ЯҢАЛЫКЛАР
ФӘННЕҢ ВӘКАЛӘТЛӘРЕ КИҢӘЯ
Татарстан Фәннәр акалемиясенен гомуми
җыелышы булып узды Анда сүз җитештерүне
арттыруда фәнни эшләнмәләр, беренче чиратта,
инноваиион технологияләр төп таяныч булырга
тиешлеге әйтелде.
Галимнәр алдында Президент М Шәймиев
чыгыш ясады «Без үз икьти- садыбызнын йөзен
нык үзгәртергә һәм анын үсеш тизлеген дә
арттырырга телибез».—диде Президент Әлеге
үсешнен умыртка сөяген нефть химиясе
комплексындагы зур мөмкинлекләр тәшкил итәргә
тиеш
Президент М Шәймиев фән тармагын
финанслау турында да әйтеп узды. «Ул. беренче
чиратта, без көгкән нәтижәнс бирергә
тиеш».—диде республика җитәкчесе Әмма
гуманитар фәннәргә игътибар кимиячәк. дигән сүз
түгел бу Аларга да бюджеттан тиешле сумма
биреләчәк һәм шул ук вакытта аннан кирәкле
нәтиҗәдә көтеләчәк, әлбәттә
Шулай итеп, республика галимнәренә,
барыннан да элек, гамәли фәннәр өлкәсенә зур
бурычлар йөкләнде Фәннәр академиясе
президиумының вәкаләтләре дә кинәя ана
всдомствоара комиссияләр башкарган күп
бурычларны хәл итәргә туры киләчәк Шул
сәбәпле, президиумның составында башкарма
хакимият вәкилләре, вуз ректорлары һәм эре
сәнәгать предприятиеләре җитәкчеләре дө булачак
М Шәймиев мәктәпләрдә православие
нигезләрен укытуга карата да үз фикерен ачык
итеп әйтте Күпмилләтле республикада мон дый
нәрсә булмаячак, диде ул.
Фәннәр академиясенең гомуми җыелышында
Президент аппараты җитәкчесе Ю Камалтынов.
Прсмьер-министрнын беренче урынбасары Р
Моратов. Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Р
Ратникона катнашты
ЯШЬЛӘРНЕҢ ОЛЫ ЖЫЕНЫ
• Казан» милли мәдәният үзәгендә
Бөтендөнья татар яшьләре форумы үтте Бирегә,
дөньянын төрле төбәкләрендә туып, хәзерге көндә
Казан югары уку йортларында белем алучы татар
яшьләре җыелган иде Форумнын төп
максаты-татар яшьләрен бергә җыеп, аларга ана
телләрендә аралашуга мөмкинлек бирү иде
Бөтендөнья татар конгрессы башкарма
комитеты рәисе Р Закиров әйтүенчә, быел
оешманын зур тырышлыгы белән. Россия
төбәкләреннән 282. БДБ илләреннән—60.
Кытайдан—32 милләттәшебез Казан югары уку
йортларына укырга кергән.
Форумда Президент аппараты вәкиле А.
Әхтәриев. Россия татарларынын федераль
милли-мәдәни автономиясе рәисе Р Вәлн- ев.
Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгының
төбәкләр белән эшләү бүлеге мөдире А. Марова.
язучы Р Батулла. -Кардәшлек» җәмгыяте рәисе Л.
Әхмәтова. Татарстанның халык артисты Гөлзадә һ.
б катнашты
ЯҢА ЛАУРЕАТЛАРГА ЮЛ АЧЫК
Татарстан Республикасы Президенты кар-
шындагы Г Тукай исемеңдәге Дәүләт премиясе
комиссиясе 2007 елгы премияләргә дәгъва кылган
эшләр кабул итә башлады
Комиссиягә, кин җәмәгатьчелеккә танылып.
