АЧЫДЫР ХАКЫЙКАТЬ ЮЛЫ...
ФӘНИС ЯРУЛНННЫҢ 70 ЯШЕН КАРШЫЛАП
Татарстан китап нәшрияты соңгы елларда бик тә игелекле эш башкарып килә күренекле әдииләребсэнен—халкыбызның ихтирамын һәм мәхәббәтен яулаган, чаклы рәвештә әдәбиятыбыздагы мәртәбәле бүләкләргә ия булып, "халык язучысы (шагыйре)" исеменә лаек булган, милләтнен жан авазына әверелгән ижат әһелләребезне» сайланма ижатын туплап укучыларыбызга ирештерә.
Шул мәртәбәле һәм абруйлы агымнан алдымдагы бер дулкынга сокланып карап горам Бу—Татарстанның халык шаг ыйре, Габдулла Тукай. Муса Жалил исемендәге Дәүләт бүләкләре лауреаты Фәнис Яруллиннын биш томлык “Сайланма әсәрләр"е. Үзем хөрмәт иткән әдипнен ижатын бу рәвешле бөтен килеш күрү күңелдә көчле хисләр ташкыны тудыра Рәхәг хисләр ул. Аларны сүз белән генә аңлатып бетерүе кыен
Беренче томны кулыма алгач бераз аптырабрак калдым: "Повестьлар" Туктале. ә нигә проза? Ф Яруллин үз ижатын "халык шагыйре" дәрәжәсенә күтәргән поэзиядән башлаган иде бит' «Э бәлки хикәя-повсстьлар анын ижагынлд зур урын алганга, ә дөнья күргән китапларының баИгагы проза әсәрләре булгангадыр’’ Болай анлагу үтә гади булыр иде Бераздан аңладым бугай. Томны ачып җибәргән Җилкәннәр җилдә сынала" повестенда
авторның үз биографик мизгелләре дә мул сибелгән икән Димәк, бу әсәр биштомлыктагы ижат үрнәкләрен аңлауга, фикерләүгә ачкыч булып гора. Тукайның ди бит татар халык шагыйре дәрәжәсенә күтәрелүен аңлауга нәкъ менә "Исемдә калганнар” дигән кечкенә генә күләмле, әмма һәр сүзеннән жан кычкыруы ишетелгән чәчмә әсәре ярдәм итә Димәк, биштохтлыкнын бисмилласы булып урнашкан "Җилкәннәр җилдә сынала" повесте һич тә очраклы түгел икән Шушы повесть аша укучьна Ф Яруллин ижатына керү өчен җирлек әзерләнә, әдип күнсленсн лабиринтларында адашмау өчен ут-маяк кабызыла
Повесть гаягь ашкынулы-ярсулы бер чорда—узган гасырнын жигмешенче еллары башында мәйданга чыга Гаять тә күтәренке, ыргымлы иман бу! Дөнья шаулый, тормыш кайный. Нефть! Гигант төзелешләр' Әле генә ерак чирәм җирләрне айкан кайткан герой очар кошлар янәшәсенә тартыла Кайбер язучылар ашыга-ашыга актив, хәрәкәтчән, жир катламнарын актарып ыргытырлык, таулар күчерерлек бәдәнле әнә шундый каһарманны калыпларга кереште Шул вакыт кәнфнмәнгән. һәрчак ел манмы портрет йөзләр арасына Ф Яруллиннын көтелмәгән фаҗига аркасында дүрт дивар эчендә бикләнеп калган, тәнснен һәр күзәнәгенә шыплап тулган газаплар күзләренә сеңгән Фәнияры килеп керде Килеп тә керде— укучыпын үз якынына да әверелде Лирик героймын мәрхәмәтсез авыру богаулап
7. .к
• N II
В7
алган язмышы укучы жанында әрнү катыш өметле, уйлы, гамьле кайтаваз тапты. Әсәрнең төп тәэсир көче нәрсәдә икән дип кат-кат уйланганым бар минем. Җавап таптым да кебек. Яшәү көченең асылында, яшәү мәгънәсендә. Язмыш сынауларында сыгылмауда. Вакыйгалар армиядә имгәнү алып урынга берегеп калган, шулай гомер уздырырга мәжбүр булган Фәнияр образына туплана, повестьтагы башка образлар анын янында хәрәкәт итәләр, кечерәяләр, зураялар, әсәр дәвамында теге яки бу сыйфатлары белән ачыла баралар. Әнә шулай һәркем сынау уза. Язмыш—сынау ала Аның имтихан сораулары шактый катлаулы мәсьәләләргә җавап эзләргә боера: яшьлек һәм гомерлек фаҗига, тугрылык һәм хыянәт, тән көчсезлеге һәм рух көче, өметсезлек һәм тормышка иксез-чиксез мәхәббәт Бу сорауларны читләтеп үтеп булмый. Әнә шулай әсәрдәге Фәүрия дә, Илсөя дә, Фәнияр үзе дә әлеге сораулар ташкынында һәрдаим ачыла баралар.
Биредә бер нәрсәгә тукталу зарур. Еш ишеткәнем бар: повесть авторын мәгълүм әдип Николай Островскийнын рухи туганы дип атыйлар. Бу—дөрес тә, түгел лә. Дөресе—язмышлар охшашлыгы һәм автор белән үзәк каһарман арасында шактый гына бергәлек булу—автобиографик моментлар уртаклыгы. Дөрес түгеле—заман башка, ситуания башка, фажиганен асылы һәм анын белән тартышу максаты башка. Н Островскийнын Корчагины—революция ташкынында кайнап, гражданнар сугышы ялкынында көеп, кыйналып, яньчелеп, авырдан да авыр имгәнүгә тарыган зат. Анын бөтен гомере халык бәхете өчен көрәштә узган. Димәк, бар газаплары да—халык бәхете өчен. Менә бу ышаныч ана үз язмышы белән тартышырга көч бирә. Шушы хис-кичереш аны кулына каләм алырга этәрә. Чөнки көрәш дәвам итә, ә аның хәзер бердәнбер коралы—каләм. Ә альтруистик хис—үз гомерең бәрабәренә башкаларны бәхетле итәргә тырышу—анын яшәү мәгънәсенә әверелә.
Ф. Яруллин, димәк ки анын герое Фәнияр да мондый фикергә таяна алмыйлар. Биредәге шәхес фаҗигасе—очраклы бер бәла нәтиҗәсе. Димәк, анарга яшәргә көч алу өчен башка төрле таянычлар кирәк. Иң әүвәл, әлбәттә яшьлек. Яшьлек— романтик хыялый дөнья. Ул бөтен кыенлыкларны, килеп туган мәшәкатьләрне тиз арала җиңәчәгенә ышана Анын өчен бөтен авырлыклар—тик вакытлы гына Татар әдәбиятына таныш бу хәл. Егерме бер яшендә паралич сугып, гомергә хәрәкәтсез калырга хөкем ителгән Фатих Әмирхан башта һич тә үз хәле белән килешергә теләми. Якыннарына күндергән хатларында ул “тизлектә таякта өстерәлә башлармын...", дип хәбәр итә. Ике елга якын өметен сүндерми: чираттагы хатында "бер дүрт-биш көннән фактически йөри башлавымны көтәм", дип, дусларыннан битәр үзен ышандырырга тырыша. Ә хакыйкать исә ачы... Димәк, әүвәлдә терәк булган яшьлекнең килешмәүчән бунтарьчыгы инде уз хәленне дөрес аңлауда киртә була башлый Әнә шул татлы, ымсындыргыч халәтне кырыс чынбарлыкка алыштыра алу—үз-үзенне жинү ул. Фәнияр өчен бу иң мөһим көрәшләрнең берседер. Язмышыңны таныган хәлдә яшәү көчен, яшәү ямен югалтмау—рухи батырлык ул.
Ф Яруллиннын "Кыйгак. кыйгак каз кычкыра” повестенда тормышта еш очрый торган үтә нечкә, үтә катлаулы бер проблема—ялгызлык күренеше бәян ителә. Заманыбызның гаять авыр баләләреннән берсе бу. Ялгызлык төрлечә була. Дәрья уртасында, карурманда, кин далада ялгыз калырга мөмкин. Әмма бу—физик ялгызлык Әсәрдә сүз рухи ялгыхтыктан туган сынар канатлылык турында бара. Рухи ялгызлык. Ин хәтәр, иң авыр ялгызлыктыр ул. Аны хәтта ялгызлыкнын эзе дә күренергә тиеш булмаган "бердәм совет халкы”, “күмәк хуҗалыклар" дигән дәүләт системасы да бетерә алмады. Киресенчә, шушы системада мөстәкыйль уйлаучыларны эзәрлекләү ул ялгызлыкны көчәйтте генә. Бу җәһәттән фикер йөрткәндә повестьтагы "ялгызлык” төшенчәсенең ижтимагый-социаль тамырлары ачылуын күрәсен.
Әсәрнең үзәгендә-дуадак каздай ялгыз хатын Сәхия... Чынбарлыкның ачы вәзгыяте аны шулай итеп чарлаган ки, ул хатын-кызларга хас нәфис сыйфатлардан баш гартын, "ирдәүкәҗан" дигән исем алуны кулай күргән. Бу—анын тормыштагы галелсезлекләргә үзенчә протесты. Шушы хәлләргә китереп җиткергән җәмгыять ахыр чиктә анын үзен каһәрли—ялгыз картлык, авылдашлары каршында дуадак каз...
Шулай ла автор әсәрне тәмамән өметсезлек белән тәмамламый. Ф Яруллиннын гаснир алымы шундый ул лөньянын ин карашы почмагында да якты төсләр күрә, ин пычрак җирләрендә дә сафлык, чисталык барлыгын тоя. Ялгыхтык богавыннан бушанунын төп юлы тормышта терәк табуда ди ул: “Кешегә гел таяныч кирәк. Кеше җылылыкка һәрвакыт мохтаҗ" Сәхия үзенә насыйп булмаган әнә шул җылылыкны апасынын балалар йортындагы улына бирергә карар кыла. Шул рәвешле ул гомер көзендә булса да яшәү мәгънәсен таба. Кеше язмышы өчен борчылу, кемгәдер кирәклегеңне анлау ана хатын-кыз сыйфатында, ана сыйфатында асылына кайтуга этәргеч була.
