Логотип Казан Утлары
Публицистика

БУ ДӨНЬЯ КЕМГӘ КАЛА?


Биниһая озын һәм мәңгелек тарих белән чагыштырганда кеше гомере шул хәтле кыска ки, яшисең-яшисең дә хәйран каласың әнә дисең әле кайчан гына тәүге тапкыр мәктәпкә барган идем, кайчан гына гашыйк булган идем хәзер килеп, гамәлдән чыккан, •■списөйт* ителгән кеше, ягъни пенсионер булып көн күреп яткан булам
Әйе. гомер гаҗәеп кыска Әгәр тарихны йөзләрчә чакрымлы озынлыкка тиңләсәк, безнең гомер шуның күзгә күренер-күренмәс миллиметры гына Яшен тизлегедәй үткән елларың хакында кайгырып та куясың ачынып утырган җиреңнән көлеп тә җибәрәсең шундыен да кыска гомерле бу адәми затлар Җир өстендә нинди генә гамәлләр кылып өлгермиләр—бер-берсен алдыйлар рәнҗетәләр, талыйлар, үтерәләр, бер гомер яшәү өчен бүтәннәр хисабына ун егерме, хәтта мең гомерлек байлык туплыйлар кабилә-кабилө сугышалар яңадан-яңа кораллар, агулар уйлап табып үзара яуга ашкыналар бер-берсен күбрәк кырган саен куанышалар, маршлар уйнатып кан һәм мәетләр өстене басып җиңү бәйрәмнәре үткәрәләр Кешелек бер-берсен ашап көн күрә торган һәм өз генә дә акылы булмаган микроблар, мыжгып яткан хәшәрәтләр мо- хите сыман Менә шул бөтен вәхшилекне рухи шакшылыкны төяп, үз күчәрендә бөтерелө-бөтерелө. орбитасы буйлап әйләнә өйләнә һәрвакыт алга баручы Җир шарына җан ачысы белән
—Туктап тор1 Мин синнән төшеп калам!—дип кычкырасы килә Нинди генә сәбәпләр табып сугышмаган Җир өстендәге кешелек каршы яктагыларның тән тиреләре ак яки кара булган өчен дә бер төркем икенче сеннөн баерак булган өчен дә. диннәрендә телләрендә, гореф-гадәтләрендә аерма булган өчен дә. хәтта ике патша теге яки бу сөяркәне үзенеке итәргә теләгәннән дә Шулар өстене яңа сәбәпләр табылып тора болары—коммунист, тегеләре—фашист, без коммунизм төзибез, теге кабахәтләр һаман саен ка питализмны куәтлиләр, без чучка сөяге кимертәбез, тегеләр ат ите ашый оят сызлар! Хәтта сөннәткә утырганнар һәм утырмаганнар арасында гына да күпме сугышлар булып үткән ләбаса бу дөньяда'
Шунысы гыйбрәтле, кешелек бер генә чорда да үткәннәрдән гыйбрәт алма ган, рухи сыйфатлары җәһәтеннән чыгып караганда борынгы замандагы кыр-гыйлыгыннан. вәхшилегеннән бер адым да алга китмәгән һәм шул хәлдә XXI гасырга килеп кергән
Әле кайчан гына (бер якта—НАТОлы Америка, икенче якта—Варшава киле шүе дигән хәрби блоклы СССР исән чакта) дөньяның бер яртысы икенче яр-тысыннан өркеп яши иде Инде, кайбер серләр ачылгач мәг ълүм булды бак саң, зур мәмләкәтләрнең башлыклары атом-төш ракеталарының старт бирү төймәләренә дә берничә мәртәбә үрелә башлаганнар икән Ярый анысы үтте СССР да таркалды-бетте, аның тирәсенә тупланган дистәләрчә дәүләтләр дә Америка кочагына таба торып йөгерде. Россия дә коммунизмнан ваз кичеп кл питализмга күчте Дошманлашуга, сугышка сәбәп тә калмады кебек Бигрәк тә Америка өчен куркыныч бетте сыман Империясенең бер өлешеннән генә түгел, социалистик бердәмлектәге дәүләтләреннән дә колак каккан хәлсез-зәгыйфь Россия хәзер АКШ өчен әзер калҗа гына тели икән-бүген ашый тели икө*~ сабыр итә ___ . т
Әйе. егерме беренче гасырның башыннан ух дөньяда тынычлы, өчен бетен
