Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЯҢАЛЫКЛАР

•АЛТЫН МӨНБӘР.
БИЕКЛЕК ЯУЛЫЙ
«Пирамида» мәдәни-күнел ачу
комплексында III Халыкара «Алтын
мөнбәр» мөселман киносы фестивален
ябу тантанасы үткәрелде. Фестивальне
оештыручыларның уртак фикеренчә,
кино бәйрәме уңышлы үтте. Татарстан
башкаласында 30 илдән 49 конкурс
фильмы күрсәтелде Фестиваль эшендә
дөньякүләм мәшһүр артистлар кат-
нашты—Катрин Денев, Сафия әл-Әмри.
Атаклы режиссерлар—Сергей Говорухин,
Вадим Әбдрәшитов
Бүләкләүләр махсус призлар
тапшырудан башланды. Казан шәһәре
мэры Илсур Метшин беренче призны
фестивальнең почетлы кунага. Россиянең
халык артисты Евгений Мироновка
«Мөселман» фильмында баш рольне
башкаруы өчен тапшырды.
«Ислам дөньясы» телевизион
компаниясенең махсус призын «Бот
Ибрахима» фильмы режиссеры Захир
Әхмәдкә фестивальнең генераль
директоры Зауди Мамир- гов тапшырды.
Захир Әхмәд бик җылы каршылаулары
өчен кино бәйрәмен оештыручыларга
рәхмәт белдерде.
Төрек дөньясы халыкларының
мәдәниятләрен һәм традицияләрен
чагылдырулары өчен «Бабай»
фильмы^жиссеры Альберт Шакиров
«ТЮРКСОИ» халыкара оешмасының
махсус призына лаек булды
Режиссер сәхнәгә сценарий авторы
Мансур Гыйләжев белән бергә чыкты
Аларга призны төрек кино актрисасы,
«Королек птица певчая» популяр
сериалынын баш героинясы Айдан
Шенер һәм «ТЮРКСОЙ» вәкиле Мостафа
Балчик тапшырды.
Россия кино белгечләре һәм кино
тәнкыйтьчеләре гильдиясе президенты
Виктор Матизен призларны режиссер
Николь Балливьяннын «Поеадка в
Зигзнгленд» һәм Мөхәммәд
әль-Дараджиның «Ахлям» («Бәхет»)
фильмнарына тапшырды.
Тамашачы симпатиясе призы
«Дилемма» фильмы өчен режиссер Рамил
Төхвәтуллинга тапшырылды Рамилне
Татарстан мөфтие Госман хәзрәт
Исхакый тәбрикләде
Кино сәнгатенә зур өлеш кертүе өчен
үлгәннән сон режиссер Мостафа
әль-Акка- ду бүләкләнде. Әлеге призны
фестиваль спонсорларының берсе, Төмән
өлкәсе татарлары конгрессы президенты
Нурулла Сатгаров кулыннан алдылар.
«Иң яхшы телевизион фильм»
номинациясендә «Полигон» фильмы
дип табылды. Россиянен халык
артисткасы Наталья Бондарчук «Цвет
маслин» фильмы режиссеры Каролина
Ривасны «Ин яхшы режиссерлык эше»
номинациясендә жинүче дип игълан итте.
Шагыйрь Олжас Сөләйманов «Ин
яхшы фильм» номинациясендә жинүче
дип Кувейт режиссеры Абуллах
Бушахринын «Те- ряя Ахмада» фильмын
атады Жюри әгъзасы актриса Сафия
әль-Әмри «Ин яхшы кыска метражлы
уенлы фильм» номинациясендә жинеп
чыгуы өчен «Ике хатын» (Башкорт- стан)
фильмы авторларына приз тапшырды. Г.
Тукай ижаты темасын яхшы ачулары өчен
Бөтендөнья татар конгрессы вәкилләре
«121» фильмы режиссеры Салават
Юзеевка приз тапшырдылар.
«Иң яхшы оператор эше өчен» «Баба
Азиз» фильмы операторы Махмуд Калари.
«Ин яхшы ирләр роле өчен» Джеффа Рен-
фронын (АКШ) «Гражданлык бурычы»
фильмында Терри Алена ролен
башкаручы Питер Краузе. «Ин яхшы
хатын-кызлар роле өчен» режиссер
Ясмила Жбаничнын «Грба- вица»
фильмында Әсма ролен башкаручы
Мирана Каранович ия булды.
