Логотип Казан Утлары
Публицистика

МИЛЛИЯТ СҮЗЛЕГЕ


ҺУ КОШЫ Оҗмах кошы. Әгәр һу" сүзен "Аляаһу" мәгънәсендә аңласак. Алла кошы, Аллаһка бирелгән кеше булып чыга.
ЦИФР г. Сыйфр; санны белдерә торган тамга, сан Ләкин бу сүзнең башлангыч мәгьнәсе-буш. ноль (нуль) Ләкин җыен ярлыдан бер бай чыкмаганга, цифрларның чәҗмугәсеннән цифрлар гына чыкканга. Хәлимгә бу "чәйдәш" лектән файда чыкмады. Г.Исхакый.
Тагын кара: СЫЙФР.
ЧАБАВЫЛ ЯСАУ тар Баскынчылык игү. көтмәгәндә атлы яу булып килү.
“ЧАБАТАЛЫ МОРЗА” Чукынудан баш тарткан өчен биләмәсе тартып алынган һәм бөлгән татар морзасы. Мәе.. Ис мәгыйль Рәми Яушев Нәүширван "чабаталы морза" (бөлгән дворян) гаиләсендә туып үсә ' дип яза Бөлгән мирзаларга итсез аш белән киченергә туры килә башлый “Шундый табын өстенә кереп, ашарга утырган кеше гаҗәпләнеп "Бу нинди аш?" дин сорый калса, моңа каршы шаянрак хуҗалар, сер бирәсе килмичә, киная белән “Әйдә, җитеш, бу "Корды би ашы" (ягъни корды би"-болгән. корыган бәк. морзалар ашы) дип " җавап биргәннәр имеш (Нәкый Исәнбәттән )
ЧАБЫШ тар Борынгы Болгар. Казан дәүләтләрендә кече офицер Бу сүз. мәсәлән. Каюм Насыйрида очрый Тунда тәртип саклаучыны да чапыш дигәннәр.
ЧАГАР АК тар. Күчмә киез тирмәнең түбә тәрәзәсе урынында киез япкыч белән ачылмалы-ябылмалы түгәрәк тишек, тоннек Атаманың чыңрак. чаңгырак вариантлары да булган
ЧАГЫР Кузнецк якларында (Пенза өлкәсе) ике япьле агачның башына үткен тимер, күбесенчә сука тимере, беркетеп ясалган корал Кабер казу өчен кулланылган Ульян өлкәсе Хвалын якларында аны чалгыр дигәннәр
ЧАДРА ф Мөселман хатын-кызлары өйдән чыкканда күзләрен генә калдырып баштанаяк ябына торган бөркәнчек. Горсктә-чаришф (чаршау) Гадәггә ак. зәңгәр яки сирәк кенә кара төстә була.
ЧАК Вакыт, мизгел Р.ӘхмәтъЯНОЬ чак" сүзенең гомум төрки телдә "ике сәгатьлек период, тәүлекнең уникедән бер олеин булуын күрсәтеп уза Ягыш борынгы төркиләр тәүлекне унике өлешкә бүлен исәпләгәннәр, ә аны 24 сәгатькә бүлү, күрәсең. Ислам белән бергә килгәндер Олекке бүленештә һәр чок-нын үз исеме булып, алар унике еллык хайван календарендагы еллар исеме белән аталганнар Мәе . барыс чагы исәп буенча өченче чак. ягъни иртәнге 4-6 сәгатьләр бу ла Тон уртасы дуңгыл белән тычкан
Дәвамы Силлек 2004 аның 1нче саныннан басылып килә
чаклары арасына, ә кен үзәге елан белән елкы чаклары арасына туры килгән.
Шулай итеп, татарча сакчы чакчы сүзе рус телендәге часовойга, "человек. стоящий на часах" төшенчәсенә тәңгәл икән
Тагын кара: КЫЙБЛАНАМӘ.
