ЯЗМЫШ ҺӘМ УЗМЫШ
(АРТИСТ ЯЗМАЛАРЫ)
М Сәлимжановка мин рәхмәтлемен дә әле: ул мине теге-бу спектакльнен алмаш
төркеменә куеп, чын-чынлап эшләргә өйрәтте
Гадәттә, репетицияләр беренче состав белән үткәрелә, алар сәхнәгә чыгып, премьера
уйный Мин айлар буена иптәшләремнең күнегүләрен карап утырырга тиеш Ә үзем исә
бер-ике мәртәбә узып, чыгам да уйныйм, шуңа күрә бәйдәге эт кебек ашкынып торам
Нишлисең инде, язмышын шул: мин һәрвакыт репетициягә әзер булырга тиешмен
Аеруча Шәүкәт абый Биктимеров артыннан җәфаланырга туры килә иде Марсель
Сәлимжанов аны гел куркытып тора
—Әзер булмасаң, әнә—Шәкә утыра, хәзер чыга да уйный.—ди Мин дә кеше бит.
жаныма тия: нишләп мин гел кул астындагы «запасной вариант* булырга тиеш Шуңа
күрә хәзер инде минем Марсель белән бик эшлисем дә килми иде инде Ул моны үзе дә
сизә, белә Минем бәхетемә, театрда Ришат Хаҗиәхмәтов бар Ул үзенең һәрбер
спектаклендә миңа баш рольләрне бирә Аның белән эшләү мина гаять тә жиңел. чөнки
ул күбрәк артистка ышана, минем уйнавымны чын күңелдән кабул итә Ә бу исә артис т
өчен бик кыйммәт, кадерле, иң кирәкле сыйфатларның берсе Ролеңне үзең эшләргә
өйрәнәсең, режиссердан көтеп, нишләргә белмичә аптырап тормыйсың Мин Ришат
Хажиәхмәтовны Марсель Сәлимжанов белән һич тә тиңләргә теләмим Чөнки бу нәрсә
гадел булмас иде Әмма Ришатның спектакльләренә дә тамашачы һәрвакыт яратып
йөрде Шуңа күрә мин
—Мина бөек режиссер кирәкми, зур рольләр кирәк,—дип әйтә торган идем
Шундыйларга карата «башы бар. акылы юк» дип әйтәләр бит инде Бу очракта миңа үтә
дә туры килә инде Ул әлләни әйбәт режиссер түгел иде, дип, Ришатны сүк тә сүк, театрда
әйбәт кенә эшлисең килсә Минем холык-табигатем һич тә андый түгел шул Син
үз-үзеңне юкка чыгармасаң. сине һичкем юкка чыгара алмый— дустыңда, дошманын
да, хатта Иблис тә
Мина да бераз кояш елмайды Әзәрбәйжан классигы Җаббар-Җаббарлынын
«Айдын» пьесасы буенча Ага киши Кәязимов үзенең диплом спектаклен бездә куясы
иткән Шул әсәрдәге Айдын образы минем өчен иң бәхетле рольләрнең берсе булды
Беренчедән, Әзәрбәйжан әсәре үзе үк безнең өчен яңалык, икенчедән. Айдын—чын
мәгънәсендәге классик роль Әгәр лә артист талант иясе икән, аңа монда үэ*үзен.
фаҗигале язмышны күрсәтергә бөтен мөмкинлекләр дә бар Ул миңа бик тә туры килә,
үзем нәкъ шул Айдын хәлендә идем Үэ-үземә урын таба алмыйча, бик интегеп йөргән
чагым: теләкләрем зурдан, тик эшләгән эшләрем генә юк1
Бу рольдә тамашачы мине жылы кабул итте Яшь режиссер Ага киши Кәязимов.
минем уйнавымны бик мактагач күңелләр» ‘'ым бермә-
бер артып китте Ләкин бер ягы бар: ул Айдынны әзәрбәйжан артис тлары уйнаганча
күрә иде Шунлыктан мин әлеге образны бераз күтәренкерәк, илһамлырак рухта бирергә
тырыштым Монда мантыйк бар чөнки Айдын үзен Наполеон Бонапарт, Чынгызхан
кебек сизәргә тиеш Бераз «китапчарак» уйнарга туры килсә дә. үл минем эчке рухи бер
халәтемә якын, ятышлы иде Безнең театрыбыз гадилекме, «җирләштерүне» ярата,
романтик рухка әлләни исе китмичә, моны бигүк кабул итеп
Дмиг I. Ишиы журчч.шбышың 2006 ел, И 12 саннарында.
