ТЕЛ БАЙЛЫГЫН КАЛӘМ САКЛАР...


Ни хикмәттер, орфографиягә, сүзләрнен дөрес язылышына элегрәк игътибар көчлерәк иде сыман. Ул гынамы, үткен күхте кайбер «мыжык» укучылар газета-журналлардагы имла хаталарын зләү белән генә чикләнеп калмыйча, тыныш билгеләрен куюдагы ялгышларны да чүпләп чыгарга иренмиләр иде. Үзе үк эшли торган газетадан хөсетләнеп пунктуация хаталарын эзләүче берәүгә шундыйрак такмак чыгарганыбыз да истә әле... Сибгат Хәкимнең мәгълүм шигырендәге ритмик үлчәмгә ияреп, ул хезмәттәшебез болай дип тиргәнә-сукрана. янәсе
Нервы бетә, каһәр, .чистадан
Эзли-Ши сыңар бер хата.
Башка берни дә кирәкми.
Эзләп тапса м.
Хәбәр салсам.
«Югары»ги шул хакта'
Хәзер исә андый үҗәтләрнең пгул рәвешле «казынулары» артык булмас иде бәлки артта «очлы күзләр» барлыгын истән чыгармыйча «ташка» бастырганда орфография. пунктуация мәсьәләләренә җаваплырак карыйсын бит ул.
Бер үк сүзне төрлечә язу очракларының иге-чиге юк Тукай китапларында тәкрар итү бар. ә без тәкърарлап язабыз. Мәхмүт Галәүнен «Мөһаҗирләр» романы бар. шуның «моһажир» формасында язылышы да еш очрый Кайсы дөрес0 Тагын: фатиха—фатыйха. вазифа—вазыйфа. имла—имли. |угъры тугры, фидакарьлек—фидакярлек, шәрык—шәрекъ. казах казакъ, әбәл—әбәт, челпәрәмә—чәлпәрәмә. Ә кеше исемнәре белән нинди буталыш китте0 Әйтик. Тәлгат та бар. Тәлгать тә. Салих—Салих. Вазыйх-Вазыйхларны кем ничек тели, шулай яза «Дәрдмәнд* дигән боек шагыйребез дә «Дәрдсмәнд» дигәне дә бар Тагын бер сүз барысыннан да уздырган, анысы өч рәвештә языла икән бит: ядкарь, ндкәр. ядкяр
«Ту зга язылган онытьпмый». дигән борынгылар Ягъни ишетелгән онытылса да, элегрәк «тузга язган», хәзер исә «ташка басылган» хәтердән җуелмый күзләр аша күңелгә нык сенеп кала Тел байлыгын сак готу. бу хәзинәдән дөрес файдалану өчен кулларыбызда «үткен каләм» бар лабаса!

Реклама