ТЫЛСЫМЛЫ СҮЗ ОСТАСЫ
Узган гасырнын алтмышынчы-җитмешенче еллары милли сүз сәнгатендә үзенчәлекле чорларның берсен тәшкил итә Гомумкешелек мәсьәләләренә игътибар арту, дөньяны фәлсәфи иңләргә омтылыш көчәю, рухи тормышның активлашуы, фикер хөрлеге һ. б. сыйфатлар хас бу елларга. Лирика исә иҗтимагый-әдәби барыштагы мондый үзгәрешләрне тиз тоеп ала һәм аны лирик геройнын хис- кичерешс, символ-метафоралар аша укучыга җиткерергә омтыла.
Зөлфәтен лирик герое да ижатынын буеннан-буена хакыйкатьне эзли. 1970 иче елда язылган «Дүрт җыр* шигырендә Зөлфәт үзе дә дүрт «җырын* атап, шигъриитснен тематикасын ачыклый Анын шигърияте халыкнын үткән традицияләрен яңартырга омтылу, фәнни-техник алгарыштан, «европалашудан» табигый яшәешкә борылырга чакыру мотивлары белән сугарыла, легенда, мифлардан килгән образларны үзәккә ала. эчтәлеге, фәлсәфи фикере, аны җиткерү формалары, әдәби-эстетик хасияте, гсма-проблсмалар яктыртылышы ягыннан ла. сүз-сурәт үзенчәлеге җәһәтеннән дә аерым урын тота. Зөлфәт ижатынын тагын бер үзенчәлеге, һичшиксез, хәзерге татар поэзиясендә символларга аеруча еш мөрәҗәгать итүе, аларны төрле мәгънә төсмерләренә баету ы белән бәйләнә. Заманга бәяне, үзфикер-кичерешләрен шагыйрь символ метафоралары төреп бирергә ярата, әдипнен иҗатын әнә шул символларны «чишеп» укыганда гына бәген тулылыгында аңларга була. Бу яктан аны гасыр башындагы символист шагыйрьләрнең иждли мирасы белән янәшә куярга ла мөмкин. Әлбәпә, бер мәкалә чикләрендә генә шагыйрь ижатын бө1сн нечкәлекләре белән тулаем күзаллап бетерү, бигрәк та тәфсилле бәя бирү—шактый авыр эш. Без исә бу язмабызда тон игътибарны бер якка—анын лирик шигырьләрендә, романтик рухлы поэма-балладаларында символлар бирелешен күздән кичерүгә юнәлтәбез, легенда, риваять сюжетлары. ЖИЛ, йолдыз, ай, кояш кебек космогоник һәм мифологик образларның мәгънәви төрлелегем ачыклау аша Зөлфәт шигъриятенең фикер һәм шәкел байлыгын, фәлсәфи һәм мәгънәви киңлеген бәяләү-бил теләү белән чикләнәбег
Әдәбият белемендә символларның ггке яссылыкта кулланылуы билгеле бер нкган символизм иҗат агымына мөнәсәбәтле әсәрләрдә гөп терәк төшенчә ролен башкарса, романтик һәм реалистик әсәрләрдә аерым мәгънәне җиткерүгә хегмәт итә. Мәсәлән, XX Йөз башында символизм агымы аерым сүз-обрачарны гыиа түге г, Сөембикә, Чынгыз хан, Идегәй. Чура батыр кебек бидгеде тарихи шәхесләрне табигать бирелешен, мифик сюжетларны да символик югарылыкка күгәр». (Д Заһидуллина). Язучылар, үз фикерләрен укучыга җиткерү ниятеннән, әзер мифик сюжетлардан гына файдаланып калмыйча, яна «миф-лар да иҗат игә Алар традицион мифны «уйнату»дан бигрәк, «сүтеп коралар», анын аша билгеле бер мәгыш. бәя ү| кәрергә омтылалар. Әлеге символлар романтик алишәр тарафыннан лн яратып кулланыла. Зөлфәтнең «Йөрәкләрдә үлмәс дастан» (1980) поэмасында ла шундый символларның берсе белән очрашабыз Шагыйрь үзе дә бу турыда искәртеп, болай дип яза «Киресен түгел, киредән уйларга оирәгг'*
Позмада әкият символы—Алгы бархан ыруы турындагы легенда—халык
язмышын, бүгенге һәм киләчәк турындагы уйлануларны житкерүче булып төгәлләшә, вакыйгалар бәйләме еш кына лирик кичерешләр, уйланулар белән аралаша Мифик сюжет аркылы автор яңа яшәеш моделен төзи: шартлы алым- үткән һәм бүгенгене кушу аша—мифологик һәм бүгенге чынбарлыкны бер ноктага жыя. фәлсәфи күзаллау аша яшәешкә бәя-мөнәсәбәт белдерергә омтыла.
