Логотип Казан Утлары
Хикәя

ТУГАН ЯК МОҢЫ


Карта битләрендә анын сурәте сәламәт кеше йөрәгенә охшап тора- Ул—Башкортстан, минем туган жирсм Йөрәктәге кан юллары
шикелле, анын туфрагын да бик күп елгалар сугарып үтә Шуларнын ин өлкәне, халкыбызга ин якыны-былбыл моныдай гүзәл Агыйделдер Агыйдел!
Бармы безнең чын татар җырларында синнән дә күп җырланган гайре бер елга!..
«)гәр дә мин елына бер сина кайтып, чабатасыз малай чагым кебек, иргә таңда салкын чыклар ярып буиларынны бер әйләнмәсәм. чык күледәй ак суында сары сагышларымны бер басмасам: бабамнарнын сөяге түшәлгән җылы туфрагыңа битем куеп орынмасам.—мин үземне башка җирдә, хәтта Казанымда да бу тикле дә нык ватанлы тоймас идем И иртәләрен ак томанлы Ак Иделем'
Мин Агыйдслнен түбән карасаң йорәкләр купмады Тобә яры чигештә басып торам. Миннән бик түбәндә. Кызыл яр тирәли, кыелып-кыелып керәшәләр очып йори Дөнья моннан капыл кинәсп. күт кабагыдай ачылып китә: ун ягымда звнгәр дымдай рәшәләнеп, офык остенә Йолды з-Тау уелып төшкән; сул ягымда—Питер тапы. анын очлы борыны Агыйдел аръя! ындагы Кызкала тавына төбәлеп каткан төсле. Моннан ике йөз ел элек империяне дер селкеткән Пугач яны Казанны алмага барышлый б\ җирләрдән дә янгырап үткән. Алар әнә шул Питер тавы остенә урнашканнар Әби патша гаскәрләре исә аларга каршы Идел Эченнән1 килгән булса кирәк нәкъ Питер тавы турысына—уйсу япан җиргә хәзерге спорт сарайларыннан ла зуррак итеп камалы бүректәй түгәрәк тау өйгәннәр дә, шунын артында һөҗүмгә коч туплаганнар. Әүвал таудан гауга атышканнар дип сөйлиләр Белмим, ул ераклыктан туп атышулары бәлки өеп тау ясаулары шикелле бер риваять кенәдер. әмма ләкин каты сугыш булуы хак Әби патша гаскәрләре Агыйдслне кичеп, авыр һөҗүм белән Питер тавы төбенә үк килеп җиткән, шулай булмаганда Пугачев егетләре болай да текә борын очына, иненнән инснә чокыр казып, җирдән ныгытма өймәсләр иде (ул оемнәр бүген дә машинадан биек) Шуннан бирле бу тауны, үзен Петр III дип игълан иткән Пугачев «исеме* белән. Питер тавы дип йөртәләр
Идел Эченсн көнчыгыш тарафында тагы, аяз көннәрне күгслжсм рәшә сирпеп. ә яшенле янгыр килгәндә кара кучкылланып ятучы иләмсез зур икс
' Вс.шоң як халкы Лнаи.инн- куп ялкыт Идс.т дип ком й«*рт < шуңа кура лиыи чир чакрымга җослеп. ялларын су астымда юла торган апамилг болынлы губмт «тын мгк шм Идел >* лнп ип к чпмр о тач тм бнек ягыи Кыр Яма дилор «Аитор игкормал^а-)
әүлия зираты бар. Боларын исә Алыпнын агасы Бисрәк батырдан калган диләр Агыйделне атлап чыккач, чабатасын салып, туфрагын кагып киткән, имеш Калган җирләрдә ерак тау тезмәләренә кадәр болын да әрәмә, болын да әрәмә. Минем аста гына Күгәрчен. Акман. Катгарлау, Чәгерче болыннары... Алардан эчкәре—язын су басмас чикләрдән авыллар, бүлем-бүлем урманнар башланып китә: Чумар. Мәнәк, Кәлтәй урманнары Һәр тарафта күпме кавем гомер кичкән чын табигать. Тик ул хәзер әүвәлгечә тын гына түгел: инде бу төбәкләргә дә тимерле-бетонлы, БелАЗлары белән зур сәнагат килеп керде. Әнә теге Кызкала тавыннан ары. Нугай, Кырым-Сарай якларында инде шаулатып нефть чыгаралар; ялкынланып янган утлары төн буена соргылт күк йөзендә нәҗәгайдай уйнап тора...
