ТАТАР РУХЫ
Биләгәне кол булды.
Әйләгэне мал булды;
Җәеп салса комешен - Җәйрәп яткан кул булды Өеп салса алтынын Әлдер.мештәй тау булды Ашаган казы—ял булды.
Эчкәне сары бал буяды "
"Идегой" дастаны
“Изү"
В В.Каргалов 'Урда изүенең азагы' дигән китабында (1980) шуны дәлиллеген "изү' сүзен беренче тапкыр король Стефан Баторийнең статс- секретаре Рейнгольд Гейденштейн “Мөскөү сугышы турында язмалар"да кулланган. аннан бу төшенчәне күренекле француз тарихчысы де Ту эләктереп алган, шуннан соң әлеге төшенчә мәшһүрләшеп киткән Рус кенөзлөре исә үзләренең “изү" астында булганнарын белми дә. сизми дә калганнар Шул рәвешчә, бу термин XVI гасырда гына барлыкка килгән һәм аңа идөологик вазыйфа йөкләнгән Ул бүген дә өнә шул акыллы немец уйлап чыгарган вазыйфаны башкара
Татар-монгол "изүе" турындагы стереотиплар шулкадәр дә көчле ки ул тарихи чор турында теләсә нинди уйдырмалар сөйләргә мөмкин һәм кешеләр моңа ышаначаклар, әмма "изү'нең булмаганлыгын бик азлар гына кабул итәчәк—ничек инде булмасын, булган ләбаса! Гадөти мантыйк өнә шундый
Чынлыкта исә “изү"—гаять зур әкият ул һәм аны Россия дәүләте бар куәткә хуплый Хәер, болай дип әйтүләре дә бар ябырылу булган, басып алу булган, димәк, изү дә булган!
Татар-монголлар барлыкка килгәнче Русь бер-береннән читләшә барып, үз эчләрендә таркала торган күп кенә кенөзлеклөрдөн гыйбарәт булган 1097 елда Любечта кенөзлеклөр корылтае узган, анда 'һәркем үз ж,ирен тота" дип карар кылынган Кенөзлөр яңа принципны какшамас төстә үтәргә ант иткәннәр шуны дәлилләп төре дә үпкәннәр Шул рәвешчә Русь яңа сәяси оешмага— бәйсез дәүләтләр конфедерациясенә әверелгән Тора-бара Төньяк-Көнчы гыш Русь һәм көньяк-көнбатыш ж.ирлөр (Волынь Киевшина һәм Галиция) Чернигов кенөзлеге аерымланган, Смоленск. Туров-Пин ж.ире аерылып чык каннар. Новгород тулы бәйсезлек алган Ни дәүләттә, ни чиркәүдә бердәмлек булмаган, һөркайда үзара сугыш барган 1216 елда Ростов-Суздаль ж.ирөндө "уллар—аталарына, аталар—улларына, туган—туганына коллар—ху ж,аларына. хуж,алар—колларына каршы чыкты",—дип яза елъязмачы Төньяк
' С М Соловьев Сочинення Ки 1 М . 198Й. с 592
Ахыры. Башы журналның 2006 елгы 7-12 саннарында. »•
җирләрдән Владимир Мономах вакытында ук аерылып чыккан Муром-Рязань җирләре үз чиратларында үзләре үк төрле кенөзлеклөргә таркалганнар Нәтиҗәдә XIII гасыр башында Чернигов-төньяк җирләрендә Козельск. Курск, Трубчевск Сновск. Рыльск, Лопасна, Вщиж, Новгород-төньяк. Путивль. Ста- родуб, Дебрянск, Караваев һәм башка кенәзләрнең уделлары мыжлап торган Алар бер-берсенә каршы сугышканнар
Шул рәвешчә, татар-монголларга кадәр йөз ел элек аерым кенәзлеклөр бер- берсен юкка чыгару белән шөгыльләнгәннәр, өстәвенә бу гамәлнең максатлары да аңлашылмый "Кыргыйлык һәм бер туганның икенче туганга каршы явызлануы рус хакимнәре,— бертуганнар яки туганнан туганнар, абыйлар, энеләр тирәлегендә артык еш булган Моның коточкычлыгын Александр Невский образы гына бераз каплап торган,—дип яза В О Ключевский —Әгәр үзләре теләгәнчә генә яшәсәләр, алар бөтен Русьны бер-берсенә бәйләнмәгән, үзара мәңге дошман булган