Әсәрдә, хакыйкать темасы белән янәшә, шәхеснең үз-үзен һәм яшәешне танып- белү фәлсәфәсе үткәрелә. Гомумән. Зөлфәт иҗаты хакыйкать, хаклыкны табигатьтә, матурлыкта таба. Шуның белән бәйләнештә әдип ижатына табигать һәм цивилизация, кеше яшәеше һәм табигать каршылыгы үтеп керә. Илаһи табигать белән цивилизация каршылыгы лирик герой күнелендәге конфликтны ачуга да
Поэмада шагыйрь күрергә теләгән яшәеш сыйфатларын бергә туп- лаучы идеал итен әкият күтәрелә, андагы аерым сыйфатларны автор кеше тормышына үрнәк буларак куя. чынбарлык исә хәзерге вакытта ке- шелек тырышлыгы белән барлыкка килгән ЭВМнар, машиналар, кеше катнашында бар- ган сугыш кебек вакый- галардан төзелә Әсәр чынбарлыгы исә әнә шул реаль чынбарлык белән әкиятне берләштерә Зөлфәтнен идеал-үрнәк рәвешендә әкияткә мө-
рәҗәгать итүе дә очраклы түгел. Гадәттә, әкиятләрдә халыкның яхшы тормыш ту- рындагы гасырлар буена барган, ләкин тормышка ашмаган якты хыяллары чагы- лыш таба Ягъни әкиятнен максаты, тормыш чынбарлыктан бигрәк, халык хыя- лын чагылдырудан гыйбарәт Билгеле булганча, борынгы Шәрык, һинд, иран, грек, рим халыкларының мифологиясендә кешелекнең алтын гасыры—Аллалар тор- мышын хәтерләткән Җир кешеләренең яшәеше турында мифлар сакланып кал- ган. Золфәтнен әкиятендәге яшәештә әнә шундый күзаллаулар да төсмерләнә.
Поэманын һәр бүлеге лирик геройның хис-кичереш күчешенә бәйләп, әкиятнен бер сыйфатын аерып чыгара Кереш өлеше үк аерым хасиятләрне укучыга җиткерә, анын Шәрык әдәбиятыннан килгән әкияти элементлар (әфсен-төфсен, сим-сим һ б.) белән баетылуы әсәргә романтик төсмер бирә. Әкиятнен сыйфатлары төсендә миһербанлык, эчкерсезлек, игелек, рухи, камил әхлак, буыннар бәйләнеше, тарихи хәтер, мәхәббәт, бердәмлек, Жир һәм Күк гармониясе. Намус, Вождан аерып чыгарыла: ана «Джанни Родари варианты» бүлегендә балачакка хас самимилек, сафлык. «Тукай догасы» бүлегендә халык бәхете, анын өчен көрәш сыйфатлары үрелә; әкият кызы белән бәйле төстә тагын бер хасият билгеләнә. Кыз символы символик һәм романтик әдәбиятта, гадәттә, матурлык билгесе булып йөри. Шуна мөнәсәбәттә субъектив эчтәлектә әкиятнен янә бер сыйфаты Матурлык булып анлашыла.
