ҖИРГӘ АТЫЛГАН АЛМАДАЙ...
Башка милләтләр безләрг ә Карыйлардыр гаң калып. Без Тукай кадәр Тукайны Саклый алмаган халык.
Аз-маз Коръән сүрәләрен Әйтәлсэк тә яттан без.
Кешеләр киген баралар. Кала исем, балалар.
Ни кыйраткан шуңа карап. Аны искә алалар.
Хезмәте булса мактыйлар. Хәтергә ала-ала.
111а! ыйрьләрне асрама! а Бирә юрган заттан без
Бөек диеп аталыр! а Бармы, юкмы хакыбыз? Асрама бала хәленә Калын бара халкыбыз...
Бөтенләй кыйратмлсан да. Барыбер нндер кала.
Тузан кала, һәркем җирлә Нидер калдырып узган. Менә хәзер күзгә керде Кемнәндер калган тузан
Мөнир ВАФИИ (1961) шагыйрь, нубтңиап; татар >ш •< , ■/ ’**
/Двнья кулиса». *Йврмем парАча/н» ш с ч и кшшииар ааторы Уфада яши
*Асаба тип халык, җир хуҗасы (ред >
Ай «тон кошы» булса да бит. Көнне күрми ул да түзми. Күргәнсездер, кайбер чакта Күктә калып көнне күзли.
Кыш җәйләрне беркайчан да Күрми дшоләр дә хата.
Яшь түгел, каннар мөлдери Чал тарнх күзләрендә. Бабаларның кабер ташы Чиркәү нигезләрендә.
Кан һәм сөяктән төзүләр Әйләнгән гадәтенә.
Тәрәзәңне җилләр какса Озын, кара кичләрен.
Ачып керт син, җилләр түгел, Алар минем хисләрем.
Тәрәзәңә яңгыр тамса. Ишетсәң күк күкрәвең.
Күпме «дуслар» дуслык имтиханын Бирелмичә сынып калдылар. Капчык тозны уртак ашау түгел. Бер уч тоздан тынып калдылар.
Бер көн килеп оҗмах бакчасында Безләргә дә урын табылыр. Фәрештәләр миңа чират торыр. Хур кызлары судай агылыр.
Алла мине үз янына дәшәр. Утырырга бирер тәхетен:
Алмалар йөзе алланган. Куш йодрык зурлыклары. Кинәт, берсе өзелеп очты Чәчрәде орлыклары.
Урман, чокыр-чакырларда Качып-посып карлар ята.
Шул ук язмыш мине көтә. Йөрәк сүнәр, тәннәр катар. Көчләп йомдырылган күзләр Качып кына күзләп ятар.
Алтын Урда нигез булган Русия дәүләтенә.
Без төзү кирәк-ярагы. Татарлар ныклы алар:
Шуңа күрә «безне зурлап», Нигезләргә салалар.
Алар минем яшем булыр, Дөнья ярып сыкравым.
Тәрәзәңә кар сарылса.
Син булганда чал «шәл»дән. Карлар түгел, миннән хәбәр Булыр - кардай түшәлгән...
Ә шулай да чын дус була икән. Бар михнәтне уртак сөйрәгән. Бер адым да мине ташлап китми Янәшәмнән килә ...күләгәм.
«Синең тормыш тәмуг кебек иде. Инде таты оҗмах рәхәтен».
Рәхмәт укырмьш да... Тик җәннәттә Әйтеп булмас аңа ямь югын. Оҗмахтагы ләззәт арасында Сагынырмын тормыш тәмугын.
Алмадай алсу йөзлесен Эзләдем, эзләдем дә. Җиргә атылган алмадан. Ватылдым тезләрендә...