ЧАКМА Чакматашка бәреп чаткы (очкын) чыгара торган корыч кисәге; чакмалы мылтыкта капсюльгә бәрә торган металл очлык. Чакма савыты чакматаш, чакма, чакма мамыгы (филтәсе, ку) салып йөртә торган калай савыт. Мондый нәрсәләр соңгы тапкыр 1941-45 еллардагы сугыш вакытында кабат таралыш алган иде. Чакма чагу.
ЧАКМАТАШ Бер-берсенә яки корыч кисәге белән бәргәндә очкын чыгара торган каты минерал, русча кременъ. Тарихка кадәрге дәверләрдә төрле кискеч һәм кыргыч кораллар, ук-сөңге очлары ясау өчен кулланылган.
ЧАКРЫМ - Кеше тавышын ишетеп була торган ара. рустагы верстага якын, ягыш 1.06 км Казакъларда кышкырым "Чакрым бер микъдар мвсафәт ки. адәм кычкырса ишетелерлек булыр, аны бер чакрым диярләр. Ягъни чакыргач ишетмәле микъдар; кадим заманда татарларның каладан калага тавыш ишетерлек мөсафәт саен бер кеше куелмый/ иде. Телефон мәнзэлендә әгәр бер вакыйга булса, тавыштан тавышка хәбәр биреп, дирхаль икенче шәһәргә хәбәрне җиткерерләр иде". К.Насыйри.
Бездәге чакрым өч аршынлы 500 сажинга тигез булган һәм Татарстанда метрик система кертелгәнче (1927 елга кадәр) гамәлдә йөргән. Соңгы вакытларда километр диясе урынга чакрым сүзе куллану еш күзәтелә, ләкин бөтендөнья өчен уртак булган метрик системадан тайпылуны хуплап булмый.
ЧАЛБАР Фарсы телендәге шалвар сүзеннән. Рус телендәге шаровары сүзе исә. штаны сүзе кебек үк. төрки телләрдән кергән. Татар теле диалектында сирвэлә-хгльт- кыз чалбары Борынгы төрки телдә чалбар сүзе мәгънәсендәге өм сүзе актив булган.
ЧАЛМА төрк 1.Мөселман руханиларының баш киеме, түбәтәй яки фәс өстенә ак (кайчакта яшел) төстәге озынча җиңел тукыманы берничә кат чалып (чорнап, урап, сарып) киелә. Кайбер шигыйларда зәңгәр чалма урау да билгеле. Бөек имам Әбү Хәнифә ибн Сабит кара чалма сарып йөргән. Тарихи яктан караганда, чалма Муса вә Һарун пәйгамбәрләр заманыннан бирле яһүдләрдә кулланылган. Яһүдләр моны һиндүләрдән алган булсалар кирәк (Р Фәхреддин) Ләкин шулай да гарәпләрдә чалма гомуми кием булып китмәгән.
Электә Мөхәммәд Пәйгамбәр ак чалма урап йөргәнгә, ул мөселман киеменең мәҗбүри өлеше булып исәпләнгән. Ләкин Пәйгамбәрнең кара чалма киеп йөргәнлеге дә ривайәт ителә. Ул гадәттә чатмасыннан җилкәсенә койрык төшергән, чалманы бүрек белән дә, бүрексез дә кия торган булган. Мөселманнар чатманы гыйбадәт вакытында, мәчеткә барганда, каберләрне зиярәт кылганда урарга тиеш булганнар.
Чалма турында иң билгеле хәдистә: "Чалма мөслимнәрнең затлылыгын һәм гарәпләрнең куәтен гәүдәләндерә." диелә
Тукыманың озынлыгына, төсенә һәм урау ысулына карап, бер мең чамасы чалма төре була. Әдәбиятта "Бохараи шәрифчә итеп чалынган зур чалма" дигән гыйбарә очрый.
Чалманың очы (койрыгы) тилсан дип атала.