илебез мәдәниятен һәм милли мәдәниятне үстерүгә
зур өлеш керткән күренекле әдәбият һәм сәнгать
әсәрләре (сынлы сәнгать, музыка, театр, эстрада,
цирк. кино, архитектура һәм шәһәр төзелеше),
шулай ук әдәбият һәм сәнгать өлкәсендә күренекле
фәнни тикшеренүләр тәкъдим ителә ала Эшләрне
министрлыклар һәм ведомстволар, дәүләт,
иҗтимагый һәм иҗат оешмалары, фәнни, мәдәният
һәм сәнгать учреждениеләре. югары уку йортлары
2007 елнын 15 февраленә кадәр тәкъдим итәргә
мөмкин
Документларны тәкъдим итү һәм тапшыру
белән бәйле мәсьәләләр буенча Мәдәният
министрлыгына мөрәҗәгать итәргә мөмкин
Адресы 420015. Казан шәһәре. Пушкин урамы.
66/33 йорг. 109 һәм 110 нчы бүлмәләр Телефоннар:
264-73-97.264-73-98. 264-75-19.
ЯЗУЧЫЛАР БЕРЛЕГЕНДӘ
Татарстан Язучылар берлеге идарәсенен
чираттагы утырышы булды. Әүвал идарә рәисе
Илфак Ибраһимов соңгы ай дәвамын да
башкарылган эшләр турында сөйләп үле Аннары
утырышта катнашучылар. Президентыбыз Указы
нигезендә 2007 елнын Татарстан Республикасында
Хәирия елы дип игълан ителүе уңаеннан. Хәйрия
елын әзерләүнең һәм уздыруның төп чаралары
планына Язучылар берлеге тәкъдимнәрен тикшер-
деләр. Идарә утырышында шу лай ук киләсе елда
республика күләмендә үткәреләчәк әдәби-мәдәни
чаралар азаны да каралды. Идарә утырышының кон
тәртибенә 2007 ел өчен Тагарстаннын Г Тукай
исемендәге Дәүләт премиясенә кандидатлар
күрсәтү
мәсьәләсе дә кертелгән иде. Әлеге югары
бүләккә. «Иске сәгать дөрес йөри» (Татарстан
китап нәшрияты. 2004). «Ядкарь» («Ру- хият»
нәшрияты. 2005) исемле проза һәм җырлар
китаплары өчен күренекле язучы Разил Валиев
бертавыштан тәкъдим ителде
Утырышта каләм ияләре Камил Танга-
лычев (Саранск), Илшат Вәлиулла (Мари Эл.
Волжск) һәм Мирсәй Гариф (Башкорт- стан.
Октябрьск) Татарстан Язучылар берлегенә әгъза
итеп алынды.
ЯЗУЧЫЛАР МАМАДЫШТА
2006 елнын ноябрь ахырында Мамадыш
районында татар әдәбияты көннәре булып узды.
Әлеге бәйрәмдә Татарстан Язучылар берлеге
рәисе Илфак Ибраһимов җитәкчелегендә каләм
әһелләре делегациясе катнашты Анын
составыңда Татарстанның халык язучысы,
Дәүләт Советы депутаты Туфан Миннуллин,
Татарстанның халык шагыйре. «Казан утлары»
журналынын баш мөхәррире Равил Фәйзуллин.
шагыйрь. «Мәдәни жомга» газетасының баш
мөхәррире Зиннур Мансуров, язучылар—«Идел»
журналынын баш мөхәррире Нәбирә Гыи-
матдинова. «Салават күпере» журналынын баш
мөхәррире Зиннур Хөснияр. Чаллы язучылар
оешмасы җитәкчесе. «Мәйдан» журналынын баш
мөхәррире Вахит Имамов. «Сүз» нәшриятының
мөхәррире Шаһинур Мостафин. шагыйрә.
«Ватаным Татарстан» газетасының бүлек
мөхәррире Фирүзә Жама- летдинова. әдәбият
галиме. Татарстан Язучылар берлеге рәисе
урынбасары Әлфәт За- киржанов бар иде
Кунакларны Казан—Мамадыш юлы читендә
муниципаль район башлыгы—район Советы
рәисе Рөстәм Кәлимуллин. район башкарма
комитеты җитәкчесе урынбасары Шамил
Хәсәнов һ б рәсми кешеләр каршы алды.
