Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТЕЛЕҢНЕ КҮРСӘТ...

К . Ә д һ ә м о в
монолог
Докладымны йомгаклап шуны әйтергә телим: татар теле һәм милләте
турында сөйләрлек вакытым калмады. . Сайлаулар турында күбрәк
сөйләп аттык.
ете, мине бер сорау борчый, ни өчен безнен татар ике телле? Анын
әле берсен дә тыяр хәл юк! Урысның пичәтендә ике башлы бөркет була
торып та теле бер генә! Ә безнен канатлы барс бер башы белән ике телдә
сөйләшә, ике гражданство иметь итә. Безгә нимидленно Рәсәй белән
пичәтләрне алмашырга кирәк! Татарга ике башлы бөркет таман булачак!
Анын бер башы татарча вәгазь сөйләп торыр, ә икенче башы урысчалатып
гел «каравыл!» кычкырыр. Пчему? Птамушты бер Казанга ике бөркет башы
сыя.
Пнимаете, ике тел берьюлы сөйли алмый. Берең сөйләгәндә, икенчең юл
куярга тиеш Ягъни мәсәлән, Фәүзия Бәйрәмова булган жирдә Владимир
Жириновский кысып кына йөрергә тиеш. Бөтен вопрос та шунда, урыс
сөйләгәндә татар дәшми түзәрме? Юк, кәнишне! Ну элек булса кирегә
сукаламыйча тыелып калыр идек. Ә хәзер—юк! Телебез озынайды соңгы
елларда. Кабатлап әйтәм, телебез үсмәде, ә озынайды! Йә, апаем, телеңне
күрсәтеп кара әле!. Тәк, тәк, оялып торма, чыгарып күрсәт! Әнә, күрдегезме!
Разве мондый телне тыеп була?! Бик әйбәт. Телнең хәзер бик кирәк чагы. Хәзер
Рәсәйдә бөтен нәрсә тел белән генә эшләнә! Кем сөйли—шул ашый! Кем
тыңлый—шул эшли! Татарга да тел бик кирәк! Пчему? Птамушты телен булмаса.
ике башлы бөркет күтәрә дә китә!
Пнимаете, ике телдә берьюлы сөйләп булмагач бер генә телдә сөйләшәсе
кала. Гел татарчага гына күчсәк—безне урыс дәдәң аңламас инде, ник дисәң,
безнен өйдә житмеш ел яшәп ул татарча җиде сүз дә өйрәнә алмады. Гел урысча
сөйләшүне генә калдырсак—татарларга тагын сүгенергә туры килә, чөнки
урысча сүгенүе рәхәтрәк.
А все же выход бар. иптәшләр! Безгә шундый жайлы телдә сөйләшергә
кирәк—урыс та. татар да шундук анлап алсын. Ике телне бергә кушып сөйләшик.
Татар сүзлегеннән утыз мен сүз. урыстан йөз мең сүз алабыз да шуларны бер
казанга салып болгатабыз. Һәр икенә дә аңлаешлы тел килеп чыга. Без инде
күптәннән бирле: пнимаете. кәнишне. гупчым. значит. мужыт, зәмичәтелни,
әбизәтелни, как раз кебек алты-жиде һәм тагын өч хәрефле сүзләрне бик удачны
кулланып сөйлибез. Урыска да бераз татар телен өйрәнергә туры килер. Пчему?
Птамушты сүз сыер теле турында бармый!
Наииональный вопроска килеп терәлгәч кенә телсез калды димәгез, сөйлим
әле...
Кем белә, бүген урысларда күпме татар бар9 Жиде миллионмы? Уникеме,
бәлки егерме биштер, ә? Мин дә белмим. Перепись үткәрергә вакыт юк—
референдумнар күбәйде. Ну шунысын яхшы беләм—халык саны кими,
иптәшләр... Кавышучылар көннән-көн арта, гүләйт итүчеләрдәжитәрлек, ә халык
үрчеми. Пчему? Птамушты көн саен бала ясап була, ә көн саен бала
табып булмый Бала үстереп баракларда-обшежитиеләрдә чиләнеп ятканчы дүрт
ваучерлы хатынга йортка керүен җайлырак.
Пока халык санын качаклар хисабына арттырабыз. Правды. кемнен кайсы
милләттән икәнен ачыклавы көннән-кон кыенлаша. Тышкы кыяфәтенә карап
кына кешене танып булмый хәзер. Элек кемнен кем икәнен психбольницаларда
барыбер ачыклый торган идек. Бүген исә кешенен милләтен ухо-горло-нос врачы
да ачыклый алмас Чөнки бездә хәзер кечкенә борынлы яһүдләр, зәңгәр чәчле
татарлар, кысык күхте урыслар һәм сап- сары башлы негрлар күбәйде. Нотык
сөйли-сөйли тел очына төер чыкса кемгә төкерергә белмәссен!
Кешенен милләте ни очен кирәк, диярсез инде сез. Кирәк! Бөтен халык бер
тишеккә тулмасын өчен кирәк ул. Буталмасын дөнья! Юкса, айга карап
чукынырга ярамаган кебек, дунгыз итеннән бәлеш пешерергә ярамый! Чалманы
муенга шарф итеп урарга ярамаган кебек, чапанны мини-юбка итәргә ярамый!
Урысны сөннәткә утыртырга ярамаган кебек, комганнан чәй эчәргә ярамый!
Күзгә күренеп үзгәрәбез..
Кешечә булсын, дип. без дә буй-буй байрак астына тезелдек. Тарихта беренче
тапкыр үзебезнен гимнны яздык Правды. халыктан күптөрле тәкъдимнәр килде,
ник ул депутатлар «Их сез. матур кызлар!» дигән җырны гына гимн итеп
алмадылар, дип җанга тиделәр. Во-первых. иптәшләр, яна җыр чыккан саен гимн
алыштырып булмый, икенчедән—Асаф Вәлиев җырлап йөри торган ул җыр
удмуртларның күптән списать ителгән җыры'
Таким образым, телебез бар. милләтебез яши. гимныбыз янгырый.
байрагыбыз җилферди' Калганы —базарда!
Пнимаете. милли мәсьәлә буенча артык теленә салынырга ярамый, күп
сөйләсәң—теленне кыскартырлар Пчему? Птамушты!