Чалма чалуны ике кул белән эшлиләр.
Хәзерге вакытта имамнар да чалманы мәчеттә гыйбадәт кылганда гына кияләр Мөфти хәзрәт Тәлгать Таҗетдин башына чалма урап, муенына галстук тагып йөри, ләкин аңа иярүчеләр бик күренми шикелле.
Сәйф Саран чалма мәгънәсендә тэхфифә сүзен дә куллана (кыскарак, җиңелрәк чалма?). Аңарда ук мисри касабә (Мисыр чалмасы) сүзе очрый. Борынгы төрки телдә чалма мәгънәсендәге сулук/сувлук сүзе дә йөргән Сулук сару.
Фарсыча: сәллә һәм дәстар. гарәпчә гамамә. “Дәстар" сүзе, татар теленә кереп. "тастар" (шарфка охшашлы баш яулыгы) сүзен барлыкка китергән. Борынгы әрмән-
кыпчак язмаларында очрый торган ду.чбан сүзе фарсыча “дулбәнд”тан (“зур чалма") кило (бул түгәрәк банд бәй. бәйләвеч. урама) Бу сүз татар теле диалектында дц ьчлн рәвешендә сакланган (Р Әхмәтьянов) Рус телендәге тюльпан һәм тюрбан сүзләре асылда шушы сүздән чыкканнар икән
2.Электә татар теле диалектларында 'пароходны дебаркадерга беркетә торган аркан' (Р.Әхмәтьянов) Монда русча “чалить "причал сүзләре белән генетик бәйләнеш ачыла
ЧАЛНЫ САЛУ Ырымлауның бер төре. Зәхмәт кагылган дип унланылган кешенең авырткан җирен берәр әйбер белән ырымлап, шул әйберне, ырым язылган язуны җиргә күмү (“Татар теленең диалектологик сүзлеге "ннән. 1993) Б\ ырымны чалпы птаратц дип тә атаганнар.
ЧАНА Р.Әхмәтьянов бу сүзнең охшашларын якут, тува һ 6. телләрдә күрсәтеп, аның “яңак мәгънәсендә булуын ачыклый Галим фиксренчә. чана табаны яңак сөягенә охшатылган". I ильом де Рубрук "Көнчыгыш илләренә сәяхәт ’ дигән китабында урянкаг (монгол) кабиләсе кешеләренең кыш көне аякларына шомартылган сөяк бәйләп, каты кар һәм боз өстендә гадәттән тыш тиз хәрәкәт итә алулары кош һәм җәнлек аулап йөрүләре турында яза. Бу сөякләрнең чыннан да. әйтик, ат башының аскы казналыгы булуы бик мөмкин, ягъни Р.Әхмәтьянов фикере тулысы белән раслана Хәзерге тимераякларның ерак бабасы булган бу җайланмадан инде “чана"га һәм “чаңгьГга ерак калмый. Рәшидетдиннән исә урман урянкатларының кыш көне кар өстендә аякларына киеп йөри торган такталарны “чанэ" дип атаганлыкларын беләбез Бу такталарның алгы башына каеш тезгеннәр беркетелгән, чаңгычының кулында этелеп этелеп китү өчен махсус таягы булган.