Каләм әһелләре ин әүвәл Кече Кирмән урта
мәктәбендә оештырылган тантаналы очрашуда
катнашты Әдәбият көннәрснен нәкъ менә биредә
башланып китүе шунын белән аңлатыла: бу
авылда танылган шагыйрь һәм прозаик.
Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре.
Ф Хөсни исемендәге әдәби бүләк иясе Рафаил
Газизов яши. һәм ул күптән түгел «Бүләгем*
исемле китабы («Мәгариф» нәшрияты), гомумән,
балалар әдәбиятын үстерү өлкәсендәге
унышлары өчен X К Андерсен исемендәге
Халыкара дипломга лаек булды. Мәртәбәле
бүләк алу унаеннан аны хөрмәтләү әдәбият
бәйрәме программасына махсус рәвештә
кертелгән иде Шуңа күрә Рафаил Газизов ижаты
үзе директорлык иткән мәктәптә дә, район
мәдәният йортында да, башка авылларда
оештырылган очрашуларда да игътибар үзәгенә
алынды.
Мамадыш шәһәре мәдәният йортында
үткәрелгән тантаналы кичәдә муниципаль
район башлыгы—район Советы рәисе Рөстәм
Кәлимуллин һәм Татарстан Язучылар берлеге
рәисе Илфак Ибраһимов сәламләү сүзе белән
чыкты Үз чыгышларында атар Әдәбият һәм
сәнгать елы кысатарында уздырыла торган әлеге
чараның чын мәгънәсендә мәдәни бәйрәмгә
әверелүен, танылган ка- ләмдарларнын һәркайда
да көтеп алынуын, мондый әдәби-музыкаль
очрашуларның һәр ике як өчен дә гаять файдалы
булуын искәртеп үттеләр.
Әдәбият көннәре программасы шактый
тыгыз төзелгән иде. ике көн эчендә районга
килгән язучылар, аерым төркемнәргә бүленеп.
Кече Кирмән. Түбән Яке. Урта Кирмән. Кече Сөн.
Түбән Ушмы. Тәкә- неш. Жори. Коек-Ерыкса.
Көмешкүл. Шәлче. Дүсмәт авылларында булырга
өлгерделәр. Мәдәният йортларында, мәктәпләрдә
һәм балалар бакчаларында үткәрелгән очрашулар
халык күңелендә онытылмаслык тәэсирләр
калдырды.
«ИДЕЛЕМ АКЧ АРЛ АГЫ • Н Ы И
АЛТЫНЧЫ ОЧЫШЫ
17-19 ноябрьдә Биектау районында урнашкан
«Байтик» лагеренда «Иделем акчарлагы-2006»
яшь язучылар бәйгесенең йомгаклау өлеше
уздырылды.
Быелгы алтынчы бәйге Габдулла Тукай
музеена сәяхәт белән башланып китте Берочтан
бәйгенең ачылу тантанасы да шунда узды. Анда
бәйгенең жюри рәисе Газинур Морат. Язучылар
берлеге рәисе урынбасары Әлфәт Закиржднов.
язучы Галимҗан Гыйль- манов, танылган
җырчыбыз Миңгол Галиев чыгыш ясады. Ә кичен
«Байтик» лагеренда яшь язучылар белән
очрашырга күренекле шагыйрьләр Равил
Фәйзуллин белән Рәдиф Гаташ килде
Бәйгенең икенче көнендә остаханәләр эше
башланды, һәр конкурсантның ижат җимешен
җентекләп тикшергән жюри әгъзалары әсәрләргә
анализ ясады Драма әсәрләре язучылар белән
Рәдиф Сәгъди, Әлфәт Закиржанов. шигырь
язучылар белән Ркаил Зәйдулла, Ләбиб Лерон,
Илсөяр Ик- санова. Фәйрүзә Мөслимова остаханә
уздырды Чәчмә әсәр язучылар Газинур Морат,
Вакыйф Нуриев. Марат Закир. Галимҗан
Гыйльманов остаханәсендә «сабак» алды. Аннары
язучылар Рифә Рахман. Рашат Низам исв. Әлфәт
Закиржанов, Равил Рахма- ни, Нәҗибә Сафина,
Аманулла аерым жанрлар буенча мастер-класслар
үткәрде.