тә бетерми Хезмәттәшләрем миңа гадирәк уйнарга киңәш итәләр, ә режиссер исә,
киресенчә, романтик биеклеккә күтәрелергә кирәклеген әйтә.
Бу яшь режиссерның диплом эшен татар тамашачысы яратып карады, чөнки
әлеге
әсәр безнен халкыбыз рухына якын тора. Ошбу спектакльне сәхнәгә куяр өчен
академия театры һәммә мөмкинлеген, көчен бирде дип әйтмим инде Күмәк
күренешләрдә,
әсәрнең ин көчле, мәгънәви урыннарында театр училищесы студентлары парик киеп,
сакал-мыек ябыштырып, ир-ат эшчеләрен сурәтләп уйнаганда күңелемә Марсель
Сәлимжанов спектакльләрендә мондый хәлне күз алдына китерү мөмкин түгел, дигән
уйлар килде.
«Айдын» спектакленнән
соң, миңа тагын да кызыграк
рольләр бирерләр әле дип бик
өметләнгән идем дә—
өметләрем чынга ашмады
шул.
Бер дә бер елны безнең
театрыбызга зур бәла килде,
бөтен өлкән буын артистлар
бер-бер артлы тиз арада вафат
булды. Болай да Шәүкәт абый
Биктимеров кебекләрнең
аталарын уйный торган кеше
идем, хәзер бөтенләй
картларга
күчтем Равил Шәрәфи белән
Рннат Таҗетдинов минем
«малайларым» булып калды.
Югыйсә араларындагы иң
яше
мин Минем дә үз яшемдәге
образларны гәүдәләндергән
рольләрне уйныйсым килә ич.
Бер вакытны репетициядә Марсель Сәлимҗановка:
—Әйдә, Шәүкәт абыйны алыштырып куй Ул минем «әтине* уйнасын, ә мин—
аның улын,—дип «острить* иткән идем
Ул:
—Не остри. самоучка!—диде дә, сүзен әрәм итеп тормыйча, кулын гына селтәде
Шулай итеп, мин театрда иң карт кешеләрне сурәтләп уйный торган «бабай»га
әйләндем
дә куйдым
Көтмәгандә-нитмәгәндә миңа тагын бәхет елмайды: Дамир Сиражиев Чыңгыз
Айтматовның русча язылган «Плаха» романы нигезендә куелган «Ахырзаман»
спектаклендә мина Бостон ролен бирде Әлеге әсәр турында шуны гына әйтә алам:
заманында мондый әсәр язучыдан зур батырлык сорый иде. Әгәр аны Чыңгыз
Айтматов
язмаса. нәшер итмәсләр иде Татар әдәбиятында андый тетрәндерерлек әсәрне ул
заманда укый алмадык Чыңгыз Айтматов без яшәгән җәмгыятьнең, шушындый
хәлдә
барса, киләчәге юк дип. җанында, күңелендә, йөрәге белән социализм системасына
ышанган кешеләрнең бөтен хыялларын, идеалларын чәлпәрәмә китерде. Безнең
илдә
болай яшәп булмый дигән идеяне сәхнәгә менгезү артистлар өчен дә, бигрәк тә
режиссер өчен дә гажәеп катлаулы гамәл иде Әсәр драма итеп язылмаган, ягъни
пьеса түгел; коллектив бу режиссерның сәхнәләштерүенә ышанып бетми, мондый
идеяне, фикерне академия театры сәхнәсеннән бик ишеттерәселәре дә, күрсәтәселәре
дә килми иде Сүз дә юк. Дамир Сиражиев бу спектакльне куеп, үзенең югары
дәрәҗәдәге режиссер икәнен күрсәтте. Беренче мәртәбә татар сәхнәсендә рок-музыка
алымнары, микрофоннар, бүреләр, үзенә бер төрле кабатланмас сәхнә бизәлеше,
гомумән,
романны ничек сәхнәгә куярга мөмкин икәнлегенә юл күрсәтте Мин академия
театрында ниндидер романны сәхнәләштереп, шундый зур уңышка ирешкән бүтән
Актерлар Ә Шакиров (сулда). Н Дунаев (уңда)
Л. Леоновның «Ябырылу» спектаклендә.
икән, дип уйладым, күңелем күтәрелеп китте, бик тырышсам, артист булам икән дип.