корамаларга өзгөлөп бетерерләр иде Хан нәфрәте сугыш чукмарларын тыеп торган, ханның рәхимлеге, ягъни аның ихтыяры белән бөлдергеч үзара сугыш күп тапкырлар кисөтелгән яки туктатылган. Хан хакимияте Всеволод III нәселенең ил эшләрен бутап, бик белеп төйнәгән төеннәрен кисеп атучы тупас татар пычагы булган. Рус елъязмачылары “поганый агарян"- нарны Ходайның гөнаһлыларны аңга китереп тәүбә юлына бастыручы җәза таягы (батог) дип юкка гына атамаганнар' Дәреслекләр берөзлексез яза торган "Рус җиренең һәлакәте' татар-монгол явы нәтиҗәсе була алмаган, чөнки ул Батый хан туудан күп элегрәк тарихи факт булган инде
Ябырылу" башта Русьны басып алуны күздә тотмаган Болгарны тар-мар иткәннән соң татар-монгол гаскәрләре Иделне кичкәннәр дә ике канатка бүленгәннәр Берсе—Мүнкә җитәкчелегендә—кыпчакларны куа киткән, кыпчак-ларны исә Венгрия короле үз канаты астына алган Икенчесе. Батый хан җитәк-челегендә кыпчакларны рус җирләре ягыннан камап алган Батый хан үз гаскәрен рус кенөзлекләре җирләре аша үткәрүне, азык-төлек һәм атлар бирүне таләп иткән Әмма кенәзләрнең күпчелеге баш тарткан Рязань кенөзлөре. мәсәлән, болай дип җавап биргәннәр Безне үтерсәгез, бар да сезнеке булыр" Нәтиҗәдә Батый хан Рязаньны.Владимирны, төньяк-көнчыгыштагы Торжокны, Козельскины Көньяк Переяславльне. Черниговны Киевны көньяктагы Колодяжин һәм Каменецны. көньяк—көнчыгыштагы Галичны һәм Владимир-на- Волыни шәһәрләрен басып алган Татарлар яулап алган дип белдерелгән калган унбер шәһәргә килгәндә исә. аларның татарлардан зыян күрүенә дәлилләр юк Н Н Воронин Ярославль. Ростов. Углич, Кострома. Төньяк Переяславль, Тверь һәм "башка шәһәрләр" сугышмыйча гына бирелгәннәр һәм татарлар тарафыннан җимерелмәгәннәр дип саный 3 Бөек Владимир кенөзлегенең төньяк өлеше исә вакытында уздырылган сөйләшүләр һәм һөҗүм итүче татар-монгол армиясенә азык-төлек һәм атлар биреп капитуляция ясау аркасында исән-имин калган Ул заманда барысы өч йөзгә якын рус шәһәре булган.
Киев җирендә Киев яулап алынганнан соң биш ел узгач сәяхәт иткән Плано Карпини болай ди Киевтан "бернәрсә дә калмаган диярлек, хәзерге вакытта (1245 елда) анда нибары 200 йорт исәпләнә, ә халкын тулысынча коллыкта яшәтәләр" Плано Карпининың шушы сүзләрен һәрдаим өземтә итеп китерәләр Киевны алуны ачык тасвирлаучы Ипатьев елъязмасында нинди дә булса биналарны җимерү, хәтта халыкны кыйнау турында да бернинди мәгълүмат юк Киевны яулау турындагы Лаврентьев елъязмасы бу хакта өстөн- өстөн генә язган, ә Новгород елъязмасында бөтенләй бернәрсә дә юк. Бу гаҗәп түгел, чөнки Киевны татарларга кадәр руслар үзләре үк өч тапкыр җимергәннәр С Ф Платонов сүзләре буенча, “татарларның килүе аңа ахыргы һөҗүм булган"* 4 Ул инде болай да харәбө хәлендә яшәгән “Батыйга кадәр, төгәлрәге 1169 елда. Киевны Андрей Боголюбский бөлдергән, ул үз сугышчыларына Русь башкаласын өч көн таларга ирек биргән гадәттә, моңа бары тик чит шәһәрләр генә дучар ителгәннәр 1203 елда кенөз Рюрик Ростисла- вич Смоленский да Киевта шулай ук кыланган, аңа "Игорь полкы турында сүз"
•' В О Ключевский Сочинения Т II -М.. 1957, с. 43.