Соңыннан бәйгедә жинүчеләрне бүләкләү
тантанасы булды. Шигърият буенча беренче
дәрәҗәле диплом—Ландыш Әбүдаровага, икенче
дәрәҗәле диплом—Илдар Фазлетди- новка.
өченче дәрәҗәле диплом Ләйсән Яку-
пова-Гатауллинага тапшырылды. Чәчмә әсәрләр
буенча беренче дәрәҗәле дипломга— Рөстәм
Галиуллин, икенче дәрәҗәле диплом - га—Таңгөл
Харрасова, өченче дәрәҗәле дип
ломга Айлар Жамалнев лаек дип табылды Драма
әсәрләре буенча Лидия Закирова—беренче, Раилә
Мөхсинова икенче дәрәҗәле дипломга ия булды
Болардан тыш Эльвира һадиева. Ләйсән
Фәгхстдинова. Алинә Бик- муллина, Айсылу
Имамиева. Александр Дол- говка кызыксындыру
бүләкләре бирелде Римма Шәехова «Иделем
акчарлагы—2006* бәйгесенең махсус бүләгенә
лаек булды Бәйгенен төп бүләге—Гран-прига
Рифат Сәлахов (поэзия) һәм Айдар Зәкиев (проза)
лаек булды
ДӘҮЛӘТ СОВЕТЫ ТАРИХЫ МУЗЕЕ
21 ноябрьдә Парламент үзәгенен яна
бинасында Татарстан Дәүләт Советы тарихы
музеен ачу тантанасы булды. Анын экспозициясе
Татарстанда XX гасырдан башлап бүгенгә кадәр
парламентаризмны үстерүгә багышланган.
Музейны ачу тантанасында Дәүләт Сонеты
Рәисе Фәрит Мөхәммәгшин. Премьер- министр
урынбасары—мәдәният министры Зилә Вәлиева һ
б рәсми кешеләр катнашты.
Музейда 1906—1917 елларда патша Рос-
сиясендә Дәүләт Думасы, анын мөселманнар
фршшясе һәм Казан губернасыннан сайланган
депутатлар эшчәнлеге, совет хакимиятенең
беренче елларында Идел-Урал төбәгенең милли
дәүләт тозелеше проектлары, Татарстан АССР
төзелү. Дәүләт Сонетын формалаштыру һәм анын
эшчәнлеге турында сөйләүче меңнән артык
экспонат бар. Алар Россия һәм Татарстан
парламентчылары кабул иткән ин моһим
карарларны хәтердә яңарталар, Татарстанның илдә
федерализмны үстерүгә керткән өлешен чагыл-
дыралар.
Фәрит Мөхәммәтшин музей ачу танта-
насында ясаган чыгышында, үзләренең тарих му
зее булган төбәк парламентлары күп түгел, дип
билгеләп үтте. Ул экспозицияне оештыруда
турылан-туры катнашкан кешеләргә һәм
учреждениеләргә рәхмәт белдерде
СӘХНӘДӘ—«ШАГЫЙРЬ
МӘХӘББӘТЕ»
18 ноябрьдә М. Жалил исемендәге Татар
дәүләт опера һәм балет академия театрында
«Шагыйрь мәхәббәте» дип исемләнгән операмын
премьерасы булды Композитор Резеда Әхиярова
белән шагыйрь Ренат Харис тарафыннан иҗат
ителгән әсәр хат кыбызнын боек шагыйре
Габдулла Тукайның тууына 120 ел тулуга
багышланган
Тукай паргииссн Россиянен атказанган.
