төзүче Тажитне ерактан ук күреп алды, каршылау өчен урыныннан торды һәм ягымлы итеп:
—Килденме? Әйдә, утыр, безнен белән тамак ялгап алырсын,—диде.
Мондый ягымлылык күреп Тажитнен күңеленнән авыр таш кинәт юкка чыкты. Ана жинел һәм иркен булып китте. «Юкка бетеренгәнмен. Бу мине үзенә якынайтырга исәпли ахрысы» дип уйлап алды ул яна ил башы турында. Тартынмыйча, каушамыйча күрсәтелгән урынга утырды һәм артык комсызланмыйча, әдәпсезләнмичә, үз өендәге кебек, башкалар кебек алдындагы азыкларны ашарга тотынды Ашаганда беркем берни сөйләшмәде, бары мака сар, табын хуҗасы буларак күршеләренә яисә аш ташучыларга берәр сүз әйткәләп, тамагын кыргалап, кикергәләп алды. Тажит яхшы белгән Аланча сака бераз гына симерә башлаган, кин күкрәкле һәм көр тавышлы алып ир иде. Кычкырып сөйләшә, кычкырып колә, кемнең кем булуына карамастан, теләсә кемнең сүзен бүлдереп, бары үз сүзен генә өстен чыгарырга тырыша. Еш кына ул юмарт һәм киң күнелле була ала, ләкин бер киреләнсә, аны инде берни белән урыныннан кузгатып булмый.
Ул көнне табын янында башка вакыттагы кебек алай кычкырып та көлмәде, кем белән дә булса сүз дә көрәштермәде. Тажиткә бу баштарак гажәп тоелды, ләкин әле һаман кайгы көне икәнлеген исенә төшергәч, монда бер дә гаҗәпләнерлек нәрсә юклыгы беленде.
Гажәп нәрсә соңыннан, ашал туйгач булды. Ашап туйгач, табын янындагы ирләр таралышкач. Аланча аны сарайның өченче катына алып менеп китте. Монда яктырак та. иркенрәк тә иде. Ачык тәрәзәдән талгын гына булып саф һава агылып тора, еракта башкала йортлары, бакчалар, түгәрәк коймалар һәм арыклар шәйләнә, колак төбендә өзлексез гүелдек булып, беркайчан тына белми торган тура шау-шуы ишетелеп тора.
—Беләсеңме, ник чакырдым мин сине?—диде мака сар Аланча беренче сүзе итеп.
Ул моны йомшак, ягымлы итеп әйтәм дип уйлады ахрысы, ләкин анын тавышы тупасрак һәм күтәренкерәк булып чыкты
—Юк, әлегә белмим, мака сар,—диде Тажит мөмкин кадәр буйсынучан итеп.
—Мака сар! Миңа әле беркемнең дә «мака сар» дип олылап эндәшкәне юк,—диде кинәт Аланча, куанычтан елмайгандай итеп.—Рәхмәт. Изге атам- анам белән ант итеп әйтәм. килешә алсак, гел түремдә утырырсың, уң кулым булырсың, төзүче Тажит.
Тажит инде жинелчә кармакка каба торган кеше түгел иде, шулай да, кармакка капканда да, нинди кармакка кабуыңны белеп, алдыңны-артыңны
уйлап эшләргә кирәк иде. Сүзнен каи таба баруын чамалый алмыйча озак кына эндәшми утырды.
— Ил башлыгы мака сар белән килешмәү язык булыр иде,—диде ул ашыкмыйча гына,—ләкин ин элек нәрсә турында килешү кирәклеген белү кирәкми микән?
— Шунын очен чакырдым да мин сине.—диде Аланча сар
Никадәр туры сүзле тупас кеше булса да. шулай да ул да чак-чак кына каушый һәм икеләнә иде бугай. Ул да. тиешле сүз әйтә алмыйча, беравык тынып, як-ягына карангалап утырды
—Сине. Тажит. Акланда белмәгән кеше юк. Агам мәрхүм Карманнын барлык төзү-кору эшләрен син башкардын Анын төрбәсен, сарайларын син салдырдың, юллар төзетген Бар байлыгын агам мәрхүм үзенен шул төрбәсенә, сарайларына, күперләренә тотып бетерде. Син аны беләсен
—Бсләм.—диде Тажит теләр-теләмәс кенә.
-Мина ул коры таяктан башка берни калдырмады Амбарлар буш. сандыклар буш. чүлмәкләр буш. Жир асты базларында, ашлык чокырларында тычканнар гына чабышып иори Кораллы ирләргә, сакчыларга, торгакларга. алыпларга түләргә түгел, аларнын тамагын туйдырырга да берни юк Үзен беләссн. мәрхүм агамнын күп эшен илнен аксөякләре дә. караларда, беркем яратмады. Ил-көннсн күңелен күрү өчен. Акландагы һәркем үзен бәхетле итеп тойсын, үзенчә яшәсен очен. минемчә, салымнарны, гүләүләрне бетерергә кирәк булачак. Ләкин, салымнарны, түләүләрне бетерсәк, илне саклаучы кораллы ирләргә, чирүгә, сакчыларга, торгакларга акчаны каян алырга'.’
Анлашмллы. Барысы да аңлашылды Акча мәрхүм Карманга да кирәк иде. яна сар Аланчага да кирәк икән. Аланча сар сүзләрен уйлап, сайлап сөйләде, бераз гына үртәлеп, бераз гына мескенләнеп сөйләде Акча кирәк, акча! Ләкин акча, байлык, алтын-көмсш һәм көч-куәт Тажиттә түгел, киресенчә, мака сар Аланчанын үзендә бзгт' Кичәдән башлап барысы да анда, анын кулында. Нишләп төзүче Тажиттән акча омег итә але бу?
Аланча сака булса, яки анда сугышчымы, кәмәчеме булса. Тажит. билгеле, ана шулайрак дип жанап кайтарган булыр иде. ләкин бу юлы Тажит тыелып калды һәм беркадәр вакыттан сон:
-Мин әлсгә берни аңламадым, мака сар.—диде. Мака сар Аланча аскы азау тешенә кысылган ит кисәген тартып чыгарды да. тел очына куеп читкә төкергәч, зур. авыр гәүдәсе белән жаИлабрак Тажит ягына якынрак килде һәм пышылдыйм дип уйлап:
—Сине теге Карунның яшерелгән хәзинәсен белә диләр Мина шул байлык кирәк'—дип кычкырды
Мондый сүз ишетеп Тажит катты да калды Монда килгәндә ул үзе өчен, йорты-иле очен әллә нинди үлем төрләре уйлап табып газапланган тис. ләкин һич тә мондый тор үлем күңеленә килмәгән иде Карун байлыгы Кем әйткән аны? Үз гомерендә беркемгә анын Карун байлыгы ту рында сүз әйткәне юк Монарчы аннан андый байлык турында сорашучы да булмады Байлыкны аны башка юл белән таптылар, эшләп, сату-алу итеп, көч түгеп
— Мин андый байлыкнын кайдалыгын белмим, мака сар.—диде ул Аланчанын симерә башлаган майлы, тупас һәм әшәке йөзенә туры карап - Илдә Карун байлыгы турында төрле имеш-мимеш сөйләнә—ансын ишеткәнем бар. Бик күпләр аны тзпәп тә караганнар, ансын да ишеткәнем бар
— Изгеләр тавында, турала син күп эшләр эшләттен. базтар. жир асты юллары казыттын — диде Аланча түземсезләнеп.
Барысы ла булды, мака сар—базлар да. жир асты юллары да казытгым.- диде Тажит —Шул чагында минем Карун байлыгына тап булуымны күргән кеше булса, хәзер ул менә килсен дә. әйтсен анын кайдалыгын! Мин бәлки
күрми киткәнмендер. Икәүләшеп, өчәүләшеп янадан эзләп карарбыз.
Шул чакны Аланчанын йөзе караңгыланып калды. Атаклы төзүченен түгел, үзенен кармакка кабуын күреп ул озак кына иренен чәйнәп утырды.
—Алайса, белмисен?—диде ул шуннан сон.
Бу юлы. анын тавышы коры һәм ямьсез ишетелде.
—Белмим, мака сар,—диде Тажит.—Белсәм шундук йөгереп килеп әйтермен.
—Бар, кайтып тор—кирәк булсаң чакыртырмын,—диде мака сар.
Ул көнне алар арасында шундыйрак сөйләшү булды. Өенә кадәр аны ат арбада Бабул кайтарып куйды. Кайтып житәрәк, анын күнеленә бер уй килде: мака сар белән икәүдән-икәү генә сөйләшүдән файдаланып ана бер сүз әйтергә кирәк булган. «Чын хәзинә Карун байлыгы түгел, чын хәзинә менә шул!» дип әйтәсе калган. Менә шушы сөйләшүдән соң ул гел шул турыда уйлады. Ни өчен изге таудагы сарлар өчен чын хәзинәнен ниндидер имеш-мимеш Карун байлыгы түгел, аллалар сүзе икәнлеген әйтә алмавына ул гомере буе үкенү кичерде.
Ике көннән күмү булды. Якын илләрдән, утраулардан бик күп кунаклар— карлар, кәмиләр. мислар, шырданнар, туршалар, киликалар, сабалылар һәм башкалар килде. Арыклар, яр буйлары дингез култыклары ул көннәрдә кәмәләр, каеклар, бораннар белән тулды, кешеләр белән тулды. Изгеләр тавынын көнбатыш ярындагы Авалаш утравында, иртәннән башлап кичкә кадәр мәрхүм мака сарга багышланган уеннар, ярышлар һәм кан коюлар булды. Яшьләр көч сынаштылар—йөгерделәр, ук аттылар, атта чабыштылар, ярсу үгез белән сөзештеләр—көрәштеләр. Ин ахырда коллар сугышты. Ике төркемгә бүленгән йөзәр-йөзәр кеше, анадан тума шәрә килеш, кыяктай үткер җиз кылычлар белән, ярсып-ярсып бер-берсен туракладылар. Күмү уеннарының ин куркынычы, ин тәэсирлесе шушы иде. Менләгән. ун меңләгән таза, исән ирләр, чибәр кызлар, хатыннарның күз алдында очлы хәнжәр котырынган жырткыч сыман, тере тәнне ботарлады. Меңләгән, ун менләгән күзләр алдында куллар, башлар киселеп төште, күкрәкләр, корсаклар тишелеп, эчәгеләр акты. Кайгы дип. дәһшәттән шашынган тере кеше белән тулы болын уртасында, түгәрәктә елга булып кызыл кан акты. Төрле тавышлар белән кычкырган, шыңшыган, ыңгырашкан, гаргылдаган авазлар янгырап торды. Шул авазлар арсында, шакы-шокы килеп, чыкы-чыкы килеп жиз хәнжәрләр чәкәшкәне ишетелеп-ишетелеп китте. Коллар башта күмәкләшеп, бер зур төркем булып сугыштылар, соңыннан олы төркем кечерәк төркемнәргә бүленде. Бераздан кечерәк төркемнәр дә юкка чыга башлады һәм ин ахырда мәетләр арасында чабышып-куышып йөргән өч-дүрт кеше генә калды. Аларнын кайберләре, яклау эзләп, якындагы лелекләр—таза, яшь, ирекле кешеләр ягына омтылды, кайберләре мәетләр арасында качып калмакчы булды. Болынны әйләндереп алган кораллы сакчылар куалап аларны кире уртага керттеләр, кемнәрдер ерактан таш ыргытты. Бернинди котылу чарасы юклыгын күреп, коллар янә уртага ташландылар, бер-берсе артыннан куыша башладылар. Ләкин шул чакны сакчылар боҗрасы кысыла төште, куышучы коллар беравык тын алып торгандай иттеләр дә. бушрак, тигезрәк урынга чыгып янә бер-берсенә якын килделәр. Уртада ике, аннан сон бер генә кеше калганчы шактый вакыт узды. Ун менләгән кеше әле давыл кебек, дингез кебек гүләп, шаулап алды, әле шул ук дингез кебек кинәт тынып-тынып калды. Аксыл чәчле житез акай колы ин ахырда үзенен ин сонгы дошманын кадап үтерде дә, җиңүче буларак, коралын югары күтәрде һәм шашкан кебек мәетләр өстеннән сикерә-сикерә, түгәрәк әйләнеп йөгерә башлады. Җыелган халык, күк күкрәтеп, ана алкышлар яудырды. Ләкин шулай да акай колы түгәрәкне әйләнеп чыга азмады. Ул инде берничә җирдән яраланган иде.
анын кулы. боты, күкрәге, бетен жире кызыл канга буялып, тапланып беткән иле. Соңгы дошманын үтергән җиргә килеп житәрәк ул нәрсәгәдер абынып йөз гүбән капланды һәм шуннан сон инде кузгала алмады Мәетләрне жыеп якындагы таш күпердән, ташлы ярларына бәрелеп, ашкынып аккан елгага ташладылар. Тиз арала уртага таудай итеп коры-сары утын-агач өелде, оем өстенә мәрхүм мака сарнын кабыгы куелды. Утынга утны кичке якта төрпеләр. Таудай коры-сары утын агач янып беткәнче Авалаштан халык таралмады Мәрхүм мака сарнын көлен, янган сөякләрен җыеп алтын савытка салдылар да. әзер төрбәсенә алып киттеләр.