’ Н Н Воронин Зодчество Ссверо-Восточной Руси. Т.2 М , 1962. с. 130
4 С Ф Платонов Полнын курс лекций по русской исторни - М . 2004, с. 117
нең мәгълүм герое—кенөз Игорь Святославич булышкан Шулай итеп Батый- га Киевтан әллә нәрсә калмаган да Батый хан Киев янына килеп җиткәч кенөз качкан чөнки шәһәрне яклап сугышырлык кеше калмаган Бу шәһәрдә татарлар яулап алырлык һәм җимерерлек бер нәрсә дә булмаган инде Киев Русе XII гасырның икенче яртысыннан какшый башлаган ул чакта "варяглардан грекларга сәүдә юлы шведлар немецлар, литвалар ягыннан тәре походлары нәтиҗәсендә үз әһәмиятен җуйган Татар ябырылуы Русьның бетүгә йөз тотуына һәм артка калганлыгына сәбәп була алмаган Петр Савицкий раславынча. “XIII гасыр башындагы Русьта бөтенләй беткәнлек күренеше хөкем сөрә Көнбатыш белән чагыштырганда масштаблар аермасы—ун кат йөз кат Һәм бу татар изүе нәтиҗәсе түгел, татар изүенә кадәр үк чып-чын "артталык"1 - Новгород республикасына, Полоцк, Смоленск һәм Туров-Пинск кенөзлек- лөренө татарлар кагылмаганнар Рязань зур зыян күргән ләкин татарлардан бигрәк Суздаль кешеләреннән Татар-монголлар үзләреннән соң гарнизоннар калдырмаганнар, шуңа күрә алар киткәч тормыш гадөти эзенә төшкән Зыян күргән шәһәрләр бик тиз яңадан төзелгәннәр тормыш элеккечә дәвам иткән Рязаньның бөлүе турында хикәят ябырылу нәтиҗәләрен болай тасвирлый “Игелекле бөек кенөз Ингварь Ингваревич үз атасы урынына утырды Һәм Рязань җирен яңартты, чиркәүләр төзеде, монастырьлар корды килгәннәрне урнаштырды, кешеләрне җыйды Христианнарга шатлык килде Ходай аларны явыз Батый патшадан коткарды Археологик казынулар Ря заньның тиз торгызылуы турындагы әлеге сүзне исбатлыйлар
Плано Карпини. Рәшидетдин һәм Ибне өл-Әсири раславынча татарлар тәҗрибәле һөнәрчеләрне һәм осталарны үзләре белән алып киткәннәр бу өлешчә хак нәрсә Әмма өлешчә генә, чөнки рус кенөзлекләрендө тулаем алганда. һөнәрчелекнең бөлгенлеккә төшүе күзәтелмәгән Авыл хуҗалыгына килгәндә, Б. А. Рыбаков күрсәткәнчә, татарлар крестьяннарга карата сак эш иткәннәр, Ипатьев елъязмасы сүзләре белән әйткәндә бодай һәм тары үстерерләр в дип аларга кагылмаганнар Батый һөҗүменнән соң рус кенөзлеклө- рендө беркем дә ясак түләмәгән, чөнки татар гаскәрләре рус җирләре аша узып кына киткәннәр Ясакны 20 елдан соң гына түли башлаганнар
Тарихи әдәбиятта татарлар рөхимсезлегенең ачык һәм бәхәссез бер үрнәге һәрвакыт очрап тора—нигезенә кадәр җимерелгән Козельск шәһәре Кайбер авторлар тасвирлавынча, имеш, ул татар-монгол явына каршылыкның үзәгенә әверелгән диярлек Бу—аерым бер очрак, чөнки ул "явыз шәһәрләр дөн исәпләнгән ягъни анда илчеләрне үтергәннәр бу исә Чыңгыз хан Яса" сы буенча иң зур гөнаһ һәм моның белән килешергә була мөгаен Татар-мон- голлар мондый гамәл өчен хакимнәр генә түгел, бөтен шәһәр җаваплы дип исәпләгәннәр Димәк, ул юкка чыгарылырга тиеш һәм алар моны башкарганнар да. Козельскины камалышта тотканда, бер генә рус кенөзе дә ярдәмгә килмәгән, гәрчә нәкъ менә шушы вакытта Ярослав Всеволодович Литвага һөҗүм итеп уңышка ирешкән