Татарстанның халык артисты, Слнкт-Петербург
мың Мария театры солисты Әхмәт Оһадн,
Зәйтүнәне Россиянен һәм Татарстанның халык
артисткасы Венера Ганиена баш карлы Фатих
партиясендә—Татарстанмын халык артисты
Мөнир Якупои. Шүрәле партиясендә
Татарстанның халык артисты
Айдар Фәизрахманов иде Операнын музыка
җитәкчесе һәм дирижеры—Виктор Соболев
(Санкт-Петербург), ә спектакльне сәхнәгә Мәскәү
Дәүләт Зур театры режиссеры Михаил
Панджавидзе куйган
Татар опералары бездә сирәк куела. Шуна
күрә яна операнын тууы мәдәни торчышы- бызнын
күренекле вакыйгасы санатырга хаклы.
Пречьерз көнне опера авторы Резеда
Әхиярованы 50 яшьлек юбилее белән Премь-
ер-министр урынбасары—мәдәният министры
Зилә Вәлиева тәбрикләде.
—Резеда Әхиярова үзенчәлекле, монлы
җырлары, симфонияләре белән Татарстанда,
Россия Федерациясендә генә түгел, татар яшәгән
һәр төбәктә билгеле шәхес,— диде ул—Опера ижат
итеп, ул үзенен шәхси бәйрәмен һәммәбез өчен дә
зур тантанага, мәртәбәгә әверелдерде Резеда
Әхиярова опера ижат иткән икән, димәк, анын ижат
мөмкинлекләре әле зур. дип уйларга нигез бар.
Резеда ханымнан без Татарстан. Россия һәм,
гомумән, дөнья музыка мирасын баетырлык яна
әсәрләр көтеп калабыз
Президентыбызның Указы нигезендә
композитор Резеда Әхияровага һәм «Шагыйрь
мәхәббәте» операсында—Тукан. Н Жиһановнын
«Алтынчәч» спектаклендә Жикмәргән рольләрен
башкарган опера җырчысы Әхмәт Әһәдигә
«Татарстанмын халык артисты» дигән мактаулы
исем бирелде
Резеда Әхиярованы Татарстан Композиторлар
берлеге рәисе Рәшит Калимуллин. Язучылар
берлеге рәисе Илфак Ибраһимов. Казан дәүләт
консерваториясе ректоры Рубин Абдуллин,
Татарстан рәссамнары исеменнән рәссам Фәридә
Хәсьянова тәбрикләде.
ЯҢАРТЫЛГАН ТУКАЙ МУЗЕЕ
Габдулла Тукаинын әдәби музеенда анын
ачылуына 20 ел тулу унаеннлн әдәби-музыкаль
кичә булып үтте Ул 1986 елда Г Ту- кайнын 100
еллыгын билгеләп үткән көннәрдә ачылган иде
Соңгы елларда музей фонды яна экспонатлар белән
баетылды Ә бу үз чиратында юбилей елында реэкс-
позиимн үткәрергә форсат бирде Бүгенге көнлә
эшләп килүче экспозиция дүрт залда бүленеп
урнашкан
Музеинын 20еллыгы уңаеннан уздырылган
бәйрәм кичәсендә реэкспоишнянсн фәнни
җитәкчесе, филология фәннәре докторы Н
Хисачов. консультантлары—филология фәннәре
докторлары М. Охчәгжднов. 3 Рәмнев. фән
эшлеклеләре, шагынрь-язучылар. рәссахгнар.