Әнә шул рәвешле әкият үз эченә бик күп сыйфат-хасиятләрне туплый, Зөлфәт алардан «җыелган» яшәешне үрнәк итеп күтәрә Әкият кызынын кешеләр тарафыннан учакка салып яндырылуы аша әдип укучыны бәхетле яшәеш хыялын кешелек үзе үк юкка чыгара дигән фикергә китерә. Учак биредә явыз коч символы булып анлашыла. Поэманын хис катламында чагылыш тапкан лирик геройнын борчылу хисе әнә шул сәбәпкә тоташа. Әсәрнсн буеннан-буена:
таяныч хезмәтен үти
Сулдан Р Гаташ. Роб Әхмәтҗан. X Модәррисова.
М Әгъләм, Зөлфәт.
Үкенечтән сыкрап куяр җаннар һәм кысылып куяр һәрбер йнрәк Ботен килеш саклыйк дисәк Җирне.
Әкиятне саклап качу кирәк.
юлларынын даими кабатланып килүе, авторнын идея-теләге белән янәшә. хис- кичереш сызыгында хиснен дәрәжәсен дә көчәйтә Зөлфәт чынбарлыкнын ямьсезлсге белән Матурлык. Бөеклек. Намус, Мәхәббәт. Тигезлек символы булган әкиятнсн сихрилеген каршылыкта бирә.
Лирик геройнын әрнү төсмере белән эретелгән борчылу хисенә икенче сәбәп булып әкиятнен үгкән буыннар яшәешендә калуы төгәлләшә. «Дәшегез!, бүлегендә әкиятнсн «карурманда—ботак тишегендә, ишск-тәрәзәләре такта белән кадакланган йортта, экипажы күптән һәлак булган космик корабларда, кара савытларында. Жилегәннсн көмеш чүмечендә. * генә яшәве бүгенге тормыштан бөтенләй читтә торуын искәртә Кешелек алга барган саен, үзенен табигыи сизгерлегеннән, табигыи сыйфатларыннан аерыла барган, ахыр чиктә бөтенләй жуйган Шунын аша автор акылга сыймас «цивилизация.не кире кага, кешелекнең бүген «космик йокы*да булуын искәртә.
Ләкин поэманың сонгы строфасы юану төсендә киләчәк буыннарга өмет булып янгырый. Канатлы ат мсгафорасы әнә шул өмет чаткысын беркетә
Канатчы ат чаба җир бучечатып—
А чат җан ул—Хыял һәм Өмет'
Йөрәгендә— үлмәс дастан— Бәхет'
УЛ булырга тиеш мәңгелек
Кешелекнең табигый башлангычына кайту теләге белән бәйләнештә Зөлфәтнең •Яшәгән идем» шигыренә дә кабиләләр яшәеше килеп керә Лирик герой мәңгелектән уянып, үз яшәешенен башлангычына—кабиләләр чорына әйләнеп кайта. Автор шигырь чынбарлыгында үткәнне һәм бүгенгене бергә үреп бирә Вакытллрнын кушылуы шагыйрьгә мәсьәләне гомумкешелек югарылыгына күтәрергә ярдәм итә. Кабиләләр чоры шигырь тукымасында лирик герой күңелендәге сафлыкка, матурлыкка омтылыш булып төгәлләшә Лирик геройны борчуга салган сөйгән ярнын җирәнеп, аны ташлавы, кабиләнең яуга күтәрелүе исә сафлыкка, матурлыкка каршы көрәшне гәүдәләндерә.