Ябырылу тарихи язмаларда тасвирланганча ук коточкыч булмаган "Татарлар ябырылуының турыдан-туры нәтиҗәләре нинди7 —дип сорый Д Феннел Рус тарихының башлангыч чорына хас булганча, язма чыганакларда татарлар китергән сәяси, мәдәни яки икътисадын зыян турында нигезле нәтиҗә ясарлык мәгълүмат бик-бик аз Дружиначылар яки гражданнар арасында югалтулар саны күрсәтелми без күпме кеше өсирлекө алынганын да белмибез Ул замандагы елъязмачылар сәяхәтчеләр һәм тарихчылар хәтта арттырылган саннар күрсәтүдән дә катгый рәвештә баш тарталар иө алар Киев очрагындагы кебек. бер сүз дә язмыйлар иө укучыларны пешмәгән гиперболалар белән кур кыталар Физик яктан юк итү һәм мәдәни кысрыклау турында археологик мәгълүматлар шулкадәр аз ки. алар нигезендә һөҗүмнән соң рус шәһәрләре һөм авыллары торышы турында реаль картина булдыру мөмкин түгел Леп Гум илек Черман ипм.и с. 26!) II II1.1НИЦКИИ СТгиь н осгллогть Ротам чгжду һароооА и •Й 1 -Н|КИ М . 199: 1. сс 123-121 Воннски е пактта Древпгй Руги М.-Л 1919 сс 18 19 1'мАакон Б.А Рсмес.т ДрепнгЛ Руси М 1918 . 525 .1 Фснж м Кризис среллекковой Руги 1200-1304 М 1980 сс 127-1.10
Авыр 'татар ясагы' турындагы сүзләр дә бик күпкә арттырылган В. В Ко- жинов болай дип яза "П Н. Павловның 'Алтын Урдага рус ясагы мәсьлөсенө” карата дигән бик тә әһәмиятле, ләкин табуы ифрат кыен булган бер язмасына игътибар иттем Ул “Красноярск педагогия институтының фәнни язмалары'- нда 1958 елда басылган Бу әлеге мәсьәлә җитди һәм төгәл куелган бердәнбер хезмәттер мөгаен Һәм язмадан шул ачыклана уртача еллык ясак, хәзерге заман исәбенә күчергәндә җан башына бары тик 1-2 сум гына булган икән бит Ягъни ул. ясак җыючы рус кенөзләренең казнасына шактый сукса да. халык өчен авыр булмаган Ә менә хәтта шул ук вакытта Иван Калита улы Симеон Гордый ясак түләгән кадәр үк сумманы ярдәм йөзеннән, Константинополь патриархиясенә үзе теләп биреп барган”.'0 Алай гына да түгел, татарлар ябырылуы вакытында руслар арасында кенәзлөр. боярлар, урядниклар изүеннән, бетмәс-төкәнмәс үзара сугышлардан, кенөз гаскәрләре җәбереннән һәм талавыннан түләнмәгән әҗәтләрдән һәм эшләп түләүләрдән котылуга омтылыш яшәгән Мондый кешеләр бөтен общиналары белән татарлар ягына чыкканнар бу аларга тыныч тормыш һәм куркынычсызлык тәэмин иткән, салымнарны да азрак түләгәннәр Аларда халык хакимияте оешкан, аксакаллар идарә иткән Аларны “татар кешеләре" ' дип атаганнар "Салымнар түләү һәм хуҗалык итү ягыннан аларга үз кенөзләре һәм боярлары астында яшәүгә караганда татарлар белән яшәве җиңелрәк булгандыр, мөгаен",—дип яза Михайло Гру- шевский Ә татарларның рус җирләренә һөҗүмнәре күбесенчә кенөзлөрнең үзара сугышларын туктату өчен ясалган. Һәрхәлдә, инде күп "чәйнәлгән” "изү" вакытында Русьның халкы ике тапкыр арткан ’2 Чагыштыру өчен Явыз Иван Казанны алгач, киресенчә килеп чыккан—халыкның өчтән бер өлеше юкка чыгарылган, бу инде демографик катастрофа дигән сүз.