музыкантлар катнашты Алар әдәби му зеймын
беренче директоры Госман Хәбибуллинны җылы
хисләр белән искә алды, гомерен мәдәнияткә
багышлаган. бик күп музейларны төзүдә башлап
йөргән Мөҗип Низамиевны тәбрикләде Музейны
бүгенге көндә җитәкләүче шагыйрь Рәмие
Аймәткә һәм музейнын күп кенә хезмәткәрләренә
Мәдәният министрлыгы һәм Татарстан Милли
музее исеменнән Мактау кәгазьләре
тапшырылды Бәйрәмдар музейны Г Тукай
исемендәге Татар дәүләт филармониясенең
сәнгать җитәкчесе мәшһүр җырчыбыз И
Шакиров. А. Фәизрахманов җитәкчелегендәге
Татар дәүләт фольклор ансамбле тәбрикләде
Анда шулай ук Татарстанның халык шагыйре Р
Фәйзуллин катнашты һәм чыгыш ясады
УРДАЧЫ ГАЛИМ ХӨРМӘТЕНӘ
Тарих фәннәре докторы. Мәскәү дәүләт
университеты профессоры Герман Федоров -
Давыловнын исеме илебез һәм дөнья
галимнәренә яхшы таныш. Ул—15 монография.
200дән арлык гыйльми мәкалә авторы. күпсанлы
шәкертләрнең остазы. Галим 40 елдан артык
Түбән һәм Урта Идел буйларында археологик
тикшеренүләр алып барды. аеруча Алтын
Урданы өйрәнүгә үзеннән зур алеш кертте. Юкка
гына аны «Алтын Урда археологиясенең атасы»
дип иөртмкләр Га- лимнен шәкертләре арасында
Әзһәр Мөхәммәдиев. Альберт Борһанов кебек
татар археологлары да бар.
Мәскәүдә Россия Фәннәр академиясенең
Археология институты. Дәүләт тарих музее һәм
Мәскәү дәүләт университеты Г.Федоров-
Давыдовның тууына 75 ел тулу уңаеннан.
«Евразия зонасында шәһәр һәм дала» дигән
темага халыкара фәнни конференция үткәрде.
Анда Мәскәү. Санкт-Петербург. Краснодар.
Саратав. Төмән. Киев. Будапешт. Баку һәм башка
шәһәрләрдән килгән күренекле археологлар
белән бергә. Казан галимнәре дә (Р Фәхретдинов,
Ә. Мөхәммәдиев. Е Казаков. X. Миннегулов. К.
Ру- денко, А Борһанов. Д. Вәлиева) катнашты.
Алтын Урда. Болгар, рус. чит илләр тарихына.
археологиясенә, сәнгатенә кагылышлы ЮОдән
артык доклад тыңланды. Дәүләт тарих музеенда
үткән пленар утырышта Казан дәүләт
университеты профессоры Хатыип Миннегулов
доклад белән чыкты. Ул Алтын Урда
әдәбиятының байлыгы, акын татар сүз сәнгате
тарихында гаять мөһим роль уйнавы. бу
дәүләтнең төп дәвамчылары, варислары хәзерге
татарлар булуы хакында сөйләде.
КАРТАЙМАС ӘДИП
• Казан» милли мәдәният үзәгендә танылган
язучы. Г Тукай исемендәге дәүләт премиясе
лауреаты Рафаэль Мостафинга 75 яшь тулу
унаеннан әдәби-музыкаль кичә булып узды
Патриот-шагыйрь Муса Жәлилнен исемен,
ижатын халыкка кайтаруга зур өлеш керткән,
анын тормыш һәм көрәш юлын эзлекле өйрәнгән
эзтабар-язу- чы. танылган тәнкыйтьче Рафаэль
Моста-
финны дәүләт җитәкчеләре, әдәбият һәм сәнгать
әһелләре, иҗатташ дуслары чын күңелдән
тәбрикләде.
Язучыга тәбрик сүзен, ин элек, Татарстан
Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Р Ратникова
әйтте һәм Президент М Шәймиевнен Рәхмәт
хатын укыды. «Рафаэль Мостафин—талантлы
журналист, педагог, ижади эшчәнлеген М.
