Логотип Казан Утлары
Шигърият

Туган Илкәй бар дөньяда...


Бер ханга да, патшага да, башкага да карамастан.
Туган ИЛКӘЙ бар дөньяда ыруг чәчәк аткан бөстан.
Туган ИЛКӘЙ исе таныш, төсе таныш, бншек камыш... Төнен байгыш, көнен аккөш. нртэ-кичен хуш-ис аңкыш...
Тирәкләре, тубыллары, чыпчыклары, былбыллары, көчекләре, сыерлары сиңа җирдәш, якташ бары.
Кышларын ак бураннары, чеметеп ала торганнары, үзеңнеке, сүзеңнеке болын-кыры. урманнары...
Атлауларым шул җир буйлап, язлар киләсене уйлап.
кышлар чыккач, язылып бер кинәнәсең сабантуйлап.
Оҗмахларга эләксәң дә.
Туган Илкәй калыр җанда...
Ул нч сиңа өлеш биргән, барлыгыңны сугып санга.
Сусат аша теләк телим: «Чишмәләрдән су алгыры!»
Яман теләк яный кемгә? «Илсез-ватансыз калгыры...»
«Глобальләшә дөнья» дип ишетсәк тә дошман-дустан.
Кече Җир бар Олы Җирдә үзебез туган куыш, ыстан...
Шөкер нтәм. әрнесәм дә тарнх тулы үкенеч-зарга,
Эттсәм-әнкәм, әби-бабам гомер иткән Ил-жнр барга...
2006
Шагыйрь юлы
Бәгыреңнән тамган моң тамчысын Жыр итәргә күпме кирәген Белим, дисәң, дустым, колак сал син. Тыңлан кара шагыйрь йөрәген...
Лена ШАГЫЙРЬҖАН шашйр.»: <Иман лифбасы* "
«( агынмак 1ык » Һ 11 китаплар авторы Татарстан Ялучылар 6< р ь /сш-ц Һ 7акташ ич-т шЫг п/* чиясе шургаты. Казанда яши
Башын унга салган шагыйрь ирләр Әйтер сиңа шунда үз итеп: Җиңү-җиңелүләр белән тулы Гомер юлын җырлы сүз итеп—
Җиткезергә кеше күңеленә Кеше булып калу шарт икән.
Бер карасаң, шагыйрь бер шук малай, Бер карасаң—зирәк карт икән...
Моңлы бер җыр эзләп барган чакта,— Ташны ярып үскән голләргә Күзләреннән тамса кайнар яше.
Гаепмени шагыйрь ирләргә?..
Хисләр йөге арта барган саен.
Шагыйрь юлы авыр, катлаулы.
Житез генә җилдерүне түгел,
Сорый—хәлдән таеп атлауны...
Шагыйрь юлы сорый адым саен Тәвәккәллек, корбан итүне...
Үрмәләүне—үрләр менгән чакта.
Менеп җиткәч—очып китүне...
1995
Фаный дөньяның бакый кануны...
Керфек очымнан яшьләрем тама.
Каләм очыннан уйларым ага:
Ела-елама, уйла-уйлама.
Рәнҗү харамдыр фаный дөньяга...
Булдыңмы әллә «дөнья кендеге»,
Кемнәр тарайтты күңелен киңлеген?
Бик тиз киптеме шатлык яшьләрең— Хуплагандагы фикердәшләрең?
Шулмы рәхмәтең фаный дөньяга,
Сөеп туймаслык җаный дөньяга?!
Җыен алдавыч кысыр ташларын Тондыр упкынга, тот та кыядан!..
Нәрсә дип әле күзең шар ачып, Өметсезлеккә табан төбәлдең?
Югалтып тәмам бетергән сыман Үзен биләгән тормыш төбәген?..
Тарат горурлык ботен тәнеңә.
Сөенеп торыр хәтта Тәңрең дә.
Иблис көлә дип. егылып үлмәбез,
Мәңге уртак ич хәят бүлмәбез...
Торма боегып—качар бәхетең,
Иҗат кыясы—синең тәхетең...
Ач тәрәзәңне, күтәр пәрдәңне,
Үзеңнән үзең эзлә ярдәмне...
Күрче, жаһилләр. сизеп көчеңне. Тишек-ярыкка кереп качканнар. Ачык жиһаннын бикле серләрен Шагыйрь жаннар ич жнрлэ ачканнар.
Керфек очымнан күз яшем тама. Кәгазь битенә уйларым ага:
Яшәргә кирәк, түзәргә кирәк. Килгәнсең икән фаный лоньяга...
Мәхәббәт турында җыр
Тормышта да. Уенында да. Әкиятендә дә. Чында да Мәхәббәттән мөһим бернәрсә дә Юк икән бит соң бу дөньяда...
Мәхәббәттән кояшлана кон. Мәхәббәттән тоннәр айлана. Мәхәббәттән ярлар сайлана, Мәхәббәттән донья җайлана...
Мәңге яшәр Жирдә мәхәббәт. Өзелмәсә, күңел кыллары.
Җир кызлары белән жир уллары Шул бер хиснең уртак коллары.
Мәхәббәттән битләр аллана, Мәхәббәттән ирен баллана. Мәхәббәттән иелә кыялар. Мәхәббәттән үрелә оялар...