Тарихта яулап алуга шатлану очрагы юк. Мәсәлән. Явыз Иванның Казанны алган көнен—1552 елның 2 октябрен бәйрәм итсәләр бик гаҗәп булыр иде Киресенчә, бу—кайгы көне Рус җире өчен дә шулай. Әмма объективлык йөзеннән тулаем вәзгыять турында сөйләргә кирәк, ул исә татар белән рус арасындагы каршылыктан гына түгел, башка көчләр нисбәтеннән дә гыйбарәт XIII гасырда Русь ике ут арасында кала татар-монголлар килгән Көнчыгыш һәм тәре йөртүчеләр килгән Көнбатыш арасында. Ягъни тегеләй дә, болай да чит ил "изүе көткән Берсен сайлап алырга кирәк булган "Татар дәрәҗәсе явызлардан явыз Рус җиренә, Киевка. Володимирга. Галичка ия булган элеккеге бөек кенөз Данила Романович хәзер тезләнде һәм холоп дип атала Татар дәрәҗәсе явыз—аның әтисе Рус җирендә патша иде. Кыпчак җирен буйсындырган һәм башка барлык илләргә яу чапкан иде”.—дип яза рус елъязмасы Даниил Галицкий Көнбатышны сайлап алган һәм аның ярдәме белән Көнчыгышка каршы көрәш алып барырга, мөстәкыйль Галич-Волынь кенөзлеге төзергә һәм король таҗын алырга маташкан Ул Папа Иннокентий IV белән чиркәү униясе турында сөйләшүләр алып барган һәм аны рус руханиларына ташламалар ясалыр дип ышандырганнар Даниил король титулы алса да, Па- падан ярдәм булмаган, әмма татарларга каршы төре походы игълан ителгән Ләкин Папа схизматикларга—грекларга һәм русларга каршы да төре походы игълан иткән, ә Русьның католик Европага каршы торырлык көче булмаган. 1237 елда Тевтон һәм Кылыч йөртүчеләр орденнарының рыцарь-монахлары Балтыйк буен яулап алу һәм Руська басып керү, католиклыкны көчләп тагу максатында бик куәтле Ливон орденына берләшкәннәр. Бу чын-чынлап куркыныч нәрсә Новгород җирләре чигендә үк барлыкка килгән, өстәвенә, кайбер урыннарда руслар арасында Тевтон яклы партияләр дә булган
Александр Невский исә башкача эш иткән 1248 елда Папа булласында Алек-сандр Невскийга. Рим тәхетен таныган очракта, татарларга каршы Ливон ры-царьлары ярдәме вәгъдә ителгән Икенче яктан. Александрга Батый хәбәр җибәргән "Рус хакимнәре арасында данлы Александр сезгә мәгълүм. Ходай миңа күп мәҗүси (халыкларны) буйсындырды һәм барысы да минем олыска буйсына Шулар арасыннан берүзең минем көчкә буйсынмаска уйлыйсыңмы? * 11
™ В В Кожин Поиски будущего "Наш современник". 1991, №3. с. 128- Мнхайло Грушевский. Иллюсгрированная исторня Украины. Киев Лыюв. 1913
11 Э.С.Кульпни. Золотая Орда М . 1998, с. 66
Исендә калдыр үз җиреңне бөтен килеш сакларга уйласаң һич кичектермичә миңа кил һөм минем патшалыгымның данын һөм абруен күрерсең үзеңә һәм җиреңә файда табарсың Александр Невский Көнчыгышны сайлаган
Латинчылык сугышчан дин булган ул православиене мөртәтлек дип санаган ө "Яса' барлык диннәрне дә тигез күргән һөм дини кануннар түгел сөяси- гражданлык законнары керткән Татарлар, иң актык чиктә-тәнне кол иткәннәр әмма җанны түгел, дип яза Г В Вернадский —"латинчылыкта исә җанның үзен бозу куркынычы янаган" ,3 Александр Урдага бертуганы Андрей белән барган һөм Батый ханның улы Сартак белән дуслашкан Аннан алар Каракорымга Гуй- ук хан янына барганнар Бу эшкә ике ел вакыт киткән Һәм Андрейга—Владимирны, Александрга Новгородны һөм Киевны биргәннәр Тверьда өченче бертуганнары—Ярослав кенөзлек иткән
