Логотип Казан Утлары
Публицистика

Укучы сүзе


Якташымны таныдым
Яраткан журналымнын быелгы 6 нчы һәм 7 нче саннарында урын алган,
фамилиядәшем Камил Кәримов язган «Уен» романы үзенен тирән эчтәлеге белән мине,
тормышның ачысын да, төчесен дә кичергән олы яшьтәге кешене дә тетрәндерде һәм
әсәрдә күтәрелгән мәсьәләләргә карата үземнен фикерләремне язарга мәжбүр итте.
Автор сәләт ияләре-шәхесләрнен язмышлары хәзер дә, советлар чорындагыча, уз
агымнарында гына баруын, акчалы кеше генә музыкага заказ биргәнен, илнен
дилбегәсе кемнәр кулында икәнлеген зур кыюлык белән, әдәби образлар аша безгә—
журнал укучыларга житксрә.
Дөрестән дә, сыналган сәләт ияләре жир асты хәзинәләредәй илебезнең,
чажыбызның байлыгы бит. Без атарны дәүләт дәрәҗәсендә сакларга тиешбез Бигрәк тә
хәзерге катлаулы чорда. Акчалы, ышанычсыз, хөсетле, ялганчы, әдәпсез, мәрхәмәтсез,
имансыз бәндәләргә ярап, безнең с&тәт ияләребезнен яман гадәтләргә бирелеп юкка
чыгуына юл куймаска тиешбез. Әмма, тарих безне күпме өйрәтсә дә, ялгышыбызны
таный алмыйбыз. Шәхесләребез үз агымында баруларын дәвам итәләр. Хәзер дә кайбер
танылган җырчыларыбыз начар (яман) гадәтләргә бирелеп, тавышларын, үз йөзләрен
җуялар. Дистәләгән көннәр концертларда, фонограмма әйләндереп, хәрәм байлык
җыялар. Мона нокта куярга вакыт Республикабызның Мәдәният министрлыгы
каршында сәләтле шәхесләребез белән эшләү бүлеге яисә бүлекчәсе булдырырга кирәк.
Әсәрнең бер герое Марат Гомәр образында мин, шикләнмичә, якташым, танылган
баянчы. «Саз» халык ансамблен оештыручы, аның белән ун еллап җитәкчелек итүче,
Кремльнен Съездлар сараенда КПССнын Генераль секретаре Брежневны аягүрә
бастырып кул чаптырган татар егете Рифкать Гомәровны (Гумеровны) таныдым
Дөрестән дә. тырыш хезмәте, сәләте белән олы уңышлар казанган бу тагар егетенең
бернинди мактаулы исемгә дә лаек булмыйча дөньядан китеп баруы мине генә түгел,
меңләгән музыка сөюче милләттәшләремне дә борчыйдыр дип уйлыйм
Әсәрнең кимчелекләрен искә алып, мин авторның хокук саклау, хөкем итү
хезмәткәрләренең эшләренә тискәре каравын әйтер идем Дәүләтебезнең идарә итү
системасы кулындагы корал, кушканны үтәүчеләр генә бит алар.
Нариман КӘРИМОВ,
хәрби хезмәт ветераны Казан