Логотип Казан Утлары
Публицистика

Бер сорауга—бер җавап


—Галим һәм педагог буларак. Сез һаман яшьләр, студентлар арасында. Бүгенге көн студенты кем ул, нинди сыйфатларга ия? Педагогик белем алганнан сон халкыбыз тарихын, туган телебезне һәм милли гореф-гадәтләрне яшь буынга җиткерүдә лаеклы өлеш кертергә әзерме алар?
Әнвәр ХУҖИӘХМӘТОВ, Татар дәүләт гуманитар- педагогмка университеты профессоры, РФ югары һөнәри белем бирү тармагынын мактаулы хезмәткәре:
—Бүгенге кон студенты моннан 15-20 ел элекке яшьтәш студентларыннан бик нык аерыла, билгеле. Кайсы яклары
белән дигәндә, беренче нәүбәттә буыннар алмашы һәм жәмгыятьтәге тулаем вәзгыять жәһәтеннән дияр идем. Барыбыз да шаһит булдык: туксанынчы еллар башында, күз ачып йомган арада диярлек. СССР дигән дәүләт юкка чыкты. Кесә һәм кәнәфи сәясәтен беренче планга куеп, демократия дигән булып, барлык рухи- әхлакый кыйммәтләрне җимереп, вакытында ин куәтле, ин көчле саналган мәгариф системасын пыран-заран китерделәр.
Әйтик, элек укытучылар очен льгота, ягъни ташламалар байтак иде: электр, утын бушлай, колхоздан хәтта ашлык та бүлеп бирелә иде Боларны сагынып сөйләргә генә калды Югарыда әйтелгән күп кенә сәбәпләр аркасында укытучыларның ин яхшы, алдынгы гвардиясе 1990 нчы еллар башында мәктәптән китеп барды, читләштерелде. Мәктәпләргә яна китаплар кайтмады. «Демократик* сәясәтнең жимеше буларак, укытучылык мөнбәренә, мөгаллимлек эшенә әзерлеге түбән булган яңа кешеләр күтәрелде.
Менә шунын өчен дә без университетта уку елларында студентлар өчен татар халкының тарихы, гореф-гадәтләре, милли педагогика, сынлы сәнгать өлкәсенә аеруча игътибар бирергә тырышабыз.
Татар сәнгатенең барлык төрләрен өйрәнүне дә максат итеп куйдык. Биш ел дәвамында студентлар (ягъни булачак укытучылар) башкалабыз Казандагы барлык музейларны әйләнеп үтәргә тиеш. Халкыбызның, бүгенге Татарстан республикасының тарихын шундагы байлык-хәзинәләр аша гына ныклап өйрәнергә мөмкин. Иң аянычы—безнең мәгърифәтебез тарихы беркайда да өйрәнелмәгән. Югыйсә заманында Ушинский һәм Сухомлинскийлар безнең тәрбия мәктәбенә бик югары бәя биргәннәр. Ин мөһиме: алар балага фәкать туган телендә тәрбия бирүне алга сөргәннәр!
Безнеңчә, һәр студент бер ай эчендә бер татар спектаклен, яисә иҗат кичәләрен карарга тиеш. Бу инде безнен милләт өчен төнге клубларга йөрүгә караганда күпкә кыйммәтлерәк! Карау, тамаша кылу гына түгел, алар үзләре караган һәр спектальгә бәя. анализ да бирергә тиешләр.
Игътибар итәсездер: язучыларның Тукай клубында берәр очрашу, ижат кичәләре булдымы, безнен студент яшьләр һәрвакыт шунда. Татарстанда, төгәлрәге башкалабыз Казанда сынлы сәнгать музее бар. Шаккатамын, менә шунда студент- яшьләр бер дә юньләп йөрмиләр икән. Югыйсә, бушлай гына керәсе бит...
Тагын бер максат куябыз: һәр студент бер ай эчендә берәр әдәби әсәрне укырга һәм ана кыскача бәяләмә бирергә тиеш.
Яшьләр зур максат куеп, матурлыкка, яхшылыкка омтылып, киләчәккә таба карап яшәсеннәр иде.