Тажит гурыдан-туры күмүдә катнашмады Ләкин ул сарайга якынрак кешеләрдән булганга, калкурак урынла, аксөякләр янындарак булды һәм уртада, түгәрәктә булган бар нәрсәне үз күзе белән карап-күреп торды Монарчы әле анын мондый тамашаны күргәне юк иде Ул көнне, ул төнне бик күпләр кайгыдан мангаиларын. битләрен, колакларын җәрәхәтләп, кан чыгардылар, башкаларга ияреп кычкырып-кычкырып жыладылар. Кайбер чибәр кызлар тәэсиргә бирелеп, чәчләрен кистеләр, икенче берәүләр исә битләренә корым үкәделәр
Кайгы кырык көнгә сузылды. Ул көннәрдә урамнарда, ишек алларында, бакчаларда, койма башларында әледән-ате үкереп -үкереп җылаган тавышлар ишетелде, көпә-көндез урам уртасыннан чәче-башы полтыраган. тәне җәрәхәтле яисә бите кара1а буялган шәрә ирләрнен. хатыннарнын йөгереп узып киткәннәре күренеп калды. Кайбер өйләргә, капка баганаларына ак киндерләр чыгарып элделәр. Үзе исән чагында усал булып тоелган мака сар өчен бу кадәр кайгы белдерү бик үк аңлашылмый сыман иде Ләкин Тажит тә. башкалар да моны бик яхшы аңладылар—бетмәс-төкәнмәс бу жылау. сыкрау, үкерүләр, ямьсез итеп кычкырулар, үз-үэенне камчылау, яисә, үз- үзеңне җәрәхәтләп, ямьсезләп йөрүләр, үлгән мака сар өчен кайгырудан бигрәк, исән, тере мака сарга каршы юнәлдерелгән иде. атбәпә. Моның шулай икәнлеген беркем дә яшереп азапланырга тырышмый да иде. ахрысы Шул ук урамнарда, базарларда, чит ил кәматәре. диңгезчеләре күп җыела юрган яр буйларында, тамгалыкларда—һәркайда мака сар Аланчаны гозлан- борычлап сүккән сүзләр, ана карага чыгарылган табышмаклар ишетелде Кайгы көннәрендә авыз күтәреп җырлау, такмак әйтү тыелган булса да. ул көннәрдә беркем беркемне тыймады. Анда-монда ялт-йолт каранып, андышын. колак салып шымчылар йөрсә дә. әүвәлгечә базарларда, урамнарда, яр буйларында, капкаларда төнге торгаклар. сакчылар, каравыллар торса ла. беркемгә бер кыек сүз әйтмәделәр, беркемне тотып кулга алмадылар Ул көннәрдә изгеләр тавы яг ыннан сөрәнчеләр дә килмәде, йомышчылар да йөрмәде. Мака сар Карман үлү белән изгеләр тавында, турада. бөтен илдә, әитерсен. тормыш туктап калды.
Мака сар Карманны җирләп, җиде кон үткәч, сигезенче коние Тажит төзүчене алырга дип турадан тагын сар йомышчысы Бабул килде Алар мака сар Аланча сараена барып җиткәндә төш вакыты якынлашып килә иде Мака сар Аланча исә әлерәк кенә йокыдан торган, кайнар суда коенган, тәненә хуш исле майлар үкә1ән. чәчләрен тараткан, үрдергән Сабый балалардай мәмрәп. кайгысыз һәм канәгать бер кыяфәттә, ашарга килгәнен көтеп утыра иде Тажит төзүчене туп-туры сарнын табыны янына алып керделәр, габын янына ашарга-эчәргә утырпылар Шунда ук икс арала ачыктан-ачык сөйләшү' булды. Мака сар Аланча Тажит төзүче белән үз итеп, якын итеп сөйләште
Сөйләшә торгач, шул нәрсә ачыкланды: мака сар Аланча бүгеннән үк сөекле хатыны Нурлы бикәнең алтын сынын ясагмакчы икән. Нурлы бикәнең алтын сыны алтын койма эчендәге барлык сыннардан биегрәк тә, күркәмрәк тә
булырга таеш икән. Аннан сон Нурлы бикәнең алтын сыны туранын кайсы тешеннән карасаң да, ерактан ук балкып, нурлар сибеп торырга тиеш икән.
Яна мака сар йомшак күңелле, сүз тыңлаучан һәм сабыйларча теләсә нәрсәгә, теләсә кемгә ышанучан беркатлырак кеше иде. Тажит төзүче анын холкын шактый яхшы белә, ләкин ул әле аның мака сар булгач башка кешегә әйләнү ихтималын гына чамалап җиткерми иде. Тиз ышанучан, тиз ризалашучан булганга күрә дә тәхеткә утыруының беренче адымыннан ук менә шундый нәрсәгә риза булгандыр да инде ул. Нурлы бикә гел чибәр күренергә тырышучы, холыксыз урта яшьләрдәге хатын иде. Алтын сын, имеш! Ана таш сын да күбрәк булмас микән?
Таҗит төзүче үз алдына шулайрак дип уйлады, ләкин бу турыда кычкырып әйтүдән тыелып калды.
—Алтын сыннарны элекке мака сарлар иң элек үзләренекен ясатканнар,— диде ул шулай ук бераздан сүзгә башлап.
—Мин Нурлы бикәнекен ясатырга булдым,—диде мака сар.
—Мин әле анлап җитмәдем: ни өчен мин?—диде Тажит төзүче, сорауны турыдан-туры куеп.—Бездә атаклы сынчылар, коючылар да бар бит.
—Син алардан да атаклырак, Тажит,—диде Аланча мактау һәм боеру белән. Тажит төзүче тынып калды. Ләкин ул барыбер «риза» сүзен әйтергә ашыкмады. Анын әле ачыклыйсы нәрсәләре бар иде.
—Болай булгач, юлны нишләтербез икән соң?—диде ул.
—Мин сиңа ышанам, Тажит,—диде Аланча, ягымлы елмаеп, ап-ак йомшак чүпрәк белән авыз читен сөрткәләп.—Син юлны да, сынны да—икесен дә башкара алырсың.
—Синен теләк минем өчен—изге,—диде Тажит килешеп.
—Шуны да бел, Тажит. Нурлы бикәнен дә теләге бу!—диде мака сар Аланча җитди итеп.
—Синең теләккә, Нурлы бикә теләгенә мин бик теләп риза,—диде Тажит, баштагы сүзен төзәтеп.—Нурлы бикәнен алтын сыны моңарчы куелган барлык сыннардан зуррак, биегрәк, күркәмрәк булыр. Бөтен сарайда, бөтен Акланда Нурлы бикә—ин чибәр, ин акыллы хатун.
—Мака сар Аланча хатуны Нурлы бикәнен алтын сынына киләчәк буын кешеләре дә таң калырлык булсын!—диде Аланча, шактый тантаналы итеп.
Ашап туйгач, төз гәүдәле, чем кара чәчле, кара кашлы чибәр Аланча, аталарча Тажитнен аркасына кулын куеп, атаклы төзүчене табын бүлмәсенен ишегенә кадәр озата куйды. Аны ишектән чыгарып җибәргәндә ул аеруча якын һәм ягымлы булып тоелды. Иң кирәкле серен әйткән кебек ул Тажит төзүченең колагына иелә төште һәм тавышын әкренәйтеп:
—Барысы турында да моннан сон Нурлы бикә белән киңәшерсең,—диде.
—Киңәшермен,—диде Тажит.
Шуннан сон ул туры Нурлы бикә бүлмәсенә юнәлде. Аңа бераз гына көтеп торырга куштылар—бикә, күрәсең йокыдан торгач киенеп, ясанып, төзәнеп бетмәгән иде. «Бераз гына» дигәне озак кына булып чыкты. Илнен ин гүзәл, ин акыллы хатынының Тажит төзүчегә ямьсез булып күренәсе килми иде ахрысы.
Югарыдан, түшәмнән төшкән яктылыкта каршыдагы киң. биек ишекнең көмешле, бизәкле яңаклары аеруча матур булып, балкып күренде. Ишекнен ике ягында да таш савытларда яшел яфраклы ал. кызыл чәчкәле гөлләр балкып утырды. Фил сөягеннән кырып, сырлап һәм шакмак-шакмак бүлгәләнгән биек түшәмне тутырып торучы кызыл терәкләр артында, почмактарак, алтын читлектә, каяндыр чит илләрдән китерелгән кечкенә кошлар сайрады. Кызыл күн белән тышланган һәм аяклары арыслан аягы сыман итеп эшләнгән йомшак кәнәфидә утырып торучы Тажит яныннан
алтын белән аралаштырып көмеш калайлар түшатгән тигез идәннән йомшак кына атлап, бикәнен асраулары—кара тәнле, калын иренле, йә булмаса. киресенчә, ап-ак тәнле, житен сыман аксыл чәчле йончыган кыяфәтле кыггар узып китте. Тажитнен янында гына диярлек, тышкы ишеккә якын жирдә. йокымсырап әзмәвердәй зур гәүдәле, сакал-мыексыз печмән сакчы басып торды Тик горудан арып, авызын ачып, иснәп-иснәп алды, аякларын, кулларын бер урыннан икенче урынга алыштырды, үтеп-сүтеп йөргән асрауларга ахмакларча елмаеп калган булды. Ике ягында кызыл терәкләр тезелгән, киңлеге биш-алты адым булган якты аралык ун якта каядыр ары сузылды. Аннан кемнәрнеңдер кычкырып сөйләшкәне, табак-савыт шылтыраганы ишетелде. Асрау кызлар шул яктан килеп, сулга борылдылар да. кин. иркен баскычтан югарыгы катка менеп киттеләр Икесе ике яктан килүче ике асрау бер мәртәбә туп-туры бер берсенә килеп бәрелделәр дә. чак-чак кына куркып, жинелчә кычкырып җибәрделәр, аннан сон көлешеп, бер-ике сүз әйтешеп, аерылып киттеләр Икенче мәртәбә капма-каршы килгән кара тәнле белән ак тәнле кыз баскычнын аскы басмасы янында бер-берсенә юл бирә алмый азапландылар
Тажит төзүче урыныннан кымшанмыйча, як-якка күзләрен йөртеп, тыныч кына юк-бар нәрсә күзәткәләп утырды Бер ярты сәгать чамасы үткәч, сул яктагы баскычтан кара чәчләре күпереп торган, нечкә билле, ачык муенлы, кин озын итәкле аллы-гөлле күлмәге җилфердәп торган чибәр кыз ашыгып түбән төште, елмаеп Тажит янына килде дә. хуш исле нәфис бармаклары белән Тажит төзүченең кулына кагылды
—Бикә чакыра,—диде ул күгәрчендәй гөрләп.
— Бигрәк ягымлы икәнсен Исемен ничек '—дигән булды Тажит түгәрәк битле, кара кашлы чибәр кызга сүз кушып
—Әлфия булабыз!—диде кыз ярым шаяртып, ярым җитди итеп —Әйдә тизрәк, бикә сине күптән көтә. Ашагач гимнас эйенә барасыбыз бар Бүген анда—ярыш!
— Бикә түгел, мин котәм.—диде Тажит, җавапсыз каласы килмичә генә.
Чыннан да Нурлы бикә каядыр китәргә ашыга иде бугай Ул инде тиешенчә
төзәнгән, бизәнгән, ясанган һәм яхшылап таралган, майланган, күпертелгән чәчләрен бозарга, аяк очына чаклы төшеп торган озын итәкле күлмәген борчырга, җыерчыкландырырга теләмәгәндәй, калку урында гаш сынлап тын гына көтеп утыра иде.
Тажит килеп керү белән ул матур ак тешләрен күрсәтеп, ясалма елмаеп, ана якынрак килергә кушты Шуннан сон. Тажит якынрак килеп, түбәнчелек белән баш игәч һәм оч-дүрг адым чамасы аның каршында туктап калгач, беренче булып сүзгә башлады
Мака сар Аланча минем алтын сынымны ясатырга булды,—диде ул көлемсерәп һәм сөрмәле матур күзләрен уйнатып —Минем алтын сыным монарчы Түгәрәк тауда булган барлык сыннардан зуррак, шәбрәк булырга тиеш. Акланнын кан төшеннән карасаң да. ул ерактан ук күренеп торырга тиеш. Чит илдән килгән теләсә кем аны күреп шакклгарга тиеш Аннан сон . ул минем үзем кебек булырга тиеш'—диде Нурлы бикә һәм үзенен тапкыр сүзеннән үзе үк көлеп куйды
Ана ияреп Тажит тә көлде.
—Теләген үтәлер, бикә.-диде ул. баш иеп.
Ярар, үтәрсең, Тажит төзүче,—диде бикә мәрхәмәтле елмаеп һәм сү знен гәмам икәнлеген анлатып урыныннан горлы
— Минем сина бер-ике сүзем Сыр. бикә,—диде Тажит ашыгып
—Әйт. —диде Нурлы бикә ясалма елмаеп
—Синең алтын сынын барлык сыннанрлан зуррак буласы булгач, аны
ачыграк, калкурак җиргә утыртырга кирәк булыр иде,—диде Тажит.—Ләкин Түгәрәк тауда андый җир юк—сарай өстендә сарай дигәндәй. Син кая киңәш итәрсен икән?
—Мин инде уйладым аны,—диде бикә, күзләрен кыса төшеп.—Түгәрәк таунын дингез ягында, көнчыгышында бушрак урын бар
—Тишек чүлмәк дип йөртелә торган ташландык җирме?!—диде Таҗит коты алынып.
—Шулай дисән дә була,—диде Нурлы бикә теләр-теләмәс кенә.—Анда теге Дикә дигән уйнашчы хатын күмелгән диләр.
—Дикә?!—диде Тажит үзе дә сизмәстән.
—Дикә инде, Дикә!—диде Нурлы бикә яратмыйча —Шундагы буш урынны төбеннән алып ташларга да. коймадан, таудан биегрәк итеп таш багана утыртырга. Шуның өстендә—минем сын! Мин аны шулайрак күз алдына китерәм, Тажит төзүче.
—Аңлашылды,—диде Тажит, уйланып һәм тора таштай катып тик торды.
—Мин ашыгам,—диде бикә түземсезләнеп.—Уйла, кара, тикшер. Бер-ике атнадан килерсең.
—Килермен,—диде Таҗит төзүче төштәге сыман, артына чигенеп.
Нурлы бикә яныннан чыгу белән ул туры төпсез чүлмәк чүплегенә юнәлде. Күзенә ак-кара күренмичә, ашыгып китеп барганда, тигез таш җәелгән, ике ягында да хуш исле куе куаклар үсеп утырган тар сукмакта ул сынчы Әүфил белән очрашты. Чынчы Әүфил дә ашыгып каядыр китеп бара иде. Сынчы Әүфил Тажитнен Түгәрәк таудагы ин якын танышларыннан берсе иде. Нурлы бикәнен бөтен дөньяны таң калдырырга тиешле алтын сыны турында сүз чыккач та ул ин элек менә шушы Әүфилне исенә төшерде. Әүфил, бөтен Акланда ин остасы саналмаса да, анын башкаларда булмаган яхшы яктары бар иде. Ул кешенен бигрәк тә бит төзелешен, күз карашын җанлы итеп бирә ала иде. Дөрес, тәнне, аяк-кулларны, күкрәкләрне ул бик үк төгәл итеп бирә алмый, анын гәүдә сыннары җансызрак, килешсезрәк була. Аннан сон ул бераз ашыгучанрак та, шапшаграк та. Ул ясаган сыннарның эшләнеп беткәч тә төгәлләнмәгән, онытып калдырган, күрмичә калдырылган берәр кимчелеге табыла. Кайчан карама, анын кулы, беләге ак балчыкка, кызыл балчыкка буялган булыр яисә битендә, муенында берәр төрле майлы тап ялтырап торыр. Билендә исә таушалып, иләнеп пычранып һәм утлы куз төшеп көеп, тишкәләнеп беткән күн алъяпкыч булыр. Хәзер ул иске альяпкычын салып, яңасын, кыскарагын кигән, битен-кулын да яхшылап юган сыман. Шулай да сул як терсәгендә майлы ак балчык табы торып калган.
