Логотип Казан Утлары
Публицистика

СӘНГАТЬЧӘ ТАБЫШЛАР


Заманнын ижтимагый. рухи-әхлакый мәсьәләләрен укучы игътибарына җиткерүдә драматург Ризван Хәмид кулланган традицион сәнгатьчә чаралар белән бергә яна табышлар, образ-символлар да зур роль уйный. Болар барысы да драматургның шәхес концепциясен бирүдә үзенчәлекле сәнгатьчә дөньясын бербөген күзаллауга ярдәм итә. заман билгеләрен сәнгатьчә тулы яктыртырга мөмкинлек бирә. «Һәр заманнын үзенчәлеге, үз йөзе, үз «характеры» бар—монысы диалектик үсеш кануннары белән билгеләнә. . Әдәбиятта заман билгеләре никадәр сәнгатьчә тулы һәм кабатланмас төстә чагылса, ул әдәбият шулкадәр заманча да була, киләчәк буын укучылар өчен художество кыйммәтен дә тулырак саклый».—дип язган иде А. Әхмәдуллин. (Дөреслеккә ирешү юлында: Мәкаләләр —Казан: Татар кит. нәшр.. 1993.)
Р Хәмид драмаларында татар гадәтләренең бозылуы, татар гаиләсе мөнәсәбәтләренең катлаулылыгы. фикер кискенлеге, драматургның боларны бик тә үзенчә тасвирлавы күзгә ташлана. Пьесаларда күнелне ертып керерлек вакыйгалар, катлаулы язмышлар сурәтләнә.
Бу драматургиядә конфликт кискенлеге өстәвенә характерлар да кырыслыгы белән аерылып тора. Кырыс, катлаулы, тормышчан, кабатланмас характерлар тудыру — Р Хәмид иҗатының үзенчәлекле һәм ин көчле якларыннан берсе.
Р. Хәмид драмаларында төрле-төрле гаиләләр яктыртыла. Әлеге гаиләләрдә еш кына киеренкелек хөкем сөрә. Илдәге үзгәрешләрне, ижтимагый әһәмиятле мәсьәләләрне бер гаилә әгъзаларының үзара мөнәсәбәтләре рәвешендә бирү— драматургның А. П. Чеховтан ук килгән бер сыйфаты. Шул рәвешчә, гаилә Р Хәмид иҗатында «тормыш көзгесе» булып тора. Персонажларның үзсүзлелеге, кырыслыгы артында аларнын тирән күнел кичерешләре ята. Драмалардан күренгәнчә, язучы чынбарлыктан канәгать түгел. Әлеге канәгатьсезлек геройларның эш-гамәлләрендә, сүзләрендә чагыла.
Аларнын бер-берсенә мөнәсәбәтләре диалог-көрәш. диалог-бәхәс рәвешендә бирелә. Әлеге диалогларда индивидуаль йөзләр, рухи кичерешләр, дөньядан канәгатьсезлек күренә. Характерлар кырыслыгы персонажларның бер-берсенә һәм әйләнә-тирә мохиткә мөнәсәбәттә ачыла. Кырыс тирәлекнең яшүсмерләргә тәэсире бигрәк тә көчле, алар да өлкәннәр кебек үк кырыс, усал, үпкәчел. Драмаларда шәхес белән тирәлекнең бәйләнеше шул дәрәҗәдә көчле ки. шәхес мохитне чагылдыручы чып-чын көзге кебек.
«Китәм инде». «Кайтыр идем». «Каен жиле», «Майнын унбишләрендә». «Жиде бажа». «Олы юлнын тузаны». «Синен урынына кайттым». -Айсберг». «Пыяла кыз» драмаларында язучының сәнгатьчә позициясе социализм дәверенә канәгатьсезлек белән сугарылган. Биредә әхлакый кыйммәтләр һәм шәхес өчен борчылу язучы иҗатының рухи-әхлакый юнәлеше булып тора.