шартлар да әзер кебек иде. Кабатлап әйтәм, бу яңа гасыр иминлек һәм акыл белән эш итү гасыры булырга тиеш иде сыман Ләкин инде хәзер үк иң кур-кыныч, иң дәһшәтле гасырга әйләнеп баруы шиксез. Әле ун-унбиш еллар чама-сы элек кенә күп илләр, кыерсытылган милләтләр өчен таяныч һәм яклаучы булып тоелган Америка агрессия һәм явызлык чыганагына әверелеп китте Ул хәзер урамда кем очраса шуны типкәләп, һич булмаса, куркытып-янап китүче пәһлевандай хулиганны хәтерләтә Бер илне таптап чыга, икенчесенә, өченче-сенә килеп керә, шул ук вакытта дүртенче, бишенчеләренең, алтынчы, җиленчеләренең язмышын шик астына куеп өркетә
2001 елның 11 сентябрендә шартлатылган сәүдә үзәкләренең—110ар катлы йортларның җимерелеп төшүен шомланып, куркынып күзәткән чакта ук ни өчендер Германия рейхстагын яндыру вакыйгасын, бу янгынның мәкерле гамәл булуын искә төшергән идем. Менә алты ел чамасы инде әлеге шик зиһендә көчәйгәннән-көчәя бара монда да шул ук рейхстаг тактикасы юкмы, аның нигезендә бөтен дөньяны дер калтырату, буйсындыру, күп илләрнең байлыгына хуҗа булу мәкере ятмыймы? Беренче карашка, шундый гигант йортларны махсус җимертү башка сыймый Ләкин, бөтен дөньяга хуҗа булу максаты белән хәл ителсә, нәрсә генә инде ул өч-дүрт мең кешенең гомере һәм ике йорт бәясе'”
Шунысын да искә төшерик, шартлатылган йортларның ялкыннары да сүнеп бетмәгән һәм әле дөнья халкы һушына да килеп өлгермәгән бер мәлдә үк президент Буш бу афәтне ислам радикализмына, мөселман экстремизмына яга башлады (Россиядән өйрәнде, ахрысы, Буш әфәнде монда да, шартлау яңгырауга ук, уйлап та тормастан, -чечен эзе бу1- дип игълан итәләр ) Шуны гына көткән кебек, АКШның җитәкче даирәләре Осама бине Ладен исемен төрләндерергә керештеләр, аннары хор белән ислам дәүләтләренең -изгой»лыгын (мөртәтлеген) тәкърарлау китте, -явызлык күчәре- дип тамгаланган илләр саны ишәйде, планетадагы илләр Американың дус һәм дошманнарына бүленде һәм, әз генә вакыт үтүгә. Америка Әфганстанны бомбага тота башлады Бәй. шунысын да бөтен дөнья аңлап алды: янкилар иленең башлыклары, басып алынган Әфганстанда -демократик тәртип урнаштыру», басып алучыларга ләббәйкә укып торучы курчак хөкүмәт кую максаты белән мавыгып китеп, әлеге сәүдә үзәген шартлатучы -иң зур җинаятьче бен Ладенны* да истән чыгардылар кебек. Шунысы да көлке һәм мәсхәрә бит әле тагын Америка дөнья каршына бер кәҗә тәкәсенең ямьсезлеген сылтау итеп бөтен көтүне кырган дуамал бәндә сурәтендә чыгып басты Нинди акыллы дәүләт яки ил башлыгы бер бөртек кешене тоту яки үтерү өчен миллионлаган кешене бомбага тота инде, җә9! Шул мантыйксыз гамәл хакында уйлана гына башлаган кешелекне яңа абсурд, ягъни тузга язмаслык хәл хәйран вә вәйран калдырды—шул ук Америка, койрыгына Бөекбританияне дә тагып, Гыйракны өркетә башлады Имеш, анда бөтен дөньяга куркыныч янаучы атом-төш ракеталары тулып ята Шулай итеп, анда да сугыш башланып китте Баксаң, атом ракеталары бөтенләй юк икән!. Ә булса? Булса, нәрсәсе гаеп? Америкага меңнәрчә ракеталар бик тә хаҗәт икән, башка шундый ук мөстәкыйль илләрдә ни өчен бөтенләй булмаска тиеш соң әле алар9 Башка илләр, Америка утка тотканда, үлем көтеп кенә ятырга тиешләр микәнни?
Хәер, тагын бер «сәбәп» булган икән әле: янәсе, Буш Сәдцам Хөсәенне ярат- маган-өнәмәгән икән Ә соң мәрхүм Хөсәен Бушны бик яратты микән?
Шулай итеп, ике стандарт белән фикер йөртүнең, бәя бирүнең һәм гамәл кылуның гадел булмавына үртәлгән кешелек Америкага карата симпатиясен тәмам җуйды
Сүз дә юк. яраталармы аны хәзер, юкмы, АКШның дөньяга хуҗа булуы бәхәссез инде Ул һәр илне үз кубызына биетә ала Димәк, ул максатына иреште булып чыгамы?