Кайту Ф Яруллин әсәрләрендә зур мәгънәгә ия ул. Гомумән, әдип иҗатында символлар мөһим роль уйныйлар һәм төп фикерне укучыга җиткерүдә хатиткеч чара буларак каралалар: “җилкән", “җилләр", "ялгыз каз', һәм менә—"кайту" Бу төшенчә әдипнен чираттагы повестена исем буларак алынган
Повесть татар әдәбиятында алегә кадәр кагылмаган теманы—бөтен дөньяга көч һәм куәт иясе булып танылган Совет Армиясенсн эчтән таркалу процессын яктырта Советлар Союзы дигән биниһая зур мәмләкәтнен санаучы вакыт зчендә уптым илаһи ишелеп төшүенә гаҗәпләнергә дә кирәкмидер Сәбәп зур. сәбәп тирәндә империянен арка терәге—дәһшәтле кораллы көчләре—эчтән көпшәкләнгән, муртайган, черегән булган икән. Мондый очракта ишелү—котылгысыз хат. Әмма җимерекләр арасында—кешеләр язмышы. Кемдер ырып-жырып өскә күтәрелә, кемдер изелеп, тапталып кала, кемдер исә. яньчелеп, гарипләнеп чыга
“Кайту" повестеның төп каһарманы полковник Фәрит Шәйхиен—бөтен гомерен хәрби хезмәткә багышлаган офицер, социализм идеяләренә баш-аягы белән бирелгән гипик совет кешесе Рәсми идеология ничә дистә еллар буе тырышып-тырышып калыплаган милли хисләрдән азат космополит бер фигура Улын да "интернациональ шәхес" итеп үстерүне максаты дип куйган "Балага рус исеме кушабыз, рус сүзләре белән гсле ачылсын. Русча уйласын Татарлыгын онытсын Ул үзенең баласына тагын рус исеме кушар. Шуннан анын татарлыгы оч буыннан онытылыр". Ә менә улы Олегның хәрби бурыч үтәгәндә түгел, ә генералларга өй җиһазы ташыганда һәлак булуы (дөресрәге, күпне күргәнгә, белгәнгә үтерелүе) ата кешене сискәндереп, уятып җибәрә Мәрткә киткән сымак озакка сузылган йокысыннан айну полковникның моңарчы ышанган, табынган хыял-идеалларын чәлпәрәмә китерә Фаҗигагә сәбәп булган хәрбиләрне дә фаш итә алмый ул—чөнки җинаятьчел сәясәт үзенен иярченнәрен саклый да. яшерә дә белә Ни эшли ала сон чарасыз ата икс башлы ерткыч каракош каршында’ “Сон булса да ун булсын, инде менә бабаларын янына алып кайтам Чит-ят туфракларда сөякләрен рәнҗеп ятмасын. Үзебезнең йолаларыбыз белән догалар укып, чын мөселманча итеп җирләячәкбез сине. Кешеләр исән чакта гына түгел, үлгәч тә үзенен нәсел-нәсәбенә якын булырга тиешләр Шунда гына аларнын җаннары тынычлык табачак" Улынын җансыз жәсәден алып туган җиренә дип юлга кузгалган ага бәгырендә әрнү, әрнү Авыр. I а таплы уйлар белән чорналган кайту юлы бу Хакыйкать ачылган юл ул Озак-озын еллардан соң асылына кайту —тагын да авыррак "Чөнки мин моны сине югалту бәрабәренә таптым". Ә кайтырга кирәк! Киләчәктә кабат «шашмас өчен үткәннәргә кайгу зарур “Бүген мин таяныр ноктаны таптым шикелле—ул атамнар нигезе икән Мин шуңа ышандым туган якларымда гына мин кабат тернәкләнә алачакмын".
Ачыдыр хакыйкать юлы
Беренче томга кергән бик тә үзенчәлекле повесть "Яралы язмышлар" әсәре кешелекнең гөнаһсыз чәчәкләре булып яралып та ертлач җәмгыятьнең артык кисәкләренә әверелгән ятим балалар хакында Реаль нигезгә корылган вакыйгалар бер ятимнәр йорты кысасында гына барса ла. бирелә таманыбызның күп. үтә кискен проблемалары күтәрелә Сугыш чоры түгел ләбаса! Ә тыныч тормышга. башка илләргә тыныч яшәү фәлсәфәсен өйрәткән олуг мәмләкәттә ятимлек үткен мәсьәләләрнең мәсьәләсенә әверелгән! Әсәр нигездә контрастлыкка корылган Бер шеш—шыксыз чынбарлык, җан өшеткеч ятимлек. әхлаксы1бәил&1әрнснчиркангыч гамәлләре, икенче якта—сабыйлар язмышын үз даннары аша уздырырга сәләтле мәрхәмәтле затлар, игелекле ниятләр, шәфкатьлелек, миһербанлылык Шушы
каршылыкларның үзәгеңдә—“бик күп үксезләрнең ачы яшен сөртүче һәм аларның кайгыртучан әбиләре булып киткән" Минсылу. Үзе дә тормышның ачысын-төчесен күп татыган, ятимлекнең ни икәнен үз язмышында кичергән, сабый вакыттан ук явыз бәндәләрдән каһәрләүләрне күп күргән Минсылу жай гына эшләп йөргән җиреннән кубып, ятим балалар мохитенә килеп эләгә. Бу гамәленә ул инде бөтен гомере буе килә, ачы язмышы, мәнге төзәлмәс яралы жаны аша килә. Хикәяләү аның исеменнән алып барыла һәм көндәлек формасында тәкъдим ителә. Бу олуг зат сөйләм-гамәлләренә кешелек җәмгыятенең асыл нигезен саклап торучы сыйфатларның барысы да сыйган: гореф-гадәтләр, гасырлар буе чарланган халык педагогикасы, әхлаклылык, шәфкатьлелек...
Минсылу. беренче чиратта, балалар үзләрен гаиләдә итеп тойсыннар өчен тырыша. Таянырга әтиләре, назланырга әниләре булмаса. бала кимсенеп, китек күңелле үсә. Ә җәрәхәтле йөрәк белән тулы канлы гражданин булып җитешү мөмкин түгелдер ул. Минсылу шуның өчен дә бөтен барлыгы белән сабый тормышындагы әнә шул бушлыкны тутырырга тырыша. “Яшьтә язган—ташка язган", ди халык—Минсылу әнә шуны бик яхшы анлый. Шат күңелле, яшәү тәмен белүче булып үсәме бала: бәгыре каткан, бөтен дөньяга үчле бәндә булып формалашамы—барысы да яшьтә ничек язудан башлана. Балаларны башка җирләргә тараткан вакытта аның әйткән сүзләре дә түбәндәгедән гыйбарәт: "Безнең иркә- назларыбыз иң кыен чакларыгызда күңелегезне җылытсын, җаныгызны яктыртсын иде Таянырга—иң. бушанырга теләгәндә—тыңлаучы, егылганда торгызышырга кул кирәк булганда без барын онытмагыз. Үчкә—үч. яманлыкка—яманлык белән кайтармагыз. Сезнен җиргә тамган яшьләрегез шәфкать гөлләре булып үсеп чыксын да җирдәге ятимлек чылбырын мәңгегә өзсен"
Миңсылу образында Ф. Яруллин татар әдәбиятына бөтенләй үзгә, өр-яңа герой алып килде. “Казан утлары" журналында ике ел дәвамында “Безнең заман герое" дигән темага дискуссия уздырылды. Кемнәр генә аталмады анда! Кол Шәриф. Сөембикәләрдән алып. Батыршаларны кертеп, Жәлил. Матросовларны узып Шәймиев. Мөхәммәтшиннарга кадәр килеп жителде. Шул ук вакытта янәшәбездә генә йөргән, әмма күзгә бәрелеп тормаган менә дигән каһарманнарыбыз бар икән бит! Алар игътибарга дәгъва кылмыйлар, үзләрен күрсәтеп йөрүдән бик ерак һәм өстен торалар, алар эшлиләр генә. Яхшы гамәлләр башкарам, изге эшләр эшлим дип фәлсәфәгә дә бирелмиләр. Бу—алар өчен намус, вөҗдан эше. “Яралы язмышлар"дагы Миңсылуның прототибы Миңлегөл Рафикова (повестьның икенче кисәгеңдә ул үз исеме белән кертелә), реаль шәхес—шулай ук бөтен гомерен үксез сабыйлар бәхетенә багышлаган Әсгать Галимжанов (нәкъ менә әсәр башында анын исеме аталып кителә) әнә шундый изге җанлы бөек шәхесләр затыннан. Тирәбездә яхшы кешеләр күп безнең, тик аларны күрер өчен Фәнис абый күзләре, әдәби образга әверелдереп, укучыга күрсәтә алу өчен Фәнис абый каләме кирәк.