Андрей шведлар, ливонлылар һөм поляклар белән берлек яклы булган ул татарлардан котылырга теләгән Александр, өлкән абый буларак энеләреннән буйсынуны таләп иткән Буйсынмаганнарын күргәч ул татарлардан файдаланган 1252 елда нойон Невруйның татар отряды Андрейны Владимирдан куып чыгарган һөм бөек кенөз тәхете Александрга бирелгән 1256 елда ул Ярос- лавны да куып җибәргән, аннан соң ясак түләргә теләмәгән Новгород кешеләрен җәзага тарткан
Рус православиесе традицияләре буенча Александр Невский изгеләр арасына кертелгән "Татарлар белән Русь арасындагы фаҗигале халәте Изге Александрны газап чигүче итә,—дип яза Н А Клепинин —Ул Рус чиркәвенә дө, рус тарихына да, халык аңына да өнә шул газап чигүче таҗын киеп керә *и Газаплы уйлар кемне күбрәк җәфалагандыр Александр Невскийнымы Даниил Галицкийнымы—әйтүе кыен, әмма бу вәзгыятьнең фажигасе ике явызлыктан берсен сайлау мәҗбүрилегеннән гыйбарәт
Даниил Галицкий немецлар, ө Александр татарлар яклы булган Ә кем руслар яклы булган соң7 Бер якны да кабул итмәүчеләр дө очраган Полоцк. Ту- ров-Пин кенөзлеклөре татарларга да, немецларга да буйсынмаганнар ләкин тарихта да эз калдырмаганнар Татарлар тимәгән Новгород җире тышкы дошманга, ягъни рыцарьларга каршы торырга тулысынча сәләтсез икәнлеген күрсәткән Новгородка янәсе “татарлар тарафыннан суелган Владимир кен- өзлеге ярдәм иткән Ә татарлар кагылмаган җирләр, ягъни Полоцк. Смоленск, Туров-Пин кенөзлеклөре ни Новгородка ни Псковка тевтонлылар һөҗүмен кире кайтарырга берничек тә булышмаганнар Новгород белән "орден немецлары" арасында солыхка 1269 елда Урда отряды җибәрелү аркасында ирөшелө "Новгород җирендәге немецлар, татарларның исеменнән үк котлары алынып, тынып калдылар" Тевтонлы ларны куып җибәрү өчен 500 татар җайдагы да җитә калган Псков һөм Новгород нәкъ менә шул рәвешчә коткарылганнар Көнбатыш рус шәһәрләреннән иң озак карышканы—Смоленск әмма улда 1274 елда Алтын Урдага үзе теләп кушылуны Тевтон оккупациясеннән өстенрәк күргән Ә бит татарлар Смоленскига хәтта якын да бармаганнар
Рус кенөзлеклөрендө рус җирен берләштерүче бернинди әхлакый башлангыч та, кыйммәтләр дө булмаган, хәтта православие дө ул заманда вак акча сыйфатында йөргән, аны, җае чыкса, җиңел генә католиклыкка алмаштыра алганнар Православиене саклап калырга әзер булганнар исә татарлар ягына чыкканнар, Александр Невский изгеләр рәтенә нәкъ менә шуның өчен кертелгән дө инде
Үз чиратында татар-монголларның да ике көчле дошманы булган Багдад хәлифе һөм Папа Батый хан рус кенөзлөре белән дуслашырга теләгән чәнки Папа татарларга каршы да. православиегө каршы да төре походы игълан иткән Европага походы вакытында Батый хан туганнан туган абыйларыннан ярдәм күргән, әмма ул ярдәмнең дө чиге булган Тарихчылар бәяләвенчә походтагы гаскәрләрнең саны 30-40 мең җайдактан артмаган Ә инде 1238 елда Үгөдәй улы Гуйук һәм Чыгытай улы Бори белән ачуланышканнан соң шаһзадәләр дружиналары белән бергә Монголиягә чакырылып алыналар Чыңгыз хан бүлеп биргән нибары 4000 монгол гаиләсенә баш хәлдә, Батый иксез-чиксез илнең 11
11 I Н Вернадский О состиие ВсликпП Ясы Чиним хана * 499 " II А.Клепинин ( вятой и б/пиопгрный киик. Александр 11еисм|й Париж 19-'. < (я>