ЧАҢ 1 Зур кыңгырау, гарәпчә пакус, русча колокач Себер татарларында нуңкылтак яки кацгыртак. Христианлыкның башлангыч чорында әле грекларда һәм көнчыгыш христианнарында (нссторианнарда) чаңнар булмаган, аның урынына тимер яки агач тактага агач чүкеч белән суга торган булганнар (греклар бу тактаны се чанттрон дип атаганнар). Чаңкаласе чаң манарасы, колокольня 2 Ьер-берсенө бәреп (кагып) чыңлау тавышы чыгара торган җиз "табалардан" гыйбарәт музыка коралы канна т
ЧАҢЫРАК тар Җәйләүдәге күчмә киез өйләрнең түбә алкасы
ЧАП АР тар Чыбыктан үргән зур калкан, күчерелмә читән, ур (окоп) калканы Мск , IX гасырда хәзәр гаскәре яуда үзе белән озын казыклар, юан бау һәм чанарлар ТӨЯП йөрткән Дошманга якын гына җирдә төнгелеккә туктап лагерь корганда сугышчы лар җиргә казыклар кадап, бау сузганнар һәм шуларга чапарларны сөяп куя торган булганнар Мондый чапарларны Аксак Тимер гаскәре дә кулланган Чыганакларда татар гаскәре кулланган чигән калканнарны урма дип атау очрый
ЧАПРАЗ, ЧЭ11РАЗ ф. Фарсыча чап у рист (уңлы-суллы. уң һәм сул) сүзеннән. Борынгы сугыш киемнәрен, хатын-кыз киемен Һ.б.ны төймәләү урынына шнурлан кук> алымы.
ЧАР ЯКЬ ф. Чирек, дүрттән бер өлеш (ягъни татарча чщн-к гү и- русча четверть- тан алынмаган, бәлки тамыры белән фарсы теленә барып тоташа) Электә ШУШЫ ук мәгънәдәге робы/ (робгь) сүзе дә кулланылган
ЧАРДУГА // Кабер остенә корылган тимер яки агач рәшәткә, киртә • тектә бурап та эшләгәннәр Пенза якларында аны чардак дни тә атыйлар икән Себер дә чатырык яки ом. Анда “Чатырынмы бер буян куя да шуның белән бетә, нкенчс кат буясак, тагын сөаль бирәләр ди, жанап бирәсе була ",-дигән сүз язып алынган
ЧАРЙАР. Ч АРИЙ АР Фарсыча ' Чәһлр йар сүзеннән дүрт яран мәгъ носеидо Мохәммәд Пәйгамбәрнең дүрт сәхабасе е)6ц Вакер. Гомар. Госман һәм Гали хәзрәтләр гурында әйтелә
ЧАРЛАК/ ЧАРДАК ф. -Хәзерге мәгънәсе түшәм өстендә, нәкъ түбә астында урнашкан бина —чорма. Рус теленә төрки телдән "чердак" рәвешендә кергән Фарсы телендә чар (чәһәр) - дүрт, так — дугайлы арка (гөмбәз), лапас, ягъни дүрт баганалы лапас, чатыр. Төрек телендә — "дүрт баганалы ачык сәйрханә (беседка), лапас Кырым татарларында —"балкон . караимнарда — “өске өй”. Чорма сүзенә килгәндә. Р.Эхмәтьянов аның беренчел мәгънәсе “чарлак тәрәзәсе” булып, ул күгәрчен очырту өчен кулланылган, исеме дә "чорма очорма" шуннан килә дип исәпли.
ЧАРЫК Тула кунычлы. күн аслы йомшак аяк киеме. "Диване лөгатет-төрк" сүзлегенә караганда, мондый аяк киеме борынгы төркиләрдә үк булган һәм излик дип тә аталган: Йадаг аты чарык-җәяүленең аты-чарык. Излик болса. зр улдымас. ичлик болса. ат йагрылас чарык булса, ир аягы кырылмас, эчлек (эчерге киез) булса, ат сырты кырылмас (суелмас).
ЧАТ АГА бор— Аткан вакытта мылтык көпшәсен терәтеп кую өчен чатлы таяк.
ЧАТЫР— Шәрык халыкларында патша хакимлегенең төп символларыннан берсе —аның өстендә тотып йөртелә торган бизәкле зонт. Атама санскрит теленнән алынган. Ибн Баттута солтан чатырының тоткасы алтыннан ясалып, ефәге энже белән чигелгән булуы турында яза. Гомумән, чатырның бизәлеше хуҗасының дәрәҗәсенә карап йөргән.