“Яралы язмышлар" әсәре—беренче томга кергән ахыргы повесть. Гомумән, бу жанр формасы Ф Яруллин иҗатында төп тармакларның берсе буларак характерлана. Шуңа да “Сайланма әсәрләр"дә әдипнең янә өч повесте урын алган: “Бүләк". ' Портрет". "Мәхәббәт упкыны" Бу әсәрләр күпмедер дәрәҗәдә үзара охшаш эчтәлеккә ия һәм. бу җәһәттән, алар бер-берсен тулыландырып киләләр. Сюжет артык катлаулы түгел, мавыктырып үзенә ымсындыручы олы вакыйгалар да юк биредә. Гап-гали тормыш-көнкүреш хәлләре, без көн саен диярлек күреп, очратып йөри торган геройлар—кыскасы, бу повестьларда безнен бүгенгебез сурәтләнә. Ф. Яруллиннын әдип буларак осталыгы шунда—ул әнә шул безнен күз алдыбыздан бер төсле генә агып барган бүгенгебезнен вакыт пәрдәсен күтәреп, заман проблемасын, үзебез дә сизми-тоймый уратыплар беткән тормыш сорауларын бөтен барлыгына һәм куәтенә алдыбызда ачып салуда. Искитәрлек хәл: баксаң, без гади вакыт агышы итеп кабул иткән бүгенгебезнен тирән, эчке агымы бар икән ләбаса! Урыны белән ярсулы да, тыныч та, урыны белән болганчык та. чиста да икән ул. Ә ул катламга үтеп керүнең юлы бер—ул Ф Яруллин иҗатының буеннан- буена сузылып баручы әхлак кануннары. Бүген җәмгыять тә, һәрбер җәмгыять әгъзасы да әхлакый сынау узалар. Сынау барышында кеше психологиясе, гуманлылык, вөҗдан психологиясе, җан диалектикасы, күңел хәрәкәте кебек
төшенчәләр гаять тирән һәм кин мәгънәгә ия булып, көнүзәк мәсьәләләргә әверелделәр, иманга кайту юлында төп юнәлеш итеп билгеләнделәр
Әхлакый сынау—кемлегенә карамый, тормыш юлында каршына чыга ла. мангаена гобәп сорау ала икән, һәркемнән! һәр кылган гамәл өчен' Бигрәк тә ярамаганнары өчен, әхлакый кануннардан тайпылганнары өчен Сыннарынны сындырып жавап ала сынау. Монда инде шайтан коткысына бирелдем, башкаларнын котыртуына ансыздан иярдем дип кенә котылып булмый “Гамәл вә жәза"—кырыс, катгый, ташламасыз канун
“Бүләк" повесте. Тыныч кына, ааылнын көндатск мәшәкатьләре белән ипле генә гомер уздыручы гап-гади бер гаилә Мәхәббәт турында артык сүз куертмый гына һәр гуар танны шөкеранә итеп каршылап яшәүче Ләйлә һәм Гарифулла. Менә тын күлне чайпалдырып килеп төшкән таш сыман, шәһәрдән Ләиләнен сендссе Зоһрә кунакка килеп чыга. Алалы-сенелле. әмма болар үтә дә капма-каршы затлар. “Агган ала да туа, кола да туа", дигәндәи. чиста күнелле Ләйлә янында азгын, оятсыз, әхлакый тыюларны чүпкә дә санамаган Зөһрәнен кыланмышлары тагын да чиркангычрак булып күренә Нәгижә исә ачы җимерелгән ике гаилә, “гөнаһтан туган гөнаһсыз жан"—сабый бала “Кем гаепле9" дигән сорауга “Зөһрә" дип кенә җавап бирер идек тә бит кана, тик бу бик гади чишелеш булыр иде Инде җитәрлек күрдек. Ф Яруллин беркайчан да җинел юллан бармый, ул укучы дикъкатен мәсьәләнен башка, эчкәрерәк катламнарына юнәлтә Зөһрә кыланмышлары, иң әүвәл, Гайфулланы тормыш сынаулары аша узарга мәҗбүр итә. Таза бәдәнле, аю гәүдәле Гайфулла буыны бик тә сыек бәндә булып чыт Бодай да анын тирәсендә чуалган хатын-кызларның үзенә игътибарыннан туарылып киткән ир (ә андый хатыннарның фәлсәфәсе үтә “заманча" Кәкре дөньяда бер мин генә төз яши алмам!") Зөһрә белән гыйшык уйнавын да зур гөнаһка санамый Әмма "гамәл вә жәза" кануны—кырыс хөкемдар, үзен санга сукмаганнарга ул әле рәхимсез дә. Зөһрәдән туган сабые Гайфулланы четерекле сораулар алдына китереп бастыра "Аһ. бала! Бәгырь җимеше! . Дөньяга тууында синен бит һичбер гаебен юк. Гаепле кешеләр сине ташлап кача башласа, кая барып, кемзә сыенырсың
Алда ни булыр.’—биредә әзер рецептлар бирелми "Гайфулла яшертен кылынган гөнаһ ләззәте өчен тәмуг ка кереп китте"- повесть әнә шулай төгәлләнә Вакыйгалар эчендә кайнаучыларның алдагы язмышларын фараз кылуны әдип укучы ихтыярына калдыра.
Ф Яруллин, шул рәвешле, геройларын гап-гади тормыш кысасына куеп, сынап карый. Чынлап га. гап-гади тормыш, ә дикъкать бсләнрәк карасаң—адәм баласының кешелеге раслана яки инкарь ителә торган ин катлаулы мәсьәләләр, каршылыклар. мәнфә| атьләр биредә'
“Портрет" повесте дә нәкъ менә шул җәһәттән бәян ителә Игътибарлы укучыны монда ла тормыш тудырган җитди мәсьәләләр каршылый Үзәктә сердәш дуслар Илсөяр һәм Жәүһәр Әмма алар никадәр якын ахирәт ләр булсалар да. гаилә, тормыш, бәхет мәсьәләсенә капма-каршы фикердә торучы кешеләр Жәүһәр ин әүвәл саф хисләр! ә тугры кыз. ул мәхәббәте аша чын бәхеткә ия булырга омтыла - һәм мона ирешә дә. Автормын биредә позипиясс ачык—Жәүһәр кебек чиста күнелле. керсез намуслы затлар газзләдә дә. тормышта да һичшиксез бәхетле булырга тиешләр Илсөяр исә яшәү максаты итеп, дәрәҗәле, баи егеткә кияүгә чытумы саный Шунын өчеи җан тартыша. Ахыр чиктә анын янында бер слесарь торып кала. Ул шуна кияүгә чыгып, шыксыз, мамыксыз бер бүлмәдә яши башлый Ире аны никадәр генә булганына канәгать калып яшәртә үгетләсә дә. Илсөяр һич тә тынычланырга теләми Жәүһәрнец иркендә, муллыкта, бәхетләргә уралып яшәве анда кара көнчелек тудыра, тора-бара бу хис үч тойгысына, аннан инде яман бер чиргә әверелә Жәүһәрпси оста рәссам ясаган портреты каршына басып, төш белән онне. хыял белән чынбарлыкны аермас халәттә бәхәс алып барулары аша Илсөяр бөтен >чкс дөньясын, бик тирәнгә яшеренгән уй-фикерләрсн ачып сала. Шушы атым белән Ф Яруллин заман фәлсәфөсенен катлаулы катламнарына үтеп керә, психологик алым аша җәмгыятьмен караңгы почмакларын яктыртуга ирешә Обрахпарнын һәрберсе аргыттда безнен замандашларыбы т тора, аларнын яшәү мәгънәсе хакындагы фикерләү үзенчәлекләре ичыла. тормыш драматизмын хасил итүче кочләрнсн
холкы, табигате күрсәтелә.
"Мәхәббәт упкыны" повестенда да геройлар әхлакый сынау күперен узалар. Сират күпередәй кылдан нечкә, кылычтан үткен ул күпер. Һәркем үтәргә тиеш аннан. Әнә шулай өелешеп кереп китәләр дә. аргы якка азлар гына барып чыгалар. Заман үзгәргән саен аларнын сафы тагын да сирәкләнә. Әсәр үзәгендә—яшьлеккә генә хас омтылыш, ыргымлы хисләр ташкыны, хыялый очышның акылдан өстен чагы. «Мәхәббәттә сыналу—шул ук әхлакый канун» дигән сүз—хөкемдарның тануы яки инкарь итүе инде ул. Нишләмәк кирәк, яшьлек—яшьлек инде ул. анын кысаларга гына сыеп торасы да килми: гореф-гадәтләрнең гасырлар буе чарланып, милләтне милләт итеп саклап калган кануни таләпләрнең анын ашкынулы-ярсулы жанын ирексезләү булып тоелганда чырай сыту кебек холык та хас ана... Көтмәгәндә ишелеп төшкән сөю. ярату хисенен гомерлек бәхет булуына ышану яшьлектә шул кадәр көчле була ки. ул бер көнлек хыялый очышны мәнгелек аллы-гөлле дөнья итеп кабул итә. Әмма очар кошлар да. иртәме-сонмы. җиргә сыенган кебек, аңа да чынбарлыкка кайтырга туры килә. Бу—тормышның кырыс кануны. Кемнәрдер ул очыштан тагын да канатланып, саф хисләренең куәтле дулкынында тагын да биеккәрәк күтәрелергә ышаныч, яңа омтылышларга әйдәүче чиста җаны белән кайта, ә кемнәрдер хыял күгеннән өшәнеп, канатларын талдырып, кабат инде беркайчан да очыш дигән бөек җан күтәрелешен татымас хәлдә гомерлек газап, үкенеч белән ашкынулары көл булып сибелгән җиргә—чынбарлыкка чүгәләр. Хакыйкать юлы ачы... “Кызнын исеме—кыл өстендә, кылдан төшсә—ил өстендә" дигән мәкаль янә бер кат раслана бу повестьта. Татар халкында туганнан алып, гүр иясе булуына кадәр кеше өчен катгый йола кануннары эшләнгән. Шуларны санга сукмыйча кызыкка кызыгып, үзләре дә сизми бозыклык баткагына тап булганнар гомерлек үкенеч, жан газабы белән яшәргә дучар ителәләр. Яшәү дип әйтеп булса инде аны. . Моңа кадәр яшәгән нәселнең дәвамчысы икәнлеген, мохит, якын кешеләре, ахыр чиктә, үз намусы алдында җаваплылык хисен оныту төзәтеп булмаслык хаталарга да китерергә мөмкин. Үткәннәргә кайтып, хак яшәргә иде дә бит.. “Ялгышны төзәтеп, язмышны үзгәртеп яшәсәң, яшьлек кире кайтыр кебек... ', дип җырлыйлар да бит. әмма Тукай кисәтә: “Үткән эш кайтмый, үкен син. үл, җыла!"
Повестьта, бу җәһәттән. Әлфред исемле егетнең язмышы гыйбрәтле. Ул—замана баласы, җиңел көн итү. бер көнлек рәхәтлеккә хушлану анын тәмам яшәү рәвешенә әверелгән. Мәхәббәтне дә ул кием алыштыру сымак гап-гади һәм еш башкарылучы бер гадәт дип кенә саный. Заманча яшәү шушыдыр инде дигән инану анын жанына. канына каерып алалмаслык булып сенгән. Шул вакытта анын юлына фәрештәдәй пакь, саф хисләре белән дөньяны балкытырдай самими җанлы Миләүшә очрый. Әлфредкә дә шулай бәхет елмая. Чын бәхет! Димәк, ана да пычраклыктан чистарынырга, бозыклык сазлыгыннан котылырга, кылынган гөнаһлардан арынырга мөмкинлек туа! Ә нигә, үткән эшләргә тәүбә итеп, чисталыкка омтылган кешенен бәхетле булырга хакы юкмыни? Шулай эшләсә, авторга һич кенә дә дәгъва булмас иде Киресенчә әле... Әмма Ф Яруллин каләме жинел. шома юллан китми, хакыйкатьнең ачы сутын беткәнче татыта ул үз героена. Башкаларга гыйбрәт булсынга. җаннарны тетрәндерерлек сабак булсын өчен! Әнә шул рәвешле, алгы планга вөҗдан психологиясе чыга. Бу—Әлфреднын Миләүшәгә язган беренче һәм соңгы хатында (бәхилләшү хаты дип аңларга кирәктер) ачык күренә:
“Бозыклык юлына бер атла гына икән—аннан сазлык кебек ул үзе суыра", дип әрни егет. Юк. ул бу хәлгә таруына дөньяны да. тормышны да. кешеләрне дә гаепләргә җыенмый. Үзен каһәрләгән хәтле ул беркемне дә каһәрләми. Чистарынасы килә аның, бик килә! Менә биг. анын таплы күңелен пакьләрдәй ак күбәләкнен саф мәхәббәте янәшәдә генә, шуны өркетмичә сак кына кушучына алырга гына бит! Кул сузымлык арада гына бәхете... Кул сузырлык кына арада! Югалтасы килми! Әмма егет җаны икегә бүленеп, алар арасындагы тартыш бик тирәнгә, бик эчкә киткән булган икән инде. “Мин үз-үземә ышанып җитмим,—ди ул бер әрнеп, бер гаҗизләнеп —Жанымда туктаусыз иблис белән фәрештә көрәше бара”.