Тормыш, яшәешнен әһәмиятле мәсьәләләрен, тормыштагы мөһим күренешләрне образ-символлар аша яктырту элек-электән үк халык ижатына хас күренеш. Моны әдәби ижат та үзенә өлге итеп ала. Р. Хәмид тә кеше характерын, анын рухи дөньясын ачканда, ижтимагый әһәмиятле мәгънәне биргәндә еш кына символик-аллегорик. символик-метафорик образлардан, аерым детальләрдән файдалана. Мәсәлән. Р. Хәмид драмаларында ир-ат характерлар еш кына көчле, курку белмәс, кайнар холыклы, горур, кыю. максатчан шәхес буларак бирелә. Аларны драматург кайчак бүре образы белән бәйләп бирә. «Алып китәргә, дип бер чәмнәнгән икән, сүзен сүз итми калмый да калмый инде ул!.. Бүре нәселе, диләр идс аның атасын—Галимҗан бабагызны! ..»— дип сөйләнә Нәүхәбәр әби улы Тәфкил турында «Олы юлның тузаны» пьесасында. Димәк. Нәүхәбәр әбинең улы Тәфкил—бүре кебек үжәт, үз дигәнен эшли торган кеше «Синең урыныңа кайттым» драмасында туганы Мәгънәви турында Нигьмәтжан
агай: «Бүре кебек усал я шәлен, үлемеңне лә бүредән та птың*.—ди Ә «Җиде бажа» драмасында күнне күргән, күпне кичергән, әмма нинди генә авыр хагләрдә дә татар дигән олы исеменә тап төшермәгән Күгәйне «татар бүресе» дип йөртәләр «Идегәй* тарихи драмасында газиз Йорт өчен жан атып йөрүче, үз халкына тугры татар егетләре Бәлри белән Сәлимне дә «бүре балалары» диләр Норадын Сәлим турында «Сәлим атлы бүре* ди. Туктамыш кызларының берсен кулга төшерү турында әйткәч. Идегәй улы Норалыига бүре әнисеннән бүре балаларын урлап атып кайткан бер катный ана бүре тарафыннан бугазлап ташлануын сөйли Монда бүре йөзендә Туктамыш ханны күзаллыйбыз. Газиз балаларына тисән. ул да ана бүре кебек үчлегәчәк. имеш Аксак Тимерне лә «чүл бүресе» дип атыйлар Әлеге тарихи шәхесләргә карата кулланылган «бүре* кушаматы, аларнын үз дигәненә һичшиксез ирешә торган максатчан, кулга төшкәнне ычкындырмый торган принципиаль көч. кодрәт ияләре булуларын ача «Бүре* шулай ук аларга хас усахлык. явыхлык. мәрхәмәтсехлекне дә гәүдәләндерә. Ә драматург үз әсәрләрендә бүре йөзендә кеше характерына хас усахлык. кырыслык, характер ныклыгы, тугрылык, үзсүзлелек, үҗәтлек кебек сыйфатларны бирә
Мылтык образы драматург иҗатында аерым бер урын алып тора. Яшьләр кулына да. өлкәннәр кулына да килеп эләгә ул. Ятимлек, үгилек тойгысыннан усалланган, усалланып кына калмаган, явызланган яшь егет Инзар. кулына мылтык алып, күршесенә өрмәгән өчен этен атып үтерә («Китәм инде») «Ике сәгать—бер гомер» пьесасында мылтык бср-берсснә дошманга әйләнгән ата белән ү л арасына ла килеп керә Бу уңайдан аганың улына әйткән сүзләре ихтирамга лаек: «Ата белән бала арасында мылтык булырга тиеш түгел» «Актамырлар илс»ндә авылнын йөз аклыгы булган Мөштәри карт кулында да күрәбез мылтыкны Тагар рухын мәсхәрә игүче оныгына каршы көрәштә кулына мылтык алырга мәжбүр ул «Олы юлның тузаны» драматик хикәясендә исә олы тормыш юлы узган, гомере буе халкыбызның гореф- гадәтләренә. йола-традицияләргә ту1ъры булып гомер кичергән саф күңелле Нәүчәбәр әби кулында да күренә мылгык. Нәүчәбәр әби башта ук сәхнәгә кулына иске мылтык тоткан хәлдә килеп керә Ләкин әле мылтык «тыныч халәттә», биәтисснсн истәлеге буларак кына искә алына. Әмма бу күренеш алга таба хәлләрнең киеренкелегенә ишарә итә. Әсәр дәвамында үсә барган рухи киеренкелекне көчәйтеп, әсәр азагында мылтык образы иналан пәила була. Гомер иткән йортынын сатылуы турындагы хәбәрдән сон. рухи киеренкелеге соңгы чиккә житкан карчык кулындагы мылтыкмын тавыш килгән якка төбәлүе, бөтен дөньяга протест рәвешен ала