Нагеш Кукунурнын (Һиндстан)
«Нить» фильмы сценарие «Ин яхшы уенлы
кино сценарие». «Грбавица» фильмы
режиссеры Ясмила Жбанич «Ин яхшы
уеалы кино режиссеры» дип табылды, һәм.
ниһаять. «Алтын мөнбәр» фестиваленең
«Ин яхшы уенлы фильм» номинациясендә
абсолют жинүчесе итеп режиссер Насер
Хемирнын «Баба Азиз» фильмы табылды
Бу картинаны ижат итүдә 7 ил
вәкилләре—Швейцария, Германия. Тунис,
Франция. Венгрия. Иран, Бөекбритания
катнашкан
Татарстан Президентының «Кино
сәнгатендә гуманизм өчен» махсус призын
«Дре- во мира» фильмы өчен профессор
Кристина Вагнерга Татарстан
Премьер-министры
урынбасары—мәдәният министры Зилә
Вәлиева тапшырды.
Ул. шулай ук, «Алтын мөнбәр» мөсел-
ман кинофестиваленең Казанда өченче
мәртәбә унышлы узуында Татарстан Пре-
зиденты Минтимер Шәймиевнен халиткеч
роль уйнаганын билгеләп үтте
БӨТЕНДӨНЬЯ ТАТАР
ГАЛИМНӘРЕ ҖЫЕНЫ
19-22 сентябрьдә Казанда татар
галимнәренең Бөтендөнья форумы булып
узды. Әлеге эшлекле очрашуда дөньянын
төрле
почмакларыннан һәм Россиялән 500дән
артык галим катнашты Форумны
Татарстан Фәннәр академиясе һәм
Бөтендөнья татар конгрессы оештырды
Татар галимнәре форумын Татарстан
Фәннәр академиясе президенты Ә Мазһа-
ров ачты Шуннан сон тәбрикләү очен сүз
Дәүләт Советы Рәисе Ф Мөхәммэтшинга
бирелде. Дәүләт Советы Рәисе, ин элек, та-
гар Газимнәренә Президент М Шәимиев-
нсн котлау сүзләрен ирештерде Ул. әлеге
эшлекле очрашуга зур бәя биреп, анын Та-
тарстан тарихындагы бик истәлекле
вакыйга булуын искәртеп үтте
Форумны ачканда тәбрикләү сүзе
белән Премьер-министрнын беренче
урынбасары Р Моратов. Россия һәм
Татарстан Фәннәр академиясе академигы
К Вәлиев. Казакъ- стан Милли Фәннәр
академиясе президенты М Журинов.
Румыниянең Торкмәнстан- дагы илчесе,
академик Т Җәмил. Бөтендөнья татар
конгрессы башкарма комитеты рәисе Р
Закиров чыкты
Аннары форумнын пленар утырышы
башланып кзпте Анда Татарстан Фәннәр
академиясе президенты Ә Мазһаров. ТР
Пре- зидентынын сәяси мәсьәләләр
буенча Дәүләт кинәшчесс. Ш Мәржлни
исемендәге Тарих институты директоры Р
Хәкимов. Татарстанның икътисад
министры М Сафн- уллин, М Планк
исемендәге жәмгыятьнсн Астрофизика
институты (Германия) директоры Р
Сүнәев. Россия Фәннәр академиясенең
Океанология фәнни-тикшеренү инстигугы
директоры Р Нигъмәтуллнн. РФ Тышкы
эшләр министрльпымым Мәскәү дәүләт
халыкара мөнәсәбәтләр институты
профессоры А Әхтәмҗан. Казан дәүләт
унивсрсигстынын татар әдәбияты
кафедрасы мөдире, профессор X
Миннегулов. Россия Хәрби Фәннәр
академиясе президенты, армия генералы
М Гәрәсв докладлар белән чыгыш
ясадылар
Җомга көнне форум икс секциягә
бүленеп зшләдс. Гуманитар фәннәр.
