Логотип Казан Утлары
Шигърият

ХӘТЕР КӨНЕ


...Тагын кемнәр бнсмилласыз Укый анда хәтемне?
Хәтернең дә хәтәре бар. Хәтәрнең дә хәтере.
Хәрабәдәй пыскый хәтер. Ханбикәдәй моңая... Ходайның һәр бирмеш коне Хәтер көне бодай да.
Хәттин хәтәр хәтер коне Безнең һәрбер көнебез. Яндыры.ңан дастаннарның Ахак кузы, көле без.
Зилзиләдән гөлләр түгел- Көлләр калган сибелеп...
Кем җиңелгән җнңә-җиңә. Кемнәр җнңгән җиңелеп.
Хәтәрдән дә хәтәр хәтер.
Ул саваплы каргыш та. Казый абзый шул хәтерне Куйган. имеш, тавышка.
Тавышланып йөрмәсеннәр Йөгәнсезләр, янәсе:
Хәтер түгел хәмер кирәк Сиңа. Хода бәндәсе.
Җнр сукала, иген ик син.
Йә аркан иш... комлыкта... ...Э безгә шул тавыш-тынсыз Качу кирәк коллыктан.
Безгә очып китү кирәк Вакыт аккан уңайга. Ходайның һәр бнрмеш көне Хәтер коне болай .та.