Мөштәри. Нәүхәбәр кебек тагармын йөз аклыгы булган кар|-карчыклар кулына нигә килеп керә сон ул мылтык ' Нәкъ менә шул мылтык Образлары аша ачыла да инде аларнын рухи фаҗигаләре Үз язмышларыннан кычкырып зарланмлеалар .та, кеше гомерен «эх» тә итми өзүче мылтыкка ябышу—бу инде чарасыхтык галәмәте
Әйе. пьесалардагы мылтык—явызлык, дошманлык һәм көрәш символы Лоньяла әле рәтләп яши лә башламаган яшьләр, тормышмын ачысын-төчесен күргән карт карчыклар кулына килеп кергән мылтык—шул чордагы яшәү тәртипләреннән канәгатьсезлек билгесе ул.
Үзәк идеяне тулырак ачу өчен аллегорик образларга мөрәҗәгать итү татар драматургиясендә күптәннән килә. Анын беренче унышлы үрнәген Г Коләхмәтөннын «Ике фикер* драмасында Кызыл һәм Кара фикерләр көрәше мисалында күрәбез Аллегорик образлар буларак бирелгән Кызыл һәм Кара фикерләр көрәшен сурәтләү ярдәмендә автор тагар әдәбиятымда пролетар фикерләр үткәрүне башлап лмбәрә идея эчтәлеге ягыннан да. художество формасы җәһәтеннән лә драма поэтикасына зур янадык кертә I Миннуллиннын «Ә.хтермсштән Әлмәндәр* әсәрендәге Әжал дә—аллегорик образ «Маинын унбишләремдә* пьесасында авылга янаган бетү куркынычының җитдилеген төшендерүдә драматург Р Хамил тә Кызылтау белән Дүргмангай аллегорик образларына мөрәҗәгать итә Милләт фаҗигасен бирү лә канма каршы позициядә торган ике тау сөйләше иҗтимагый әһәмияткә ич Кы шлтаула р>х күтәренкелеге сизелсә дә. Дүртмангайнын һәр сүзендә пзрән <-Л1 ыш ачы күз яше
I' Хәмил үз драмаларында кеше тормышындагы төрле хәлләрме фаҗигале күренешләрне табигать күренешләре белән бәйләп бирә Җәмгыять «кор6ан*ыиа
әверелгән, газиз анасын, туган йортын оныткан улы сагышын ана «Каен җиле» драмасында йортлары каршында үскән, ана күңеле кебек үк ялгыз каенга сыенып күз яше түгә.
Татар-башкорт халыкларында каенлы йорт— кайгылы йорт санала.
«Бездә кырда, далада ялгыз үскән агачларга аеруча бер ихтирам белән караганнар, аларга табынуга кадәр барып җиткәннәр: ялгыз каен, ялгыз нарат, ялгыз карама. Алар янында ниндидер шомлы күренешләр, хәлләр булуы мөмкин дип уйланылган»,— дип яза Ф. Урманчиев. (Дастаннарга лаек замана. Борынгы фольклор һәм хәзерге поэзия. Казан: Татар, кит. нәшр., 1990.) «Пыяла кыз» драмасында халык теленә «Зөләйха өянкесе» дип кереп калган, гасырлар буе тарихи хәтер булып үскән карт өянкенең дә фаҗигале тарихы бар Кайчандыр, кызларга егетләр белән ялгызы очрашырга ярамаган заманнарда. Камил сүзләре белән әйтсәк, «үзенен мәхәббәте өчен көрәшкән» Зөләйха исемле кызның егетен таш белән башын ярып үтерәләр. Бу хәлгә түзә алмыйча, кыз агачка асылынып үлә. «Зөләйха өянкесе» турындагы әлеге риваять аша драматург фаҗигале чишелешкә ишарә итә. Чөнки Камил дә үзенең әнисен яшерен генә сөеп йөрүче Мотыйк абыйсына кул сала. Бу фаҗига ялгыз өянке янында була. Председательнең суга баткан машинасын бәйләп тарттырганда, әлеге өянке авып төшә. Шулай итеп тарихи шаһитнен юкка чыгуы, анын янында булып узган фаҗиганең яңару мөмкинлеге рухи-әхлакый тормышка янаган афәтне ассызыклый.