ЧӘЙ - Чәй үсемлеге беренче тапкыр Кытай чыганакларында моннан 4700 еллар элек үк телгә алынган. Имештер, бер кытай руханиы. гыйбадәт вакытында йоклап китүенә ачуы килеп, үзенең күз кабакларын кисеп ташлаган, һәм шу лардан чәй куагы үсеп чыккан.
Кытайда чәйне, культура буларак. 350 нче елларда үстерә башлаганнар. 805-810 елларда ул Япониягә, аннары Кореяга үтеп кергән. IX гасыр урталарында гарәпләр әле чәй эчүне белмәгәннәр, ләкин кытай чәе инде мәгълүм булган. Урта гасырларда монголларда сәүдә алмашы вакытында чәй “гомуми эквивалент" (кыйммәт үлчәме) сыйфатында йөргән (акча берәмлеге кебек). Мәс , 30 данә сары чәй 1 данә калын чәйгә, ә 2 данә калын чәй 1 данә юка чәйгә бәрабәр булган һ.б.
"Чәй" төшенчәсе русча чыганакларда 1665 елдан бирле очрый дияргә мөмкин Төркиләргә исә ул алдарак мәгълүм булган (татарча атамага охшаш яңгырашлы сүз төрек, үзбәк, азәрбайҗан, фарсы, монгол, бурят телләрендә билгеле). Р.Эхмәтьянов XV гасырдан башлап татар сәүдәгәрләре чәйне Рәсәйгә дә китергәннәр һәм рус телендәге "чай" татар теле аркылы кергән дип исәпли. Дөрес, рус галимнәре "чан" сүзе турыдан- туры кытай теленең үзеннән алынган дигән фикергә авыша башладылар шикелле. Якынча шул ук вакытларда чәй Көнбатыш Европада да таралыш ала һәм чак кына үзгәрәк яңгырашлы сүз белән атала.
1824-26 елларда Ява һәм Суматрада, 1824-25 елларда - Вьетнамда. 1833 елда һиндстанда. 1842 елда Цейлонда чәй үстерә башлыйлар. Россиядә беренче чәй к\агын 1817 елда Кырымдагы Никита ботаника бакчасында тәҗрибә тәртибендә үстереп карыйлар, ә культура буларак ул Грузидә 1833 елда игелә башлый. 1896 елда беренче чәй куагы Әзәрбайҗанда да утыртыла.
Узган гасырларда татарда чәй эчүне бидгать эш дип санаучылар да булган, бу хакта шактый бәхәс-низаглар да чыккалаган. Мәс.. Утыз Имәни үзенең бер поэмасында чәй эчү белән мавыгуны нәфсегә бирелеп. Шәригатьтән тайпылу дип бәяли. Ләкин шул ук вакытта аның чәй-каймакка дан җырлаган шигыре дә бар:
Гуяки кәүсәрне татыр Чәйне бер эчкән кеше.
Нәкъ матур кызлар йөзенә Охшый аз гөлдәй төсе.
Бу тасвирдан куе итеп ясалган каймаклы яки сөтле чәй күз алдына килә. Мондый чәйне Урта Азиядә дә бик яратканнар, ул анда ширлы чой һәм ок чои дип атала. Сүз уңаеннан сөтле чәйне инглизләрнең дә яратып эчкәнлеген әйтеп китик. Эсседә бернинди
тәмләткеч кушылмаган буш чәй эчүне артык күргәннәр Халык бөртек чәйне чын чәй дип санаган, такта чәйне чүп белән чагыштырганнар
Тукаебыз да:
Бу дөнья һич тигез түгел Адәмнәр дә игез булмый.
Кеме эчкән чынаяк чәй.
Кеме өчне, кеме бишне.
Кеме бер самовар эчеп туймый.