табигать һәм техник фәннәр
секцияләрендә иртәдән кичкә кадәр бик
күп докладлар тыңланды Соңыннан
форум махсус резолюция кабу т итте. Анда
Татарстан Фәннәр академиясе каршыңда
ботеидонья шар галимнәрен бер-
ләштерүне максат иткән координация
советы төзү, аларнын иннованяон
идеяләре банкын булдыру һәм моны
Татарстан җирендә тормышка ашыру ,
читтә яшәүче милләттәш галимнәребез
арасында фәнни элемтәләрне ныгыту,
татар галимнәренең мондый эшлек ле
форумнарын оч елга бер тапкыр даими
уздыру кирәклеге турында әйтелә
СЕБЕРДӨ ҖӘЛИЛ ҺӘЙКӘЛЕ 25
ссизябрьдә Гомән өлкәсе Хаты-Ман си
автономияле округынын Гүбән Варта
шәһәрендә тарихи вакыйга бу
ыы—бирелә халкыбы 1нын каһарман у зы
Муса Җәлилгә
һәйкәл ачылды Ул казанын гзжәеп матур
урынында—Обь елгасы ярында
шагыйрьнен үз исемен йөрткән урамда
урнашкан Шәһәрдә ин беренче булып
барлыкка килгән әлеге урамда бүген
шулай ук 800 урынлы Жәмигь мәчете һәм
50 шәкерткә исәпләнгән мәдрәсә дә
төзелеп килә
Һәйкәлне ачу тантанасында Дәүләт
Советы Рәисе урынбасары Римма
Ратникова җитәкчелегеңдәге Татарстан
делегациясе дә катнашты. Делегация
составында Татарстанның Дәүләт
Советынын мәдәният, фән. мәгариф һәм
милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил
Вәлиен Язучылар берлеге рәисе Илфак
Ибраһимов. Рәссамнар берлеге рәисе
Абрек Абзгильдин. Татарстанның халык
шагыйре Роберт Мннну.хзнн. «Мәдәни
җомга» газетасының баш мөхәррир
урынбасары Газинур Моратов. һәйкәлнен
авторы, сынчы Мәхмүт Гасыймон бар иде.
Тантанада Ханты-Манси автономияле
округы— Югра губернаторы Александр
Филиппенко. Югра Думасы Рәисе Василий
Сондыков. шәһәр мэры Борис Хохряков
катнашты һәм чытыш ясады Алар
Себердәге нефть һәм таз ятмаларын
үхзәштерүдә зур көч куеп эшләүче
милләттәшләребезнен хезмәтенә югары
бәя бирде, Җәлил һәм анын тиңдәшсез
иҗаты барлык халыкларның уртак
баЯзыгы булу ын әйтте
Татарстан Дәүләт Советы Рәисе
урынбасары Римма Ратникова уз
чытышында Жалил һәйкәлен торгызуда
зур тырышлык кутаннары өчен Югра
җитәкчелегенә, финанс ярдәме күрсәткән
күпсанлы милләттәш эшмәкәрләребезгә
Президент Минтнмер Шәимнсв. Дәүләт
Советы һәм Хөкүмәтебез исеменнән зур
рәхмәт белдерде
Соныннаи Түбән Варгинын Сәнгать са-
раенда зур концерт булды Анда
Татарстанның халык артистлары Салават
Фәгхетди- нов. Фердинанд Сә.эахов һәм
шәһәрнсн үзешчән сәнгать
коллективлары чызыш ясады
ЗУР ӘДИПЛӘР КИЧӘСЕ
2-3 октябрьдә Казанда башкала мэры
инициативасы белән «Аксснов-фсст 2007»
дим исемләнгән I халыкара
әдәби-музыкаль фестиваль үткәрелде
Әлеге чара якташыбыз, доньяку ләм
танылган язучы Влсилнй Аксс новнын 75
яшьлек юбилее уңаеннан оеш гмрыиы
Фестивальнең беренче көнендә башка
лабызнын Үзәк китап кибетендә әдәбият
сөючеләр белән очрашу булды Кичен М
Жалил исемендәге Татар дәү 1әт опера һәм
балет академия театрында В Аксенов нын
ижят кичәсе үтте Кичәдә Россиянен
күренекле әдәбият-сәнгать әһелләре
Анято- 1ий Глалилин. Евгснии Попов.
Бе.лла Охмәду глина, Свст тана Васильева.
Чина зы Ве.ыср. Борис Месссрер. Андрей
Мака ревнч Алексей Козлов катайлы
Кичәне
Татарстанның беренче виие-премьеры
Равил Моратов тамаша кылды.
