Логотип Казан Утлары
Публицистика

АКСАКАЛ ӘДИПЛӘРЕБЕЗНЕҢ БЕРСЕ


Моннан җитмеш еллар элек үк Казандагы мәшһүр Матбугат портының (Бауман урамы, 19) Тукай клубында язучыларның җыелышлары, төрле кичәләре, юбилей бәйрәмнәре һәм башка чаралар үткәрелеп киленгән. Сугыштан сон, бигрәк тә 50 нче еллардан соң. клуб эше тагын да тернәкләнеп, җанланып китә 60 нчы еллар башында язучыларның бу клубында аена берничә мәртәбә әләби-музыкаль кичәләр
уза иде. Татарнын атаклы шәхесләре катнаша иде ул кичәләрдә. Биредә, шулай ук, әдәбиятка, сәнгатькә юл ярырга омтылган яшь-җилкенчәкләр дә күп була иде. Университетта һәм пединститутта укучы байтак студент-шагыйрьләрнең халык алдында беренче җитди чыгыш ясап, «чиркәнчек алулары» да шушы кичәләрдә булды. Ул елларда мондый зыялы аудитория бүтән җирдә юк иде дә бугай. Шуна күрә, гадәттә җомга көннәрендә уздырыла торган ул кичәләрне күпләр көтеп ала иде. Кемнәрне генә очратмый иден анда! Нәкый Исәнбәт. Бакый Урманче, Мәхмүт Бөдәйле, Риза Газизов, Хәй Хисмәтуллин кебек XIX гасырда ук туган өлкән кешеләр дә: ул вакытта ук классик саналган, иҗатлары дәреслекләрдән өйрәнелгән Гомәр Бәширов, Хәсән Туфан, Афзал Шамов, Шәйхи Маннур, Ибраһим Гази, Әмирхан Еники. Габдрахман Әпсәләмов, Сибгат Хәким. ; классик ук саналмасалар да һәммәбез өчен абруйлы фронтовиклар—Салих Баттал. Гали Хуҗи,
Мөхәммәт Садри, Әнвәр Давыдов, Зыя Мансур. Шәрәф Мөдәррис.. Биредә мәдәнияткә битараф булмаган өлкән һәм урта буын кешеләрен дә, авылдан килеп, тиз генә Казанның мәдәни төркеменә керергә ашкынган яшьләрне дә, әлбәттә, күзләү органнары вәкилләрен дә күрергә мөмкин иде. Инде илле еллап вакыт узса ла, шунда катнашкан байтак кешеләрнең гәүдә-кыяфәтләре, йөз чалымнары әле дә күз алдында.
Залда даими булып, бер кичәне дә диярлек калдырмый торган бер кешенен төс-кыяфәте шактый ук ачык булып хәтердә калган. Безгә инде өлкән тоелган (үзебезне булачак шагыйрьләр дип йөргән күпләребезгә ул чакта әле егерме дә юк, ә ана инде (!) утызлар тирәсе) бу кеше нишләп йөри монда? Безнең кебек сәхнәдән чыгыш та ясамый, килгән тамашачылар белән дә бик аралашмый... Безнең як кешесенә охшаган да. охшамаган да кебек. Аксыл йөзле, кысынкырак күзле. Борынгы бабаларыбызнын бишеге булган Алтай ягы кешеләренә тартым... Кем бу? Яшь чак, төпченеп торырга вакыт та юк. Бу дөньяның кеме булмас!
Алты-җиде еллар үткәч әлеге кешенең кем булуы яхшы ачыкланды. Ул— Хәмидуллин Лирон Хәйдәр улы булып чыкты. Сугышта һәлак булган фронтовик баласы Гомере буе татар дөньясы даирәсендә әвәрә килгән милләт улы Язучы. Хуҗалык эшләрен яхшы оештыручы Бүгенге көндәге статусы—татар әдәбиятының аксакал әдипләреннән берсе Кемнәр ничек кабул итәр—анысы икенче мәсьәлә— бу минем шәхси билгеләмәм. Лирон ага Хәмидуллин турында үз фикеремне ачык итеп әйтергә хакым да бар кебек: чөнки ярты гасырлап аның белән азмы-күпме аралашып яшәлде, өч-дүрт ел Язучылар берлеге аппаратында бергә эшләп тә алдык әле. Лирон аганың, иҗатыннан тыш, минем өчен кызыклы, кирәкле бер ягы бар: язучылар тормышының тышкы ягын да. эчке хәлләрен дә шактый ук яхшы белә.