Дөнья сәясәтенең яфракларын гына күрә белгән, аның тамырындагы хәйлә- мәкерләрен, алдагы чорларга, дәверләргә юнәлтелгән ният-максатларын аңлый алмаучы беркатлы кешеләрнең бу сорауга -әйе- дип җавап бирүләре бик ихтимал Яшермим, элегрәк үзем дә шундыйрак фикерләр тирәсендә генә әйләнә идем Ләкин һәркемгә мәгълүм булган тарихны, дөньяда булып үткән бихисап сугышларны акылың белән үлчәп, бәяләп үткәрсәң, янә кешелекнең хәзерге вәзгыятьләрен анализлый белсәң, шактый шомлы һәм куркыныч нәтиҗәгә киләсең Әфганстанда. Гыйракта, Палестинада барган бу сугышлар әле иксез- чиксез урманга ташланган утлы шырпы гына икән. Минемчә, ялкыннары, дөрләп 142
торган дәһшәтле янгыннары, зур афәтләре алда әле Ягъни глобаль сугыш әле башланып кына килә Аның максаты бу юлы биләмәләр яулап алудан һәм бериш дәүләтләрнең башка илләрнең биләмәләренә байлыкларына калыпла-рына хуҗа буласы килүдән генә гыйбарәт түгел Бйгрәк та ислам динендәге халыкларга аңлар вакыт җитте коммунизм белән капитализм арасындагы каршылыклар гына ятмый җәмәгать, алдагы бөтендөнья сугышында Ничек кенә сәер яңгырамасын фикерем ул һич кенә дә игътибарсыз калырга тиеш түгел урта гасырларда сөнге, кылыч гөрзи кебек примитив корал белән барган тәре походлары инде “цивилизацияле» атомлы шушы гасырда дәвам итәчәк
Гасырлар уза торгач дөнья хәлләренең кай тарафка баруын аңлап алгач ислам динендә булмаган дәүләтләрнең идеологлары сәясәтчеләре башлык-лары зур хафага калды Алар бер сорауга—БУ ДӨНЬЯ КЕМГӘ КАЛА?, дигән сорауга җавап эзләп баш вата башладылар Кайгырмаслык та түгел Чөнки нинди генә фәнни ачышлар ясамасыннар, нинди генә хәтәр сугыш кораллары уйлап тапмасыннар, хәлләр һич кенә дә алар файдасына бармый Христиан динендә!е кайсы гына илне мисал итеп алсак та четерекле куркыныч фактка тап булабыз балалар аз туа, халык картая, илдә кеше саны кими Америка Швейцария кебек мул тормышта яшәүче илләрдә дә шул ук хәл (Миллион-нарча эмигрантлар агылу аркасында гына артык сизелми бу ) Сәбәбе күптән мөгьлүм ныклы һәм инандырырлык диннәре булмау булганын да санга сукмау аркасында ул илләрдә кешелекнең иң изге һәм иң мөһим саналган кануннары да үтәлми Әйтик, мөстәкыйль ислам дәүләтләрендә хәтта ачлык афәте килгән елларда да, карындагы баланың гомерен кисү зур гөнаһ һәм җинаять саналса, тегеләрдә исә бала табу-тапмау «гаилә бюджетыннан чыгып көйләнә- Европа берлеге илләрендә дистәләрчә кешеләрнең гомерләрен өзгән бандитларга үлем җәзасы бирү кешелексег юк, рәхимсезлек дип бәяләнсә дә. тумас борын аборт ясап гөнаһсыз сабыйларны үтерү гадәти хәл санала
Сүз уңаенда искә төшереп үтик. 2002 елда Россиядә үткәрелгән халык ис-әбен алу нәтиҗәләреннән күренгәнчә, сигез елга якын сугыш барган йөз меңнәрчә кешесе кырылган бәләкәй генә Чечняда халык санының 1989 елда- гыдан да артып киткәнлеге ачыкланган Күпләр моны Россиягә хас алдау, күз буяу дип саныйлар Ләкин бу мәгълүматның хаклыгы шик уятмый миндә Чөнки Дудаев чорында ук, мөстәкыйльлеккә ирешүгә үк, бу республика шәригать кануннары белән яшәүгә күчте һәм шул кыска гына чорда да бу милләт ныгу ишәю юлына кереп өлгерде Ә инде Россиянең үз мисалына килсәк (якын чит илләрдән—элекке союздаш республикалардан урысларның күпләп кайтуына карамастан!), аның халкы ел саен миллионлап кими Ә инде егерме-утыэ ел дәвамында ук халыкның икеләтә кимиячеге фаразлана Итәк астыннан гына йөри торган хәбәр булса, ышанып та бетмәс идең, әмма аны Кремль түрәләр*- нең үз авызларыннан да ишетергә туры килгәли