Р Хәмид иҗатында җыр да әһәмиятле урын тота. Анын пьесаларында җыр персонажларның рухи халәтләрен билгели, чор атмосферасын ача. «Олы юлнын тузаны» пьесасында яңгыраган «Нардуган», «Диде кардәш»тә—«Әллүки», «Ике сәгать— бер гомер»дә «Герман көе» кебек халык җырлары җәмгыятьнең рухи халәтен, халыкның мон-зарын, кичерешләрен чагылдыра, әсәрләргә лирик тон бирә.
Драмаларда яшьләр җыр аша сөюләрен дә белдерәләр. Мәсәлән, «Хан кызы» тарихи драмасында яшь егет белән кыз—Таңай белән Язгөле—үзләренең сөюләрен җырга салып аңлаталар:
Таңай « Хан кызы, ач ишегең, мин керием.
Мине сөйсәң, миңа дисәң, бер үбием!»
Язгөле: «Сине генә сөйгәнемне белмиемсең?
Сөям диеп алдап кына йөрмиемсең."
Драматург тормышның безгә билгеле күренешләрен, гадәтине сәнгатьчә чаралар ярдәмендә яңача күрсәтә, алай гына да түгел, кеше аңына суга торган тетрәндергеч вакыйгаларны бирүдә уңышлы ситуацияләр таба. Бу уңайдан драматургның «Ике сәгать—бер гомер», «Көзнең соңгы яфраклары», «Ирем китте войнага» драмаларына, «Актамырлар иле» трагедиясенә тукталып үтик. Әлеге пьесалар драматургның сәнгатьчә дөньясын билгеләүче образ-символлары белән бигрәк тә үзенчәлекле.
«Ике сәгать—бер гомер» драмасы—ике персонаждан гына торган әсәр. Пьесада сугышның күпчелеккә таныш булмаган гайре табигый бер күренеше бирелә Татар авылыннан чыккан совет солдаты Шаталак Мәхмүт немец офицеры Фрид Тильне кулга төшерә. Ә бу егет исә Шаталак Мәхмүтнең... үз улы булып чыга!
Ундүртенче елгы сугышта Мәхмүт авылдашы Озын Хәбиб белән немецларга пленга төшкән була. Аларны бер-ике ай лагерьда ябып тотканнар да, төрле утарларга таратканнар. Мәхмүт бу егетнең әнисе Лизолетгалар йортына эләккән...
Бер-берсенә капма-каршы позициядә торган ата белән улны очраштырып, автор геройларны кискен сынау астына куя. Аларнын кайсы да булса шәһит китәргә тиеш, чөнки бер яктан алар очрашкан алачыкка Кызыл армия гаскәрләре киләчәк, икенче яктан яшерен каравыл группасы командиры Фриднын юкка чыгуы немец солдатларын күтәрәчәк. Димәк, аны да эзләп чыгачаклар... Яисә биредә ага белән ул арасындагы якынлык җиңәрме: мондый чакта икесенең берсе каршы якка чыгарга тиеш була. Әмма, пьесадан аңлашылганча, ата да, егет тә үз илләренә тугры.
Ата белән улны бер-берсен танырга мәҗбүр иткән деталь—аганың кайчандыр үз кулы белән ясап калдырган зажигалкасы. Шушы зажигалка туганлык җепләренең очына чыгарга ярдәм итә.