•Тыным бетте .» (1976) шигырендә лә Зөлфәт халык телендә сакланып калган легенда-риваять сюжетыннан файдалана Шунын ярдәмендә әсәр матурлыктан аерылуның яшәешне караңгылыкка китерүе турындагы идея белән баетыла Әсәрнең сюжеты Түбән Новгород Кремленең Көянтә манарасы нигезенә тере килеш бер кыз бикләп калдырылуы зурындагы риваятьне колачлый. Шушы кыз. анын язмышы бүгенге яшәешкә үзенчәлекле бәя бирүгә юналтелә Югарыла искәртелгәнчә. кыз образы әдәбиятта, гадәттә, матурлык билгесе булып йөри Чибәр кызнын бикләп калдырылуы ярдәмендә әдип хәзерге көндә матурлыкның -бикләп калдырылуы» турында сөйли, матурлыкның цивилизация колы булуы хакында фикер үткәрә. Шул рәвешле лирик геройнын әрнү, борчылу хисе кешелекнең көч-куәз. матди байлык артыннан куу нәтижәсенлә чын. нәфис матурлыктан аерылуына бәйләнә Табигый, илаһи сафлык кешеләр тормышыннан ерак, матди яшәеш аны каплап киткән Шигырьдә чынбарлык белән хыял каршылыгы лирик герой күңелендәге каршылыкны да гәүдәләндерә «Сездә кайсы гасыр?» дигән риторик сорау даими кабагының, композицион яктан шигырьне туплап гору белән бергә, гөп фәлсәфи фикерне—матурлыкның югалуы белән чын яшәешнен туктап калуы турындагы идеяне гәүдәләндерә.
Зөлфәт нжатынла төп мотивларның берсе булган замин мәхшәрснсн гүзәл табигать дөньясына китергән зыяны өчен борчылу «Казан шәһәренен 39 нчы кварталы янындагы сазлыкның төнге бәхилләшүе* шигырендә дә үстерелә, табигый башлангычтан аерылуның рухи яшәешне юкка чыгаруы хакында фикер раслана
Кешенең табигатьне, үзен чолгап алган тирә-юнь мохитне жимереп. киләчәккә юл яруы сәбәпле туган әрнү хисе фаҗигале язмышка дучар сазлыкның «үлем»е белән ин югары ноктага күтәрелә. Сазлык үзенә сердәшче итеп төнне, ә кеше исә көнне юлдаш иткән Төннен романтик әдәбиятта серлелекне аңлатуын исәпкә алганда, әсәр тукымасында ул. бердән, сазлыкның авыр кичерешләрен, язмышының караңгылыгын күрсәтергә ярдәм итсә, икенчедән, кеше затының тон серләренә төшенә алмавы анын табигатькә дошманлыгыннан килә, дигән фикерне үткәрә Зөлфәтнең теләге—кешене табигатькә якынайту.
Шагыйрь тарихи легенда сюжетларына да мөрәҗәгать итә. аларда. кагыйдә буларак, күренекле шәхесләр үзәккә алына, алар билгеле бер мәгънә төсмере белән сугарыла. Шундый шигырьләрнең берсе булып «Сөембикәнең хушлашу догасы» (1978) тора. Әсәрнең нигезенә Сөембикәнең Казаннан китүе турындагы риваять салынган Шагыйрь биредә борынгы мифологик легендаларның эчтәлеген тулысынча диярлек үзгәртә һәм Казанның азатлыгын саклап калу өчен барган канлы сугыш күренешләренә бәйли. Соңгы өметләрнең дә сүнүе, шәһәр нигезенә эт күмелүе белән бәйле төстә үстерелә барган хәсрәт ахырда иң югары ноктасына күтәрелә. Лирик геройның борчылуына, хәсрәтенә икенче сәбәп булып еллар узганнан сон да халыкның акылына килмәве, сугышларның оалексез дәвам итүе тора. Сөембикәнең китүе турындагы легенда-риваять сюжеты татар халкының бүгенгесенә бәя бирүгә юнәлтелә. Сөембикә образы үзе милли азатлык билгесе буларак аңлашыла.