Унбиш елдан артык СССР Әләби фондынын Татарстан бүлеген жнтәкләде Ул оешманын төп вазифасы—язучыларнын матди базасын кайгырту иле Ягъни, каләм ияләренен ижатын стимуллаштыру, шартлар булдыру, ярдәм итү Кемгә фатир, кемгә санаторийга яки ижат йортына путевка-юллама кирәк. Кемгәдер шатлык килгән, кемнедер кайгы сарган... Юбилей-бәйрәмнәре лә. үлем-китем мәшәкатьләре лә, кунак каршылау-оэатулар да. гомумән, язучылар яшәешендә төрле хәлләр, һәммәсе Әдәби фонд катнашында уза иле Әдәбиятнын җәмгыятькә кирәк, язучыларнын кадерле чаклары иле ул еллар! 60 нчы еллардагы язучылар тормышын яхшы белгән кешеләр бик сирәк калды хәзер Яше 75-80 нәргә җиткәннәр икс дистәдән артмый Аларнын һәммәсе дә язучылар тормышынын үзәгендә—казанында кайнамаган бит әле! Редакциядә еш кына үткән гасыр урталарына яки аннан ераграк елларга караган язмалар, фотосурәтләр белән эш итәргә, редакцияләргә туры килә Кайчак теге яки бу фактны төгәлрәк ачыклыйсы, теге яки бу сурәттәге кешене таныйсы, кемлеген беләсе килә. Кемнән сорарга'’ Кем белергә мөмкин? Р Мостафин? М Госманов'1 Ш. Галиев? Л Ихсанова'’ Алардан яшьрәкләрдән— Батулла? Г Рәхим'' Р Харис? Менә шундый чакларда Лирон ага Хәмидуллинга мөрәҗәгать итәм мин Шөкер, күп чакта сорауларыма жавап та табам Язучылар берлеге тарихын чагылдырган, «Гыйбрәтле үткән юл« дигән хезмәтемне язганда һәм бүтән очракларда (мәсәлән, «Аккош күле» ижат йорты турында материаллар туплаганда) өлкән каләмдәшемнен ярдәмен күп тойдым. Шуна күрә, мин аны әдәбиятыбызның сирәк калган аксакал әдипләреннән берсе дип саныйм
Лирон Хәмидуллин (Л Хәйдәр) турында библиографик әдәбиятта беркадәр белешмә-материал булса ла (мәсәлән. Р. Даутов һәм Н. Нуруллина әзерләгән «Татар совет язучылары» ки габы, 1984), анын тормышы һәм ижат юлы турында кин катлам укучылар тиеш кадәр белмиләр дип уйлыйм Шуна күрә анын хакында беркадәр мәгълүмат биреп китү урынлы булыр
Лирон Хәйдәр улы Хәмидуллин 1932 елмын 10 ноябрендә Ульян олкәсснсн Яна Малмклы районы Иске Төгәлбуга авылында хезмәткәр гаиләсендә туа 1941 елда итул авыл мәктәбенә укырга керә, башлангыч белемне анда ала Унбер яшьтән әнисе туган Иске Белогор авылында (Оренбург өлкәсе) яшәп жилееллмк мәктәпне тәмамлый. Аннары укуын Казакъстаннын Актүбә шәһәрендә тимерьюлчылар техникумында дәвам иттерә. 1951-54 елларда Мәскәүне һава һөҗүменнән саклаучы гаскәрдә радиолокаторчы булып хезмәт итә Аннан кайткач Орск (Оренбург өлкәсе) шәһәрендә төп белгечлеге буенча эшли. Мәскәү политехника нногитугынын Орск филиалыңда югары гехник белем үзләштерүен дәвам иттерә (1960 анын июленә чаклы дүрт курс тәмамлый) Шул елла Уфа университетының тагар фитологиясе бүлегенә керергә талпынып карый һәм ярты ел чамасы шу г шәһәрдә ипләвем дәвам итә. Орск шәһәрендә яшәгәндә татар-башкорт яшь һәвәскәрләре белән бергә әдәби-музыкаль кичәләр оештыруда катнаша
1961 елдан Казан шәһәрендә яши
1961-67 елларда шәһәр транспорты оешмасында тимер юл бүлеге инженеры, баш инженеры, партком секретаре буда
60 нчы еллар урталарыннан башлап Л Хәмиду глиннын тормышы гурьсин- гуры әдәбият, язучылар даирәсе белән бәйле. Әдәбиятка бирелгән, шул ук вакытта хужалык эшләрендә дә зур тажрибә туплаган ир-егетне Язучылар берлеге аппаратына ипкә чакыралар