Тар сукмактагы бу көтелмәген очрашудан Тажит белән Әүфил аптырап киттеләр, көлеп җибәрделәр һәм бер-берсенә юл биреп, читкә тайпылдылар. Икесе дә берьюлы диярлек бер-берсенә:
—Кая киттен болай?—диделәр.
—Нурлы бикә чакыра!—диде Әүфил бик зур сер әйткән кебек, күз кысып.
Ун кулының кыска, юан бармагы белән Тажитнен күкрәгенә дусларча төртеп алды да, үз сүзеннән үзе кызык табып көлгәндәй итеп алды Сынчы Әүфил эчәргә ярата һәм шапшак, гамьсез кеше буларак, теләсә нәрсә ашый, теләсә кайда ятып йоклый иде. Шунда тамагына әллә балык кылчыгы, әллә икмәк кибәге кадалып калган, әллә салкын җил өргән—инде ничә ел менә кешечә ачык итеп түгел, ничектер гыжылдап сөйләшә. Шуна күрә анын көлүе дә кыска-кыска бер гыжылдавык кына булып чыкты
—Көпә-көндезме?!— дигән булды Таҗит тә, Әүфилнен тупас шаяруына ярарга тырышып.
—Ишетмәдеңмени әле—үзенен сынын ясатмакчы була!—диде ташчы тишек авыз Әүфил, чишелеп.
—Ишетмәгәнием шул.—дигән булды Тажит —Син сон ишеттеңме әле: ту анабыз Дикәнсн чишмәсе Төпсез чүлмәк чүплеге астында икән бит'
Әүфилнен шат. гамьсез йөзе үзгәреп китте Гаҗәпләнеп. коты алынып ул хәтта артына чигенгәндәй итеп куйды
—Каян белдең?—диде ул. очлы күз карашы белән Тажитнен йөзен тишәрдәй булып.
—Нурлы бикә әйтте!—диде Тажит. пышылдап, үзе дә сизмәстән —Син дә анда булдынмени?—диде Әүфил. Дикә турындагы хәбәрне ишеткәндәгегә караганда да гаҗәпләнебрәк
—Булдым,—диде Тажит.—Мака сар Аланча янында да булдым Төпсез чүлмәк чүплеген алып ташлап, шунда биек таш багана утыртып, башына Нурлы бикәмен сынын
— Мина да әйтте ул аны!—диде Әүфил. ашыгып. Тажитнен сүзен бүлдереп —Нурлы бикәме?—диде Тажит
—Нурлы бикә,—диде Әүфил, күзен читкә борып.
Анын хәзер тизрәк аерылып китәсе килә иде ахрысы Шулай да үзеннән олкәнрәк һәм үзеннән атаклырак Тажит яныннан ул беренче булып кузгалып китә алмый иде. Бу. билгеле, әдәпсезлек булачак иде. Ул чакта Тажит Әүфилдәгс эчке үзгәрешне сизмичәрәк калды. Бөтен игътибарын анын Дикә турындагы хәбәр биләп алган иде Ул әле аны анлап-тошенсп тә җитмәгән иде бугай, шуңа күрә анын бу хакта Әүфил белән фикер дә алышасы, эчен дә бушатасы килә иде бугай.
—Анда ниндидер чокырмы, тау куышымы бар дип соилиләр— караганын юкмы'.'— диде ул сүзне һаман Төпсез чүлмәк чүплегенә бормакчы булып.
— Кайда, нинди чокыр?—диде Әүфил. берни аңламыйча —Төпсез чүлмәк чүплегендә инде!—диде Тажит
—Нишләп мин чүплектә актарыныйм ’!—диде Әүфил. хәтере калгансыман. борынын җыерып — Минем эш болаи да муеннан. Әле менә Әлфн сака кызынын сынын ясап бетереп киләм. Тагын менә монысы. Нурлы бикә
— Нишләп алай сон әле ул?—диде Тажит. аптырабрак. Төпсез чүлмәк чүплеген беразга исеннән чыгарып —Мака сар да. Нурлы бикәдә ин элек минем белән сөйләштеләр Бөтен эшне башкарып чыгуны мина йөкләделәр Мин шулай акладым
Мин әлегә берни аңламадым,—диде сынчы Әүфил ясалма көлеп. Кулым эштән курыкмыи Күзем яхшы күрә Ни кушсалар, шуны эшлим —Миннән каршылык юк. Менә тагын чакырганнар. Барып килим инде, соныннан иркенләп сөйләшербез.
Китәргә рөхсәт сораган сыман ул шулай ашык-пошык кына сөйләнде лә. кузгалып китте. Тажит ана каршы килмәде
Мин шунда булырмын—чүплек тирәсендә, —диде ул аерылышканда Ашыгып ул Топсез чүлмәк чүплеге ягына китеп барды Түгәрәк гауда юрлс эш белән, йомыш белән еш булырга зуры килсә дә. Түгәрәк таудагы, бигрәк тә алтын койма эчендәге, үзәктәге биек, бай сарайларны, каравыл эйлөрен, матур биналарны һәм берсеннән-берсе матуррак. 1> зәлрәк бакчаларны биш бармагы кебек белсә дә, Тажит төзүченең беркайчан Төпсез чүлмәк чүплеге янында булганы юк иде Ул якка барса шул чүп-чар түгүче каралар, коллар йөри дә. Түгәрәк таудагы су. бакча, урам караучылары һәм эше төшкән кайбер багалар барып чыга
Таш җәелгән гар сукмак куе куаклар арасыннан барды-барды да. көтмәгәндә түгәрәк ачыклыкка барып чыкты Як-ягында голлар, хуш исле куаклар үсеп утырган түгәрәк болында кояштан янган таза битле ярым шәрә малайлар чыркылдап, уйнап, гыз-быз йөгереп иори иде Гүгәрәк балыннан сон сукмак сулга каеры гды һәм үр менә башлады Монда инде аяк астына бернинди гаш
яз
жәелмәгән, шулай да сукмак күп йөргәнлектән шомарып, тапталып беткән иде. Биек, куе агачлар арасыннан чыккач, Таҗит ниндидер таш корылмалар янына килеп җитте. Бу мал-туар, кош-корт ябып куя торган каралты- кураларнын арткы ягы булып чыкты. Якында гына этләр өрде, әтәчләр кычкырды. Абзарлар ягыннан бик үк тәмле булмаган төрле әче-төче исләр килеп китте.
Кәҗә сукмагы бераз җир текә яр буйлап барды да, бераздан иркенрәк төшкә барып чыкты.
Таҗит туктап калды. Тау монда сөзәк кенә булып түбән таба төшә дә итәгендәге түгәрәк таш коймага төртелеп кала. Тау өстендә берән-сәрән вак куаклардан башка якында бернинди агач-фәлән үсми. Сулда, тау өстендә, үзәктәге алтын коймага таба, куе булып, биек булып мәңге яшел урман калкып утыра. Еракта, коймалар һәм астагы, үзәндәге төрле корылмалар, агачлар артында, зәңгәрләнеп диңгез күренә. Дингез ягыннан талгын гына җил исә. Ләкин дингез җиле белән бергә, таудан астагы чүплек өеменнән бозык, тәмсез исләр килеп-килеп китә. Чүплектә бер-ике эт иснәнеп йөри.
Тажит, чүплек ягыннан килгән исләргә игътибар итмәскә тырышып, сулгарак, ачыграк җиргә чыкты. Биек агачлар янына барып якын тирәне, дингез, тура якларын карады. Аннан соң ниндидер сукмактан сакланып кына аска таба төшә башлады. Аяк астыннан түбәнгә вак ташлар ычкынып төшеп китте, кояшта кызынып яткан кәлтәләр куркып читкә тайпылдылар. Ул тау астына төшеп җиткәндә, ниндидер үләксә белән туенып яткан козгыннар, ямьсез каркылдап, дәррәү кузгалып киттеләр. Этләр дә, кеше килүен күреп, теләр-теләмәс кенә читкә тайпылып китеп бардылар.
Таҗит төзүче, тау буендагы чүп-чар өеменә, чүп-чар өеме астыннан төртелеп чыгып торган ниндидер таш кисәкләренә карый-карый, түбән төште һәм чүплекне бар яктан да тикшермәкче булып, койма буенча унга борылды. Ләкин коймага якын килү белән ул мондый уеннан кире кайтырга булды. Монда нидер аңа барысы да чирканыч тоелды. Еллар буена төрле чүп-чар түгүдәнме, башка сәбәптәнме, аяк асты монда сазлы җирдәге кебек селкенеп һәм лычкылдап тора иде. Димәк, чыннан да монда кайдадыр чишмә чыгып ята булса кирәк. Әллә сон җир астыннан берәр төрле юынтык сулары төшә микән? Хәер, монда бит коры чүп-чар гына ташламыйлар, пычрак юынты суларын да китереп каплыйлар.
Ул төшкән җиреннән кире менде дә, чүплекнең икенче ягына чыкты һәм янә тау астына төште. Монда да шул ук хәл иде—таш койма янына якынаю белән, аяк асты шикле рәвештә тирбәнә, селкенә, бата башлады, аяк баткан төштән исә лычкылдап пычрак су килеп чыкты. Чүплек астыннан бернинди тау куышына яисә баз авызына охшаган нәрсә күренмәде. Бөтен нәрсәне чүп-чар, иске-москы каплап киткән. Монда бөтен нәрсә бар: агач, таш, чүлмәк калдыклары да, вак ташлар да, тукыма, чыпта, салам һәм иске- москы тире, күн калдыклары да, коелган иске яфраклар да, балчык, сөяк- санаклар һәм төрле үләксәләр дә...
Карана торгач, Таҗит шуна да игътибар итте: Түгәрәк тауны астан әйләндереп алган һәм тигез җирдән сузыла торган түгәрәк койма кайчандыр элеккерәк заманнарда хәзерге чүплек өеменен урта бер җиреннән узган ахрысы. Чөнки чүплекнең ике ягында да, тау итәгеннән чак кына өстәрәк, әле дә иске койма нигезе аермачык булып беленеп тора. Әле дә анда, аяк астында эре-эре таш кисәкләре, яндырылган кирпеч ватыклары аунап ята. Аннан сон, койманың иске өлеше белән яңа өлеше килеп төкәшкән төшләре дә ерактан ук күренеп тора. Димәк, хәзерге чүплек астындагы җирнең яртысы элегрәк койма тышында булган. Шул койма тышындагы калкурак урыннан күрәсен, изгеләр чишмәсе агып яткан, ту анабыз Дикәнең сыны да. күрәсең.
менә шунда булган Шулаймы1 Бик мөмкин. Ләкин монын чынында шулаймы-түгелме икәнлеген белү өчен ин элек жиз койманын эчке ягына кереп тагын тикшереп карарга кирәк, аннан да бигрәк, бу чүатекне юк итеп, чистартып анын астында ниләр барын үз күзен белән күрергә кирәк Әгәр чыннан да шунда изгеләр чишмәсе, ту анабыз Дикәнен изге сыны табылса, нинди бәхет, нинди зур куаныч булыр иде бу' Тажитнен үзе өчен генә түгел, бөтен тура өчен. Аклан иле өчен бу искиткеч шатлык булыр иде' Изгелек кире кайту дигән сүз булыр иде. Шатлык кынамы сон? Бу яналан бөтен илдә тәртип, именлек урнашу, янадан аллалар сүзенен өстен чыгуы, бозыклыкның, жәбер-золымнын, каигы-хәсрәтнен юкка чыгуы булыр иде
Туктале. Аланча да. Нурлы бикә дә түгел, аллалар чуалтты микән сон бу эшне? Кем генә булмасын, чуалды эш. чуалттылар Бөтен нәрсә баш-аяк килде Очлы кыя башындагы утка гына берни булмаган Ул һаман яна да яна. Ул—мәнгелек. анын белән чагыштырганда, кеше гомере—күз ачып йомган ара.
Тик менә Нурлы бикәнен ту анабыз Дикә турында ямьсез итеп сөйләнүе генә эчне пошыра Белеп сөйләнәме ул. белмичәме ’ Ни генә булмасын ана да. аларга да яхшылап анлатсан. аңламый калмаслар. Бит алар үзләре ин хтск шул аллалар нәселеннән! Шушы төшкә биек багана утыртып, алтын сынын багана башына бастырып кую турында хыяллана икән, ана ла каршы килеп булмый. Монда хәтта Нурлы бикәнен үзенә әйтмичә генә чәйлә корырга да була. Синең сының—ин югарыда, изге анабыз Дикәнен сыны, чишмәсе сннен аяк астында кала дияргә була. Масаеп, кукраеп тик йөрсен Жиз койманы исә янадан элекке эзенә күчереп, чишмәне яналан тышкы якка калдырасын Ерактан караганда Алтын бикәнен аягы астында нәрсә барлыгы күренмәячәк тә. Биек койма янындагы чишмәгә исә элеккечә халык агылачак, келәү әйтеп, зекер әйтеп, изге аталарыбызны, аналарыбызны искә төшерәчәк. Яналан халыкнын күзе ачылачак, аны ачылачак. Ин кирәге бүген шул түгелмени'”
Үз алдына хыялланып Тажит кире мака сар Аланча сарае ягына юнаглс Бик кыска гына вакыт эчендә лә бөтенесен аерым ачык итеп күз алдына китерде—сигез кырлы таш багананы ла. анын өстендә балкып торачак алтын сынны да һәм аннан астарак. читгәрәк янадан челтерәп ага башлаячак изгеләр чишмәсен дә—барысын да аерым ачык итеп күз алдына китерде Күнеленнән ул бу чүплек башын Түгәрәк тунын үзәгенә әйләндерде Аи» койма тышында ул төрле якган килгән каралар өчен яшел болыннар ясады, болыннарга гөлләр, вак куаклар утыртып чыкты Шунда ук читтән килүчеләр өчен бик борынгы заманнардагыча куышлар утыртып куйды, аксөякләр өчен ак. кара, кызыл ташлардан жыинак кына матур-матур йортлар салырга .ы онытмады Яшел болында сыерлар, сарыклар утлап йөрде Таякларына таянып гамьсез генә көтүчеләр басып торды
Өч катлы биек сарайга якынлашканда ул беркадәр сүрелә төште Усал чынбарлык күнел күзенә капланган алдаугыч элпәне искәрмәстән төртеп тишкән кебек булды. «Бернинди чишмә дә юктыр әле анда* диде ул үз алдына, ямьсез, сасы чүплекне күз алдына китереп Юк. шулай да койманын теге ягына чыгып караганда начар булмас иде Ниндирәк жир ул ’ Йортлар, каралтылар, бакчалар ниндирәк, суы койма аша чыгамы, әллә шунда гына жыелып ятамы? Ләкин хәзер генә ничек итеп анда барасын? Турыдан, койма өстеннән чыгып булмый, әйләнгеч юл ерак Аннан сон бит әле ул бүген үзенсн Карлы гау ягындагы эшчеләре янына да өлгерергә тиеш
Кайту Я1ына борылгач. Тажит. оч катлы биек сарай яныннан үткәндә, кояшлы, ачык ишегалдына кермәс өчен, юри читләтеп күләгәле куаклар арасыннан китмәкче булды Ләкин сарай турысыннан барганда Тажит шулай да ул якка карамыйча булдыра алмады Шул чакны ул ишектән сынчы
Әүфилнен чыгып килүен күреп калды. Ул да, ахрысы, аны күрде—Тажиткә шулай тоелды. Ул, күләгәдән чыгып, сынчыны көтеп торырга мәжбүр булды. Алар яңадан очраштылар. Сынчы Әүфилнен йөзе бик шат күренде.