Зөлфәт иҗатында еш кулланылган образларның тагын бер төркемен космогоник символлар тәшкил итә. Шундый символларның берсе—йолдыз—шагыйрь өчен илһам чыганагы булып тора. Традицион кулланылышта ул—моңлы тавышлы бер кош та. бәхет, мәхәббәт, сафлык, сөйгән яр символы да. Ә Зөлфәт аны еш кына мәхәббәт, сагыну, мәңгелек, язмыш, сонгы чорда язылган шигырьләрендә ялгызлык, гомер агышы кебек мәгънә төсмерләре белән баета. Күпчелек әсәрләрдә йолдыз— мәхәббәт янәшәлеге тудырыла Мәсәлән. «Күк тирәге йолдызланган чак...» шигырендә йолдыз символы мәхәббәтнең матурлыгын ла. яктылыгын да. бөеклеген дә искәртә Мәхәббәт кебек изге һәм мәңгелек хисне илаһи Күктәге йолдыз белән чагыштыру, гомумиләштерү аша шагыйрь мәхәббәт фәлсәфәсен үткәрә һәм Мәхәббәтне Жирне генә түгел. Галәмне гармониядә тотучы коч югарылыгына күтәрә «Төнге гөлләр» шигырендә мәхәббәтнең җылысын, кайнарлыгын бирүче йолдыз капма-каршы—Галәмнең салкынлыгын ачуга юнәлтелә. Шуның аша автор Кеше йөрәгенең җылысы белән Галәм җанының салкынлыгы контрастлыгын тудыра һәм Кешенең бөеклеге. Мәхәббәтнең таулар күчерердәй чиксез көче турындагы фәлсәфәгә килә. Сөю. сөйгән ярны сагыну мотивлары үзәккә алынган «Бар килеш -. мәхәббәтнең көчен йолдыз нурының яктысы аша чагылдырган «Бул гына!», шигырьләрендә дә йолдыз -мәхәббәт янәшәлеге күзәтелә.
Йолдызның кеше тормышында юнәлеш билгеләүче изге нокта булуына бәйләп, икенче мәгънәсе дә үстерелә: йолдыз—язмыш, йолдыз—гомер агышы. Мондый концепция белән без «Шулай икән * фәлсәфи шигырендә дә очрашабыз. Әсәр тукымасында автор мәңгелек һәм фани дөнья каршылыгын тудыра, анын аша мәхәббәтнең узуы белән гомернең үгүе турындагы фәлсәфи уйланулар үткәрә. «Татар теленең каргышы» шигырендә йолдыз символы—өмет чаткылары, ышаныч билгесе буларак янгырый Яшь буынны караңгылык, наданлык биләп алуы, аларнын иманы, әхлагы, намусы юклыгы лирик герой күңелендә сызлану тудыра.
Золфәтнен кайбер шигырьләрендә йолдыз—фаҗига янәшәлеген күзәтергә мөмкин Мәсәлән. «Ялгыз сандугач» шигырендә кара йолдыз афәт, фажига. икенчедән, илнең карангы язмышы, өченчедән, өметсезлек, чарасызлык билгесе булып чагыла. Йолдызнын кара төстә бирелүе дә фажиганен, ил өстенә килгән афәтнең көчен, дәрәҗәсен билгели.