Л. Хәмидуллин 1967 елдан СССР Әдәби фондынын Татарстан бүлеге директоры Ул дәртләнеп яна эшкә керешә. Ә яна эш дигәннәре шактый \к дәвамлы бу гып чыга Уналты ел эшләү дәверендә. Язучылар берлеге идарәсе рәисләре Мирсәи Әмир, Ибраһим Гази. Зәки Нури һәм Гариф Ахунов белән бергәләп язучыларнын тормыш-көнкүрешен җайлауда байтак игелекле гамәлләр башкарыла Әдәби фондның Мәскәүдәге җитәкчеләреннән лә.тн.иәгт-даулап альттан акчалар ис<юенә берничә дистә язучынын фатир шартлары уңайлашгырыла
Лирон Хәмидуллин 1977 елны ССС Р Язучылар берлегенә әгъза игеп кабу. ителә Бу инде җәмәгатьчелекнең аны язучы итеп тануы дигән сүз Бу урында элмимен иҗади хезмәтләре турында тәфсилләбрәк сөйләү алдыннан беркадәр ретроспектив
планда чигенеш ясап алу кирәктер, һәрбер аерым язучы хакында уйланганда, гомумәдәби хәрәкәт турында фикер йөртми мөмкин түгел.
Еш кына татар әдәбиятын Зур Иделгә тинлиләр. Иделгә төрле тарафлардан эре-
ле-ваклы бихисап күп елгалар һәм чиш- мәләр килеп кушыла. Аларнын куе урман төпкелләреннән ка- ралып агып чыккан- нары да, тигез-инкү- лек яктан сабыр гына агып төшкәннәре дә бар. Һәрбер елгачык- ның үз куәте, үз төсе һәм тәме булган ке- бек, татар әдәбияты- на төрле тарафлар- дан килеп кергән ижат әһелләренең дә үзләренә генә хас сыйфатлары һәм үзенчәлекләре сизе- леп тора. Әйе, Зур
Иделгә тин татар әдәбияты мохитына килүчеләр дә язмышлары һәм иҗатлары белән төрле-төрле. Бигрәк тә бу төрлелек узган гасыр әдәбиятына хас иде. Ана төрле та- рафлардан үзенчәлекле үз биографияләре һәм тормыш тәҗрибәләре белән бик күпләр килеп кергән, илһамланып ижат иткән. Өлкән буын әдипләребезне тудырган җир- лек бик кин. Күренекле язучылардан Шәриф Камал белән Кәрим Тинчурин Пенза губернасында, Габдрахман Әпсәләмов белән Һади Такташ «Тамбов урманнары» төбәгендә туып-үскәннәр. Гадел Кутуй мәктәп тәрбиясен Самарада. Сәгыйть Рәми- ев, Шамил Усманов һәм Муса Жәлил Оренбург шәһәрендә алганнар. Ибраһим Сала- хов. Нури Арслан, Мәхмүт Хөсәен ерак Казакъстан җире балалары. Әнвәр Давыдов белән чордашым Рөстәм Мингалим күрше Самара өлкәсе авылларыннан. Себер- Урал тарафларында үскән Сәрвәр Әдһәмова белән Абдулла Әхмәт. Нижгар якла- рында туган Кави Нәҗми һәм башка бик күпләр татар әдәбияты мохитына урау юллар белән килгәннәр. Ләкин шунысы хак—башлангыч милли белемне алар үз туган төбәкләрендә үзләштергән шәхесләр. Үз авылларында, үз калаларында баш- лангыч белем алгач кына Казан җирлегендә белемнәрен камилләштерә төшеп, язу- чы буларак танылганнар. Хәзер Татарстаннан читтәге төбәкләрдән (Башкортстан- ны санамаганда) килеп, татар әдәбияты дөньясына кереп китә алырдай каләм әһел- ләре бик сирәк. Чөнки ул төбәкләрдә хәзер татар мәктәпләре бетерелгән, бик күпләр өчен үз милли телендә белем үзләштерү мөмкинлеге бик тә чикләнгән. Никита Хрущевның милли мохтариятлардан читтә урнашкан мәктәпләрне ябуга юнәлтелгән мәгълүм карары чыкканчыга чаклы үз телендә бераз булса да белем үзләштергән кайбер олырак буын вәкилләре генә ара-тирә күренгәләп куя. Шундый язмышлы язучылардан без бүген берничә исемне генә атый алабыз. Алар арасында Лирон ага Хәмидуллин да бар. Әйе, быел җитмеш биш яшен тутыручы язучы Лирон Хәмидул- лин әнә шундый сонгыларнын берсе инде.