Икенче көнне В Аксеновны һәм анын
дусларын Татарстан Президенты
Минтнмер Шәймиев кабул итте Кабул
итүдә Премьер-министр
урынбасары—мәдәният министры 3.
Вәлиева. Казан мэры И Мет- шин.
Язучылар берлеге рәисе И Ибраһи- мов
катнашты.
Аннары кунаклар КДУ студентлары
белән очрашты. Ә кичен М Жәлил исе-
мендәге Татар дәүләт опера һәм балет ака-
демия театрында Белла Әхмәдуллинанын
70 яшьлек юбилеена багышланган иҗат
кичәсе булды. Кичәдә Татарстан Премьер-
министры урынбасары—мәдәният мини-
стры Зилә Вәлиева катнашты.
МИЛЛИ МӘГАРИФКӘ ХӘВЕФ ЯНЫЙ
РФ Дәүләт Думасы * Россия Федераци-
ясенең кайбер закон актларына
үзгәрешләр кертү хакында» федераль
закон проектын кабул итте. Ул РФ
Хөкүмәте тарафыннан кертелгән иде.
Әлеге закон проекты дәүләт мәгариф
стандарты структурасына һәм анын
төшенчәсенә үзгәрешләр кертүне күздә
тота, һәм нәтижәдә ул РФ халыкларының
милли-мәдәни үсешкә хокукларын
чикләүгә китерәчәк. Татарстан Дәүләт Со-
ветының 28 сентябрьдә узган сессиясендә
әлеге закон проектына тискәре бәя
бирелде һәм РФ җитәкчелегенә түбәндәге
мөрәҗәгать юлланды.
Россия Федерациясе Президенты В Пу-
тинга, Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе
В Зубковка, Россия Федерациясе Федераль
Жыены Федерация Советы Рәисе С Миро-
новка. Россия Федерациясе Федсрть Жысны
Дәүләт Думасы Рәисе Б. Грызловка Татар-
стан Республикасы Дәүләт Советы
МӨРӘЖӘГАТЕ
Россия Федерациясе Дәүләт Думасы *
Россия Федерациясенең кайбер закон акт-
ларына үзгәрешләр кертү хакында»
Россия Федерациясе Хөкүмәте
тарафыннан кертелгән 448303-4 санлы
федераль закон проектын (дәүләт
мәгариф стандарты төшенчәсен һәм
структурасын үзгәртү өлешендә) беренче
укылышта кабул итте.
Тәкъдим ителгән закон проекты
концепциясе дәүләт мәгариф
стандартының өч компонентлы
структурасыннан бер компонентлыга
күчүне күз алдында тота, региональ
(милли- региональ) компонентны һәм
мәгариф учреждениесе компонентын
юкка чыгара.
Дәүләт мәгариф стандарты
төшенчәсен һәм структурасын закон
проектында тәкъдим ителгәнчә үзгәртеп
коруларны гамәлгә ашыру Россия
Федерациясе халыкларының мил-
ли-мәдәни үсешенә хокукларын чикләүгә,
туган тел һәм әдәбият укытуны, милли
мәдәниятне һәм үз халкы тарихын милли
мәктәпләрдә һәм милли-мәдәни компонен
ты булган мәктәпләрдә өйрәтүне юкка чы-
гаруга китерәчәк. Әлеге закон проекты ка-
бул ителгән очракта, кайбер регионнарда
эшләп килүче милли мәктәпләрне һәм мил-
ли-мәдәни компоненты булган
мәктәпләрне ябунын әле генә башланып
килгән тискәре процессы чынлыкта дәүләт
хуплавына ирешәчәк һәм ахыр чиктә
Россия милли мәгарифен бетерүгә
китерәчәк. Нәтиҗәдә, милли телләрне һәм
мәдәниятләрне саклап калу һәм үстерү
мәсьәләләрендә җитди проблемалар
тудырачак
Моннан тыш, закон проекты
концепциясе Россия Федерациясе
Конституциясенә турыдан-туры каршы
килә, анын нигезендә <• Россия
Федерациясе үзенен барлык халыкларына
туган телләрен саклау, аны өйрәнү һәм
үстерү өчен шартлар тудыру хокукын
гарантияли» (68 нче маддә. 3 нче пункт),
мәгариф өлкәсендә федерализм
принцибын кире кага.