Христиан диненә караган илләрдә халыкның ныклап кимүенә илтүче башка сәбәпләр дә күп бит әле эчкечелек, геометрик прогрессия белән көчәюче наркомания, җенси йөгәнсезлек тудырган сифилис СПИД кебек авырулар бай дитлыкның арта баруы, агулы, радиацияле сугыш кораллары җитештерү арка сында бозылып беткән экология һәм шуның нәтиҗәсендә табигыйлектәм нык авышкан ризыклар белән туклану Әле бит Россия кебегрәк илләрдә ачлы- туклы яшәү һәм кадерсезлек тә күпләп кыра халыкны Ә инде иң куркынычы— рухи яктан таркалу
Шөкер, мәҗбүри атеизм чоры үткәч диннәр турында ирекле фикер йөртү хокукына иябез Ләкин бер нәрсәне онытмаска тиешбез шул ук Америка иде-ологлары, сәясәтчеләре авызыннан «исламизм—фашизм һөм терроризм ул- кебегрөк нахак ялаларны елдан-ел ешрак ишетеп яшәсәк гә без мөселманнар бу җәһәттән сабыр булырга, башка халыкларның диннәре турында сак һөм «ак сөйләшергә, мыскыллауга бармаска тиешбез Ә инде фактларга таянып фи керләүнең. сөйләүнең гаебе юк Мәсәлән христианнар өчен һичшиксез итте саналырга тиешле Библия әйтә -Үтермә'- ди Әмма христиан динендәгедер бу таләпне белмиләр дә көбек-дөнья халыкларын үз ватандашларын чебен җаны итеп тә күрмичә кыралар төрле илләргә басып керәләр Шул ук Би'- ич •Урлашма'*, ди Бөтен христиан дөньясы караклык белән дан алган тхкхч яши торган Россиягә килсәк, бу ил халкы бөтен мирте иң бур калык булып танылган һөм моның хаклыгын исбатлап тору да кирәкми—үзебез күреп тора-
быз. Шул ук Библия кисәтеп тора: «Зина кылма, уйнашлык итмә ди Россиянен күп меңнәрчә хатын-кызы тән сатып тамак туйдыра Россинең үзендә генә түгел бит әле бу Хәзер күпме урыс хатын-кызы бөтендөнья зинахурлары өчен җанлы матрас булып хезмәт итә. Чит ил ирләре белән сөйләшкәндә шунысын да аңладым әле алар бу фәхишәләрне «таптаганда» Россиянең үзен «таптыйбыз- дип тә күз алдына китерәләр икән. _
Сүз уңаенда бик аз милләттәшләр генә белгән тагын ике-өч таләбен әйтеп үтим әле Библиянең Бог (бу очракта тәрҗемәне урынсыз саныйм). Адәм белән Һәваның нәселе күзгә күренеп үрчи башлагач ук, күктән төшеп, Авраамны: ■Бөтен нәселең-кабиләң сөннәткә утырган булсын дип кисәткән (Исход 14 5 6.
7) Гаҗәпме? Гаҗәп! Бөтен дөнья турында әйтсәм, ялгышмагаем дип куркам Христоска табынучы Россия халкы ул хакта белми дә кебек. Библия христи-аннарны дуңгыз ите ашаудан да тыя. -нечисты они для вас. не ешьте мясо их и к трупам их не прикасайтесь» дип тә кисәтә (14 8) Шулай да иң күп һәм яратып ашаганнары чучка ите -Үзегез ясаган нәрсәләргә, сурәтләргә табынмагыз, аларга баш имәгез-, ди Библиядә Бог һәм катгый итеп өстәп тә куя«. ибо я Господь. Бог ревнитель. наказывающий детей за вину отцов до третьего и четвертого родов, ненавидящих Меня не делайте предо Мною богов се- ребряных или богов золотых» ди Ләкин христианнар төкереп тә бирмиләр, күрәмсең, бу кисәтүгә—ниндидер Иванов, Петров Рублев яки Сидоров ясаган- сылаштырган сурәткә баш ия-ия мең ел буе табыныпмы-табыналар Әле бит Богны үчекләгән кебек, үзләре ясаган *бог»ны алтын-көмеш белән бизиләр
Дөрес, бездәге православный христианнарның кайбер төркемнәре бу за- ветларны үтиләрдер дә. бәлкем. Чөнки Россиядә генә дә православныйлар 3500 төрле (!) сектага бүленеп беткән икән һәм шуларның һәр төре калган 3499 төренә анафема ягъни каһәр укый, аларның диннәрен ялгыш дип таба икән Әле шунысы да бар күп кенә урыс галимнәре Христос белән бәйле православие дине дә яһүдләр тарафыннан Россияне җимерү өчен махсус уйлап табылган дин, дип том-том фәнни хезмәтләр бастыра торалар, -бу дингә кадәр үк безнең үз динебез, үз аллаларыбыз булган- дип исбатлыйлар, урыс халкын православиедан бик ашыгыч ваз кичәргә өндиләр Хәер, ул динне урыслар кенәз Владимир чорында кабул кылганнар бит Аңа кадәр дә яһүдләр бу динне Владимирга хәтле аның атасы бөек кенәз Святославка да тәкъдим иткән булганнар Ул аны: -Вера христианска—уродство есть» дип кире каккан.
