МӘҢГЕЛЕКТӘН БАШЫН АЛГАН ГОМЕРЕМ...
Гомеремнең башы Мәңгелектә Таш гасырдан маймыл бабайлар Меңъеллыклар аша үрелеп карый: Нәрсә эшли безнең малайлар?
Алар рухы кайчак пыскый җанда. Кайчак дөрләп китә учактай.
...Ул чакларда тамырлар!а кайтам. Маймылланып алам ул чакта.
Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ (1975) шагыйрь, филаюгия фәнмә/*- кандидаты Уфада яши. гТилпар» журналында чалы. униве^итетта татар бцкггнсЬ укыта
Болгарлардан, Алтын Урдалардан Бабаларым мине күзәтә.
Шуны сизеп, кешелеккә кайтам, Атлавымны янә төзәйтәм.
...Мин үләрмен...
Ләкин мин үлмәмен—
Җанны саклар меңәр варислар, һәм көнләшеп миннән, ачуыннан Кара янып көяр Тарихлар.
Җаным минем дәрьяларны кичәр,
Тик чыныгып чыгар ут аша. ...Мәңгелектән башын алган гомерем Мәңгелеккә барып тоташа.
«Кеше Җирдә бары кунак кына, Гомер—мизгел, янган шәм генә»... Ышанмыйм мин моңа, сафсата бу— Кеше Җиргә килә мәңгегә.
Үлгәч тә ул Җир куенына керә, Туфрак булып янә яңара. Күкрәгеннән чәчәк үсеп чыга, Орлык коя- тормыш ярала.
Гомеребезне бер мизгелгә тиңләп Йөремикче, дуслар, күңелсез. ...Кеше гомере Җирдә дәвам итә, Җир булганда, Кеше үлемсез!
Кыяга менгәндә кеше Ялга туктап ала. Үткәннәргә караш ташлап, Киләчәккә бага.
Маңгай тирен сөртеп ала, Аннан атлый алга.
Шулай, үрләр яулаганда Туктап була ялга.
һәр ял саен кыя очы Якыная бара.
... Кыядан очып төшкәндә Ялга туктап кара!
Парадокс
Кеше туа...
Теләмичә,
Тыпырчынып, дулап:
«Ник килдем бу дөньяга!»—дип Оран сала елап.
Кеше үлә...
Ике дөнья Араларын ватып.
« Котылдым...» —дигәндәй кала Елмаюы катып.
Хыялында күкне коча.
Тәне җиргә тарта.
Кеше—мәңгелек каршылык. Кеше-үзе хата.
Бу авылда кем асаба?*
Кем монда килгән күчеп?
♦Син килмешәк», дип тарихчы Тарихтан ала үчен.
Янәсе, мин тон халыкның Телен тартып алганмын. Алганмын да, урынына Үземнекен салганмын.
Бу хатаны төзәтә ул Үтеп гомер аша.
...Шуңа үлгәч, тәне җнргә. Җаны күккә аша.
Алмадым да. салмадым да Кирәкми миңа бүтән. «Әллүкн»ле Тукай телен Мең ел йөрәктә йөртәм.
Авылның милләтен эзләп. Ватмагыз сез башларны. ...һәммәсен дә сөйләп бирер Иске кабер ташлары.