Логотип Казан Утлары
Публицистика

«һәм»нән «хам» ясамыйк!


Хөрмәтле «Казан утлары» хезмәткәрләре!
Сезгә журналны күп еллар алдырьгп, яратып укучыгыз яза. Адлер Тимергалинның 7нче санда басылган. «Татарга нигә кагыйдә?» дигән мәкаләсен зур канәгатьлек белән укыдым. Бик тә җитешкән мәсьәлә, ягъни тулышкан шеш бу. Татар телен куллану, әйтелеш һәм язылыш мәсьәләсен һәрьяклап тикшереп, тиешле карарлар кабул итәргә вакыттыр.
Мина ел да Казанда булырга, «Колшәриф» мәчетендә, әлхәмделиллаһ, жомга намазларын укырга туры килә. Татарча радио тапшыруларын яратып тыңлыйм, сөйләшүләргә игътибар итәм. Ошаганы күп, язып тормыйм, рәнжеткәне Казан радиосында «һ» авазын «х» белән алмаштырулары. Ничек инде «арыш хәм бодай», «Казан шәхәре» (моңлы шәхәр, нурлы шәхәр?), «әти хәм (хам?) әни» була ала?! Тапшыруларны алып баручылар, артистлар—профессионаллар, үз эшләрен камил башкарсын өчен акча алучы кешеләр ләбаса! Аннан, алар тапшыруларны дәвам итсеннәр инде, иттермәсеннәр (кемнәндер!)
Барысын да язып тормыйм, минем сүзне дәвам итүчеләр һәм үстерүчеләр, шәт, булыр әле.
Мәхмүт САБИРОВ,
хезмәт ветераны, медииина фәннәре кандидаты Уфа