Шөкер без мөселманнар башка диннәргә карата сабыр. Иисуска да кари-катура ясамыйбыз. Библиядән дә гаеп-хата табарга тырышмыйбыз, тыкшын-мыйбыз Бары тик бер нәрсәне аптырап һәм хәйран калып күзәтәбез: христи-аннар үз диннәрен санга сукмыйлар.
Укучының Карале, бу абзый сәяси тема башлады да. дингә күчте, диюе ихтимал. Шунсыз булмый! Христиан һәм ислам диннәрен аз гына булса да чагыштырмый торып бу мөһим теманы ачып бетерү мөмкин түгел Чөнки, әйткәнемчә, елдан-ел көчәеп баручы Бөтендөнья сугышы—диннәр арасындагы сугыш турында бу язмам Аеруча дәһшәтле һәм мәгънәсез сугыш, параноиклар башлаган сугыш...
Һәр мөселман Коръәннең һәрбер сүзен изге дип саный, үзенең яшәеш тәртипләрен, йолаларын, гамәлләрен Коръән таләпләре белән чагыштырып тора. Минем, мәсәлән, бер генә мөселман авызыннан да «Нишләп бу Коръәндә менә шундый гаделсезлек бар икән?- дип дәгъвә яки ризасызлык ишеткәнем юк Чөнки аны укыганда һәр аятьнең хаклыгын күңел -Дөрес! Дөрес!- дип хуплап тора. Чөнки Коръән нәкъ менә җаныбыз теләгән омтылышларны гына таләп итә сафлык, гаделлек, татулык, үзара ярдәмләшү, башка халыкларны да хөрмәт итү. диндәшләреңә мәхәббәт, гаиләңдә татулык Һәм инде, әлбәттә иң тәүге чиратта биниһая соклангыч галәмне, үзебезне бар иткән Аллаһның бер һәм бар икәненә шиксез иман китерү! Ислам дәүләтләрендә (мин бу очракта шәригать кануннары белән яшәүче мөстәкыйль дәүләтләрне генә күздә тотам, чөнки башка кавемнәр коллыгындагы илләрнең үз кануннары белән яши алмавын Татарстаныбыз мисалыннан да аңлап торам) фәхешлек, караклык, хулиганлык, карындагы сабый җанын кыю, үзара үтереш, шакшылык, талау кебек яман гадәтләр була алмый диярлек—Коръән Шәриф саклый! Ләкин, ассызыклап әйтергә кирәк, Коръән динеңә, тынычлыгыңа, илеңә, гореф-гадәтләреңә, мал- мөлкәтеңә зарар китерүче, басып керүче дошманнарыңа каршы торырга кир
әклекне дә катгый таләп итә! Кемнәрдер басып алучылардан дошманнардан курка икән иленең, диненең, гаиләсенең иминлеген саклый алмый һәм җанын кызганып алар кабаласында яшәүгә ризалаша икән Аллаһы Тәгаләнең хөкеме билгеле «аларның урыны җәһәннәмнең төбендә» Аннары фәкать шәригатьчә яшөуче илләрдә сугышта шәһит киткәннәрнең җаннары туп-туры җәннәткә күчәчәгенә дә шикләнеп караучы юк дәрәҗәсендә Менә шуңа күрә дә бу ил-ләрнең кешеләре илбасарларга каршы сугышканда һич кенә дә курыкмыйча җаннарын саклау турында уйлап та тормыйча, шәһит китәләр—дошманнары белән бергә үзләрен дә шартлаталар Хәтта илбасарлар тарафыннан нәселләре кырылган фани дөньяда яшәүнең мәгънәсен тапмый башлаган хатын- кызлар да шундый тәвәккәллеккә барырга мәҗбүрләр
Менә бу хакыйкатьләр Америка. Англия Израиль кебек дистәләрчә дәүләтләрдәге агрессорларның котын ала Көн саен диярлек ишетеп телевизордан күреп торабыз: төрле-төрле бушлар, блэерлар. шароннар һәм башкалар тыннары бетеп, аларга «бандит» «террорчы» “камикадзе» шикелле ярлыклар тагалар, дөнья җәмәгатьчелеген шуңа ышандырырга маташалар Ә бит террорчылар дип үз илләрен, үз азатлыкларын саклаучылар түгел, бәлки басып керүчеләр аталырга тиеш! Шул ук Америкага Әфганнар яки гыйраклылар сугыш белән кермәгән ләбаса1 Әнә. ничәмә-ничә еллар инде фәлөстиннөр 1967 елда басып алынган җирләрен Израиль оккупантларыннан коткару көрәше алып бара Танкларга каршы таш ыргытып кына сугышып булмаганын аңламыйлар түгел, шартлаткычлар да табарга һәм дошманнары арасына кереп үз-үзләрен шартлатырга да мәҗбүрләр (Җәяләр эчендә генә булса да бу җәһәттән үз мөнәсәбәтемне белдерергә тиеш мен әгәр дә мәгәр яһүдләр фәләстиннөр җирен түгел фәләстиннәр яһүдләрнең җирен басып алган булса, алар белән бер диндә булуыма карамастан нәфрәтем фөлөстиннөргә юнәлер иде Чөнки бер генә халык та башка халыкны кысрык-ларга тиеш түгел дигән иманымнан чигенә алмыйм )