Беренче карашка, ата белән ул арасында инде җылы мөнәсәбәт барлыкка килеп
өлгергән Ата үз башыннан кичкәннәрне улына сөйли. Сүзләренә караганда анын улы алдында гаебе юк га кебек Аларнын бергә була атмауларына сугыш гаепле Улы да әтисен андый кебек. Шулай ла хәрби бурычлары, ил аллыңдагы жаваатылык. вөҗданнары атарга артык онытылырга ирек бирми Драматург сугыш тудырган дошманлык хисенен никадәр явыз көч булуын ата белән бата образы, атар мөнәсәбәте аша бирә. Бу хиснен. хәтта ин газизләр арасында да бер-берсенә карага нәфрәт хисе уятырга мөмкин булуын ассызыклый Шул ук вакытта туганлык җепләренең дә ныклыгын раслый Мондый каршылыклы күренеш әсәрнен психологизмын көчәйтә. Сугыш вакытында кешене шәхес иткән кешелек сыйфатлары сугыш кырынла, анын да ин хәлиткеч мизгелендә сыната Бик тә аяныч хатгә тарыган Мәхмүт белән Фрилным шәхси сыйфатлары да шундый вакытта ачыла Тәрәзәдән алар алачыгына якынаеп килүче солдатларны күреп. Мәхмүт атарны кызыллар дип уйлый. Үзенә трибуна! буласын яхшы белсә лә. немец офицерын азат итә ул Ататык хисе җинсп чыга. Бу эшенә үзе дә бик гаҗәпләнә: мондый нәрсәне көтмәгән идем мин синнән. Шаталак Мәхмүт»,—ди ул үз-үзенә Ләкин улы чыгып йөгергән җиреннән кире әйләнеп керә. Кызыллар түгел, атарныкылар якыная икән атачыкка Шуны кисәтергә кергән егет Монын үз атасына нәрсә булуын яхшы анлыи ул Шуна борчыла. Туган иленә мәхәббәге никадәр көчле булса да. атарны бер кан белән бәйләп торучы, аны дөньяга бар иткән атасына булган якынлык хисе газиз кешесенә хыянәг итәргә юл куймый Ата белән ул күңелендә бурыч хисе белән туганлык хисе арасында барган рухи конфликт психологик киеренкелекне тагы да көчәйтә Улын исән калдырып та. Фрид белән бер туфрактан булган, анын белән бергә сугышучы нсмен солдатларына каршы Мәхмүт ут ача. Үз халкын яраткан, шул ук вакытта газиз әтисен дә ташлап китә алмаган егет ике ут арасында кала Аныкыларга ата бит әтисе! Ләкин ул атасын гаепли дә алмый Ул бит сугышчан бурычы кушканча эш итә: туган җирләренә юлбасарларча басып кергән дошманнары белән аяусыз корәшә Дошманнарына каршы ялгызы сугышучы атасын ул гына коткара ата хәзер Шул рәвешчә, ага белән ул күңелендә ике үтә көчле хис—Ватанга тугрылык хисе һәм туганлык, якынлык хисе—арасында көрәш бара Шушы икс хис персонажлар күңелендә психологик киртә барлыкка китерә. Агасын дошманнарыннан саклап калу максаты белән егет, аны күргәч атудан туктамаслармы дигән өмет белән, тәрәзәгә ташлана Атмаска кушып кычкыра Тик ана игътибар итмиләр үзен атып егалар Үз кешеләрен үзләре үк атып үтерүче кабахәт җаннарга йөрәге ярсып, ата га ти»улынын гомерен өзгән дошманнарга тагын ла нәфрәтләнебрәк ата башлый Тик үэснсн лә гомере озелә. Шул рәвешчә драмада сугыш темасы гаять киеренке психологик призма аша бирелә.
