Логотип Казан Утлары
Публицистика

Безнең күргәзмә


Габдулла Тукай
(1886-1913)
Габдулла Тукай—татар әдәбияты күгендә ин якты
йолдызларның берсе. Анын исеме һәм язмышы татар
халкының үткәне, бүгенгесе, киләчәге белән мәңгегә
бәйләнгән.
Булачак шагыйрь 1886 елның 27 апрелендә хәзерге Арча
районы Кушлавыч авылында мулла гаиләсендә дөньяга
килә. Туып биш ае да үтәр-үтмәстән, әтисе Мөхәммәтгариф
үлеп китә. Бер-ике елдан сон әнисе Мәмдүдә дә дөньядан китеп бара. Шулай итеп,
бәләкәй Апуш кечкенәдән тома ятим кала.
Казанның Печән базары... Аннары Җаек (Уральск) шәһәре. 1905 ел революциясе
китергән матбугат иреге нәтижәсендә, Уральскида Камил Мотыйгый тарафыннан
«Фикер» газетасы, «Әлгасрелжәдит» басмасы, соңрак «Уклар» дигән сатирик журнал
чыга башлый. Инде каләмен чарлаган Тукайга актив ижат эшчәнлеге өчен киң мәйдан
ачыла.
1907 елның көзендә Тукай Казанга кайта. Анын «Яна кисекбаш» кебек сатирик
поэмасы һәм башка күренекле әсәрләре нәкъ менә Казан чорында языла.
Ятимлектә үткән балачак еллары, Казаннын караңгы һәм салкын номерлары,
мохтаҗлык—болар бар да шагыйрьнен сәламәтлеген нык какшата. 1913 елнын 2 нче
(искечә) апрелендә анын йөрәге тибүдән туктый.
Тукайның рәсемдәге бюсты Арча үзәк мәйданына куелган.
Фатих Хөсни
(1908-1996)
Татар прозасының күренекле вәкиле Фатих Хөсни
(Фатих Хөснетдинов) 1908 елның 3 февралендә хәзерге
Теләче районы Олы Мәтәскә авылында крестьян
гаиләсендә туган Авыл мәдрәсәсендә, аннары инде совет
мәктәбендә белем алганнан сон, 1924 елда Казанга килә.
«Безнен юл» (хәзерге «Казан утлары»)нын 1927 елгы
санында унтугыз яшьлек егетнең беренче шигырьләре басылып чыга
1933 елда Казан финанс-экономика институтын тәмамлый. Армия хезмәтеннән
сон. журналист буларак, төрле газета редакцияләрендә эшли. Утызынчы елларда
Ф Хөсни хикәя жанрында аеруча актив ижат итә. Мәшһүр артист-гармунчы Фәйзулла
Туишев турында «Гармунчы» (1939) повестен яза.
Ватан сугышы чорында әдип «Сталин байрагы» исемле фронт газетасында
беркадәр эшләп ала. 1942 елда язылган «Йөзек кашы» повесте, югары кимәлдә
язылган художество әсәре буларак, бүгенге көндә дә актуальлеген югалтмаган.
«Жәяүле кеше сукмагы», «Утызынчы ел», «Гыйльмениса һәм анын күршеләре»,
«Мәйдан» кебек киң полотналы, социаль-психологик пландагы повесть һәм
романнары илленче-алтмышынчы еллардагы татар прозасының күренекле
казанышларыннан санала.
Ф Хөсни—Татарстанның Г Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты,
Татарстанның халык язучысы.
Альфред ӘБДРӘШИТОВ