Ходай тигез яратмаган .—
дип шаярткан
Халыкта чәйне күп эчеп мавыгучыларны чәйхурлар дип атап йөрткәннәр (Казан аргы керәшеннәрендә чәй кипене дигән сүз булган) Казан өязе Иске Кенәр авылыннан Салих мулла бер утырганда, алтмышар чынаяк чәй эчкән имеш Көннәрдән бер көнне авыл баена кунаклар килгән, ди Кунакларына кызык күрсәтмәкче булып, бу бай Салих мулланы чәйгә чакырган Ике чиләк сыешлы зур самоварны чыгарып табынга куйганнар, Әмма мулла да гөшеп калганнардан түгел, мәсьәләгә тиз төшенгән Бер чынаяк эчкән дә чынаягын каплаган.
Хәзрәт бу ни эшегез, сезне алтмыш чынаяк чәй эчә дип сөйлиләр ич. дигән моңа хужа.
Рас әйтәләр, менә сезгә килер алдыннан гына илле тугызны өйдә эчкән идем дип җавап биргән тапкыр мулла (Исмәгыйль Рәмиевтән)
Халык арасында чәйне хурлап чыгарылган такмазалар да юк түгет Мәс . С Г.Рыбаковның "Музыка и песни уральских мусульман" дигән китабында (СПб. 1897) түбәндәге җыр урнаштырылган Бу заманда фетнә өчен Чыкты чәй дигән үлән.
Чәйне долгка аза-аза.
Рәзәрит булып түлән
Электә татар авылларында чәй һәм аш-су өчен тотыла торган суны чишмәдән алып кайтканнар Ул суны халык "чәй суы" дип йөрткән
Билгеле булганча, чәйдә кофеин, эфир майлары, теин матдәсе бар. ә алар тонусны, кәефне күтәрәләр, нәтиҗәдә кешенең акыл һәм физик эш сәләте арта Бу вакытта кан басымы да күтәрелә Дөрес, анысы вакытлыча гына була, соңыннан басым хәтта баштагысыннан да түбәнрәк төшә
Шунысы да мәгълүм: озак вакытлар чөй белән мавыгу бөер өсте бизләренең зәгыйфьләнүенә китерә, э аларнын эшчәнлеген торгызу еш кына мөмкин дә булмый
Шуңа күрә кайбер табиблар гади чишмә суын эчү гадәтенә яңадан кайтырга кирәк дип саныйлар
Кайбер табиблар исә безнең бакчаларыбызда чүп үлән дип. йолкып атыла торган кырлыган (килрей. иван-чәй) кайнатып эчәргә киңәш итәләр Бу күпьеллык үлән, буе 60-150 см Яшь үсентеләрен, алсу чәчәкләрен, яфракларын Һәм тамырын салат ясау, ашка салу очен дә кулланырга мөмкин. Аның яфракларыннан кайнаткан чәй йокмсызлмкган ярдәм игә. баш авыртканны база, тынычландыра, ялкынсынуга каршы чара булып исәпләнә, температураны төшерә, эчәк эшчәнлеген нормага сала, чәч тамырларын ныгыта Кырлыган чәен ашказаны һәм *чәк җәрәхәте булганда, бавыр һәм бөерләргә таш утырганда эчәргә кнңәш итәләр. Кырлы!ан чәендә кофеин булмый, алкалоидлар исә безнең организмга җитәрлек кадәр генә, ә матдәләр алмлшьж боза торган пурин кислоталары анда бөтенләй юк.
Су. чәй. каһвә кебекләрне аяк үзрендә булган хәлдә эчмәскә тиешлеге хакында хәдис бар.
ЧЭРЕХф 1.Чарык; тәгәрмәч, көпчәк, коршау, чыгыр Чәрл> фәык язмыш чарыгы, яэмыш чыгыры Дидем. "И чәрхи фәләк нәттем сәңа. 11> кинә кьпыб. нә йаәдыч чән сәңа И фәләк чыгыры, дидем аңа. Ни кинә кылыб нн яздым сиңа Мөхәммәдьяр 2. Хәйлә
Дәвачы киләсе санна/як/