Зөлфәт иҗатында жил образына да еш мөрәҗәгать ителә. Шагыйрьнең күп кенә шигырьләрендә җил-фаҗига янәшәлеге тудырыла Мәсәлән. Тукайга багышлаган «Ялгызлык» шигырендә беренче строфа ук шигырьгә «ил өстендә айкалган жил. тәрәзатәргә каткан боз» тудырган борчылу хисен алып килә. Шагыйрьнең бөтен
яшәешен томалап торучы илдәге сәяси вәзгыятьне—цензура хөкемен, милләтне кысу, изү сәясәтен—символлаштырган жнп, боз образлары чорны күз алдына бастыра Алдагы строфалардагы шәм уты. яшен уты. шәүлә кебек образлар да фажигане көчәйтә. Икенче строфада әлеге хискә Тукайнын гомерен, тормыш барышын, язмышын берләштергән юлнын билгесехтегенә. шагыйрь кичергән көннәрнен ямьсехтегенә бәйле рәнҗү төсмере дә кушыла. Шигырьнен өченче строфасында ана шом өстәлә Каршылык тудырган риторик сора> белән риторик җавап хисне тагын да үстерә, шәмнен утын сүндерергә омтылуның көчәя баруына ишарәли Илеологик кануннарны танырга ярдәм итүче мистик кара шәүлә образы кешелекне җимерүче көчләрне символлаштыра. Әнә шулай мистикага сәяси фикер үрелеп китә, шәм өстендә басып торучы көч ачыла. Суфичылык традицияләрен инартып. шәм шагыйрь шәхесен симвохташтырыл та килә Ут исә анын яшәеше, гомер агышы белән бәйләнешне тудыра. Салкын җил белән жылы каршылыгы яшәү һәм үлем, ак һәм кара, мәхәббәт һәм рәнҗү кебек капма-каршы төшенчатәр белән бәйләнешкә керә. Салкын җил—Тукайсыз калган татар халкынын мәңге «жылы* габа алмаячагына ишарә. «Караңгы җил». «Ялта тыкрыгында*. «Игенче*. «Эт тоту көне». «Тамыр көлләре* һ. б шигырьләрендә дә җил символы сәясәт тудырган фаҗигане ачуга юнәлтслеп. чорга бәя бирүгә хезмәт итә.
Зөлфәтнең «Кайчан, кайда*. «Сөйләшик бер гомер синсн белән* кебек шигырьләрендә жил-язмыш. гомер агышы концепциясен дә күрергә мөмкин Мәсәлән, соңгысында җил әсәргә гомернең, яшьлекнен үтүе белән бәйле сыхтану фәлсәфәсен алып килә. Гомумән, жилнен монсулык. күнелсехтск төсмеренә баеп килүе халык җырлары традицияләрен янарга.
«Бураннын бураны» шигырендә жил битарафлык символы төсен ала. Лирик геройның үпкә хисе дә жилнен битарафлыгы белән үрелә. Жилнен дәшмәве, гамьсезлеге исә юанычмын була алмавын искәртә.
Шагыйрьмен аерым шигырьләреңдә жил-шатлык янәшәлеге тудырыла «Жиллэр чиртә сары камылларга» шигырендә ул табигать, яшәү матурлыгыннан туган шатлыкны гәүдәләндерсә. «Баш очында * шигырендә лирик героинын Мәңгелек серенә төшенүдән туган шатлыгына үрелә. «Син уемда • шигырендә жил мәхәббәтмен матурлыгын да. сөйгән ярдан аерылуның сагышын да. сагыну сагышын да гәүдәләндерүче күпмәгьнәлс образга әверелә, җил—сагыш—мәхәббәт комплексын барлыкка китерә
• Илем* шигырендә җил үткән чорлар, бүгенге көннәр, киләчәк заманны вакыт кысасында берләштерүче образ буларак төгәлләшә. Илмен авыр, яралы язмыймы, өметләрнең акланмавы, чарасызлык лирик героймын күнмен биләп алган борчылу кагыш әрнү хисем тудыра. Хиснен шушы сәбәпләрен жил образы бер бәйләмгә туплый.