Жәлилнен тормыш юлын һәм иҗатын өйрәнүгә
багышлаган кеше.—диелә Рәхмәт хатында
—Анын бүген дә актив тормыш эшчәалеге алып
баруы, матбугаттагы кызыклы язмалары, белемен
һәм йөрәк көчен татар халкына бирә алуы
шатландыра»
Р Ратникова юбилярга Дәүләт Советы Рәисе
Ф Мөхәммәтшиннын Рәхмәт хатын да тапшырды
Барлык каләмдәшләре исеменнән әдипне
Язучылар берлеге идарәсе рәисе И Ибраһимов
котлады «Әниегез кебек үк. 100 яшьтән дә
артыграк яшәвегезне телим!»—диде ул Р
Мостафиннын иҗат эшчәнлеген югары бәяләп
Галимнәр, сәнгать әһелләре исеменнән
юбилярны академик М Госманов. Казан Татар
дәүләт яшь тамашачы театры артистлары.
танылган җырчылар Р Маликов. Г. Сафиуллина, Г
Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры
артисты И. Мөхәм мәтгалиев һ. б. сәламләде
ШАГЫЙРЬНЕҢ ИҖАТ БӘЙРӘМЕ
С. Сәйдәшев исемендәге дәүләт Зур концерт
залында күренекле шагыйрь. Татарстанның
атказанган сәнгать эшлеклесе. Г Исхакыи
исемендәге бүләк иясе Әхмәт Рәшиткә 70 яшь
тулу уңаеннан әдәби-му- зыкаль кичә үткәрелде
Әлеге кичә шагыйрьнен «Колшәриф» исемле
тарихи поэмасы буенча эшләнгән композицион
тамаша белән башланып китте Аннары
юбилярның аерым әсәрләре, аның шигырьләренә
язылган популяр җырлар башкарылды Алар
Әхмәт Рәшитнең иҗатына бирелгән бәяләмәләр
һәм тәбрикләүләр белән аралашып барды
Чыгышларда шагыйрьнен һәрвакыт ил- көнне
борчыган гамь-ваем белән яшәве, шигъри
әсәрләрендә дә. публицистикада ла тынгысыз
әдип булып калуы уртак фикер буларак әйтелде.
Кичәдә Премьер-министр Рөстәм Мин-
неханов. шулай ук анын урынбасары— мәдәният
министры Зилә Вәлиева котлау ларын мәдәният
министрының беренче урынбасары Айдар
Гайнетдинов ирештерде
Әдәби-музыкаль кичәдә бәирәмдарны анын
каләмдәшләре—Язучылар берлеге рәисе Илфак
Ибраһимов. Татарстанның халык шагыйре Ренат
Харис. Буа якташлык җәмгыяте әгъзалары, шулай
ук муниципаль район җитәкчесе исеменнән
юбилярның авылдашлары тәбрикләде
Шагыйрьнен әсәрләрен күренекле артистлар
Ринат Тажстдннон. Да
ния Нурлы. Илдус Әхмәтжанов. Хәлим Жәләй,
Фәнис Жиһанша. Илтөзәр Мөхәммәтаәли. ә
җырларны Шамил Әхмәтжанов. Лидия Әхмәтова,
Мәсгут Имашси. балалар ансамбле һ б ир
башкарды Кичәне Зөһрә Шакиржан алып барды
ЯЗУЧЫ РӨСТӘМ КУТУЙНЫ
ОЛЫЛАУ
Күренекле шагыйрь һәм прозаик Рөстәм
Кугуйнын 70 яшьлегенә багышланган әдәби-
музыкаль кичәнен Казан Кремлендәге Бөек Ваган
сугышы музеенда үткәрелүе бик табигый килеп
чыкты, чөнки бирелә анын әтисе—фронтовик
язучыбыз Гадел Кутуйга кагылышлы экспонатлар
да урын алган, һәм. әлбәттә, тантана барышында,
үзен лаеклы дәвам иттерүче улы белән бергә,
атаклы ‘■Тапшырылмаган хатлар» авторы телгә
атынды
• Мин Казанга килгәч, урамда очраклы
рәвештә Рөстәм Кутуйны очраттым,—дип
башлады үэснен тәбрикләү сүзен Премьер-
министр урынбасары—мәдәният министры Зилә
Вәлисва — Менә шул чакта уйлап куйдым:
башкала шуныи өчен дә башкала инде ул—монда
күренекле каләм әһелләрен күрергә мөмкин!»