Әдәби фондтагы хезмәтеннән сон Л. Хәмидуллин ун елдан артыграк вакыт Татарстан китап нәшриятында матур әдәбият мөхәррире булып эшләде. Татар укучысы кулына кергән йөз иллеләп китапның саф әдәби телдә, зәвыклы булып чыгуы өчен тырышты. 1998—2005 елларда Татар энциклопедия институтында өлкән фәнни хезмәткәр вазифасын башкарды. Энциклопедияләрнең татар телле вариантын әзерләп чыгаруда катнашты. (Энциклопедик сүзлектә һәм томнарда егермеләп үз мәкаләсе дә бар.)
Ана 1982 елны Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре дигән мактаулы исем бирелде.
©
Уңнан Лирон һәм Булат Хэмидуллиннар. академик Миркасыйм Госманов. тарихчы галимнәр Шамил Мөхэммәдъяров һәм Искәндәр Измайлов 2002 ел.
Лирон Хәмидуллиннын әдәби әсәрләре алтмышынчы еллар урталарынан күмәк әдәби җыентыкларда, газета-җурнал битләрендә күренә башлый Яшь һәм башлап язучыларның «Яшьлек таны». «Кайнар хисләр» җыентыкларында дөнья күргән һәм башка хикәяләре җирлегендә 1968 елда анын беренче хикәяләр китапчыгы басылып чыга. 1971 елда тимер юл төзүчеләр тормышын сурәтләгән «Дала иртәсе» повесте басыла Бу китапларда дөнья күргән әсәрләргә карата үз вакытында вакытлы матбугатта унай фикерләр әйтелә Мәсәлән. 1972 елда басылган бер мәкаләсендә Хәсән Сарьян, каләмдәше иҗатына тукталып, түбәндәге сүзләрне яза «Бүген үк инде күз уныннан төшермәс яшь ижатчыларыбызнын берсе—Лирон Хәмиду.глин «Дала иртәсе» повесте анын икенче китабы Әдәбиятка ул. кайбер яшьләребез кебек, институт яки университетның филология факультетыннан гына сикереп төшми, ә тормышның эченнән үз дөньясы белән килә Буда язучы өчен бик кирәкле шәйдер Автор күзәтә белә, шул күзәтүләрен детальләр аша уйлый белә, шуларга үз сүзен таба белә»
Проза үзенчәлекләрен яхшы белүче әдәбият тәнкыйтьчесе Фәрваз Миннуллин да сонрак язучы Л Хәмидуллин хикәяләрен унай бәяләп язды Анын 1989 елла нәшер ителгән «Затлылык» китабында мондый юллар бар «Матур әдәбият дөньясында «Бу мин» дип. әллә каян кычкырып торган талантлар арасында һәрвакыт тыныч һәм салмак кына үз эшен эшләп, шунардаи тәм һәм ямь табып яшәүче тыйнак язучылар була. Лирон Хәмидуллин—шундыйларның берсе Ул безнен әдәбиятнын күгәрчен күзе үләне Әйбәт тәрҗемәче булу белән бергә. Лирон Хәмидуллин үзенчәлекле прозаик та Үзенчәлеге нидән гыйбарәт'* Ышандырырлык һәм тормышчан булулары өстснә. анын әсәрләрендә тел белән сөйләп, анлатып бирүе кыен булган, әмма укучыны иләсләндсрә. анын күнелен нечкәртә торган үзгә бер мон, настроение. эчке кой бар Әйтик. «Кыш үткән юл буйлап» яки «Буранда» хикәяләрендә. »