Әйе. христиан динендәге агрессив дәүләтләрнең башлыклары утлы табага баскан кебек өтәләнә хәзер -Без елдан-ел кимибез алар үрчи Алар сугышта җаннарын да аямыйлар, чөнки диннәренә фанатикларча бирелгәннәр Ә безнекеләр долларлар хакына гына сугыша, гомерләренә куркыныч янаса ар-миядән качу ягын карый Тарих болай дәвам итсә, бу дөньяның ислам кулына күчеп бетүе ихтимал лабаса1 -
Аңламыйлар түгел ислам дөньясын җиңә алмыйсың корал көче белән генә Әнә, Гыйракка җиңел генә кергән американнар бер ай үтүгә үк җиңү игълан иткәннәр иде -Гыйраклылар безне шатланып бии-бии каршы алдылар- дип куанганнар иде Хәзер инде капкынга төшүләрен тәмам аңладылар «терро-ристлар- янкиларны утлы табада елдан-ел шәбрәк биетәләр* Баксаң гыйрак лыларның алдан ук уйланылган тактикасы булган икән ул янкиларны каршы-лык күрсәтмичә генә илгә кертүләре Шулай итмәгән булсалар, дошман иң көчле бомбалары белән Багдадны да тәмам җимереп бетергән булыр иде урыс-лар Грозныйны юкка чыгарган кебек Димәк, җирдә дошман белән күзгө-күз карап сугышу мөслихөтрөк*
Тагын бер коточкыч хәлне тәмам аңладылар заманча тәре походын көчәйтергә ниятләүчеләр мөселманнарны корал белән генә җиңү буйсындыру мөмкин түгел Соңгы -исламист» һәлак булганчы сугышачаклар—Коръәннән тайпылмаячаклар Инде янкиларның кулланмаган бер генә кораллары калды—атом- төш бомбалары Аларны куллану да гамәли яктан һич отышлы түгел Ул очракта Җир шары тулаем димәк, үз илләре дә радиация белән агуланып бетәчәк Хәер, аптыраган үрдәк күлгә арты белән чума дигәндәй, кулланулары да мөмкин чөнки җиңә алмау хурлыгы гадәттә, сугыш чукмарларын ярсуга акыл югалуга китерә Ләкин атом бомбаларын үз илләре өстенө дә ташларга тиеш була бит әле алар, исламны ахыргача корытабыз дип тотынсалар Америкада Евро па илләрендә мөселманнар хәзер шактый күп Франциядә 6 миллион чамасы мөселман яши икән Алар анда гаделсезлекләргә чыдый алмыйча үз көчләрен күрсәттеләр үткән кышта Франция җитәкчеләренең полиция һәм армиясенең коты алынды шәһәрләре ялкынга урала башлагач Әгәр дә диннәр ара сындагы сугыш көчәя калса Европа илләрендәге Америкадагы йөзләрчә милЛИОН мөселман берьюлы кутарелмес дип кем ышандыра ала»
Ләкин христиан дөньясы лидерларының һәм идеологларының тагын бер мәкерле -коралы» бар «демократия- Һәрдаим ишетеп торабыз Гыйракка да.
Әфганстанга да, Иранга һәм хәтта Ислам мәркәзе булган Сөгуд Гарәбстанына да демократик тәртипләрен» көчләп кертергә ниятлиләр Хәйләсен аңлаган кешеләр өчен әлләни катлаулы түгел: ислам илләре халыкларын «ирекле итү» Әйтик шактый ислам илләрендә караклык өчен таяк белән кыйнау бармак кисү кул кисү кебек җәзалар кулланылу беркемгә дә сер түгел Шуңа күрә аларда кемнеңдер нәрсәседер урлану—гадәттән тыш хәл Бик тә сирәк хәл! Ягъни башка сыймаслык гөнаһ Кайбер гарәп илләрендә милиция-полиция кебек хезмәтләр дә юк Җинаятьләр булмагач, нәрсәгә кирәге бар аларның?! Әнә, аңладык инде. Россия агентлары Ичкериянең Катар дәүләтендә яшәүче элекке президенты Яндарбиевны барып үтергәч һәм шул җан кыючылар кулга алынгач, Катарның хокук саклау органнары бөтенләй каушап калганнар Баксаң кеше үтерүчеләргә карата кулланыла торган маддәләре дә булмаган икән аларның җинаять кодексында Чөнки "демократ" урыслар кереп кан койганга кадәр кеше үтерү очрагы үзе булмаган Моны ислам динен дошман күргән илләрдәге президентлар, сәясәтчеләр, юристлар “Катарның җинаять кодексы камил түгел» дип бәяләделәр Шуннан соң инде әлеге дәүләт үтереш очрагына махсус закон чыгарырга мәҗбүр булды Ә үзен демократик ил дип санаучы безнең империядә «иртән чыгып китеп, кич өенә кайтмаган» ягъни хәбәрсез-нисез югалган гади гражданнар гына да ел саен 200 меңнән артып китә икән Әле бит бу илдә зур байлык өчен генә түгел, йөз грамм аракы өчен дә көн саен дистә меңнәрчә кеше бугазлаша, кайбер ирләр дистәләрчә хатын-кызны көчлиләр, аннары суялар Әнә телевизор, замана герое турында сөйләгәндәй, хәбәр бирә: бер ир 109 яшь кызны сафлыгыннан мәхрүм иткән Икенче бер егет аламасы 67 кызны көчләгән һәм хайвани ләззәттән соң үтерә барган.