Р Хәмил драмаларындагы буш бишек образы —тормышка ашмаган хыяллар, өметсезлек билгесе «Диде кардәш* пьесасында сугыш афәтеннән хәтерен җуйган Минзаһит үз куллары белән ясаган бишекне танымый О аннан туган яшь баласы белән гол калган Фәүзия, гыныч тормыш шартларында бергә була алу өметен өзә
• Ике сәгать-бер гомер» пьесасында драматург буш бишек һәм фашистлар образларын янәшә куя Бу көчле антитеза тудыра Пьеса башында ук драматург Мәхмүт алачыгында түшәмгә эленгән буш баллүнен күзгә ташлануын әйтеп уза «Нәкъ шушы минутта көтмәгәндә үзәк өзгеч сабый бала танышы янгырар кебек» ди ангор «Үзәк өзгеч сабый бала тавышы—кешелар тормышына бары һаллкәт кенә китерүче сугышка ләгънәт кебек Пьеса азагында да лрамлпрг фашист ир тарафыннан атып үтерелгән агамын «база бәллүенә бәрелеп, идәнгә авуын» билгеләп үтә Ш\ ми итеп буш баллү—фашизмның явыныгын, ерткычлыгын ассызыклый анын кешелек дөньясына үлем китерүче көч булуын символлаштыра > 1 явызлык, ерткычлык, үлем булган жирлә яшәү дәвам игә атмый дигән мәгънәне бирә
«Көзмен сонгы яфраклары» исемле әсәрдә хәзерге заманмын акылга ла. йөрәккә дә суга торган фаҗигале яклары ачып сазына Намуссыз бәндәләр тарафыннан мәсхәрәләнгән кы I я змышын сурәтләүдә автор оригиналь ситуация тапкан Пьесамын иң отышлы ягы дип профессор А. Әхмадуллин саф йөрәкле, намуслы I офрам обра зын күрсәтә Анын «бүгенге сәхнәдә торган саен сирәгрәк кхнак базган матур унай обра > персонаж» булуына басым ясый (Әхмая^гпнн Л Офыклар кинәПгәнд* днби
мәкаләләре -Казан: Татар, кит. нәшр., 2002.) Урыны белән драматург шартлы детальгә дә мерәжәгать итә. Бу—гашыйк иттерә торган хушбуй. Хушбуй драмада тылсымлы көчкә ия. Шул хушбуйны сөрткән Гофранга хатын-кызлар сихерләнгән кебек «ябыша»
«Ирем китте войнага» драмасы—«Көзнен сонгы яфраклары» әсәренен дәвамы. Пьесада үз абыйсы тарафыннан мәсхәрәләнгән Гөлназа акыллы, тәрбияле, булдыклы ир Гофран йортында яши. Кыз үзенең трагедиясен башкалардан бик яшерә, сер бирмәскә тырыша. Пьесадагы Сәһия дә—Гөлназа хәлендә калган гөнаһсыз кыз. Гөлназага кул сузган мәрхәмәтсез бәндә аны да кайчандыр мәсхәрәләгән була. Сәһия Гофранны эзләп килә. Ә Гөлназа туачак баласынын әтисе Гофран дип ялганлый. Бу сүз исә Сәһиядә нәфрәт һәм үч алу тойгысын уята. Гофран йортына үзе белән килгән дус хатыны Рәүфәгә «Теге кабахәтнең сенлесе булып чыкты, димәк, бу нәмәрсә?! Кызык кына килеп чыга: абыйсы мине мәсхәрә итеп ташлый, ә сенлесе—мина өйләнергә теләгән егетне арканлый! Болай булгач, бу акай-чукайга бирмим Гофранны! Миңа өйләнмәсә өйләнмәс—аларны да тантана иттермим!»—ди.
Әлеге хатын-кыз образлар катлаулы һәм каршылыклы характерлар буларак бирелә. Сәһия—гади генә кеше түгел Анарда сихер көче бар. Ул, гипноз белән кызны йоклатып, сихерләп аның көмәнен юкка чыгарырга ниятли. Драматург гипноз, ырым, бозу күренешен фәнни фактлар белән нигезләп, тормышчан ышандырырлык итеп бирә.