Л. Хәмидуллин үз иҗади эшчәнлегенсн кимендә яртысын тәрҗемә эшенә багышлагандыр, мөгаен Шуна күрә анын ул өлкәдә башкарган кайбер хезмәтләрен дә барлап үтү кирәк шәйдер Заманында, ягъни Язучылар берлегендә эшләү дәверендә, ана кардәш әдәбиятлар белән элемтә тоту, тәрҗемә эшен җайга салу бурычлары ла йөкләнә Ун ел чамасы ул тәрҗемәчеләр секциясе җитәкчесе булып эшли. Житмешенче, сиксәненче елларда ул Казакъстанда татар повестыары китабын. Үзбәкстап белән Каракалпакстанда хикәя җыентыкларын туплан чыгара Күренекле казакъ әдипләреннән Абайнын шигырь һәм чәчмә хезмәтләре җыентыгы «Абай»ны. Әнүәр Әлимжановным ике повестен берләштергән «Отрар хатирәсе, китабын. Сайн Моратбәковнын повесть һәм хикәяләрен туплаган «Әрем исе» җыентыгын. Мохтар Магауиннын «Кара кыз» повестен, үзбәк телендә ижлт итүче милләттәшебез Әсгать Мохтарнын «Чинара* романын тагар укучысы бүген Лирон Хәмидуллин хикәяләвендә укый Мәшһүр белорус әдибе Василь Быковнын сугыш темасына багышланган ике повестен берләштергән «Һәйкәл» китабы да Лирон аганың зур хезмәте булып саналырга лаек
Бу унайдан тәрҗемә турында язучынын үз фикерләрен искә алып узу да кы эыклы Бүгенге көндә милли телләргә тәрҗемә итү эше бик актуаль һәм шул >к вакытта бәхәсләргә дә сәбәп булган мәсьәлә Моннан берничә сл элек, хәбәрченең «Татар укучысына бүген дә тәрҗемә әсәрләре кирәкме0» лигән соравына Лирон .нанын җавабы мондый «Бик кирәк Бер генә әдәбият га үз-үэснә бикләнеп кенә яши алмый, һәркемгә башкалар белән көндәлек аралашу зарур булган кебек, әдәбиятлар ла үзара аралашмыйча зур уңышка ирешә алмый Ә казакъ әдипләре әсәрзәрснә өстенлек бире түнен ике сәбәбе бар Беренчедән, авыл мәктәбеннән сон мин дүрт ел Казакъстанда УКЫДЫМ, казакъ яшмәре белән дә аралаштым Икенчедән, мәктәп елларыннан бирле мин тарихи әдәбиятка өстенлек бирә килдем Борынгы төрки дөнья мине элек электән кызыксындыра Тагар әдәбиятында төркиләр тарихын чагылдырган әсәрләргә юл ябык булган елларда клзакътар бу өлкәдә алда бара ир иде Шул сәбәпле мин им әүвәл казакъ әдәбиятына мөрәҗәгать иттем Бүген лә тәрҗемә әсәрләре бик кирәк Шул ук төркиләр тарихына багышланган әдәби чкн ИҖТНМЛ1 ый эчтәлекле күпме китап басылып чыга хәзер Безлә аларны язардай
әдипләр дә, галимнәр дә сирәк. Ул өлкәне яхшы белеп һәм бирелеп эшләгән Миркасыйм Госманов, Нурихан Фәттах, Мөсәгыйт Хәбибуллиннар гына ул эшне башкарырга өлгерә алмыйлар».