—Ни булды? Ник чакырган?—диде Тажит беренче сүзе итеп.
—Сорама да. Булды инде,—диде бәхетле сынчы кул селтәп һәм туктап торасы килмәгәнлеген сиздереп ашыгып китеп барды.
—Эш күп. Ашыгам,—дигән булды сонлап булса да.
Шул чагында Тажиткә Әүфил сынчынын сүзе дә, йөзе-кыяфәте дә Топсез чүлмәк чүплегендәге селкенчәк жир кебек, бик-бик шикле һәм ышанычсыз тоелды.
Аның ни өчен шикле булуы соңыннан, бик сонлап аңлашылды.
Ләкин бу билгесезлек, анлаешсыз, хәтта шомлы тынлык кырык көн генә сузылды. Карманнын кырыгы үткәрелгәч, урамнар, базарлар, яр буйлары янадан халык белән, ыгы-зыгы һәм яшьләр, балалар чыр-чуы белән күмелде. Шул ук вакытта изгеләр тавында да әкренләп хәрәкәткә килделәр. Хәрәкәткә килүнен икенче көнендә үк диярлек чүлмәкче бистәсенә ике ат жигелгән биек кәрәндәсенә утырып Аланчаның йомышчысы Бабул килеп житте.
Капка шакыган тавышка Тажит үзе чыкты. Ярым ачык капкада ул тагын түгәрәк йөзле, симерә башлаган, ләкин тынгысыз кыяфәтле Бабул белән күзгә-күз очрашты.
—Бу йортта Тажит төзүче торамы?—диде Бабул тагын кычкырып.
—Мин ул Тажит төзүче,—диде Тажит тыелып кына.
—Сине мака сар Аланча үз янына чакыра, әйдә, киттек,—диде Бабул көр тавыш белән.
—Хәзер үкме?!—диде Тажит янә.
—Хәзер үк!—диде Бабул.
Бу юлы аны көтеп тә торгыздырмадылар. ашарга да чакырмадылар. Бу юлы аны туры мака сар Аланча янына алып керделәр. Бу юлы каралар да. мака сар үзе дә ягымлы, йомшак күңелле булып күренмәде. Килеп керүгә, күзен күтәреп Тажитнең йөзенә карау белән, мака сар анын маңгаендагы яна төзәлеп килә торган ярасына игътибар итте һәм чыраен сыткандай итеп:
— Мәрхүм Карман өчен син дә бик кайгыргансың икән,—дип куйды. Аланчанын нәрсәгә ишарәләвең Тажит төзүче, билгеле, аңламый булдыра алмады. Тик ул аның ни өчен моны шелтә белән әйтүен генә аңлый алмады.
—Гомерем буена мин мәрхүм Карманнын колы булдым, мака сар,—диде төзүче Тажит, бер агарып, бер кызарып.—Карманга турылыклы булган кебек, мин сиңа да турылыклы, мака сар!
—Шулай микән?..—диде Аланча коры гына, яратмыйча гына.
—Шулай, мака сар!—диде төзүче Тажит.—Актауда бүленгән эшем көтеп тора. Миңа хәзер үк шунда китәргә боерсан иде.
—Китәрсен,—диде мака сар Аланча, уйланып,—Тик син мина әйтмәдең: Карун хәзинәсе кайда?
Шулай диде дә. күзләрен акайтып, ашардай булып каршысындагы кешегә күтәрелеп карады Тажит коелды да төште. Анын әле беркайчан мондый куркыныч кыяфәтне күргәне юк иде бугай. Ул шундук йөзтүбән идәнгә егылды. Бөтен өи эче кинәт тып-тын булып калды. Колакта бары кан шаулады да, колак төбендә дәһшәтле кешенен мыш-мыш тын алганы ишетелде.
—Мина җиткерделәр син—беләсен!—диде Аланча, усал чыжылдап.
—Белгән булсам, бик сөенеп әйтер идем,—диде Тажит, башын калкыткандай итеп.
—Белмәсәң, бел! Эзлә, тап!—диде мака сар Аланча, йомшагандай итеп.
Ул аңа торырга кушты. Тажит торып басты һәм ни әйтергә белмичә, беравык эндәшмичә торды. Ул, билгеле, «эзләрмен»дип жиңел генә сүз биреп.
чыгып та китә алган булыр иле. ләкин сүз биргәч бит ате аны үтисе дә бар' Сүзендә тора алмаган, соңыннан ни дип жавап бирерсең ' Монын ташы кызган, монын түзәр әмәле калмаган, мона хәзер үк Карун маты кирәк!
—Мин барысын да анлыим. мака сар,—диде Тажит. исен жыя башлап — Амбарлар бушап калган, чокырлар бушап катган. Илнен иминлеген. Көчкуәтен саклап калу өчен сина тиз арала бик күп акча кирәк. Тик шулай да илнен иминлеге, көче-куәте байлыкта гына түгел
—Тагын нидә?—диде мака сар Аланча, сагаеп.
—Ата-ананы олылауда, мака сар!—диде Тажит шешенке йөхте мака сарнын йөзенә туры карап.
—Беренче мәртәбә ишетәм!—диде мака сар Аланча, күрәләтә мыскыл белән Тажит анын мыскыллы сүзләрен игътибарсыз калдырды һәм бар батырлыгын җыеп:
— Минем сина бер сүзем бар, мака сар!—диде.
—Әйтеп кара.—диде Аланча теләр-теләмәс кенә, симез ияк астын катыштырып.
—Булмаган Карун хәзинәсен эзләгәнче, безгә ин элек анабыз Ликәнен югалган сынын, югалган чишмәсен эзләп табарга, иогәнсехтәнгән караларны туры юлга өндәргә, илдәге бозыклыкны бетерергә кирәк
—Кирәк!. Бигрәк күп «кирәк». Әле мин тәхеткә утырырга да өлгермәдем— кирәк тә кирәк —диде мака сар. чыраен сытып, үчекләгән сыман сөйләшеп.
«Юкка әйттем!» дип уйлады Тажит үз алдына, эче пошып
Күренеп тора, тыңламый, аңламый Кирәге юк
Шуннан сон ул чыгып китте. Чыкканда шулай да сорады:
—Юл салуны нишләтергә?—Актауга китсәм каршылык булмасмы '—диде
— Кайтып тор. кирәк булсан, чакырырмын,— диде мака сар, ачык кына жавап бирмичә
Бср-ике көннән иртән иртүк мака сар йомышчысы Бабул тагын килеп жигге. Гагын ана Тажит капка ачты, тагын алар капка төбендә кычкырып үзара сойләшегг-анлашып алдылар һәм ин ахырда Бабул кәрәндәскә үз янындагы буш урынга ымлап: «Әйдә, киттек!» диде Аны гагын ярым йокылы урамнардан, ярым буш күперләрдән, куе күләгәле биек агачлар арасыннан туранын уртасына—алтын-комеш манаралары, биек ак саран гары балкып горган И неләр тавына атып киттеләр Алар гагын бизәлгән, җиз белән тышланган биек капкаларга керделәр һәм ике ягында да тигез булып, яшел куаклар үскән, яфрагы саен нәфис кошлар сайраган сихри юллардан каядыр ары бардылар, ләкин бу юлы аны мака сар сараена түгел, каядыр ярым карангы җир асты базына алып керделәр. Аяк табаннары ашап, шомарып беткән ташлы юлнын кайсы якка борылуын күргәч, ул шундук барысын да анлап атлы Бу юлы аны мака сар янына түгел, хөкемчеләр янына атып бардылар Өч көн буе аннан сорау аздылар Кайгы туе көнендә мака сар Аланчаны сүктенме. үтегезнең урамда такмаклап аны мыскыллап җырулар әйтте име ’—диделәр Кирәкле җавапны ала алмагач, башка яктан кыса башладылар. Каруннын яшерелгән хәзинәсен беләсен икән, ник әйтмисен? Карун байлыгы—сарлар байлыгы ул. Аланча мака сарга тиешле байлыкны йомып калмакчы буласынмыни, диделәр
Өченче көнне хөкем чыгардылар Хөкем бик кыска булды мака сарга каршы баш күтәргән өчен башын чаптырырга, кулларын-аякларын кисәргә, диделәр. Хөкем карары мака сарга җиткерелде. Изгеләр тавындагы язулы ташта «Аксөякләрнең каны чыгарылмаска тиеш* дигән сүхтәр бар иле Мака сар Аланча хөкем карарын мәнгелск сөргенгә дтыиттырлы Мәнгелек сөргенгә озатылган кеше, үэенен барлык караларын, малын-туарын алып, туралан. Аклан нан читкә китәргә, жнр ачарга һәм яна җирдә мәнге төпләнеп калырга тиеш иде.
Җыенырга, күченергә ана ун көн вакыт бирелде. Иң элек ана кешеләрен, мал-туарын, азык-төлеген, барлык кирәк-ярагын төяп юлга чыгу өчен унлап кәмә табарга кирәк иде Турада күренекле кеше булганлыктан, анын кәмәчеләр, балтачылар арасында да, сатучылар һәм башкалар арасында да таныш-белешләре шактый күп иде. Уйлана торгач, ул ин элек Әүхәт белән сөйләшеп карарга булды. Бөтен турада сатучыларның ин бае, көчлесе, ин булдыклысы шул Әүхәт иде. Анын кәмәләре дә күп, кешеләре дә күп. Анын йөрмәгән җире, күрмәгән иле калмагандыр. Ул инде кайнар комлы Кәми якларында да, җир чите Тартөш якларында да, кыш көнендә җиргә күктән ак мамык ява торган салкын якларда да булган. Яшь чакларында аны диңгез юлбасары булган, чит җирләрдә, сагалап торып, үтеп-сүтеп йөргән кәмәләрне талаган, яр буйларындагы авыл-тураларга басып кереп, кем туры килә шуны коллап алып китә торган булган һәм әсирләрен соныннан олы базарларда кол итеп сата торган булган дип, шундый юллар белән баеп киткән дип сөйлиләр. Дөрес, бу инде күптән булган, хәзер ул—туранын ин атаклы унган сатучысы.
Ни генә булмасын, кайсы якка китәргә, кайда төпләнергә кирәклеген ул яхшырак белергә тиеш.
Әүхәтнен җимеш агачлары арасында күмелеп утырган ике катлы таш йорты олы арык буена, диңгез капкасына якын җиргә, тышкы зур койма янынарак урнашкан иде. Моннан бер ай элек кенә Әүхәт көнчыгыштагы Дарчин иле якларыннан кайтып төшкән һәм хәзер, аннан кайткан хуш исле ят кабыкларын, майларын, җимешләрен сатып бетергәч, монда, үз йортында эшләрен җайга салу белән мәшгуль иде.
Таҗитнен ни өчен килүен ул әйтмичә дә чамалап алды. Таҗитне үлемгә хөкем иткәннәр икән дә, үлем җәзасын мәңге сөргенгә алыштырганнар икән дигән имеш-мимеш инде бөтен турага таралып өлгергән иде. Зур башлы, зур куллы һәм төртелеп торган зур корсаклы Әүхәт килүчене ачык йөз белән каршылады. Ишегалдында артык сүз озайтып тормыйча ул икәүдән-икәү генә сөйләшү өчен ике катлы йортнын аскы катындагы аулаграк. карангырак һәм җиләсрәк бүлмәсенә алып керде. Киң, иркен бүлмәнен ишек төбеннән алып түренә кадәр—әле уңда, әле сулда, әле бер почмакта, әле икенче почмакта төрле зурлыктагы төргәкләр, коелган җиз-бакыр, тимер кисәкләре аунап ята. Һавада ниндидер ят, җинел һәм ачы-төче исләр килә иде.
Әүхәт чүлмәкләр, капчыклар арасыннан боргаланып, түргә узды, идән уртасындагы ачыграк урында туктады да, артына борылды.
—Әйдә, утырыйк шушында,—диде, тәбәнәк өстәл янындагы йомшак, калку урынга күрсәтеп.
Беренче булып ул үзе утырды, Таҗит тә утыргач, кулын сузып якыннан гына нечкә муенлы чүлмәкне эләктереп алды һәм өстәл өстендәге бердәнбер көмеш кәсәгә борла агызды.
—Сүзне иң элек шуннан башлыйк,—диде ул борла тулы кәсәне авызына якын китереп.
Бераз тынып утыргач, Әүхәт янә үзенең кунагына күтәрелеп карады.
—Әйтеп кара, ни йомыш?—диде.
Таҗит бер-ике сүз белән үзенең йомышын әйтте.
—Кайчан, кайсы якка китәргә?—диде Әүхәт, бик үк аңлап җитмичә.
—Андый сүз булмады,—диде Таҗит, авыр сулап —Мин, бәлки ишетмәгәнмендер. Башыма суккандай булды. Сөргенгә, мәңгегә! Мин ана әзер түгел. Минем бер кая китәсем килми.