Уйласаң, баткаклык, мәкер, хөсет, икейөзлелек мохитендә дә гомер уздырырга мөмкин бит—андыйлар азмыни?! Моңа егетнең чиста калган вөҗдан өлеше рөхсәт
ИТМИ. "Мин синен кичерүеннән куркам' —менә бу парадокс алы хакыйкать булып егетне әхлак сынавы алдына китереп бастырган. Жаныиын үзендә барган рәхимсез, һич ташламасыз корәш аны урталыкта калдырган Ә бу бик куркыныч халәт Кыйбласыз, маяксыз торгынлык анын яшәү мәгънәсенең үзәген сындырган, хәят максатын куе томанга ураган. "Уйлар өермәсендә калып саташыр халгә житкәч. мин китү-югалу ниятенә килдем. Үткәннәрнең барысын көлгә очырып, мәңгелеккә китәм" Менә ул кырыс, ачы намус хөкеме! Менә ул гамаъләрен өчен ждвап тотар хакыйкать мизгеле! Әлфрелнен. инде армия юлларын узган булса ла, кабат үзе теләп хәрби хезмәткә китүе һәм. димәк ки. үлемен дә тизләтүе әнә шул ачы хакыйкатьнең әрнүле кайтавазы иде
Повесть жанрында үзен иркен хис иткән, бу чәчмә төрдә сүзен өздереп, кистереп әйтә алган Ф Яруллин. иҗатындагы әлеге юлны хикәяләрдән башлаган иде Прозанын шушы тармагында беренче мәртәбә каләмен сынап караган әдип—хәзер инде күп сандагы бик әйбәт хикәяләр авторы да "Сайланма әсәрләр“нен өченче гомы тулысы белән шушы жанр үрнәкләреннән төзелгән. Әдипнен повестьларында күтәрелгән илея-фикерләр. вакыйгаларны укмаштыручы төзелмә-эпизодлар, персонаж сыйфатларын тәгаенләүче сурәт-тасвирлар күп очракта хикәятәрдә сынау узды, чарланды һәм шул рәвешле олы прозага жирлек әзерләнде Фәнис Яруллиннын хикәяләре бер гади генә вакыйга эченә тыгыз, киеренке \ис- кичсрешләр тупланмасын сыйдырып, фикерне биек-биеккә күтәрергә сәләтле булулары, уйлар ыргымын күз иңли алмаган офыкларга әйди алулары белән жанны тылсымлыйлар Әсәрләрнен эчке суты турында сүз барганда, кыска гына итеп, аклык белән сорылык капма-каршылыгына һәм бергәлегенә нигезләнгән тормышнын әхлакый тос-тасвирлары дип әйтеп булырдыр Ә инде чынбарлыкнын шушы мозаикадан гыйбарәт сурәтен укучы күнелен алгысытырлык итеп үткәзә алу—язучының ихласлыгына бәйле
Зур сүз ул—ихласлык. Укучы анын. акылын ясалма, әмма купшы фикерләр, өсте кетердәгән, асылы биздергеч точе идея-вакыйгалар, ясалма ялтыравыклар белән адаштырып та. буташтырып га буладыр әле ул. әмма анын күнелен болар белән яулап алу мөмкин түгел. Булмый ул алай' Жаннан саркып чыккан Сүз генә җанга үтеп керә ала Хакыйкый һәм ихзас Сүз генә күнелнен ин нечкә кылларына юнылып аһәңле кайтавазга әверелергә сәләтле Фәнис Яруллиннын хикәяләре әнә шул ихласлыгы, укучы белән эчкерсез әнгәмә кора алу җәһәтеннән игътибарны жәлеп итәләр.
Әдипнең бу өлкәдәге иҗатын әдәбиятыбызның күренекле вәкиле Әмирхан Еники әсәрләре белән янәшә куеп күзәтү урынлы булыр иде Аларда артык мавыктыргыч вакыйгалар да. *шакказтыризмпГ тартым эпизодлар да. купшы персонажлар да юк—барысы да гади генә, һәммәсе дә гадәти генә хикәят-бәяннәрдән гыйбарә! Язучы каләме әнә шул реаль яшәештәге тыныч тасвирлаулардан тормышнын эчке асылын аерып чыгара, күнел дөньясының тирән катламнарына үтеп керә, тышкы калыпларны куптарып, күзгә күренмәс матурлыкны кон үзәгенә күтәрә, җанда ургылган хисләрнең тылсым кагыш сихәтле кайтавазына әверелдерә
Күңел матурлыгы Гажәспләр дә серле дөнья ул. Тоя белгәннәргә ган калырлык гүзәллек багы ул Ә. Еникинсн "Матурлык” исемле хикәясендә шәкертләр үз шәриктәшләрснсн әнисен беренче күргәндә, анын рәхимсез зәхмәттән коточкыч ямьсезләнеп калган йөзенә карап бер тетрәнү кичерәләр Хәтта аларда ниндидер чиркануга хас хис тә уяна. Әмма соныннан ана белән бала арасындагы эчкерсез, серенә төшенеп бетеп булмый торган олы мәхәббәт хисен күрү, тою аларнын күңелендә үзгә дулкыннарны кузгата, җаннарын айкый-чайкый торган хиссият ташкынына бөтереп ала.
Ф Яруллиннын “Урман кызы хикәясендә шушы ситуациягә гартым вакыйга тасвирлана Табигатькә гашыйк, күнелс белән рәссам булган Таһир исемле егет урманда сәйран кылып йөргән вакытта сәер генә бер кыз белән таныша Дөресрәге, әүвал ул анын тавышын ишетеп соклана Бераздан бу хис мәхәббәткә әверелә Тик. ниһаять, кы з анын каршында пайда булгач, ул тетрәнеп кала гүзәл йөзенә батып ган калса, тәнендәге шокатсездскне күргәч ул тәмамән имәнеп кала Әмма бу вакытлы гына каушау була Чөнки ике хыятый жпн инде бср-бсрсен тапканнар, күнелләрнен
юа
үзара тартылуын мондый вакытлы киртә генә (автор безне шуна ышандыра да) туктата алмый. Кунел сафлыгы, ихлас хисләр аша яралган мәхәббәт дөньясы адәм баласын гомере буенча нурландырып торучы гажәеп бер серле көч ул.
Ә Еникинең янә бер гүзәл хикәясенә игътибар юнәлтик. "Туган гуфрак". Шәһәр кызы Клара бабасының васыятен үтәү йөзеннән аның туган ягына кайтып килергә ният кыла. Бары тик бабасының гозерен игътибарсыз калдырмау өчен генә. Авыл ана ят. ниндидер салкын, пычрак, карангы бер төбәк. Кай жирен сагынасын ди аның? Шуна да ул бабасының "Клара бәбкәм, безнен Каракошны бер кайтып күрер идең, ата-бабаңның туган туфрагы бит улГ дигән сүзләрен колак төбеннән үткәрә килә. Әнә бит әтисенең, шул авылда туып-үскән булса да. сагынып бер дә телгә алганы юк. Ә бабасы дүрт стена арасында ниндидер таулар, үзәннәр, яланнар, урманнар исемнәрен атый-атый өзлексез сагына. Соңгы сулышына кадәр. Бакыйлыкка күчкәнче Ә инде бабасының туган жиренә кайтып андагы мәһабәтлекне, андагы гүзәллекне, туганнарының аны эчкерсез сөенеп, ихлас яратып каршылауларын тойгач, кыз үз күңелендә ниндидер үзгәрешләр башлануын сизә. "Бар икән ул туган туфрак дигән кадерле җир!" Кыз җанында яралган бу изге инану—ата-баба рухынын авазы, бу—нигез чакыруы, бу—кан тартуы.
Кешене кеше итеп саклаучы, асылына алып кайтучы бу галиҗәнап хис Ф. Яруллиннын "Туган ил башланган жир" исемле хикәясенең дә үзәгенә ята. "Туйдым, гарык булдым!"—дип авылдан китәргә уйлаган Зөлфәткә ин әүвәл аның кызы Әлфия каршы төшә. Әтисенең: “Син бит Казагыстанда туган бала. Синең өчен кайда яшәсән дә барыбер түгелмени'’"- дип гаҗәпләнүенә анын җавабы әзер: бу анын очен туган авыл, туган жир. Әдип әлеге фикергә зур мәгънә сала: "Кеше күңеле өчен туган як кирәк. Еракка китсә, сагыныр өчен, картайса, балалыгына кайтыр өчен, дошман керсә, яклар өчен Ерак җирләрдә йөргәндә, кеше читтәге матурлыкны әнә шул үзенен туган ягы белән чагыштыра. Туган ягы аңарга биеклеккә сикерү ноктасы, гүзәллек үрнәге булып хезмәт итә" Әлфия шушы гүзәллекне бу авылда тапкан, рухи яктан ул шушында туган. Шунын өчен дә кыз бу изге җирне ташлап китүгә катгый каршы чыга.
Шушындый ук тема "Хуҗа" хикәясенең дә үзәгенә алынган. Рөстәм армиядә хезмәт иткән вакытта авылда анын әбисе үлеп китә, өен исә оныгына яздырып калдырган була. Егетнең әнисе улы кайтканчы (авыл өе шәһәр баласына нәрсәгә?) йортны сату хәстәренә керешә. Рөстәмгә инде тиешле кәгазьләргә кул куясы гына кала. Шунда егет катгый үз сүзен әйтә: "Мин хуҗа кеше. Өйгә генә түгел, үземнең язмышыма, киләчәгемә хуҗа Миңа авыл ошый Бәлки, минем бәхетем шушындадыр". Шунда ул әбисенең сүзләрен дә искә төшерә: "Кеше бәхет эзләп читкә киткәндә туган җире елап калыр"
Туган җир. туган туфрак дигәндә безнен татар әдипләре авылларны күздә тоталар. Чөнки алар барысы да авылдан чыкканнар. Авыл—татар халкының, татар теленен бишеге. Бишек тирбәлгәндә җан җырлый, каләм сөенә-сөенә бәян кыла. Бишек эленгән кадак кына калу мөмкинлеген уйлаганда кан туна, жан сыкрый, гаҗиз каләм сөйли алмау чарасызлыгыннан ак кәгазь өстендә чәбәләнә. Шәһәрләшү дигән процесс авылдан тулы бер буынны суырып алды. Бу инде киселгән, югалган буын. “Хуҗа- хикәясендә төп йортны сату мәшәкате белән мәш килгән хатынга авыл карты "Син монда тугансың Син үзең сагынмыйсынмы җирне?" дигән сорау биргәч, шундый жавап ала: "Минем тормышым, дөньям шәһәрдә. Авылны сагынып торырга вакытым юк" Татар тормышыннан тартып алынган бу буын жан тартуына битараф, кан кычкыруына саңгырау, нигез чакыруына гамьсез. Халык язмышын үз язмышлары итеп таныган әдипләр буыннар өзеклегенең нинди фаҗигаләргә китерәчәген бар тулылыгына аклаган хәлдә гаҗизлек, чарасызлык аша сүнеп бетмәгән өмет карашларын өченче буынга—югалган буынның дәвамчыларына юнәлтәләр. "Аталар хатасын балалар төзәтер" дигән ышаныч аларда шундый ихтыяҗ тудыра Ә. Еникинең Кларасы ("Туган туфрак"). Ф. Яруллиннын Әлфиясе ("Туган ил башланган жир"). Рөстәме ("Хуҗа") әнә шул әрнү, сызлану белән сугарылган өметнең асылы булып мәйданга куелалар.