бераз ычкынып та алдым
Шуннан сон Дамир Сиражиев У Шекспирның «Антоний һәм Клеопатра,
трагедиясен куярга алынды, тәржемә иттерде Зөлфирә Зарипова белән миңа төп
рольләрне бирәм. әзерләнегез дип, безне бәхетле итәргә торганда, билгеле сәбәпләр
аркасында театрдан китеп барды «Антоний һәм Клеопатра.ны куюын-куйдылар,
ләкин Зөлфирә белән мина ул спектакльдә уйнарга насыйп булмады инде Нишлисең.
Ходай Тәгалә шулай язгандыр, күрәсең. Бездә дөнья бер битен күрсәтә, бер артын
күрсәтә, диләр бит Бу нәрсә бик туры килә. «Кара әле, нишләп син шундый акыллы,
артис тка бер дә килешми бит Артист бераз «тегендиерәк* булырга тиеш. Шулай да
артис т буларак рольләргә алынганда мин әз генә булса да гаделлек күрергә теләдем
Чөнки бәхетсезләр дә кешеләрнең яклавына мохтаж.
Мин шулай жәфаланып йөргәндә, Фәрит Бикчәнтәев үзенең диплом эше итеп
Мансур Гыйләжевның «Бичура, пьесасын куярга алынды Ул миңа төп рольләрнең
берсен—Аксак ролен бирде Пьесаны укып чыккач, бөтен күңелемне, җанымны,
йөрәгемне татар язмышы, аның киләчәге, бүгенге фажигасе тетрәндереп җибәрде
Ничек кенә булса да. минем бу рольне «кеше төсле, итеп уйнап чыгасым килде
Беренчедән, андагы вакыйгалар миңа бик таныш, чөнки безнең авылыбыз да нәкъ
әсәрдә сурәтләнгәнчә юкка чыкты Әтием, әнием, күршеләрем—барысы ла күз алдыма
килеп баскан шикелле булды Татарның авылы бетә, авыл белән бергә халкы бетә
Дәвамы шулай барса, татар милләтенең киләчәге юк дип. моннан егерме еллар элек әнә
шундый әсәр язылган булган М Гыйләҗев. халкыбызның киләчәген, бөтен фаҗигасен
ачып бирә Бу драма бездә күренмәгән яна алымнарга таянып эшләнгән Әсәрдә
гәүдәләндерелгән каһарманнар безнең театрда һэркөн уйнала торган авыл кешеләре
түгел. Әлбәттә, спектакльнең уңышында Фәрит Бикчэнтәевнең эшен әйтмичә үтү
мөмкин түгел Ул әлеге хезмәте белән үзен оста режиссер итеп күрсәтте Ана «Мондый
дәрәҗәдә куелган спектакльдән сон тагын нәрсә эшләргә мөмкин?»—дип әйтәләр иде
Ул үзенең эстетикасы белән театрга килеп керде һәм үз урынын тапты Ошбу
спектакльдә мин җанымны, йөрәгемне борчыган татар язмышы турында сәхнәдән үз
сүзләремне җиткерергә тырыштым кебек
Артистка бәхет бик кирәк, рольләр турында әйтүем инде «Бичура.дан сон театрда
Гафур Каюмовның «Мирас пьесасын Празат Исәнбәт куярга ниятләде Мина шундагы
төп рольләрнең берсен—Хәким образын бирде Пьеса талантлы язылган, авторның
беренче эше дип һич уйламассың Г Каюмов татар язмышын 20 еллар элек ни көткәнен
анлап. күрәзәчедәй белеп язган «Мирас» әсәрендә балалары байлык өчен аталарын
кыйнап үтерәләр Мин әле татарларның кем икәнен мондый дәрәҗәдә сәхнә өчен
сурәтләүне күргәнем булмады Үзен кыйнап үтерүче балаларның атасы кем, нинди? Ул
фани дөньяда ничек яшәгән3 Кайдан җыйган ул байлыкны3 Байлык татар кешесенә
бәхет китерәме3 Бу кешенең фаҗигасе нәрсәдә3 Мин менә шундый катлаулы сорауларга
җавап бирергә тырышып уйнадым Бигрәк тә тамашачыны ышандырырлык алымнар
эзләдем Акыллы белән җүләр арасында бер генә аерма бар акыллы сүз әйткәнче
уйлый, җүләр башта сүз әйтә, соңыннан уйлый Кешенең холык-фигыле—аның
язмышы ул Бу уй-фикер минем маңгаема язып куелган
Ахыры киләсе санда.