Әйе. ислам дәүләтләрендә җинаятьнең җәзасы да меңнәрчә, миллионнарча кешеләр өчен гыйбрәт булырлык. Зина кылу, эчкечелек, наркотиклар куллану кебек гамәлләр өчен дә кырыс җәзалар кулланыла шәригатьчә яшәүче илләрдә Үтерү очрагы була-нитә калса, үтерүче инде үзе дә яшәү хокукын югалта Ислам дөньясының дошманнары бу илләрдәге халыкларның рухи сафлыгын, кешеләр арасындагы соклангыч мөнәсәбәтне, үзара гаделлекне, туганнарча ярдәмләшүне күреп кара көяләр Шушы матур сыйфатларны җимермисең икән христиан дөньясы бозыклыклар афәтеннән кырылган бер заманда ислам илләре халыклары рухи, матди җәһәттән дә. сан ягыннан да үсеп, көчәеп торачак! Димәк, дөнья да ахыр чиктә аларга калачак Ә инде -демократия кертсәң» шәригать законнарын какшатуга ирешсәң, бу илләргә дә зинахур- лык юлдашы булган венерик авырулар, абортлар, алкоголизм, караклык, бандитлык ташкыны агылып керәчәк Кеше психологиясен дә белмиләр түгел •демократлар» Мәгълүм ки, һәркемнең эчендә игелеккә омтылыш булган кебек. азгынлык шытымнары да бар Бозыклык канат җәйсә, дәүләт һәм милләт тә таркалуга, тулы деградациягә дучар була. Кыскасы. Алла мәсләгеннән аерылган халык шайтани көчләр кочагына керә Шайтан коткысы өстенлек ала икән илдә, танкларың, бомбаларың, химик һәм бактериологик коралларың белән дә котылу юк! Хәер, мисалларны ерактан эзлисе түгел: күпме генә милләтләр һәм илләр юкка чыкмаган бозыклыклар империясе Россиядә Кызганыч ки. үзебезнең дә. ягъни татарларның да хәле кызыгырлык түгел бу җәһәттән— кяферләргә нинди азгынлыклар хас булса, бездә дә шулар ук диярлек. Хикмәт шунда гына кайчанга кадәр дәвам итәр бу? Татар бөтенләй беткәнчеме? Әллә соң котылу өчен ныклап иманга кайту форсаты да бармы әле? Язмышыбызны үзебез хәл итәргә тиешбез ләбаса!
Әйе. дәһшәтле тәре походы көчәя бара. Аллага. Коръәнгә таянган халык-ларның фидакарьлеген аңлаган саен “демократик» мәмләкәтләрнең башлык-лары рәхимсезрәк чаралар, ысуллар уйлап табалар Ни хәл итмәк кирәк, үткән гасыр ахырында, монысының башында зур дәүләтләр агрессив һәм дини шовинизм белән агуланган президентларга тап булды Аларның фикерләре һәм максатлары да күп җәһәттән уртак имеш, дөньякүләм террористларга каршы көрәшәләр Тапкан-белгән террористлары һәрвакыт мөселманнар бу-лып чыга Христиан дөньясында исламга карата нәфрәт тәрбияләү идеоло-гиясе кызганнан-кыза...