Зөлфәт космогоник символлардан булган ай образын да төрле мәгънә төсмерләренә баста ул табигатьнең матурлыгын, мәхәббәгнен сафлыгын көчен белдереп кенә калмый, афәт, фажига булачагым хәбәр итүче күпмәгьнале символ буларак та чагылыш таба Мәсәлән, «Сүтелгән дә айнын толымнары*. -Ай һаман дәү* кебек шигырьләрендә табигатьмен матурлыгын, анын сихри мизгелләрен чагылдырган ай образы «Кара күбәләк-. «Изге ялвару* һ б әсәрләрендә фаҗигалелекме хәбәр итүче билгегә әйләнә. «Аулак сукмак». «Икс гашыйк». *С имем алла». «Әйтәсем килә» кебек шигырьләрдә исә капма-каршы яссылыкта— Мәхәббәтнең изгелеген, сафлыгын, мәңгелеген белдерүче буларак чыгыш ясый
Зөлфәт шигырьләрендә кин кулланылган символик обрахтарнын тагын берсе - кояш образы да—төрле мәгънә төсмерләренә төрелеп тәкъдим ителә Халык ижатында кояш—бәхетле тормыш, якты киләчәк, тирән мәхәббәт, сөйгәнмен гүзәллеге һәм башка бик күм якты күренешләрнең символы <) Зөлфәт шигырьләремдә ул бәхетле тормыш, шатлык, хакыйкатьне белдерү белән беррәттән. бәхсгссыск. начарлык, тирән фажига ролем дә үтм Мәсәлән, «Күз тимәсен берүк*. «И яраткан еллар » әсәрләрендә яктылык, матур киләчәк кояш символы аша чагылыш габа; «Жиллэр чиртә сары камылларга* шигырендә әлеге символ туган як матурлыгын, анын гүзәллеген белдерергә ярдәм игә; «Яулар идем*. «Сандугач
оясы» шигырьләрендә кояш—шатлык буларак чишелә һәм лирик геройның табигать, яшәү матурлыгыннан туган шатлыгы белән бәйләнә; «Ялта тыкрыгыңда» шигырендә һәм «Җирдән кайтышлый» поэмасында кояш символы хакыйкатьне ачуга юнәлтелә. Зөлфәт әсәрләрендә яхшы, бәхетле. Имин, шатлыклы тормыш символы булган Кояш образына кайчак капма-каршы вазифа да йөкләнә: шагыйрьнең хис тойгылары, тирән кичерешләре, җиһандагы язмышы белән бәйле төстә кара кояш образы үтеп керә. Мәсәлән. «Илем» шигырендә мондый күренеш белән очрашабыз:
Ниләр көтә сине, бичара ил?
Күз яшедәй һәр чык—таңнарда.
Кара кояш бата офыгыңда.
Гел карадан таңың уяна.
Зөлфәтнең күп кенә шигырьләрендә болыт образы да гомер, яшьлек агышы, ышаныч, намус, ап-ак хыяллар белән бергә илнен карангы язмышын, авыр, аянычлы тормышын да белдерүче мәгънәләргә ия. «Шундый чагы әле жанымнын» шигырендә ул намус, ышаныч, өмет, дәрәҗәсенә җиткерелә; гомернең, яшьлекнен агышы белән бәйле сагыш фәлсәфәсе «Мәңгелек» шигырендә болыт символы аша чагыла; «Тезлән дә бер». «Адашкан болыт». «Соңгы томан» шигырьләрендә ул илнен авыр язмышын, сагыштан туган авыр уйларны белдерүгә юнәлтелә.
Чиксез киңлек, мәңгелек, биеклек билгесе булып йөргән күк образын да Зөлфәт яна төсмерләр белән баета. Күк мәхәббәтнең көчен, бөеклеген дә. шул ук вакытта фаҗига, афәтне дә белдереп килә. Мисал өчен «Ай һаман дәү» шигырендә ул табигатьнең матурлыгын ачарга ярдәм итә. күкнең бөеклеге, биеклеге «Күк тамчысы», «Көтелмәгән тәэссорат» шигырендә чагылыш таба: «Нигә кирәк». «Кайнар кәлтә юлы». «Гозер* шигырьләрендә күк—мәхәббәтнең көчен, бөеклеген ачып бирүче символга әйләнә.
Шул рәвешле. Зөлфәт иҗатында чагылыш тапкан символик образлар, төрле мәгънә төсмерләре белән баеп, хәтта бер әсәр чикләрендә дә язмыш фаҗигасен, сәясәт китергән хәсрәт-кайгыны. чарасызлыктан туган сызлану тойгысын чагылдырудан алып, битарафлыкны һәм сагыш аша шатлыкны, Мәхәббәтнең боеклеген ачуга кадәр үстерелә. Зөлфәт иҗаты хәзерге татар поэзиясендә бер яктан традицияләрнең көчәюен раслый һәм милли сүз сәнгатен яна сәнгати чаралар, фәлсәфи фикерләр белән баета.