Ф Яруллин хикәяләрендә еш кына үзәккә сабыйлар язмышы, тормышларының беренче адымнарыннан ук дөньяның кырыс сынауларына дучар ителгән нәни
жаннар алына Әдип очен бу бик мөһим тема. "Оясында ни күрсә, очканда шуны эшләр' —ди халык Кешенсн киләчәктә кем булып житешәсен балачактагы язмышы билгели Юл башында алган яра еш кына әрнү, газап булып адәм батасын гомере буе озатып бара. Бар дөньясына нәфрәт, каһәрле каргыш булып та әверелергә мөмкин ул Бу инле җәмгыять өчен куркыныч продукт Кешенен бәхетенә көенүче, бәхетсезлсгенә сөенүче әхлаксыз тип булачак. Куркыныч чир төзәлмәслек булып азганчы башында ук дәватау зарур Оонарырга һич кенә дә ярамый Ярамый, шайтан алгыры! Яралы язмышларны бәгырь тамырларына сеңдергән әдип борчылып, сызланып, тирән уйланып кечкенә җаннарның рәнҗү белән тулышкан олы күңел дөньяларын ачарга атына, укучынын игътибарын шунарга юнатгергә тырыша, битарафларның гамьсез йөрәкләрен сискәндереп, кырыс заман ритмы белән тибүенә ирешергә омтыла.
“Сандугач оясы" хикәясендә Нәҗип кечкенәдән чирләшкә булып үсә Шуна да үтә нечкә күңелле, галелссзлскләрне бик авыр кичерүче, боек, сагышлы йөзле бер балага әверелә. Ә инде авыруларга, ямьсезләргә һәрвакыт чирканып караучы әнисенен ташлап китүе анын бәгырен актарып ташлый, ул үз эченә бикләнә, йомыла, йөзендә елмаюнын әсәре дә калмый Әтисе өйгә үги әни алып кайткач, күнел сыныклыгы тирә-юньгә ачу. нәфрәт булып ташып чыга Әмма шәфкатьлелек, миһербанлылык, наз. җылы мөнәсәбәт ахыр чиктә анын бәгырь бохтарын эретатәр
“Аксак Тимер" хикәясендә Тимержан исемле яшүсмер бөтен авыл малайларының котын алып йори Ятимлегеннән үч алырга теләгәндәй әтн- әнилеләрне кыйнап кинәнә. Ниндидер явыз ләззәт, куркыныч бер рәхәтлек белән кыйный ул көчсезләрне, кечкенатәрнс. Аларны кыерсытудан әллә нинди генә бер тәм таба. Үзенең хәйлә-фокусларына ышанмаган Ихсанны канга батырып кыйнагач, үзе дә кинәт капланып елый башлый һәм шунда бөтенләе белән ачылып бетә “Әллә минем бәхетле буласым килми дисезме?.. Барыгызга да үзегез генә кадерле Әллә минем йодрыкларым кычытканга сугыша дисеңме’ Юк. йодрыгым кычытмый минем. Сезнең бәхеттән ыржайган авызыгызны күрсәм, каным кайный башлый Шуна дөмбәслим мин сезне. Сезне канга батырып ташласам жинсләеп китәм" Димәк, явызлык, кансызлык ул тышкы пәрдә, кимсенүлс язмышын каплаучы бер тышча гына икән Ләкин бар дөньясына, кешеләргә карата булган рәнҗү, үч киләчәктә анын җанын бозга әйләндергән рәхимсез бәндә итеп чарламас дип кем ышанып әйтә ала? Андыйлнрлан бозыклыкка, җинаятьчелеккә, наркоманлыкка бер генә адым Нәкъ менә шундыйлар бер гөнаһсыз кыз баланы һ&так италәр (“Төнге янгын"). Шушылар ук Искәндәр исемле яшүсмерне вөҗданына каршы барып, үзенә күпме яхшылыклар эшләгән кешегә хыянәт итәргә мәжбүр италәр. рухын сындырып куркак жанга әверелдерәләр ("Кем син. абый' ")
Ф Яруллин хикәяләре шуны раслый, кеше гомере буе әхлакый сынау уза Бала чактан әхлак кагыйдәләренә тугры калу гомернен төрле чорларында сынауларны узганда ышанычлы терәк була, намус, вөҗдан дигән төшенчәләрне керләндерми яшәргә ныклы таянычка әверелә
Ф Яруллин прозасынын бер үзенчәлеге шунда, әдип портретлар ижат иткәндә иң өүвәл кешенен эчке дөньясын ача. уй-хисләре аша тулы канлы обрахтар галереисен мәйданга куя Әдәбиятта озак вакытлар бер чир яшәп килде (хәер, ул хәзер дә типик бер хәл буларак үзен нык сиздерә алс) унай герой сурәтләнгәндә әсәр башында ук анын гүзәл портреты тәкъдим ителде буй-сыны тасвирланганда Клраәчмәг диярсең, валлаһи Ничек инле шундук сокланмыйсын ди. әгәр лә "кочкә тимер сынса һәм су чыкса баскан эзеннән. Унай хатын-кыз образы икән. Фәрештәләр мөкиббән китәрлек булып чыга Төс-кынфәтне әйткән дә юк инле. Йосыф-Зөләйха. Таһир-Зөһрәләрен бер якта торсын
Инде тискәре образларның портретларын бирергә кирәк булганда, бетте! Болар һәммәсе шөкәтсез, чиркангыч тос-кыяфәтле бәндәләр. Мондыйларның кылачак гамәлләрен дә фара.) кылу кыен гүгсл. Пөхтә, төгәл сызыклар белән ясалган әмма жансыз. салкын курчакларны хәтерләтүче геройлар һичничек укучы анын тәэсирләндерергә сәләтле түгелләр. Мондый әсәрләр зиһенле укучы күңелен яулый да алмыйлар, чөнки ул укыганчы ук вакыйгаларның ни рәвешле бстәчәтен белеп тора: "безнекеләр жннәчәк!"
Бу тип образлар хикәяләү барышында ачылмыйлар, аларда “жан хәрәкәте” юк. Ф. Яруллин исә нәкъ менә шушы хасияткә төп дикъкатен юнәлтә: анын геройлары яраталар, хыянәт тозагына эләгәләр, ашыгалар, ялгышалар, сөенәләр, үпкәлиләр, үкенәләр (кеше күнелен ачучы ин көчле хис. Хәтерлик: “Үткән эш кайтмый, үкен син, үл, жыла...”), өметләнәләр, газапланалар, сокланалар, нәфрәтләнәләр, сагыналар, ашкыналар... Кыскасы, тормышта үз урыннарын табарга, барыр кыйблаларын ачыкларга, үз-үзләрен танытырга тырышалар, яшәү мәгънәсе нәрсәдә икәнен белергә омтылалар, “мин кем?” дигән дөньяви сорауга җавап эзлиләр. Әнә шул рәвешле укучы алдында әүвәл төсмерләнәләр, аннан һәрдаим ачыла баралар һәм, ахыр чиктә, бөтен барлыклары белән анын алдына килеп басалар.
Кеше күнеле карурманга тиңдер Анын ешлыгында әллә нинди хисләр йокымсырап ятадыр әле. Аваз гына сал, кирәкле аһәнгә туры килерлек кылга гына кагыл—бөреләр ачылырлар да, теге яки бу рәвешне алып, мен тармаклы кунел лабиринтлары аша үтә-үтә кеше холык-фигыленең автор гына белгән якларын сыйфатландырып, кызыклы һәм гыйбрәтле сурәткә әверелерләр. Бу очракта инде әдип оста сынчы буларак гамәл кыла Күз алдында ташнын артык өлешләрен кырып, китеп, чүкеп ала-ала хыялында яралган сын-сурәтне тудыра да, ана жан өреп, укучының күнел дөньясына уздырып җибәрә.
Бу жәһәггән Ф. Яруллиннын “Курку” исемле хикәясе гыйбрәтле. Курку.. Күп тармаклы, күп сыйфатлы эчке хасият ул. Туганнарынны, дусларыңны, яхшы исемеңне югалтудан курку бар. Кеше рәнҗетүдән, куркыныч авырудан, имгәнүдән, кеше күзенә карап жан асрарга мәҗбүр булырлык бәлагә юлыгудан, дөньядан ваз кичәрлек хәлгә тарудан.. Азмыни сон бу тормышта курку тудырырлык хәл-әхвалләр. Бу рәвешле караганда курку бик табигый хис буларак кабул ителә, кеше күңелендәге реаль бер халәт сыйфатында таныла. Дөньяда бары тик баш миендә сынар сызык та булмаган, аз гына уйланудан да, аңлаудан да гомерлек мәхрүм тумыштан дивана хода бәндәсе генә курыкмыйлыр ул. Әмма куркуның башка төрләре дә бар бит әле. Кешенең кешелеген үтерә торган курку... Хайвани курку! Ә андый куркудан хыянәткә бер генә адым. Үз-үзенә хыянәт, намусыңа, хыялларына хыянәт һәм, ахыр чиктә, ватанына, халкына хыянәт (йә, Ходам, мәрхәмәтеңнән ташлама)...