«Актамырлар иле» трагедиясе яшәү һәм үлем фәлсәфәсе, аның асылы, яшь буыннын киләчәгендә өлкән буыннын роле, милләт язмышы турында. Яшәү һәм үлем төшенчәләре трагедиядә киң фәлсәфи мәгънәгә ия. Әлеге фәлсәфә Мөштәри карт һәм анын гаиләсе, нәселне дәвам итәргә тиеш булган баланын үлүе, татар рухын сакларга тиеш бердәнбер оныкнын да. тәре тагып, үз диненнән, үз теленнән ваз кичүе кебек күренешләр аркылы бирелә.
Драматург чынбарлыкның вәхшилегенә төшендерүдә тетрәндергеч ситуацияләр таба белә. Трагедиядә егетмен кызны ата-бабалар рухын саклап торучы иң изге урын— зиратта мәсхәрәләве—бернинди чикләргә дә сыймый торган вәхшилек күренеше. Юк. драматург шаккатгыру максатыннан бирми бу ситуацияне. Зират ташландык хәлдә: «... чардуган-фәлән дә сакланмаган. Кабер өстендәге ташлар да җиргә сеңеп беткән, кайберләре генә чирәм астыннан борын төртеп тора. Аларын да бик нык игътибар белән караганда гына чамалап танып була. Шуңа күрә, тугайлык буйлап йөргән Гәрәй белән Фәридәнең зират агачларын чын урман дип уйлавы сәер түгел».— дип яза автор. «Урман түгел икән бу, Гарри! Зират бу! Без кемнеңдер кабере өстендә ятабыз! Коточкыч бит!.. Бәлки, ул симен карт бабаннарнын берсенекедер!!!»—дип, кызның ачыргаланып кычкыруы да аны ерткычлык эшләүдән туктата алмый, чөнки әлеге егетне өлкәннәрне хөрмәт итәргә, ата-бабалар рухына изге дип карарга өйрәтмәгәннәр Егет—Мөштәри карт оныгы Гәрәй—Гарри. Әлеге күренешләр, ягъни татар зиратының аерып булмаслык ташландык хәлдә булуы, ата-бабаларыбыз кабере өстендә җинаять кылу—татарның милли-әхлакый йөзе юкка чыга баруны күрсәтә
Катнаш никахларны, татарның милли йөзен юкка чыгаруда аларнын тискәре йогынтысын драматург Актамырлар һәм Күктамырлар ыруы легендасы аша эзоп теле белән яктырта. Бу да сәнгатьчә табыш булып тора. Легенда түбәндәгедән гыйбарәт. Алдашу белән хәйләне, куркаклык белән хыянәтне белмәгән Актамыр ыруы кешеләре бер-берсенә гашыйк булганчы гына адәм сурәтендә йөргәннәр. Егет белән кыз беренче үбешүгә, чәчәккә күмелгән агачка әйләнеп, жиргә тамыр җибәрә торган булганнар. Тирә-яктагы урманнар—шул актамыр ыруының дәвамы икән. Ләкин бервакыт бу якларга икенче төрле ыру— Күктамыр ыруы—килеп чыга. Башта ике арада тарих күрмәгән орыш-талашлар була. Тора-бара, солых төзеп, ике ыру бергә аралашып яши башлый. Тик актамырлар ыруы өчен бик хәтәр солых була икән ул: күктамырларга актамырлар арасыннан кем кушылса да, күктамыр агачына әйләнәләр икән. Бары рухлары бик көчле булган актамырлар гына үз төсләрен саклап кала алганнар, ди. Менә ни өчен безнен як урманнарында күбрәк күк төстәге агачлар очрый, имеш һәм драматург Актамырларның «чибәрләрдән чибәр, гүзәлләрдән гүзәл» кызы Таңсылу белән Күктамырларнын кыюлардан-кыю егете Ядомир кебек мифик-
фантастик образларның мәхәббәтен бирә Әмма егет белән кыз ничәнче яз инде икәү бергә мәхәббәт таулары арасыннан үтсатәр дә, кызнын йөрәге күктамыр ыруы егетенә ризалыгын бирергә ашкынмый
Пьесада явыз көчне символлаштыручы образ булып шәүлә тора. Шәүлә— әһәмиятле мифологик архетипларнын берсе. Анын кешеләрне сискәндереп, бөтен дөньяны янгыратып көлүе—татарнын аянычлы хатен күреп тантана итүе кебек.