хакименә өйләнгән Рәшидетдиннең раславынча. “Телгә алынган шушы дүрт әмирне Чыңгыз хан дүрт меңлек гаскәр белән Җучи ханга бирде Хәзерге вакытта Туктай һәм Баян гаскәрләренең зур өлеше—шушы дүрт меңнең нәселе, ө соңгы вакытта өстәлгәннәр—рус. чиркәе, кыпчак, маҗар һәм башкаларның гас-кәрләреннән килеп кушылганнар" 5 Үгөдөй үлгәннән соң бөек хан булып Гуйук калган ә Батый аның белән ачуланышу сәбәпле, аның ярдәменә исәп тота алмаган Ул. көнбатыш походын туктатып, көннөн-көн мөстөкыйльлөшө барган Алтын Урданы ныгыта башлаган Венгр походыннан кайтышлый. 1242 елда ул Бөек Болгарда тукталган, рус кенөзлөре аның янына кенөзлек итү ярлыклары сорап килгәннәр һәм ул “һәрберсен үз җиренә" кайтарган Ә бөек кенөз Ярос- лавны Рус телендәге барлык кенәзлөрнең өлкәне бул" дигән сүзләр белән кайтарып җибәргән Шушы датаны Алтын Урданың мөстәкыйль дәүләт сыйфа-тында Монгол империясеннән аерыла башлау елы дип санарга мөмкин Шуннан башлап Батый бары тик үз көченә генә таянган Аның Александр Невский белән дуслык Урданы көнбатыш яктан ышанычлы саклый дигән исәбе дөрес булган Шундый көчләргә ия һәм ярдәмгә мохтаҗ Батый хан нигездә деспотлык режимы башкача әйткәндә “изү" урнаштыра алмаган. Шуңа күрә Алтын Урда үзенә бер төрле конфедерация булган: ул бер яктан—төрле халыкларның һәм конфессиялөрнең үзара мәнфәгатьләренә, икенче яктан—хәрби осталык җәһәтеннән көндәшләре булмаган татарлар һөҗүменнән куркуга таянган.
Мондый “берлек"төн руслар да. татарлар да отканнар, католиклык исә-от- тырган Моннан ары православие ышанычлы сакланган Монголларга кадәр дәвердә славян дөньясының кырыйлары мәҗүси булып кала биргән. “Бары тик “татар-монгол изүе" вакытында гына,—дип яза Ю Кобищанов,—иркенләп мо-настырьлар төзү, авыл кешеләрен чукындыру, “аю почмакларын" (Бөек Ростов- ның мәҗүси җире шулай аталган) Изге Руська әйләндерү башланган".13 * * 16 Александр Невскийның өметләре акланган Нәкъ менә “изү" православие культурасының чәчәк атуына ярдәм иткән Салымнардан азат ителгән православие монастырьлары рус халкының куәтле рухи көченә әверелгәннәр Русларның XIV гасырдагы икона язмалары Россиянең генә түгел, дөньяның рәсем сәнгате тарихында югары нокта булып санала һәм бу очраклы хәл түгел. Татарлар керткән өстен хокуклар исә Явыз Иван вакытында, 1584 елгы земский соборда юкка чыгарылганнар анда барлык тарханнарны яки хөкемнән һәм салым түләүдән монастырь вотчиналары файдалана торган ташламаларны бетерү, монастырь җирләреннән дә башка җирләрдән түләнгән кебек салым түләү билгеләнде" ’7 Татарлар Александр Невский ярдәменнән башка Алтын Урдада тыныч кына хакимлек итә алмаслар иде. әмма руслар Алтын Урдадан башка православие- не югалтырлар иде. димәк Россия җире бүген без аңлаганча Россия булмас иде. башкача әйткәндә, без Речь Посполитая яки Бөек Литва дәүләтендә яшәр идек Яхшымы бу, начармы—башка мәсьәлә, ләкин бу факт
Александр Невский һәм Даниил Галицкий рус тарихындагы борынгы ике культура тибын чагылдыралар "көнчыгышчы" тип һәм “көнбатышчы" тип. әлеге нигездә соңрак рус фикеренең ике агымы барлыкка килгән, алар "славяно-филлар һәм “көнбатышчылар' дип аталганнар, болар дәүләтнең нигезләренә үк кагылганнар һәм хәзергә кадәр иҗтимагый фикергә тәэсир итеп торалар
Ахыры киләсе санда