Тарих һәм әдәбият галиме, академик Миркасыйм Госманов Лирон аганын эшчәнлегенә багышланган мәкаләсендә болай дип яза: «Анын әдәби иҗатында махсус тәкъдир итүгә лаек бер юнәлеш бар. Ул—элекке чор күренекле әдипләребезнен тормыш юлларын, мирасын өйрәнүгә багышланган эзләнү һәм бастырып чыгару эшләре. Мәгълүм драматургыбыз Мирхәйдәр Фәйзи белән атаклы шагыйребез Дәрдемәнд хакында махсус эзләнүләр башкарылу, шул максат белән алар эзеннән йөреп, Башкортстандагы Жиргән. Юлык авылларына. Баймак шәһәренә барып чыгулар. Чиләбе өлкәсендәге Бал кан. Требия авылларында, Уфа, Оренбург шәһәрләрендә эзләнүләр, әлеге әдипләрнен оныкларын, туганнарын эзләп табу, алар белән хат алышулар, ниһаять, архивларда казынулар. Шулар нәтиҗәсендә җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп иткән «Офыктагы рәшәләр» китабы һәм «Галиябану туган якларда» исемле юлъязмасы барлыкка килә... Бал корты кебек гел эзләнүләрен, шау-шусыз гына нәтиҗәле эшләвен дәвам итә.»
Әйе. Оренбург өлкәсенен Орск шәһәрендә эшләү дәверендә үк Лирон Хәмидуллин
тормыш-яшәешләре шул шәһәргә бәйле булган кайбер олуг шәхесләрнең иҗаты һәм мирасы белән кызыксына, аларны белгән кешеләр белән аралаша. Шул рәвешле үзенчәлекле шагыйрь, атаклы нашир һәм җәмәгать эшлеклесе Закир Рәмиев-Дәрдемәндкә. күренекле драматург Мирхәйдәр Фәйзигә, узган гасыр башында «Таңчылар» хәрәкәтендә актив катнашкан,
Г Исхакый. Г. Тукайларга сердәш-дус булган Шакир Мөхәммәдъяровка. герой-шагыйрь Муса Жәлилнен Орск, Оренбург чоры эшчәнлегенә мөнәсәбәте булган документаль әсәрләре барлыкка килә. Ул хезмәтләрнең бер өлеше язучының 1989 елда нәшер ителгән «Офыктагы рәшәләр» китабында урын алды. Дәрдемәндкә багышланган «Офыктагы рәшәләр» документаль повестен үз вакытында «Казан утлары» журналы да бик теләп бастырып чыгарган иде. Соңрак шул вакытта тупланган язмалар һәм Дәрдемәнднен дүрт оныгы белән аралашулар нәтиҗәсе буларак «Тарихта үз эзләре бар* һәм «Рәмиевләр матбагасы» документаль очерклары да языла.
Алар «Бертуган Рәмиевләр» күмәк җыентыгында
дөнья күрде. (Күп санлы фотолар белән баетылган ул җыентык Миркасыйм Госманов җитәкчелегендә 2002 елда нәшер ителә.) Дистә еллар дәвамында Дәрдемәнд баскан эзләрдән йөрү, аның рухы сакланган җирләрдә һәм архивларда булу нәтиҗәсендә Дәрдемәндкә багышлап фотоальбом чыгару хыялы туа 2003 елда ниһаять ул хыял да тормышка аша, «Дәрдемәнд» альбомы басылып чыга. Альбомдагы төп текст авторы Лирон ага Хәмидуллин
Лирон Хәмидуллиннын соңгы ике китабына кергән яки вакытлы матбугатта, шул исәптән «Казан утлары» журналында басылган соңгы дәвер әсәрләренең төп темасы милләт язмышын кайгыртып яшәгән шәхесләр эшчәнлегенә бәйле (укучыларның исенә төшереп китик: мәшһүр гармунчы Фәйзулла Туишевка багышланган повесте журналыбызның быелгы сигезенче санында басылды). Үз милләтенең киләчәге өчен жан атып яшәгән зыялыларыбыздан Дәрдемәнд, Галимҗан Ибраһимов, Габделбари Баттал, Йосыф Акчура. Камил Мотыйгый һ. б. багышланган документаль повесть, очерк, эссе кебек әсәрләрен автор, минем карашымча, шулай ук үз халкына файда китерим дигән максаттан чыгып башкарды. Әйтик, Г Ибраһимовнын биографиясен һәм иҗатын барлаудагы кайбер
Лирон. Дания—бергә гомер итү ләренә кырык ел тула.