—Мин ник кирәк сиңа?—диде Әүхәт гөрелдәп, сорауны турыдан-туры куеп.
—Кәмә кирәк, кәмә.—диде Таҗит эчке бер газап белән.—Вакытында китеп
өлгермәсәм. алар мине көчләп берәр жиргә озатырга мөмкиннәр Анлыйсынмы''
—Анлавын анлыим да.—диде Әүхәт теләр-теләмәс кенә —Шулай да син бик үк аңлата алмадың әле —Кайчан, кайсы якка китәргә?
—Мина хәзер барыбер.—диде Тажит. але һаман туры гына жавап бирмичә — Мина хәзер кайда да бер кояш
— Юк. кайда да бер кояш түгел.—диде Әүхәт Жырда гына шулай—кайда да бер кояш. Кояш ул төрле җирдә төрлечә. Бер жирдә ул сина көлеп карый, икенче жирдә чыраен сытып карый, өченче жирдә ул сине күрми дә
—Бармы син йөргән җирләрдә мина елмаеп карый торган кояш9—диде Тажит
—Бар!—диде Әүхәт.—Минем булмаган җирем, күрмәгән илем юк. Сина яраклы кояш та төн ягында
—Төн ягында? Анда бик салкын диләр бит.—диде Тажит
—Салкын диләр Куркытыр очен шулай лиләр аны,—диде Әүхәт — Төньяк—иксез-чиксез. Анда буш жирләр. тау-ташлар. урман-сулар—барысы да бар Яргы ай чамасы барасын ла күл сыман бер дингезгә килеп керәсен Без аны мәрмәр дикгезе дип йөртәбез Тар бугазны үткәч, икенче дингезгә барып чыгасын. Суы зәп-зәнгәр. Жанын кая тели—шунда туктыйсын Култыклар, куеннар күп. Туктау очен. төпләнү өчен жайлы урыннар күп
—Кыргыйлар да күпме ’—диде Тажит
— Кыргый булмаган җир юк.—диде Әүхәт. — Алардан куркып торасы юк. Алар көтү кебек Иген икмиләр, җимеш үстермиләр Урманда, аяк астында нәрсә табалар, нәрсә аулап алалар—шунын белән туенып торалар Таурлар иле дип атала
— Безнекеләр, лелегләр беркем дә юкмы ул якларда9—диде Тажит
—Нишләп булмасын!—диде Әүхәт —Тау башларында, су буйларында
кечерәк кенә таш туралар, авыллар бар Заманында Карун энесе Типкә бине шунда сөргән булган Ул анда тура салдырып, таулардан бакыр чыгарттырып. Карунны баетып ягкан. дип сөйлиләр Иген игәләр, мал асрыйлар Аралары ерак, шулай да бср-бсрсенә бары шып-килешеп йөриләрдер Яр бу йларында кәмәләр күренә
—Сугышалар да микән?—диде Тажит
—Ишеткәнем булмады. диде Әүхәт —Мин алар ягына оч мәртәбә бардым Ул төньяк дингезнен яр буйларына аяк басмаган җирем юк
—Кояш кыздырган якларга никтер күнелем тартмый.-диде Тажит — Күрәсең, шунда төньякка юл тотарбыз ахрысы
—Кайчан?—диде Әүхәт. кунагынын күзенә туры карал — Бер ун көннән Әвер җиле исә башлаячак. Шуна кадәр кузгалып өлгерергә кирәк
— Шулай ук азмыни?—диде Тажит ынгырашып.—Ул йортны-жирне каралты-кураны. бакчаларны, иген кырларын нишләтермен сон мин аны9 Ах! Ул арада ничек итеп сатып алгермәк кирәк
—Әмже бистәсендәге йортыңны да. койма буендагы өйлэренне дә. барысын да үзем алырмын, -диде Әүхәт.
—Син9!—диде Тажит. аптырап. Ул монда килгәндә никтер бу сәүдәгәрне бары кәмәләр белән чит җирләргә генә йөри дип уйлый иде
— Мондагы йортын—шәп. Нык. таза
—Аерым-аерым торырсын микәнни?—диде Тажит беркатлы гаҗәпләнү белән
Әүхәт көлеп куйды
Бер көнне синекендә, бер көнне үземнекендә торырмын килешсәк,— диде Әүхәт
—Килешсәк,—диде Тажит үз алдына Калын иренле, зур йодрыклы һәм
зур корсаклы Әүхәтнен шулай күз алдында анын йортына баш булып, инде хәзер үк анда үзенең улын башкаландырып чыгарырга исәп тотуы Тажитне ничектер өшетеп җибәрде. Беренче мәртәбә ана үзенен иреге түгел, монда калачак йорты-жире, күнегелгән шундый өйләре, бүлмәләре, бакчалары бик- бик кызганыч булып тоелды. Башын иеп ул озак кына эндәшми утырды.
—Без әле килешмәдек,—диде Әүхәт гөрелдәп, аны күнелсез уйларыннан бүлдереп.
—Килешмәдек шул,—диде Тажит, күндәм генә.—Син мине төньяк дингез буендагы берәр җиргә илтеп куймакчы булдын...
—Мин әле алай димәдем. Мин бары сиңа әйтеп кенә күрсәттем, диде Әүхәт —Беләсеңме, безгә иң элек синен мондагы йортын-жирен турында килешергә кирәк. Килешсәк, мин сина барлык кешеләреңне, малын-туарынны, азык-төлегенне күчерергә җитәрлек кәмә бирермен, ишкәкчеләр бирермен.
— Башта минем йорт-жир турында килешәбез, соныннан кәмә турындамени,—диде Тажит. Әүхәтнен сөйләшүне каядыр читкә боруын чамалап.
—Кайсысыннан башласак та ярый,—диде шундук Әүхәт күндәмлек белән — Алайса кәмә турында сөйләшик. Мин сина кәмә бирәм. Күпме кирәк, шул кадәр. Йөген күпме булса, бәясе дә шулча булыр.
—Булды. Килештек,—диде Тажит.
—Йорт-жир бәясен кәмә өчен суктырырбыз,—диде Әүхәт ипләп кенә.
—Тулысынчамы?!—диде Тажит. ашыгыбрак.
—Нишләп тулысынча булсын?—диде Әүхәт күндәмлек белән.—Кәмә өчен— аерым, йорт-жир өчен аерым килешәбез.
—Булды, килештек,—диде Тажит һәм үзе дә сизмәстән өстәлдәге кәсәгә үрелде.
Әүхәт тиз арада кәсәгә борла агызды һәм алар ике арадагы килешүне беркетеп янә ант эчтеләр.
—Үзең илтеп куячаксыңмы яна җиргә, Таурга?—диде Тажит ин ахырда.
—Мин үзем бара алмам. Бу арада бик авыртынам,— диде Әүхәт.
Тажит өчен монсы бөтенләй көтелмәгәнчәрәк булды. Әүхәтнен оста кәмәче. дингезче булуын турада белмәгән кеше юк.
—Син бармагач, кем генә алып барыр икән сон безне ул Таурга?— диде Тажит аптырап.
—Өлкән улым Мизан алып барыр,—диде Әүхәт —Кая барырга, ничек барырга—барысын да белә. Ун яшеннән минем белән йөрде.
Әүхәт шулай диде. Ахырда, күрәсен, үзе дә сизмәстән өстәп куйды:
—Синен йорт-җирен аңа булачак килешкәч. Башкаландырам. Бәясен дә үзе түләсен.
Шул ук көнне кичке якта Әүхәт Тажитларга килде. Атасына ияреп малае Мизан да килгән иде. Малае кәрәндәс җиккән, атасын коллар күтәргән. Атаклы дингезченен күтәрәмгә утырып йөрүе гажәбрәк иде, әлбәттә. Дингезче Әүхәт үзе дә шулайрак дип уйлады микән, аягына басу белән, акланган сыман, җинелчә генә ыңгырашып алды.
—Кәрәндәстә эчне селкетә. Эчәкләрем актарылгандай була.—диде.
Тажит эндәшмәде, шулай да күңеленнән уйлап куйды, »юри кылана, мина үзенен авырганлыгын күрсәтмәкче була» диде. Әүхәтләрдә сөйләшкәннән соң анын күңеленә инде шикле бер уй килеп өлгергән иде. Моңарчы таза булган һәм бер жире дә авыртынмаган Әүхәтнен ана ерак юлга чыгарга кирәк булгач кына авыртына башлавы сәеррәк тоелган иде. Аннан да бигрәк анын бит бөтен жаваплылыкны малае Мизанга ышанып тапшырырга ниятләве күнелне тырнап тора иде. Малае Мизаннын яхшы дингезче булуына, яшь һәм кыю, батыр булуына Тажит әз генә дә шикләнмәде. Ләкин никтер менә
хәзер Тажитне бөтен иле-көне, малы-туары белән тиешле жиргә азып барып җиткерә алмас шикелле тоелды. Аннан сон. Тажитнен иортын-жирен. каразтыларын юл исәбенә суктырып, мазае Мизанны яна йортта баш итеп каздырырга исәпләве дә Әүхәтнен бары үз кайгысын, ягъни мазаен башкаландыру өчен генә эшләнгән эш булып тоелды.
Ни булса булды, Әүхәтне дә. малаен да ул якты йөз белән каршылады, икесен дә капкадан уздырып җибәрде. Бергазәп азар ин элек ишек аздын. бакча якларын карап чыктылар, абзарга, каратты-курага күз ташладылар, бакча уртасында челтерәп аккан кайнар сулы, салкын сулы жиз көпшазәр янында туктап карап тордылар. Таҗитнен йорты изгеләр тавыннан ерак түгел, шунлыктан аннан килә торган кайнар һәм салкын суы да тулыбрак, көчлерәк булып ага. Чүлмәкчеләр бистәсендә. Әүхәт өендә чишмә суы теләр-теләмәс кенә ага. Тажит мона шундук игътибар иткән иде «Һи. боларнын чишмәсе үләр-үлмәс кенә ага икән» дип уйлаган иде үз алдына. Тажит ишегалдындагы чишмәләргә Әүхәт белән малае да игътибар иттеләр Соклануларын яшермичә, туктап, чишмә тавышына колак салып тордылар. Малае түзмәде, хәтта салкын суны учына алып эчеп тә карады «Монда тәмлерәк—диде —Безнен суда ниндидер ят тәм бар»—диде.
Шуннан Тажит аларны ике катлы таш өенә алып керде, бүлмәләрне күрсәтеп йөрде. Алар килгәндә инде бөтен өйнен. бөтен ишегалдының асты өскә килгән иде. Анда-монда әржәләр. савыт-сабалар, чүлмәкләр тезеп куелган, ашыгып, ары-бире килеп каралар, эшчеләр йөренә—әзе бер нәрсәне, әле икенче нәрсәне урыныннан күчерәләр Капчыкларга, чүлмәкләргә ашлык, киптерелгән жимеш. орлык тутыралар Икенче берәүләр май тулы чүлмәкләрнең авызларын балавызлап-томалап булашалар Каралты-кура ягында кешеләрнең, атларның, мал-туарнын тавышлары ишетелеп-ишетелеп китә.
Кунакларны Тажит үзенен өске каттагы иркен, якты бүлмәсенә алып керде. Ачык тәрәзә аша дугаланып борылган кин арык ягына, ерактан күренгән биек таш йортларга, манараларга карап, хозурланып торгач азар, идән уртасына. Йомшак калку урынга утырып түгәрәк өстәлдәге көмеш савыттан шәрәп ант эчеп, эш турында сөйләштеләр
Шунда йорт-жирнен дә. кәмәнен дә бәясен килештеләр, кайчан, каян кузгалып китү турында да килештеләр.
Ул конне сүз күп булды. Борласы да күп эчелде. Кунаклар карангы төшә башлаганда гына аякларына бастылар һәм китәргә җыендылар. Шул чакны алар арасында бөтенләй уйламаган, күз алдына китерелмәгән сүз ялганып китте. Өлкәннәр эш турында, бәяләр турында сөйләшкәндә Оүхәтнен малае Мизан сүзгә катышмыйча күбрәк тынлап кына утырды. Үзен каядыр чит жиргә, күз күрмәгән, колак ишетмәгән җиргә алып барачак яшь дингезчегә Тажиг әледән-әле сынап карап-карап алды. Атасы кебек эрс сөякле, буйчан һәм зур куллы иле ул сәүдәгәр малае Мизан Күкрәк кин. беләкләр та ы. муен нык. дингездә үскәне, бик иртәләи ишкәк ишә башлаганы әллә каян күренеп тора. Чем кара чәчләре озын, алты үремгә үрелгән Йөзе ачык, ягымлы, күз карашы дәртле. Борыны туры, матур Тик менә ирене генә бераз калынрак сыман Анысы атасыныкына охшаган рак Аннан сон ир кеше очен тешләре ваграк сыман
Лия белән азар капкадан кереп ишегалды карап йөргәндә очраштылар. Үз өендә булганга Лия остенә җинелчә генә киенгән иде. Яшь муены, яшь беләкләре ачык, остенә кигән бизәксез генә күлмәге лә артык озын түгел иде бугай.
Үзс яраткан кызыллы-каралы чүлмәге белән ул чишмәгә суга чыккан иде Алар шунда, чишмә янындарак очраштылар Күзгә-күз очраштылар Мизан
каршысында сихри гүзәл чибәр кыз күреп, искәрмәстән кинәт туктап калды. Лия, үз каршысында ят кешеләр, ят ир кешеләр күреп жинелчә генә «аһ» итеп җибәрде. Сөрмәле күзләре белән бер күтәрелеп карады да, оялуыннан кып- кызыл булды, оялуын яшермәкче булып көлеп җибәрде һәм тиз генә читкә борылып, китеп тә барды. Әүхәтнен малае туктаган җиреннән кузгала алмыйча, анын артыннан борылып карап калды. Аның да йозе тынычсыз иде.
Боларнын барысы да аталары күз алдында булды. Яшьләрнең шундый көтелмәгән очрашуларына, оялуларына өлкәннәр дә татлы бер тынычсызлану кичерделәр һәм елмайгандай итеп, мәгънәле генә бер-берсенә карашып алдылар. Ике арада бу хакта бер сүз булмады—барысы да күз карашы белән аңлашылды.
Барысы турында да килешеп, кайтып китәр алдыннан Әүхәт сакланып кына әйтеп куйды:
—Тел очында бер сүз калды, әйтсәм, үпкәләмәссеңме?— диде.