Ф Яруллиннын хикәясендә дә әнә шул хис үзәккә куелып, әсәр героен катлаулы кичерешләр чолганышына алып керә. Вакыйга бик кискен, гадәттә детектив сюжетка хас булган төенләнештән башланып китә: "Әмирнең кара канга батканчы сугышасы, кемне дә булса эт итеп кыйныйсы яисә бернәрсә хакында уйламаслык хәлгә килгәнче тукмаласы килде. Ут өереп сугышып ятканда милиция алып китсен иле дә ябып куйсын иде. Менә шунда, ялгыз камерада, тормыш турында, үзенен узган һәм узачак юлы турында төпле фикергә килер иде. бәлки". Әлегә берни дә аңлашылмый. Әлегә әсәр героеның гасаби халәггә бәргәләнүен генә күрәбез. Менә ул шашкын хисләрен тыю ниятеннән шомлы маҗара эзләп шәһәрнең караңгы тыкрыкларын гизә. Һәм теләгенә ирешә дә: бер почмакта яшь кенә кызга бәйләнеп торган дүрт әзмәверне очрата. Егет ниндидер бер кыргый ләззәт белән хулиганнарга ташлана. Менә хәзер ул кыйналган, изелгән килеш больницада ята. Палатадашлары белән ачылып сөйләшми, һәм ни гаҗәп, үз янына әти-әнисен кертмәскә куша. Аңлашылмаучылык куера, әмма сизәсең, нидер бар, нидер булачак. Бу куеруы, киеренкелеге белән соң дәрәҗәгә җиткән халәт бер шартларга тиеш бит инде. Билгесезлек пәрдәсе бер умырылырга тиеш, һәм менә ул! Үзе коткарган кызнын хәл белергә килгәч, ярдәм чакырмый да качып китүенә акланып, "курыктым...” дигәч, Әмир тетрәнеп куя: “Анын үзенең фаҗигасе дә әнә шулай куркудан башланды түгелме сон?” Вакыйгалар шушы ноктадан ачылу сукмагына төшәләр. Әмиргә әтисе еш кына үз машиналарының рулен тапшыра торган була, янәсе “өйрәнә торсын". Чираттагы “өйрәнү” фаҗига белән төгәлләнә: төнге юлда Әмир кеше таптата. Бәлки исәндер дип, кире борылырга теләгән егетне әтисе кырт кисә, бу хакта авыз ачуны да тыя. Әлеге хәлдән исәнгерәп калган егет тә әллә ни карыша алмый: курку... Әмир күңелендәге намус белән кылыктан гамәлләрнең фаразланган нәтиҗәсе шул кадәр кискен бәрелешкә керәләр ки, бу тартыш егетне бик озак киеренке халәггә тота. Инде тынычлана башлаган кебек тә була, әмма көтелмәгән бер хәл Әмирнең бәгырен кабаттан актарып ташлый. Яратып йөргән кызынын
каты авырудан урыныннан да тора алмаучы әнисе белән беренче танышу аны бер сискәндерсә, бу фажиганен сәбәбе "бер машина бәргән" булуын белгәч, ул бөтенләй шашынып кала. Шушы ярсулы хис аны шәһәрнен карангы тыкрыкларына куа. хулиганнар белән канга батып сугышуга китерә Шулай аз булса ла тынычлану килмәсме дип өметләнә. Ә нәтижә Нәтижә исә шул: "Эт урынына кыйнатып, тәнендәге һәрбер күзәнәге сызланса, жанына жинелрәк булыр төсле иле. әмма бодай да жинеллек килмәде"
Ачыдыр хакыйкать юлы
Адәм батасы гел уйланып, моңланып, көрсенеп кенә яшәми бит әле Фәнис Яруллиннын юмористик хикәяләре дә байтак һәм бу юнатеш әдип мөмкинлекләрен яна яктан ачып жибәрә. Ф. Яруллин юморы нечкә йомшак көлүдән гыйбарәт Ул тормыш ситуацияләреннән, бераз гына сәер беркатлы кешеләрдән жинелчә генә шаяртып, рәхәтләнеп көлә һәм көлдерә Андый вакытларда кинәнеп ял итәсен, дөнья мәшәкатьләре, вак-төяк ыгы-зыгылар онытылып торгандай була. Томга кергән барлык хикәяләрне лә инләү мөмкин түгеллеген аңлаган хәлдә характерлы берничә әсәргә тукталып үтик
Менә "Жан җимеше" хикәясе. Әсәрдә Хәйри исемле кеше соңгы вакытларда әллә нишләп кенә китә: берөзлексез өенә тимер-томыр ташый Бар дөньясы шунын белән тула. Хатынының, бу хәлгә бик аптырагач "автомобиль җыяргадыр инде дигән уе ла тормышка ашмый Баксаң, анын башында бер бик шәп фикер өлгереп килә икән: бишектә яткан “жан җимешенә" икс атна була. Тиздән “әггә. әннә" дип тә әйтә башлар Аннан мәктәбенә лә китәр. *бишлс*ләр төяп кайтып әти- әниссн сөендерер Тик менә бер нәрсә бар. мәктәптә балаларга өстәмә лиләр дә тапшыралар икән ләбаса. Шулардай берсе—бала-чагага тимер-томыр җыйдыралар Димәк, алдан хәстәрен күреп кую һич тә артык түгел икән ("Унынчы классны бетерен чыкканчы җитәрлек булсын ') Бу фикерне хатыны да күтәреп ала мәктәптә балаларга янә иске кәгазьләр дә җыйдыралар икән бит дип. бүгеннән үк шуңа керешәчәген әйтә.
Бәхетле яшь әти-әнинең гамәл-хыяллары көлке ситуация тудырса да. балага булган мәхәббәтләрен дә ихтирам итми мөмкин түгел
“Уртак куаныч" хикәясендә дә сюжет элементларын укмаштыручы сәбәп булып бала туу вакыйгасы алына. Хатынын бала табу йортына озаткан Ибрайнын күршеләре өзлексез хәлен белеп торалар "Йә. кайчан малай алып кайтасыз’"- лип тснкәсенә тиеп бетәләр. Чынлап та. малае тугач, котлаулар көчәя Бәхетле атанын сөенечен ургаклашып һәрберсе бүләккә (нишләптер9) хоккей өчен кирәк булган әйбер алып керә. Тимераяктыр анда, хоккей кәшәкәседер (ә малай әле бала табу йортында!) Моңарчы күршеләре хакында гел начар гына уйлап йөргән Ибрайнын тәмам күнеле нечкәрә, "нинди әйбәт кешеләр икән бит" дип кинәнә Бу хикмәтиен асылы ин ахырда гына ачыла Ибрай күршеләренә "Кыз булса, туу белән пианино алып бирәм. музыкант игәм. малай булса атаклы хоккей уйнаучы ясыйм".-дип вәгъдә биргән булган икән Ә хоккей ул урамда уйнала, димәк йортта тынычлык булачак Шул сәбәпле малай туу хәбәре күршеләр өчен чын мәгънәсендә уртак куанычка әверелә.
Әнә шундый хәерхаһлы көлү аша Ф Яруллин кызыклы вакыйгалар һәм хәтергә уелып кала торган кызыклы образлар ижат ита. Ә анын Закирҗаны ("Хагын авыргач") күләмлерәк, яки башка жанрдагы әсәр кысасына да соралып юра сыман Йомшак көлү остасы булган Ф. Яруллин вакыт-вакыт “чеметкәләп гаалгалый “Хәзер чыгарга ярыймы?" хикәясе монын характерлы мисалы Рафаэль исемле малайның әти-әнисе аны һәрвакыт яшьтәшләре белән уйнаудан тыеп килатәр Чөнки Рафаэль— гаять зур урында эшләүче кешенең баласы, ә тегеләр—бик гади гаиләдән Дусларын шул гадиләр арасында тапкан малайга һәрвакыт тукып киләләр “Ярамый Әмма бер көнме "зур дәрәҗәле" ата өенә бик өшәнеп кайтып керә Баксам, аны урыныннан төшергәннәр икән Бар ла хәсрәттә, чөнки хәзер “Тормышны ор иналан башларга туры киләчәк Түбеннән". Ьу ХАТГӘ ИН нык сөенгәне исә Рифа зль була Чөнки ана да дус лары белән уйнарга ярый дигән сү I Хикәя Гукайпын “Баскыч" дигән шигырен күпмедер хәгерзәгә Анда да бит диварга сөялгән баскычның югары басмасы түбәндәгеләргә кимсетеп, мыскыл белән
карый. Янәсе, ул иң өстә, анын урыны гали, бөек, шуна ул һич тә аскы басмалар белән тиңләшә алмый. Шунда бер адәм килә дә баскычны әйләндереп куя. Нәтиҗәдә: “Түбәндәге басмалар менде, югаргысы түбән төште". Тукай шигырендә дә. Ф. Ярул- лин хикәясендә дә бик үткен киная бар. “Дөнья куләсә. әйләнәдә бер баса” дигәндәй, кайдан чыкканлыкларын. кем булганлыкларын онытып, бүгенге вакытлы дәрәҗәләре белән кукрайган бәгьзеләргә юнәлтелгән ул киная. Киләчәктә үз урын- нарыннан егылып төшеп, жан тырмашып түбәннән күтәрелергә азапланганда япа- ялгыз калачак-
ларын ник уйла- мый икән бәндә дигәнең? Ә бит ул хәл иртәме-соңмы барыбер булачак.
Шуңа да мин Ф Яруллинның "Хәзер
чыгарга ярыймы?” дигән тыйнак кына,
әмма гаять тыгыз фи- керле хикәясен “гыйб- рәт әсәр”, “киная әсәр"
дип атар идем. Күркә кебек кабарынган, куык кебек өретелгән кемсәләргә чын- барлыкны тою хисләрен җуюлары өчен тормыш сынавы узарга мәҗбүр булачак- ларын искәртә ул хикәя.
Ачыдыр хакыйкать юлы...
Фәнис Яруллинннын дүртенче һәм бишенче томнарында шигырьләр урын алган. Ана «Татарстанның халык шагыйре» дигән мәртәбәле исем. Г Тукай һәм М. Жәлил исемендәге Дәүләт бүләкләре лауреаты дәрәҗәсен китергән күнел җимешләре алар. Шагыйрьнең бәгырь авазлары, жан. күнел кайтавазлары Укучы белән язмыш кычкыруы, хыял, өмет, әрнү, шатлык, сагыш аша туган әңгәмәсе Дөньяга, кешелеккә, тарихка дәшүе Чын ир-егетнен хакыйкать юлында туган уйланулары Бөтен тормышы, гомер юлы Тагын... Хәер, санап кына бетерерлекмени сон ул тойгы-халәтләрне, кичереш-омтылышларны.
Фәнис Яруллин китапларының берничэсе.
Акылчы чак минем әллә булган. Кем соң инде унөч яшьтә чакта.
Әллә инде бер дә булмаган Мәхәббәттән тилереп елаган 9
И. яшьлек иртәсенен гөнаһсыз мизгелләре! Кайсыбыз гына узмаган инде ул вакыт танынын саф чыклы сукмакларын! Әле биг ул хисләрне мәхәббәткә тинләп карау уйда да юк. Була бит инде шундый пычтыйк бер классташын. Шуны үртәп елатасы, чәченнән тартып китәсе генә килеп тора. Хиснең чыны исә сонрак туа. Ул чагында инде бөтен дөньясы нурга чума:
Ялкын телләренә баса-баса Кара болытларны ера-ера
Мендек мәхәббәтнең тавына Юл тоттык без кояш ягына.