проблемаларны күтәргән бер язмасы туксанынчы елларда безнен журналда дөнья күргән иде. Хәзер ул хезмәт житди бер фәнни басмада да урын атды (кара .Гатичжан Ибраһимов*. 2007)
Әйе, әсәрләре геройларына хас рәвештә, авторнын үзенен дә тоткан төи мәсләге— үз халкына хезмәт итү. Узганнар мисалында яшь буынга дөрес юл күрсәтергә тырышу. Хәер, һәр житди ижат иясенә—прозаикмы ул. шагыйрьме, абруй казанган журналистмы-хас бер изге максат инде ул. Кулына каләм атган күпчелекнең хыялында халкы күнсленә хуш килердәи әсәр ижат итү Алда әйтелгәнчә, һәркем ул максатка үз юлы белән килә. Зур Иделгә койган инеш-елгатар төрле булган кебек, һәр катәм иясенен лә ижат юлы төрлечә булуга карамастан төп максаты әдәби мохит дигән зур диңгезгә халкы өчен мәгьнате дип тапкан үз сүзен ирештерергә теләү. Лирон аганы шул максатына ирешүгә якын торучылар исәбенә кертеп буладыр, шәт. Ижат юлын иртәрәк башлаган булса, бәлки, ижат хәзинәсе күбрәк тә булган булыр иде Нишлисен?—язмыш Булганына шөкер итеп, куанырга кала Шунысы куандыра ул һаман эштә, хәрәкәттә, ижат юлында Анын атс башлам чорын үткән, әмма дөнья күрергә өлгермәгән хикәя һәм повестьлары ла бар
Кеше, әгәр дә ул шәхес дәрәҗәсендә икән, анын максаты иманнан, сүзе эшеннән аерылмаска, үткәне хыялдагы киләчәгенә табигый һәм эзлекле тоташкан, гамәлләр төене бсрбөтси булырга тиеш. Бу жәһәттән Лирон аганы мин шәхес дип саныйм Ул үзенең гаиләсен, якыннарын үз кыйбласына юнаттәаллы. Хатыны Дания ханым гомере буе әдәбият сәнгать кешеләрен хөрмәг итеп яшәде, озак еллар Язучылар берлегендә эшләде, исәп-хисап эшләрендә, булдыра алганча, язучыларга ярдәм итәргә тырышты Бер сүз белән әйткәндә, үзебезнең кеше Улы Булат Хәмнлугтин хәзер инде үзс күренекле зат Ул—галим, тарих фәннәре кандидаты. Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы. «Фән» нәшриятының баш мөхәррире Күп кенә фәнни хезмәтләр авторы. «Народы Казанского ханства» дигән зур хезмәте Татарстан китап нәшриятында аерым китап булып та чыкты Ул. шулай ук. әтисе кебек үк, тәржемә өлкәсендә дә уңышлы эшләп килә. Кызы—Зөһрә Хәмидуллина. КДУны тәмамлап дәүләт оешмасында эшли, милли рухта бала тәрбияли Күренеп тора: гаиләдә уртак максатта дәвамчылык бар Димәк, киләчәккә өмет-ышаныч бар
Лирон аганын 2002 елда нәшер ителгән «Ак төннәр хәтере» китабына сонгы елларда ижат игедтән әдәби очерк, эссе, хатирәләре кергән Русча ул китап «Бслыс ночи памяти». ягъни йокысыз төннәр хәтере буларак гәкытим ителә. Ул кмтапнын тулы эчтәлегенә тукталып тормистан. андагы әсәрләрнең дә башлыча татарның күренекле вәкилләре эшчәнлегенә багышланган булуын әйтеп үтү кирәктер Андагы язмаларның исемнәре үк шул хакта сөйли «Онытылган якын исем». «Милләт хадименең көрәш юллары». «Күләгәдә калган шәхес». «Тирәннән типкән чишмәләр» һ. б.
Бүгенге көндә Лирон Хәмидуллиннын нәшер итүгә әтерләнгән ике китабы бар Берсенә анын документаль эчтәлекле очерк, эссе һәм хатирәләре тупланган. Татарстан китап нәшриятына тәкъдим ителгән «Кичке шәфәкъ» китабына төрле вакытларда горле җыентыкларда, журнал битләрендә дөнья күргән хикәя һәм повестьлары туплап бирелгән. Иншалла. атарнын тиз көндә нәшер ител эчәкләренә өметләнеп калыйк.