Пьесада сискәндерерлек бер ситуация бар. Гәрәй имчәк батасына бабаларыннан сөт габа алмый кайта да, тамагы ачыккан булу сәбәпле елаган батасына «эксперимент ясап карамакчы- була: имчәк баланы ана дунгызнын аягы аегына куеп, ана дунгызнын имчәген каптыра! Ә дуңгыз баланы таптап үтерә. Бу—тормышта булмаган, акылга сыймаслык хәл Абсурд күренеш Әмма нәкъ менә шул абсурд күренеш аркылы драматург татарнын үзе өчен, үз язмышы өчен әһәмиятле мәсьәла1әргә игътибарын юнәлтергә гели. Әлеге күренеш тирән ижтимагый-символик мәгънәгә ия. Бодай дәвам итсә, татар халкынын киләчәге «ана дуңгыз астында тапталып үлгән сабый- язмышы кебек булачагы аңлашыча.
Трагедиядә персонажлар үзләре дә сизмәстән «фажигале хата- ясыйлар. Үз гомерендә кешегә начарлык эшләмәгән Мөштәри картнын ялгышы—гомере буе «бала үз ала-анасына охшап үсә» дип ышануында Бу анын гаебе дә булып тора Балаларына, оныкларына милли телне, милли рухны сеңдермәүдә, лөрес тәрбия бирмәүдә, шул сәбәпле татар милләтенең «тамырын корытуда», шул хакыйкатьне сон гына аңлауда анын гаебе һәм трагик хатасы Шуна күрә аны аллалар кичерми Үзенә каберне ата-бабалар күмелгән зиратта түгел, ә чкпә. тау итәгендә казуы да символик мәгънәгә ия. Димәк, ата-бабалар рухы аны үзгәренә кабул итми Бу Моигтәри картнын үзенен лә милли рухтан читләшкән булуына басым ясый Днмәк. әсәрдә трагизмны Мөштәри картнын үлеме генә билгеләми Төп трагизм Хода сүзләре белән әйтсәк. Мөштәри картнын «ата-бабаларынын телен һәм ленен оныгына тапшыра алмый дөнья куюында. Нәсел жебен сузарга тиешле сабый баланым үлеме лә шуны раслый.
«Актамырлар иле»—метафорик мәгънәгә ия Икенче төрле без моны тагар иле. татар дәүләте дип аңлыйбыз. Пьесада Моигтәри картнын милли рухны яклап хәзерге чынбарлык белән көрәше—бүгенге көнлә гатар милләтен таркалуга кигергән конфликтлы ситуацияләрнең чагылышы ул Белүебезчә, трагик конфликт хәл ителмәслек характерга ия Мөштәри карт көрәше .лә чал ителмәслек фажига төсен ала Балалар язмышына, алар тәрбиясенә битараф, үзс алардан өркеп торучы улы Мәрәс; дөньянын тоткасын акчада, байлыкта күрүче, әхлаксыз, дорфа, үз телендә сөйләшмәүче килене Кифая: шулай ук акча колы булган, урлап мал жьпочы Борһан: акыллы кешеләргә хас түгел гамәлләр кылучы Гәрәй—балар барысы да хәзерге җәмгыятьнең рухи-әхлакый Йөзен билгеләүче персонажлар
Иҗтимагый әһәмиятле мәсьәләләрне яктыртканда, трагик характерлар иҗат иткәндә, драматург, күргәнебезчә, төрле сәнгатьчә чаралардан файдалана абсурдлык, явызлык гелгры элементлары, дннн-мифик, фантастик образлар, метафора, образ символлар, образ-билгс. гипербола
Р Хәмид драмаларында акылдан язган кеше, дивана образлары белән гә очрашабы) Әлеге обрахлар—илебезнең ижтнмагый-сэясн. әхлакый торышын билгеләүче персонажлар Монын белән драмагур1 сәламәт булмаган жәмтыи1ыә кешеләр сәламәт яши алмый дип әйгергә гели Әйе, бу—безнен көннәрдә җәмгыичебенгә үсеш алган алы фажига