Закон проектында анда күрсәтелгән
төп мәгариф программаларының федерать
дәүләт мәгариф стандартын, «регионать
(милли) үзенчәлекләрне исәпкә адып»,
гаматгә ашыруны тәэмин итүе алдан
әйтелә. Әмма закон проекты концепциясе
нигезендә моны гамәлгә ашыру мөмкин
түгел, чөнки дәүләт мәгариф стандарты
составында региональ (милли-региональ)
компонент булмаячак.
Татарстан Республикасы Дәүләт
Советы, дәүләт мәгариф стандартының
гамәлдәге милли-региональ компонентын
һәм мәгариф учреждениесе компонентын
бетерүне күз алдында тота торган закон
проектын кабул итүгә карата борчылу
белдереп, әлеге федераль закон проектын
алга таба караудан төшереп калдыруны
һәм дәүләт мәгариф стандартының
гамәлдәге өч компонентлы структурасын
саклап калуны тәкъдим итә.
ТАТАРЛАР КИЛЕШЕП БЕРЛӘШӘ
Татарга бары татар гына ярдәм итә
ала. Россиянен милләттәшләребез күнләп
яши торган төбәкләрендә татар телен,
мәдәниятен саклау һәм үстерү буенча
хезмәттәшлекне камилләштерү
максатыннан. Татарстан Министрлар
Кабинеты һем Россия татарларының
федераль милли-мәдәни автономиясе
советы арасында килешү төзелде. Ул
төбәкләрдә дини һәм халык традицияләрен
яңартуга, тагар телен, халык сәнгатен һәм
кәсепләрен өйрәнүгә бер этәргеч булыр
дип көтелә. Кичешү төрле тарафларга
сибелгән татар халкының фәнни һәм
эшлекле даирәләрен дә якынайтыр, дигән
ният бе.лән төзелде Бу килешү
төбәкләрдәге татар иҗтимагый
берләшмәләренең уртак фәнни, мәдәни,
социаль һәм икътисадын программаларда
катнашуына да ярдәм итәчәк дип
уйланыла.
БҮЛӘКЛӘҮЛӘР
Халыкара Иҗтимагый фәннәр академи-
ясе. «Шәфкатьлелек дөньясы» дцП аталган
халыкара хәйрия оешмалары берлеге тара-
фыннан оештырылган конкурсның төбәка-
ра этабында Татарстан Язучылар берлеге
ллнеп. изге ниятләр һәм гамәлләр өчен
«Милли казаныш» алтын медале белән
бүләкләнде Берлек рәисе Илфак Ибраһи-
мовкл «Намус һәм игелек» ордены тапшы-
рылды. Туфан Миннуллин. Равил Фәйзул-
лин. Зиннур Мансуров хәйрия өлкәсендә
«Фидакарь хезмәт өчен» медальләре белән
бүләкләнде Разил Вәлисв Халыкара Иҗти-
магый (|)әннәр акадсмиясенен
мохбир-әгьза- сы итеп сайланды.
КАМАЛ ТЕАТРЫ ГАСТРОЛЬЛӘРДӘ
Көз айларында Камал театры
артистлары Россиянен һәм БДБ илләренен
төрле төбәкләрендә гастрольдә булдылар.
Башта алар ун көн дәвамында Уфада
спектакльләр күрсәттеләр, аннан сон
Кырымта барып. Симферопольдә (Ак
мәчет) халыкара театры фестивалендә
катнаштылар Октябрь башында театр
труппасы Казакъсганга юл тотты
Алма-Атада Т Миннуллиннын «Горгори
кияүләре». 3 Хәкимнен «Телсез күке» спек-
гакльтәре куелды Алма-Атада дүрт кич чы-
тыш ясагач, бишенче көнен театр Кыргыз-
станта барып, бишкәк каласы тамашачысы-
на багышлады. Камал театры совет
чорында бу якларда бик еш гастрольдә
бу.лсд. бу соңгы егерме елда беренче
барулары икән
СЕЗОН АЧЫЛУ
Салих Сәйдәшсв исемендәге Дәүләт
Зур концерт залы яна ижзт сезонын ачып
җибәрде. Ул танылган композитор Шамил
Тимер- булатовнын «ышаныч» исемле
симфония оратория белән башланып китте
Габдулла Тукай һәм Равил Фәй зуллин
сүзләрен фли даланыи язылган күләмле бу
әсәрне сәхнәгә чыгаруда Фуат Мансуров
(дирижер). Нурия Жураева (хормейстер)
зур көч куйганнар Икенче бүлектә Россия
һәм Украинаның мәшһүр тенорлары
Михаил Вскуа. Алек сандр Гуреи һәм Руслан
Кадыйров чышш ясады
«ӘКИЯТ.ТӨГЕ ӘКИЯТЛӘР
25 октябрьдә «Әкият» Татар дәүләт
курчак театры Р Харис әсәре буенча куе нан
•Кәкрүшкә» спектакле белән 74 нче ижят
сезонын ачып жибәрде Быелгы сезонда шу-
лай ук Р Бохарасвнын «Водянои конь» Р
Давыдовны и «Репка». V Хәировныи -Трн
дочери». А Алншнын «Ссртотмас үрдәк». Г
Тукай әсәренә нигезләнеп. 3^ Хөснияр
эшләгән инсценировка буенча «Су анасы».