Таҗит анын нәрсә әйтәчәген сизенеп алды, шундук анын күз карашы яшь җегетнен йөзенә төште. Яшь җегет тә тынып, сагаеп хуҗаның сүзен көтте.
—Шулай аяк өсте генә әйтә торган сүзмени?—диде Тажит.
—Юк, юк,—диде Әүхәт.
—Алайса, әйдәгез, өйгә керик,—диде хужа, кунакларны өенә чакырып.
—Бер кузгалгач, кире борылсак, юлыбыз уңмас,—диде Әүхәт икеле-микеле итеп.
—Алайса, иртәгә килегез,—диде Таҗит.
—Әти, иртәгә килерсең,—диде шул чакны яшь җегет тә түземсезләнеп.
Икенче көнне Әүхәт үзе генә килде һәм кичәгенәк әйтелми калган сүзне әйтте.
Анын нинди сүз булырга тиешлеген белсә дә, Таҗит ул төнне рәтләп йоклый алмады—үзенчә төрлечә чамалап, уйланып чыкты. Лия анын ин яраткан кызы иде. Барлык туганнары, барлык апалары-сенелләре арасында Лия иң чибәре, ин күркәме һәм ин ягымлысы иде. Аннан сон, ул инде кечкенәдән үк сарайдагы Һабил улы Юныска ярәшелгән иде. Үзенен язмышы кинәт кире якка борылгач, ата кеше күбрәк менә шул Һабил Юнысы турында уйлый иде. Сөргенгә озатылган ата кешенең кызына өйләнергә теләрме Һабилның Юнысы, әллә сон аннан баш тартырмы? Өйләнсә дә, өйләнмәсә дә, шушы арада, шушы көннәрдә Һабилнын Юнысы ана хәбәр бирергә тиеш иде кебек. Таҗит шулай дип уйлады. Шулай булуын теләде. Чөнки мондый чакта анын тәртибе шундый иде. Ләкин Һабил Юнысыннан атегә бернинди хәбәр алынмады. «Күрәсен, үземә барырга туры килер. Ялынып, йөземне җыртып, түбәнсенеп»—дип уйлады ул еш кына эче пошып. Бәлки, барып та торырга кирәкмидер. Килми, димәк баш тарта. Килмәде, килмәс тә.
Әүхәткә ул, билгеле, мондый нәрсәләр турында берни әйтмәде.
—Кызыма ундүрт тулмаган,— диде ул Әүхәткә уйчан гына. Чынлап минем белән туганлашырга теләсәң, җәрингәгә улын килеп алыр. Таур иле дигән яна җирдән.
Әүхәтнен йөзе үзгәреп китте. Күрәсен, ул мондый сүз ишетермен дип уйламаган иде.
—Ундүрт тулмаган, имеш!.. Тулмасын. Кем аны тикшереп тора? Икәү килешсәк, җитмәгәнмени?—диде ул аптырап.
—Мин синен белән туганлашырга каршы түгел, Әүхәт,—диде Таҗит, нык итеп.—Л иянең ундүрт яше тулганмы, юкмы икәнен беркем тикшермәс, бәлки. Ләкин ана әле ундүрт юклыгын әнисе белә, күрше-күлән белә. Изге анабыз Дикә белеп тора. Ничек итеп мин изгеләргә, Анабыз Дикәгә каршы китеп, бозык юлга аяк басыйм? Андый эшне эшләсәк, сиңа да, мина да күктән рәхмәт яумас.
— Шулай шул,—диде Әүхәт, көрсенеп —Син мина караганда динлерәк Ярар, синенчә булсын. Шулай да айык эчәбезме, калым турында сөйләшәбезме сон?
—Анысына каршылык юк,—диде Тажит.
Моннан тугыз ел элек бөтен Акланда атаклы дингезче Әүхәт белән менә шушындыйрак сөйләшү булды. Аиык эчелде, калым турында сүз булды Түрәгә барып сату-алу турында килешү төзеделәр Ашык-пошык әзерләнделәр, ашык-пошык төялделәр дә, яр буенда беркадәр көтеп тордылар да. иртәгә унынчы көн була дигәндә, кузгалып киттеләр Кырыйдан диңгез өсте шактый тигез иде. Айга якын эшсез ятып, хәл җыйган ишкәкчеләр яшьләр, тазалар иде. Көчсез җилгә ишкәкләр дә булышкач, җиз кагылган калку борынлы авыр кәмәләр, вак дулкыннарны ярып, су өстеннән шактый жинел йөгерделәр.
Акланнан кузгалып бер тәүлек тулып килгәндә караеп Тирәү утравы күренде Кояш су өстеннән аерылып, күктә асылынып торганда. Тирәү утравын унда калдырып, узып киттеләр Кичкә чаклы тагын унда, сулда таулы утраулар күренде, каршыга йөзгән берничә мал-туар кәмәсе күренеп калды. Карангы төшкәнче алар бардылар да. бардылар, әледән-азе азга, як- якка карандылар, шул ук вакытта артны да онытмадылар Акланнын биек таулары, таулардан да биегрәк булып утырган сарайлары, алтынланган манаралары, коймалары балкып, нурлар сибеп бик озак аларны озатып барды
Кичкә таба җил тынып калырга тиеш сыман иде. ләкин көтмәгәндә ул көчәя башлады, һәм каршылан, төн ягыннан исә башлады. Ишкәкчеләр арасында «Әвер!« дигән ШОМЛЫ сүз ишетелеп китте. Алар инде арыган, ачыккан булсалар да, тагын да ныграк коч куеп, тырышып-тырышып ишәргә тотындылар. 1 ик кәмәләр генә кызулый алмадылар Кәмәдәгеләрнсн эченә курку йөгерде. Кешеләр изге аталарын, аналарын, изге ияләрне исләренә төшерделәр, кычкырып-кычкырып келәүләрен әйттеләр Шул чакны Тажит тә. юлга чыккач беренче мәртәбә, атабыз Мимне, анабыз Дикәне исенә төшерде һәм шундук эче жу итеп китте Юлга чыгу алдыннан ыгы-зыгыда ул су ияләренә. Атабыз Мингә багышлап корбан бирергә оныткан иде!
Шул турыда яшь диңгезчегә әйткәч, егет кычкырып көлде генә Юлга чыккач яшь дингезченен үз-үзен тотышы да. өзек-өзек сүзләре дә Тажиткә бөтенләй ошамады. Ул үзен кирәгеннән артык хуҗа итеп, бар нәрсәдән өстен изеп тотты. Билгеле, кәмәдәге һәркем берсүзсез ана буйсынырга, анын гына сүзен тыңларга тиеш иде—Таҗит инде монысын гына белә Ләкин корбан турында әйткән сүздән сон дингезченен. булачак киявенең шулай кычкырын көлүе бөтенләй ошамады Тажиткә. Шулай да ул бу турыда әйтеп тормалы. Тиз генә түбәнгә төшеп китте һәм ит өчен дип азынган бер кара бәрәннен тиз-тиз генә аякларын бәйләде дә, кычкыртып аны югарыга алып менде, багышлау сүзләре әйтте, тынычсыз чайкалган караңгыда дингезгә ташлады.
Анын бу эшен барысы да күреп тордылар Беркем берни эндәшмәде Бары яшь капитан гына көлеп куйды һәм:
—Сон инде, сон!—диде
—Нәрсә «соң*?—диде Тажит. капитан янына килеп, ачу белән
-Корбанны аны яхшылап, йоласын туры китереп бирергә кирәк, -диде капитан, аңлатырга кирәк табып Моннан өченче елны да без шундый хәлгә тарыдык. Бу әле Әвер җиле түгел Бер-ике сәгатьтән Көрыкыя утравына барып җитәрбез, шунда төн кунарбыз.
Тажитне ул шулай дип тынычландырырга тырышты, ләкин анын мондый аңлатуыннан сон да. озакламый туктап ярга чыгу, ял итү турындагы сүзләреннән сон да Гажит әз генә дә тынычланмады
Ул арада җил кочәйгәннән көчәйде, кәмәзәр бик авырлык белән генә
шуыштылар. Кайчагында аларнын алга баралармы, әллә бер урында торалармы икәнлеген дә аерырлык түгел иде—колак төбендә бары тик шомлы итеп жил шаулаганы ишетелде дә. шыгыр-шыгыр килеп, шап-шоп килеп ишкәкләр ишкәне генә ишетелде. Бер заман ачы чыелдап сыек караңгылыктан акчарлаклар килеп чыкты. Кычкырышып, кәмәләр тирәсендә очып йөрделәр- йөрделәр дә. каядыр юкка чыктылар һәм бераз вакыттан, артка төшеп, чи- чи килеп, кәмәләрне озатып килә башладылар.
—Әнә. акчарлаклар каршыларга килгән. Ярга җитәбез!—диде яшь капитан кешеләрнең күнелен күтәреп.
Бераздан еракта, бик еракта кара судан да карарак булып, биек булып көтелгән Корыкыя утравы күренде. Кешеләрнең эченә җылы йөгерде. Барысы да. каршы искән җилдән сакланырга тырышып, төньяктагы Корыкыя утравына карап бара башладылар.
Ләкин аларга Корыкыя утравына барып җитәргә насыйп булмады. Каршы җил көчәйгәннән көчәйде һәм бер заман тирә-яктагы караңгылыкны ярып, ялт-йолт килеп, яшькелт яшен яшьнәде, дөбер-шатыр килеп күк күкрәде. Каршы искән җил белән яңгыр сибәли башлады. Куркып кычкырган тавышлар ишетелде. Кешеләр яңгырдан, җилдән качып киндер түбә астына керергә тырыштылар. Кайберәүләр куркып тар баскычтан түбән төшеп китте.
Көн яктысында кәмәләр бер-берсеннән ерагаймыйча, су өстендә йөзгән казлар кебек, әле бер-бер артлы тезелеп, әле төркемләшеп бардылар. Яшь диңгезче утырган кәмә юл күрсәтүче буларак, барысыннан алда барды. Жил көчәеп, күк күкрәп, яшен яшьни башлагач, тәртип бозылды, якын-тирәдәге кәмәләрнен барысын да берьюлы күрерлек булмый башлады. Ыгы-зыгы вакытында якында гына кинәт күк күкрәвенә охшамаган шакылдау, сыну һәм кот алынып кычкыру тавышлары ишетелеп китте. Сул якта койрыкларын тиешенчә тота алмаган ике кәмә бер-берсенә килеп бәрелгән иде. Ул якта кычкырыш, елаш аеруча көчле булып ишетелде. Кәмәләргә зыян килгәнме- юкмы, әлегә белерлек түгел иде. ләкин бәрелешкән ике кәмәнен дә күпмедер ишкәкләре сынган булырга тиеш иде.
Монысы әле анын баласы гына булган. Анасы соныннанрак булды. Беренче күк күкрәүдән сон икенче күк күкрәү булды. Бөтен күкне, суны икегә ярып, коточкыч тавыш чыгарып чатнады да. бөтен дөньяны яктыртып яшен яшьнәде. Күп тә үтмәде, коеп янгыр яварга тотынды. Таҗит утырган кәмәне дә бер заман икенче бер кәмәгә китереп бәрде. Нидер шартлап сынды, ватылды.
Кемнәрдер кычкырды, кемнәрдер аллага ялварды. Бөтен нәрсә кинәт башаяк килде. Яшь диңгезче Мизан янында, борындагы сикедә карап барган Таҗит. ниндидер көчкә буйсынып искәрмәстән упкынга ыргытылганда, нәрсәгәдер тотынып калды. Ул бик таныш тоелган нәрсә шома да. каты да һәм җансыз да иде. Бер-ике мәртәбә суга чумып, текә дулкын өстенә килеп чыккач, ул әлеге каты һәм җансыз нәрсәнең кәмә борыны икәнлеген анлап алды. Кәмәнен каз муены сыман алгарак чыгып торган борыны ат башы кебек итеп ясалган. «баш»ның маңгай тирәсе ныклык өчен җиз калай белән тышланган иде. Юан имән агачыннан ясалганга һәм һәрвакьгг суда, су өстендә булганга ул инде муртайган, авырайган иде. Шунлыктан ул үзен ике куллап тотып алган ир кешене бик авырлык белән генә күтәрде. Ат башы белән бергәләп Таҗит әле суга чумды, әле калкып чыкты. Су өстенә чыгу белән, аякларын селтәп, каядыр йөзәргә дә тырышып карады, ләкин болай тыпырчынып анын бары хәле генә бетте. Ул йөзәргә азаплануыннан туктап калырга мәҗбүр булды. Шаулап, гүләп, үкереп торган дингез аны каядыр агызып алып китте.
Үзенен хәле шәптән булмаса да ул тирә-якка күз ташларга да онытмады. Бер мәлне ул як-ягында дулкыннар белән көрәшкән кәмә сыман кара-моралар
күрде «Ярый әле алар исән икән» дип уйлады ул үз алдына. Беркадәр вакыттан сон янадан диңгез встенә күз төшерде, кара-моралар юкка чыккан, тирә-якта берни аерырлык түгел иде. Шул чакны, анын күңелен сызлатып, ачыттырып, чиксез бер әрнү тойгысы өтеп алды. «Барысы да су төбенә китте микәнни?« дип уйлады
Күпмедер вакыттан сон дингез аны ниндидер яр буена китереп чыгарды. Жил тынган, көн яктырган, дулкыннар юашланып калган Аяк астында, якында, тирә-якта каты жир. Су буенда комлырак, судан читтә вак гаш. тагын да арырак тәбәнәк калкулык, калкулыкта куе куаклар. Аннан да арырак, бөтен күкне каплап, тоташ бер карангылык булып, текә таулар, кыялар калкып утыра. Берни селкенми, берни чайкатмый. Дөнья яратылганда ничек куелган булса, кымшанмыйча, баш-аяк килмичә шул көенчә утырып торалар Нинди рәхәт, нинди тыныч' Ләкин нинди жир. нинди утрау икән сон бу?