Мин Агыйдел буйларынын искитмәле яменә карап, мина кадәр унике буын элек болгар угланы Гәрәй бабабызның яр-юлдашы, карендәш якыннары белән Казан йорты Масрадан баш бирмичә чыгып киткән, арлар1 иле аша ике Идел кичеп, бу җирләрдә торак тапкан чагын гүя үзем күргәндәй күз алдына китерә алам. . Борынгы Чулман белән Ак Идел килеп кушылган бер кыйтга. Кеше кулы тимәгән урманнар, киекле болын-тугайлар. Кичә-көнлек бу тараф, кичә-көнлек ул тараф җирләрдә чын кышлак кормыйча башкортлар (истоклор) ыругы гына быел монда, ярен анда жәйләп-кышлап йөри. Ыруг җирләре күп, хәтта чикләре дә мәгълүм түгел: болын-тугайларында елкылдап чапкан елкы көтүе; елга-күлләрендә балык, кондыз; карт юкә, имән куышларында аюлар гына менгән кыргый корт балы. . Башкорт инде Болгарын белә, Казанын белә. Алар аша ул дин алган, хәреф алган, алардан күреп иген игү эшенә дә ихлас бирә башлаган. Ул Болгарнын үсүенә дә, һәлакәтенә дә шаһит. Бәлки шунадыр, болгар дигәндә күңеле дә япандай киң, иркен...
Ә чынлап уйласаң, кемнәр генә килеп сыенмаган башкорт иленә! Бату ханнын исәпсез-сансыз бәни әс-фарлар кавеме- баскыныннан сон Дәште Кыпчак бетеп—кыпчагы, Бөек Болгар җимерелеп—болгары агылып килгән; Аксак Тимер белән Туктамыш хан арасындагы яман кыргыннан сон икенче кабатка янә болгар агылган; инде Казан җиңелгәч, егерменче йөзгә кадәр тукталмаган өченче агым килә. Башкорт инде бу агымны туктата да алмый,— йә үзе буш җирләргә күчеп китә, йә тел берлеге, дин берлеге аркасында килгән беренә өлеш чыгара. Ул шулай Гәрәй бабабыз белән карендәш якыннарын да үзенә сыендырган. «Танып тамагыннан алып Ак Иделнен түбән тарафы ике якка таралмыш сулары, койгучы елгалары, тугай- камышлары, арка вә яланлары илә сезгә булыр; суларыннан кондыз, урман- ларыннан киек тотарсыз...» дигән. Гәрәй бабаларыбыз яна ватанда нигезе болгардагыча һиммәт кышлак йортлар корып, башкорт белән ут күрше булып, өйләнешеп, кыз бирешеп, «Идел буйлары вә урманларында бал корты илән, суларында кондыз, камасы илән, яланларындагы йөкерек төлкү, сусарларыйна сунар кылыб, сука илән җир сөреб, иген игеб гани улганлар...» Башкорт туфрагында нәсел шулай башланып киткән.
Пугач явыннан күп алда, инде җиденче буын Акман бабабыз Болгар иленнән’ яна гына килгән Апанай (Әпәнәй) гаиләсе белән туганлашып, янә мөселман диненә чыккан бер мари кешесен альт, Идел Эченнән Кыр Ягына— иген уңдырышлы җирләргә күчеп утырган. Төрле юллар, ысуллар белән башкортның үзеннән йә ак патшадан башкорт җирләрен алу-алмауларына, ягъни бары тик җирле-жирсез булуларына карап, безнең нәселдә дә унике 1 2
1 Удмурдларны элек ар дип атаганнар.
2 Сары тәнле халык, сары раса.
' Хәзерге Татарстан җирен башкортлар 19 нчы йөзгә кадар Болгар иле дип йөрткәннәр
буын дәвамында башкорты булган, типтәре булган. Ләкин, нинди генә рәвешкә кермәсеннәр, алар үзләренен асыл болгарлыгын иман кебек саклаганнар (чонки татар исеме татар халкына унту гызынчы йөз ахырынла гына ныклап йога башлый): нәсел башын Казан йорты Масрага. бик борынгысын Болгарга илтеп бәйли торган булганнар Безнен телебез дә. йөзебез һәм моныбыз ла үзебезчә калган. Гәрәй бабамнар белән бергә күчеп килгән марилар безне әле һаман: «суаз» ди. Ә суаз яки суар—болгарнын бер кабиләсе булган. Рәхмәт онытмауларына
Ә сезнен «Казанны яу алган көи*не ишеткәнегез бармы’’ Минем—бар Ул койне безгә анам ягыннан туксан яшенә җитеп үлгән бабам уйнаган иде Тик мин аны ике зенә кабат ишетеп калдым Кайгылы сугыш чоры иде Берсендә сугышта ирләре, уллары үлгән сагышлы аналар җыелып үтенгәч уйнаса, икенче кабагында үзе генә моатанып уйнады өченче улынын да үлү хәбәре килгәннән сон иде монысы Йөзендәге бер сырын да кыймылдатмыйча, яшьсез генә уйналы-уйнады да: <■ Җитәр, күп уйнасан көйнең дә төсе у на* дип. үзедәй карт венский тальянын сандыкка салып куйды Казан моны шулай, бабамнын хәсрәт тулы йөзе сыман, күнелемә уелып төшсә дә. авызымнан кой булып чыга алмады. Тиздән бабам үзе лә бу дөньядан кичте шулай итеп монын йөрәгемә салды да. коен ух* белән мәңгегә алып китте
Мин Агыйделнен түбән карасан башлар әйләнмәле Төбә яры өстендә басып торам. Миннән бик гүбәндә, ин аста, эссе җәйдә кимеп, ярлары ачылып беткән Агыйдел ага. Ага да ага, ага да ага Синен суларын белән генә дә буш дингезләр тулып түгелгәндер инде. Агыйдел' Ярларын да, кеше гомере сыман, кителеп-кителеп кенә юыла тора, юыла тора Пугач явын бастыргач, башкорт иленен Салаваттай асыл ирләрен асып, күпме дар агачы агызганнар синнән. Агыйдел! Алар сал өстендә, җил-дулкынга чайкала-чайкала акканнар да акканнар, акканнарда акканнар—гел бер таба, гел түбәнгә таба.