Аннан сон гына «мәхәббәт» дигән якты үрләрдә кара болытлар йөзүен дә, шомлы җилләр исүен, салкын, җан өшеткеч яңгырлар сибәләвең дә аңлый барасың. «Бәхет чишмәсеннән су эчкән» чакларынны оныттырырлык булып сагыш, үкенеч, үпкә хисләренең эңгерле күләгәләре бәгыреңне сыкратачак мизгелләрне дә кичерәсең «Бар да уза» диләр халыкта. Шулайдыр да анысы Тик эзсез генә узмый инде ул. Шагыйрь хаклы:
Озак канар әле ике йөрәк. Карап торыр күктән мәхәббәтнең
Төзәлсә дә калыр эзләре Үпкә белән тулы күзләре.
Юк-юк, шагыйрь һәркемнең язмышына хас котылгысыз нәтиҗәләр чыгарудан ерак тора. Кемнәрдер беренче мәхәббәтләре белән аерылгысыз булып бәхетле яшәү
кичерәләр Аларнын үз ышанулары:
Матур яшәү—тирән сер уя Бөтенесен тигез бүлдек—
Без төшендек шушы сергә Яндык бергә, көйдек бергә Гел янәшә бардык җирдә
Дөнья шул бу... Мәхәббәттән аерылышу да ерак йөрми. Кайвакыт юктан гына үпкәләшү чыгып булмаслык упкынга әверелә. Әмма күнслләрдә калган сөю хисе мон булып, якты сагыш булып адәм баласын гомере буена озатып бара, хәтер ул саф хисләрне тора-тора янарта.
Инде бүтән гашыйк була атый.»
Очрамыймы ӘЛЛӘ кешесе?!
Чибәрләрне күрсәм, борылып карыйм.
Юкмы диеп синең төслесе
Алданып та куям кайчакларда.
Охшаш йөзләр китсә чалынып
Яшимен мин шу лай ӘЛЛӘ сиңа.
Әллә мәхәббәткә табынып
Ф Яруллин укучыларын хисләргә хыянәт итмәскә чакыра Мәхәббәт- тормышта терәк ул. Бер-береңнең иңен тоеп, жанын аңлап яши белергә кирәк "Дөнья буйлап күпме кеше йори Жан җылысы эзләп ни бары'.—ди шагыйрь Үзенең тормышында нинди авырлыклар чигеп тә сынмавын-сыгылмавын жан җылысы табуында, гомер юлында таянырлык ышанычлы терәк булуда күрә ул
Барл)ык-бардык. ю ллар ярдык. Әйтсеннәр иң чыдамнарга—
Үрдән үрләргә мендек Яшаләр менә бо лар да
Фәнис—Нурсөя кебек.
Мәхәббәт учагы сүнсә кешенен күңеле катылана, яшәү мәгънәсе югала, җанында бәхетле парларга карата кара көнчелек, явыз үч хисе генә кала Ул хис анын бәгыренә чуер таш булып урнаша, андыйлар башкаларның кайгы-хәсрәтенә битараф булалар, андыйларда иман, мәрхәмәт, шәфкать кебек изге хисләр яши алмый Болар жәмгыять өчен куркыныч типлар. “Кайчандыр сөеп-сөслеп тә. нишләдегез сез гашыйк жаннар. ничек тормыш дәрьясынын ике ягында калдыгыз", дип ачынып сорый кебек шагыйрь. Вакыт елгасы-хәтер Кичеп чыгарга гомерен дә җитмәскә мөмкин. Төзәтеп булмый торган хаталарга үкенүдән лә авыр нәрсә юктыр бу җиһанда. Юктыр.
Ярлар, ярлар' Кушыла алмый алар Бу хакыйкать минем йөрәгемә
Аһ. бу шундый ачы хакыйкать Бәреп тора көнгә ничә кат
Ачыдыр хакыйкать юлы.
Китаптагы икенче бер зур цикл—“Тормыш лирикасы" исемле
Аерылу бар. канышу бар.
Көтүләр бар зарыгып
Тагын? “Ашкыну”, "дәртләнү”, “сүрелү", “адашу", “ялгышу”, “сөенү", “көенү" Әнә шуларнын барысыннан да узарга кирәк Иллә дә катлаулы бу донья дигәнен. Шуна да карамастан “ә тормыш дәвам итә”, дип раслый шагыйрь. Әнә шушы тормыш чытырманыннан чыгар өчен жан тырмата адәм баласы Омег чырагын маяк итеп тырмаша Ә ни өчен’ Шунын өчен 'Бөркет булып оча хыялларын—Бөтенесе тик бер яшәр өчен ' Ничек итепме’
Әй яшисе килә матур итеп. Ялган, мәкер, уч һәм ачуларны
Рәнҗетмичә хәтта гөлне дә. Якын китермичә өемә.
Фәнис Яруллин әнә шулай укучыга тормыш сабакларыннан дәрес бирә. Баллы ялган белән ымсындырмый, тәҗрибәсезләрне холыксыз карт хәлфәдәй өркетми, юк-бар кыенлыкларны күпертеп каушатмый, курку сенгән күзләрдән ләззәт эзләми. Ул—ихлас, ә бу тормышта ихласлык кырыслык белән үрелеп бара. Шагыйрь уйлап чыгармый, ясалма киртәле ситуацияләр тудырмый, ул үз язмышын, үз гомер юлын сөйли.
Мин кабызган утлар арткан саен,
Арта бара кара көнчелек
Таш атканга, ташлар атар идем.
Таулар төшүе бар ишелеп.
Дөнья бу, йә! Шагыйрь тормышмын әллә нинди борылышларына алып керә, тирән-тирән катламнарын ача, эзли, эзләнә, кисәтә, өметсезлек сазлыгына тап булып туктап калмаска өнди. Тормыш—көрәш, тартышмый торып гаделлеккә ирешү, бәхет яулау мөмкин түгел. "Бәхет—кайгы арасында бара көрәш, бара тартыш",—дип раслый шагыйрь. Әнә шул мәңгелек көрәш эчендә үз урынын булырга тиеш. Качып, посып, мескенләнеп тә узарга мөмкиндер гомер юлын. Яшәү түгел инде бу, бичара бер жан асраудыр. Нәкъ менә “Йолкыш эт" шигырендәге сыман койрык болгап йөрүче ялагай көчекләр язмышыдыр; "Койрык болгамаслар иде, яшисе бар—тормыш бит". Йә, Хода, хакыйкатьнең нинди генә төсмерләре юк бу жиһанда! Шул ук вакытта бүгенге җиңүдән канәгатьләнеп, гамьсезлек кочагына чумудан сак булырга да чакыра шагыйрь:
Әле тормыш сынавының Иң авырлары алда.
Иң авырлары алда!
Сынау булгач сынау инде ул. Адәм баласы гел җинеп кенә яшәми бит. Жинүләр булган жирдә җиңелүләр дә була. Шул чакта күнел төшенкелегенә бирелмәү, сынмау, сыгылмау, яңадан да көрәшләргә чыгарга үзендә көч табу зарур.
Җиңелүне горур кичерә бегү—
Үзе җиңү, үзе батырлык
Шулай да Ф Яруллинның бу төркем шигырьләрендә борчылу хисе күбрәк. Аңлашыла инде, заманы шундый. Халкына бөтен барлыгы белән береккән шагыйрь аның бүгенге хәлен күреп сызланмый булдыра аламы сон?
Язмышымны язам, ә язмышым Аерым түгел илдән, халыктан.
Вәзгыять чынлап та үтә хәвефле, борчулы бүген. Милләтебез өстенә ябырылып инкыйраз дәһшәте килә. Ул акрын килә. Әмма ышанычлы килә. Шул вакытта милләттәшләр арасында бердәмлек булмау әрнетә шагыйрьне. "Үзара ызгыш-талаш дошман белән сугыштан хәтәрерәк" диләр. Хак ул.
һәммәбез үз оябызда Утырабыз өнсез.
Кыңгыраулар ярык безнең.
Кыңгыраулар телсез.
Ачы хакыйкать авазы Фәнис Яруллин поэмаларының да үзәгенә алынган. “Сайланма әсәрләр”нен бу бүлеге “Нәсел агачы” исемле поэма белән ачыла. Нәсел
агачы Хәтерсезгә. манкортка әйләнмәгән кеше өчен бик тә кадерле, бик тә изге төшенчә бу Үз нәселен белгәннәр нинли бәхетле' Шунлый кәеф белән чин дә йолмамы укырга керешкән илем Шагыйрь белән бергә бакыйлыкка күчкәннәрнен каберләренә зиярат кылып, рухларына дога күндерүдән бер канәгатьлек хисе алырга ниятләгән илем. Сабыр гына, тыныч кына Әмма поэманын беренче юллары ук дәһшәт, фаҗига тулы дөньяга алып кереп китте
Ьарган идем авы лым зиратына Йөрәгемне чолгап ут алды Тирә-юньдә ут, ялкын Бар да яна
Яна сүзләр, уйлар, хәтер, истәлекләр. Кабер ташлары яна Фаҗигаләр тулы дөньямын терәге булган нәсел агачы яна Бер гаиләмен янган нәсел агачы күмерләрен эзли-эзли шагыйрь безнен алда дәһшәт, кан-яшь белән сугарылган хәтер сәхифәләрен ача. Шагыйрь ике буын оныгы янәшәсендәге Зәйнәп әби кабере янында. Шагыйрь тетрәнгән, ул гасаби бер халәттә. Гүрдән ана инрәү газабы килә
Нәселем бетте Агач төпләредәй Тезелеп калды кабер таиаары Күрәчәген күреп бетермичә Гүргә керми адәм балалары
Хәтер китабынын битләрен укуымны дәвам итәм Аларнын һәрберсе жанны өтеп ала. Менә берсе: сугыш чоры, кышкы кич. салкыннан өшеп, һәр шакылдауга куркып калтырап утыручы ач ике ятим 6-ла... Шул вакытта күрше Зәйнәп әби килеп керә, балаларны юата, кочагына алып җылыта, тамакларын туйдыра. Ә карчыкмын үз хәле яманнардан да яман сугыш елларынын мәхшәреннән җиде баладан бары гик берсе—улы Вәгыйз генә исән-сау кала Анысы да әсирлекнең бөтен газаплирын чиккәннән сон гына "Нигә кайткан инде мескен", диючеләргә поэмада кырыс хакыйкатьле җавап бар
Тартты анлә туган туфрак,
Хатыныллың кабере тартты Тартты ятим калган Рифе Ул бит лиуллы с агынып кайтты
Әмма бу шатлык та озакка бармый. Бер төнне атар өенә лә килеп керәләр Ул заманда төнлә керүчеләр буш китмиләр инде. Шул атып китүдән Вәгыйз юкка чыга
Кин дәрьядан инешкә әйләндерелсә лә нәсел дәвам итә әле Вәгыйэнен улы Риф дәвам итә аны Аннан Рифнең улы Рамиз туа. үсә. егет була Димәк, нәсел агачы корымаган, ул яши Тормышның бар афәтләренә үч итеп яши1 Ләкин Әфган җиреннән кургаш табут кайта Табутта-бердәнберләрс Рамиз
Кеше язмышларында—халык язмышы, ил язмышы Ачы хакыйкать! Ә ул хакыйкатьнең ин авыры ирләр белән илләргә түгел, аналар җилкәсенә төшә Бар фаҗига, бар афәт ин әүвал алар жаны аша уза Илләр тотарлык ирләр алар бәгыреннән өзелгәннәр бит!