Артык пошынмыйча, кайгырмыйча Тажит шул турыда уйлады һәм мәкерле куркыныч судан, диңгездән ничек тә ераграк булырга тырышып, каршыдагы куаклар ягына китеп барды. Барып җитә алмады—аягында тәкатьсезлек тоеп, тигез җирдә сөрлегеп китте, егылды һәм кулларын-аякларын як-якка ташлап, егылган жирдә тынып калды
Ул комлы, ташлы яр буена килеп чыкканда вакыт кич иде ахрысы Караңгыда, төн урталарында ул уянып китте, күзләрен ачты. Уяну белән ин элек ачлык тойгысы баш калкытты. Аттык тойгысыннан сон туну. саткынлык тойгысы барлыкка килде. Ул үзенен соңгы мәртәбә кайчан, нәрсә ашаганын да хәтерли алмады. Ана хәзер үк нәрсәдер табарга, нидер капкалап алырга, һичьюгы чишмәгә ятып су эчәргә кирәк иде. Ләкин кая барырга, кемне күрергә—ул моны аерымачык кына күз атдына китерә атмады Күз алдында, анда, зиһендә бары бер генә нәрсә торып калган иде—ул да булса дингез. яшен, күк күкрәү һәм кәмәдәге ыгы-зыгы Аннан сон имән агачыннан юнып эшләнгән ат башы Ләкин боларныи барысы да чын түгел иде Батарны ул төштә генә күргән иде бугай Жил-давыл, дингез турында олылар төрле куркыныч нәрсәләр турында сөйләгәч, бата чагында ул шулай йокыдан саташып, коты алынып уянып китә торган иде
Бәлки, хәзер дә ул шулай куркыныч төш кенә күргәндер? Өндә шундый нәрсә булырга мөмкин түгел Барлык йортын-ниең белән төялеп чыгып кит тә. искәрмәстән җил-давылга юдык га! Кинәт, тора сатып бөтенесе су төбенә китсен, имеш! Юк-юк. булырга мөмкин түгел! Изге Мин атам изге Дикә анам! Момкинме шундый нәрсә ’ Мин—исән Димәк, алар ла исән булырга тиеш Жәмәгатем. балаларым. караларым. Кайда икән атар. Дингез. әйтче яшермичә
Анын шулай дип әйтәсе килде, анын кычкырасы, бөтен жирне-күкне дер селкетеп аһ орасы килде
Ул кычкыра алмады Яр буенда ул ниндидер кара нәрсә күреп атды Бу ана дингез чыгарып ташлаган кешедер сыман тоелды. Ашыгып ул әлеге үзе кебек үк үлемнән котылган кеше янына килде Анын кеше дигәне юеш комла ятып торып калган ат башы булып чыкты Ул шундук айнып китте Бөтен нәрсә ап-ачык булып яңадан күз атдына килде Шул ук мәллә диярлек ул бөтен күкне каплап, дингсзгә үк терәлеп торган биек таулар, кыялар ягында кайдадыр бик югарыда өзлексез янып торган камдыр галәм га ашарга тырышкан сыман туктаусыз ыргылып, бәргәләнеп янган жанлы. тере ут күреп алды.
Шулай итеп, барысы да аңлашылды Дулкын аны Аклан га. изге утрауга китереп ташлаган. Нәкъ Саба авылы янына диярлек. Анда анын танышлары бар Анда анын хәтта тон уртасында барып капкасын кагарлык якын кешесе дә бар Ерак түгел Шушы килеш, хәлсез килеш алпан-тилпән барганда да.
тан атуга барып җитәргә, таныш капканы кагарга булачак. Чынлап та ул кузгалып китте. Ләкин Саба ягына түгел, биектә, югарыда туктаусыз бәргәләнеп, өндәп, чакырып янган ут ягына таба китте. Ул мондагы тауларны, таулардагы сукмакларны белә иде. Белмәскә, турадан килә торган туры юлны ул диңгез буена кадәр нәкъ шушы төштән уздырырга тиеш иде ләбаса. Текә таулар арасыннан ул аны диңгез ярына сөзәк итеп, шул ук вакытта туры итеп төшерегә тиеш иде. Моның өчен берничә җирдән калкулык сыртларын кисеп алырга, берничә җирдән тирән аралыкларга таш-балчык өяргә, озын бер күпер салырга кирәк булачак иде. Аннан сон ул сугыш кәмәләре туктап тору өчен иркен куен ясарга, яр буенда исә ныгытылган таш кала салырга тиеш иде.
Ләкин менә булмады. Анын да, мәрхүм Карманнын да хыялы тормышка ашмады. Белексез, булдыксыз мака сар бөтен эшне чуалтты да ташлады. Туктале, әллә сон мака сар Аланча түгел, аллалар чуалты микән сон бу эшне?
Кем генә булмасын, чуалды эш. Чуалттылар, баш-аяк китерделәр. Очлы кыя башындагы серле утка әнә берни булмаган. Ул һаман да яна да яна.
Таҗит туры утка таба карап барды һәм тан алдыннан таныш капканын җиз дүңгәләгенә барып тотынды. Эчке якта башта кыңгырау шылтыраган тавыш ишетелде, аннан сон йокылы каравылчының нидер мыгырданганы ишетелде. Аягында көчкә басып торган, берничә көн эчендә танымаслык булып ябыккан, суырылган, яңакларын, ияк очларын сакал-мыек төкләре каплап киткән Тажит тын алырга да куркып капка ачылуын көтте. Анын өчен бу тормыштагы барлык газаплардан, кайгы-борчулардан котылу капкасы иде. Яр буенда, тауда, урманда тотып алсалар, аны янадан көчләп читкә озатачаклар яисә хәтта кол итеп сатачаклар иде. Аны менә тотып алмадылар. Исән-имин ул менә бу капка янына килеп җитте. Ләкин, капкадан кереп, биек таш койма белән әйләндереп алынган шушы изге җиргә аяк бастымы, ул инде беркайчан да моннан кире чыга алмаячак иде. Үзе теләп, үзен-үзе ул монда төрмәгә ябып куячак иде. Ләкин бу дөньяда аның өчен хәзер бердәнбер котылу урыны—шушы төрмә иде.
Капканы ачарга бик үк ашыкмадылар. Башта сорадылар: кем син, нишләп йөрисен? диделәр. Белеп килдеңме, белми килдеңме? диделәр. Коралын юкмы, юлдашларын юкмы? диделәр. Сорауларга кыска-кыска итеп ул җавап бирде. Кайбер җавапларны ишетеп җиткермәделәр, ахрысы, кат-кат сорадылар. Шул ук вакытта кемдер югарыдан, капка баганасы биеклегендә эшләнгән биек басмадан аны күзәтеп торды сыман. Таҗит башын күтәреп карамады—ул аны бөтен күңеле белән сизеп-тоеп торды.
Күпмедер көттереп торгач, капканы ачтылар. Таҗит, уң аягын атлап, изге җиргә, тыелган җиргә басты. Кергәч, ул кыска гына итеп янадан үзенең һәлакәткә юлыгуын, күпмедер диңгездә булуын сөйләп бирде. Ул бары аларга үзенен кемлеген әйтмәде дә, исемен генә әйтмәде. Капка сакчылары ана үзләренен кичтән калган каты-коты икмәкләрен бирделәр, эчәренә су бирделәр. Шуннан сон тар, кысан куыш идәнендәге изелеп, әвәләнеп беткән саламга күрсәтеп, кояш чыкканчы йоклап, ял итеп алырга куштылар. Ул шундук сузылып ятты да йокыга китте.
Нәкъ менә мака сар йомышчысы Бабул кебек, аякларын, кулларын як- якка ташлап, дөньясын онытып йоклады.
Икенче көнне аны Мәнзүм ата белән очраштырдылар. Никадәр танымаслык булмасын, Мәнзүм ата аны таныды Һәм озак кына исенә-акылына килә алмый утырды. Мәнзүм атага Таҗит барысын да сөйләп бирде. Үзен бирелеп, теләктәшлек белдереп тыңлаучыга анын күңелендәге иң зур кайгысын да әйтәсе килде.
—Жәмәгатем, балаларым оныта алмыйм,—Алар алдында үземне гаепле 36
саныйм,—диде ул. күз яшен күрсәтмәс өчен битен каплап
—Минә алла аларны корбан итеп алган,—диде Мәнзүм ата дәртсез бер салкынлык белән.
—Барысын да микәнни?!—диде Тажит. коты алынып —Инде беркайчан да мин аларны күрә алмам микәнни?
—Монда аяк баскач күрә алмассын,—диде Мәнзүм ата.
—Исән булсалар дамы?!—диде Тажит, ышанасы килмичә.
Мәнзүм ата жавап кайтармады
—Син. Тажит, тау-ташны кисеп туры юл салмакчы булдын. Инде анладынмы —туры юл анда түгел, монда,—диде Мәнзүм ата—Мин си на әйтеп карадым—тынламадын. Ул вакытта мин сине ярата алмадым Хәзер син минем алмашым булырсын. Сизеп торам—озакламый тыным киселәчәк. Сине мина алла үзе җибәргән. Исеменне алыштырырсын Заманында Сабир ата миңа Мәсәви исемен онытырга кушты Мин Мәнзүмгә әйләндем Сина да үзеннен Тажит икәнеңне онытырга туры килер. Пир ата Мәжит булырсын.
Мака сар илчесе Бабул көннен кызуы сүрелеп, күләгәләр озыная башлагач кына уянды. Урыныннан сикереп торды да. үзенен кайдалыгын төшенә алмыйча, ары бәрелде, бире бәрелде—кулын, тезен авырттырды, мангаен авырттырды һәм коты алынып кинәт бар көченә кычкырырга тотынды. Тавышка шундуы Кәбир килеп җитте Ана моннан ерак китмәскә, куышка, олы кунакка күз-колак булып торырга кушылган иде
—Кем кирәк? Нәрсә кирәк?—диде ул. Бабул каршысында калкып —Ник яптыгыз мине монда?—дип кычкырды Бабул —Беләсезме, мин кем° Мака сар Аланча илчесе мин!
Куркудан анын аяк-куллары калтырады, тавышы өзек-өэек булып, казакка ятышсыз булып чыкты
Кәбир чыпта ишекне күтәреп куйды —Чыгасын килсә, әйдә, менә моннан —диде ул
Бабул атылып тышка чыкты, авызын ачып, ашыгып тын алды һәм якты көнне, таныш күкне, тауларны-урманнарны күреп, берьюлы тынычланып калды.
—Уф! Жир астына базга ташлаганнар дип торам.—диде елмайгандай итеп —Мин хәзер килермен.—диде Кәбир. каядыр китмәкче булып Бабул анын кулыннан тотып алды
—Тукта! Тамагым кипте.—диде. Кәбир аны чишмә янына алып килде
— Менә, ятасын да эчәсен,—диде. челтерәп аккан чишмәгә күрсәтеп.
— Чагыр кирәк, чагыр!—бер генә гамчы.-диде Бабул чыраен сытып —Хәзер, хәзер, көтеп тор!—диде Кәбир һәм Бабул нәрсә дә булса анлап
өлгергәнче, ашыгып каядыр китеп тә барды
Бабулнын көтеп торыр тәкате калмаган иде ахрысы—Кәбир әйткәнчә ул җиргә сузылып ятты да. чишмә өстенә иелеп, эт кебек лач-лоч китереп, су эчәргә тотынды. Эчеп туйгач аягына баскан иде. каршысында таныш сыман бер кеше күреп, катты да калды Бу кеше тап-такыр итеп кырылган ялан башлы, ялан аяклы иде. өстенә исә озын итәкле жмлән-күлмәк киеп куйган иде.
—Уянгансың икән. Әйдә, куышка керәбезме'-диде пир ата Мәжит. тораташтай тынып калган илчегә эндәшеп.
—Нинди куыш! '—диде Бабул. берни акламаган сыман —Минем бит сине каядыр күргәнем бар!
—Син инде әйттең аны мина,—диде пир ага
—Турала сине барысы да үлгәнгә саный.—диде Бабул. пир атаны тыңламыйча.
—Үлгән Тажитне мин белмим. Без шулай бер-беребезгә охшаганбыз икән, димәк, ул изге жан булган. Карлы тау келәүлегендә изге булмаган кеше юк,—диде Тажит-Мәжит, мөмкин кадәр тыныч, дәрәжәле булырга тырышып.—Син үзеңне мака сар илчесе дип белдерден. Мин сина бер сүзсез ышандым, капкамны ачтым. Керден, ял игген—инде сөйлә: нинди йомышы төште мака сарнын безгә?
—Менә кызык! Ошагач та охшар икән кеше бер-берсенә! Тавышы да шул ук, төсе-бите дә... Чәче генә юк, киеме башкача,—диде Бабул төштәге сыман сөйләнеп.
—Син чыннан да мака сар илчесеме сон?—диде пир ата, җинелчә үртәлеп.
Бабул сул кулын югары күгәргәндәй итте, йодрыгын йомарлап, пир атанын күзенә якынрак китерде.
—Менә!—диде горурлык сизелеп торган катгыйлык белән.
Сул кулының урта бармагындагы алтын йөзеккә түгәрәкләнеп бөгәрләнгән жылан төшерелгән иде. Бабулнын тышкы якта калган кәрендәсләрендә, атларынын маңгайларындагы, күкрәкләрендәге жиз, көмеш калайларда, кешеләрнең бил каешларында, коралларында—һәркайда шундый тамгалар бар иде һәм ерактан ук алар: «Менә ул—без!» дип кычкырып торалар иде сыман. Пир ата анын кем тамгасы, нинди тамга икәнлеген бик яхшы белә иде, әлбәттә. Хәзер менә анын шулай берни белмәгән сыман сорап торуын Бабул чынга алды ахрысы. Пир ата Мәҗитнен туралагы ниндидер «төзүче Тажиткә» охшаган булуы белән кызыксынуы шундук кими төште.
—Кайда сөйләшәбез соң? Шулай аяк өсте генә түгелдер ич?—диде ул, баштагы уйларыннан бүленеп.
Пир ата, ишарәләп, якындагы куышка күрсәтте.
—Менә минем сараем. Әйдә, түрдән уз,—диде.
—Карлы тау келәүлегендәге изгеләр бик иркен яшиләр, ашаганнары бал да май, дип сөйләгән булалар тагын,—диде Бабул, куышка керергә ашыкмыйча.—Мака сар илчесе белән сөйләшергә рәтле бер сараеңда юкмени? Мина ул куышта тын җитми, башыма таш төшәр кебек.
—Алайса сарайда утырырбыз,—диде пир ата, килешеп.—Карлы тау келәүлегеннән иркен сарай юк! Түшәме күккә терәлгән, идәненә болыннар, урманнар сыя, челтерәп чишмәләр агып ята.
—Алай икән,—диде Бабул, пир атанын тел төбен анлап — Син мине чишмә суы белән генә сыйлап жибәрмәкче буласын ахрысы.