Р Багу шанын «Тылсымлы курай*
әсәрләрен сәхнәләштерү каралган
Премьер министр урынбасары мәдәни
ят министры 3 Вәлисванын әйтүенә кара
гамла. «Әкият* геатрына яна бина ниү өчен
каралган 800 миллион сум акчанын 200
мнл
лионы киләсе ел бюджетына кертелгән Ки-
ләсе елдан Офицерлар йорты янында. -Ту-
ган авылым» комплексы каршында әкияти
кыяфәттә укланылпш яна бинаны төзи
башлау да ниятләнелә икән. Ә ноябрь
ахырында .Әкият* театры Төркиянен Бурса
шәһәрендә курчаклар һәм шәү ләләр
театрларының XII фестивалендә
катнашачак.
МӨСЛИМӘЛӘР АЫЕНЫ
Сентябрь аенда -Казан» милли
мәдәният үзәгендә Россия мөсдималәре I
корылтаеның 90 еллыгына багышлап «XXI
гасыр хатын-кызы: гаилә һәм җәмгыять»
дигән форумы үтте Бу дәрәҗалс җыенга
Россиянен 46 төбәгеннән. Төркия.
Финляндия. Ливан кебек чит
мәмләкәтләрдән дә делегатлар килгән иле
Форумнын максаты—XXI гасырда
хатын-кызларнын җәмгыятьтәге урынын
ачыклау. әклакый тотрыклылыкны
ныгыту юнәлешендә хатын-кызларны бер-
ләштерү һәм активлаштыру 90 ел алек тә
Россия мослималәрс хатын-кызнын
җәмгыятьтә һәм гаиләдә тоткан урыны
турында бергәләшеп фикерләшкәннәр,
мөһим карарлар кабул иткәннәр
ЕФӘК СӘНГАТЕНӘ-5000 ЕЛ!
ТР Милли музеенда «Ефәк юлы Ефәк
сәнгатенә—5000 ел» дигән тиңдәшсез
күргәзмә булып узды Әлеге чара Россиядә
Кытай елына багышлап оештырылган иле
Тамашачылар хозурына 115 экспонат
тәкъдим ителгән иде. Аларнын күпчелеге
КьлаН милли музее коллекциясеннән, шул
исәптән 97 әйбер—борынгы Кытай культу
расы ядкәрләрс
Күргәзмәдә Кытай ефәк культурасы
үсешенең. асьыда. бөгсн тарихы
чагыляырыл ган Ул оч бүлектән тора
Бс{Х‘Нчссендә ефәк корты фермасының
моделе һәм борышы ефәк туку станогы
тәкъдим ителә Икенче бүлектә моннан
инде 5 мен ел элегрәк кул танылышта
булган борынгы станок деталь ләрен һәм
ефәк җепләрне кием-салым, баш киеме,
ефәктән тукып эшләнгән император
кафтанын күрергә була. Күртәзманснөчеи
чс бү 1егендә—XIX XX гасырлардан калган ү
тә зәвыклы цнпао күлмәкләр
Бу борынга экспонатларны билгеле
бер температура һәм дымлылык шар!