Канлы-яшьле. кара заманнар каһәрләгән Ана язмышы "Коткарыгыз" поэмасының үзәгенә алынган. Поэма дәһшәтле сүзләр белән ачыла
Орден сатам орден саплан'
Кеигә кирәк1 Йә. алыгыл
Сискәнспләр китом Тетрәнү.» халәттә вакыйгалар эченә атлыйм Кырык бишнен шаулы язы. Җиңүчеләр өйгә кайта" Ә кемнәргәдер һәлак булганнарның даны булып күкрәккә бер талкыр да тагылмаган Орден кий га Сөенергәдер бнг? Ләкин сугыш бетсә лә- үтмәгән икән Анын салкын сулышы жинү шатлыгыннан балкыган күнелләрне алелән-ате калтыратып гора Сабый иренештә бер сүз- ипи
ипи; тирә-юньдә хәерчелек. Моны вакытлы хәсрәт дияр иден, ин газаплысы—жәбер- золым, хокуксызлык. Ире ил азатлыгы өчен башын салган солдатканың налоглар өчен дип, тормыш итүнең бар өмете булган сыерын алып чыгып китәләр. Һәлак булган фронтовикның орденына, гаҗиз ананың "коткарыгыз!" дип өзгәләнүләренә дә карамыйлар "намусларын күптән сатып эчкән бу бәндәләр". Кайгы-хәсрәтеннән бер мизгелгә акылын җуйган хатын орденны җиргә салып таптый. “Ләгънәтле ил бүләге—Менә сина, менә сиңа!” Нәтиҗә—төрмә. Ананын төрмәдән язган хатларында шул ук тормыш, шул ук эш, диелә, һәм дәһшәтләрдән дәһшәтле сүзләр: “Без инде күптәннән бирле Төрмәдә икәнбез бит’. Менә шул вакытта поэманы ачып җибәргән дәһшәтле сүзләрнең асылы аңлашыла да инде:
Орден сатам, хакы тик шул,
Сеңдер аны хәтергә син
Орден белән бирәчәкмен
Ул елларның хатирәсен
Ачыдыр хакыйкать юлы.
Ф Яруллин тормышның авыр, дәһшәтле якларын гына сурәтли дип расларга теләмим. Шагыйрь ачы, кырыс хакыйкатьтән кысылган күңелләрне бушатып алырга да җай таба. Мәрхәмәтле көлү белән сугарылган “Мәхәббәт маҗарасы", "Сөйләнү һәм өйләнү”, “Кунак кызы” кебек поэмалары нәкъ менә шушы максатка хезмәт
итәләр.
Алыйк “Мәхәббәт маҗарасы” әсәрен.
Поэма герое үзенә гүзәл яр табу мәшәка- те белән мәшгуль. Сай- лый, сайлана. Менә анын игътибарын бер игълан җәлеп итә: яшь, чибәр, эшчән, мул тор- мышта яшәүче гүзәл зат тормыш итү өчен яхшы хуҗа кирәген белдергән. Безнең ге- роебыз да шул адрес буенча торып чаба.
Бара. күрә. Чынлап та шулай икән, ләбаса!
Кыз—гүзәл, йорт- җир—җитеш. Мәхәббәт
каһарманының күңеле тәмам мәмнүн була. Хатын исә жайлап-майлап кына тәмле тел белән аңа төрле-төрле эш куша тора: егет су ташый, утын яра. кибеткә йөгерә (“Тик эшләр эшләнгән саен бетмәде, артып торды"). Кич белән хатыннын хәйләсе ачыла: баксаң, йортында эшләр җыелган саен ул газетага игълан бирә дә ачыкавыз мәхәббәт корбаннары шул кармакка гел дә генә инде каба торалар икән. Гыйбрәтләр алып яшәр заманга бик тә хас хәл-ситуация инде бу. Аңлаган кешегә, әлбәттә Хәйләкәр хатын һәм мәхлук ир мөнәсәбәте “Кунак кызы" поэмасының да төп эчтәлеген тәшкил итә Лирик герой авылда бер дигән шәп егет икән (имеш!) Бар кызлар моның артыннан чабалар да егетнең генә аларга исе китми икән Чөнки уе башкада: ничек тә бер сылу кунак кызын эләктерү Морадына ирешә дә "шәп" егет һәм “шәп” итеп килеп каба да. Әсәрдә бик кызыклы бер эпизод бар. Кунак кызын эзләп анын авылына барганда мәхәббәт каһарманы бер адашкан сарыкка юлыга Баксаң, ул теге гүзәлләрнеке икән. Әнә шулай ике мәхлук капкадан килеп керәләр. Кыйссаның төп хиссасы аңлашылса кирәк: мәҗнүн герой кыз йортында эш ишәгенә әверелә лә кала—фермер кайнатасының утыз биш баш сыерын сава, базарга барып май сата. Яшь хатыны исә сөт-май саткан акчага алынган фатирда
рәхәт, күнеллс, дәртле тормыш алып бара
Укучы көлә, рәхәт чигә. Мәхлук мәҗнүнгә дә рәхәттер, әнә бит ни дип күкрәк кага “Әйе. дөньям гөрләп бара, кәеф әйбәт, күңел көр" Шулай ла күнеленен бер почмагында бүтән уй: “Үз кулларым белән үзем муенга килем элмәк"
Ачы ул хакыйкать юлы
Ә инде шагыйрьнен көлкеханәсен кирәксенүчеләр булса, рәхим итегез, бишенче томнын зур гына өлешен “юмор, сатира" бүлеге алып тора Анда тормышнын бик күп төсмерләрен, кешеләрнең һәртөрле сыйфатларын күрергә, табарга мөмкин Көлдерә лә. елмайта да. уйландыра ла ул шигырьләр
Фәнис Яруллиннын ижаты гаять тә кин Ул әләбиятнын төрле жанрларында эшли. Һәм бик тә унышлы эшли Бер мәкалә кысасында гына аны ннләү мөмкин түгел. Әлип ижаты турында әле зур-зур хезмәтләр язылыр, диссертацияләр якланыр (һәм якланды да инде) Бу җәһәттән, шагыйрьнен бик тә гыйбрәтле дүрт юллыгы бар:
Мин Оер утрау, ләкин диңгезчеләр Күрми үтә минем янымнан Мине ачар очен җирдә әле Тумагандыр, ахры, Магеллан.
Ә инде шагыйрьнен ижаты ни рәвешле бәләкәй инештән кин дәрьяга әверелүен белергә теләүчеләр “Сөенечләр бүлешү" исемле эссега мөрәҗәгать итсеннәр Анда анторнын тормыш юлы да. әдәбиятка беренче адымнарыннан алып бүгенге ижат үрләренә күтәрелү вакыйгалары да бәян ителә Нигездә ул Ф Яруллинга язган хатлардан, башка язучыларның әдипкә бүләк ителгән китапларындагы автографлардан гыйбарәт Омма биредә фикер, уйланулар потенциалы көчле Хикмәт шушы, һәр язучынын сүзләреннән сон Ф Яруллин ул әлип белән кайда, ничек танышуы хакында яки анык турында мәгълүмат бирә, шуна бәйле рәвештә заманга, әдәбиятка карата шәхси уйлануларын теркәп бара Шул рәвешле шагыйрьнен ижат үрләрен ничек яулый ала баруы ачыклана төшә. Беренче чиратта, әлбәттә. Адлаһы Тәгаләдән иңгән сәләт Аны берничек гә яшереп булмый, ул барыбер шытып чыгачак иде. Икенчедән, шагыйрьнең үз тырышлыгы, әгәр теләсәгез, үҗәтлеге (тормышта бу сыйфат та мөһим биз), авырлыклар килгәндә сынмавы-сыгылмавы, көрәшче рухлы булуы зарури чыганакка әверелде. Өченчедән, бормалы, катмарлы хәят иҗат юлында күңел уты сүрелгәндә—дөрләтерлек, абынганда—таянырлык, ачынганда—юатырлык, сөенгәндә—уртаклашырлык кешеләрнен янәшәдә булуы, аларнын һәрвакытта да авторга хәерхаклыгы Ф Яру шин әнә шундый шәхесләрне хөрмәт белән искә ала. аларга рәхмәыәрен иреггперә
“Мин дә язмышыма рәхмәтле.-дип яза автор -Авыр гормыш юлымда монда исемнәре аталган олуг затлар белән аралашуым, шулар белән бер казанда кайнап ижат итә һәм ижат җимешләремне халкыма җиткер,» алуым, шатлык-кайгыларымны бүлешеп яшәрлек дусларым булу белән бәхетле мин" Әнә шул хисләрне укучысына житкерә алуы белән тә бәхетле шагыйрь “Сөенечләр күбрәк кеше белән уртаклашкан саен арта бара бит",—ди шагыйрь Шулайлыр Ә көенечләр исә. киресенчә, кимидер
Бирелә тагын бер моһнм мәсьәләгә игътибар игү зарур -Сөенечләр бүлешү, әсәре, җентекләп укыганда, авторнын шәхси истәлекләре кысасында гына калмый ә тормышнын. әдәбиятыбызның мәгълүм бер этабына күзәтү ясау рәвешендә лә кабул ителә Төрле чор әдипләре, .пар белән очрашу истәлекләреннән туган уйланулар аша Ф Яруллин әдәби тормышнын үэенчатскле якларын ача Ә бит тоггтән уйлап караганда, һәр язучы тормыш тәҗрибәсе аркылы әдәбиятка үт таланты кималендә нәрсәдер алын килә, нәрсәдер калдырып китә Язучы язмышы әдәбият язмышы инде ул. Әдәбият язмышы исә—халык язмышы
8.