Логотип Казан Утлары
Публицистика

Бер сорауга—бер җавап


—Газетагызның исеме гел үзгәреп торган: «Эш», “Кызыл Татарстан», “Совет Татарстаны», “Социалистик Татарстан». 1992 елдан алын—«Ватаным Татарстан*. Кемнәрнедер хәзер бу исем куркытадыр да. “Ватаным Россия» дигән газета чыгарыр заманнар килмәсме?
Минназыйм СӘФӘРОВ, «Ватаным Татарстан» газетасының баш мөхәррире:
—Исем алыштыру безнен кандадыр инде. Күрәсең, шул рәвешле начар үткәнебездән, яман гамәлләребездән котылмакчы булабыздыр. Ләкин үзеннән качып булмый шул. Булганны җимерүгә корылган кыйбласызлыгыбыз бу безнен. Беренче кабат чит илгә баруымда шаккаткан идем: итальяннар бер генә һәйкәлне дә җимермәгәннәр.
Искесе янәшәсендә янасына да урын табып була икән бит. Мина калса, исем алыштырып азапланганчы кыйблаңнан тайпылмыйча яшәвен мең кабат хәерлерәк. Татарның Рәмиевләре чыгарган «Вакыт»ны дәвам иткән булсак, татар матбугаты бүгенге хәлгә үк калмаган булыр иде дип уйлап куям. Шуңа да моннан 15 ел элек үзгәртелгән исемебез мәңгелек булсын иде дигән теләктә калам. Ә инде «Ватаным Татарстан» дигән исемнең тора-бара мәскәүләрнен ачуын китермәсме дигәнгә килсәк, авызыбызга су кабып торсак, шикләнмәскә була—исемегездән сепаратизм исе килә дип әйтүчеләр табылачак. Ирек бирелгән заманнарда гына түгел, ирек бик нык кысылган чорда да без—журналистлар дөресен сөйләүдән туктамаска тиеш. Чөнки халыкны бары тик фикер генә бергә туплый һәм юкка чыгудан саклап тора. Кыйбласызлык бүген тагын татарны укудан читләштерде. Фикерле, җитди, уйландыра торган укудан читләштерде. Ләкин бу вакытлы гына күренеш. Тамагы туйса да, кеше дигәнен барыбер «Мин бу дөньяга нәрсә өчен яратылган сон?» дигән сорауга җавап эзләмичә булдыра алмый. Хайвани инстинктлар белән озак яшәп булмый. Нәкъ менә шунын өчен дә безгә—җитди матбугатта эшләүче журналистларга төшенкелеккә бирелергә яки башка күпчелек артыннан «җинеләергә» яки «саргаерга» ярамый. Вакыт дигәнен бик тиз узучан ул. Инде «җиңеләйгәннәр» дә сәясәт турында язмыйча булмаганлыгын анлап килә бугай. Көн саен тирләп-пешеп ярышка әзерләнгән йөгерешче генә җиңүгә ирешә ала бит Тагын ирекле заманнар килер дә халык безне кырылып укый башлар дип хыяллану акылсызлык булыр иде. Моннан да иреклерәк заман бүтән булмастыр дип эшләргә кирәк. Көн саен үзендәге куркуны һәм фикер ялкаулыгын җиңсәң генә иртәгесе көнен ышанычлы буладыр ул.
Ә планнар зурдан. Алла боерса, атнасына бер тапкыр чыга торган дүрт кушымталы «ВТ-Әллүки» санын татарлар яшәгән барлык төбәкләргә дә таратырга исәбебез. Күбесенчә анализга, уйландыра торган язмаларга корылган бу газетаны үзен татар санаган һәркем укырга тиеш. Бу эштән Татарстан хөкүмәте белән Президентыбыз да читтә калмас дигән өмет бар. Ни генә дисәк тә. уртак бер эш башкарабыз бит бүген. Россия хөкүмәте регионнарда яшәүче гражданнарын «Российская газета»га яздыру өчен миллиардлар тапканда татар өчен дә тырышып карарга ярардыр бит.