Ахыры нәрсә белән бетәр мондый катаклизмның, бу дөнья кемгә калыр? Диннәр арасында тудырылган сугыш нинди генә дәрәҗәгә җитмәсен, бер як та җиңүгә ирешмәячәк, әлбәттә Бу сугыш та ахыр чиктә тарих алдында
мәгънәсез һәм хурлыклы сугыш булып бәяләнәчәк Чөнки, ни хикмәттер, илләр башына дуамал, кайнар башлы җитәкчеләрдән соң зирәкләре сабырлары килүчән Күрәмсең, халыкларның саташулы чордан афәт дәһшәтеннән кан исе аңкып торган сәясәттән гайрәтләре чигәдер тыныч тормыш итүгә ышаныч тудырырдай башлыклар сайлауга ирешәләрдер Ничек кенә булмасын, якын-дагы ике-өч елда ук дөнья тынычлык чорына керер дип өметләнәсе килә Күпмегә барыр ул? Бу сорау үз урынында кала Әмма шунысы хак һәм шиксез дошмани яктан күп янаулар күрүче, биниһая афәтләр кичерүче ислам дөньясы тагын да сизгерләнә, тәвәккәллеген ныгыта бара Ул бөтен дөньяга хуҗа булырга җыенмый Ләкин үзе дә башка диндәге көчләргә буйсынып яшәмәячәк Чөнки Аллаһ -сугышырга килгән (басып кергән дигән мәгънәдә —Ф Б) кяферләргә каршы аяусыз булырга, алар сугыш коралларын куйганга чаклы сугышырга- куша (Мөхәммәд сүрәсе. 4нче аять ) Коръәндә болай дип тә әйтелә «Аллаһуга гына гыйбадәт кылыгыз, башка һичбер затка коллык кылмагыз * (Комлык сүрәсе. 21нче аять ) Ник гадел түгелмени бу аять? Гореф-гадәтләреңне туган телеңне газиз җиреңне, максат-иманыңны, гадел кануннарыңны пычрак чабатасы яки итеге белән таптап кергән, милләтеңнең канын дәрья итеп түккән һәм Алла биргән байлыгыңны талап яшәячәк ике аяклы иблисләргә кол булу мактаулыракмыни? Әйтик, һаман-һаман демократия дип авыз корыта кайбер оккупантлар һәм агрессорлар Бу сүзне чын мәгънәсе белән аңлыйбыз икән, демократия ул халык власте һәм гаделлек дигән сүз Димәк иң демократик. иң гадел дәүләтләр ислам дәүләтләре икән бит' Әйтик бары тик ислам илләрендә генә Ходай биргән җир асты байлыклары һәр кешенең уртак байлыгы санала Яңа туган сабыйның да бүген-иртәгө вафат булачак картларның да, гади кешенең дә ханнар-әмирләрнең дә өлешләре тигез бу җәһәттән Чөнки акчасы тигез бүленә Димәк, Коръән кушканча' Шуңа күрә ул илләрнең халыклары гадел кануннар хакына җан бирүдән дә курыкмыйлар Беләләр динең, телең, халкың һәм азатлыгың булганда гына үзеңне хайваннан өстен тоярга һәм үзеңне кеше дип санарга хаклысың'
Демократия дип дөнья сасытучы агрессорлар нәкъ менә ислам илләрендәге чын демократиядән куркалар икән бит' Шул ук Америкада Англиядә, үзебез көн саен күреп торган Россиядә халыкның уртак байлыгы, урысчалатып әйтсәк, кемнәргәдер—полный куш. халыкның зур өлешенә—кукиш намуслы халык ачлыктан, чирдән кырыла, хакимлек итүчеләр һәм аларның яраннары хезмәт кешеләрен ач балаларны мыскылый-мыскыллый долларлар диңгезендә коена Димәк христиан илләренең үзләрендә демократия кеше хокулары гаделлек бөтенләй юк булып чыга түгелме соң?' Шулай икән, алар башлаган сугышны да явызлыкның, оятсызлыкның изгелеккә һәм гаделлеккә каршы сугышы дип кенә аңлый алабыз Инде дә -Бу дөнья кемгә кала?- дигән сорауга җавап бирү нияте белән кабат бер мәртәбә уйлансак, ышаныч белән әйтә алабыз «Гаделлек белән яшәүче халыкларга калачак'- Ләкин моны нәкъ менә ислам динендәге халыклар җиңәчәк'- дигән мәгънәдә аңларга ярамый Бер көн ки леп, хәзергә Богларын изге Библияләрен гаделлекләрне санга сукмаучы ха лыклар да иманга килер тирания кан кою талау фәхешлек кебек меңнәрчә яман гадәтләрдән арыныр, сафланыр дип өмет итәргә тиешбез Чөнки башка диндәге халыклар мәҗбүр итмөсә Коръән тоткан милләтләр бер генә илгә дө яу белән, яман ният белән кермәячәкләр
Акыл ияләреннән кайсыдыр -Өченче бөтендөнья сугышыннан соң җиңүчеләр булмаячак», дигән имеш Ягьни кешелек бетәчәк Дини милли каршылыкларны көчәйтеп, ул сугышны тудыручы ил башлыклары да аңларлар әлеге зирәк кәлимәне Без. гади кешеләр шуңа гына өметләнә алабыз Бәлки
диннәр арасында баручы бу сугыш та озакка сузылмас-бетәр' Әмма кызганыч ки. башланган сугыш бетми ул. туктап кына тора Шуңа күрә кешелек уяулыгын җуймаска, афәтләргә каршы тору өчен һәрвакыт әзер булырга тиеш