тарыны елкырга кирәк. Шуна күрә атар
махсус тартмаларга урнаштырылган
СӨЕП КАЙТТЫМ СИНЕ
Ю октябрьдә Г Тукайнын әдәби м>
эссн да шагыйрьнең Казанга кайтуына 100
ел |у дуга багышланган «Сөеп кайттым
сине» .иш исемләнгән адәби-мутыкадь
кичә булды Кичәдә Тукайнын Клмндага
тормышы һәм нжаты турында сү > барды,
шигарьләре. җырлары янгырады һәм
тминнарына лм парына я лан хатлары
укылды Анда таныт
ган галимнәр, язучылар, шагыйрьләр, шу-
лай ук җырчылар Мөнир Якупов, Резеда
Галимова һәм Г. Камал исемендәге Татар
дәүләт академия театры, Г. Кариев
исемендәге Яшь тамашачылар театры
артистлары катнашты.
Мәгълүм ки, 1907 елда Тукай
шагыйрь буларак таныла. Анын иҗаты
Уральск шәһәре кысаларында гына
чикләнеп кала алмый, шагыйрьне Казанда
да, Уфада да, Оренбургта да таныйлар,
хезмәттәшлек итәргә чакырып торалар.
Әмма ул Казанны сайлый.
Шулай итеп, Г Тукай 1907 елның 10
октябрендә Уральскидан Казанга кайта.
Шагыйрьнен Казан чоры—халкына
шигъри сүзен әйтер өчен бирелгән 5 ел да
8 айлык дәвере башлана.
БЕЗНЕҢ ГОМЕР
М. Сәлимҗанов исемендәге Актерлар
йортында шагыйрь, икътисад фәннәре
докторы, профессор. Татарстан Респуб-
ликасының атказанган мәдәният
хезмәткәре Фарсель Зыятдиновка 70 яшь
тулуга һәм шагыйрә, Татарстан
Республикасының атказанган мәдәният
хезмәткәре Фирая Зыят- динованы искә
алуга багышланган «Безнең гомер» дип
исемләнгән әдәби-музыкаль кичә булды.
Кичәне язучы К. Кәримов алып барды.
Кичәдә юбилярны Татарстан Дәүләт
Советының мәдәният, фән. мәгариф һәм
милли мәсьәләләр комитеты рәисе,
шагыйрь Р Вәлиев, Татарстан Фәннәр
академиясе вице-президенты, академик Р.
Юсупов, Татарстан мәдәният министры
урынбасары А. Жаббаров, Татарстан
Язучылар берлеге идарәсе рәисе, шагыйрь
И Ибраһимов, Казан финанс һәм икътисад
институтының кафедра мөдире Н Якупова,
Казан авыл хуҗалыгы университетының
кафедра мөдире Ф Сафнуллин,
«Татарстан» радиосыннан мөхәррир Д.
Гайнетдинова, режиссер Ә. Гыйләжи,
якташлары исеменнән Актаныш
муниципаль районы башлыгы
Э. Фәтгахов, шулай ук күпсанлы каләмдәш-
ләре. хезмәттәшләре котлады.
Иҗат кичәсе Казан театр училишесы
студентлары чыгышы белән бизәлеп. 3.
Сәха- биева, 3. Шәрифуллина, Р
Төхфәтуллина, М Галиев, А. Галимов, Ф
Мирзануров. С. Исламова җырлары белән
үрелеп барды
«КУБРАТ ХАН» БОЛГАР ТЕЛЕНДӘ
Язучы Мөсәгыйт Хәбибуллиннын
«Куб- рат хан» дигән тарихи романы
Мәскәүнен «Наука» нәшриятында Дунай
болгарлары телендә басылып чыкты. Аны
болгар теленә Гергана Стойчева тәрҗемә
иткән. Редакторы—Ирина Желязкова.
Редакторның язучыга юлланган
махсус хатында: «Безнен нәсел
тамырларыбыз бер икән бит»,—диелгән.
ХЕЗМӘТНЕ БӘЯЛӘҮ
Татарстан Республикасы хакына
күпьеллык нәтиҗәле хезмәте, мәдәният
һәм сәнгатьне үстерүдәге, халыклар
арасында дуслыкны ныгытудагы зур
казанышлары өчен Татарстан
Республикасы Премьер-министры
урынбасары—мәдәният министры Вәлиева
Зилә Рәхи- мьян кызы Татарстан
Республикасы Президентының Рәхмәт
хатына лаек булды.