Кемне генә айкалдырмаган Ду лкыннары шул хис-дәрьяның. Союдән дә изге яңалыгы Юк икән бу иске дөньяның...
Мәхәббәттән илең ямьләнер. Мәхәббәттән телең тәмләнер. Мәхәббәттән чәчләр бәйләнер. Язмышлар бәхеткә әйләнер...
Чынында да. Уенында да. Уеңда да, куеныңда да Мәхәббәтеңнән дә мөһимрәк Верни дә юк нкән дөньяда...
Мәхәббәткә торам таң калып. Мәхәббәттән үзем янарын. Ор-яңадан күрен куашан күк. Күктә кояш белән ай барын...
Такташ хаклы, дөрес аңласаң...
«Хатыннарның бетем штурммы.
Ьптсн к)ркг ана бряуОа •
Һ. Ташаш
« Хатын-кызның» димәгән шул Такташ.
«Хатыннарның» дигән, бик белен:
Пр хатыны булса, бала тапсын.
Ана булсын, багып бил бөгеп...
Такташ бөек... Сүзе көлен тора.
Әйтелсә дә усал төрттереп...
Хәзер! әчә ләкин бу даһиның Аңлан бетермиләр гел төбен...
...Яшьлегемдә бер ир тансам шунда.
Буласы ла икән бик әйбәт.
Бер багалма табын. 6а> алмадым.
Ирсез калгач, нишлим? Бигайбә!
Эзли белмәдек шул борынгыча Чиләгенә таман капкачын...
Бер мин текәмени ой борынча Ачалмаган никах капкасын .
4. ■)
V • М 10
Безгә насыйп ярлар тумый калган... Түгел идек кияү чыкмаслык. Ирләрнең дә, бәлки, бөтен күрке— Ир булудыр утка тыкмаслык...
Гаилә корган шагыйрәләрнең дә Үкенечле бик еш тәкъдире:
Йә иреннән рәхәт күрми алар.
Яисә үлеп китә шәп ире...
Такташ йөз кат хаклы: хатыннарның Матурлыгы—ана булуда.
Тик нигә соң бик күп яшь аталар Чыгып тая, бала тууга?..
Хыянәтләр, ятим калулардан Саклаганмын гүя үземне... «Шагыйрәгә харам әйбәт ир» дип, Алдан күргән күңел күземме?..
...Ирдән уңган бер шагыйрә бар да, Кыеп бетмим «данын сатарга»... Торган җире—Мәскәү,
Ире—яһүд,
Каны—ярымкатыш татарга,
Сүзе, жыры—бөек рус телендә, Үзен—белмим, кем дип атарга...
...Әйе, хатыннарның бөтен күрке, Матурлыгы—ана булуда. Шагыйрәнең исә бөтен бәхете— Җыры саен Яңа булуда...
2006
Үз-үзеңә тоткын булып...
Тоткын сыман утырам өйдә, газап йотып, газап косып.
Беркем тотмый—уй-шигырь ул, кысласымаи алган кысып...
Тоткан кысып, җибәрми һич, кояшлы ни. яңгырлы ни— чыгармый ул сине көнгә, китми тор, ди—яңгырыйм ди... Яңгырыйм, ди синең рухтан, синең йорәк, синең телдән.
Яралыйм, ди синең гөлдән, яңарыйм, ди синең көлдән...
Ычкыныйм, ди синең бәйдән, котылырсың аннан үзең ...
Шигырь тәмен тәүге тапкыр татыганга илтим сүзең.
Илтим сүзең, ике күзем, көзге язым, язгы көзем, исәр башым, кырыс назым, күктән төшкән кыргый казым...
Үз-үзеңә, үз сүзеңә әсир төшкән хөр колым, дир. Сннең өчен үзем, әйдә, чиксезлеккә ыргылыйм, дир...
Кал өеңдә үз көеңә.
Сүз көенә булмый яшәп... Уйларыңнан ут кабыныр, утыр янып, утлы чәчәк...
...Оча тора читлегемнән, вата-жимерә тозакларын, Күңелемнең хор кошлары хөрлегемнең «йозаклары*...
1998
Моңсу шаяру
Үз жаным белән тартышам: Ут вә Су күк. Төн вә Көн... Бер бөтенгә укмашып беттек, дисәк, булмый ләкин...
Тәнемә төпләнгәндер, дисәм Җанымны, ул икән Санга да сукмый «оясын», бик ирекле «кол» икән...
Үлсәң дә, буйсынмам сиңа, бел очармын күккә, ди.
Түзәр хәлем юк монда, инде чыдадым күпкә, ди...
Нишләрсең күкләреңдә, дим, миннән башка син, ятим? С-нңа мин булдыммыни соң 6\ Жнрдә тик бер «тәти»?!.
2005
Үземчәрәк итеп үзгәртеп...
(М Цнстакна<к!н)
Чишмә суы белән саф һаваның кадере арткан кебек,
бер заманны
Минем Шигыремә дә артыр бәя: йотып ту йгач гаммә һәр арзанны...
Китапларымны да сусап беткәч, эзләп табын укырлар беркөнне:
Эчалмый башлагач «бака суын», сулап ар1ач, һава дип төтенне...
2001