—Әйдә, алайса, ин элек ашап-эчеп алыйк.
Олы кунакны пир ата өч имән янына алып килде. Көн кичкә авышканлыктан, имән төбендәге күләгә дә икенче якка—кыялар ягына күченгән, иртән ашап утырган таш ачылып, яктырып калган иде. Пир ата уртанчы имән янында туктап, мака сар илчесенә үзеннән ун кул яктагы урынны күрсәтте. Беренче булып үзе утырды, шуннан соң илче утырды. Аларнын килүен көтеп торган аксакаллар шулай ук үзләренен урыннарына утырдылар. Өлкәннәрдән читгәрәк, күләгәле якта торган яраннар бернинди шау-шусыз, шулай да бик житез кыланып, ашаучылар алдына калын чыпталар, чыпталар өстенә көмеш табаклар, көмеш пычаклар куеп чыктылар. Чыпталарның зуррагы, бизәклесе пир ата белән илче алдына куелды.
Шуннан сон ашчылар эшкә тотынды. Капкачлы, ике тоткалы таш табакларда ашчылар томалап пешерелгән каз китерделәр. Беренче табак пир ата алдына куелды. Табактагы бер бөтен казны көмеш табакка алып салдылар да, авыр кайнар табакны, капкачын ябып, сак кына күгәреп, илче Бабул алдына китереп куйдылар.
Яхшылап йолкынган, мәмрәп, тәмле исләр таратып яткан симез казны күрү белән, Бабул елмаеп җибәрде, иреннәрен ялмап куйды һәм
«башлыйбызмы?» дигән сыман, пир ата ягына карап атлы. Пир ата исә тагын бер-ике табак килгәнен көтебрәк торды да. көмеш пычагы белән казнын беркадәр тиресен кисеп, артына, имән төбенә ташлады Шуннан сон. барысына да ишетелерлек итеп: «Әтекәмә-инәмә'« диде
Пир агадан сон Бабул да пычагына тотынды. «Әгекәмә-инәмә!» дип салака бирде һәм тәмләп, ләззәтләнеп ашарга тотыны Пир ата анын кебек үк ачыкмаган иде, аннан сон анын хәзер бик үк ашыйсы да килми иде кебек Мака сар илчесе килеп төшкәннән бирле ул үзендә тыелгысыз бер киеренкелек, тынычсызлык тойды. Бу тынычсыхтыкны берни белән дә томалап, онытып, юкка чыгарып булмый сыман иле. Бабулнын үзен тануы, йөзне жыртып. күзгә карап кирәкмәгән сораулар бирүе генә түгел, гомумән анын монда булуы, үзендә ниндидер серле сүз саклавы өзлексез анын эчен пошырды, саруын кайнатты Ана карата монда беркем көч куллана алмаячак, беркем аны яңадан түрә катына, мака сар катына алып бара атмаячак. Шулай да ах, шулай да!
Ни хәл итәсен, менә шундый тәмле аш янында да ул тулысынча онытыла, тынычлана алмады, хәтта авызына капкан майлы казы да сөяк булып тамагына аркылы утыргандай булды. Кисеп алган боттан ул бер-ике генә капты ла. артына борылып Кәбиргә ым какты
Үзенә сузылган кисәкне Кәбир эләктереп кенә алды —Әһә!—диде анын янындагы Әл зәм, искәрмәстән Анын «әһә»сен пир ата ишетеп калды Шунан сон икенче ботны да кисеп алды, аны да бер-ике мәртәбә тешләде дә. борылып «Әһә»гә тоттырды Пир атанын кирәгеннән артык юмартлануын башкалар ла күреп алдылар Алар да. билгеле, үзләрснен яраннарына шундый тәмле кисәктән атеш чыгара алган булырлар иде. Ләкин беркем дә андый хәрәкәт ясарга ашыкмады— Карлы тау ксләүлегенә көн дә илчеләр килеп тормый һәм мондый майлы казларда кон саен пешеп тормый һәркем үз табагына иелеп, бирелеп ашавында булды Ләкин ни кадәр тамаксау булмасыннар, алар инде хәзер элекке яшь чагындагы аучылар да. балыкчылар да. дингезчеләр. юлбасарлар да түгел иде Кон дә ике мәртәбә туйганчы ашап, эшсез-хәрәкәтсез ятып, күптән инде аларнын карыны тараеп, кысылып беткән—анда хәзер бер бөтен каз түгел, аның яртысы ла сыярлык түгел иде Ашап туйгач, аксакаллар, майлы иреннәрен, кулларын сортештереп. иттән аерылып, шәрәләнеп калган сөяк- санакларны. ашалмаган кисәкләрне көмеш табагында калдырып—барысын бергә яраннарга бирделәр.
Ул арада ашчыларның берсе озын муенлы, очлаебрак торган тар авызлы авыр чүлмәк күтәреп килде Чүлмәкне ул пир аганын сул ягына утыртып куйды Карап торышка иске, борынгы тоелган, шулай да ак. зәнгәр. кара, кызыл буяулар белән төшерелгән бизәкләре уймаган юан корсаклы чүлмәк авызы балавызлап томаланган, балавызга батырып аркылы-торкылы жеп сузылган, жепнен очы балавыз шарга батырып, шарга тамга сугылган иде — Карлы тау келәүлегенен изгеләре чагыр эчми, табада томаланган кош ите ашамыйлар дигән булалар тагын.—диде илче Бабул. үзалдына сөйләнгән сыман, тулы чүлмәк ягына караштырып
Ул моны, билгеле, шаяртып әйтте, ләкин мондый шаяртуларга күнекмәгән кайберәүләргә бу ниндидер киная булып тоелды
—Олуг илчеләрне сыйлаганда чагыры да. кош ите лә изгеләргә язык түгел. - диде пир ата, уңайсыз тынлыкны йомшартып.
Батавызнын шарын тартып ул башта жепнен очын алды, аннары жепне тартып, чүлмәк авызындагы балавызын 1затты ла. алтын савытка кара кучкылланып торган утлы чат ырны агылды ^ ты сүрелә төшсен өчен савытка су өстәде, болгатты да. шуннан сон алтын кәсәгә салды Башта ү зе авыз итге.
аннан соң илчегә бирде. Бабул шулай ук, алтын кәсәдәге чагырны беркадәр авыз иткәч, аны үз янындагы күршесенә сузды. Чагырлы алтын кәсә аксакалларның барысын да йөреп чыгып, янадан пир атага әйләнеп кайткач, мака сар Аланча илчесе Бабул, ике кулын симез корсагында кушырып тоткан килеш, изге картларга күз йөртеп чыкты да, күптән көтелгән сүзен әйтте.
—Карлы тау келәүлегенә Аклан иленен баш мака сары Аланча киләчәк. Мина менә шуны әйтергә кушылды,—диде ул.
Бу хәбәрне ишетеп барысы да тынып калдылар. Аксакаллар бер-берсенә карадылар, пир атага карадылар. Пир ата Мәжит беркемгә дә карамады—күз алдына туры килгән чыптага, чыпта өстендәге алтын кәсәгә, беренче кат күргән кебек, текәлеп тик утырды. Илчедән сон ни дә булса әйтергә тиешлеген ул бик яхшы анлады. ләкин кирәкле сүз нишләптер тел очына килмәде.
—Карлы тау келәүлегенә... мака сар киләчәк...—диде ул илче сүзләрен кабатлап. Кайчан килерен белеп булмыймы?
—Сезгә кайчан җайлы—шунда,—диде илче.—Сезнен белән киңәшергә кушылды. Шушы бер ай төшендә.... бер айдан да сонармастан .
—Ник килә?—анысын да белеп булмыймы?—диде пир ата тавышын әкренәйтә төшеп.
—Ник килә дисенме?—диде илче, чиктән тыш гаҗәпләнеп —Шуны да белмисезмени?!
—Турадагы яңалыклар безгә бик сонлап ирешә. Белмәвебез дә бар,—диде пир ата.
—Бөтен ил, бөтен Аклан шау-гөр килеп тора. Көллесе шуны сөйли,—диде илче, җанланып, кулларын ботап —Илгә яна юсык кирәк. Мака сарлар, түрәләр, аксөякләр аллалар язып катдырган юсыкка буйсынмыйлар. Кая карама, бозыклык, азгынлык! Ата улны, ана кызны белми.
—Анысын беләбез,—диде пир ата тыелып кына.
—Белгәч?!—диде Бабул.—Илгә яңа юсык кирәк, тәртип кирәк! Борынгы мака сарлар, тугыз ел тәхеттә утыргач, Карлы тауга килеп, тау куышына кереп аллалардан кинәш сораган, юсык сараган. Кырык җыл тәхеттә утырган Карун бер мәртәбә дә Өрәк белән киңәшмәгән. Аннан элегрәк угыз җылга якын утырган Арысби киңәшмәгән. Селәүтин киңәшмәгән. Белекле галимнәр әйткәннәр—йөз дә ике жыл инде мака сарлар Карлы тау келәүлегенә аяк басмаганнар, изгеләр белән дә, аллабыз Өрәк белән киңәшмәгәннәр Белекле галимнәр әйткәч, мака сар Аланча Карлы тауга килергә булды. Нурлы бикә дә каршы түгел. Шаулашкан караларның, аксөякләрнең авызын томалау өчен генә булса да, мака сар Аланча сезнен янга килеп, тау куышында торып сездән, аллалардан изге сүз ишетмәкче була.
Пир ата Мәҗит төшенеп алды, җинел сулап куйды һәм башын калкытып, аксакалларга, тирә-ягына карап алды.
—Мака сар Аланчаның тәхеткә утыруына быел.. . менә шушы муллык аенда тугыз җыл тула,—диде ул сакланып кына сүзгә башлап.
—Дөрес, тугыз җыл!
—Шулай шул!—диештеләр аксакалар да, телләре чишелеп.
Ләкин шуннан ары беркем берни әйтә алмады. Илче белән, билгеле, пир ата гына сөйләшергә тиеш иде. Аннан сон, монда алай сөйләшеп тә торасы нәрсә юк—килә икән, килә. Тик менә ул ничек килер, кемнәр белән килер, ул килгәч монда ниләр булыр, әлегә беркем дә күз алдына китерә алмады. Ни өчен дигәндә, кайчандыр элекке заманнарда Карлы тауга тугыз җыл саен мака сарлар килүе турында имеш-мимештән күп нәрсә ишетеп белсәләр дә, чынлыкта монын ничек булганлыгын рәтләп белмиләр, күз алдына китермиләр иде. Белсә, пир ата Мәҗит беләдер. Кам-каталыкны да, үзенең
серләрен дә пир ата Мәнзүм ана калдырды. Барлык изгеләр арасында ин изгесе, ин санаклысы ул пир ата Мәҗит
Аксакаллар кинәш-табыш һәм акыллы сүз өмет итеп, пир ата Мәҗиткә карадылар Ләкин пир ата Мәҗит тә чынында берни белми иде Күп кенә серләр, тәртипләр турада гына түгел, монда. Карлы тау келәүлегенен үтендә дә онытылып беткән иде. Ләкин мака сар илчесе алдында боларнын берсен дә сиздерергә ярамый иде. Бу мизгелдә пир ата Мәҗит шуны гына чамалый алды һәм Бабул әйткәннәргә җавапсыз катмас өчен генә, болай гына сорап куйды
—Ту анабыз Дикәнен чишмәсе табылмадымы, ишетелмиме?—диде.
—һи-и! Монда бикләнеп ятып сез чыннан да берни ишетмәгәнсез,—диде илче —Тапканнар бит ул чишмәне!
-Йа . алла,—диде пир ата. балкып, башын, иелгән гәүдәсен турайтып Аксакалларда күнелле генә гөрләшеп алдылар.
—Куанышырга ашыкмагыз.—диде илче, утлы кузга су сипкән сыман Бөтен шау-шу шул чишмәдән башланды да инде. Кемдер әйткән чишмә югалмаган, жиз койма буендагы чүплек астында күмелеп калган, дигән Каралар ышанган. Шуннан китте дә китте! Сөйләсән—сөйләп бетерерлек түгел Кыскасы шул—чүплекне юкка чыгарып Нурлы бикә шунда зур багана утыртырга, багана башына үзенен алтын сынын мендереп бастырырга уйлаган Менләгән колларны китереп чүплекне әрчеделәр, тау буен кистеләр Карасалар, борынгы чишмә дә. ниндидер кызнын гаш сыны да чыккан ди Нурлы бикә чишмә суын жир астыннан арыкка борып җибәрергә, шул төшне таш белән төреп алып багана утыртырга кушкан. Юк. ул кушмаган, аны ана теге атаклы сынчы Әүфил шулай кинәш иткән
— Сынчы?!—диде кинәт пир ата Мәҗит, кызарынып, ярсып Кайберәүләр анын шулай кинәт сорап куюына аптырап калдылар. Кызыл- кызып тура хәдзәре турында сөйләүче Бабул исә андагы үзгәрешкә бөтенләй игътибар итмәде.
—Чишмә, гаш сын багана төбендә, куышта торып казган,—диде ул аңлатып, сүзен дәвам итеп. Багананы биш жыл өйделәр Мен кеше бер ай эшли дә. бер ай ял итә, алары урынына икенче мене эшли, алары ял иткәндә, өченче мене эшли
—Алай икән,—диде Мәжит тагын үзалдына ярсып һәм үзенен йөзен башкалар күрмәсен дигәндәй, иелеп кәсәгә тагын чагыр агызырга готынды —Быел менә багана салынып бетте диләр. Озынлыгы—йөз колач.—диде Бабул Андый багананың дөньяда булганы юк диләр Йоз чакрымнан күренеп тора ди.—Хәзер менә Нурлы бикәнен алтын сынын бастырып куясы гына калды Анысы авыррак
—Ник '—диде тагын да Мәҗит.
-Ул аны саф алтыннан койдырмакчы. Койдырырга җитәрлек алтын юк Казна буш Халык арыды, жиләде ул бетмәс-төкәнмәс эшләреннән Теге багана төбемдә калган сынны кайберәүләр анабыз Дикә сыны икән диләр, алладан тынычландыргыч сүз ишетәсе килә мака сарнын
«Болай булгач, төшендек, барысын да сөйләп бирде» дип уйлады Мәжит. ләкин д гп.ш көсаш п гчегө ШЫ ы вйгшв куйды:
—Ил-көн белән, изгеләр белән кинәшмичә, мин сина бер сүз дә әйтә алмыйм Җавабын оч көннән әйтербез,—диде.