Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЮБИЛЕЙЛАР

Азат Әхмәдуллинга 75 яшь
Күренекле әдәбият галиме һәм тәнкыйтьче, филология
фәннәре докторы. Казан дәүләт университеты профессоры.
Татарстан Язучылар берлегенең Жамал Вәлиди исемендәге
премиясе лауреаты Азат Әхмәдуллинга шушы елнын октябрь
аенда 75 яшь тулды.
Азат Гыйльмулла улы Әхмәдуллин 1932 елнын 13 октябрендә
Саба районы Байлар Сабасы авылында журналист гаиләсендә
гуган. Шул авылда урта мәктәпне тәмамлагач бер ел якындагы
Шекше авылы мәктәбендә укыта, 1951 — 1956 елларда Казан
дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә укый Аннан соң А.
Әхмәдуллин Татарстан китап нәшриятында—редактор, 1956—1958 елларда исә Төмән
өлкәсенең Тобол педагогия институтында өлкән укытучы булып эшли.
1958—1961 елларда ул СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалы аспиранты
Аспирантураны тәмамлагач, ике елга якын Татарстан радиокомитетында баш
редактор, аннары Тел. әдәбият һәм тарих институтында кече фәнни хезмәткәр
булып эшли. 1964 елда «Фәтхи Бурнаш драматургиясе» дигән темага кандидатлык
диссертациясе яклый. 1965 елдан ул шул ук институтта гыйльми секретарь, ә 1972
елдан 1981 елга кадәр директорның фәнни эшләр буенча урынбасары булып эшли.
1981 елнын февраленнән А. Әхмәдуллин Казан дәүләт университетында эшли.
Ул әдәби тәнкыйть өлкәсендә илленче елларда шөгыльләнә башлый. Аның
беренче мәкаләләре «Совет әдәбияты» журналында басыла. А. Әхмәдуллин хәзер
филология фәннәре докторы, профессор
Анын «Фәтхи Бурнаш» (1967), «Ничек сурәтләргә сине, замандаш?» (1976),
«Сәхнә әдәбияты һәм тормыш» (1980), «Горизонты татарской драмы» (1983),
«Татарская драматургия» (1983), «Дөреслеккә ирешү юлында» (1993). «Офыклар
кинәнгәндә» (2002), «Күңелләрне уятыр» (2007) һ. б. китаплары бар.
А. Әхмәдуллин—шулай ук урта мәктәпләр һәм югары уку йортлары өчен татар
әдәбияты буенча күпсанлы дәреслекләр авторы да.
Юбилярны олы бәйрәме белән кайнар котлыйбыз, ана яңа ижади уңышлар,
сәламәтлек телибез!
Юныс Сафиуллинга 60 яшь
Танылган драматург. Татарстаннын атказанган сәнгать
эшлеклесе (1996) Юныс Сафиуллинга б> айда 60 яшь тула.
Юныс Габдулла улы Сафиуллин 1947 елнын 18 октябрендә
Яшел Үзән тобәгенен Бакырчы авылында туган. Башта үз
авылында, аннары күрше Акжегет мәктәбендә укый. 1962 елда
Казан театр училишесына кабул ителә. Укыганда Г Камал
исемендәге театр спектакльләрендә актер булып катнаша
башлый, театр белән ил буенча гастрольләргә чыга. 1966 елда
Республика күчмә театрында эшли башлый. 1976 елда ГИТИС
(Мәскәү) каршындагы югары курсларны тәмамлый.
1981 елнын февраленнән башлап ул Г Камал исемендәге
гатар дәүләт академия театрында актер булып эшли
Хәзер Ю. Сафиуллин—театрның әдәби бүлек мөдире.
Ул драматургиягә үткән гасырның җитмешенче елларында килә Анын беренче
әсәрләре «Әллә өйләнергә инде?» (1977). «Менә без дә үсеп җиттек * (1979). «Ни
булган бу ирләргә?» (1981). «Әбидә кунак егетләр» (1981) Татар дәүләт драма һәм
комедия театры, Әлмәт, Минзөлә театры сәхнәләрендә уйнала
Юныс Сафиуллин—«Менә без дә үсеп җиттек. ..» (1983). «Пар канат* (1997).
•Чәчәкләр һәм күз яшьләре» (1999), «Әллә өйләнергә инде'’» (2004) һ. б. китаплар
авторы
Драматургны олы юбилее белән кайнар котлыйбыз һәм ана яна иҗат укышлары,
сәламәтлек телибез!