Агыйдел!
Синен ак суына халык азатлыгы өчен бу җирләрдән лә көрәшеп үткән Чсвсрев. Чапаев каһарманнарның да каны коелган бит! Аклар афәте дә үткән моннан Нәкъ менә мин басып торган яр читенә бастырып күпме коммунистны атып киткәннәр аклар. Ул шәһидләр каны да синен суында бит. Агыйдел! Бәлки ярын да шуңа кызылдыр
И газиз аналарыбыздай күпне күргән Агыйделсм'
Бу сугыш елларында без әтиләребезне пристаньнан туры фронтка о шып җибәргәч, тыннарыбыз бетеп шушы ярга менә илек тә. сонгы кабат карам калырга теләгәндәй, пароходның куе төтене Йолдыз- Гау зәңгәрле!сиә »реп югалганчы карап тора идек. Китте дә утка керде, китте дә утка керле безнен әтиләр...
Агыйдел!
Мин синен бүгенге тыныч, иркен-рәхәт. якты ярында басып торам Миннән бик түбәндә, кызыл яр тирәли, уйнап уйнап керәшазәр генә очып ипри Илгә иш булган Инешем басуларында да. болгарбабаллрыбы , шикс> * иген игүдән башканы белмәгән, теләмәгән халкым гшдн И гсм аанын үстерәләр Гнк мин әле үткәннәрне уйладым Чонки бүгенгенең берсе гә гоче камырдан гына әвәлән «салмаган. - урак остснен монарланын кыиан һавасында билләргә шылып үткән җепселдәй барыбьмнын ы ник гракзан озелмичә килгән тамыры бар. тик бег аны белмнбег генә \хн бнк ерактан килгәнен күбебез «сдмәссн лә ди. анысы тарихка калсын гн. ә «кыл ы н барыбыз да жиләрлск микзлар белабелмс сон Инде иәГый лар гына түн >
әтиләребс, дә. кди.маска китеп. лар кснексаега. бсгәГх,риа, . бер
уйласаң. шушындый да шах на гасырыбызны,, кырык сды «енлә г а дә алар гомере ..................... .... оч сугыш, оч рееолюиия туры калган Без шх ларны
в|
белергә тиешме? Тиеш! Онытмаска тиешме? Тиеш! Алар кабызган революцион уг. каннан канга күчеп, безнен йөрәкләрдә лә янарга тиешме? Тиеш! Ниһаять, без бөек бәрелешләрдә алар яулап, безнен кулга тоттырган бөек бәхетнен. Икмәкнең кадерен белү өчен дә үткәннәрне белергә тиеш. Алар кигән чабатаны сөйләгәндә дә чырай сытып түгел, ә күнел колагын салып, чабатага ихтирам белән тыңларга тиешбез...
Мин Агыйделнен еракларга төбәлеп торган Төбә яры өстендә битләремне астан искән җылы, дымлы, чәчәкле болын жиленә куеп басып торам. Күз күреме җирләрдә болын да әрәмә, болын да әрәмә: ә шулар эченнән, ярдан ярга тибеп, колындай уйнаклап. Агыйделем ага.
Агыйдел!
И минем туган җирем—унике буын буена сулап туймаган сулышым!..
Февраль. 1972.
Искәрмә
Хәсән Салихҗан улы Сарьян 1930 елның 24 мартында Башкортстанның Илеш районы Иске Аю авылында туа
Язучылык эшенә тотынганчы ул шактый зур һәм катлаулы тормыш юлы уза студент, артист, клуб мөдире, журналист.. "Кызыл таң» газетасында. Һәнәк- һәм «Азат хатын» журналларында әдәбият бүлекләрен җитәкли
1960 елның көзендә Уфадан Казанга килгән әдип әдәби иҗат эшенә чума хикәяләр остасы буларак таныла. Повесть жанрында да «Әткәм һөнәре», «Бер ананың биш улы» дигән әсәрләре белән абруй казана Аның әсәрләрендәге лиризм, җылылык, теленең халыкчанлыгы укучыны битараф калдырмый Ул үзе дә татар теленең аңлатмалы сүзлеген төзүдә катнаша, тел һәм стиль мәсьәләләрендә күп кенә хезмәтләр яза.
Укучыбызга тәкъдим ителгән «Туган як моңы» дигән хикәясе җитмешенче еллар башында язылган 1980 елны Татарстан китап нәшриятында басылган «Егет язмышы» дигән китабына кертелгән
Хәсән Сарьян 1978 елның 21 сентябрендә, иҗатының чәчәк аткан чорында, кинәттән вафат була.