Юбилярның иждты һәм шәхесе турында ихлас
бәяләү сүзләрен әйткәннән сон, Зилә Вәлисва
Татарстан Президентынын бәйрәмдарга юлланган
Рәхмәт хатын укыды, әлипнен гатар шагыйрьләре
әсәрләрен русчага гәржемә итүдә зур өлеш кертүен
дә искә төшереп, киләчәктә Рөстәм Кугуйнын
татарча китабын чыгару зарурлыгы хакында да
искәртеп үтте.
Бик тә үзенчәлекле рәвештә оештырылган
очрашуда Рөстәм Кутуйны каләмдәш-
ләре—Татарстанмын халык шагыйре Равил
Фәизуллин. Я зучылар берлеге рәисе урынбасары
Әлфәт Закиржанов, Владимир Корчагин. Ноина
Орсшина. Зиннур Мансуров. Ольга Левадная,
«Казан* журналының баш мөхәррире Юрий
Балашов һ. б лар тәбрикләде
Әдәби-музыкаль кичәне шагыйрә Лилия
Газизәңа алып барды
МИЛЛИ МУЗЕЙДА ӘДӘБИ КИЧӘ
Татарстан Милли музееның әдәби салонында
чираттагы мәжлес булып узды. Ул танылган
шагыйрә Салисә Гәрәеванын «Йолдыз янгырлары»
исемле яна шигырьләр җыентыгын тәкъдир итү
уңаеннан узды.
Шагыйрәмен тормыш юлы һәм ижаты
хакында музей хезмәткәрләре Флера Дәми- нова
һәм Вакыйф Нуруллин. «Мәдәни жомга»
газетасының баш мөхәррире шагыйрь Зиннур
Мансуров һәм башкалар сөйләде Салисә Гәрәева
үзенен шигырьләрен укыды Кичәдә шулай ук
танылган җырчылар Георгий Ибушев. Рәшит
Сөләйма- нов. баянчы Кирам Сатиев башкаруында
Салисә Гәрәева шигырьләренә язылган җырлар,
халык җырлары һәм көйләре яңгырады. Милли
музеймын генераль директоры Гөлчәчәк Нәжипова
мондый кичәләрнең даими үткәреләчәген белдерде.
Милли музейда шагыйрәнен тормыш һәм иҗат
юлын яктырткан күргәзмә дә оештырылган иле
РАФАЭЛЬ СИБАТНЫ ИСКӘ АЛУ
3 ноябрь көнне күренекле каләмдәшебезнең
туган җирендә язучыны искә алу кичәсе үткәрелде.
Ул Түбән Шөн авылы мәдәният йортында
уздырылды. Анда Татарстан Язучылар берлеге
әгьзатары Фоат Га- лимуллин. Рафаэль Газизов.
Вахит Имамов, Шаһинур Мостафин һәм Хөсәен
Вәлиәхм- әтов катнашты. Язучылар һәм Рафаэль
Си- батнын Алмаз исемле улы. оныклары, ту-
ганнары. укытучылары һәм сабакташлары та-
машачыларга үзләренен истәлекләрен, хатирәләрен
сөйләделәр, язучынын каберен зиярәт кылдылар.
ПРЕЗИДЕНТНЫҢ РӘХМӘТ ХАТЫ
Хәзерге заман әдәбиятын үстерүгә лаеклы
өлеше. Татарстан хакына күпьеллык нәтиҗәле
хезмәте өчен * Казан-Казань» журналы бүлек
мөхәррире Кутуев Рөстәм Гаделша улы Татарстан
Республикасы Президентынын Рәхмәт хатына лаек
булды.